Читать книгу Окна / Тәрәзәләр - Рафаил Газизов - Страница 3

Бәяннар
Ак болыт

Оглавление

Кече Кирмән авылына баруым минем. Хәзер безнең Су-Елга күмәк хуҗалыгы – «Кызыл партизан» колхозының бригадасы бит, колхозларны эреләндерделәр. Бригадир Нургали абый җибәрде.

– Бар, Саяф, басудагы күчмә мехотрядтан мичкә ал да Аръяк урамындагы Латыйфәттиләргә төш. Анда сине Каюмов Гаяз абыең көтеп торачак. Аның белән Мамадыш нефтебазасыннан тракторларга керәчин апкайтырсыз, – диде.

– Өйгә кереп чыгам да.

– Бар, бер аягың монда, икенчесе тегендә булсын.

Чаптым шулай өйгә. Әни төенчеккә нәрсәдер җыештыра. Энем Миннегәрәй[1], сеңлем Әлфия белән ат җигәбез. Дөресен әйткәндә, мин җигәм, алар дилбегәләрне китереп бирә. Селкенәләр инде, балакайларым, тамаклары туярлык ризык эләксә йөгереп тә йөрерләр иде. Юк шул, ашау җан асрарлык кына эләгә.

Ерак юлга исәпләнгән чабатаны җылы оекбаш белән киям дә әтидән калган чалбар балакларын киндерә белән ыспайлап бәйлим.

Әни белән, Ходайдан хәер-фатиха сорап, дога кылабыз. Миннегәрәй белән Әлфия дә кояш нурында үтәли күренә торган нәни бармаклары белән битләрен сыпыралар. Уң аяктан атлап, капкадан чыгуым булды, әни теге төенчекне арба башындагы букчага салды. Беләм инде: юл ризыгы.

Бер урамлы, кырык йортлы туган авылымның моңсу тәрәзәләре озата бара. Урамның ике ягында да авылга күченгәч утыртылган каеннар. Утыртучыларның унҗидесе, каеннарны да, безне дә ятим калдырып, сугыш кырларында ятып калды. Менә шуңа моңсу безнең каеннар да, тәрәзәләр дә, әниләр дә.

Урман почмагыннан колхоз үзәгенә биш чакрым; юл кырыеннан буй урман атлый. Урман дигәч тә, сабый әле ул, Гафият абый Гыйлманов утырттырган каеннар инде. Биш яшьлек урман буламыни, безнең юеш борынлы Миннегәрәй дә бу агачлардан ике тапкыр олырак. Тик шулай да, әллә инде үзем дә утыртышканга, миңа моннан да кадерлерәк каенлык юк, билгеле. Таныйлар шул мине каенкайлар. Кем су сипте аларга мичкә белән ташып? – Саяф абзыйлары. Кем төпләрен йомшартты? – Саяф абзыйлары. Кем чүпләрен утады?  – Шул ук Саяф абзыйлары. Ә бу эшләрне башкарырга энем Миннегәрәй белән мине кем мәҗбүр итте? – Беркем дә. Үзебез эшләдек. Баш селкиләр каенкайлар, бөгелә-сыгыла әллә нинди серле бию башкаралар. Кәүсәләре чәнти бармак юанлыгы гына югыйсә. Көннәрдән бер көнне, менә шушы каеннар сыман тезелеп, әтиләр кайтып керсә икән…

Күчмә мехотрядка килеп тә җиткәнмен ич. Механик Гаяз абыйдан сорап, арбага мичкә салдым да юлымны дәвам иттем.

Су-Елгадан Кече Кирмәнгә теркелдәсәгез, иң беренче булып каршыгызга Ризван каеннары чыгар. Әнә аларның очлары да җемелди түгелме? Өч каен. Каян белә дисезме? Нишләп белмәскә? Мин бит Кече Кирмәннең атаклы мәктәбендә укыган, җиденче классны бетергән егет. Әй, андагы укытучылар! Әй, андагы Хәләмгөл исемле кыз!

Бераз баруга, сезгә Кирмән җиренең төньяк-көнбатыш чиген саклаган кече хәрби ныгытма булган авыл төсмерләнә башлар. Үргә күтәрелгән саен киңәя баручы офыклар аны әз-әзләп, бүлеп-кисәкләп кенә тамаша кылдыра.

Беренче булып Югары зират игътибарыгызны җәлеп итәр. Зур булса да, бу авылның бердәнбер зираты икән дип алдана күрмәгез тагын, монысы – яшь зират бит. Агачлары да уртача юанлыкта гына, яфраклары да сарык бәрәне тиресе сыман бөдрәләнеп тора. Язгы ташу чәбесен[2] агызып алып киткән, тешсез авызын ерып утыручы буадагы берән-сәрән калган казык кебек корган агач ботаклары да ыржаеп тормас. Чөнки яшь агачларда корган ботаклар булмый ул.

Тагын бер-ике атлауга, зират белән Яке урамы арасындагы басу күренер дә, Ходай халкыбызга мәңгелеккә бүләк иткән ислам байрагы төсендәге яшел уҗымын болгап, җаныгызны рәхәтләндерер.

Хәзер шулай, ә менә 30 нчы еллар башында басу урынында ике чакрымга сузылган, тәрәзәләрен күзгә-күз текәп яшәгән ике урам, көндәлек мәшәкатьләргә күмелеп, халкымның актан-ак, пакьтән-пакь күңелен чагылдырып, якты морҗаларыннан төтен әләмнәре болгап, тынгысыз, һәрдаим үзгәреп торучан тормыш диңгезендә тирбәлгән. Урамнарга авып, Сон авылларына кадәр сузылучы карурман шавын тыңлаган. Өчиле базарына юл тотучы Кирмән алыпсатарлары нәкъ шушы урамнар аша йөргән, серле урман ешлыкларына кереп киткән дымлы урман юлларын гасырлар чоңгылыннан күтәрелүче моң белән сугарып, урман куелыкларына, Кардон чишмәсе буенда сыгылып-бөгелеп, мәдрәсәдә дога көйләп утыручы шәкертләр сыман атынучы талларга сандугачлар бүләк иткән. Бу урамнарның яшел чирәмендә үзләренең иң беренче дошманнары итеп ыштанны санаган шәрә сабыйлар тәгәрәшкән. Урамнарның алтын салам белән ябылган түбәләрендә ашыгып-кабаланып узып баручы җәйге яңгыр болытлары таеп егылган да, җитез гөрләвекләр Кирмән җиренең бәрәкәтле туфрагын сугарган.

Урамнарның берсендә Мөхсин бабасы яшәгәнне дә белә Саяф. Ярый әле, бабалары исән-имин генә Су-Елгага күчеп калганнар.

Әйе, кулак дип нахакка рәнҗетелеп, Себергә сөрелгән Күчи Кашабы туган авылына сөргеннән качып кайтканчы яшәгән бу урамнар. Кайткан Кашап, үзен авылдан олактырган коммунистлардан үч алырга. Кара көеп, нәфрәтеннән Ходайдан курыкмаслык дәрәҗәгә җитеп. Бер атна туганында Аскы урамда качып яткан, шуңа күрә ул урамга кагылмаган да. Җил, борылып, урам уңаена исә башлаганны көткән, мөртәт. Аннан ике урамның да кырый өйләренә ут йөгерткән.

Салам белән ябылган, салам белән ышыкланган, бер сүз белән әйткәндә, Йонлач Пәеттин сыман салам белән төрелгән 168 өйне ут ялмап кына алган. Бу сәгатьтә Кирмән кешеләренә бар дөньяны ут каплаган сыман тоелгандыр.

Авылның янганын Кашап тау башыннан, Ризван каеннары яныннан тамаша кылган. Каеннан каенга иләсләнеп йөргән дә:

– Куырылыгыз, колхоз этләре! – дип кычкырган. Дистә еллар үткән. Үләренә ун минут кала, туган җиренә кайту түгел, аның изге исемен балаларына, хәтта оныкларына да телгә алырга рөхсәт итмәгән кырыс карт нәрсәдер әйтмәкче булып тыпырчына башлаган. Күптән телдән язган әтисенең авызына колагын куйган улы:

– Теге вакытта Кече Кирмәнемне мин ут төртеп яндырдым бит, – дигән соңгы ухылдавын ишеткән.

Янгын Татарстанның беренче Советлар Союзы Герое Гафият Ярмөхәммәт улы Нигъмәтуллинның өен дә әйләнеп үтмәгән, 19 яшьлек егетне авылыннан күчеп китәргә мәҗбүр иткән.

Тагын бер-ике атлауга, Яке урамының өйләре күз алдында биешә башлый. Әхмәтсафа байның ике катлы, калай белән ябылган мәһабәт өе игътибарны җәлеп итә. Кибетләр тоткан Әхмәтсафа сәүдә иткән, татарның канында йөрүче кәсәбәчелек оеткысы аңа кешечә яшәргә, авылдашларына кирәк булган тауарны, җилдән җитез атларга төяп, Казан, Оренбург якларыннан кайтаруны насыйп иткән. Күршесе Мостафа да сатуда йөргән.

Берчакны урманда аның атларын караклар туктаткан. Мостафа наганын тартып чыгарган да:

– Кәкәләр[3], Ходайдан ялварам. Алла хакы өчен сезне атып үтерергә насыйп итмә дип. Кагылмагыз! Җибәрегез. Гөнаһка батырмагыз.


Караклар, чигенә-чигенә, урманга кереп югалган. Мостафа кулында уенчык наган булган. Бу вакыйгадан соң иптәшләре:

– Их, Мостафа! Йөрәк тә бар икән үзеңдә. Ләкин мактанма, алар синең наганыңнан түгел, «кәкәләр» дигән сүзеңнән курыккандыр, чөнки бу сүзне бары Мамадыш төбәгендә генә аңлыйлар, – дип шаярта торган булганнар.

Әнә Исмәгыйль байның ике катлы, калай түбәле йорты пәйда булды. Васыйл мулланың мәчетен янкорма итеп күчергәч, сөрелгәннәрнең, ил буенча сибелгәннәрнең өйләрен җыйнагач, үзенә күрә бер утар-биләмә булып җәелгән мәктәп күренде.

Мәктәбен күрүгә, Саяфның җанына җылы таралды. Ничек таралмасын соң ул кайнарлыклар?! Өч ел укыган мәктәбе бит!

Әтисе Миннәхмәтнең сугыштан өч кенә хаты килде. Гаиләдә өч бала. Әнисе Маһинур тегенди-мондый биш-алты ирне бер якка быргый торган хатын булса да, очын очка ялгап кына яшәделәр. Шул да файда иткәндер: Су-Елга авылы 20 нче еллар уртасында гына күченгән. Урман төпләп, яткын җирләрне сөреп ясалган басуларда иген бик уңган.

Әтисенең киемнәрен кисеп-ялгап, ямап-төзәтеп кигән малайны мәктәп ят итмәде. Укытучы Фәүзия апасы, парта арасыннан үтеп-сүтеп йөргәндә, башыннан сыйпаса, шул бик җиткән иде ятим малайга.

Берзаман фронттан ир укытучылар кайтты. Әтисен көтә-көтә көтек булган Саяф мәктәпкә ир-атларны, фронтовикларны, ахыргы исәптә, сугышта һәлак булган әтисен төсмерләргә бара иде. Ул бит әтисен хәтерләми, карточкасы да юк. Әтисеннән калган бүрекне сыйпаштыргалый анысы, вакыт-вакыт бүректән ниндидер җылылык та бәреп тора, тик сугыштан орден тагып, офицер булып кайткан Мәхмүт абыйсын, сыңар аяклы Мөнип абыйсын күрүгә җитәме соң?

География, физкультурадан керүче Мәхмүт абыйсы кебек булгандыр аның әтисе. Билгеле инде: үзе чибәр, үзе төз гәүдәле. Саяф, кыңгырау шалтырауга, Мәхмүт абыйсын күрү өчен йөгереп чыга, коридор башындагы ишек артына кача да күзли башлый.

