Читать книгу Кая чабасың, гомер юртагы? / Куда мчишься, рысак жизни? - Рафкат Карами - Страница 1
1
ОглавлениеХөрмәт Жилплощадкадагы тулай торакта яши. Соңгы араларда ул Восстание урамына күчәргә дә ниятләгән иде. Чөнки трестның спорт залы шул тирәдә. Өстәвенә ул туганнан туган абыйсы белән еш аралаша, аларның спорт базасында да булганы бар. Аннары сирәк-мирәк авыл хуҗалыгы һәм ветеринария институтларына баргалый. Аларда татарча көрәш секцияләре эшли, тренерлары бик шәп. Хөрмәт ул остазлардан күп нәрсәгә өйрәнде. Ләкин комендант та, тәрбияче дә, ялынып-ялварып дигәндәй, аның китмәвен үтенделәр. Чөнки ул – үзе кебек үрнәк, актив егетләрдән торган сугышчан комсомол дружинасының җитәкчесе. Ә биредә яшәүчеләрнең тәртип ягы чамалы – узынып китүләр, тукмашулар еш кабатлана. Гәрчә теш кайрап йөрүчеләр булса да, күпчелеге солдат шулпасы эчкән дружиначылар тулай торакны үз кулларында нык тоталар. Укуын исәпкә алып (Хөрмәт быел физкультура институтына читтән торып укырга керде), аңа аерым бүлмә бирделәр. Шуларны уйлап китмәскә булды: әле бу тулай торак подвалында да егетләрне көрәш серләренә өйрәтә бит ул.
Хөрмәт уникенче автобустан төште дә, юл аркылы чыккач, урам чатында туктап калды һәм үзалдына елмаеп куйды: шәһәр уртасында диярлек атлы арба тора, ике авыл кешесе, ирле-хатынлы булсалар кирәк, бәрәңге саталар.
Абзый колакчынын артка каерып бәйләгән бүрек кигән, өстендә бишмәт, авызына папирос капкан. Хатыны да янында басып тора: башында ак яулык, өстендә кара жикет, аягында резина боты. Алар, терсәкләре белән арба үрәчәсенә таянып, тыйнак кына сөйләшәләр.
Җирдә ике-өч капчык, берсенең өсте ачык, янәшәдә чүмәләкәй бәрәңге тулы ак чиләк.
Ат башына солылы капчык бәйләнгән. Бахбай, башын ия төшеп, солы каба, аннан башын күтәребрәк ашый, берөзлексез колакларын кыймылдата: әле турайта, әле як-якка җәя. Ат яңадан башын ия дә капчыкны селки, күрәсең, солы өскә күтәрелә…
Хөрмәт, бөтен дөньясын онытып, читкәрәк китеп карап тора – күңеленә якын гади авыл кешеләрен күзәтә. Гәрчә үтеп-сүтеп йөрүче кешеләр очраса да, бәрәңге алучы юк. Ә, менә бер хатын бәрәңге алды.
Хөрмәт кибеткә барып килде дә тагын читтән генә күзәтә башлады. Үз туганнарыдай якын тоелган бәрәңге сатучылар, арба кырына сөялеп, колбаса белән булки ашап торалар. Баягы капчык сатылып беткән, икенчесен башлаганнар. Атның да солысы азайган, ахры, як-якка караштыра, арт аякларын авыштырып, гәүдәсенең авырлыгын әле бер, әле икенче аягына төшерә; ашаганда, капчыгы селкенеп куя.
Күп тә үтмәде, сатучылар янына өстенә плащ кигән эшләпәле ир-ат килеп басты. Ул ике бармагы белән генә бер бәрәңге алып карады. Бәрәңгене чиләккә ташлагач, бармакларыннан җир тузанын кагып, кулын кесәсенә тыкты, тегеләр белән сатулашырга кереште. Хатын ризыкны, җыеп, төреп, куенына – жикет эченә тыгып куйды. Шәһәр кешесе, капчыкны ачып, янә бәрәңгене карады, ләкин кулын тидермәде. Кыйбатсындымы – сатып алмады, кулларын кесәсенә тыгып китеп барды.
Хөрмәтнең ачуы чыкты. Тегеңә әйтәсе килде: «Агайне, син ул бәрәңгенең ничек үскәнен беләсеңме соң? Аның әнә шул ирле-хатынлы авыл кешеләренең сөялле, яргаланган, каралган, бармаклары кәкрәеп торган, әмма эш сөючән куллары аша ничә тапкыр үткәнен беләсеңме? Аны үстерергә күпме хезмәт киткәнен, тир түгелгәнен беләсеңме? Кыйбат, имеш. Хет бер тапкыр гына үстереп кара! Аннан белерсең кадерен… Хәер, син дә кайдадыр эшлисеңдер, әрәмтамак түгелсеңдер. Ләкин кыйбатсынма, ал. Авыл кешесе ачкүз түгел – беркайчан да бәянең артыгын куймый, үлчәгәндә дә бер-ике бәрәңгене өстәп сала әле…»
Сатучы ат авызыннан капчыкны алды да күтәребрәк бәйләп куйды.
– Аша, малкай, – диде һәм тәмәке кабызды. Абзыйның атын яратуы, аны ач тотмавы – үзенчә сыйлавы – әллә каян күренеп тора. Юкка гына халкыбыз, азыклы ат арымас, димәгәндер, әле аларның кире кайтасы да бар бит.
Хөрмәт күзәтүен дәвам итте: бер карчык, аннары сумка тоткан ике хатын, рәхмәтләр әйтә-әйтә, бәрәңге алып киттеләр. Ә егет, авылын, анда калган әнисен сагынып, Казан уртасына килеп кергән атлы арбадан күзен алалмыйча, байтак вакыт карап торды. Аннары, кинәт нәрсәдер исенә төшкәндәй, тиз-тиз генә китеп барды.
