Читать книгу Окна / Тәрәзәләр - Рафаил Газизов - Страница 5
Бәяннар
Тәрәзәләр
ОглавлениеУрта мәктәп тәмамлаган Зөлфәтне әнисе укырга җибәрмәде:
– Улым, әле бер ел ял ит, башыңа кан сава күрмәсен. Авыл китапханәсендә укымаган китабың калмады, мәктәптә дә яхшы укыдың, эшлә, – диде.
Мәктәп директоры әтисенә якын дус булган. Директорның кызы тугач, ике фронтовик балаларының колакларын да тешләткәннәр – бергә кушылып яшәрләр дип өметләнгәннәр.
Зөлфәтнең әтисе үлгәнгә дә инде унбиш ел тулды. Әтисенә 32 генә яшь иде. Әтисен исенә төшерсә, хәзер дә йөрәгенә кан сава. Сарайга чыкса да, күршеләренең су буендагы мунчасына төшсә дә, муенына атландырып йөрде әтисе. Ул әтисенең чәченә ат ялына тотынган сыман чат ябыша, егылып төшүдән курка иде. Аннан әтисе колагына тотындыра, шундый йомшак иде ул колаклар. Бөтен иптәшләренең күзе ут яна, чөнки бер аны гына бөтен авыл буйлап шулай йөртәләр ич! Атта гына йөрү түгел, әти муенында йөрү!
Әле әтисе «Алмагачлары» көенә кычкырып җырлап та бара:
Әй алмагачлары, сайрый сандугачлары,
Сайрый, сайрый, сайрый, сайрый
Сагындыра башлады…
Очраган апалар, әбиләр елап калалар. Моны өч-дүрт яшьлек малай ничек аңласын? Мин егыла дип елыйлар, ахры, дигәндер. Егылыр бар, әтисенең җилкә аша сузылган каешына да беркетелгән бит әле ул.
Хәзер генә аңлый Зөлфәт ул апаларның ирләре, уллары, туганнары сугышта үлгән, югалган булганын. Аның хәрби киемле әтисен күргәч, моңлы җыр ишеткәч йомшаганнардыр. 142 ирен фронтта, 216 кешесен тылда югалткан сала шул Көмеш Чишмә.
Дөрес, директорның кызы белән боткалары пешмәде малайның. Кыз тыйнак, әдәпле, зәп-зәңгәр күзле, чибәр балакай иде. Урман авылыннан төшеп укучы якын дустына үстергән икән кызын директор абыйсы. Аңламассың бу гыйшык-мыйшык эшләрен. Туры дисәң, кыек килеп чыга, кыек дисәң, тора-бара турая да куя. Ул кыз да дусты белән гаилә корды, ачуым килмәгәе.
Зөлфәт физкультура укытырга фәрман алды, туган авылында Көмеш Чишмә сигезьеллык мәктәбендә эшли. Авылда спортчы дигән даны бар. Инде 5 класста укыганда ук ике километрлы дистанциядә район чемпионы булды. Ә бер елны мәктәпнең чаңгы командасы «Пионерская правда» газетасы оештырган СССР күләмендәге ярышта җиңде, күчмә кубок һәм грамота алды. Бу ярышта урманчылыктан Хикмәтулла, Хәсәншадан Гаян белән Резеда, Нормадан Мәснәви, Миңнулла, Шамил, үз авылларыннан Илфат, Миннелут, Дания, Илсөяр, Илвира, Сания булуын да хәтерли.
Авылның беренче спорт фанаты Фаил абыйсыннан үрнәк алып, спорт белән шөгыльләнде, махсус китапханә туплады. Иртә белән һәм көндез алты чакрымдагы Су-Елга авылын әйләнеп кайта, кич белән авылын биш чакрымлы диаметр белән чорнап алган урман буеннан йөгерә. Исәпләгән иде: гаҗәпләнерлек саннар чыга: иртән – 12, көндез – 12, кичен 30 км. Атнаның өч көнендә ул 54 әр километр йөгерә икән. Дөрес, атнаның калган көнендә 10, 200, 400 метрларга йөгерә, бу – тизлекне арттыру өчен. Йөгерү секундомер белән исәпләнә, ә күрсәткечләр блокнотка теркәлә. Үзе ясаган турникта атына, штанга күтәрә, гантельләр белән сикерә.
Мәктәптә параллель класслар бар. Көненә бишәр сәгать физкультура укыта, һәр дәрестә укучыларны әйдәп йөрү дә аны ардырмый. Физкультура укытучысы ул бит бүтән мөгаллим түгел, һәрдаим матур йөреше, күнегүләрне күрсәткәндә, төгәл хәрәкәтләре белән үрнәк күрсәтергә тиеш. Бар ул бәрәңге капчыгы кебек бүселгәннәр, спорт тирәсендә тамак туйдыручылар, значок җыючылар.