Бераздан түр бүлмә ишеге ачыла. Кулына журнал, күрсәткеч таяк, китап-дәфтәр тоткан укытучы күренә. Киң җилкәле, гимнастёрка кигән, билендәге каеш перәшкәсе ялт-йолт итә, елкылдап торучы күн итеге белән Саяфка таба йөзеп килә. Килгән саен, күн итек тавышы көчлерәк яңгырый. Тек-тек итеп, күн итекле сәгать килә сыман. Күкрәгендә Кызыл Йолдыз ордены! Дәрескә керергә кыңгырау шалтыраганчы, ишек артында чүгәләгән килеш утыра Саяф, аннары качкан җиреннән чыга да дәрескә ашыга.

Саяф матур, шома күренгән Мәхмүт абыйсы турында күп нәрсәне белми иде. Ә шулай да Саяф күзәткән көннәрдә укытучы абыйсы бик бәхетле күренде. Һәм менә ни өчен? Баш сөягендә утыручы ярчыкның вакыт-вакыт кымшануы да, яраланган аягының озын-озак сызлавы да Мәхмүтнең күңел күтәренкелеген сүндерә алмады.

Саяф беркөнне Кече Кирмәннең зәп-зәңгәр күгендә япа-ялгыз ак болыт күрде. Берәү генә булгангамы, аңа күпләр игътибар иткәндер. Бигрәкләр дә ак, бигрәкләр дә якты иде бу болыт. Әйтерсең лә ул болытның эченә барлык изге затларның, фәрештәләрнең, җитмеш бер мең әрвахның җан аклыгы җыелган иде.

Күктә кешене ике әйбер җәлеп итә. Берсе җиһанны җылылык, яктылык, ризык белән тәэмин итүче Кояш булса, икенчесе – кешеләрне серлелеге белән ымсындыручы төпсез Зәңгәрлек. Болар икесе дә – күп тапкырлар күргән, ияләнгән, ләкин һәрдаим рәхәтлек бирә торган манзара. Ә бит өченче күренеш тә бар: мең елга, гасырларга бер тапкыр күренә торган Изге Болыт ул. Бу Болытта туган җирнең, анда яшәгән кешеләрнең язмышы, киләчәге чагыла икән, дип сөйлиләр. Кешеләрдән яшерелгән дөреслек, кайчандыр, кайдадыр тарих чоңгылында югалган илләр, шәһитләр турында да хәбәрдар икән ул Изге Болыт. Изге Болытның җинаять юлына баскан, башкалар өлешен ашаучы халыкларны юк итүе, һәлакәт алдында торса да, динен ташламаган халыкларга юл күрсәтүе, мантып китү серләрен ачуы да мәгълүм, имеш.

Ул Болытны мәктәп ишегалдында койма кадаклаучы Мәхмүт тә күрде. Кулыннан чүкечен төшереп җибәрде, чүкечнең аяк бармагын яньчүенә дә игътибар итмичә, Болытка текәлде. Киресенчә, Болыт аның күз карашын койма кебек кадаклап куйган иде. Әллә бу Болыт фашистларга каршы сугышта шәһит киткән 142 ир-атның, тылда ачка үлгән 216 авылдашының изге рухы булып килгәнме? Беркая да акмыйча, мөлдерәп, күзгә текәлеп тора. Әллә ул бөтен СССР буенча шулай йөреп чыга микән? Аны һәр авылда, һәр шәһәрдә көтеп торучылар җитәрлектер.

Һәлак булган Вакыйф һәм Насыйх абыйларының җаны да туган җиргә кайткандыр.

Мәхмүтнең башындагы тимер ярчыгы кинәт кымшанып куйды, күз аллары караңгыланып китте. Белә Мәхмүт: юкка бимазаламый ул ярчык, аның гөнаһысы бар икәнне тоя.

Беркөнне Зәйнуллин Нигъмәт абыйсы очрады. Ул аны бик тә хөрмәт итә. Абзый Мәхмүттән ун яшькә олы. Сугышкан, яраланган. Сабантуйларында мәйдан тоткан ир. Сүз иярә сүз чыгып, әңгәмә колмагы әтисе Васыйл мулла язмышына уралды. Нигъмәт абый күзеңә караса, аңа ялганлап булмый. Мәхмүт нинди көч тапкандыр, әллә фронтта үлем белән күзгә-күз килү коткардымы, тагын гөнаһка батты. Әтисен шахтада басылып үлде дип ычкындырды. Алапай шахтасында таш басып үтергән Фәрхуллин Әһлиулла абыйсы кебек, янәсе.

Әтисе үлгәнгә күп еллар узса да, Мәхмүт дөреслекне әйтә алмый азаплана, һаман да төнге уникедә килеп алып китүләр дәвам итә. Солдатларын Сталин исеме белән атакага күтәргән взвод командиры Мәхмүт Васыйлыч Сталин исеме белән авыз чайкарга тиеш түгел. Аның взводында рядовой булып сугышкан полковник, икәүдән-икәү генә калгач:

– Мин курыкмыйм, югалтасын югалттым, гаиләмне бетерделәр, үләсемне беләм, ләкин сиңа әйтеп үләм  – барысына да халыклар атасы Сталин гаепле, шул исәптән синең әтиеңне үтерүдә дә, Васыйлыч, – дип кырт кискән иде.

Бөек Ватан сугышында Вакыйф һәм Насыйх абыйлары һәлак булды. Үзе яраланып, госпитальләрдә аунап, орденлы офицер булып кайтты. Ил алдында йөзләре ак, намуслары пакь Васыйл мулла нәселенең.

Әтисен кулга алгач, әнисе алты бала белән калды. Алла рәхмәте беләндер, ярый әле, өйләреннән куалап чыгармадылар. Әнисе, кара кайгыны күтәрә алмыйча, чирләшкәгә әйләнде. Казандагы туганнары кайтып алдылар алуын да, дәвалаудан эш узган булган. Әниләрен Казан зиратына җирләгәннәр.

Мәхмүт әтисен кулга алуларын да хәтерли кебек, аңа инде ун яшь булгандыр. Колхозга көчләп кертелгән игенчеләрнең карганып-сукранып йөргән көннәре иде. Инкыйлабтан соң 1016 йорты булган авыл, кешеләре Су-Елга, Өләүкә, Хәсәншага күченгәч тә, зур иде, бик зур иде. Волость үзәге булган салада кануннарны белүче, замана җиленең кай яктан исүен тойган зыялы ирләр яшәгән. Бер сүз белән әйткәндә, кече кирмәнлеләр гомер-гомергә тирә-юньдәге авыллардан бер башка югары булдылар.

Шуңа күрә, әгәр дә колхозны таратуга ирләр күтәрелсә, башның тагаракка тәгәрисен чамалаганнар. Ир-атлар һөҗүмгә хатын-кызларны җибәргән. Ул чакта хатын-кызга ут та юк, суд та юк дигән әйтем егәрендә булган. Беренче эш итеп хатын-кызлар Мамадыштан килеп йөрүче уполномоченныйны сафтан чыгара – тегермән күперендә саклап тора да аты-тарантасы белән буага каплый. Аннан, үзләрен исемлектән сызу өчен, колхозга язылганнарны теркәгән кенәгәне таптыру башлана. Активлар да тиле түгел. Хисапчы Мәликне кенәгә белән арба төбенә салалар, өстенә тирес төйиләр дә авылдан чыгарып качыралар.

Хатын-кызлар кәнсәләрдә җыелыш җыя. Көн тәртибендә бер генә мәсьәлә: колхоздан чыгабыз, үз иремнән башка ят ирләр белән уртак юрган астында ятасым юк!

Ораторлар чиратлы-чиратсыз чәрелдәгән арада, активлар тирәсендә йөрүче ирдәүкә ягылган мичне тавык тизәге ыргытып томалый да чыгып сыза. Хатын-кызлар исерә, чирли, баш күтәрүчеләр армиясе таркала, ухылдап өйдә ята.

Мамадыштан тикшерүчеләр агыла, милиция килеп тула.

Карчыклар кулга алына. Нәрсә кычкырганын колагы ишетмәүче Зариф Гайниен дә сорау алырга китерәләр. Сыйнфый дошманны табу максаты белән килгән НКВД тикшерүчеләре, намаз карчыкларыннан үзләре көткән җавапны ала алмагач, бар өметне Зариф Гайниенә баглыйлар. Чөнки бу хатынның өендә өченче мәхәллә мулласы фатирда торуы мәгълүм була.

Гайниҗамал тикшерүчегә дөресен сөйли. Аны беркем котыртмаган:

– Колхозга биргән сыерым, атым, тимер сукам, умарталарым кызганыч, – ди. – Шуңа колхоздан чыгарга теләдем, минем ялкау күршем Нәгыймулла бернәрсәсез керде дә, кыл кыймылдатмыйча, буталып йөри. Ә минем үз җиремдә эшлисем килә, шуңа колхоздан чыгам да. Әле мулла абзый: «Алла хакы өчен, карганып, колхозны таратабыз дип йөрмә, Гайниҗамал, башымны бетерәсең, мин котыртты дип әйтәчәкләр», – дип, ап-ак чалмасы, яшел чапаны белән алдыма килеп тезләнде, менәтрәк. Фәрештә кебек, күзләрендә мөлдерәмә яшь иде. Уйламадым, тыңламадым, чыгып киттем. Кем котыртсын, юк, юк, үзем йөрдем.

– Гайниҗамал апакаем, син мәктәптә укыдыңмы?!

– Юк, балакаем, кая инде безгә уку.

– Ә шулай да, күренеп тора, бик килешле сөйләшәсең. Миңа Мамадыш авылларында күп йөрергә туры килде, әмма дә ләкин синең кебек килештереп сөйләшүче апаны очратмадым. Төскә-биткә дә бик чибәр икәнсең, абыстай. Юкка гына мулла абзый алдыңа килеп тезләнмәгәндер.

– И балакаем, Ходай биргәнен яшереп булмый инде аның, картым да бик күпләр арасыннан сайлап алды.

– Гайниҗамал апакаем, колхозлар турында китапларда язылган бит, менә син китап укымагач белмисең инде аны. Мулла бабайның китаплары бармы?

– Бар, кая булмаган.

– Менә шул китапларда язылган ул колхоз турында. Мулла бабай китапта нәрсәләр язылганны сөйләштерәме соң?

– Сөйли, сөйләмәгән кая. Аны тыңлап торсаң, эш эшлим димә инде син.

– Ярар, кул куй, Гайниҗамал апакаем.

– Яза белмим бит, балакаем.

– Тамгаңны сал, алайса.

Зариф Гайниенең беркетмәгә тырнаган бөтеркәсе авылның өч мәхәлләсен җитәкләгән мөхтәрәм, гөнаһсыз, изге муллаларын бөтереп алды, кулларына богау салды, төрмәгә олактырды. Аларның берсе Мәхмүт исемле ун яшьлек малайның газиз әтисе иде.

Кыйнаулар, имгәтүләр, ач тотулар да ил картларын сындырмады, гаепләрен таныта алмады. Изге Ходайның илаһи сабырлыгына таянган муллалар, гомер шәмнәре сүнә барган саен, күкнең чираттагы катына күтәрелә баралар иде. Ап-ак чәчле, ап-ак сакаллы өч карт утырган төрмә бүлмәсендә ут кабызу да кирәк булмагандыр. Аларның рухы шундый нык, бер-берсенә карата ихтирамы һәр кәлимә сүз, күз карашы, ишарә саен көчәя барды. Бөек Аллабызга булган инануның эчкерсезлеге аларны бер тән, бер җан итте, рухи игезәкләргә әйләндерде. Петропавловск төрмәсендәге горур Батыршадан Кече Кирмәннең өч мулласына күчкән бу Ныклык, Иман алга таба җәлилчеләргә тапшырылгандыр.

Төрмәдәге өч фәрештә үлемне дә халкыбызга хас сабырлык, фидакярлек белән каршылады. Атырга алып чыгу өчен конвой кергәч: «Аллаһы әкбәр! Аллаһы әкбәр!» – дип, тәкбир әйтә башладылар.

Бу илаһи авазны төрмәдәге тоткыннар ишетте. Башта уннар, аннан йөзләр, соңыннан меңнәр – халкыбызның йөз аклыгы булган зыялылар – Аллаһы әкбәргә кушылды. Бөтен татар халкы шушы төрмәгә ябылган микәнни соң?!

Дәһшәтле тәкбир тавышы төрмәнең какшамас диварларын, тимер рәшәткәләрен, калын ишекләрен чатнатты.

