Читать книгу Окна / Тәрәзәләр - Рафаил Газизов - Страница 4

Бәяннар
Кичер, кичерә алсаң…

Оглавление

Көн гаҗәеп матур. Басу юлында уфалла арбалары келтери. Берсен ике малай тарта, икенчесен – җиңелчә аксаклап баручы ир кеше. Ир-атның аягында солдат итеге, өстендә солдат гимнастёркасы, башында солдат фуражкасы. Ике малайда да кулдан теккән күлмәк-чалбар, башларында түбәтәй. Әйе, мин аларны беләм. Ир-ат дигәне – күршебез Барый абый, ә малайлары – энем Илсур белән мин. Малайларның әтиләре үлгәнгә күптән түгел. «Ничекләр куллары өзелеп китми микән боларның?» – дип гаҗәпләнәм мин, малайларның нечкә беләкләренә карап. Олы баш, нечкә муен, тар җилкә. Бу бигрәк тә кечкенә малайда күзгә ташлана. Әнә абыйсы аны, күтәреп, арбага утыртты, әллә арыды инде, әллә абыйсы аны артык яратамы? Кулына, кесәсеннән алып, ак оннан пешерелгән төш тоттырды.

Уфалла арбасы тартуның авырлыгын да сизмим мин. Барый абыйны тыңлау гаҗәп кызык бит.

– Минем абый Шаяхмәт, – ди ул, – Чапаев дивизиясендә сугышкан.

– Чапаев киносын карадык бит, танымадыңмы? – дидем мин шаккатып.

– Юк, танымадым, анда артистлар уйный. Киноны сугыш вакытында төшермәгәннәр, ул чакта кино кайгысы буламыни? Безнең абый да Урал елгасы буенда үлгән, хәбәре шуннан килгән, истәлеге итеп авылга сумкасын, кылычын җибәргәннәр. Ә менә Чапаев нәкъ минем абыйга охшаган инде, аны күргәч, абыйны күргәндәй булдым. Мин абыйны карточкасыннан гына беләм, әле сиңа да күрсәтермен, ярыймы?

Ат юлында күн итек, минем ристан чүәк һәм дүрт тәгәрмәч эзе кала.

Барый абыйның уфалла арбасы гел тимердән ясалган, тәгәрмәче дә, тәртәсе дә, үрәчәсе дә, билгеле инде, күчәре дә. Ә төбенә калай җәелгән. Үзеннән бер тавыш та чыкмый, күчәре әйбәтләп майланган, үзеннән-үзе бара кебек, әле Барый абыйны да этеп бармый микән? Кечкенә балтасын да үзе ясаган, шулкадәр дә үткен, чапсаң, тимерне дә өзәр.

Ә Барый абый сөйли дә сөйли.

Чикерткәләр сайрый, кукуруз чәкәннәренең чәчләре асылынып төшкән. Берсен алып энемә тоттырдым, ашасын, баллы бит ул. Кукуруз араларында пырхылдап кошлар оча, бал кортлары безелди, күк йөзе зәп-зәңгәр.

– Анда тургайлар сайрый, – ди Барый абый, – тавышы ишетелә, кошы күренми.

Мин, күзләрем яшьләнгәнче, зәңгәр күккә карыйм, юк шул, күренмиләр. Ярар, йә кайтканда күрермен әле дигән өмет белән, уфалланы ныграк тартам, артта кала башлаганмын бит.

Имәнлеккә – буй урманга килеп кердек. Мондагы юлның матурлыгына исем китте. Япь-яшь имәннәр безне каршы ала, күрешергә теләгәндәй, нәни ботакларын суза, урманга кадәр озата барырлар дисәм, тиздән каен теземнәре башланды, алар биегрәк.

– Тиздән үсәрләр, – ди Барый абый. – Безнең каеннар бигрәк ак. Ни Мәскәү янында, ни Балтыйк буенда мондый каеннар очратмадым. Туган як каеннары булганга актыр инде ул. Ә нимесне куып күп юл үтәргә туры килде.

Әйе шул, Барый абыйның сугышта катнашканын мин беләм. Күкрәге тулы медаль. Безнең урамда фронтовиклар унау алар, беркөнне малайлар белән бәхәсләшеп тә утырдык.

Урманга килеп кердек.

– Әнә авызын ачкан каз, – дип күрсәтә Барый абый. Чыннан да, өрәңге ботагы каз авызына шулкадәр охшаган, минем авыз да ачылган килеш кала. Агачтан агачка сикергән тиенне дә, имән ботагы куышындагы кош оясын да, бер генә агачны да күрсәтми калмый Барый абый. Әнигә сөйләрлек әйберләр күбәя. Энемнең урманга беренче менүе, аңа бик кызык, бер сүз эндәшмәсә дә күренеп тора, үтә бер җитезлек белән чалбарын күтәреп куюы да шул турыда сөйли.

Сандугач аланына туктыйбыз гына – Барый абый җиләк ашарга куша. Үзенә дә җыеп бирдем. Ул уфаллаларны йөк төяргә җайлап куйды да себерке җыярга керештек. Энем һаман җиләк ашый, чәчәк җыя, әнигәдер инде. Мин юкә ботакларын пәке белән кисәм дә өемгә салам. Өйгә кайткач, әтинең солдат каешын эләктерәм дә Барый абыйга чабам.

Барый абый алмый.

– Мин сиңа менә бу тимерне бирәм, – дип, мин аңа яссы тимер кисәге сузам.

– Менә монысын алам, рәхмәт. Мин бу тимердән сиңа бәләкәй балта ясап бирермен.

Шундук алачыгына китәбез, учак кабызабыз, тимерне җылытырга куябыз. Ул ап-ак булып кыза. Барый абый аны келәшчә белән эләктереп ала да сандалга куя, яратып кына кыйный башлый. Миңа да бер бәләкәй чүкеч табыла, ул күрсәтеп тора, мин сугам, без балта ясыйбыз. Суынган тимерне тагын кыздырабыз, тагын кыйныйбыз. Әнекәй генәм! Сөйкемле генә килеп чыга үзем, ә юк, Барый абый белән бергә ясаган балта!

Могҗиза бит бу! Урамда аунап яткан гади тимер кисәгеннән Барый абый миңа үзенеке төсле балта ясады. Агач сап куйды. Мин кайрак әйләндерәм, ул балта кайрый. Ялтырый балта, кулга елыша. Түтәсенә «Г. Барый» дип тамга салынган балтаны тантаналы рәвештә минем кулга тапшыра. Мин, бүләкне тотып, күккә сикерәм! Ул минем баштан сыйпый. «Их, аның да минем кебек малае булса икән, бергә уйнар идек», – дип уйлыйм мин. Әни аңа 30 яшь ди бит, әнә Чегән Хамисы 16 да өйләнгән.

Кич белән мин юрган астына әти каешын алып ятам, кул белән тотып карыйм. Чыннан да, ул җылы, әти тәненең җылысын саклый икән. Әтине сагынудан мин әкрен генә елыйм, энем аркага төрткәнгә дә борылып карамыйм, юкса, елаганны күреп, әнигә әләкләр. Ә әни, әтине искә төшергәндә, йөрәк авазы кычкыртып егылып китә. Әйе, мин тавышсыз гына елыйм: «Әти дә Барый абый кебек әйбәт булгандыр», – дигән уйлар белән онытылам, ераклашам, югалам.

Бүген Барый абый мине Яке елгасына печәнгә алып менә. Шуңа иртәрәк кузгалам, энем йоклап кала. Мин кайткач, ияртмәгәнгә үпкәләр инде. Әле кулыннан эш килми шул.

– Барый абый! – дип кычкырам мин. Ә ишегалдыннан:

– Хәзер, – дигән тавыш ишетелә.

– Йә, нихәлләр соң, энекәш, кәефләр ничек? – дип, Барый абый килеп чыга.

Капка келәсен элә дә, Исхак абыйлар чатыннан урманга менеп китәбез.

Кала сулда Банутти исәнләшеп, кала уңда Бибитти баш селкеп, кала уңда Васыйл абый ым кагып.

Басу юлына чыгабыз. Клевер шау чәчәктә. Менә бу печән ичмасам! Клевер башларын өзеп алам да, чәчәкләрен тартып чыгарып, балын суырам. Менә бу печән ичмасам! Ләкин бу печән безнең малларга эләкми шул, бу – колхозныкы.

Бәрәңге басуына җитәбез.

– Авылда беренче тапкыр бәрәңге утыртканда, сабактагы яшел алмасын ашап үлгән кешеләр дә булган, ашый күрмәгез, агулы нәрсә, – ди Барый абый. – Мин дә бәрәңгемне күмдем, шифалы яңгырлар да яуды. Алла боерса, булыр, әни дә шулай ди.

Әйе, Камәр әбине беләм, бик тырыш кеше, гел эшләп кенә тора.

– Камәр – ай дигән сүз. Шәп бит, энекәш, ай. – Барый абый көлеп җибәрә. – Куша белгәннәр элек, чын исеме Шәмсекамәр бит – кояш һәм ай дигән сүз.

Бу Барый абый белән йөрсәң, әллә нәрсәләр белерсең. Ул күктәге карганың да, урманның, балтаның, хәтта кулның да нимесчә исемен әйтеп бара. Кинода нимесләрне күрүгә, сөйләшүләрен ишетүгә, минем ачу кабара, ә Барый абыйга ачу килми, әйдә, сөйләшсен, көлсен.

Яке елгасына килеп җиттек, каеннар арасына кереп югалдык, салкын чишмә күзләренә карадык, җиләкләрнең йөзләреннән үптек. Кукы, кузгалагы, баллы көпшәсе белән сыйландык.

Бүген мине Барый абый печән чабарга өйрәтте, азапланып бетте, ләкин тырышты, һәр хәрәкәткә сөенде, мине кочаклап алгалады. Бары әти кеше генә малаен шулай яратадыр, шундый сабырлык белән өйрәтәдер.

– Өстән бәреп чапма, – ди ул, – көче җитмәгәнгә, хатын-кыз шулай чаба. Чабылмаган печән кырыенда камылны биек калдырма, икенче чапканда, үзеңә кыен була. Чалгыңны астан йөрт, күтәрмә, печәнең күп чыкмаячак бит. Тезмә астың чабылмый калмасын. Әйдә, сынап карыйк әле.

Минем тезмә астында чабылмыйча калган үләннәр җитәрлек икән. Өйрәнәм шулай әкренләп. Инде күлмәк тә, майка да печән өстенә очты. Тир ага да ага. Ә шулай да өйрәнергә кирәк, минем Дөлкәфилнеке кебек әтием юк шул.

Ничек кайткан да сизелмәде дисәм, дөрес булмас. Тауларда Барый абый арбамны тартышып менә. Бераз баргач, арыдым дигән булып ял итә, сизеп торам, минем өчен инде. Кесәсеннән алма алып бирә, алманы арыш ипие белән сыптырам гына. Аның тәмлелекләре!