Зөлфәт әле өйләнмәгән егет тә. Укучы кызларга бу бик ошый. Кызлар алар малайлар түгел, ун ел алдан күрә.
Биш ел физкультура укытты Зөлфәт, арымады, ялыкмады. Мәктәп командасы район чаңгы ярышларында гел беренче булды. Бу аның хезмәте генә түгел, электән килә, директорлары укытканда да шулай булган. Суыннан диләр авылның, чишмәләреннән.
Физкультурадан дәрес планнары озын түгел, дәфтәр тикшерәсе юк. Вакыт тренировкаларда уза. Көзен, язын таяк белән этенеп йөгерәләр, кулны-аякны чыныктыралар. Кышын чаңгы шуалар.
Мәктәп көне буе кайнап тора. Укучылар газета чыгаралар, андагы тәнкыйть угы кемгә генә кадалмый?!
5 Б классында җитәкче дә булган Зөлфәткә эш җитәрлек. Укучылар бик бердәм, аларны әнисе, апасы, абыйсы белән генә үскән аркылысы-буе бер чамада булган Миннәхмәт исемле малай цемент кебек ныгыта. Үзе – искиткеч гадел, яхшы укый, тугрылыклы малай. Иптәше дәрескә соңга калуын дөрес әйтмәгән иде: «Пионер башың белән ялганлап торасың, ыштыр бит, сыерыгызны урман буендагы лагерьга алып менеп, дәрес калдырдың бит!» – дип, яңагына чалтыраткандай итте Миннәхмәт.
Әнисе мәктәптә техничка булып эшләгәч, анасына якланучы озын гәүдәле Нурулланың да көе китә торган вакытлар була. Аның каравы ул бар кешедән күбрәк тимер-томыр җыя, капчык-капчык сөяк, кәгазь, чүпрәк алып килеп, мәктәпнең ат сараен да дыңгычлап куя. Чаңгы ярышында гел беренче урынны ала. Ләкин, эш кушкан чакта, эт күрүгә йоны гөлтләп кабара торган мәче сыман усаллыгы бар. Каршы да әйтә. Бер түзде Миннәхмәт, ике түзде. Өченчесендә түзмәде, ә класс җитәкчеләре кисәтергә өлгерми калды. Төп кебек Миннәхмәт озын торыклы малайны күтәреп тә алды, нарат бүрәнәле стенага китереп тә бәрде. «Икенче класска чыксын, абый!» – диде. Нурулла исә шылт та итмәде. Үтерсәләр риза, күрше класска гына күчермәсеннәр. Анда класс җитәкчесе – хатын-кыз. Кабат чаңгы да тәтеми. Ә абыйлары аларга Джек Лондонның «Мексиканец» хикәясен укый, тәрҗемә итеп бара. Малайларның күзе ут яна, инде барысы да, берсеннән-берсе яшереп, сыер лапасына салам тутырылган капчыклар асты, боксчы булып, аның тирәсендә бии башлады. Җитмәсә, иртәгә Жюль Вернның «Десять тысяч лье под водой» дигән романын укый башлыйбыз, диде. Ә Нурулла абыйларына киреләнеп маташа. Дошман ул, беләсегез килсә.
5 класслар гел бергә йөриләр, иң алдан, җитез-елгыр атлап, Зөлфәт абыйлары оча. Әкрен йөрүне гел белми, йөгерешче шул. Сабан туенда башкаларны әллә кайда калдыра.
Сабан туе дигәннән, узган ел мәйданда Нурулла белән Миннәхмәт бергә утырды. Кесәдә акча да челтери, бирделәр инде, кая барсыннар әниләре, бәйрәм бит. Кибетче Миннур апалары машинага төяп лимонад, прәннекләр дә алып төшкән. Рәхәтлән генә. Ул халык, ул кунаклар, ул каяндыр килгән көрәшчеләр!
Көмеш Чишмәдә ат чабышы белән егетләр йөгереше бер җирдә үтә, гаҗәп шәп була. Ни өчен дисезме? Егетләр мәйдан уртасыннан Ризван каеннарына таба йөгереп китә. Зөлфәт абыйлары шиповка, ягъни кадаклы чүәк кигән, чирәмне умырып-умырып ата инде менә. Ташлы Үзән елгасының текә яңагыннан йөгереп менәләр, кем мүкәли, кем үләнгә тотынып күтәрелә. Ташлы Үзәнне әйләнәләр дә мәйданнан һәр йөгерешче күренеп торган тау башына килеп чыгалар. Ул тауның тигезлеге, турылыгы, линейка белән сызсаң да алай булмас! «Кеше такыл тактасы[7] ясарга да шуннан өйрәнгәндер әле», – дигән Нурулланың әтисе Миңнулла абый.