Төрмә күселәре, ачкычларын шалтыратып, мылтыкларын өстерәп, куркудан ялтыраган күзләренә урын тапмыйча, тегендә-монда чабыштылар, камераларга кереп, тоткыннарны кыйнадылар. Аллаһы әкбәр тынмады. Тегеләр, җиңелүләрен урыс аракысы белән томалау өчен, эш бүлмәсенә кереп аудылар.

Намаз вакыты җиткәч, теткәләнеп беткән ак күлмәкләрен идәнгә намазлык итеп җәйгән, сәҗдәгә киткән өч мулланы төрмә сакчылары кылыч белән тураклады. Бер үк күренеш, бер үк гамәл. Аерма тик шунда: 1552  елда Казан ханлыгының баш сәете Кол Шәриф кулында кылыч булган…

Мәхмүт абыйсы шушы ачы хакыйкатьне авылдашларына сөйләмәгәнгә үзен зур гөнаһлы санавын Кече Кирмәндә күпләр белмәгәнне күрше авыл малае Саяф кайлардан белсен икән?!

Күктәге Ак Болыттан үзенә әтисе караганын тойды Мәхмүт. Мулла малае дип, комсомолга кабул итмәүләрен, укырга алмаганнарын да, әле офицер дәрәҗәсе биргәндә дә телгә алуларын хәтерләп газапланды. Ак Болыттан нәрсәдер ява иде. Әллә әтисе Васыйл карт үз нәселен аклаган баласына – Мәхмүткә – савап яудырамы?

1941 елда кырык бер өйне көл иткән янгында алар да бернәрсәсез калды. Бакча башындагы аягүрә йокласаң гына сыешлы өйгә күченделәр. Югалмадылар. Сугышта да сынатмадылар. Вакыйф, Насыйх абыйлары башларын салса, энесе Мәсгут белән аңа исән кайтырга насыйп булды. Хәзер икесе дә Васыйл мулла эшен дәвам итеп мөгаллимлек итәләр, сеңелләре Наилә дә – укытучы. Иң кечеләре Ләмига гына укымады, сугыш комачаулады. Мәхмүт, авыр сулап, башын иде, әйтерсең Ләмиганы укыта алмаганга үзен гаепле саный иде.

Исенә килеп башын күтәргәндә, Ак Болыт гаип булган, ул торган урында зәп-зәңгәр күк иде.

Саяф та күрде ул Ак Болытны. Җентекләбрәк карагач, болыт эчендә мәчетләр абайланган сыман булды. Бу теге Мәтә Гарәфе сөйләгән Кече Кирмән мәчетләре түгел микән? Совет власте мәчетләргә һөҗүм башлагач, Кече Кирмәндә дә манараларны аударырга кеше эзлиләр. Бер генә юньле бәндә дә моңа бармый, җыен әтрәк-әләм, эчкече, җинаятьчене барлыйлар. Табалар, чүп-чар кайда да ауный бит ул.

– Менә мин сиңа шуны әйтәм, Саяф: киселгән манара гөрселдәп җиргә ауганда чыккан тавыштан анда җыелган халыкның күкрәгеннән ыргылган ухылдау көчлерәк булды. Аннан шуны әйтәм: кем манара кисте – берсе дә рәхәт күрмәде. Барысының да язмышын беләм, кайсы үз-үзенә кул салды. Әмма дә ләкин мин берсенең генә язмышын сөйлим.

Ул үлмәде дә, калмады да. Ярты гомерен Хәсәншада үткәрде. Өе яртылаш җиргә чумган землянка иде. Мин леспромхозда атлы эштә йөрим, Хәсәнша аша агач ташыйбыз. Теге бәндәнең йорты яныннан узабыз. Тәрәзә янына килеп утырган булыр, кулын Коръән өстенә куйган булыр. Кич белән кайтабыз. Шул ук хәл, тәрәзә төбенә куелган Коръәнгә кулын салган бу. Үзе  – дөм сукыр. Үлгәнче, ничә дистә еллар буена шулай утырды.

Ә шулай да Мәхмүт абыйсына кагылышлы тагын бер вакыйганы белә Саяф.

Мәхмүт абыйсы – мәктәп директоры, хатыны Кәшифә апа – кызлар торагында тәрбияче. Торакта яшәүче Хәсәнша һәм Өләүкә авылы кызларын тәрбияләү, саклау Кәшифә апаларына йөкләнгән. Кайсы өч, кайсы дүрт-биш ел соңарып укучы кызлар көз көне ага-чыннан өзелеп төшәргә җиткән алма кебек мәмрәгән иде.

Мәктәп капкасыннан керүгә, һәр сау-сабагай малайны аягы сулга каера башлый. Чөнки, дүрт-биш атлауга, торак ишекләре оҗмах капкасыдай ачылырга тора. Ә анда яшәүче кызлар бүлмәләрне чиккән-бәйләгән әйберләр белән, чыннан да, оҗмахка әйләндергән иде. Ул кулъяулыкларның ниндие генә юк, кайсы бәхетле егетләргә тәтер икән инде бу кулъяулыклар?!

Бай яшиләр кызлар. Шулай булмый ни! Алар бит  – Хәсәнша, Өләүкә кызлары. Ул авыллар сугыш чорында да ачыкмады. Яңа гына сөрелә башлаган, мең еллар буена егәр җыйган яткын җирләр биш авылны туйдырырлык нигъмәтләр бирә иде. Хәсәншаларга кече кирмәнлеләрнең үпкәсе дә бар. Алар сугыш чорында Хәсәнша авылына бәрәңге сатып алырга йөрделәр. Шулай түбәнсенергә ачлык мәҗбүр итте. Үлчәүгә куйгач, бер чиләк бәрәңгедәге бер бәрәңгенең яртысы артык дип кисеп алып калган хәсәншаларны гафу итеп буламы соң? Саран тәреләр! Шулай баеды алар.

Менә шуңа күрә бай кызлар янына керүгә, өйләрендә ямау салырга уч төбе кадәр чүпрәк булмаганны белгән малайлар икенче дөньяга эләгәләр иде. Бу кызлар матур киенә, чибәр күренә, авыз тутырып ипи ашый иде.

Яшьтәшләреннән соңрак укырга кергән озын торыклы Гафиятулла да кызлар торагына сукмак салды. Андый җиргә сәфәр чыгу, билгеле инде, серле кичләрдә була. Бөтен изге эшләр караңгыда эшләнә, диләр. Күрсә, мәктәптән куарга да күп сорамас Мәхмүт абыйлары, хатыны торакта эшләгәч бигрәк тә. Сак булу комачауламас.

Күз атып йөргән Сөембикәсенең икенче катта өстәмә дәрестә утырганын күрде Гафиятулла. Дөм караңгы төнне балаларны шулай озак утыртмаса, нәрсә булган инде Фәүзия апасына?!

Укытучылар ишетмәсен дип, баскычтан мәче сыман гына тәпиләде малаең. Торак болдырының почмагына посты. Мәктәп коридорында аяк тавышлары дөбердәде, кемдер баскычтан төште дә торак ишегенә таба атлады. Кар шыгырдавыннан чамалады Гафиятулла – болай кәс-кәс атлап, Сөембикә генә йөрергә мөмкин. Кызык итим әле үзен. Өйалдына кергән җыйнак гәүдәне кочагына состы Гафиятулла. Аһ итте кызый, ваһ итте. Хәтәр генә тыпырчына да башлады. Ычкындырыр Гафиятулла! Аның кулларын тракторга тагып аерсаң гына инде. Ычкындырмый да, йомшак җирләрен капшарга да өлгерә.

Шактый әүмәкләшкәч, кыз ишек тоткасын эләктереп, җан-фәрманга ишекне каерып та ачты, Гафиятулла белән алар икесе бусагадан тәгәрәп идәнгә аудылар. Ишектән кергән салкын пар эчендә Гафиятулла берни дә күрмәде. Берзаман күзен ачса: аның белән идәндә аунап ятучы, әле һаман да Гафиятулланың тимер келәшчәләренә кысылган кешенең торак тәрбиячесе Кәшифә Абдулловна икәнен танып өнсез калды.

Яңакка чалтыратканнарын хәтерли Гафиятулла, башкасын хәтерләми.

Берничә көн мәктәпкә бармады. Чегән чишмәсенә су алырга төшкән Сөембикә әйтте:

– Юләрләнеп, укуыңны ташлый күрмә, Гафиятулла,  – диде.

Дөрес, ул егетләр арасында герой иде. Директор хатыны Кәшифә Абдулловнаның бер капшамаган җирен калдырмаган кешеләр Кече Кирмәндә генә түгел, бөтен дөньяда да икәү генә. Берсе – Гафиятулла, икенчесе – Мәхмүт абыйсы. Үз хатыныңны капшау ир-ат арасында дәрәҗә саналмаганга, Гафиятулла Мәхмүт абыйсына караганда да бер башка өстен иде, әлбәттә. Очраган берсе: «Хәзер баҗайлар инде сез директор белән», – дип, ярага тоз сала. География дәресен Мәхмүт абыйсы болайрак башлап җибәрә:

– Исәнмесез, балалар. Йә энем Әхмәт, эчәбез инде аны чәйне әйбәтләп.

Өченче җөмлә Гафиятуллага әйтелә:

– Йә Гафиятулла, минем хатынны кочаклау рәхәт булдымы?

Кызарынган-бүртенгән Гафиятулла, ярылса, җир тишегенә кереп китәр иде дә, Сөембикәсе кисәтте:

– Рәхмәт, мәктәптән кумагач һәм дә бәреп үтермәгәч,  – диде.

Түзә, түзде, түзәчәк Гафиятулла. Ул Тәхиятулла абыйсында яши. Әти-әнисе үлде. Аның хыялы – укып бетерергә дә читкә, шахтага китеп, кеше булырга.

Саяф дилбегәне әз генә каккан иде, ат Ташлы Үзән елгасы борынлаган үргә менеп тә җитте. Борынгы зират күренде. Кече Кирмәнне түбәтәйләгән зәңгәр күкне Атлант кебек тотып торучы, һәр ботагы авыл урамнарындагы теләсә кайсы агачтан да юанрак булган, кәүсәдәге ярыкларына, качышлы уйнаганда, бала-чага кереп югала торган илаһи тал-тирәкне шәйләп, үзенең агач кайрысындагы ярыкларга ябышып, күккә үрмәләвен хәтерләде. Хәләмгөлнең абыйсы Габделбәр алып кергән иде зиратка, шул тирәк белән мактанырга инде, билгеле. Зираттагы серле язулы биек кабер ташларының күп булуына гаҗәпләнгән иде. Су-Елга зиратында юк андый ташлар, күмелгән кешеләр дә берничә генә, яңа авыл булгач, зираты да бәләкәй инде аның.

Әнә Кызыл армиянең 26 еллыгы исемендәге колхозның элекке кәнсәләре – Әхмәт өе. Бу өй турында әнисе менә нәрсәләр сөйләгән иде.

Кече Кирмәннең көлсу туфрагында ялкау кеше көлчә дә үстерә алмый, кая анда калач? Ә Әхмәт абый, көзләрен игенен җыеп алгач, басуына үз малын көтәргә алып килгән ярлы-ябагайга да икмәк өләшкән, чөнки көтү йөргән җирдә тирес калган, тирес калган җирдән Әхмәт мул уңыш алган. Юл өзелгәнче, ерак басуга тирес ташыган, арба юлы өзелгәч, чана белән китергән. Тиресе беткәч, су буеннан торф күчергән. Аннан кар тоткан.

Яз көнендә кар ерып, кем басу түрендә йөренә дисәң, Әхмәт көл сибәргә менгән була. Җирне дә ашлый, кар да тиз бетә, димәк, бар кешедән дә иртәрәк дым каплата, сукага чыга.

Күршеләре Әхмәтнең нәрсә белән шөгыльләнгәнен бик җентекләп күзәтәләр, ләкин, барыбер, күздән ычкындыралар икән. Басуга киткәнен сизеп, башка кеше иярмәсен өчен, аның капка орчыклары, арба күчәрләре дә мул итеп дегетләнгән. Соңгы вакытта таң тишегеннән кузгалган Әхмәт ат тоякларына да чүпрәк бәйли башлаган. Шуңа күрә бар кешедән алда тырмаларын, сукаларын бетерә дә, орлыкны җиргә күмдерергә җылы җитәме дип, алача ыштан бауларын ычкындырып, буразнага утыра.