…Хөрмәт җиңелчә генә шакыды да, эчтән җавап биргәннәрен дә көтмичә, бүлмә ишеген ачты.
Өстәл янында эчке күлмәктән генә торган Мәнвия нидер үтүкли иде.
– Ой!.. – дип кычкырып җибәрде ул. – Керми тор. Мин хәзер!
Хөрмәт ишекне япты, бер-ике адым артка чикте. Озак та үтмәде, өстенә халат киеп алган кыз үзе бүлмә ишеген киң итеп ачты һәм аны чакырды.
– Кер.
Ул кул биреп исәнләште дә Хөрмәтне кочаклап алды. Егет тә, кулындагы әйберләрен урындыкка куеп, аны кочты, иреннәреннән суырып үпте.
Мәнвиянең сагынуы шулхәтле көчле иде, ул егетеннән күзен алалмады, кояштан да болайрак балкыды. Төптән юан, уртача буйлы, тыгыз тәнле бу егет Мәнвияне бөтенләй сихерләгән, дөресрәге, кыз үзе сихерләнгән иде. Кемнәр өчендер кысыграк кечкенә күзле, җәлпәгрәк борынлы Хөрмәт, бәлки, әллә ни искитәрлек егет тә түгелдер. Ә Мәнвиягә аның көчле, кыска бармаклы таза кулларына хәтле якын, тансык иде. Ул егетнең иреннәрен очлайтыбрак бөтен бите белән елмаюына хәтле сагынган иде. Мәнвия яхшы белә: Хөрмәтнең һәр кылган гамәле ихлас. Бәлки, ул шуның белән кызның күңелен яулагандыр да әле.
Мәнвия, озак карап торуыннан оялып, Хөрмәткә урын тәкъдим итте һәм сораштыра башлады:
– Кайчан кайттың?.. Ничек ял иттең?..
Егет үзе җавап бирде, ә үзе күзләрен кыздан алалмады. Кара чәчләрен, уртадан юл ярып, баш артына өеп-төйнәп куйган, киң маңгайлы, кыйгач кашлы Мәнвия табигый матурлыгы белән егетне һәрчак сокландыра иде. Бүген аеруча. Бераздан егет әйберләрен, урындыктан алып, өстәлгә куйды.
– Борын кычыткан иде, – диде Мәнвия, алма, конфетларга күз төшереп алгач көлеп. – Чишен.
Эш шунда: Хөрмәт чираттагы ялда булып кайткан иде. Ул әүвәл авылында кышка утын хәстәрләде, каралты-кура, йорт-җирне караштырды. Аннары, профсоюздан туристик юллама алып, тресттан җыелган төркем белән ике-өч көнгә Киевка барып кайтты.
Хөрмәт плащын, кашнесын һәм козырёклы фуражкасын чөйгә элде. Кара костюмының төймәләренә кул тидереп алды, галстугын бушатыбрак куйды, учы белән җитү чәчен сыпырды. Мәнвия аның күлмәгенә игътибар итте – яңа булса кирәк, һәрхәлдә, моңарчы күргәне юк иде.
Сәяхәттән ияреп кайткан открыткалар, значоклар, карточкалар карап утырганда, күрше бүлмәдән кызлар кереп-чыгып йөрде – идән юалар икән.
Аннары Мәнвиянең абыйсы (әнисенең энесе) керде, сеңлесен авырый дип белгән. Бик күңелле кеше икән, бераз «төшереп» тә алган. Мәнвиянең хәлен сорашты, Хөрмәт белән дә гәпләште. Хатыны хастаханәдә икән. Бер ярты кызыл шәраб һәм йөзем кыстырып кергән.
Ул арада Мәнвия чәй әзерләде. Абзый, яртыны ачып, бер стакан җибәрде, Хөрмәт кабып кына куйды, Мәнвия бөтенләй баш тартты. Абзый киткәч, бу бүлмәдә яшәүче Рәҗия кайтып керде.
Уртача буйлы, түгәрәк йөзле, коңгырт чәчле Рәҗия әңгәмәдәше белән ачык йөз күрсәтеп сөйләшә, сәхнәдә декламация сөйләгән балалар кебек, һәр сүзен җиренә җиткереп, аермачык итеп әйтә. Сөйләшкәндә, тулышып торган битенең яңак мускулларына һәм дугайланып килгән матур кашларына хәтле уйнаклап тора. Урицкий исемендәге мәдәният сараеның халык театрына йөрүче, кеше белән һәрчак елмаеп сөйләшүче бу кызның әйтерсең лә бер кайгысы да юк.
Ә чынында алай түгел, аның да эчендә ут уйнаган чаклары була. Ул, Хөрмәт белән исәнләшкәч, кулындагы сумкасыннан тумбочкасына әйберләр бушата башлады һәм Мәнвиягә сорау бирде:
– Минем хайван күренмәдеме?
– Юк.
Сүз егете турында бара, ахры, кыз әле һаман тынычлана алмый:
– Подумаешь, вакыты юк. Ул инженер була, ә мин – эшче.
– Ярар инде, – диде Мәнвия, аны юатып.
– Нәрсә булды? – дип сорады Хөрмәт, ул үзе теге егетне бер тапкыр гына күреп калган иде.
Мәнвия аңлатып бирде. Рәҗияне егете ташлаган икән. «Мин, конечно, гафу үтенәм, но вакыт тар, эш, уку, экзаменнар, яңадан килеп йөри алмам», – дип әйтеп әйткән, ди. Рәҗия һаман оныта алмый, еш кына балавыз да сыгып ала икән.