Тау юлы бер чакрымлап бардыр. Зөлфәт абыйларының кызыл киеме аеруча ачык күренә, адым саен башкаларны артта калдыра барган егетнең йөгерүендә тылсым бар иде. Менә ул Аръяк урамы каршындагы ком ала торган чокырга да килеп җитә. Көчәнми дә, чәбәләнми дә, мәйданга томырылып килеп керә. Ә башкалар әле комлыктан борылалар гына, өч йөз метрлап артта калганнар.
Малайлар ишетеп торды: Бөек Ватан сугышы барганда, Казан Сабан туена йөгерешкә кайтарылган солдат Бәдерниса Вагыйзе Зөлфәт абыйлары килеп җиткәндә әйтте: «Кая инде монда, безнең атлар да уза алмый моны». Чөнки икенче булып килүче Насыйх әле комлыкта гына иде…
Әйткән иде шунда Миннәхмәт Нуруллага: «Быел 5 нчедә укый башлыйбыз. Минем әни Зөлфәт абыйны укытырга кайта дип ишеткән, Зөлфәт абый класс җитәкчесе булса гына ярар иде». Ходайның «Амин!» дигән чагына туры килгән. Ул сабый сүзен ишеткәндер.
Зөлфәт абыйлары китапны җөмләгә җөмлә тәрҗемә итми, сөйләп бара. Аның йодрыгы алдагы партада утырган Миннәхмәтнең генә түгел, икенче рәттә утырган Фәритнең дә борын төбендә уйнаклап ала, соңгы рәттә утырган Нурулланың да селәгәен сөртми микән?! Әсәрләнеп, мавыгып укый, вакыт-вакыт китабын өстәлдә калдырып, класс тактасы янында йөрергә тотына, кемгәдер яный, сикерә, ә кайчагында пышылдауга күчә. Ул – сихерче, күз буучы, фокусчыдыр…
Фермага яшь бозаулар янына себерке, ипи сыныгы алып хәл белергә төшсәләр дә, Миннәхмәт, өйләреннән өч йөз метр кире якка барып, класс җитәкчесенең чыкканын, көянтә-чиләк белән чишмәдән су ташып бетергәнен көтә, бүтәннәр ишетмәгән дөнья хәлләрен, әдәбият дөньясындагы, спорт өлкәсендәге яңалыкларны, авыл тарихындагы гыйбрәтле хәлләрне белә, шуның белән яши иде.
Ул тыр-тыр йөгерә, абыйсының авызына карап чаба. Бервакытны, каршыга килүче Вәфия апасына килеп бәрелеп, әздән генә корсагын төшермәде…
Классларында малайларны ике метр читтә тота торган Гөлфия бар. Кемнән өйрәнгән гадәттер, шул араны бозган малайның, күз ачып йомган арада, күз төбе күгәрә, борыныннан нәрсәдер атыла, сирәк тешле икәнен онытса, теше дә төшәчәк.
Ләкин бер генә малай да Гөлфияне укытучыга әләкләми, чөнки Гөлфия йодрыгын аны кочакларга килгән малайга гына куллана иде. Кушаматы да искиткеч – Боксёр. Класс җитәкчеләре «Мексиканец» хикәясен укыды гына, Гөлфиягә кушамат чәп итте. «Ә барыбер кызлар кочаклыйсы килмәгән малай бәндә түгелдер инде ул», – дип уйлый Миннәхмәт.
Алар классындагы кызлар бик чибәр шул, чиста, ак алъяпкычтан, оялчаннар. Мөнирәсен күр дә, Гөлсимәсен күр! Гәүһәриясенә кара да, ике Гөлфиясенә кара! Вакыт-вакыт малайларны Зөлфәт абыйларына әләкләп тә алалар, алай да укытучылары әллә нәрсә эшләми, ләкин бик каты оялта.
«Егет булган безнең Галимулла, шулай дәвам ит, класс бүлмәсен пычрат, Аръяк тавыннан инешкә төшеп ләм ташы, Нормагыздан дуңгыз балалары алып менеп ябарбыз», – дигәч, аяк киемен юмыйча кем мәктәпкә керсен инде?!
Мәктәптә пионер отрядлары уку, чисталык, тәртип, җәмгыятькә файдалы хезмәт, шефлык, тагын әллә нәрсәләр буенча ярышалар. Уку елы ахырында нәтиҗә ясыйлар да Казанга, Алабуга, Мамадышка экскурсиягә баралар. Авыл баласына моннан да зуррак сөенеч Сабан туенда гына буладыр. Бүтән вакытта эш тә эш. «Аягың тәпелдәмәсә, авызың чапылдамый шул», – ди Миннәхмәтнең әнисе Фәйрүзәтти.