Кайтып та җиттек. Барый абый ишегалдына кереп кала, мин, тагын өч өйне узып, үзебезгә борылуга, мине көтеп утырган энем, йөгереп барып, капка ача. Үпкәлисен оныткан.

Ай-яй печәне! Үзе күп, үзе җиләк кенә. Бүген әни дә себерке алып кайткан көндәге шикелле еламады. Ияләнә, ахры, елмаеп кына тора. Әнигә чәчәк, энекәшкә җиләк сузам, куян күчтәнәче.

Печәнне аралаш тезгән колгаларга таратабыз, бездә бүген чәчәк исе, җиләк исе. Чалгыны чоланга, арбаны күләгәгә куям, бүкәне кибеп кигиләре бушамасын, карап торган бер уфалла бит. Шунда гына бик нык арыганлыгымны тоям. Ә үзем сөенәм: әни миңа туйдыручым диде.

Кайнар бәрәңге белән салкын катык ашыйбыз. Сыер асрамасак, каян алыр идең сөтен, маен, ә энем сорап йөдәтер иде… Ул аны-моны белми, аңа китер генә.

Яке елгасын да күрсәтте, печән чабарга да өйрәтте. Яшәсен Барый абый!

Әнидән ун ат йөге утынга акча алып, биш юлын гына китергән Хәллә Шәфыйгын нишләтергә икән? Без бүген ул китергән утынны кисәбез, ярабыз, өябез. Туры агачлар келт-келт итеп кенә тора. Ә ботаклары мине дә, әнине дә санламый. Шулай да ул тумраннарны без чыгарып ташлый алмыйбыз, юк, алайса, кыш чыгарга утыныбыз җитмәячәк. Моны күреп торган Барый абый өеннән калун балта, кувалда, тимер чөйләр алып керде. Мин азапланган тумраннарны тетеп кенә ата. Ә каралып беткән ямьсез бүкәннәрне ярганда:

– Фашистлар да чыдамады безгә, сез генәме соң? – дип көлеп җибәрә.

Мин ул ярган утыннарны өеп барам. Барый абыйның көченә, осталыгына сокланам, мәзәкләреннән шаркылдап көләм.

– Менә бу тумраннарны су буена төшереп атсаң, кемгәдер комачауларлар иде. Күмер яндырсаң ярый да, аңа урманнан метрлы тумраннар ташыйлар, моңа калмаган. Ә миңа физзарядка. Рас! – ди ул, тәпән зурлыгындагы тумранны бүкәнгә бәреп. Тумран икегә аерылып, өч-дүрт адым читкә барып төшә, мин йөгереп барып, алып килеп бирәм.

Кичкә таба утын ярылып та бетте. Болай булгач яшәргә була.

– Ачуланмасаң бетердек без моны, Хөснурый, – ди Барый абый.

– Ничекләр рәхмәт әйтим инде сиңа, Барый? – ди әни.

Бик кыстагач кына, Барый абый өйгә узды. Мин беләм: авылда берничә кешедә генә шикләнмичә ашый ул. Шул өйләрнең берсе – безнеке.

– Ул пычрак тәреләргә ашарга кермәдем әле, – дип сөйләнгәнен үзем ишеттем.

«Ул яманлаган кешеләр дә чиста бит инде», – дип уйлыйм мин. Ул чагында чисталыкның йөз төрле булганын белми идем шул. Моны Барый абыйның өендә була башлагач кына төшендем.

– Икенче сыныкны да ашасам инде? – ди ул.

– Нишләп санап утырасың, Барый? Үпкәләтәсең бит, – дип өзгәләнә әни.

– Юк, юк, өченче сыныкны ашамыйм, – ди ул,  – балаларыңа ашат, икәү бит алар синең. Миңа күп була. Ә  дучмагың уңган, булдырасың, ичмасам. Менә Горький шәһәрендә пулемётчылыкка укыганда, бер үзбәк бар иде, тач шушы Фазлый абый инде, менә ул күзикмәкне тәмле итеп пешерә иде, ләкин синнән шәп түгел. Хөснурый, бик рәхмәт, зыян китердем инде, – дип, ишеккә таба чигенә ул.

– Нишләп юкны сөйлисең?! Булмаганны! – ди әни. – Нинди генә рәхмәтләр әйтсәм дә аз инде сиңа, Барый.

Барый абый эш коралларын җыйнап кайтып китә. Җан көеге булып урын алып яткан тумраннар вакланып, ике әрдәнәгә өелеп кала.

Бу изгелеккә әнинең күзләре дымлана.

– Менә, ичмасам, кеше, үрнәк ал, улым.

Ә мин Барый абыйны белмимме соң инде, ул әле миңа әллә нәрсәләр өйрәтер, әллә кайларга алып барыр, Алла боерса.

Еллар үтә. Кышкы озын кичләрдә безнең өйгә домино уйнарга җыелалар. Вәккас абый белән Сөнгатулла абый килә, әнинең ахирәте Разия апа төшә, күршедән Вагыйзә апа һәм, билгеле инде, Барый абый керә, авылның иң зәһәр доминочысы.

Кыза уен, сибелә мәзәк, өй гөр килеп тора, ә безгә күңелле. Мин көндездән үк дәресләремне әзерләп куям, энем Илсур да шулай итә. Без инде уфалла тартмаслык малайлар түгел, тормыш безне чыныктырды. Барый абый да, әни дә тормыш итәргә өйрәттеләр. Җилкәләр әкренләп киңәя, мускуллар ныгый, башлар да кечерәебрәк күренә, элекке кебек кабак баш түгел. Гәҗит-журнал укыйбыз, менә хәзер дә кулларда китап.

Ә өстәлдә уен кыза. Барый абый Вагыйзә апага домино алдыра.

– Үләм! – ди, Вагыйзә апаның кулына алган доминосы сыймаганны күреп сыгыла-бөгелә көлә, сабыйларча сөенә.

Чүпли доминоны Вагыйзә апа, алган саен әле алты да алты, әле биш тә биш. Үзе: «Матурлары керә, матурлары», – дип такмаклый.

– Үләм! – ди Барый абый. – Миндә генә икән бит ул, берне куям да саныйбыз.

Вагыйзә апа кәҗә кала, аны кәҗә итеп өстәл астыннан чыгаралар. «Ми-ки-ки-ки!» – дип кычкырталар.

Аннан парлап уйнарга керешәләр, монысы инде хәтәр. Сөнгатулла абый белән Барый абый, Вагыйзә апа белән Вәккас абый уйный. Әни белән Разия апа куян мамыгыннан шәл бәйлиләр. Сүзләре гел уен-көлке тирәсендә.

– Менә, Барый җаным, – дип башлап китә Разия апа,  – унбишенче шәлем, күгәргән шарикларыңны тәгәрәтеп, күпме акча җыйганымны чутлап чыгар, син башлы бит, карт шайтан, кайчан аласың син мине? Менә алдым, менә артым, – дип, Барый абый янында бөтерелә, өстәл тирәли, кием күрсәтүчеләр кебек, бер уйнаклап килә.

– Кит аннан, җүләр тәре, – ди Барый абый, – кызың бар бит синең.

– Кияүгә бирәбез аны. Бүрек атсаң егылмый инде ул хәзер. Бабай булып, сыйланып кына йөрерсең, җаныкаем. Түрдә көзге урынына гына утыртам да мин сине күзеңә карап кына торам. Соң, җаным, – дип, Барый абыйга сырпалана Разия апа, – мин бит кызлардан да артык. Мине ярсаң, өч кыз чыга. Аннан мине алсаң, түшәк-ястык та кирәк түгел. Мин түшәк тә, ястык та, юрган да…

Көлә башласа туктый алмый торган Вәккас абый шаркылдый:

– Акча чыгымы да булмый икән, ал, Барый абый, ал, – ди ул.

– Урманда локомотивта эшләвемне дә ташлыйм, гел сине тәрбияләп кенә яшим. Саргайтма, ябыгып бетәм бит инде, – дип тезә Разия апа.

– Үләм! – ди Барый абый. – Хөснурыйның ишегенә көчкә сыясың бит, чак чуртан.

Уен дәвам итә. Берзаман Барый абый:

– Встать! – дип кычкырып, буш та буш белән кәҗә калдыра.

Әни чәй китерә. Барый абый:

– Тукта, Хөснурый, суынсын әле, – дип, чәен кырыйга алып куя.

Вәккас абый, Барый абый күрмәгәндә, ул чәйне алып эчә. Бераз торгач, Барый абый чәйгә үрелә.

– Суытканнар, – дип шаркылдый Вәккас абый.

– Менә кичә Мамадыштан концерт килде бит әле, бер кыз җырлады, фамилиясе Конюхова, әтисе конюх микәнни аның? – дип көлә Барый абый. – Билләһи, әйт әле, Хөснурый?

– Шулайдыр, Барый, – дип елмая әни.

Барый абый доминоны чын йөрәктән уйный, җиңелгән көннәрдә аптырап, борчылып кайтып китә. Көннәрдән бер көнне мин аның:

– Разия сөйләшә дә ул, ошамый ул миңа. Алсам, сине алыр идем әле, Хөснурый, син чиста да, уңган да, ләкин синең дә ике малаең бар шул, – дип, авыр көрсенеп чыгып киткәнен ишеттем.

Барый абый әнисе белән генә яшәде. Камәрти урын өстенә менгәч тә, кайбер кеше кызларыннан да күрмәгән кадер-хөрмәт күрсәтте. Чисталык, пөхтәлек саклады. Җаны теләгән ризыкны пешереп ашатты, киемнәрен юды. Беркайчан да без аңардан зарлану ишетмәдек. Телендә гел әнисе булды. Ул каты авырган көннәрдә көлмәде, безгә дә килмәде. Кара коелып йөрде. Камәртине саклады. Күтәреп, мунчага алып барды, сеңлесе Гандәлиф юындыргач, күтәреп алып чыгып, мамык түшәгенә салды.

– Улым, мин сиңа мәңге риза-бәхил. Мине килен кыерсытыр дип өйләнмәдең, үз бәхетеңне кыйдың. Инде хәзер мин китәм, үзең генә каласың. Бала сикертер чагың узып бара, нигезне җилгә калдырмыйк. Өйлән, улым, Алла хакы өчен өйлән – васыятем шул сиңа, – диде Камәрти.

Бер сүз дә дәшмәгән Барый абый. Әнисенең иңбашын тотып торучы сеңлесе, абыйсы күзеннән бер тамчы яшь тамуга, кулын ток суккан шикелле тартып алган. Шулай кайнар булды микәнни соң абыйсының бер тамчы күз яше?

Барый абый озак еллар буена тимерчелектә эшләде. Колхоз эшенә дә җитеште. Аннан кешеләр ат дагалатырга, арба күчәрен ялгатырга килә. Нечкә эшләр, ул гына эшли ала торган эшләр – барысын да булдырды. Тимернең җанын тойды, ахры.