Хөрмәт тә кызны тынычландырырга теләде:
– Аптырама, яңаны табарбыз.
– Үзем дә төшеп калганнардан түгел әле, – диде кыз һәм көлеп җибәрде. – Казанга килгәч, беренче тапкыр свиданиегә бардым. Юри киендем: өстә ак кофта һәм кара трико. Мин, кинога барабыз, дигәч, егет аптырады. Ярар, мин әйтәм, икенче көнне барырбыз. Ул көнне футболка, яшел итәк һәм тапочка киеп чыктым, юрамалый гына, ни әйтер икән дип… Икенче юлы тагын бер мәхлук бәйләнде. Мин колхозга китәсе идем. Кайткач, егет, син Рәҗияме, ди. Юк, мин әйтәм. Ул кат-кат сорый. Отшибла мин анысын да. Әллә нинди сөйкемсезләр иде алар икесе дә… Ә бу, хайван, бик ошаган иде, әллә ничек менә мәхәббәтле иде ул…
Хөрмәт көлмичә түзә алмады. Рәҗия үзе дә ап-ак тешләрен күрсәтеп елмая, һәм аның матур йөзе гамьсез кыяфәт алган. Гүя ул, күңелендәге рәнҗешне белгертмәс өчен, тышка чыгармас өчен, битлек кия иде.
– Безнең коридорда төнлә әллә кеше, әллә җен йөри, – дип көлде Рәҗия. – Син килмисеңдер бит?
– Юк, – диде Хөрмәт, пальтосын салып, күлмәкчән генә калган Рәҗиянең зифа буена сокланып. «Бу сылуның нәрсәсе ошамагандыр ул «хайван»га?» – дип, эчтән генә Рәҗия сүзе белән теге егетне сүгеп ташлады.
Мәнвия Рәҗияне, күчтәнәчләр белән чәй эчик, дип, өстәлгә утыртты, ә үзе Хөрмәткә «Здоровье» һәм «Азат хатын» журналларын бирде.
Соңгысына ишарәләп:
– Анда «Коръән серләре»ннән өзек бар, – диде. – Хатын-кызлар, ир-атлар турында, бик кызык.
– Ә мин Айтматовның «Җәмилә»сен укыдым, – диде Рәҗия, тоткалы, бизәкле чынаяктан чәй уртлап. – Талант шулдыр инде ул: кечкенә генә повестьта кешене үзенә җәлеп итәрлек, искитәрлек итеп гасырлар буена язылган мәхәббәтне үзенчә аңлатып бирә. Үзеңне ниндидер сихри дөньяда хис итәсең, җирдә икәнеңне онытасың…
Хөрмәт, әдәбият-сәнгать дәрьясында сай йөзгәнлектән, бу теманы дәвам иттерә алмады.
Егетнең дәшмәвен, югалып калуын күреп, сизгер күңелле Мәнвия теманы үзгәртте һәм аңардан Киев турында сораштыра башлады: ниндирәк шәһәр, йортлары, урамнары матурмы, килгән-киткән кешегә халкы ничегрәк карый, кибетләрдә азык-төлек бармы?
Хөрмәт җавап биргән арада, Рәҗия дә әңгәмәгә катнашты:
– Анда кием-салым күп, диләр. Үзеңә берәр нәрсә алдыңмы?
– Фотоаппарат кына алдым. «Зенит».
– О-о! Кыйбаттыр ул?!
– Җитмеш биш сум. Зато яхшы. Аны, чит илләрдә, бөтен дөньяга билгеле автоматка тиңләп, «Фото Калашникова» дип йөртәләр икән.
Рәҗия, рәхмәт әйтеп, табыннан кузгалды, кулына дәфтәр алып, караватына утырды. Ул роль ятлый иде булса кирәк – укыганда йөзе үзгәрә, кашлары күтәрелеп-күтәрелеп куя. Бераздан ул дәфтәрен караватына куйды да торып тәрәзә янына килде.
– Хөрмәт, безнең радиола нишләптер юньләп эшләми.
Егет радиоланы карады.
– Ул төзек, җитмеш сигезгә куярга кирәк.
– Рәхмәт! – диде кыз.
– Киявең булсын Миңнәхмәт, балаларың күп булсын…
– …өем тулы чүп булсынмы? – дип элеп алды Рәҗия, көлеп, һәм радиоланы ачып җибәрде, бүлмәгә татарча җыр агылды.
Мәнвиянең сагынуы, кем әйтмешли, хәттин ашкан иде – Хөрмәтне гел яныннан җибәрәсе килмәде. Дөресен әйткәндә, егет тә аны бик юксынган иде.
Хөрмәт белән бертигез дип әйтерлек уртача буйлы, ябык гәүдәле, чем-кара чәчле, озынча йөзле, иреннәре күпереп торган кечкенә авызлы бу гөләндәм кызны ул күптән түгел туганнан туган сеңлесенең бүлмәсендә очратты. Дөресрәге, заводта эшләүче сеңелкәше (ул туган көненә Хөрмәтне дә чакырган иде) читтән генә: «Абый, әнә теге кызга кара әле, бик инсафлы, эшчән кыз, үкенмәссең», – дип тәкъдим итте. Хөрмәт аны күрде һәм… күрде дә капланды, дип, шушындый очракка әйтәләрдер инде. Зур коңгырт күзләрен бизәп торучы озын керфекләреннән дә, мөлаем йөзенең алсу яңакларыннан да, хәтта елмайганда гына күренеп калучы ап-ак тешләреннән дә өзлексез нур сибелә шикелле тоелды егеткә – Мәнвия күрә-күрештән үк ошады. Күрәсең, ул да кыз күңелендә ниндидер җылы тойгы уяткандыр – тәнәфестән соң алар янәшә утырдылар – икесе дә парсыз икән. Мәҗлес таралгач, Хөрмәт аны озатып та куйды, телен тапты, ләкин бүз көясе булмады – озак тоткарламады. Икесенең дә күңел кыллары тәңгәл тибрәлгәнгә күрә, алар очраша башладылар.