Әле Зөлфәт абыйсы малайларны биергә дә өйрәтте. Дәрестән соң малайларны мәктәпкә чакырды: «Беркем белергә тиеш түгел, дәүләт сере», – диде. Аңлашылды! Класс ишеген эчтән шатырдатып бикләде, парта рәтләре арасына сирәк-мирәк бастырып куйды. Ике куллары белән парталарга таянып, аякны әле алга, әле артка җибәрәләр. Үкчә белән идәнгә бәреп тыпырдыйлар. Биюдән өй эше бирә. Май башына биергә өйрәнмәгән малай экскурсиягә бармаячак. Кайталар малайлар өйләренә эт булып, бию бит ул кешене хәлдән тайдыра икән. Ләкин лапаста аяк болгарлык урын эзлиләр, булмаса ясыйлар да тыпырдый башлыйлар.
Норманың төймә борыны Фәрит әйбәт кенә бии хәзер. Аның өйрәнмәслек тә булмаган шул. Малайның лапаста аяк болгап сәрсәнләнүен үзен котырту дип уйлаган кәҗә тәкәсе арттан китереп ямаган, бер атна урын өстендә ятты Фәритең, ләкин барыбер серне ачмады. «Котырткан идем, сөзде инде», – дигән була.
Ай буе репетиция ясап, май буе биеп тә йөрде әле 5 класс малайлары. 1 Май бәйрәменә концерт куйдылар. Иң шәп номер малайлар биюе булгандыр. «Дәүләт сере югарылыгындагы эш җимешләрен мул бирде», – дияр Зөлфәт абыйлары. Биергә өйрәнүләрен хәтта кызлары да белмәде. Бер Фәритләрнең кәҗә тәкәсе белде, ләкин аның телен малайның әтисе Зәки абый аңламады. Репетицияләр дә Әтәмән планында, урман юлында узды.
Алып баручы сәхнәгә чыгып берни әйтмәде. Рифкать абыйлары хромкада сыздырды гына, коточкыч тыпырдап, 5 классның бар малае биеп чыкты. Пардан киенгәннәр. Торып басмаган бер укучы да калмады залда. Укытучылар да орышмады дөбердәгәнгә, алар да шаккаткан иде. Башларында түбәтәй, өстә ак күлмәк, билдә кызыл билбау, кара, үтүкләнгән чалбар, аякларында читек. Читеге олырак булуын да сизмәделәр. Урманда, саф һавада репетиция ясау килешкәнме, абыйлары бик таләпчәнме, мәктәпне тәмамлаганда гына ирешәсе осталыкка болар инде хәзер ирешкән иде. Бөтенесендә бер үк хәрәкәт, чөнки бар да Зөлфәт абыйлары кебек тыпырдый. Мәктәпне бетергәннәренә кырык ел үтсә дә, алар хәзер дә нәкъ шулай бииләр.
Әле моңа кадәр авыл клубының мондый алкышны ишеткәне юк иде. Әй, күңеле булды Зөлфәт абыйларының да! Тәнәфестәге җырлы-биюле уеннардан да кача бит ул малайлар, ә хәзер алар классында гына ун биюче малай бар. Менә сиңа мә!
Концерт өчен рәхмәт әйткәндә, сәхнәгә чыгып тезелгән артистларны директор абыйлары бөтен дөньяга танылган мәшһүр биюче – адашы Мәхмүт Исәнбаевка тиңләде.
Ул биюче чүгәләгән килеш ярты сәгать тора икән, ә үзе биюен бер секундка да туктатмый. Аның патша, король, хан, солтан, тагын әллә нинди исемдәге затлы кешеләр бүләк иткән алтын, энҗе, мәрҗән белән бизәлгән киемнәре, мылтык, кылычлары, мөгез һәм бокаллары, сәгать һәм чылбырлары галәмәт тә күп, ди, аларны музейга куйганнар.
Менә нинди дәрәҗәгә иреште 5 класс малайлары! Шуннан соң ничекләр тыңламыйсың ул Зөлфәт абыйларын! Тәмам кеше итте бит!
Күрше класста Әсгать исемле бер киребеткән малай бар. Физкультура дәресендә, үзе гаепле булса да, иптәш малаен кыйный башлый бу. Зөлфәт абыйлары килеп араламаса, эш нәрсә белән бетәр иде, бер Алла гына белә. Аеру Әсгатьнең күлмәге умырылып төшү белән тәмамланды. Күлмәк өр-яңа иде. Авыр еллар, авыр яшәүче ишле гаилә. «Ничек күлмәк алырлар?» – дип борчылды Зөлфәт абыйлары.
– Абый, үзе гаепле бит, – дип тынычландырырга маташкан Расихка әйтте укытучы:
– Ул алай санамыйдыр, акырып елап өенә йөгерде, сумкасын да алмады, әләкләргә инде. Хәзер әнисе төшеп җитәр.
Зөлфәт абыйларының кәефе китте, Расих классташларын җыйды да:
– Теге әләкләргә менеп китте, күлмәк алдыртам, ди, Зөлфәт абыйны гаепләячәк, укытучының бер гаебе булмаса да. Әйдәгез, өенә менеп төшик әле.