– Тимер дә бит тыштан гына каты, әз генә җылы кул, җылы караш булса, учак дөрләсә эри дә ага, аннан син аны камыр итеп из һәм әвәлә, тура, бөклә, суз, челтәрләр үр, – ди иде ул.

Авыррак еллар иде шул. Комганның, кәчтерүлнең, чүмечнең бик кадерле чаклары. Алып килә самавырын Миннебай карчыгы – тузган, тишелгән, чыгарып атса да ярар иде дә, яңасын табып булмый, тапсаң алып булмый, дигәндәй. Аннан аны гомер буе чәй эчергән самавыр бит, картының һәр сүзен хәтерли булса кирәк, куеп кына җибәрәсең – сөйли дә бирә.

Менә шуңа төзәтә Барый абый ул самавырны, чүмечләрне, комганнарны. Кадагын да үзе ясый – әле тимерчыбыктан, әле сәнәк тешеннән. Ул ясаган тотка, күгән, келә, кадак суыргыч һәм чүкечләрнең һәрберсендә останың үз тамгасы бар: «Г. Барый», ягъни Габдерахманов Барый. Ул әйберләрне булсынга, гомерлеккә дип ясый иде.

Кайсы гына капкага килмә, аның кайнар учагы җылыткан тоткалар синең йөрәкне дә җылыта.

– Ярыйдыр бит, апа? – дип сорый ул, әйберне эшләп бетергәч, хуплау ишетсә, сабый бала кебек кычкырып көлә.

Барый абый кабак үстерде. Кабагы һәр елны уңар иде. Көзен кабакларны куярга урын тапмый аптырый. Күршеләргә бирә, туганнарына өләшә. Безгә дә атна саен бер кабак күтәреп килә. Әйткән сүзе бертөрлерәк булыр иде:

– Балаларыңа ашат, Хөснурый, балаларыңа.

Аның ишегалдында, бакчасында алма кызара, карлыган карала, чия пешә. Тавык асрый, ләкин ишегалдына чыгармый. Сукмаклар себерелгән, баскыч басмалары, өйалды һәм өй идәннәре сап-сары итеп юылган. Өйдә булган чүпрәк-чапрак чип-чиста. Хатын-кыз яшәми бу өйдә дип, беркем әйтерлек түгел.

Хуҗалыгын да үзе ныгытты Барый абый. Уфалла арбасына салып, урманнан капка баганалары алып төште, юнды. Иске капканы да бүтәннәр кебек сүтеп, таратып атмады. Баганаларны берәм-берәм генә алышты, ә түбәсе шул килеш калды. Күршеләр, акча кызгана, дип сөйләшсә дә исе китмәде, чөнки юкка кеше борчый торган гадәте юк иде.

Өй түбәсен, лапас-мунча түбәсен калай белән япты. Үзе: «Беркемдә дә юк бит әле мондый хәл», – дип горурлана иде.

Калай түбәләргә кинәнде авыл. Барый абыйдан башта белешерләр иде. Яралы аягын өстерәп, шуышып, Мамадыш түбәләре аша да үтте фронтовик. Барысы да аның эшен ошаталар.

Мин моны үзебезнең өй түбәсен япканда гына аңладым.

Ул берүзе эшли, ярдәмче-мазары юк. Башта калай эшкәртергә урын ясадык, аннан мин калай ташыйм, ул бөгеп тора, ялгый, өзлексез уен-көлке сөйләшә.

– Менә тешенә генә бирәбез дә тыңлый башлый ул мине, – ди, калайны агач тукмак белән кыйнаганда.

Тәмәке тартмый, ял итми, көне-төне эшли. Көндезен өенә кайтып, мәчесен, тавыкларын ашатып килә.

Калай ясалып бетте. Барый абый, маймыл булам дип, түбәгә үрмәли, ә мин теркәлгән калай тасмаларын бирәм. Ул калай бәпкәләр белән калайларны бер-берсенә беркетә һәм түбәгә кадаклый. Түбә ябылып бетә. Өй кыегындагы калайлар матурлап челтәрләнгән. Затлы түбәгә тиенгән өй балкып китә.

Эшне бетергәнгә сөенеп шау-гөр киләбез, Барый абый аш-суны мактап бетерә алмый.

Әни рәхмәтләр укый, түләү турында сүз кузгата. Барый абый миннән кәгазь белән карандаш сорап ала, исәпли:

– Менә шуның кадәр эш эшләдек. Монысы – малаеңа, миңа булышкан өчен, монысы – үзеңә, син тәмле ашлар пешермәсәң, без эшли алмас идек. Монысы – миңа. Ярый, рәхмәт, исән-сау яшәгез, – ди дә кайтып китә, һәр өйдә шул хәл кабатлана.

Безнең авылда калай түбә ябучылар бәяне дистә еллар дәвамында арттыра алмадылар: бу – Барый абыйның авылдашларына эшләгән чираттагы изгелеге иде.

Еллар үтә, ул япкан түбәләр һаман да яңгыр үткәрми, кар кертми. Мәңгелек итеп эшләгән капка тоткалары кебек аны хәтерләтәләр.

«Менә Барый түбәне япкан елда, – дип сүз башлый берәрсе, – йә аннан берәр ел бу якка таба микән?»

Барый тырма ясап биргән, Барый сука төрәнен көйләгән елларда…

* * *

Көтү куып кереп, чәй эчеп утырганда, Барый абый, ниндидер җыр көйләп, безнең рәшәткә турыннан узар иде. Үткәнен сиздерү өчен микән, җыры безнең өй турында көчәя. Аягын да ныграк басар, кайчагында өтерге йә чүкеч сабы белән рәшәткәгә сызып барыр.

Энем белән ачылмалы тәрәзәгә ташланабыз, аны сәламлибез. Ә ул белеп торсыннар дигән кебек:

– Менә Диләфрүз апага менеп төшәм әле, җәфа тәрегә, – дип көлә.

Сөйләшүендә бер дә җәфаланып менү сизелми. «Сүз җилеме өчен генә әйтә ул аны», – ди иде әни.

Әйе, авыл зур, карчык-корчык күп. Барый абыйны чират торып көтеп алалар. Ә ул хәлсез карчыкларга, авыру апаларга, тормыш баскан, җиргә чүктергән картларга кырт кисеп, юк, дип әйтә алмый. Аларның түләргә акчалары каты-коты икәнен дә белә. Әле беркөнне генә сөйләшеп утырды:

– Өйдә үз эшем дә җитәрлек, әле лапас баганаларын алыштырасы бар. Бакырчы чишмәсенә суга төшә торган чатта киртәнең ике баганасы черегән, ир кешеле хуҗалыкка килешми бит ул, кәкә.

Аларның ирләре, малайлары белән сугышка киттем. Ә сугышка кадәр ничә еллар тату-дус яшәдек, һәрберсе исән килеш күзалдында тора. Исән булсалар, мин төзәтеп йөрер идеммени аларның җимерек каралты-курасын? Таза, матур ирләр. Менә Рәхимулланы гына ал син. Сугыш вакытында фронттан Казанга татарча көрәшкә кайтардылар бит. Шунда батыр калган. Күп тә үтмәде, публигы килде. Тоткан җирдән өзә торган егет иде. – Барый абый кулларын йомарлый. – Их! – дип утыргычка сугып куя. – Ә шулай да әшәке кешегә бармыйм. Әшәке кеше белән әйбәт кешенең аермасы саклансын. Әнә Гайшә апа бар, кеше әләкли, кайсы гайбәт сатып йөри. Бүген рәхәтләнеп ял итәм әле, – ди Барый абый.

Мин, шуннан файдаланып, күптән уйлап йөргән сорауны бирәм, чөнки фронтовик бүген бәйрәмчә киенгән : яңа солдат чалбары, яңа гимнастёрка, күкрәк тулы медаль, башта яңа фуражка.

Ул миңа очкынлы күзләре белән башын кыеклап карап тора да:

– Ярар инде, алайса, күптән сөйләгән юк, гаепләмә, тегеләй-болай чыкса. Ау мылтыгыннан башка корал күргән егет түгел идем. Ә, әйе, мин сугышка кадәр Камал картта молотобоец булып эшләдем. Ай усал тимерче иде, ләкин гадел. Кайсы ягым белән ошаганмын, белмим, таза идем, чибәр идем. Беләкләр – менә, бар нәрсә дә үз урынында. Шунда наган күргәнем бар икән. Урман аша чыгасы, базарга барасы булса, үзе белән наганын алыр иде. Эшкә оста иде, шул өйрәтте мине тимер серләренә, гомергә тамак туйдырырлык ризык бирде.

Сугыш башланды. Абый югалды. Әти китте, ул исән кайтты кайтуын, ләкин чирләп. Өч ел урын өстендә ятты да, күмдек.

Минем белән йөргән егетләр сугышка алындылар, күбесенең белеме дә юк. Ә мин 7 класс бетердем, ул чагында зур белем иде ул, кәкә. Сирәк кеше бетерде, менә синең атаң Түбән Ушмада бетерде, ә миңа авылда бетерү бәхете тәтеде, ул вакытта мәктәбебез җидееллыкка әйләнгән иде. Менә шушы сез укый торган Исмәгыйль бай йортында.

Минем яшь җитми, алдалап та карадым. Иртә, ди, военком. Сугышның икенче елында 17 нче яшьтә комиссиягә чакырдылар. Киттек Норма Сәми белән.

Шыр юләр иде ул Норма Сәми яшь чагында. Хәзер дә шулай. Сәмине әйтәм, әле сугышка алмыйлар дип курка, военврач янына буй үлчәтергә килгәч, аяк очына басып тора, күрде дә көлде тегесе: «Вольно, Шакуров!»  – ди. Аннары Сәминең үкчәсенә тимер линейка белән сукты.

Комиссиядән каралып кайтып киләбез. Шул Сәми Ташлы авылдан Краснайга баручы урысның, менә ул урыс тач Әгъзам абыйга охшаган иде, үзе озын, үзе җирән, – дип көлеп җибәрә Барый абый, – чыбыркысын тартты да алды. Без дә атта, урыс та атта, ләкин йөге авыр тегенең. Дилбегәне хатынына бирде дә куып торып китте, менә җитәм, менә җитәм дип кенә йөгерә. Ә Сәми, юләр тәре, чыбыркысы белән үртәп котыртып тора. Тотса үтерә иде, әздән калды. Йодрык селкеп сүгенде дә кире борылды урыс.

Без сугышка киткәндә, матур җәй көне иде, шул Сәми белән инде. Туганнар елашып калды. Әни берүзе Саурыш тавына кадәр озата барды. Шуңа күрә исән кайтканмындыр дип уйлыйм.

Мамадыштан Кукмарага, Кукмарадан Казанга китерделәр. Татвоенкомат ишегалдында безнең кебек яше тулыр-тулмас малайлар кайнап тора.