Ә менә бүген көне буе диярлек аерылышмадылар. Башта шәһәр үзәгенә юл алдылар.
Казансу елгасы саеккан – утраулар күп; балыкчылар кармак сала; кран-экскаватор ком ала – елганы тирәнәйтә; земснарядтан сулга таба торба сузылган – ул йортлар төзү өчен сазлыкка ком куа.
Күперне чыккач, цирк төзелешен күзәтеп бардылар. Ул үзе түгәрәк, ак төстәге өсте ябулы шикәр савытын хәтерләтә. Анда эшләүче техниканың саны-исәбе юк: бульдозер, самосвал, грейдер, кран, трубоукладчик – барысы да хәрәкәттә; төзүчеләр дә умарта кортларыдай мыжгып тора – һәммәсе мәш килә, араларында солдатлар да бар, башларына каска кигән мастер-прораблар да, берән-сәрән пальто һәм эшләпәдән генә йөрүче зур түрәләр дә күренгәли. Җирдә щебёнка, гравий, ком, асфальт, плитәләр үз чиратын көтеп ята – юл салучылар да монда. Шау-гөр килеп торган төзелеш мәйданы Хөрмәткә үзенең Казанга килгән беренче көннәрен хәтерләтте һәм ул бу хакта Мәнвиягә сөйләп барды.
Башта «Спутник» кинотеатрында «Тауларда очрашу» дигән бик күңелле кинокомедия карадылар. Вакыйга Кавказда бара. Кино төшерү төркемендәге артистка бер инженер белән таныша. Артистка ике роль уйный, инженерга, без икәү – игезәкләр, ди, ләкин соңыннан барысы да фаш ителә. Ахыры матур – ярату белән бетә.
Аннары Мәнвия егетен туганнан туган абыйларына алып китте. Аның хатыны авырлы – корсагы борынына җиткән, ул аны кадерләп кенә йөри, бөтен эшне үзе эшли, өйләрендә уен-көлке, шаяру өзелеп тормый.
Кайтканда, Мәнвия Декабристлар һәм Гагарин урамнары чатындагы почмак өлеше җиде каттан гыйбарәт булган үзләре яшәгән йортка карады да:
– Урта Азиядә булса, бу әллә кайчан җимерелер иде инде, – диде.
– Нигә?
– Анда еш кына җир тетрәү була. Узган ел Ташкентның җимерелүен беләсең инде… Мин яшәгән җирдә дә еш була иде. Бервакыт бүлмәдә үзем генә идем, төнлә кемдер селкетеп уятты. Мин куркып уяндым. Түшәмгә карасам, җир селкенә икән… Икенче тапкыр эштә җиде баллы булды. Бер урыннан икенче урынга чайкалдырып йөртә: алып китә, китереп куя, баш әйләнә…
Мәнвиянең Хөрмәткә сөйләгәне бар иде инде. Әти-әнисе вафат булгач (әтисе, сугышта алган яраларыннан мантый алмыйча, кызына ун яшь тулган көнне дөнья куя, әнисе – Мәнвия урта мәктәпне бетергән елны), авылда тома ятим калган сеңлесен абыйсы Урта Азиягә алып китә. Ә ул анда армия хезмәтеннән соң калган була. Кыз эшкә керә, тулай торакта яши. Ләкин һава шартлары да ярап бетми, сагынуы да көчле була, аны әнисенең энесе Казанга чакырта, эшкә һәм тулай торакка урнаштыра.
Хөрмәт кабат, башын күтәреп, Мәнвияләр йортына карады. Бу бина, янәшәдәгеләрдән бер башка дигәндәй биек булып, тирә-юньне бизәп тора. Аннары егетнең карашы кызга күчте. Аның өчен Мәнвия дә бүтән кызлардан бер буйга югарырак – чибәррәк һәм ягымлырак кебек тоела, төс-бите генә түгел, холык-фигыле дә егетне сокландыра – арада иң гүзәле булып күренә.
Кызлар бүлмәсендә әле бер дә кырынмаган, яңа гына мыек чыгарып килүче яшь егет утыра. Ишек янындагы чөйдә кара шинель һәм кокардалы фуражка эленеп тора. Егет – Астрахань өлкәсендәге Ахтүбәдә укучы матрос – Рәҗиянең энесе икән.
Хөрмәт аның белән бик тиз уртак тел тапты. Аларны Одессадагы хәрби-диңгез училищесына әзерлиләр икән. Хөрмәт Кронштадтта карантин узуы, Ульяновск өлкәсендә хәрби-диңгез флотына караган арсеналда хезмәт итүе хакында сөйләде. Әгәр егет офицер булса, флотта үсү мөмкинлеге дә зур икәнен дә искәртте. Матрос та сүзчән егет булып чыкты, эрудициясе дә ярыйсы гына икән.
Мәнвия белән Хөрмәт кичке якта Куйбышев клубында «Саз» ансамбле концертын карадылар. Гаҗәеп аһәңле, күптавышлы ансамбль чыгышы күңелләренә хуш килде, ә Мәнвияне бөтенләй әсир итте.