– Ярар, – диде барысы да.
Әсгатьнең әнисе, ару киемнәрен киеп, капкадан ыжгырып кына чыккан иде, малаеның классташлары аны камап алды, яңгыр явар алдыннан пырылдаган чәүкәләр кебек чәрелдәргә дә керештеләр. Вагыйзә апа бер-ике тапкыр ана каз кебек ысылдап карады, егерме чәүкәгә каршы тора алмады. Әсгатьнең арт шәрифләренә берничә тапкыр тамызудан, куенына кыстырып мәктәпкә алып төшәсе ертык күлмәкне йөзенә бәрүдән узмады.
5 нчеләрне бу кадәр берләштергән вакыйга юк иде әле. Әсгать тә басылды, яңа күлмәк тә тәтемәде, иптәшләренең сөймәс, сөйкемсез сөягенә әйләнә язды бит.
* * *
Вакыт тиз үтә. Иң истә калганы «Аҗаган» уены булгандыр. Инде Миннәхмәтләр 7 нчедә укый иде. Март ае. Хәзерлеккә Зөлфәт абыйлары җитәкчелек итте.
Сугышта батырлык күрсәтеп, орден-медальләр тагып, офицер булып кайткан мәктәп директоры хәрби уенны оештыруда зурдан купты. «Аҗаган» өчен авылдан ике чакрым ераклыктагы «Йөрәк Өе» басуы сайланды. Кышын куян белән төлке эзеннән башканы күрмәгән, көньяк-көнбатыштан урман белән каймаланган кырны директор белми сайламагандыр. Офицер кеше бит!
Малайларга автомат, сапёр көрәкләре өләшү, кәчтерүл, тәлинкәләрне имгәтеп, каска ясау дисеңме, кызларга ак халат, санитар сумкалары, аларга кызыл хач һәм ярым ай билгеләре тегү дисеңме. Яралыларны табу һәм эвакопунктка ташу өчен мендәрләр салынган кул чаналары хәстәрләү дисеңме, Яңа елдан соң гел шулар белән матавыкландылар.
Совет армиясе көненә хәзерлектә дә «Аҗаган» уены үзәктә иде. Мәктәптәге Б класслары һөҗүм итүчеләр булды, А класслары крепость төзүчеләр һәм аны саклаучылар. Монысын жирәбә хәл итте.
6 А ларның җитәкчесе, хезмәт укытучысы Габделхәй абыйлары «дошман» һөҗүм итәсе крепостьны шундый шәп итеп төзетте! Аның биеклеге, аның матурлыгы, аның манараларының дәһшәте! Берничә атна дәвамында крепостьның һөҗүм буласы ягына текә үр ясалды, ул су сибеп катырылды. Анда чебен дә аягына басып тора алмый, кая анда Миннәхмәтләр!! Ул ату тишекләре, ул җепшек карны әвәләп ясаган, атака дип йөртелүче кар йомарламнары, атышканда тисә дә, тимәсә дә, һәр дошманны кырыкмаса-кырык үтерерлек иде.
– Иван Грозный Казанны алган, тик бу крепостьны ала алмас иде, – дигән кирмәнне күрү өчен махсус рәвештә ерак басуга менгән тарих укытучысы Фәүзия апалары. Билләһи менә!
Уенның катгый кагыйдәләре бар. Габделхәй Васыйлович гарнизоны саклаган крепость бары маңгайдан, авыл ягыннан гына һөҗүм ителергә тиеш. Кар йомарламы тиеп сафтан чыккан һәр сугышчыны санитарлар госпитальгә ташый. Уен барышын, кагыйдәләр үтәлешен класс җитәкчесе булмаган укытучылар бик таләпчән хөкем итәчәкләр, имеш.
Һөҗүм итүчеләрне, саклаучыларны ашату белән интендант взводы шөгыльләнә: учак хәстәре, бәрәңге пешерү, ипи кисү, чәй эчертү – алар өстендә. Барысы да исәпләнгән, чөйләнгән-көйләнгән. Һөҗүм итүчеләрнең авылдан өстерәп менгән озын баскычлары да бихисап иде.
Уен башланырга сигнал биреп, ракета чөелүе булды, биш-ун минуттан уен бетте дә. Шунысы кызык: 7 класстагы Рафаил: «Үтерә генә күрмәгез, сатылам!» – дип кычкырып, һөҗүм итүчеләр ягына чыкты. Аның инде өч ел буе дусты Миннәхмәт укыган класска күчәсе килә, һич җае гына чыкмый иде.