Ике әзмәвердәй егет. Берсе тач Хәбыйк Хөсәене инде, буйга да, төскә дә; икенчесе тач Чүлмәк Вагыйзе, суйган да каплаган. – Барый абый сөйләнүдән туктап, теге урысларның аркылысын-буен үлчәгән кебек, хәрәкәтләр ясап ала, – тач шул Чүлмәк Вагыйзе. Йөриләр, мин сиңа әйтим, биштәрләрне җиргә кактырып, үзләренә ошаган ризыкны җыеп. «Татарская морда!» – дип кенә җибәрәләр мөселманнарга. Сугыштан качып яткан нәрсәләрме, төрмәдән генә чыкканнармы, шуңа охшаган. Торабыз кот очып.

Киләләр ишегалды буйлап ясак җыеп, үткен малайлар шапын-шыпын гына кырыйга таялар.

Сәми кымшанмагач, мин дә китмәдем. Алдагы урыс килде дә Сәминең фуражкасын басып киертте. Сәми фуражкасын болгап атты да бирде теге урыска берне, теге таш койма янына барып төште. Аңы киттеме, үлдеме, әле нәрсә булганына төшенеп җитә алмыймы, селкенми дә.

Чәчен чалгы пәке белән ялтыратып кырган Сәмигулла ырылдап җибәрде: куеныннан олы пычак чыгарып, икенче урысның ияк астына терәп куйды: «Суям! – дип кычкырып җибәрде ул. – Кайсыгыз ясин укый белә?»

Чырае кәфенлек төсенә кергән урыс, пычак тәненә баткан саен чигенә барып, иптәше янына егылды. Татвоенкомат ишегалдында үле тынлык урнашты. Барып утырды Сәми иң биек җиргә, мине чакырып китерде. «Син грамотный, штаб булырсың», – ди. Бармагы белән генә чакырып китерде сугып еккан урысны, биштәрләрен кактырды. Шактый талаганнар икән, нинди генә ризык юк. «Бар, үзләренекен алсыннар, кешенекен алсалар суям! – диде. – Ә әйберләрен ишегалдына куй, танып алсыннар, түбәтәйләрен дә, кашык-кружкаларын да».

Егетләр әйберләрен алып бетерделәр. Шуннан соң Сәми бәдрәфкә дә җәяү йөрми, урыслар аны күтәреп алып баралар. Икебезнең биштәрләрне дә алар саклый, алар күтәреп йөри. Китте безне сыйларга маташу. Поездда барганда да шул хәл. Сәми белән безгә итне, сохарины, чәйне ташыйлар гына.

Горький шәһәрендә пулемётчылыкка укый башлагач, урыслар белән танышып киттек. Сабан туе ясау истә калган.

Көрәшкәндә, ике урыс барыбызны да җиңә, шуннан мәйданга Сәмигулла чыга. Буе Пётрның иңбашына да җитми, ә Пётрны күтәреп ала да җиргә бәрә. Тирә-юнь дер селкенә. Иван керә, аңа да шул ук хәл. «Не может быть?» – ди Пётр, тагын керә. Тагын чалт. Иван керә – безнең көлүдән Горький шәһәренең барлык чыпчыклары пырылдап очып китә.

Командирлыкка да укырга кыстаганнар иде, бармадым, миңа тимер якынрак булды. Өйрәндем пулемётны. Әйбәт, ышанычлы машина. Гәүдәне дер-дер калтыратып атасың, ерактан ала… – Барый абый бертын сөйләми тора, аннары тагын башлый: – Немец бик көчле сугышты, – ди ул, – киноларда дөрес күрсәтмиләр. Мин аны үз күзләрем белән күрмәсәм әйтмәс идем. Мәскәүгә, Сталинградка килеп җит тә син. Иң хәерче немец солдаты велосипедта йөри. Аларның туп тарта торган атларының тоягы да чиләк авызы кадәр. Белеп сугышты немец, безнекеләрне кырды гына. Миналары бик куркыныч иде. Сала башлый квадратлап – чамалап пулемётыңны тиз генә күчермәсәң, тора-бара, беренче аткан җиреңә сала. Ә урынны үзгәрткән чакта, осколкы тиеп, йә яраланасың, йә үләсең.

Иптәшем бар иде – Горбатько, мине тылга лентага җибәреп, пулемёт янында калды. Килүемә пулемётның бер тәгәрмәче генә калган, чәчеп аткан. Сүтеп, ике кеше күтәреп йөри идек, икебезгә алтмыш дүрт килограмм, менә уйлап кара син, Горбатько өчен шактый немецны кырдым.

Бигрәк тә Шәрифҗан абыйның үлеме кызганыч булды. Минем хәлне белеп, сугыш кадәр сугышта авылдашын очратуга сөенеп китте генә, үзәнлектә снаряд икегә аерган да ташлаган. Сугыш менә шундый нәрсә ул, кәкә. Кино белән китаптагыча түгел…

Әнә шулай, Константин Симоновның солдат мемуарларын укыганчы, сугыш дөреслеген мин Барый абыйдан ишеттем.

– Әгәр дә безнең халык тормыш авырлыгын күп татымаган булса, халык саны күп булмаса җиңмәс идек, аннан солдатлар бик каты эшләде.

Латыш җирендә сугышканда, сазлыкка туры килдек. Начар, юештә ятасың, туңдыра. Каты җирдә ятсак, күптән үлгән булыр идек. Мина чыелдап килә дә бултыйк сазга – шартламый, ә туры эләгү сирәк була, урынны гел алыштырып торабыз. Немец снайперы ияләште бит. Миномётлар аткан чакта, щитка ике-өч пуля тиде. «Сулы чокырга чумыйк», – дим Алексейга. Ул – минем икенче номерым. Өлгерә алмадык. Алексейны үтерде, мине яралады. Мин госпитальгә эләктем. Хирург хатын: «Аягыгызны кисәбез», – ди. Мин әйтәм: «Не дам, лучше умру!» – дим. Әнә укытучы Мөнип абыйны беләсең бит, бер аягы бот төбеннән юк. Яшәүмени инде ул, кәкә?

«Ладно, сынок», – диде карт врач, алып калды аякны. Тик менә, – дип, Барый абый туктап калды, моңсуланды, уйга чумды… – Менә шуңа иртә агара бу чәч, безнең нәселдә чәч агару юк бит ул, кәкә.

Сәми дә исән кайтты, ярасы ябылмый, беренче группа инвалид, үзе псих. Җен сәламәтлеге биргәндер Ходай: урман кисә, юләр тәре. Әйбәт кенә, үз кадерен белеп кенә торса, мең ел яшисе кеше бит. Менә мин 19  яшемдә инвалид булдым, сугыш шундый нәрсә ул, – дип, сүзен бетерә ветеран.

Мин, шушы вакыйгаларны белгән хәлдә, медальләр тагып чыккан Барый абыйдан көлгән кешеләрне яратмый идем. Әле хезмәт армиясендә йөргәне, тылда шофёр булып хезмәт иткәне, аш пешереп ятканы көлгән була. Ә Барый абый 17 яшендә үлем арасында йөргән, яраланган, яшьлеген калдырган.

* * *

Барый абый, безгә кергәндә, бик борчылган иде.

– Сүз тыңлап, колхозга тырма ремонтларга тотынган идем, материал бетте. Биби карчыкның комганын ямап ята идем, партоешма Бәкер килеп керде, салмыш. Комганны алып атып, Биби апаны рәнҗетте. Ә Биби апаның ире дә, бердәнбер малае да сугышта югалганын белми, хайван. Чүкеч белән башына бирим мәллә, дигән идем дә, ярар, тирес белән тирес булганчы дип калдырдым. Ләкин, Хөснурый, белеп тор: кабат колхоз эшенә чыкмыйм. Пенсиям җиткән, кешене эткә саныйлар, ничекләр эшлисең.

Шуннан соң колхоз рәисе Сафин да, авыл Советы рәисе Вәлишин дә чакырып карадылар. Районнан милиция машинасы китереп, унбиш тәүлеккә утыртабыз дип алып та киттеләр. Утыртмадылар ветеранны, тынычлыкта калдырдылар. Ә алачык чын хуҗасын югалтты.

Ирләр кич утырырга Әхмәт өенә җыелганда, Барый абый алачыгын сагынып сөйләр иде:

– Алачыкта эшләми башлаганга күп еллар үтсә дә, төкергән чакта һаман карасы килә, – дип ычкындырды.

Моны тыңлап торган Фазлыйәхмәт абый:

– Шулай, Барый, шулай, менә минем дә тракторны ташлаганга җиде ел, беркөнне кикергән идем, егерме икеле ачкыч килде дә чыкты.

– Үләм, булмас, беттем-беттем! – ди Барый абый. – Дөрес түгелдер, ялганлыйсыңдыр.

– Эшләмичә булмый, Барый кәкә, – ди Фазлыйәхмәт абый, – менә без кем өендә утырабыз? Әхмәт абый өендә. Кулак дип авылдан сөрелгән игенче өендә. Синең атаң да әздән генә эләкмәде ул исемлеккә. Чөнки бик тырыш кеше, хуҗалыгы нык иде. Галәветдинов Кәрам абый колхоз умарталыгына эшкә куйдырып алып калды, аның абыйсы – колхоз рәисе.

Менә Әхмәт абый, йөзләп йортны көл иткән янгыннан соң, су буенда кирпеч суга башлады. Ат белән дә таптатты, үзе дә, балалары да таптады. Ике ел рәттән кирпеч суктылар. Ай-яй тырыш кеше иде. Чәчү чорында чабатасын салып йокламый да. Чабатасыннан уҗым үсеп чыга икән. Иртә белән басуга киткәнен ишетеп кеше иярмәсен өчен, атның тоягына чүпрәк бәйләгән. Элек без дә каты эшләдек, хәзер бит, – дип кул селки Фазлыйәхмәт абый, – сөйләшергә булсын, ул чакта җитәкчегә бер каршы сүз әйтсәң, камчы белән ярды, бигрәк тә авыл Советы рәисләре усал иде.

Әхмәт абыйлар кирпечне үзләре ташыдылар, үзләре салдылар. Кирмәндә беренче кирпеч өй калыкты. Безгә кызык, эшләгәннәрен карап торабыз. Балаларын кызгана идек, ай авырга туры килде аларга.

Салып бетерделәр, түшәм-сайгак җәйделәр, туфракса салдылар. Әхмәт, мулла чакыртып, Коръән чыгарткан. Туган-тумачасын чакырып, чәй эчерткән һәм шунда: «Бөтен авыл янганда да, чәй эчеп, түшәмгә төкереп ятарлык булды бу!» – дип ычкындырган, изгелеге булсын, димәгән.

Куанычын күрә алмады Әхмәт карт, раскулачивать иттеләр. Янәсе, кирпеч өе бар. Ә бер кешене яллап эшләтмәде, үз балалары чирләшкәгә әйләнеп бетте. Тора Әхмәт абыйның истәлеге, – дип, кызыл кирпеч стенага сугып куя Фазлыйәхмәт абый. – Берәр дурагы җимермәсә, мәңге торачак. Менә шулай, Барый кәкә, безнең эшләгәннәрнең игелеге булса иде.