Ул:
– Мин, тегеннән кайткач, үзебезнең җырларны тыңлап туя алмадым. Шулхәтле сагынылган иде. Ә болар – искиткеч! – дип соклануын белдерде.
Урамда яңгыр ява, аяк асты юеш, пычрак, су. Алмагач, акацияләр яфрак койган, фәкать тупылларда яшькелт һәм өрәңгеләрдә аз санлы сары яфраклар калган. Ә Мәнвиянең күңелендә әйтерсең лә яз: ул концертта ишеткән җырларны эченнән кабатлый, кайберләрен шыңшып та көйли.
– Тиздән Яңа ел да җитә, – диде Хөрмәт уйчан гына, бераз дәшми барганнан соң. – Хотя әле ай ярым бар.
– Яңа ел – иң матур бәйрәм! – диде кыз, ашкынып. – Минем иң яраткан бәйрәмем! Ул бөтен кешегә дә бертигез: һәркем нәрсәдер көтә, өмет итә.
– Килешәм, – диде егет. – Ул – сәяси дә, дини дә түгел, дөньядагы бөтен халык бәйрәме.
– Син кайда каршыларга яратасың?
– Миңа төрлечә каршыларга туры килде… Узган ел автобус тукталышында каршыладым, сездән ерак түгел. Берничә кеше уникенче автобусны көтәбез, юк та юк. Җиденче дә күренми… Әле ярый минем сумкада шампанский бар иде – ачтык… Армиядә постта торганда да каршыларга туры килде, урман эчендә, берүзем. Башка төрле уйлар килә… Җирсетә… Сагындыра… Сагынган кеше үзе генә белә инде…
– Син ничә ел хезмәт иттең?
– Өч.
– Ой-ой! Ә хәзер ике ел.
– Флотта барыбер өч ел. Армиядә туган-тумачаны, таныш-белешләрне бик күрәсе, кайтасы килә… Сагыну – ул шундый бер хис-халәт, аны сүз белән генә аңлатып биреп булмый, минем аңа сүз байлыгым җитми.
– Мин дә читтә бик сагындым. Шуңа Казанга кайттым. Сагынуны үзе чит җирдә яшәп карамаган кеше генә аңламый…
– Анда җылы булгандыр. Үкенмисеңме соң?
– Юк. Монда бөтенесе үз кешеләр. Эшемне яратам. Эшләп укуы (Мәнвиянең КАИда укуын егет белә иде инде) җиңел түгел, барыбер тырышачакмын. Мин гражданский самолётлар төзүдә катнашам… Тизлек әле хәзергә җитә. Менә коммунизм, дөньяда барыбыз да тигез булгач, Америкага барырга тизйөрешле очкыч кирәк булачак. – Аннары кыз серле генә әйтеп куйды: – Бездә анысы да эшләнер әле.
Хөрмәт Мәнвиянең соңгы җөмләсенә игътибар итмәде.
– Әлбәттә, шулай булачак, дөнья үсеше шуңа таба барачак.
– Күп белү тиз картаюга китерә, диләр.
– Аз белеп, озак яшәү дә кызык түгелдер.
– Барыбер үзеңнән соң ни дә булса калдырырга кирәк: балалар, оныклар…
– Әйе, әле егетләргә агач утыртырга, йорт салырга да кирәк. Минем үземнең көрәшчеләремне Сабан туйларында гына түгел, республика һәм ил ярышларында да күрәсем килә… Минекеләр, Сафин кебек, Олимпия чемпионы булмас булуын…
– Ә ул кем? – дип сорады кыз.
Хөрмәт татарлардан беренче Олимпия чемпионы, грек-рим көрәше остасы Шәгъзам Сафин турында сөйләп алды. Аның Кронштадтта бергә хезмәт иткән дусты Атаулланың якташы – Нижгар мишәре икәнен дә, аларның татарча көрәше дә үзгәрәк – аяк чалуларын да әйтергә онытмады.
Кайчагында Мәнвия, менә шушы минуттагы кебек, егетенә карый да уйлана: «Кем ул? Нинди уй-хыяллар белән яши? Тормышта максаты нидән гыйбарәт?» Хәзер кыз төшенә: Хөрмәтнең гомуми белеме, эрудициясе Мәнвия эштә белгән инженерларныкы кебек тирән түгел. Ләкин аның үз мохите бар – спорт. Кызның моңарчы «грек-рим, самбо, дзю-до, сумо, ирекле көрәш» дигән сүзләрне ишеткәне дә юк иде. Ә Хөрмәт ул терминнарны еш куллана, чөнки егет шул даирәдә эшли, яши, спортта уңышка ирешүчеләргә мөкиббән, алар турында сәгатьләр буе сөйли ала. Мәнвия үзе, авылда мәктәптә укыганда, чаңгыда йөрүдән башка спорт төрен белмәде, күрмәде…
…Егет кергәндә, кызлар бүлмәсеннән чырык-чырык көлешкән тавыш ишетелә иде. Өчесе дә өйдә икән. Рәҗия өстәл артына иелеп качкан иде, чыкты. Хөрмәт кергәч тә, көлүдән тиз генә туктый алмадылар. Нәрсә яисә кем турындадыр сөйләшкәннәр, ахрысы, – кызлар бүлмәсе шулай серле була инде ул. Хәер, эзләсәң, сәбәбе табыла: кызлар бүрәнә ярыгындагы таракан ботыннан да көләләр икән бит.
– Чишен, – диде Мәнвия, караватыннан кузгалып һәм кулындагы журналын өстәлгә куеп.
Хөрмәт пальтосын, фуражкасын чөйгә элде, кыз күрсәткән урындыкка утырды.