Бөтен эшне «Аҗаган» уены кагыйдәләрен укымаган, әллә сакламаган, Бөек Ватан сугышы белән чагыштырганда чүпкә санаган мәктәп директоры бозган икән. Ул һөҗүм итүчеләрдән торган утыз кешелек удар төркем оештырган да, крепостьны тылдан алу өчен, әйләнгеч урман юлыннан җибәргән. Партизан-диверсантлар уен башланганчы ук юлга чыккан, берничә чакрым кар ерып, крепостьның тылына төшкән, урман эчендә сигнал ракетасын шакаллар кебек көтеп ятканнар.
Ракета оча гына, уен шарты буенча тылдан һөҗүм көтмәгән гарнизонны аптырашта калдырып, ике яклы һөҗүм башлана. Габделхәй Васыйловичның коточкыч тавышы да берни майтара алмый. Дәһшәтле крепость алына һәм тар-мар ителә.
Әллә кайдан директорга ысылдап килгән Габделхәй Васыйлович: «Уеныгыз уен түгел, мәче ние», – дип, авыз тутырып әйтә дә кул селтәп, төшеп китә.
Директор: «Сугышта алай булмый ул, ха-ха-ха!» – дип акланырга маташса да, «Аҗаган» турында сүз чыкса, йөзе кара көйгән Габделхәй Васыйлович теге гыйбарәне генә ысылдый иде: «Уеныгыз уен түгел…»
* * *
Өй кыегыннан, болдыр түбәсеннән, ат сарае саламнарыннан чәнти бармак нечкәлегендәге, баздагы бәрәңге үсентесе сыман гына җылы бозлар чөмгереп чыкты. Аны Миннәхмәт күрмәгән дә булыр иде. Түбәнге зират елгасында аунамаган бер уйгылны калдырмыйча, буран малае булып кайтты ул. Әнидән эләгә инде, шулай да кагылганын каккалап, кырылганын кыргалап, салынганын салып, бозланып каткан чалбар балакларын яньчеп-сындырып, сау-сәламәт хәленә кайтарырга азапланганда, муенына тамчы тамды. Мунча ташы кебек кызган тәнне ул калтыратып җибәрде дә, Миннәхмәтнең башында даһи уй туды, әнине өйдән чакырып чыгарып, язның беренче бозын күрсәтим әле! Яз килә икән бит! Март азагында чаңгы ярышына барасы бар анысы. Ләкин эш андамыни? Тамчы тама!
Малайның әсәрләнеп өйгә керүе булды: «Әни, әйдә, бернәрсә күрсәтәм!» – дип кычкыруы булды.
– Кая әле, кая әле, кем кемгә күрсәтер әле монда, – дип, уклау йомарлап чыккан Фәйрүзәтти, малае күрсәткән нәни генә бозны кулы белән сыйпап, кеткелдәп көлеп тә җибәрде.
– Күрсәң, син генә күрәсең инде, улым. Күренерлеге дә юк бит әле моның, – дип, малаеның сизгер йөрәгенә, нечкә күңеленә куанып, уклавын кая куярга белмичәрәк торды да кисмәктәге онга кадады.
Миннәхмәтнең өстеннән киемнәрен кәлтә кабыгын салдырган сыман кубарды да мич башына сөяп куйды. Чалбар да шунда басып тора.
Табынга бер коштабак дучмак та килгәч, Миннәхмәт, зират елгасында булган маҗаралар белән майлап, дучмакны сыпырды гына. Ризыгын яратып, мактап ашаган кешедән дә якын кеше юк пешеренгән хатын-кызга. Ул андый бәндәгә йөрәген дә ярып бирә. Эреде дә акты әнисе, онытылды кисмәктәге уклаулар.
Әллә кемгә охшаган бу Миннәхмәте, теге якта да, бу якта да сүзне бөккән кебек сырлап, бәлеш кебек майлап-җайлап сөйләшүче юк кебек. Ә бу, кычыткан чыпчыгы, әнә ничек мактый әнисенең дучмагын.
– Бу бәрәңге кояшы бит, нишләп пычак белән турадың син бу кояшны, әнием? – дип җибәргән иде, Фәйрүзәттинең күзеннән яшь бәрде. Ниндидер сылтау тапты, почмак якка кереп, күзен сөртеп чыкты да:
– Ярар, кабат турамам, улым, кояш килеш ашарсың, – диде.
Рәхәт иде төпчек улы белән кара-каршы утыру. Олы кызы Аръякта кияүдә. Эшләп яшиләр, хәләл көч белән, Аллага шөкер. Кияү – акыллы кеше. Язын – чәчүдә, көзен комбайнда, куян кебек кетердәтеп, арыш-бодай ура. Кышка кердеме, фермага эшкә менә – терлек арасына күчә. Ходай балалар да биреп сөендерде үзләрен. Көмеш Чишмәнең кояш чыккан урамында, аның да иң беренче өендә, иртәнге көтү авыл белән хушлаша торган шомыртлы тау янында яшәп ятулары. Табыннарында үзләре үстергән, күпереп торган хуш исле икмәк, парлары чыгып торган сөт, уалма бәрәңге, инештән тотып алган балык дисеңме. Келәтләре тулы капчык-капчык бодай, арышның күпме икәнен белүче дә юк. Сарайлары тулы сыер да, бозау да, сарык. Чөнки, терлекне кай якка кусалар да, иртәнге чыгы билеңә кадәр коендыра торган җиләкле-печәнле тау битләре, әрәмәләр, уйгыллар. Ярга дулкын лыпылдатучы инешләр, чишмәләр.