Бүген Барый абый белән Фазлыйәхмәт абый көне икән, Фазлыйәхмәт абый туктауга, Барый абый элеп алды:

– Малай чакта Бурсык елгасына бара идем. Елгада үскән шомыртларның очлары, бер-берсенә тиеп, чатыр хасил итә. Һәм мин ямь-яшел бүлмә эченнән барам. Ул сандугачлар, ул тургайлар дигәндәй, өзәләр инде үзәкне. Елга тирән, шомландыра, мәңге кояш төшми торган җирләре бар. Елганың ике ягында да урман.

Тырысымны тотып, елга янындагы бер аланга килеп чыктым. Күз күрмәгән күбәләкләр оча. Колак ишетмәгән кошлар сайрый. Оҗмах инде менә! Җиләге дә, Тукай язганча, «Күз ачып йомганчы җыярсың бер чиләк…» Тырыс та тулды. Ипи белән җиләк ашагач, тамак та туйды, күз туймады, һаман алан эченә керәм, килә бер шар тәгәрәп, ак төс бар, карасы бар, тагын әллә ниндиләре. Еланнар?! Ничек тырысны ташлаганмындыр, хәтерләмим. Аръякка кадәр чаптым. Бу аларның яратышкан чаклары булган икән.

– Булыр, – диде Фазлыйәхмәт абый. – Менә Күкәр Нигъмәте өенә салып кайткан да, Аждаһа күреп, аңын югалткан. Курыкканга куш күренә ул. Иртә белән бер күзен генә ачып караган икән, каршысында хатыны Сара басып тора, ди. Менә ярату дигәннән әйтүем, – дип, ялгап алып китә Фазлыйәхмәт абый. – Тракторда эшләп йөргән чак, шушы Бүдәнә Салихы белән икәү, төнгә эшкә барырга чыксам, Хания апаңның кәҗәләре минем алмагачларны кимергән. Иң башта кәҗәләрне кыйнадым, аннан Ханиянең суганнарын, йолкып, урамга аттым. Ярсып кереп, Хания апагызга эләктердем, малайларга да өлеш чыкты, әнигә дә үпкә сүзе ычкындырдым. Хатын елый, балалар елый, әни елый, мин елыйм, һич аерылышып китеп булмый бит.

Ханиядән үчне менә болай алдым. Уралга малайлар янына кунакка барабыз, чемодан тулы ит. Килеп төштек автобустан вокзалга. Утырабыз поездга: «Тот, Хания гөлкәем, чемоданны», – дим. Алмагачлары шәп иде шул аның, яңардылар да. Шәрә кәүсәләрен күреп үлдем дә киттем инде менә теге көнне.

Аннан, Барый кәкә, болай булды әле. Минем күршедә Тәхиятулла яши бит. Ул шайтан бик яшь, бик тырыш. Мин йокыдан торганчы, бер уфалла печән апкайта, мин тегеләй-болай килгәнче – икенчесен. Хания апаң күрә, колакка өрә. Шактый түздем. Эндәшмим, чөнки Ханияне безелдәүдән тыеп була, Тәхиятулланы туктатып булмый. Сиңа да үпкә зур, Барыйҗан, чөнки Тәхиятуллада син төзәтеп-көйләп биргән уфалла артык худлы йөри.

Беркөнне чыктым Тәхиятулла каршына. Мәйтәм: «Энем, дим, син ни өчен печәнне безнең турыдан ташыйсың, дим. Менә сиңа кызыккан балтаң, түлке әнә Мансурлар чатыннан йөр. Ягъни мәсәлән, Кантур тавыннан һәм дә Хания апаңа күренмә. Гомерең эт эчәгесе печәне ташып үтсен!»

Шулай гына тынычландым. Менә синең ул яктан тыныч, кәкә, өйләнергә җыенмыйсыңмы әле?

– Ул маймыллар белән азапланганчы, – ди Барый абый, – аяклы казалар.

– Әле Ишан Мәликәсе янына Арташка төшеп йөрисең дип ишеттем.

– Кит аннан, ул карт бит, – ди Барый абый.

– Ә сиңа кызлар кирәк бит әле, онытып җибәргәнмен. Картайгач та кызлар дип әйтәбез инде анысы, – дип елмая Фазлыйәхмәт абый. – Картлыгы бар, шуны онытма, кем кулына каласың? Менә мине күмәргә балалар бар бит. Ә сине?

Фазлыйәхмәт абый, торып, ишеккә юнәлә, бүтәннәр дә кузгала, кич утыру шуның белән тәмам. Өйдә Барый абый белән икәү генә калабыз, ул Фазлыйәхмәт абыйның сүзен хупламыйча озак утырды. Аннары, авыр гына көрсенеп, ишеккә таба юнәлә. Күзләрендәге йолдызлар сүнгән…

* * *

Барый абый консервы ярата. Бәлки, аш пешерергә иренәдер, әллә авылдашларга булышып йөреп, вакыты да булмыйдыр. Ташыды гына кибеттән консервыны, җае чыккан саен мактый иде. Бу, бәлки, үзен ышандыру өчен кирәк булгандыр.

Барый абый соңгы елларда акча җыя башлады. «Картлык көнемә», – ди иде.

Аның ул гадәтен Вагыйзь абый гаепкә алды: «Барый дурак ул, үзе үлә, акчасы этләргә кала», – диде.

Ә Вагыйзь абый, акчасы булганда, тар урамнарны киң итеп яшәп ала, өеннән дуслар өзелми. Тәрәзәдән җыр агыла:

Уфа юллары пыяла,

Таш булса таймас иде.

Яна минем йөрәккәем,

Син булсаң янмас иде.


Бу – Вагыйзь абыйның яраткан җыры. Ул да булмый, түрдәге тәрәзә шалт итеп ике якка ачылып китә. Аннан Вагыйзь абыйның башы атылып чыга:

– Нихәлләрдә, күрше? – ди ул, мине күреп. – Кая барыш? Ә, будь здоров! Мин Гитлерның үкчәсенә, буфер белән бәрдереп, Берлинга кергән чакта, – дип җибәрә ул, – бу авылда Берлинга бер мин генә кергәнне беләсеңме син? Герман! Ну, ярар, счастливый путь! – дип, тәрәзәне ничек шапылдатып ачкан булса, шулай шапылдатып яба.

Икенче кеше үтеп барганда, тагын шул ук күренеш кабатлана:

– Счастливый путь!

Безнең авылда Вагыйзь абыйның гына ике кушаматы бар. Берсе – Герман, чөнки бу – аның яраткан сүгенү сүзе. Икенчесе соңгы елларда гына тагылды. Анысы – Күкеле сәгать. Әйе шул. Нәкъ тәрәзәсе шалт итеп ачылып, аннан ялт итеп Вагыйзь абый башы атылып чыкканга, авылдашлары таккан кушамат. Авыл тарихында булмаган байлык, бер кешегә ике кушамат.

Эчмәгән, сүгенмәгән Барый белән Вагыйзь гомер буе сүзгә килде. Әмма үзе акча сорап керде. Барый абый, безгә килгәч:

– Теге юләр тагын керде. Хөснурый, шактый бирәчәге бар, тагын акча сорый, бирмәдем. Җанга тиде. Бирмәкче идем инде берәрне, тирес белән тирес булмыйм, дидем…

Үз гомерендә фашисттан башка бер җанварны да рәнҗетмәгән Барый абый кешегә сугамы соң инде? Ышанмагыз, аның сөйләшүе генә шулай.

Ә Вагыйзь абыйга бераз кирәк иде. Барый абыйдан чыккач, әллә нәрсәләр кычкыра:

– Акча жәлләп, бер катасың әле син. Ул консервыңны ашап, бер кадалмаса, бер кадалыр тамак төбеңә кылчык.

Барый абый бер стаканнан артык аракы эчмәде. Ә өендә һәрвакыт аракы тотар иде. Ул фронтовик дуслары Масупа Ибраен, Сәмигулла абыйларны кунак итә. Тәмләп гәпләшеп утыралар, фронтта, яшь чакта булган хәлләрен иркенләп сөйләшәләр. Сөйләшәләр дигәннән, Ибраһим абый беркемгә дә сөйләргә ирек бирми. Чөнки ул өендә үк әйбәт кенә чеметеп килә.

Нинди чәүчәләк, холыксыз Сәмигулла абый да аның гадәтен белә, сүз әйтәм дип авызын ачмый, чөнки бу омтылыш мәңге тормышка ашмаячак.

– Хәтерлисеңме теге Хөснетдин бабайларның Бакырчы чишмәсе юлында күмер яндырганнарын? – дип сорый ул Барый абыйдан. Үзе дә сөйләшергә ярата торган Барый абый авызын ачмакчы гына була, Ибрай абый:

– Тукта, сүзеңне онытма, мин сөйләп бетергәч әйтерсең, – дип элеп алып китә. – Менә шул күмер базына ташыдым бит утынны. Ә кемнәр белән икәнен беләсеңме?

Барый абый нидер әйтмәкче булып, урынында кыбырсып куя, ләкин юкка гына, чөнки Ибраһим абый яңадан:

– Тукта, онытма сүзеңне, мин сөйләп бетергәч әйтерсең, – ди кабат һәм, ике-өч сәгать шулай иркенләп сөйләшкәннән соң, капкадан чыгып барганда да, Ибраһим абыйның сүзе шул була: «Тукта, сүзеңне онытма…»

– Уф! – дип куя, капканы япкач, Барый абый. – Бу Масупа шайтан бер сөйләшергә ирек бирми, ә югыйсә әллә нәрсәләр искә төшкән иде…

Ул «нәрсәләрне» миңа сөйли, эчен бушата. Юкса көне буе өйдә берүзе бит.

– Менә безнең Мөхлис Себердә жуликлар белән йөри бит, энекәш. Инде хат та язып карадым, кайт исән чакта, дидем – тыңламый. Үз башына шаша бу, менә күрерсең. Туган бит, бармакның кайсысын тешләсәң дә авырта.

Нургаян булдырды анысы, беренче класслы шофёр, авылда андый шофёр юк, почти механик бит инде ул, шулай бит, кәкә? Машинаны Гаяз абыйдан ким белми. Кичкене дә бетерде, институтка да барып керде, гаилә ишле бит, ташлап кайтты. Ярар, нәрсәгә инде ул шофёрга институт, дигән була. Мин риза түгел, энекәш, нәселдә югары белем алган беренче кеше буласы иде. Җитмәсә, авыл хуҗалыгы институты. Авылда кем югары белемле? Берничә укытучы да теге парторг инде.