– Хурлап йөрисең, әле генә чәйдән кузгалдык, – диде тулы гәүдәсенә кыска җиңле күлмәк кигән Миңнира – бу бүлмәдәге өченче кыз.
Хөрмәт җавапсыз калмады:
– Кодагый, кичә килгән булсаң кунып китәриең, дип әйтеп әйткән, ди бер карчык.
Кызлар көлештеләр.
– Кичәге егетем сугышты, – диде Рәҗия, елмаеп, аннары чырае җитдиләнде. – Минем авылдашыма бәйләнде… Их, гармун юк, йөрәк яна…
Бераз сөйләшеп утырганнан соң, Миңнира Мәнвиягә әйтте:
– Чыгып керегез…
– Үзләре белерләр, кысылма, – диде Рәҗия, аны сүзеннән бүлдереп. – Карале, әйдә минем апаларга барабыз, сапожки алып кайтырга.
– Әзрәк утырыйк, – диде Миңнира, күрәсең, аның җылыдан тышка чыгасы килми иде.
Күрше бүлмәдән кызлар кереп-чыгып йөри, йомыш белән, бер егет тә шырпы сорап керде. Кайчак бүлмә эче тынып кала. Шундый минутларның берсендә:
– Нигә тын? – диде Мәнвия, аптырап.
Кызлар бер-берсенә карап көлештеләр, болай гына.
– Син көннәреңне ничек үткәрәсең? – дип сорады Рәҗия Хөрмәттән.
– Төрлечә була инде. Тулай торак та спортзал инде минем. Уку күп вакытны ала, телевизор карыйм. Беркөн безнең илнең җыелма командасы Англия белән футбол уйнады – ничьяга, икегә ике булды. Унысы көнне хоккей карадым, безнең Урицкий клубы ЦСКА белән уйнады.
– Кем җиңде соң? – дип сорады Мәнвия, егетенә яратып карап, ул аны бик сагынган иде, чөнки күрешмәгәннәренә атнадан артты.
– Тегеләр инде, җидегә бер белән оттылар.
– Ничек карыйсыздыр шуларны?! – диде Миңнира, кашын җыерып. – Алар гел сугышалар бит.
Хөрмәт аңа каршы төште, һәр спорт төренең кагыйдәләре булуын әйтте, кайчагында эләгешеп алалар икән – бу гадәти хәл икәнен аңлатты.
– Бигрәк тә хоккейда… Йә бәрелешеп, йә силовой приём аркасында егылсалар, кызып та китәләр – йодрык уйнаталар. Шуңа күрә хоккей – чын ир-егетләр уены бит!..
Аннары ул сүзне көрәш тирәсенә күчерде. Анда да төрле хәлләр булуын искәртте…
Рәҗия кабат футбол темасына әйләнеп кайтты:
– Пеле, Пеле, диләр, кем соң ул? Андый исем буламыни?
– Ул Бразилия уенчысы. Чын исеме Эдсон Арантес ду Насименту… – Егет даны бөтен дөньяга таралган атаклы футболчы турында сөйләп бирде.
Бераз гәпләшеп утыргач, Хөрмәт белән Мәнвия урамга чыктылар.
Хөрмәт, юри үпкәләгән булып:
– Хәлне белергә килмәдең дә, – диде.
Эш шунда: егетләргә көрәш алымы күрсәткәндә, ул аягын каймыктырган иде.
– Белмәдем бит, – диде кыз, акланып. – Егетләр килеп әйтсен иде.
– Бу аксак-туксак хәлдә килеп күренәсем килмәгән иде дә, бик сагындым, – диде егет, юри чатанлаган булып.
Мәнвиянең ачуы килде:
– Хәзер мин гаепле.
– Үпкәләмә, үпкә бәлеше ашатырмын.
– Үзең аша!
– Ярый, бар, кер, – диде Хөрмәт, кызы ни әйтер икән дип, һәм, яннан карап, аның реакциясен белергә теләде.
– Ашыгасыңмыни?
– Юк та. Исән булсам, бер килермен әле, – диде егет, һаман аны үртәп.
– Бар, – диде кыз, иренен турсайтып, аннары дымланган күзләрен тутырып Хөрмәткә карады: – Хәзер хәлең ничек соң?
– Врач әйтте, өч көннән үләсең, диде.
– Ай Ходаем! – дип кычкырып җибәргәнен Мәнвия сизми дә калды, егетнең сүзләрен чынга алып.
– Хәзер шундый машина бар: предсказать может. – Ул эчтән генә көлде һәм мескен Мәнвияне кызганып та куйды. – Ярар, шаярттым гына, үпкәләмә. Гафу ит.
– Гафуың белән сату ит, акчасын миңа сдавать ит, – диде Мәнвия, иренен турсайтып, ләкин ачуы тиз басылды.
Урамда эре, йомшак кар ява, бөтен тарафта ак мамык оча сыман. Егет кызның иңбашыннан тотты да юл читендәге карга екмакчы булды.
– Юк, кирәкми, – диде кыз, ялварып. – Тагын аягыңны авырттырырсың.
Алар Гагарин урамы буйлап югары таба менәләр иде. Ике йорт арасыннан эчкә үттеләр, берсенең подъездына керделәр. Берәүнең пианинода уйнаганы ишетелә.