Төнлә кайта, бусагадан аягын өстерәп кереп ава, таң сызылганчы, тагын чыгып сыза. Ел әйләнәсендә үзенә дә, гаиләсенә дә бер рәхәт юк. Хыял йөртә, өмет теркелдәтә, ышаныч ыргылдыра Әхмәтне.

Ул үз гомерендә ничәмә-ничә янгын күрде. Иң зур фаҗигадә Кече Кирмәннең 440 өе көлгә әйләнгәнен дә белә. Туган җирне ташлап, авылдан китәсе дә килми, җибәрмиләр дә. Синең өчен салымны кем түләсен, өй башыннан җыела бит ул. Янган хуҗалык, авыз-борыныннан кан китсә китә, тырыша-тырмаша, тагын куыш әмәлли, җирне казып керсә керә, ләкин үз өендә үлә.

Уйланып йөрде Әхмәт, гаиләсе белән дә киңәште. Ел саен кем булса да яна, әллә кирпеч өй салып карыйсы микән? Нигезенә тутырырга басуда җыелган ташы, агач алырлык сәмәне бар. Кирпечне үзләре Бакырчы чишмәсе янында сугырлар. Ул бит – Алкин баена күпме кирпеч калыплап, яндырып биргән кеше.

Атналар буена аягыннан салынмаган, шуңа күрә уҗым тишелеп чыккан чабатасын чоланга элде. Пәнҗешәмбе көнне мунча яктырды, хәлдән тайганчы, тәнендәге соңгы күзәнәк «аһ!» дип сулап җибәргәнче чабынды Әхмәт.

Икенче көнне Сукыр урамдагылар башына бәрхет түбәтәй кунаклаган, аягына затлы читек кигән, ак күлмәге өстеннән затлы камзул эләктергән кешене танымадылар. Тануын таныганнардыр, ләкин ышанмадылар. Ямь-яшел бәбкә үләне каплаган урамның кыл уртасыннан баручы бу изге зат узганда, тәрәзә төпләрендәге барча гөл, башларын борып, аңа ияреп китәргә талпынды, шуңадырмы, пәрдәләрне шадралатып дулкын йөгерде.

Гомер буе алъяпкыч бәйләп, көрәк, сәнәк, себерке селтәп, тирес, печән, салам җилфердәтүче адәм белән Сукыр урамны балкытып, нурга коендырып атлаучы изге картны тәңгәл китерү авыр, бик авыр булгандыр, мөгаен. Ашыгып, кабаланып, кешедән калышмыйм дип чәбәләнеп яшәгән Әхмәткә бер дә ошамаган иде шул бу илаһи зат.

Ашыкмыйча гына, әссәламегаләйкүмнәрне ханнарга хас баш кагу ишарәсе белән ныгытып, нур балкыган күзләре белән Сукыр урамга йолдыз сибеп, мәчеткә менүче ир-ат чыннан да Әхмәт иде. Бүтән елларда да мәчеттән калмады анысы. Ә болай – затлы киенеп, төзәтенеп, чистарынып, мул итеп хәер алып, җомга намазына мәчеткә юнәлүе Ходай хозурына изге гозер белән килүе иде.

Олы эшкә тотынырга исәбе. Аяк асты кешеләрдән[4] беренче булып, кирпеч өй салырга Ходай ризалыгын сорарга менә.

Ниһаять, ул Чегән тавыннан күтәрелүче тыкрыкка борылды. Кыйблага каратып салынган агач мәчетнең күккә омтылган манарасындагы ай, изге юнәлешкә ишарәләп, Әхмәтне үзенә чакырды. Мәчеткә якынайган саен, аяк астындагы җирнең катылыгын ныграк тоя барган карт ишеккә үрелде, уң аяктан атлап керү максаты белән, тоткага ябышты. Тотка яңа гына кайнап чыккан самавыр колагы сыман кайнар иде. Юк, кулны пешерерлек түгел, ә шулай да күңелдәге соңгы шикләрне эретерлек иде. Бисмилласын әйтеп, бусагадан узган Әхмәтне мәчет ишеге Алла хозурына озатты…

Борынгы Кирмән ханлыгының дәвамчысы булган авыл өстендә изге азан яңгырады. Ишектән беренче булып чыккан Әхмәтнең ашыгуын мәчет картлары да сизгәндер. Тәрәзә пәрдәләренең сизелер-сизелмәс кенә лепердәве Сукыр урамдагыларның Әхмәт абыйларын күз уңыннан ычкындырмауларын күрсәтте.

Күңелендә Ходайга ышануның олы балкышы кабынган Әхмәттән көлтә-көлтә нур сибелә. Йөзендәге елмаю бәрәңге бакчаларын каймалаган читәннәргә урала да шактый вакыт дертләп-дертләп янган шәм шикелле талпына, аннан кычытканнар арасына төшеп югала иде. Күз карашлары тәрәзәләргә борылса, пәрдә артында Әхмәт абыйларын күзәтүче кыз-кыркынның күзен сукырайта, гөнаһ түгел микән ул чит ир-атны качып-посып күзләү дип, шиккә төшерә иде.

Ә Әхмәт оча гына, ул атлаганда, бәбкә үләннәре бөгелми дә кала. Изге ният, изге фатиха аңа канатлар куйгандыр…

Әхмәт су буена ком ташыды, кызыл балчык китерде. Су агызып, көннәр буе измәне таптаган балаларга суык тиде, алар урын өстенә менде. Нәрсә булса булды, измә калыпларга тутырылды, аннан өсте ябулы төз лапаста кипте. Кибүе җиткәч, мичтә яндырылды. Изге догалар, хәләл хезмәт белән ныгытылгангамы, кирпечләр табынга куеп тамаша кылырлык матур, бармак белән чирткәндә чыңлап тора иде.

Ул арада нигез дә казылды, чокыр төбендәге балчыкны кыз балалар тәлинкә белән состы, читкә сипте. Басудан кайткан ташлар нигез чокырына тутырылды. Таш үзәннән алып менгән калын шакмак ташлар өй нигезенә ятты.

Җомга намазыннан кайткач, йөзеннән нур, теленнән гөлләр тамган әтиләре муенына ак киндер алъяпкыч киде дә биленә бәйләп куйды. Олы кызы Латыйфа, уллары Габдерахман белән Котдүс тә алъяпкычлар эләктерде.

Бисмилла әйтеп, дога укып, нигез почмакларына Аятелкөрси, көмеш акчалар салынды.

– Аллага тапшырдык, улым, – диде Әхмәт, Габдерахман кулыннан беренче кирпечне алганда. Шуннан китте. Бисмилла күбрәк әйтелдеме, әллә кирпечләр күбрәк салындымы – моны беркем дә аңлатып бирә алмас иде. Ашыкмыйча, тәмен белеп, читкәрәк китеп күз сала-сала эшләде Әхмәт. Үзенә бит, мәңгелеккә бит.

Үткән-барганнар сакалына чал йөгергән Әхмәт картның, ишле гаиләсе белән мәш килеп, яңа өй күтәрүенә соклануларын яшермәделәр, бер генә чит кеше дә ялламады бит!

– Алла куәт бирсен!

– Өегез изгелекле булсын!

– Хәвеф-хәтәрдән Ходай үзе сакласын! – дигән изге теләкләр сибелде генә.

Мең газап белән төзелгән өйнең түшәменә туфрак салынды, идәннәр җәелде. Өйләре бер якта гына булганга, «Сукыр» исеме алган урам юкә рамнарга пыяла салгач, диварларга беркеткәч балкып китте. Кызыл кирпечтән биек итеп салынган, тәрәзәләреннән нур сибүче, Латыйфа тезгән гөлләре белән елмаючы мәһабәт өй яши башлады. Су юлы алынган, шомартылган түбә такталарына сәерсенгән саесканнар беравык кунакламый тордылар. Ә аннан соң рәхәтләнделәр генә. Агартылган морҗасыннан төтен боҗралары чыгуга, яңа өй Җир шары белән бергә, Галәм буйлап, сәяхәткә кузгалды. Ниләр көтә икән аны бу тынгысыз, ышанычсыз гасырда?

Туган-тумача, күрше-күләнне чәйгә дәшеп, Коръән укытылды. Бәхетеннән эреп, изрәп утырган Әхмәтнең халәтен, маңгай тирен сыпырып, хәләл акчасына өй салган адәмнәр генә аңлыйдыр.

Октябрь инкыйлабыннан соң илнең Әхмәт сыман тырыш уллары шахталарда күмер чабарга, тайгаларда агач аударырга, заводлар, тимер юллар, шәһәрләр салырга кирәк булгач, алар маңгаена кулак мөһере сугылды, байлыклары тартып алынды. Алар газиз туган җирләреннән чит-ят төбәкләргә сөрелде. Шунда гомере киселгән Әхмәт картның кирпеч өе бүген дә авылдашларына файда китерә дип көрсенде Саяф. Ул Әхмәт картның Габдерахманы белән Котдүсе шахтада эшләгәнен, Тула өлкәсенең Богородецк шәһәрендә, башкаларны шаккатырып, көнләштереп, әтисе салган өйдән бик күпкә затлырак ташпулатлар салганын, әлбәттә, белми иде.

Саяфка авыл уч төбендәге кебек күренә. Югары оч урамы гына тау артына качкан. Бакырчы чишмәсе турыннан узуы икән. Бакыр базы казыганда бәреп чыккан чишмә бит ул. Саяфның борынына Бакырчы чишмәсен каймалаган бөтнекләр исе бәрелде.

Сул якта Казыган тау, XIX гасыр уртасында Кырым сугышына әзерләнгәндә төзелгән тау юлы күренә. Ул Әби патша салдырган Себер юлына чыга. Аны центнер ярымлы хатын-кыз инженер төзеткән дип сөйлиләр. Көнне төнгә ялгап эшләгән атчылар тәүлегенә илле тиен акча алган. Ә бит ул вакытта ат бәясе бары өч кенә сум торган. Менә ничек түләгәннәр! Саяф та йөри тәүлек буе, түләве дә юк, тамакка да такы-токы, өс-баш та үзе үргән чабатадан узмый.

Ат, теркелди-теркелди, сугыш чорында хәрби өйрәнүләр үткәрелгән окопларга килеп җитте. Хәләмгөлләрнең сөйкемле өен эзләде Саяф. Ни эшләп йөргән була икән ул кызыкай? Кулъяулык чигәдер, чиксә, кемгәдер бит әле?

Латыйфәттиләрне табу кыен булмады, капка төбендә керәчин мичкәсе салынган арба тора. Ат кешнәгән тавышка капкадан баһадир гәүдәле чибәр ир күренде. Аягында дегет белән чем-кара итеп буялган кирза итек, өстендә таза мускуллары йөгергәндә киерелеп шартлау хәленә килүче гимнастёрка, солдат чалбарыннан. Киң каешның җиз перәшкәсе кояшта ялт-йолт итә.

– Кәкә, син Саяф буласыңмы, Маһинур апа малаемы?

– Әйе.

– Күрешик, алайса, бергә сәфәргә чыгабыз икән.

Абыйның тимер келәшчәләре кулларымны шытырдатып кысты. Бармаклар гына сынмаса ярар иде. Капкада Латыйфәтти күренде. Ай-ваена карамыйча, өйгә алып керделәр. Табынга парлары түшәмгә тиеп бөдрәләнүче бер табак бәрәңге, ипи, коштабак белән катык килде. Катык шулкадәр салкын, бәрәңге шулкадәр кайнар. Басудагы уҗымнан да яшелрәк суган кыяклары. Булган хатын икән Латыйфәтти. Андыйлар турында минем әни: «Уңган хатынның ризыгы үзеннән бер чакрым алда йөри», – дип әйтергә ярата.

Ул Латыйфәттинең кыстаулары, минем оялып кына табакка үрелүләрем. Җиде чакрым килеп, әле Мамадышка кадәр теркелдәячәк Саяфка бик тә ярап куйды бу ризыклар. Әппәр итеп, рәхмәт әйтеп, урамга чыктык. Латыйфәтти: «Исән-сау йөрегез, балалар, бер-берегезгә күз-колак булыгыз. Ай, текә бит ул Саурыш таулары, Арташ үрләре!» – дип офтанды. Дога укып, хәерле юл теләде.