Ә безнең Нургаян акыллы бит ул, менә дигән инженер-механик чыгар иде, бәлки, персидәтел дә булыр иде. Акча бирәм, дидем, тыңламады, дуңгыз малай. Әнә хәзер персидәтел белән сүзгә килгән дә Смоленскига китәргә йөри. Таба алмыйлар Нургаян кебек шофёрны. Кем халыкны туйдырыр? Ә бит энекәшнең гаиләсе ишле, анда күпме эшче үсәчәк иде. Сагынырлар әле, хөкүмәт дөрес эшләми. Төпсез чуманга утырасылары алда әле. Нурҗидәсе, их Нурҗидәсе! – диде дә Барый абый, кабат дәвам итмәде.

Искиткеч чибәр Нурҗидә апа, урыска кияүгә чыгып, безнең районда яшәсә дә, абыйсы аны югалганга саный мәллә?

– Бәдәр апа балага батты. Мөгътәс җизни белән сигезне үстереп яталар, тормышлары авыр. Себергә ялланып китәргә җыеналар. Тагын китә колхоздан ун кеше.

Гандәлифнең дә рәтле тормышы булмады, шул бәндәгә чыкты да. Рәшәткәдән рәшәткәгә йөрде, шунда башы да бетте. Малай белән кыз үстереп ята, мескен.

Мин булышкан булам да, балаларга ата кирәк. Күзгә мөлдерәп карап торалар. Безнең якка тартканнар, каракайлар, чибәрләр. Бригада эшенә сәнәк күтәреп йөреп каенанасын, ике баласын, үзен туйдыру авыр шул Гандәлифкә, – дип офтана Барый абый.

Көннәрдән бер көнне авылга Мөхлис абый кайтып керде, ике аяк та бот төбеннән киселгән. Бөтен авыл аны кызганып елады, белмиләр бит аның жуликлыкта йөргәнен. Туганнары, яшьтәшләре өйдән-өйгә йөртеп кунак иттеләр. Аракыны сыер урынына эчте Мөхлис, сүгенде, тәлинкәләрне ватты, үзен тәрбияләп торучы абыйсына пычак чыгарды. Малай, кешелектән чыгып, аяк салындырып утырган иде инде. Җәй буе абыйсын аракы таптырып җәфалаганнан соң, Мөхлис Себергә китеп барды. «Вагонга утыртканда, күзеннән ике тамчы яшь тамды», – дип сөйләде Барый абый.

Берничә айдан Мөхлис абыйның үле хәбәре килде.

– Их, Мөхлис энем, – диде Барый абый, аның тавышында ачы хәсрәт, кара кайгы иде.

* * *

Барый абый кичке мәктәпкә укырга керде. Шундый дәрт белән тотынды, калын дәфтәрләр алды, дәреслекләр җыйды. Барысын да безгә алып килеп күрсәтте. Әнинең: «Шулай, шулай», – дип торып, теле арыды.

Ул зачётларда да «4»ле, «5»леләр ала. Безгә тулы бер дәреснең барышын сөйләп бирә. Тормыш тәҗрибәсе булу аңа күп нәрсәне җиңел аңларга ярдәм иткәндер.

– Теге яшелләр, – дип җибәрә ул яңарак 8 не бетергән яшьләр турында, – күзләрен тәгәрәтеп утыралар, ә мин моннан утыз ел элек 7 не бетерсәм дә хәтерлим. Укытучылар әйбәт укыткан булганнар, шуны аңлау өчен, мин ахмакка утыз ел кирәк булды.

Әле болай укып барсам, институтына да керәм мин аның, Алла теләсә, шулай бит, Хөснурый, – дип көлеп куя. – Немец телен фронтта өйрәндем, чит телдән имтихан биргәндә, ышаныч бар. Өч ел үтә дә китә ул, шулай бит, Хөснурый?

Әнинең савыт-саба юган җирдән: «Шулай, шулай»,  – дигән тавышы ишетелә.

Ул безнең өй китапханәсеннән китаплар ала башлады. Укый да эчтәлеген сөйли.

– Таһир белән Зөһрә, Йосыф белән Зөләйха алай ук булмаганнардыр ла инде ул! – дип гаҗәпләнү белдерә. Бигрәк тә кызлары бүтән кешегә кияүгә чыкканга, үзенә кул салган егетләргә:

– Җүләр тәре, кызлар беткәнмени ул? – дип куя.

Ә шулай да мәхәббәт турында сөйләшкәндә, Барый абыйның эчендә олы бер лампочка кабына. Аның йөзләре аллана, күзләреннән очкыннар сибелә, колаклары ут яна, кул хәрәкәтләре ешая, матур итеп көлә, сөйләшүендә ягымлылык көчәя.

Аның күз карашлары әле беребезне, әле икенчебезне кочаклап ала, ахырдан үзе сөйләгәнгә каршы килеп:

– Дөрес түгелдер лә ул, Хөснурый, ышанмыйм. Шулай бит? – ди.

Ә әнинең мәхәббәткә карашы бертөрле: «Дөрес, Барый, дөрес».

Мондый җавапны ишеткән Барый абый моңсуланып кала һәм сүзне икенчегә бора.

Өч ел сизелми дә үтте. Барый абый, имтиханнарын «4»кә, «5»кә тапшырып, аттестат алды. Имтиханнарда нәрсәләр булганын сөйләп торгач, без дә имтихан тапшырдык, аттестат алдык.

Авыл Советы секретаре булып эшләүче әни дә кичке мәктәпкә укырга керде, өч елдан урта белем турында таныклык алды. Ә илленең теге ягына чыккан Барый абый, өйне ялгыз ташлап китеп булмый дип, институтка имтихан тапшырырга бармады. Барган булса керә иде. Минем университетта гарәп теле өйрәнгәнемне белеп, гарәпчә өйрәнә башлады. Кич белән килгәч, гарәпчә сүзләр әйтеп, аларның бүгенге телебездә шулай күп булуына шакката иде.

– Барый абый, укыган булсаң, синнән менә дигән илче, тәрҗемәче чыккан булыр иде, – дип үсендереп җибәргәндә, сабый бала кебек сөенә. Беркатлылыгы аның бәхете һәм бәхетсезлеге иде.

Ул ялганлауны, кешегә яраклашуны белмәде.

– Шуны да белмәгәч, надан бит инде син, Гафиятулла, – ди иде ул кызу канлы күршегә. Бүтәннәр хуҗаның наданлыгын искәрми: «Шулай, шулай», – дип җөпләп утыралар. Ә Барый абый шартларга җиткән Гафиятулланың ни өчен надан икәнен дә җентекләп аңлатып бирә, чөнки нәселләре белән надан булганнар, өйләрендә Тукай китабы да юк, әле балалары да надан булмагае.

Шушы аңлатудан соң зиһене арткан Гафиятулла абый аны өеннән куып чыгара.

– Шыр җүләр бу Гафиятулла, – ди Барый абый, – холыксыз, хатыны белән балаларына да рәт юк, өйдән куа да чыгара, аек вакытта булмаган акыл, эчкәч, каян килсен?! Сандалга салып кына чүкеп булсын иде дә, мин аны чүкеп бирер идем.

Кешеләр баедылар: мотоцикллар, телевизорлар, машиналар алдылар. Барый абыйда да үзгәрешләр бар. Өендә «Рассвет» телевизоры пәйда булды. Өйалларына, мунчага кырыклы лампочка куйса да, телевизор алган токка вакланмады. Тәрәзәсеннән зәңгәр ут яктысы урамга сибелә. Соңга таба ул сәяси мәсьәләләр буенча бәхәсләшә башлады. АКШның илле штатының да исемен белә.

– Хәтта син дә ул кадәр үк белмисең бит, кәкә, – дип, зур канәгатьләнү белән көлә. Англиянең мәйданы күпме дә халкы күпме? Яки Мозамбикның, Мексиканың дәүләт җитәкчесе безнең авылда кемгә охшаган? Ул аларны чатлатып әйтә дә бирә. Мин ул әйткән охшашлыкка шаккатып көлеп җибәрәм.

Барый абый велосипед алды. Тәгәрмәч калайлары никельле, ялт-йолт итеп тора. Кибеттән күтәреп алып төште дә яңадан сүтеп җыйды.

– Подшипникларын җүнләп майламаганнар, – дип мыгырданды ул, – ярый әле, сүтеп карадым.

Шул көннән соң карчык-корчыкларның койма-киртәсен төзәтергә велосипеды белән йөри башлады. Безнең турыдан уза, челтер итеп, көмеш кыңгырау чылтырый, берәр кеше күрендеме – челтер, монысы инде «сәлам, исәнмесез» дигән сүз. Мәче йә казлар очрыймы – челтер, «күр, тапталма» дигән сүз. Персидәтел Сафин очрыймы «койрыгымны тоттың, милициягә дә чакыртып карадың», ә парторгка «син җүләр» дигән сүз. Әмма кыңгырауның тавышы төрлечә яңгырый. Велосипед Барый абыйның эшен күпкә җиңеләйтте. Тегендә-монда выж гына итеп барып кайта. Кешегә аксаклыгы да күренми. Әле кызлар итек кигәнен абайламый да каладыр. Яралы аягы туңганга, ул байтак еллар инде галош кидергән киез итек белән йөри.

Бөтен эш коралларының багажникта үз урыны бар. Балта, чүкеч, бәләкәй пычкы, кадак суыргычы бер тирәгә, ике куллы пычкы рамга, утыргыч артына ук струк, рульгә ышкы, кирәк булганда, багажникта фуганок, колун, кувалда кебек эш кораллары бәйләнә, һәрберсе киндергә төрелгән, сәпиднең буявын кырырлык түгел. Ә сәпид ялтырап тора, бер тузан бөртеге, бер тамчы май табы күрмәссең. Абзый аны әнисе сабыен юган кебек чистарта, сөртә. Майлый, бора, көйли һәм соңга таба аның белән сөйләшә үк башлады. Сәпидне саклауга килгәндә, Барый абыйны уздыручы юк. Кибет янында кызулый да ике чат педальне әйләндермичә төшә, велосипедның тизлеге өе янында беткәч, Исхак абыйлар яныннан олы түгәрәк биреп, капка төбенә килеп туктый.

– Тормызы бетә, кәкә, тормызы бетә, шуңа саклыйм.  – Бурсык урманына китә, таудан велосипедын тотып төшә, икенче якка этеп менә. Әйберне ватып, җимереп, изеп яшәгән авылдашларның моңа да теле тими калмый. Саранлыкта гаепләделәр, исәргә санадылар.

Ни өчен шулай мәрхәмәтсез икән бу кешеләр? Ул бит гомере буе аларга хезмәт итте, алачыкта әйберләр ясады, каралты-кураларын төзәтте, түбәләрен япты. Бер гөлне, кошны, кешене рәнҗетмәде, ә аның сәпиден саклап тотуы да кемнеңдер эчен пошыра, бавырына тия.

Гомер буе ике куллы пычкы белән үзе генә утын кискән абзый өчен урманда утын турау авыр түгел иде. Урманчылыкка барып, акча түли дә трактор белән алып кайта. Атна буе шуңа сөенеп, очып йөри, үзе кисә, яра, матур итеп өя дә миңа күрсәтә.