Хөрмәт, кызны сак кына тотып, яулык астыннан күренеп торган йомшак чәчләрен, аннары бер-бер артлы күзләрен, битен һәм, ниһаять, иреннәрен үпте. Музыка көчлерәк, дәртлерәк көй уйнарга тотынды. Егет тә, кыз да тагын да дәртлерәк кочаклаштылар, үбештеләр. Мәнвия бөтен гәүдәсе белән сылангач, егетнең тәнендә дәрт уянды. Кыз үзе дә шундый ук хәлдә: бөтен барлыгы яшьлек дәрте белән тулган. Ул егеттән башын аерып карап торды да кинәт аны кысып алды, башын егетнең башына терәде. Аннары егет тагын, суырып-суырып, Мәнвиянең тулышып-күпереп торган алсу иреннәрен үпте.
Югарыдан ишетелгән музыка тынды. Ара-тирә кешеләр кереп-чыгып йөри башлады. Алар йөрүдән туктагач, кыз читенсенсә дә, түзеп тора алмады – үзе дә Хөрмәтне яратып һәм якын итеп йөзенә, күзләренә карады. Аның озын керфекләре әле өскә күтәрелә, әле аска төшә. Хөрмәт юри күз карашын читкә төбәгән була, ләкин Мәнвиянең үзенә текәлгәнен сизеп тора.
– Ни уйлыйсың? – дип сорады кыз.
– Берни дә.
– Ник ачуланасың?
– Юк.
– Кайтыйк инде, – диде Мәнвия һәм ике-өч тапкыр яулыгын рәтләде.
– Аскарак төшер, чәчеңне күп күрсәтә, – ди егет, аны үртәп.
– Юк.
Алай итсә, шәһәрчә була, ә ул белми, ахры.
Урам. Җил бик көчле. Чыккач та җылы иде, салкынлык сизелә башлады. Хөрмәт, кызны үзенә таба борып, кочаклап алмакчы булды, кыз карыша, егетнең кулыннан тота, җибәрми – шаяралар.
Як-ягына карап алгач, Мәнвия:
– Без кайда соң? – дип сорады.
Егет кочагында озак торудан аның башы әйләнгән, зиһене чуалган иде, ахры.
– Әнә бит сквер.
– Әйе шул, – диде кыз, оялып һәм көлеп җибәрде.
Кызлар тулай торагына кайтып җиттеләр.
– Керәсеңме? Әйдә, туңгансыңдыр.
Хөрмәт вакытны карады, ризалашты.
Баскычтан төшеп килүче Рәҗия белән күрше бүлмәдә яшәүче кызга юлыктылар. Алардан алдарак атлаучы бер егеткә ишарәләп, Рәҗия, Хөрмәт кенә ишетерлек итеп:
– Тишек борын, – дип көлеп узып китте.
Бүлмәдә авылчарак кыяфәтле ике егет утыра. Болар Миңнираның авылдашлары булса кирәк. Хөрмәт кунаклар белән кул биреп исәнләште, чишенеп утырды, кулына өстәлдә яткан «Комсомолец Татарии» гәзитен алды. Анда күктә ниндидер серле нәрсә барлыгы турында язылган иде. Галимнәр төрле гипотезалар әйтә. Казанның физик-астрономнарына сораулар бирелгән, алар да төгәл белмиләр.
Хөрмәт шул хакта әйткәч, егетләрнең берсе:
– Болгариядә дә күргәннәр андый әйберләрне, – диде.
Миңнира егетләрнең берсенә хуҗалык сумкасы тоттырды, һәм алар саубуллашып чыгып киттеләр.
Мәнвия:
– Чәй куйыйммы? – дип сорады.
– Эчмим, рәхмәт!
– Туңмадыңмыни?
– Юк. Кил әле.
Мәнвия кулына чәйнек тотып өлгергән иде инде, аны өстәлгә куйды, егете каршына килде. Хөрмәт аны тезенә утыртты, кочаклады һәм кабарынкы кайнар иреннәреннән суырып үпте. Бераздан Мәнвия аның тезеннән төште.
– Ярый, мин ашыгам, – диде егет. – Мине хатыннар көтәдер.
– Нинди хатыннар?
– Минем өч хатыным бар бит: берсе – эшлеккә, икенчесе – кешлеккә, өченчесе – запаска. Мин намуслы кеше, хатыннарым барын үзем әйтәм.
Мәнвиянең ачуы килде, калын кара кашлары җыерылды, читкә борылды.
– Кит әле моннан! – диде ул кисәк кенә, аннары йомшара төште. – Китсәнә, булмаганны сөйләмә!
Тычканга үлем, мәчегә көлке дигәндәй, Хөрмәткә кызык, үзе киенә, үзе астыртын гына кызга карый, елмая.
Мәнвиягә аның хәзерге минуттагы шаяруы, ниһаять, барып җитте, ахры. Ә менә баягысы әле һаман хәтереннән чыкмый икән.
– Син әллә ниләр уйлама.
– Нинди мәгънәдә?
– Үлем турында сөйләндең бит.
Хөрмәт ул хакта оныткан иде инде, тәмамысы курыккан беркатлы кызын жәлләп куйды.
– Шаярттым гына.
– Үлем белән шаярмыйлар, – диде яшь кенә килеш башыннан күп кайгы кичергән кыз. – Икенче шимбәдә киләсеңме?
– Килимме соң?
– Кил.
Кыз тормышындагы фаҗигале хәлләрне искә төшергәч, Хөрмәткә уңайсыз булып китте, шаяртуы, чыннан да, урынсыз кебек тоелды. Ул ишек төбеннән бүлмә эченәрәк узды.
Беренче күрүдә үк күңеленә сеңеп калган, кай ягы беләндер үз әнисен хәтерләткән, ярымай рәвешендәге көмеш алкадан битәр бизәнү әйберсе такмаган, иннек-кершән ягуны да өнәмәгән бу әдәпле кызны Хөрмәт көннән-көн күбрәк белә баруын һәм ныграк яратуын аңлады. Аның алдау-йолдауны белмәүче саф күңелле, намуслы кеше икәненә дә шиге калмады. Аны һич кенә дә югалтасы килми иде. «Мондый асылташка ия тиз табылыр, – дип уйлады ул эченнән һәм бүген үк аңа тәкъдим ясап, кылын тартып карарга булды. – Нәрсә дияр икән?»