Киттек Минедохаттиләр янындагы таудан төшеп, каршыда Урыс Юлы күренде, инештә атларга су эчердек тә, аркалыкларны күтәреп, тауга таба кузгалдык.

Бу тауның ни өчен Урыс Юлы дип аталганын сез белмисез, билгеле. Әни аңлатмаса, мин дә белми идем. Йә, тыңлагыз, алайса.

Кече Кирмән бик зур авыл булган шул. Әле хәзер дә зур. Ә Яке авылы ягындагы ике урам янып, кешеләре ялланып читкә киткәч тә, Аръяктан Сәләхи тавына кадәр сузылучы урамда яшәүчеләр Су-Елга, Хәсәнша, Өләүкә авылларына күченгәч тә, йөзләгән йортлары калган. 1917 елда 1016 йорты булган Кече Кирмән, волость үзәге булу белән бергә, олы базары белән дә дан тоткан. Авыл базар көннәрендә корт аеручы умарта сыман гөжләп торган. Алабуга, Мамадыштан урыслар, Саба, Кукмарадан итекчеләр товар китергән. Урыслар авылга менә шушы таудан килеп-китеп йөргәнгә, тауга Урыс Юлы исеме бирелгән дә. Тау итәгендә киндер фабрикасы эшләгән.

– На, бахбай, – дип эндәшкәләп, Гаяз абый, арбасын этә-этә, тауга күтәрелә. Атны кызганамы, әллә гимнастёркасын уйнатучы мускуллары эш сорыймы?

Тау түбәсенә мендек тә арыш көшеленә туктадык.

– Бу безгә кирәк булыр, – диде Гаяз абый. Икешәр капчык арыш тутырдык та арба төбенә чумдырдык, өстенә салам салдык. Хәзер арбага утырып барулары да җайланды.

Саурыш тавыннан төшкәндә, арткы тәгәрмәчкә тимер тормоз киерттек тә, арба атны этеп борчымады.

Кеше аяк басмаган шомлы Бурсык урманы читеннән Арташ авылына борылдык, Гаяз абый бер сүз дә дәшми, минем сөйләшәсе килә дә, икебез ике арбада шул. Сугыш турында сөйләсә икән, бәлки, ул сугышта минем әтием Миннәхмәтне дә очраткандыр. Мин, Кече Кирмәнгә килгән саен, берәр таныш-белешне күрми калмыйм бит әле. Кече Кирмән дә бик зур, кешесе дә меңләп бардыр. Кайтканда булса да сорашырга кирәк. Миннегәрәй энекәш бик тинтерәтә, әтидән хат килми башлагач туган бала шул…

Гаяз абый минем әтине белергә дә тиеш, әти дә Кече Кирмәндә туып үскән, шунда икееллык мәктәп бетергән.

Арташ зиратының шомлы чокырыннан авылга төштек. Гаяз абый һәр кеше белән исәнләшә, мин дә шулай. Әнә бер кыз миңа ялт итеп борылып карады, кара күзләрендә ялтыраган яшен миңа китереп сукты. Мондый кызы булган авыл матур да матур инде ул.

Матур булса да, артта калды Арташ. Ат юлы үргә үрмәләде, куе урманга кереп югалды. Өләүкә авылында да коры куакны келәймәләп йөрүче Зәкиҗан урманчы бар иде. Җелеккә төште ул. Үз тормышы да авыр, ишле гаиләсе ачыга, намусы, ләнгәр[5] сыман, хәерчелек чоңгылында тота иде.

Көннәрдән бер көнне урманчы Ивановка бара бу: «Ни хәлләр итим, ачыгабыз, эшли алмыйм бит, иптәш Иванов?» – ди. Иптәш Иванов әйткән моңа: «Зәкиҗан туган, син гел аяк башыңа гына карап йөрмә, вакыт-вакыт өскә дә күтәрелеп кара. Сезнең Өләүкә янында Кыз урманы бармы? Бар. Авылыңнан чыгып, юл Кыз урманына кергән урында бик мәһабәт имән үсәме? Үсә. Шул имән очында күн итек һәм бер тәпән бал эленеп тора. Хәзергә шуларны ала тор, кабат тагын килерсең»,  – дигән.

Килгәндерме Зәкиҗан абыйсы Иванов катына, Саяф анысын белми, соңыннан, Хәсәншага күченеп, таза тормышлы хуҗалыкта гомер иткәнен генә белә.

Дымлы урман һавасын ерып, озак барды атчылар. Ике урында җир мае исе дә сизде Саяф, вакыты булса, гөмбәне эзләп табар иде дә, үги әтисе Габделкаюмга алып кайтып бирер иде. Ул бит шул гөмбә белән дәвалана.

Кинәт юл урман аланына сикерде. Бу авыл аша узганы бар малайның. Демьян авылы сыңар күзе белән Озын Басуга карап тора. Саяфның үзәгенә үткән басу бит. Хәзер уналты яшьтә булса да, моннан ике ел элек йөз яшькә картайды ул бу басуда.

1951 елда җидееллык мәктәпне тәмамлады. Иптәшләре белән Түбән Ушма урта мәктәбенә укырга бардылар. Кем башлаган коткы булгандыр, шофёрлыкка укырбыз әле дип, мәктәпне ташлап кайттылар.

Бер урамлы авылда кеше авызыннан чыккан сүз өйдән өйгә кереп, колактан колакка, телдән телгә күчеп бәргәләнә дә ахырда, басу капкасы баганасына кыңгырау булып асылына дип, юкка гына әйтмиләрдер. Унҗиде ир-атын сугышта югалткан, аксак-туксак, ярты-йорты ирләренә дә колхоз нужасын өстерәткән авылга унбиш яшьлек үсмер укуын ташлап кайтсын да ди, шул хәбәр бригадир Нургалинең мыегына барып уралмасын ди.

Килде, керде, күрде, боерык бирде Нургали. Заманасы сатулаша торган замана түгел иде.

Арык, шуңадырмы юаш, мескен генә ат бирделәр Саяфка. Кар яумыйча, салкын җилләре белән җелекне суырган ноябрь аенда Саяфны Мамадышка керәчингә җибәрделәр. Иптәшләре дә бар иде. Алдылар керәчин белән солидулны. Озын Басудан кайтканда, Саяфның аты арыды. Тегеләй иттеләр, болай иттеләр, ләкин ат яткан җиреннән тормады.

Керәчинне вакытында алып кайтмасалар, тракторлар туктап каласын, эш рәшәткәле тәрәзәгә барып җитәсен белгән атчылар Саяфны бер ялгызы калдырып, кайтып киттеләр.

Яткан атны тарткалап та, сыйпап та карады малай. Кычкырырга, таяк күтәрергә намусы кушмады. Атның да, аның да кабыргалары бер чамада, тырпайган, үпкәләре шул кабыргаларга ябышкан иде.

Көньяк-көнчыгыштан исүче үзәккә үтә торган җилне каплап, ат янәшәсенә ятты Саяф, чикмәнен атына да, үзенә дә япты. Җил чикмәнне генә түгел, чабата белән чолгауны да, әтисеннән калган чалбарын да үтәли узып, шыр сөяктән һәм тиредән генә торган тәненә керә, калтырата иде. Аттан бәреп торган җылыга әле бер ягы, әле икенче ягы белән борылган малайның бар кайгысы – ат үлсә, үги әтисе Габделкаюм кебек, төрмәгә утыртырлар дип курку иде. Әнисе һәм ике баланы аннан соң кем туйдырыр?

Үги әти дигәннән. 1948 елда өйләре янды, урам уртасында утырып калдылар. Нәрсәгә үрелсәң, шул юк. Габделкаюм абый булмаса беткән иделәр. Әнисе, фәрештәләр, изгеләр дип авыз ачса, Габделкаюм абыегыз дип тә өстәргә ярата. Өйле дә, өйрәле дә итте күрше абый. Сугыш ятимнәрен урам уртасында калдырмады. Әлфия белән Миннегәрәй Габделкаюм абыйларына шулкадәр ияләштеләр, күрше абый тирбәтеп чыгып китмәсә йокламый башладылар. Сөйкемле сөяге бар иде бу кешенең. Балалар үзләре Габделкаюм абый бездә яшәсен дип хәл иттеләр.

Кулы терсәктән өзелгән Габделкаюмның. Күп кан югалтуына карамастан, сигез чакрым шуышып, үзебезнекеләр ягына чыккан солдат ул. Әле өзелгән кулын да дошманга калдырмаган, куенына тыгып алып чыккан. Гангрена башланган кулын култыктан ук кисәргә бирмичә әсәрләнгән чакта, Ходай аңа юньле врач насыйп иткән. Туган авылына кайтып ауган фронтовикны колхоз рәисе эшкә дәшкән: «Тамагың тук булыр, әвендә көлтә киптерергә куям», – дигән.

Габделкаюм олы йомры ташлардан мич әмәлләгән, шалаш корган, әвен ясаганнар. Әвенгә көлтә ташып, башаклы ягын эчкә каратып өйгәннәр.

Габделкаюм мичкә яга, җылы ташлар арасыннан чыга да көлтәләрне киптерә, көлтәләрдәге башаклар суктырырлык дәрәҗәгә җитә. Аннан көлтәләрне сугу машинасына ташыйлар. Көшелләр үсә тора, хөкүмәткә китә тора.

7 яшьлек Миннегәрәй белән 9 яшьлек Әлфиянең ачыгуын күрү Габделкаюмны гөнаһка этәрә. Арыш өлгерә башлау белән, башак уып алып кайта. Шуннан әнисе Маһинур Саяфны балалар белән су буена озата.

Ишектән чыгу белән, Саяф өйне тыштан, капканы эчтән бикли. Аннан, урамга чыгып, бау белән кечкенә капканы бәйләп куя.

Белә Саяф: өйдә калган әнисе базга төшәчәк тә кул яргычында арыш тартачак. Ә алар су буенда кәҗә сакалы, кукы, кузгалак, мәче борчагы, кычыткан эзлиләр. Балалар вакыт-вакыт өй ягына каерсалар да, тиз генә кайтырга ярамый. Зырылдасын әле баздагы кул яргычы, әйләнсен…

Бәла агач башыннан йөрми диюләре хак икән. Өйләре янып, бер ел үттеме-юкмы, үги әтисез дә калды Миннесаяфлар. Бермәлне үги әтиләре: «Норма тегермәненә ашлык тартырга төшәбез, рәистән ат сорадым», – дип, сөенче алган иде. Миннегәрәй сөенче бүләгенә Габделкаюм абыйсына ике кукысын да кызганмады.

Җыендылар тегермәнгә. Арбага җыйнак капчыклар салган ирләр ат артыннан теркелдәделәр. Габделкаюмга тамагың да тук булыр дип әйткән колхоз рәисе чакырткан милиционерлар, активлар авыл башында көтеп торган икән шул.

Арбадагы икмәктән башлаган милиционерлар бер уч йорты булган авылны йон теткән кебек тетеп чыктылар. Биш йорттан суктырылмаган башак табылды. Бу бәхетсезләрнең берсе хезмәт ударнигы, кулын Герман җиренә күмеп кайткан, өч ятим баланың ачыгуына түзә алмыйча, әвен эченә коелган берән-сәрән башакларны кесәсенә салган, «Су-Елга» колхозының бар ашлыгын киптергән сыңар куллы Габделкаюм иде. Аны кулга алгач, фронтта һәлак булган Миннәхмәтнең өч ятим баласына нәрсә буласын Сталин бабай уйламады да, күрмәде дә. Кремль ерак, үлем якын иде.

Шуның өстенә Маһинурның абзарыннан сыерын да алып чыктылар.

Әнисе ничә тапкыр Верховный судка язды, җавап бер иде: «Мамадыш судының карары гадел».

Рәхимсезлеге белән Гиннесс рекордлары кысасына да сыймаган совет суды Габделкаюмга 15 ел бирде.

– Миңа ничек тә ярый, сыер гына… – дигән икән соңгы сүзендә Габделкаюм абыйлары.

Әнисенә зур гәүдәле, күркәм холыклы, күп сөт бирүче сыерны Түбән Ушмага «Кызыл Флаг» колхозына төшеп күрергә генә калды. Сөтлебикәне суд карары белән шунда тапшырганнар иде.