Олы кызы җитез, булдыклы бала Фәйрүзәнең. Ни персидәтел янына, ни авыл Советына, ни пучтыга, ни тегермәнгә ирен йөртми, юк-бар белән ирен борчымый. Персидәтел янына менсә дә, керергә чират торган кешеләрдән: «Хуҗаның кәефе ничек, гаиләсендә иминлекме, колхозда ул-бу юкмы, ишеген шакысам, үзе генә микән?» – дип сорашыр. Хуҗа бүлмәсеннән ишетелгән күк күкрәүне чамалар да кире борылып төшеп китәр. Димәк, әле хуҗа янына керү өчен, Ходай насыйплаган мизгел өлгермәгән. Фагыйлә рәис янына кереп чыгуны олы бәйрәмгә әйләндерә белә. Нәкъ вакытында кирәк!
Персидәтел дә Фагыйлә апасы кергәч рәхәтләнеп сөйләшеп утырсын. Дөрес, кайчан керсә дә кире бормыйлар. Хикмәт андамыни?! Аңа, гади эшчегә, колхоз рәисе әллә нинди киңәшәсе мәсьәләләрен җиткерә һәм иң дөрес җавабын да ала иде. Югыйсә бит идарә утырышы бар, белгечләре бар, үз тәҗрибәсе бар. Телефон чылтыраса да алмый, дөньясында бер җайлы кеше белән гәпләшә ич.
Әнә күрше авылга торбадан басма салу да Фагыйлә апасы белән сөйләшкәндә килеп чыкты. Бөтен кеше, аны персидәтел Миңлегаян салдырды, дисә дә. Салдыруын ул салдырды да, ә очкынын Фагыйлә апасы кабызды бит.
Кайсы көтүне кайчан, кайда чыгарасын да тач әйтә дә сала.
– Менә Саурыш елгасында чемчендерә башласак шушы җомгада? – ди Миңлегаян Каюмыч.
– Өлешләп-өлешләп кенә ашат, үләннең тамыры да ныгымаган, кавырсыны чыкмаган сабый кебек. Ләкин фермада тирес, газ эчендә дә яткырып булмый, бетләрен коеп кайтсалар да ярый, яфрак та чемченерләр, ябагалары да очар, каен суы аккан агачларга ышкынып, кышкы ялкаулыкларын да коярлар, – дип җибәрүгә, Фагыйлә апасына нәрсә сораса, шуны бирә Миңлегаян Каюмыч. Бу инде тегесе кирәк ие, бусы кирәк ие дип, булмаса, ярар, дип чыгып китә торган ирләр түгел. Фагыйләдән котылам димә. Ул тиешлесен генә сорый һәм вакытын туры китерә, бирә алганнан бармак калынлыгы булса да кимрәк сорый. Аласы әйберенә кәгазь яздырып менгәч тә, Фагыйлә апасы: «Алла, бигрәкләр дә күп сорадым түгелме соң, бу кадәрле инде, бу кадәрле», – дип, матур гына чигенеш тә ясый.
Фагыйлә апасы изге теләкләр теләп чыгып киткәч, Каюмыч бүтән кешене кабул итми. Моны һәркем яхшы белә. Ул УАЗигына утыра, күңеленә хуш килгән белгечләрнең берсен ала да Саурыш елгасына юнәлә. Әйләнгеч юл була дип тормый, күрше авылга төшкәндә, елга аша салынган теге тимер басма янына туктый, теге якка, бу якка чыгып бер әйләнеп керә. Култыксага шап-шоп суккалый. Аның бу гадәтенә ияләнгән: шофёр да, зоотехник та бер сүз дәшми, ял итәләр. Чөнки үзләренең дә зур, файдалы эшләр майтарганнан соң күңел балкышы кичергәннәре бар. Артык сүз ычкындырып, шатыр-шотыр куак сындырып килеп чыккан поши буласылары килми.
Аларны Саурыш елгасының дымлы үзәне, чәчәкле тау битләре, яз көнендә чәчәк аткан шомыртлары белән күкне томалап, чатыр хасил иткән Бурсык елгасы, аның бала йоннары чыгаручы салкыны, исертерлек хуш исе көтә.