– Бетә Әгъзамнарның сәпиде, карамыйлар, – ди ул,  – ә минеке чыдый әле, тагын ун елны эх тә итми.

Сәпиден мендәргә салып йоклатса да гаҗәпләнмәс идем. Мәчесен дә бик яратты, аның белән сөйләшүләрен тыңлап торсаң исең китәр. Ул безнең Юлдашны якын күрде, кызганды. Этебез өч аяклы, әллә капкынга эләкте, әллә аттылар мескенкәйгә. Өстерәлеп кайткан аягын үзе чәйнәп өзде, шешенгән аягы аны теге дөньяга алып китүен сизенгәндер, бичаракай. Ул мине иске мәктәп капкасына кадәр озатып куяр, дәресләр беткәч көтеп торыр иде. Расписаниене яттан белә, минутка-минут килеп баса. Алдан кайткан көнне өйдә каршылый һәм, ачуланма инде дигәндәй, читкә карый.

– Билләһи, Вагыйзьдән акыллы бу, теле генә юк, – дип көлә Барый абый. – Бу бит әйтмичә дә аңлый, ә теге әйтсәң дә аңламый.

Сөя-иркәли этне, бүтән кешене якын җибәрми торган маэмай абзыйның олы, изге җанын авылдашларга караганда тизрәк аңлаган, күрәсең. Уйнап өрә, җиңнәреннән тарта, аяк араларыннан йөри, муеннарын кашыта, кулларын бирә, тезләренә башын салып, күзләренә карап ята.

Үрдерергә бәрәңге чыгару әле безнең истә дә юк, ә Барый абый инде күптән чыгарган.

– Соңга каласыз, вакыт бит инде. Мин бер атнадан утыртам.

Җир чыгып, әз генә кипшерүгә, ул бәрәңге бакчасын казый башлый һәм утырта. Бакча эшенә беркемне ярдәмгә чакырмый, чөнки бу эшне кешегә ышанмый. Безнең бакчаны сукаларга трактор кергәндә, аның бәрәңгеләре инде тишелгән була.

– Уңыш булачак, Алла боерса, бәрәңге яфрагының төсеннән билгеле: көчле орлык куе яшел төстә сабак җибәрә.

Бәрәңгене үзе китмәнли, төпләрен үзе өя. Мин аның эшләгәнен карап торам. Көрәкне сакланып кына бәрәңге төбенә батыра, тамырын кисүдән курка. Бәрәңге алганда:

– Чыга бит, Рафаил, шулай бит, болай булгач яшибез. Менә бу төптән ничәү чыгар икән, менә бу төптән?

Мин бәрәңге сабагын чабарга керешәм, Барый абый тальянда сыздырып җибәрә. Бу инде: «Мин бәрәңгене алып бетердем, Хөснурый, мин бәрәңгене алып бетердем, авылдашлар, мин бәрәңгенең эшен бетердем, дөнья», – дип, аның аваз салуы.

Ул моңлы көйләр генә уйный, көйләре бер-берсенә ике тамчы су кебек охшаш. Ләкин аңа үзәк өзгеч моң каян килә? Авылда гармунчылар күп. Араларында аның кебек сугыш уты кичкән, яраланган, гарипләнгәннәре дә бар. Миннегаяз, Ибраһим, Гарифулла, Гафиятулла абыйлар – алар да уйный, шәп уйныйлар, ләкин аларның гармуннарыннан сагыш үксеми, җан өзгәләнми. Бу әллә аның 17 яшьтән үлем авызына барып керүеннәнме? Әллә әнисен, абыйсын, энесен, сеңлесен югалтуданмы? Озак еллар буе бер ялгызы яшәү фаҗигасеме? Мин моңа җавап таба алмыйм.

Икенче көнне, бер чиләк бәрәңге тотып, безгә килеп керә. Күчтәнәч итеп китергән, әмерхан бәрәңгесе.

Бүтән төрле ризык әзерләргә җыенган әни казанга бәрәңге сала.

– Чиле-пешле килеш ал, Хөснурый, юкса изелә дә бетә, – ди Барый абый.

Бәрәңгесе искиткеч тәмле, телеңне йотарсың!

Әни белән итагатьле итеп саубуллашкач, ул ишеккә юнәлә:

– Ярар, исән-сау яшәгез, туганнар, – ди.

Без аңа туган булмасак та, соңгы елларда гел шушы сүзләрне әйтә башлады. Әллә туганнарын юксына, әллә безне якын итә. Мөгаен, соңгысыдыр. Безнең белән сеңлесе Гандәлифкә караганда да күбрәк аралаша.

Мин аны капка төбенә кадәр озата чыгам. Күк йөзенә күз салабыз. Кесәсеннән чылбырлы сәгатен ала.

– Нинди якты кич, – ди ул, – сәгатьнең секундлык теле йөргәне дә күренеп тора. Гомер үтә, энекәш, ялгыз яшәп булмас, бер ана маймыл алып кайтмый булмас,  – дип көлеп җибәрә. – Мин кешедән киммени? Егәр бар, каралты-кура нык, акча юнәттем. Ярар, сау бул, энекәш, матур утырдык, рәхмәт.

* * *

Һәр яңа җитәкче, авыл халкын юмалап кулга алу өчен, бер яңалык алып килә. Бу персидәтел белән дә шулай булды. Ул урам концертлары куюны күтәрде. Башта Югары очлар куйды. Әйбәт чыгышлары бар. Ул Шәһәр Рәфәгатенең җырлавы үзе генә дә ни тора! Аннан Яке урамнары концерт бирде, алар да тырышты.

Сценарий язу, концерт оештыру миңа калды. Туган авылның бөтен тарихын чагылдырган шигъри сценарий язылды. Җырчылар күп, тальянчылар бар, ләкин җанны актарып ташлый торган нәрсәләр җитми.

Әллә яшь чактагы аулак өйдә кич утыруны алабызмы? 1925 елгылар байтак бит: Һаҗәр апа, әни, Ибраһим абый, Сәлимә апа, Миргазиз абый, яшьрәк булсалар да, Хөсәен абый белән Сылубикә апа…

Барый абый моны дәртләнеп күтәреп алды. Һәр артистның өенә барды, үгетләде. Кайсының үз гомерендә сәхнәгә аяк басканы булмаган, кайсы картлыгыннан ояла, барысын да ризалатты абый.

Һәм менә бүген Мәдәният йортында концерт. Ай буе репетиция ясаулар бушка китмәсә ярар иде.

Түбәтәй, читек, камзул, ак күлмәкне кызыл билбау белән буган ирләр, бала итәкле күлмәк, ак алъяпкыч, энҗеле калфак, чигүле читек кигән, чәчләренә чулпылар, түшләренә тәңкәләр таккан апаларны күрүгә, авылдашлар ах итте. Өч минут аңсыз торган залны уятып, тальян моңы сибелде. Барый абый сыздыра. «Кирмән көе» җанны үзе белән күкнең җиденче катына алып менеп китте. Үзләре уйнап киткән көй 150 ир-атны кире алып кайта алмаган көй.

Зал елый. Ә мин, Барый абый белән горурланып, янәшә басып торам.

Бу җырга сугыш җәфаларыннан, ачлыктан, суыктан, хәсрәт-кайгыдан үлгән 216 яшүсмернең, хатын-кызның, карт-карчыкның җаны аша узган михнәтле сагыш та сеңгән иде.

Китте Сәлимә апа белән Сылубикә апа биеп, аяк очында гына, баш бармакларында гына. Юк, алар биемиләр, яшьлектә яшиләр. Сыздырып җибәрде өч тальян: Ибраһим, Хөсәен, Барый абый… Җырлап җибәрде Миргазиз абый. «Чибәр икән бит бу Куян Фазылы малае!» – дип карап торам. Тамашачылар котырып кул чаба.

Әни шигырь сөйли, үзенең яшьлеге турында, ике баланы ялгызы тәрбияләп үстерүе турында. Ыңгырашып сөйли, азапланып, күзеннән аккан яшьләрен тыймыйча сөйли.

* * *

Миңа 6 яшь иде. Миннелут, Дөлкәфил, мин урамда уйнап йөрибез. Мәктәптән бер төркем кызлар чыкты. Кышкы кичтә Барый абый тавышы да ачык ишетелә. Өч кыз – Мәүҗидә, Наилә, Мәрзия апалар.

– Юк, Барыйга мин барам, – ди Мәүҗидәсе. Наилә апа аңа каршы чыга:

– Ә нишләп син? Мин акыллырак. Барый абый мине ала.

– Алмый торсын әле, – ди Мәрзия апа. – Безнең Барый абый белән күптән сөйләшенгән. Шулай бит, Барый абый? – Ул Барый абыйны култыклап алмакчы була. Ә Барый абый алдан атлый, ашыга, кабалана.

– Китегез әле, булмаганны. Җүләрләр. Барыгыз өегезгә кайтыгыз, фатирга керткән карчыкларыгыз көтәдер.

Ә тегеләр чат ябышалар.

– Юк, беребезне барыбер аласың бит. Кай төшебез ярамый?

– Белемебез бармы? Бар.

– Холык-фигылебез ярарлыкмы? Ярарлык.

– Буй-сыныбыз сөлекме? Сөлек.

– Соң, шулай булгач, беребезне аласың да кочаклашып йоклыйбыз, – ди Наилә.

– Миннән дә кайнаррагы юк, – ди Мәүҗидә.

– Минем кочак җайлырак, – ди Мәрзия. Ул Барый абыйны кочакларга үрелә.

– Кит әле, җүләр тәре, кеше күрер. – Ничек кирәк алай кызлардан котылып, Барый абый безгә кереп китте. Укытучы апалар кирегә борылалар, шау-гөр килеп көлешәләр. Ә минем аларга таш алып томырасы килә.

Мин өйгә йөгерәм, Барый абый бездә.

– Менә, Хөснурый, сиңа бурычка алган акчаны бирәсе бар, дип кенә котылдым. Наилә, Мәүҗидә, Марзия, мине ал да, мине ал, дип, арттан ияреп төштеләр. Наиләсе холыксыз инде аның, анысын Әсгатькә бирәм. Марзиясе төскә-биткә әллә ни түгел. Мәүҗидәсе ярар иде дә, егете бар. Кеше арасына кереп булмый.

– Ник алай үзеңнән көлдереп йөртәсең аларны? Берсен кочаклап ал да, мин риза, әйдә, кайтабыз, дип әйт – кайтмаячаклар. Кабат берсе дә сине үртәп йөрмәячәк.

– Алай итеп буламыни, Хөснурый, – ди Барый абый, – укытучылар бит алар, аннан адәм балалары, ничек аларны кочаклыйсың, булмаганны?!

– Алайса, йөр инде мыскыл иттереп, – ди әни, усалланып.

– Миннән булмый ул, – дип үпкәләгән кебек саубуллаша Барый абый.