Арган атның арык гәүдәсенә сыенып, шыр сөяктән торган тәнен җылытырга азапланганда, менә нәрсәләрне хәтерләде Саяф. Ул инде ничә сәгать, ничә тәүлек аты белән янәшә ятканын да хәтерләми. Әнисе үз авызыннан өзеп җибәргән күмәчне дә атка каптырды. Озак карашып тордылар бахбай белән малай. Икесенең дә күзе күктән аларга багучы түгәрәк ай сыман мөлдерәмә иде.

Торып басты ат, атлап та китте, нинди генә җылы сүзләр әйтмәгәндер аңа Саяф. Төне буе Демьян урманы, басулар, авыллар аша теркелдәделәр. Ачлыктан, арганлыктан, йокысызлыктан йончыган, күз аллары караңгылангач, арба кырыена ябышучы малай тик бер әйбер өчен генә шүрләде: мичкә арбадан тәгәрәп, керәчин агып, Габделкаюм абыйсы сыман төрмәгә генә тыкмасалар ярар иде.

Ходай Тәгалә ташламады! Арташ зираты янындагы шомлы чокыр да «бер сүз әйтмәде», ат аннан җиңелрәк тә менде, кем булышкандыр. Саяф эткән сыман итте инде анысы. Саурыш тавын да тезәнлекләп алдырды бахбай, тезләре канап беткәндер мескенкәйнең.

Урыс Юлына җиткәндә, таң сызыла башлады. Үз вакытында кайтмагач, әнисе бик өзгәләнәдер. Авыл башындагы кое сиртмәсенә тотынып көтеп торадыр. Шул якка күз салгач, ниндидер ак шәүлә шәйләгән сыман булды. Җеп өзәр хәле калмаган, күзләре әлҗе-мөлҗе килгән малайның, саташам, ахры, дип уйлавы булды, ак шәүлә очып килеп тә җитте, кочаклап та алды, кычкырып елап та җибәрде.

Малайны дөньялыкка кайтарган бу тавыш, һичшиксез, әнисе тавышы иде. Аның яңакларын учына салган кул Бөек Ватан сугышының бар михнәтен сеңдерсә дә, җылылыгын, назын югалтмаган, һәр күзәнәгеннән яшәү дәрте бәреп торган гүзәл татар хатынының кулы иде. Бу мизгелдә күктәге изге ай бар яктылыгын, таң җилләре бар сафлыгын шушы Анага биргәндер.

Авыр тормышның кара җәбере җанына үткән, күңеле менә сынам, менә сынам дип торган малай бу изгелеккә түзә аламы соң?! Елады да җибәрде Саяф, үзен тыеп кала алмады.

Ә ай, тау түбәсендәге бу манзарага карап, күккә кадакланды.

Онытма, тарих: үрә сулап торган үтә күренмәле ат. Улын күкрәгенә кысып, таң аттырган Ана.

Озын Басуда: «Исән калсам, кабат ат җикмим, хуҗалык көтүен алам», – дип ант иткән Саяф сүзендә нык торды. Бригадир Нургали абыйсы да аңлады аны, сатмады. Ат җигәргә атлыгып торучы малай-шалай да булгандыр.

Демьян авылын чыгып, Озын Басудан барганда, Саяф менә шуларны хәтерләде.

Хуҗалык көтүе алса да, башка көтүчеләр кебек, өй чиратыннан ашап йөрергә горурлыгы рөхсәт итмәде. Беренчедән, кешеләрнең үзенә дә юк, икенчедән, ул кунак сыенда йөзгәндә, әнисе, сеңлесе, энесе ач утырсынмы? Көз көне исәп-хисап ясарбыз, дип килештеләр.

Тагын бер ел узды. 1953 елның мартында Саяфның Сталин бабасы үлде. Ул чакта «Су-Елга», «Кызыл партизан», Совет Армиясенең 26 еллыгы исемендәге, «Яңа Юл» хуҗалыклары «Кызыл партизан» колхозына берләшкән иде.

Юлбашчыны юксынып елаудан бүртенгән март көннәре, теләсәң-теләмәсәң дә, язга таба тәгәрәде. Көтү алгач, тыныч яшим, Алла боерса, дип йөргән Саяфның антын боздырды Нургали абыйсы. Ни үткен әнисе дә кайгылы айда бригадирга каты бәрелергә кыймады.

Саяф тагын ат җигә, Сәрдәхуш елгасында каерылып-каерылып чалгы селти дә, җәйнең үзен төяп, ишегалдына апкайтып аудара. Җәйне Әлфия китап битләренә кыстыра, Миннегәрәй җиләк итеп чүпли-чүпли дә әнисенә чәй эчәргә алып керә, табын уртасына утырта.

…Менә тагын нефтебазада Саяф керәчин агыза. Әнә Гаяз абыйсы янына шәһәр марҗалары килгән. Урамга чыгуга, арба төбендәге арышны сатып та җибәрделәр.

Кибеткә кереп ашарга алдылар. Тамак ялгагач, чүмечләп аракы сатучы абзыйның да хәлен белделәр. Абзыйның хәле шәп иде, шәп абзый яныннан чыкканда, Гаяз абыйсының да, Саяфның да йөрәге шәпелдәп типте.

– Йә, нишлисең? – диде Гаяз абыйсы. Капкан нәрсәсе булмаса да, Гаяз абыйсы белән нәрсә эчәргә дә риза булган Саяф бер стаканны түнтәрде шул. Кыюлык өчен эчәләр аны дип ишеткәне бар. Әтисе турында сорашу өчен дә кыюлык кирәк булмагае.

Ошый Гаяз абыйсы Саяфка, Мамадышка кадәр сөйләшми килүе дә ошады. Ир кеше күбрәк эшлидер инде ул. Гадел дә, Саяф алып килгән арыш акчасын тиенгә-тиен үзенә бирде. Кибеттән алган ризыкларга, аракы чүмечләп торучы шәп абзыйга да түләде.

Саяф атының дирбияләрен тикшерде, тәгәрмәчләренә типкәләп карады, ат сыртына бер-ике суккан иде, чүгеп куйды хайван. Баһадир инде. Әнисе Маһинур аны артиллерист булган, туптан да аткан, тупны да тарткан ди.

Шәһәрдән чыгуга, Гаяз абыйсы мул итеп печән чапты. Бер селтәнә – бер кочак, икенче селтәнә – ике кочак. Ике арбага да мөлдерәтеп печән салдылар, керәчин исе бетте хәзер, чәчәк исенә күмелеп кайталар. Атлар да ашады, ял итте.

Гаяз абыйсы Саяфның атын үз арбасына әйбәтләп бәйләде дә малайны янәшә утыртты. Кибеттән алган ризыкларны капкаладылар. Тәненә аракы шаукымы таралган, кыюланган малай Гаяз абыйсына эндәшәсе итте:

– Гаяз абый, әтине очратмадыңмы син сугышта? – дип пышылдады.

Юк, күрмәдем, димәде Гаяз абыйсы, өметен өзмәде. Малайның хәлен аңлаган кеше буларак, иңбашына кулын салды. Нишләп аңламасын ул Саяфның хәлен? Беренчедән, үзе дә, әтисе исән килеш, ятим үсте. Җитмәсә, әтиләре белән өйләре терәлеп тора иде. Аның әтисе икенче хатын белән гомер итте. Ул хатыннан туган балалар: «Әт-т-т-и!» – дип кычкырганда, аның да бугаз ярып кычкырасы килмәдеме әллә?! Икенчедән, хәзер үзенең дә гаиләсе бар. Хатыны Миннур белән ике бала үстерәләр. Мәдинәсенә февральдә биш, Рифатына майда өч яшь тулды. Әти булган кеше ят кеше баласының да хәлен аңлый шул. Менә шуңа малайның җилкәсенә кулын салды, кочаклап утырды. Әтисенең мәңге кочаклыйсы юк ич бу ятимне.

– Саяф, кәкә, әтиең бик яхшы кеше иде, шуны онытма. Мин сугышта күргәннәремне сөйлим, бәлки, соравыңа да җавап табарсың.

Мине 17 яшемнән сугышка алдылар, кырык беренче елның көзендә үк. Гәүдәле идем, яшьне сорап та тормадылар. Бераз наводчиклыкка укыттылар да Сталинград далаларына ташладылар. Башта снаряд биреп тордым, көчле идем, снарядны уйнатып кына йөртәм. Боезапас бетә башласа, командир тылга җибәрә, буш әйләнеп кайтмасымны белә. Снаряд китерүче ездовойларны да, аш ташучыларны да мина теткәләп аткан көннәр булды.

Бер сугышта наводчик та, командир да үлде, кайсы яраланып тылга озатылды. Кукмара егете Сорокин белән икәү генә калдык. Туп артына мин бастым, наводчик икәнемне онытма. Җиде кеше булганда, ничек атты туп, шулай сугышырга тырыштык. Немецларның солдат-офицерларын күп кырдык, берничә танкны яндырдык. Сугыш тынгач, безнең позициягә генерал килде, сугыш кырын карады, икебез генә икәнне күргәч шаккатты: «Ребята, к ордену представлю, спасибо, хорошо воюете», – дип, икебезне дә кочаклап үпте, җирәнмәде. Тирдән сасып, балчыкка, канга буялып беткән идек.

Шуннан соң Сорокин, орден тагасы көннәр бар әле, дип җибәргәли иде. Соңыннан борынын салындырып килде бу. Орден вәгъдә иткән генерал шул ук көнне һәлак булган икән. Сталинградны саклаучыларның батырлыгына ияләнеп беттек. Адым саен бугазга-бугаз килеп сугышасың, үҗәтләнеп, Иделгә ыргылган немецларны прямой наводка белән чебен урынына кырган көннәрдә орден бирәм дип кәгазь тутыру түгел, тәүлек буе ашамаган чаклар да булды. Көн юк, төн юк, сугыш бара.

Ашау кайгыртып, трибуналга эләгә язган кеше әле мин бер гыйбрәт менә. Көне буе аш китерүче булмагач, сугыш тынып торган арада, Сорокин белән мине командир тылга озатты. Снарядлар да китерегез, ашарга да, ди. Киттек. Олаулар таптык, снарядлар төядек. Ашны термоска салып кузгалдык кына, безнең туп тирәсендә китте шартлау, китте атыш. Ничек кисәк башланса, шулай кисәк тынды да.

Сугышта иң куркытканы тынлык икәнне белмисең әле син, энекәш. Сугыш барганда, дошманның кайда икәнен чамалау җиңел. Ул тавыш чыгара: ата, гүли, кычкыра, ракета чөя. Тынып калгач шикләнә башлыйсың: нинди мәкер кора ул? Разведчиклар килеп, чәнчеп, йә булмаса әсирлеккә алып китүләре мөмкинме? Бик мөмкин. Йә сине саклаучы пехота кырылып бетә. Мөмкинме? Ничек кенә әле. Дошман чолгап алырга да күп сорамый. Круглый оборона тотып сугышкан чаклар да була.

«Тукта, мәйтәм, земляк, атларны шушы чокырда калдырыйк, агачка бәйлә. Что-то не то безнең анда. Син монда кал, мин позицияне карап килим әле».

Тауга мендем дә шуышып киттем, үткер тимер кисәкләре, эләгеп, гимнастёрканы тишә генә бит. Ул Сталинград җирендәге тимер-томыр бар дөньяга җитәрлек булгандыр. Чү, немецча сөйләшәләр түгелме? Безнең туп тирәсендә немец солдатлары йөри. «Гут, гут», – диләр. Киткәннәрен көттем дә шуышып бардым. Йөрәгем кысып алды, биш кешенең берсе дә исән түгел. Документларын җыйдым. Тупны карыйм – төп-төзек. Замогы да алынмаган. Замогын алдым да Сорокин янына кайттым. «Шундый-шундый хәлләр, мәйтәм, нишлибез? Трибуналом пахнет. Туп немец кулына төшсә, командир тылга җибәрде дип исбатлый алмыйбыз, командир һәлак булган. Безгә – вышка! Уйла, мәйтәм, земляк».