Язгы сулар юып шомарткан ак ташлар балкый, кайдадыр, кояшны кире кайтарып, пыяла ватыклары күзне чагылдыра. Хуҗа да көтү чыгаруның, язгы чәчүнең кайбер борчуларын шушы уйгылларда адаштырмакчы була. Аз сүзле персидәтел. Сандугачның сайравын озак кына тыңлагач, «Сайрыйлармы?», ә Саурыш чишмәләренең суын уртлагач, «Агалармы?» диюдән узмый. Аннан Бурсык белән Саурыш елгалары кисешкән җирдә җылы комташка утыра да тәмәке кабызып җибәрә. Төпчеген сүндереп кесәсенә сала. Юк, ташламый бу матурлыкның күзенә чүпне. Хәтта иртәгә көтү чыгасы булса да.
Аннан соң ерганак башларында силәдә[8] сикергән сыман очынган машинага утыра, Хәсән чүнниген, Рәхимулла умарталыгын урый. Казыган тау башына кайтып туктый да Миңлегаян өченче җөмләсен кысып чыгара:
– Йә, нишлибез?
Аңа җавап кирәк тә түгел. Бу инде камәленә китерү өчен генә эшләнә. Болай да аңлашыла: алардагы кебек чишмәләр дөньяда юк. Бурсык елгасындагы сыман шомыртлык СССРда юк, Хәсән чүнниге почмагындагы кебек сайраучы сандугач Галәмдә юк. Димәк, көтүне иртәгә чыгаралар…
Фәйрүзәнең олы улы Муллахмәт тә өйләнеп башка чыкты. Рәсимәсе белән Югары очта чүкелдәтеп яшәп яталар. Ни өчен чүкелдәтеп, чөнки малае – алачыкта тимерче. Чүкеч белән коя язмышын, чүкеч белән бөтәйтә хуҗалыгын. Килене тупырдаган балалар да апкайта. Чыр-чу өйләрендә. «Татулык-тигезлектән аермасын Ходаем», – дип, битен сыпырганын да сизмәде Фәйрүзә.
– Әни, бер сынык дучмак ашауга әппәр итәләрмени? – дип эндәшкән Миннәхмәтенә:
– Ярар, улым, апаң белән абыеңа дучмак илтеп кайтырсың, үзебез генә авыз күтәреп ашап утыру ярамас. Табында алар булмагач, әллә ничегрәк. Онытылып киткәнмен. Әйдә, капкалыйк әле! – дип, табакка үрелде Фәйрүзә.
Әтисез үсә малае, ир-атта булган холык йоксын өчен әйбәт булды әле: класс җитәкчеләре итеп Зөлфәтне куйдылар. Ул да ятим үсте. Тормышны җигелеп тарта, өйләрендә ат җигүче юк. Печән, салам, утын хәстәрләү дә үз җилкәсендә. Егет кеше дип тормый, көянтә-чиләкләр белән чишмәдән су ташый. Әнисе бик булган хатын, авыл Советында эшли. Уфалла тарталар, кешегә ялынмыйлар. Мал асрыйлар, өй салалар. Үзе дә, энесе дә чиста киенә. Әйбәт укыдылар. Үрнәк гаилә инде.
Миннәхмәт гел абыйсы турында сөйли: «Абый болай әйтте, абый тегеләй кушты». Йоклаганда: «Мин – капитан Немо!» – дип кычкыра. Кәҗә тәкәсе белән бокс уйный, койма, каен башыннан төшми. Гомер булмаганны, ботинкасын чистарта, галстугын китап белән бастырып куя һәм өй түрендәге иң биек кадакка элә. Китапханәдән китап ташый. «4»кә, «5»кә генә укый. Ә беркөнне биеп тә күрсәтте. Менәтрәк! Нәселдә ир-атлардан бер биегән кеше юк бит ләбаса! Камәленә китерә. Үзгәрде малай, менә шуңа сөенеп бетә алмый Фәйрүзә.
Болдыр түбәсеннән җиргә сикерергә җыенучы язны да күреп алган бит, Аллага шөкер. Маллар исән-сау, өй базында бәрәңге күп, озакламый бакчадагы орлык базын да ачып карыйсы булыр. Су гына төшә күрмәсен. Сәндерәләрендәге салам-печән дә басудагы эт эчәгесе кармавычына эләгерлек. Үзләре исән-сау. Каралты-кура өскә ишелерлек түгел. Утын киләсе кышны башларга да җитә, әле китерерләр дә.
Табында түгәрәк икмәк, табагы белән дучмак. Аллага шөкер дими, нәрсә дисең. Менә малае белән кызына авыз иттерсә, күңелдәгечә булачак. Әнә алтын баганасы ачыгып кайтты да сыптырыпмы-сыптыра. Бер карап торган малай инде, башка балаларының үз тормышы.
7
Такыл тактасы (диал.) – тактаны читләгәндә, тигез сызу өчен ясалган туры такта.
8
Силә (диал.) – бишек элә торган пружина.