Читать книгу Карабәк. Каенсар (җыентык) - Вахит Имамов - Страница 21

Карабәк
(Тарихи роман)
20

Оглавление

Ирене суга тигән чаптарларны типкәләп тә, өркетеп тә чишмә буеннан куып буладыр ул. Ә менә инде кан исен бер мәртәбә татып исергән ерткыч җанварны, корбанын ботарлап бетермичә, нәфесен басмыйча, хәтта чыбыркы белән ярсаң да, куып җибәрү йә туктату язмас. Мәмләкәтне Ходай Тәгалә хан-хакимнәр бәйдән ычкынудан берүк саклый күрсен!..

Валлаһи, исерде, котырды Туктамыш хан. Аксак Тимер аның каршына Тугра атлы иң хәйләкәр илчесен дә юллап карады хәтта:

– Дүрт мәртәбә гаскәр биреп, мин сине Сыгнак ханы иттем, улым дип атадым. Ә син нәҗестән көрәк булып Сарай тәхетенә менеп утырдың да, мин чалган мал, каптырган ризык белән күтәрелүеңне дә онытып, өстемезгә шакшы төкерәсең, атаңның утарына кул сузасың. Гаскәр кузгатып барсам, барысын да исеңә төшерермен, мин тез чүктермәгән мәмләкәт, миңа бигать китермәгән хан юк. Чыгырымнан чыгарма, акылыңа кил, игелек кылган атаңны кулына чыбыркы тотып ярырга этәрмә син!..

– Син миңа атам анысы, рәхим-шәфкатеңне һич онытмыйм. Иллә мәгәр миңа Җучи вә Үзбәк ханнар мирас итеп калдырган Сыгнак җирләренә дә, Харәзем олысына якыннарыңнан борын тыктырма. Каф тау олысы да – Җучи ханның Бәркә угылына әманәт иткән изге биләмәсе. Анда да синең һичбер дәхелең юк. Мәҗлесләрдә һәр кунакның үз урыны мәгълүм. Чыңгызыйлар төсле, илтотмыш хан-солтаннар янәшәсендә түр башында сиңа урын-ястык мәңге табылмастыр. Сәмәрканд әмире булып утыруың өчен дә Ходай Тәгаләгә гыйбадәт кыл, дога-рәхмәт укы…

Ике илбаш кызган әтәч йә котырган эт хәленә килсә, чукышмыйча һәм бер-берсен таламыйча, умырмыйча гына тыныша беләме соң! Туктамыш хан, карт төлке Ак Хуҗасын җибәреп, Магулстан әмире Камәретдин белән солых төзеп куйган. Аксак тәре әле алты-җиде еллар элек үк Ташкәнт, Алмалык калаларына борын сузган икән. Камәретдин ул чагында мәркәзе Алматының бар нәүкәрен аякка бастырып, анда да Аксак Тимер Кабулны тезләндерергә китеп баргач кына теге кирмәннәрне кире кайтарган, ди. Камәретдин Харәземдәге Сөләйман суфи белән аркадаш аркадашын, мәгәр ике кәрлә генә пәһлевандай көрәйгән Сәмәрканд әмирен аяктан ега алмый. Шулар хәзер Аксак Тимер өчен дошманга әверелә башлаган Туктамышны ярдәмгә чакыралар. Этләр күмәк көтү булып ябырылса, ана бүреләр дә койрыкларын кысып кача бит ул.

– Аркадаш борадәрләрем хозурына ике чирү юллыйм, – дип әмер бирергә ашыкты Туктамыш хан. – Ак Хуҗа бәк тә, Мәхмүт солтан да юлны нык өйрәнгән. Һәрбересе икешәр төмән җайдак алып китсен!

– Әһә, элекке Күк Урданыкыларны да рәнҗетми бу, Идел буендагы бәкләрнең дә күңелен күрә белә, – дип нәтиҗә ясадылар илтотмыш түрәләр.

Хәбәр кайтты:

– Ак Хуҗа бәк, Камәретдин белән кушылып, Җидесуга шәрык ягыннан бәреп кергән. Сөләйман суфи белән Мәхмүт солтан исә җәнүб яклап Сәмәркандка төбәп бара икән.

Сәмәркандта Аксак Тимер угылы Гомәршаһ бер ялгызы гына, кул астында да нибары өч төмән. Шулай да, кирмән тышына чыгып, Сөләйман белән Мәхмүткә теш күрсәтмәкче булып тыпырчынып та караган, ди. Ләкин күмәк гаскәр сыртлан өере төсле ябырылгач, койрык кысып, янә Сәмәрканд диварлары эченә кереп бикләнгән. Аксак Тимер мәркәзе, ак ташлардан өелеп, тимер чылбырларга уратылган мәгърур кыя сыман булгангадыр, Харәзем белән Урда җайдаклары аның диварлары өстенә менү бәхетенә ирешә алмаган. Ләкин шашкан көчләр, язгы ташудан соң тынган елга сыман, барыбер тик ятмаган. Әмир Камәретдин белән Ак Хуҗа бәк Гүзәр, Каршы калаларын тез чүктерсә, Сөләйман суфи белән Мәхмүт солтан борынгы Бохараны камап алган.

Аксак Тимернең Ирандагы Шираз каласына төпләнеп торган чагы. Сиксән сигезенче ел башында[44] Сәмәркандта җан ачысы белән кычкырып ятучы Гомәршаһ чакыруын ишетеп алуга ук, ул кул астындагы өч төмән җайдагы белән үзенең Җидесу иленә очып кайта башлый. Ходайның рәхмәте, ертауллар уяу. Алар тарафыннан кисәтү ишетүгә, Камәретдин кабат Магулстанына чыгып чаба, урдалылар Сыгнак, Сауран, Каршы калаларын ташлап, Җаек ярларына таба чигенәләр.

– Юк, юк! Яулаган кала – тешләп өзгән ризык. Ул калҗаны Аксак Тимергә кире кайтару юк! – дип үкереп, Туктамыш хан үзе ияргә сикереп менгән. Аның өч төмән җайдак белән Җаек тарафына юнәлүе була, арттан тиргә баткан чапкын куып җитә:

– Бөек Туктамыш хан! Бушап калган Сарай эчендә олы булгак![45] Идегәй мирза илә Ырыс угыллары Тимер Котлык атлы җигәннәрен синең тәхетеңә күтәрергә, ә халыктан шуңа бигать китертергә әзерләнә!

– Ничек инде «Идегәй»? Нинди булгак? Элеккеге Ырыс этләренең, көтүдәй ябырылып, мине таларга ташлануын аңларга да була. Ә Идегәйгә мин кызымны бирдем, ярты чирүемнең сәргаскәре иттем. Кияү кеше дә түшкә кергән елан кебек була аламыни?! – дип, ярсый-ярсый чәбәләнде Туктамыш, бозлы суга чумган бер бичара кебек. Җавап кайтарырга җөрьәт итүче дә, аны юатырдай сүзләр табучы да булмады, чапкынның үзен кулга алып, әмер бирде: – Кичекмәстән Сарайга! Хәзер үк Сарайга кире борылабыз!

44

1388 ел.

45

Булгак – буза, чуалыш, фетнә.

Карабәк. Каенсар (җыентык)

Подняться наверх