Җилле-давыллы төн иде. Бәхеткә күрә, җил немецлар ягыннан исә, сөйләшкәннәре, котелок кырган тавышларына кадәр ишетелә. Немец төнлә йөрми, тупны алып чыгыйк, мәйтәм. «Башта ашыйк-эчик, тәүлек буе авызда бер валчык ипи дә гулять иткәне юк бит», – ди Сорокин. Берәр стопка спирт та җибәрдек. Башлы нәрсә Сорокин. Кабат болай эшләдек. Атларны тугардык та тупны тартып алып кайтырга киттек. Ничек азапланганны, туп тәгәрмәче баткач, көрәк белән ничә тапкыр җир казыганны хәтерләрлек тә булмады. Аннан иптәшләрнең гәүдәләрен арбага төяп алып кайттык, снаряд чокырына күмдек. Исем-фамилияләрен язган такта куйдык.

Таң атар-атмас, особый отделдан килеп тә җиттеләр. «Тубыгызны дошманга биргәнсез, мин сезне подтрибунал», – дип җикеренә офицер, пистолетын тартып чыгарып, борын төбендә болгаган була. Маңгаена бер чиртүгә үтерәм инде мин аны югыйсә. Борча инде менә, аның да уртачадан бәләкәе әле.

Алып барып күрсәттек, башта иптәшләрнең каберен, аннан өстенә ботаклар япкан тупны. Гафу да үтенә белмәде, тыловая крыса!

Иптәшләрне искә алып утырдык земляк белән, аларның да менә синең кебек бер көтү балалары калгандыр. Аракы эчкән егет түгел идем сугышка кадәр. Сугыш бозып бетерде, энекәш. Атака алдыннан йөз грамм спирт эчертеп юләрләндереп кертеп җибәрәләр солдатны, исән калсаң, үлгәннәргә поминка. Көнаралаш шулай.

Сигез ел үтсә дә, сугыш һаман төшкә кереп саташтыра, җәфалый. Бергә сугышкан, күптән һәлак булган иптәшләр белән төннәрен кычкырып сөйләшәм икән, туп атканда кычкырып сөйләшмәсәң, бер-береңне ишетеп булмый бит. Менә мин шуңа кычкырамдыр. Миннур апаң да, балалар да куркынып бетте. Вакыт-вакыт чоланга чыгып йоклыйм, анда да күршеләр ишетә.

Мин сугышта үлемнән курыкмадым, гарипләндереп, кеше күзенә каратып яткырма дип, Ходайдан сорый идем. Аллага шөкер, гозеремне ишетте Ходай.

Сталинград сугышының бер көненә чыдаган һәр солдатка орден бирер идем. Тик чигенгәндә орден өләшмиләр шул. Сугышның соңгы ике елында ике Кызыл Йолдыз ордены, «За отвагу» медале бирделәр. Сталинград янындагы сугыш белән берсен дә чагыштырырлык түгел шул, кәкә. Анда бит бер исән тау, бер исән агач калмады, кая ул кеше…

Туктадык та, кибеттән алган консервыны ялт иттердек. Флягасыннан су эчкәндә, Гаяз абый тагын бер вакыйганы сөйләде.

– Шул Кукмара егете Сорокин белән инде, земляк белән, соңгы снарядка кадәр аттык, мылтык патроннарын да атып бетердек. Тупны немец танкы үтүкләде. Далада снаряд чокырына качтык, без генә түгел, авыр яралы солдатлар да җыелды. Берничә гайрәтле солдат чокырдан чыгып йөгергәннәр иде, пулемёттан кырып кына салдылар.

Биш-алты яралы тиздән ыңгырашудан туктады, үлделәр. Каннары агып бетте, берни белән ярдәм итәрлек булмады. Ә без җиңел яралы идек, канны туктата алдык. Дала буйлап немецларның үлем командалары иснәнеп йөри, авыр яралыларны аталар, йөри алганнарын әсир итәләр.

Сорокинга әйтәм: «Үлекләр астына кереп ятыйк, атсалар да, үле гәүдәләр саклар», – дим. Шулай эшләдек тә. «Пуля тисә дә, тыныңны чыгарма, тоткын булганчы үлгәнең мең өлеш артык», – дидем. Ул да шул фикердә.

Кырт-кырт сөйләшкән тавышлар якынлаша. Килеп бастылар чокыр кырыена. Берсе һавага атты, көлгән була. Исәннәр бармы дип тикшерә, янәсе. «Капут махен!» – дип китеп бардылар.

Ике тәүлек яттык шул чокырда, мәетләр астында. Немецлар үтеп-сүтеп йөриләр. Әле берсе автоматтан да сиптерде. Сорокин, кычкырмаска тырышып, иренен тешләп өзгән иде. Ә пулялар минем өстәге мәетне теткәләп бетергән. Эссе көн, мәетләр исләнде. Тамак кибүгә чыдый алмыйча, чокыр төбендәге канлы, сасыган яңгыр суын эчәбез. Яшисе килә бит, энекәш. Менә сиңа ничә яшь?

– 16, Гаяз абый.

– Миңа 17 иде. Әле генә без синең белән үзебезнең Трайт чишмәсенең суын эчтек. Су түгел ул, энем, ширбәт. Ике тапкыр канлы су чөмергән кеше мин. Берсен ишеттең. Икенчесен, Днепрны кичеп плацдарм алгач, шул җир кисәген тотып торганда эчтем. Ничә тәүлек буе канлы су аккандыр, әйтә алмыйм. Бүтән су юк иде, кан тәме килгән Днепр суын чөмердем…

Гаяз абый кинәт тынып калды. Карашы еракка – Мамадыш тарафына юнәлгән, кай җиредер бик хәтәр авырткан шикелле, йөзе җыерылган, әйтерсең лә сугыш михнәтләре тагын бер тапкыр аның җанын, рухын сыта, хәтерен тетрәтеп, эчке дөньясы аша уза иде.

Мине үз итеп, тиң күреп сөйләшүеме, иңнәремә куйган саллы кулымы, минем арык тәнемә терәлеп утырган тау кадәрле гәүдәсеме, Гаяз абыйны әтием Миннәхмәт итеп тоюга китергәндер.

– Шунысы рәнҗетә, энекәш: башкаларны әйткән дә юк, кайчагында мин сөйләгәннәргә Миннур апаң да ышанмый. Бит үземне герой итеп күрсәтү өчен сөйләмим, бары бушанасы килә. Сигез ел үтте, җандагы сугыш йөгенең сигез граммга да җиңеләйгәне юк әле…

Без, ун чакрымлы Озын Басуны узып, Демьяновкага якынлашабыз икән. Ат җикмәсәм, Гаяз абый белән очрашмаган булыр идем, бригадир Нургали абыйга да рәхмәт инде.

Демьяновкада Фатыйх абый белән Хәнифә апа яшәгән өйгә кердек. Хуҗалар табынга хәзинәдә булганның барысын да тезде. Сүзне Кече Кирмәннең Түбән очыннан башладылар, Югары очтагы Аксак Хәсән абыйның капкасын дөпелдәтеп япкач кына туктадылар. Бик сагынганнар иде шул туган авылларын Фатыйх абый белән Хәнифә апа. Мәҗлес ахырында барыбыз да чиксез иркенәеп, табынга әле генә китереп утыртылган уалма бәрәңге кебек таралып, шул бәрәңгедән ургылып чыккан парга ияреп, күкнең җиденче катына менеп җиткән идек.

Иң якын туганнары шикелле озаттылар Гаяз абыйны. Авыл читендәге имәнгә сөялеп. Кече Кирмәнгә кайтып баручы авылдашларының бәхетеннән көнләшеп, кул болгап калдылар. Күзләрендәге моңсулык Фатыйх абый белән Хәнифә апаны имәннәргә сөялдергәндер.

Арташ чокырын менгәндә, Гаяз абыйның әйткән сүзләре хәтеремә уелды, зираттан шикләнгәнемне сизде, ахры.

– Кәкә, зиратлардан курыкма. Бу сугышта Европа тоташ зиратка әйләнде, исәннәрдән куркыйк, – диде.

Урман почмагында атларны, ял иттереп, печән ашатырга да онытмады Гаяз абый. Хәнифә апа тыгып җибәргән дучмакларга да чират җитте. Чыннан да, әллә ашадым, әллә юк, юньләп хәтерләмим дә. Аракы миемне томалаган булгандыр.

– Энем, син аракы эчмә. Бүген дә мин гөнаһыга батырдым, ахры, сине, – диде Гаяз абый.

Бурсык елгасы яныннан үткәндә, Мамадышны аклар алгач, Кече Кирмәнгә һөҗүм итсәләр сугышасы була дип казылган окопларны күрсәтте бугай.

Урыс Юлы тавында тормозлар куйдык та, атлар арбаларын тартып төште. Инешне чыгып бара идем, әллә салган баштан дилбегәне ялгыш тарттым, әллә атның су эчәсе килде, арбаны кырт борды да куйды. Керәчинле мичкә инешкә «бух» итеп килеп тә төште. Ат, куркудан чыгымчылап, Гаяз абый аты янына чапты.

– Болай итик, энекәш, – ди Гаяз абый. – Минем мичкәне синең арбага күчерик, аннан минем ат белән инешкә төшеп, синең мичкәне саласы булыр. – Шулай эшләдек тә. – Ә суда яткан авыр мичкәне арбага салу өчен әнә теге мунчала кабыгы саклаучы ирләргә дәшеп кил.

«Без постта», – дип, башта ирләр тыңламады. Аннан килеп, мичкәне салыштылар тагын. Изге кешеләргә рәхмәт укыдым. Атым янына менгән идек, аһ иттек. Әти төсе булган, җиз тәңкәләр белән бизәлгән ат дирбияләренең берсе дә юк, урланган иде.

Тотылмаган – карак түгел, ди. Кемгә бәйләнәсең? Гаяз абый өеннән төрле бау кисәкләре алып төште дә атны җиккән кебек итте.

– Норма авылына Әсгать дуска илтеп куя алмассыңмы, Гаяз абый? – дидем мин.

– Борчылма, Саяф, дөнья малы – дуңгыз каны, баш сау булса, бар да табылыр, – диде абзый.

Әсгать дустым мине бик җылы каршы алды. Гаяз абыйга рәхмәт әйтеп саубуллаштым. Кабат миңа Гаяз абый белән шулай озаклап аралашырга туры килмәде. Илле ел вакыт узган да киткән. Абзый инде күптән вафат, ләкин мин һаман да аның иңбашыма салынган саллы кулын, минем кебек маңка малайга бүтән беркемгә дә сөйләмәгән эч серләрен ачып, үз итеп сөйләшүен хәтерлим. Минем сугыш ветераннарына булган олы хөрмәтем Гаяз абыйдан башланды! Бәхәссез.

Дустым Әсгать белән төн буе юкә дирбияләр ясадык. Икенче көнне ап-ак юкәдән киендерелгән атым белән мин Су-Елгага теркелдәдем. Күчмә отрядка керәчинне тапшырдым, механик Шакирҗанов Гаяз абый хәлемне сорашты, рәхмәт әйтте.

Күп сулар акты, күп яфраклар коелды. Ярты гасыр вакыт узды. Өстәлгә аракы килүгә, мин Мамадыш нефтебазасына керәчингә баруымны, шунда тәүге тапкыр аракы эчүемне, аның зәхмәте аркасында мичкәне инешкә аударуымны, газиз әтием төсе булган җиз дирбияләрне урлатуымны хәтерлим. Шунда алган сабак исергәнче аракы эчүдән гомерем буе тыеп торды.

1953 елның көзендә суык тидергән энем урынына хуҗалык көтүенә чыктым. Әбиләр чуагы дип йөртелүче гаҗәеп җылы, ямьле көз иде. Сәрдәхуш елгасы башындагы каеннардан берән-сәрән генә яфрак оча. Мин, әтидән калган фуфайканы җиргә түшәп, кырын-ярын яткан килеш, җил тавышын тыңлыйм. Камылларга бәргәләнеп аккан тыгыз һава нинди генә аваз чыгармый. Мәче мияулаган, тычкан чыелдаган тавышлар яңгырый, ә урманнан әллә кайларда, еракта өргән этнең саңгырау тавышы, Габделкаюм абый алып кайткан арышны өй базында тартучы кул тегермәне зырылдавы да, Гаяз абый белән далада снаряд чокырына качкан авыр яралы солдатларның тешләрен шыгырдатуы да ишетелә сыман.