Элек укытучылар кич буе мәктәптә иде. Белемле кешеләр белән аралашырга яраткангамы, кызлар күп булгангамы, клубта үзенә тиңнәр калмагангамы, Барый абый гел мәктәптә булыр иде. Домино, шашка уйнарлар. Аның эшкә осталыгын белгән укытучы кызлар аны ат итеп җигәләр, сыер итеп савалар иде.

Бүтән барлык мәсьәләдә булдырган ир-атның мәхәббәт мәсьәләсендә сыер булуы, кул һәм тел уйнатмавы, үз гомерендә кызлар үпкәне булмавы мәктәпкә эшкә килгән кызларга гаҗәп тоела иде. Ә кызлар белән сөйләшү бик ошый үзенә, кызларны изге затлар дип күрә һәм, яратып, «ана маймыллар» дип атый.

Барый абыйның үзеннән көлдереп йөрүенә әнинең ачуы килә, шуңа ул сөйләгән маҗараларга йә эндәшми, эндәшсә, каты бәрелермен дип курка иде.

Бүген кич тә шулай булды. Барый абый укытучы кызларның үзен ничек яратуы турында сөйләп китте.

– Өйгә ияреп төшәбез дип, Наҗия, Зәйтүнә, Сәвия киенеп калдылар, мин алдан элдерттем. Юл кырыена кердем дә чумдым карга. Төшеп баралар: «Хәзер өенә барып керәбез дә, йә өчебез бергә йоклыйбыз, йә беребезне генә алып калыр», – дип сөйләшәләр. Карап ятам, яканы күтәргән. Төштеләр, урамда бер кеше күренми. Сукрана-сукрана менеп киттеләр. Мин чыктым да выжт өйгә.

– Ялгыз яшәү читен бит, ник шуларның берсенә өйләнеп яшәмәскә? Наҗиясен кияүгә барып кайткан дисең, Сәвиясен карт дисең. Зәйтүнәсенә нәрсә булган? Син үзең яшьмени инде, карт шайтан! – дип пырылдады әни.

– Соң ни бит, Хөснурый, – ди Барый абый, боргалана… – Исән-сау яшәгез, – дип чыгып та китә.

Ике атналап керми йөри. Аннан хуҗалыктагы бер-бер эшкә булышу җае табып, кич белән утырмага керә.

Ләкин, сөйләшә торгач, сүз яңадан шул бер үк хикмәткә – тормышта адәм баласы мәңге әйләнеп үтә алмый торган түмгәккә – мәхәббәткә барып абына.

– Менә беркөнне, – дип сөйләп китә Барый абый. – Илмира, Наҗия, Сүрия өчесе төштеләр бит. Икесе ике яктан эләктереп алдылар, җибәрмиләр генә. Кунарга төшәбез, диләр. Өчебезнең дә җиләк кебек чак, сине яратабыз, диләр «маймыллар». Төшәбез мәктәп чатыннан, ычкындырмыйлар, качар идең, җае юк. Үзебезнең урамга борылдык. Сезгә хәйләләп керер идем, утыгыз сүнгән. Төшәләр, сөйләшәләр: кемдә ничә чемодан бирнә, кемдә ничә сандык? Сандык эчендә нәрсә бар? Мин алсам, бөтен өйләрендәге әйберләрен ташып бетерәселәр. Тәки капка төбенә кадәр тагылып төштеләр. Инде нишләргә? Ычкындырыгыз, капканы ачыйм, дим. Кулларын җибәрүләре була, күз ачып йомганчы капканы ачам да эчтән эшермә белән бикләп тә куям, – дип, бик зур булдыклылык күрсәткән сыман көлеп җибәрә Барый абый. – Әй дөбердәтәләр, ә мин кереп киттем, өй ишеген бикләдем. Озак шакыдылар, ну ачмадым. Менә шулай ул ана маймыллар белән, Рафаил кәкә, алдыңны-артыңны чамалап йөрмәсәң.

Әни баш селкеп тора да чәй куярга почмакка кереп китә.

Ә теле чишелгән Барый абый үзенең мәхәббәт маҗараларын сөйләвен дәвам итә.

Әйе, аның йомшак ягын белгән хатын-кызлар дистә еллар буена аны котырттылар, шаярдылар, бу эшне чиратка салдылар, тәҗрибә уртаклаштылар.

Көннәр үтә торды. Казанга сессиягә барырга вакыт җитә, ә курсовой эш төгәлләнмәгән, ул вакытында барып җитмәсә, мин түләүсез чакыру алам. Курсовой эштәге әдәбият исемлегенә керәсе ике китап Барый абыйда ята. Аңа киттем, соң булса да, уң булсын, караңгы дип торып булмый. Ул миңа сүз әйтмәс.

Барый абыйның капка төбендә, такта дөбердәтеп, берничә ирдәүкә кыз көлешә иде, чираттагы «маймыллар», чираттагы күңел ачу. Барый абый капканы бикләп кереп тайган, хәзер көлеп ятадыр.

Дөбердәтәләр, ихахайлашып көлешәләр. Зур эш майтарып, бер атна балаларны сикерә-сикерә укытырлык илһам алып, зыялы кызлар кайтып китте.

Койма аша ишегалдына төштем. Пәрдәсе тартылган тәрәзәдән өй эченә күз салдым.

Барый абый идәнгә капланып үкси-үкси елый. Аның үзәк өзгеч тавышы тәрәзә пыяласына бәрелеп сулкылдый.

Мин, үз күземә үзем ышанмыйча, читкә сикердем. Ялгыш күрмәдемме дип, яңадан тәрәзәгә үрелдем.

Дөрес икән, җилкәләре сикерә, әнә хәзер көзән җыерган кебек калтырана башлады һәм йөзен тәрәзә ягына борып тынып калды. Бу йөздә мең еллык кайгы-хәсрәт иде.

Мин, ул йөз тәэсиреннәнме, читкә чәчрәдем, кая барырга белмәдем, аннан бакча артлап кына кайтып киттем.

Икенче көнне кич утырганда, Барый абый кызларның озата төшүләрен шундый маҗаралы итеп сөйләде, энекәшнең көлә-көлә эче катып бетте. Ә  менә үзенең елавы турында ләм-мим. Дөрес, ул ир кеше сөйли торган нәрсә түгел. Ә шулай да сер бар монда. Күлмәк кенә бер кат икән. Әмма җавап табылмады.

* * *

Беркөнне Барый абый безгә иртәнге сигезләрдә килеп керде. Киңәшкән кебек сөйләшеп китте.

– Гандәлифләр өй салмакчылар, ике меңләп акча бирмичә булмас, син нәрсә дип әйтерсең?

– Дөрес эшлисең, Барый, – диде әни, – акча белән тун тегеп булмый. Картаймыш көнеңдә, бәлки, сеңлең балалары карар сине, белеп булмый бит. Авылда бердәнбер туганы син аның.

– Шулай дип әйтәсеңме, Хөснурый? – диде ул. – Өйләнергә кирәк инде, бер карт маймылга булса да…

Абыйның йөзендә елмаюның әсәре дә юк иде.

– Моңа кадәр гел кызлар дидең бит.

– Әй, болай гына иде лә ул, миңа гомергә яшьләр кирәк булмады, берәр карчык булса гына, диюем. Хәзер була инде, үзем дә 60 ка җитәм.

Шул ук өстәл янында утырсам да, сөйләшүгә катнашмадым. Читтән караганда, барысы да әйбәт күренде. Бу без белгән шалтырама Барый түгел иде. Сабый көлүе белән дә көлми. Нәрсә булган моңа? Яңагында мускуллары да уйнап ала. Ике мең сум акчасын кызганамы? Алай дисәң, аның акчасы әле җитәрлек, кирәк икән, бүген үк машина ала. Аңа ул акча нәрсәгә?

– Алай булгач, бирергә кирәк, дисең, Хөснурый? Бүтән җавап көтмәгән идем, рәхмәт. Синең дә балаларың үсеп җитте, Хөснурый. Кече малаең Үзбәкстанга эшкә китте. Балалар үстереп ята, икәү дисеңме әле? Хатлары киләме соң?

– Килә, Барый, онытмыйлар. Посылкалары да бар, кунакка да чакыралар.

– Олы улыңны Казанга алсалар, аның белән китәсеңме?

– Юк, безгә күченеп йөрергә соң инде, әле ул да бүген китәм дип тормый, китаплар чыгарсам, эш күрсәтсәм генә барам, ди.

– Соң ул китсә, син нишләрсең, дип кенә соравым. Ярар, акчаны биреп төшим әле.

* * *

Кышкы көннәрнең берсендә Барый абый авырый башлады.

– Зарифа карчыкның сараен төзәткәндә, суык тидердем, – диде ул. – Медпунктка көн дә менеп йөрим, менеп килгәнне күреп торалар, биклиләр дә китеп баралар. Кайгыртмыйлар сугыш ветераннарын, бетәбез инде, – диде ул.

Барый абый берничә көн күренмәде. Күрше карчыкка кереп әйткән: «Медпункттан төшсеннәр әле, дигән. Аяк шеште».

Төшмәгәннәр.

Барый абыйны Мамадышка илтеп салганда, инде гангрена узынган була. Бер сәгатьләп кычкырып ята да китеп бара бичаракай…

Кешеләрнең эшен бушка дип әйтерлек эшләп йөргән, үз гомеренә кеше әйберенә кагылмаган, өйләнмичә йөргәнгә, җүләр дип саналган Барый абый инде дөньяда юк. Шабашниклар каннарын суыра башлагач, и сагынырлар әле аны карт-корылар, ялгызаклар. Ул чистартып торган чишмәләр, ул дөньялыкка кайтарган чүмечләр, комганнар, тагын әллә нәрсәләр. Өе каршындагы су колонкасының язмышы бүгеннән билгеле, ул мәңге эшләмәячәк. Көн дә урамнарында чылтырап йөрүче көмеш кыңгыравын югалтканын аңлар микән авыл?

Без аны юдык. Бот төбендә тирән ярасы булган икән.

Аның капка төбенә ияреп төшеп, капка дөбердәткән кызлар, мин сезнең күзегезгә ничек карармын?

Мин аның кабере янында басып торам. Ул, кешеләр, сезне искиткеч якын итте, тормышны, яшәүне яратты.

Аның көлүе бөтен дөньяны кочаклый иде. Күз карашы сабыйларча чиста иде. Тимернең җанын тойган дәү, кытыршы кулларының башыма кагылганын хәтерлим, алар миңа әти кулы кебек иде.

Кешеләргә гомер буе хезмәт итте дә бер генә һәм соңгы тапкыр – үлеп кенә – мәшәкать тудырды, аңа гына авырыксынмагыз, кешеләр.

Рәнҗетүләрне күтәрә алмыйча, дөньядан китеп баргандыр. Авыр туфрагың җиңел булсын. Кичер безне, Барый абый…

Окна / Тәрәзәләр

Подняться наверх