Хөрмәт Мәнвиянең кулларыннан тотты, яратып, сокланып, күзләренә карады һәм сүз башлады:
– Әни кайткан саен аптырата: килен кирәк, килен кирәк, ди. Менә, аптыраган-йөдәгән дигән кебек, нишләргә дә белмим. Мин аңа срочно гына каян килен табыйм? Сиңа сүз катар идем дә, миңа кияүгә чык, дип, риза булмассың. Оятын кая куярмын? Монда җир тишеге дә юк.
– Ә син гозереңне әйтеп кара, – диде кыз, егетне әле һаман шаярта дип белеп. – Бөтен шартын китереп әйтсәң, бәлки, уйлап карармын.
– Чык миңа кияүгә!
Егетнең холкын белә башлаган Мәнвия дә бу уенга кушылырга теләде.
– Бүгенме? – дип сорады кыз, көлеп. – Юк, бүген булмый, соң инде, загс эшләми. Иртәгә дисәң, уйлап карарга ярый.
Егет кызга текәлеп карады.
– Ярар, шаярттык, булды. Минем сиңа җитди сүзем бар.
– Нинди?
– Әйдә өйләнешик. Мин артык күпертеп сөйләшә белмим. Тел байлыгым шулхәтле генә. Әйтүем чын, ай танык та көн танык. Мин сине яратам, күңелемә хуш килдең. Син дә мине чит итмисең сыман. Нишлибез? Ризамы?
Мәнвия телсез калды. Ни дияргә дә белмәде. Уеннан уймак чыгу шул буламы әллә? Ә егет бит шаяртмый.
– Чын әйтәсеңме?
– Әйе, кояштыр менә. Һич ялгансыз. Бала-чага түгел бит.
Мәнвиягә дә Хөрмәт ошый иде. Сарпатсыз кыланганы, ялгышып та оят сүз ычкындырганы юк. Кайбер әрсез егетләр шикелле беренче көннән үк кул озайтмады – әлегәчә түшенә дә үрелгәне юк. Бүлмәдә, хәзерге кебек, ялгыз калган чаклары да булгалады – нәфсесен тыя белде. Тулай торакта аерым бүлмәдә яшәсә дә чакырганы юк. Хәер, Мәнвия анда бармас та иде. Уен-көлке яратса да, гөлдән гөлгә күчеп йөрүчегә охшамаган, төпле, эчкерсез егет күренә. Үзара сөйләшүләрдән кызга аның биографиясе дә таныш иде. Һәм ул, дөнья күргән, дары иснәгән, кулыннан эш килердәй, күз терәге булырдай бу егетнең тәкъдимен кире кагарлык дәлилләр тапмаса да, көне-сәгате белән ризалык бирмәде. Чөнки, кем белән бәйләнүгә карап, аның язмышы хәл ителәчәк бит.
Хөрмәт ашыктырмады, көтәргә сабыры җитәрлек иде. Бүлмәсенә кайтып яткач, Мәнвиянең ачы язмышын яхшы белгән егет тә икеле-микеле уйларга батты. Кызның сынык канатын очарлык итмәсә дә, бәйләп-төзәтеп савыктыра алырмы? Канатларын тагын да каермасмы? Китек күңелен күтәрә, хәсрәтле җанына дәва була алырмы? Ярату бер хәл, әле тормыш дигән олы дәрья алда тора бит. Суына батмыйча, икең бергә йөзәргә кирәк. Аның хәле бетә башласа, бөтен авырлыгы синең җилкәңә, беләкләреңә төшәчәк. Каушап-куркып калмассыңмы шул мәлдә? Хөрмәт ваемсыз егет түгел, шахмат остасы булмаса да, алга таба берничә йөрешне генә исәпли ала иде. Ә тормыш итү ай-һай күп йөрештән тора. Бәлки, бик еракка фараз да кыла алмассың, якын арага булса да йөрешләреңне күзалла. Ул үз даирәсен дә исенә төшерде. Татарча көрәштә берничә генә алым. Шул төп алымнарны үзләштерсәм, көч-куәтем җитсә җиңәм, дип уйлый кайберәүләр. Юк, бер егәр белән генә тантанага ирешеп булмый. Тормыш дигән озын юл да көрәш мәйданы кебек – әллә нинди киртәләр, һич уйламаган каршылыклар сине сагалап торуы ихтимал. Син моңа әзерме, хәлеңнән килерме? Әзер булсаң гына, Мәнвиягә кулыңны суз, буең җитмәсен сизсәң үрелмә – әле синең ир-ат дигән исемең дә бар. Димәк, тормыш арбасын өстерәү иң әүвәл сиңа төшә… Һәм егет үз-үзенә сүз бирде: «Тартырмын!» Фәкать шуннан соң гына шик-шөбһәләре таралып юкка чыкты, күңеле тынычланды, Мәнвиягә тәкъдим ясавын дөрес гамәл дип тапты, үзенә булган ышанычы артты.
Уен сүзләр белән башланган әңгәмә, кабат очрашкач, янә дәвам итте. Бу юлы – җитди, бөтенесе уртага салынып, ачыктан-ачык сөйләшенде. Һәм Яңа ел алар өчен үтә мөһим, бик җитди һәм гаять истәлекле вакыйга белән башланды – загс бүлегенә гариза илтеп бирделәр.