Тамак тук. Сыерлар Сәрдәхуш елгасындагы яшел курпыны умырып ашыйлар. Ә саргая башлаган кыяклар, җил искәндә әле сулга, әле уңга авышып, район уполномоченные алдында бишкә бөгелүче колхоз рәисен хәтерләтә.

Сердәш чишмә челтери дә челтери. Сугышка киткән әтиемнең үлү хәбәре килгәч тә, мин шушы чишмәгә сыенган идем. Хат ташучыга публик[6] килгәнне әнигә әйтмәскә куштым. Кара хатны әнә теге каен төбенә күмдем. Мин түгел, каен да кайгыга чыдамады, корыды, әнә ботакларын коеп, көзге җилдә ыңгырашып утыра.

Үги әтине кулга алгач та, шушында үкси-үкси еладым бит. Аулакта инде. Габделкаюм абый дип йөргәч тә, анысы форма өчен генә инде аның. Кешенең ике әтисе булмый, ди Габделбарый. Ә мин була дим. Чөнки үз әтиемне юньләп хәтерләмим дә. Ә менә Габделкаюм абый үзе төрмәдә чересә чери, ә безне исән калдырды.

Нәрсә генә уйлый башласам да, уем шул Габделкаюм абыйга әйләнеп кайта. Нигә шулай икән ул, ә?

Ул төрмәгә киткәч, шушы чишмә янында белгән-өйрәнгән догаларымны укыдым. Сеңлем Әлфия чулпысыннан өзгән көмеш акчаны чишмәгә салдым. Әле дә шунда ятадыр. Файдасы тиде микән, дүрт ел вакыт узса да, үги әтидән бер хәбәр дә ишетелми. Исән микән?

Тамак ялгап, акыллы күзләре белән әмер көткән Актүшне дә туйдыргач, аяк язып, йөреп киләсе иттем. Көн җылы булгач, юка киенгән идем, атлаулары да очып барган сыман. Менә Саяф, мәйтәм, уналтыны да тутырдың, Аллага шөкер. Әниең исән, сеңлең, энең исән. Хәләмгөл кызыкайны да күрәсең киләдер, син кич белән Кече Кирмәнгә кыякла. Билгеле инде: Габделбәр дусның хәлен белү сылтавы белән, изге ялган табып, Хәләмгөлгә берәр бүләк эләктереп бармасаң, юкка-бушка, юл тиресләп йөрү булмасмы? Кибеттән нәрсәдер сатып аласы булмагае. Акчаң бар. Урманда эшләүче авылдашларыңа атың белән булышкач, кесәңдә акча чыңлаган тавышлар да ишетелә. Кем ничек тели, шулай түли, Саяфның булышуы хак булсын.

Акча сикертә, диләр бит. Шуңа җил-җил атлап очынамдыр дип, Саяф елмаеп җибәрде. Туган авылы ягына күз салган иде, бирегә таба килүче кешене абайлап, туктап калды. Атлар-атламас килүче бу оялчан йөрешле ир-атның адымында хәтер капкасын кагып ачарга азапланучы дулкын омтылышы бар иде. Туктале, туктале. Кем куллары, аяклары белән һаваны болай уймаклый соң? Әллә кешесе ерак булды, әллә киемнәре таныш түгел – Саяф юлаучыны танымады. Ләкин мосафирның аның янына килүе бәхәссез иде. Тирә-юньдә бер адәм заты юк, бу тарафтан юл да узмый.

Елганың теге ягына чыгып каршылыйм әле дип, тирән чокырга төшеп китте Саяф. Ярдан йөгереп менүе булды, теге кеше белән маңгайга-маңгай бәрелә язды. «Ах!» – дип кычкырып җибәрде дә ябык гәүдәле, мескенлеге кыяфәтенә чыккан, нәрсәдәндер куркып калган таныш һәм шул ук вакытта таныш та булмаган ирне шытырдатып кочаклап алды. Аның киеменнән кисеп бетерүгә бөтен Азияне дер селкетеп ауган Себер кедры исе дә, ГУЛАГ лагереның кандалалы сәкесенә сеңгән ачы хәсрәт тә, миллионлаган гөнаһсыз тоткыннарны кызганудан җаны өшегән, аларның күз яшьләреннән мәңгелек туңга әйләнгән Себер җиренең өшеткеч салкыны да килеп бәрелде.

– Габделкаюм абый, кая, өйдән килүеңме?!

– Юк.

– Бар өйгә кайт, сине анда әни көтә.

Шулай дип әйтүем булды, Габделкаюм абый бар гәүдәсе белән калтыранып, үксеп-үксеп елый башлады, сыгылып төште дә төбенә әтинең үлү хәбәре күмелгән, корыган каенга барып ябышты. Ә каен, төптән сынып, гөрселдәп, җиргә ауды. Бу да ухылдап елаучы ирне туктата алмады.

Мин аны кочаклап алдым да таза, кем генә килеп таянса да чыдатырлык, Хәләмгөлгә охшатып йөргән ябалдаш каенга сөялдердем. Әле ул каенга шук энем пәкесе белән Маһинур, Саяф, Әлфия, Миннегәрәй дип тә язган иде…

Елап җибәрү оятыннан үзен кая куярга белмәгән Габделкаюм абый бәгыреннән бер генә сүз кысып чыгарды:

– Кабул итмәссез дип курыккан идем.

Ул биштәреннән пәке чыгарды, анда «Саяфка» дип язылган иде. Сыңар кулы белән мине кочаклап торды да Су-Елгага таба атлады. Оча иде Габделкаюм абыйсы, бауга кибәргә эленгән күлмәк кебек талпына иде. Бу инде Саяф күргәндәге туктар-туктамас килүче, оялчан адымлы мосафир түгел. Аның сыңар кулы, кылыч сыман, һаваны тураклый, аяклары Җир шарының әйләнешен тизләтә, сөенечтән балкыган күз карашы Су-Елганы прожектор сыман яктырта иде.

Габделкаюм абый белән без ятимлекне тоймадык, каралты-курабыз кешенекеннән ким булмады. Ул безне шулкадәр якын итте, хәтта үлүенә кырык ел узгач та, аны искә төшерсәм, күңел тула, күзгә яшь килә. Утырган урынымнан кымшана башласам да: «Нәрсә кирәк, Саяф?» – дип, ягымлы җылылык белән эндәшүче үги әтием Габделкаюм мине гомер буе кешеләргә изгелек эшләргә этәргәндер. Урыны оҗмахта булсын.

Армиядә хезмәт иттем дә Уралга, апаларга кайттым. Бакал шәһәрендә паспорт алдым, колхозда бушка эшләү коллыгыннан котылып, үземне кеше итеп тоеп, Су-Елгама кайттым. Үги әтидән дә уздырып сөенүче булмагандыр.

Миннегәрәйгә дә паспорт юнәттем.

«Кызыл партизан» күмәк хуҗалыгы рәисе Сафин Закир абый, колхоз эшенә чыкмасагыз утыртам, дип янаса да, минем курка торган күлмәк тузган иде. Икебез дә леспромхозда эшләдек, хуҗалыкны бөтәйттек.

Хәләмгөл гүзәлкәйгә өйләндем дә Бакал шәһәренә барып эшкә урнаштык, акчаны көрәп алабыз, өйгә дә салабыз. Су-Елгага кунакка кайтабыз. Үги әти белән күрешү тагын бер елга куаныч өсти, шатлык бирә иде.

1962 елда Кариб кризисы башланды. Мине яңадан армиягә – переподготовкага алдылар. Воркута янында локаторда тәүлекләр буена дежур торабыз. Яңа, өченче бөтендөнья сугышы башланырга бер адым калган иде.

Мине армиягә алуны ишеткән үги әти, чирләп, урын өстенә менгән. Яңа сугыш башлана дип тетрәнү, өзелгән кулын куенына тыгып, шуышып, үзебезнекеләр ягына чыккандагы кичерешләр, балакайларым ачка үлә дип башак урлап, унбиш елга төрмәгә эләгү, җитмәсә, аның аркасында бердәнбер сыерыбызны тартып алуда үзен гаепле санау Габделкаюмны түшәккә бәреп салгандыр. Йөрәге чыдамаган. Күмгәннәр. Үләр алдыннан: «Их, Саяфны тагын бер күрсәм, үлсәм дә үкенмәс идем», – дигән. Ә мин шактый соңлап ишеттем. Воркутага хат килгәч кенә. Үги әтиемне күмә алмаганга гомер буе үкенеп яшим.

Менә тагын Уралдан Су-Елгага кайттык. Кыш көне булса да, Хәләмгөлне ияртеп, Сәрдәхуш елгасындагы Сердәш чишмәгә, исемнәребез уелган каен янына менмичә булмас. Миннегәрәй Габделкаюм абый исемен ак каенга уйды микән? Уймаса, теге пәке белән үзем язармын.

Каен, нарат, карагайлар моңсуланып утырган зиратка баруым. Авыллар белән зиратлар мәңге янәшә. Әни янына, Габделкаюм исемле Изге Зат янына дога пышылдарга килүем.

Сукмактан атлаучы Саяфны ниндидер көч күккә күтәрелеп карарга мәҗбүр итте. Зәп-зәңгәр күктә моннан илле ел элек күренгән Ак Болыт эленеп тора иде. Аннан гимнастёрка кигән Гаяз абыйсы, култыгына журнал кыстырган Мәхмүт абыйсы, сыңар кулына сугылмаган башаклар учлаган Габделкаюм абыйсы, бер сүз белән әйткәндә, Ватанны саклаганда кан түккән изге затлар карап тора иде.

Барысы да күкнең җиденче катында икән дип сөенде Саяф. Урал заводында эшләгәндә, фидакяр хезмәтләре өчен орденнар алганда да, ул бу кадәр дулкынландыргыч, илаһи мизгелләр кичермәгән иде. Гаяз, Мәхмүт, Габделкаюм абыйларының күз карашы бөтен гомере буена җыелган борчуларын каз каурые белән сыпырган сыман койды да төшерде.

Искиткеч җиңеллек, гаҗәеп рәхәтлек кичергән Саяф күккә күтәрелеп караганда, Ак Болыт гаип булган, аның урынында иксез-чиксез зәңгәрлек җәйри иде…

* * *

Ә бу вакытта Ходай иңдергән изге диненә, тарих насыйп иткән авыр язмышына, Кече Кирмән дигән изге исеменә тугры калган авыл, ике йөз чишмәсеннән җанга сихәт бирүче саф суларын челтерәтеп, киләчәккә бара иде.

Гасырларны йөзтүбән каплаган шарлавыклар, илләрне йоткан чоңгыллар, дәверләрне җир өстеннән кырып-үтүкләп киткән бозлыклар, кыйтгаларны теткәләгән бусагалар аша исән-имин чыккан бу авылга тарихта алга таба да Ак Кирмәннең дәвамчысы булырга язгандыр.

Ул, алышынып торучы, ләкин гамәлләре бер чамада булган хакимиятләр авыр яралаган арыслан шикелле җанын дәвалап, үзенең элгәресенә – диненә, кыйбласына, мәсләгенә юл сабарга талпына иде.

Кинәт, Сукыр урамның берьяклап кына салынган өйләренә капма-каршы итеп, затлы Арча кирпеченнән күтәрелгән ике катлы өйдә бала тавышы яңгырады. Авыл өстенә якты сирпеп утыручы каеннар да, борынгы зират та, күк гөмбәзен Атлант кебек тотып торучы тал-тирәк тә, түбәсеннән кар эшләпәләре асылынган Казыган тау да, «Бәрәкалла!» дип, кыйблага таба борылды. Бу башта Ходай, аннан Сабый дип яшәүгә ишарә иде…

1

Әлеге китапта чыккан исем-фамилияләр, кушаматлар язылышы Мамадыш төбәге авылларында әйтелгәнчә калдырылды. (мөх.)

2

Чәбе (диал.) – куак чыбыгыннан үрелгән читән.

3

Кәкә – Мамадыш төбәгенең Кече Кирмән авылында үзеңнән кечерәк кешегә эндәшә торган сүз.

4

Аяк асты кешеләр (диал.) – гади кешеләр.

5

Ләнгәр (фарсы теле алынмасы) – якорь.

6

Публик – сугышта солдатның һәлак булуын раслаучы язма хәбәр.

Окна / Тәрәзәләр

Подняться наверх