Читать книгу Карабәк. Каенсар (җыентык) - Вахит Имамов - Страница 6

Карабәк
(Тарихи роман)
5

Оглавление

Тын елга ярында кырымлылар бигать китергәннән соң, Туктамыш хан берничә тәүлек буена, ау оештырып, чаптарлар ярышы үткәреп күңел ачкан иде, буранлы кыш башлангач, Кәффа каласыннан аның күңеленә май булып ятардай хәбәр китерделәр:

– Җәнәвиз сәүдәгәрләре Мамай мирзаны әүвәл колач җәеп каршылаган булган, ә ул, тәгамен тыймыйча, бер рум сылуына кул суза башлагач, тегеләр моны буып үтергәннәр. Олау-олау төяп килгән хәзинәсен талап бетергәннәр. Мамайның өлкән улы Мансур иң якын яраннары белән чак кына чыгып кача алган. Башка якта ул әмиргә куыш юк бит инде. Аптыраганнан Кияү каласында утырган латыш кенәзе Витаутас янына юл тоткан, ди.

Туктамыш Карабәкне менә шул хәбәрне алганнан соң үз чатырына чакырды да инде. Карабәк моны һич көтмәгән иде, юл буена шабыр тиргә батып, кырык төрле уй кичереп барды. Заманында Габдулланы Мамай мирза үзе хан итеп тәхеткә күтәрде бит, Туктамыш шуның өчен үч алырга, йә булмаса үз тәхетенә дәгъва итәрдәй барча дошманнарыннан арынырга маташуы мөмкин. Яки, Карабәк Мамайның бар ниятен, һәммә серен белеп яшәгән дип уйлап, Туктамыш мәрхүм булган мирзаның хәзинә яшергән, байлык күмеп куйган куышын аның ярдәме белән эзләп тапмакчымы? Моңа өмет итсә, бөтенләй беркатлылык. Чүл бүресе, сыртлан, сусар, төлке кебек җанварлар гына түгел, әрлән, йомран, комак сыман вак-төяк корткычлар да – һәркайсысы тапкан ризыкларын, аулаган дошман үләксәләрен бер-берсеннән читкә яшерәләр, хәтта үзләренең үсеп җиткән балаларына да күрсәтмиләр. Ә Мамай шикелле мең кат эрләнгән һәм мең кат җилгәрелгән хәйләкәр күсе үзенең хәзинәсен Карабәктәй ачык авызларга белдереп яшиме соң!

Туктамыш тагын Мансур язмышы, дөресрәге, Мамай белән Витаутас бәйләнеше турында сорашырга телидер дигән уй да бар. Ләкин Карабәкнең Мамай хуҗа булган Үкәк каласыннан гына түгел, хәтта мирзаның сәфәрләргә, ауга чыккан чакта кора торган ефәк чатырыннан читкә тибелүенә дә унбиш еллап гомер үтте инде. Шулай икән, нинди генә сер алмакчы була соң Туктамыш? Карабәкнең яңа ханга ни хаҗәте бар?..

– Хуш килдең, Габдулла хан, әйдүк, мәйлең! – дип, Туктамышның ике кулын сузып каршылавын күргәч, Карабәк хәтта мәлҗерәп үк төште.

Үткәндәге сынаулар, күргән мең төрле кимсетелүләр һәм газаплар эзсез каламы соң! Ул күз төпләренә сытылып чыккан ачы яшьләрен кул аркасы белән сыпырып куярга мәҗбүр булды. Туктамыш бөтенләй үк туң бүкән түгел, ахры, аның бу кыланышын күрмәмешкә сабыша белде һәм элеккечә үк җылы тавыш белән дастарханга дәште:

– Мин сине кайчандыр, әле малай чагыңда ук, бер мәртәбә күреп калдым сыман, – дип, якын туганыдай сүз башлады ул. – Ялгышмасам, моннан егерме биш ел чамасы элегрәк, Җанибәк хан Җаек буена ауга чыккан чакта, синең атаң Дәүләт Хуҗа белән минем атам Туйхуҗаны да бер сәйранга дәште. Үз гомеремдә беренче мәртәбә мин шунда чакматашлы озын мылтык күрдем. Ул синең атаң кулында иде, шуның белән ул бер җәйрәнне екты. Син ул чакта ияргә ияләнеп кенә килүче, сыер боты чаклы малай идең. Шулай да, атаң белән шапырынасың килгәнгәдер инде, гел җәйрән тирәсендә бөтерелеп, авыз ерып йөрдең. Чакматашлы мылтык ул вакытта күңелемә бик нык кергән иде, шуңадыр, ахрысы, син, бәләкәч Габдулла да, хәтеремдә калдың.

– Ә мин моны онытканмын инде, – дип җавап кайтарырга мәҗбүр булды кунак, үзе барыбер дә җитдирәк сүз көтте.

– Мин сине, билгеле ки, сабый чаклар турында сөйләшеп утырырга вә кымыз эчәргә генә чакырмадым, – дип дәвам итте хуҗа. – Минем сараема йөзәрләгән киңәшчеләр, аркадашлар, Җучи бабабыз корган бар олысны кабат бер учка җыюда ярдәм итәрдәй олы бәкләр кирәк. Әйе-әйе, күзеңне бик акайтма, Җучи олысын өр-яңадан җыю минем исәп. Мондый олы юлда байтак гамәлләр кылынды да инде. Күк Урда белән Алтын Урда хәзер минем кулда. Шәйбан этләре эләктергән Меңкышлак олысын, Арал буйларын кайтару да әллә ни ерак йөрмәс. Магулстан мәркәзе Алматыдагы Камәретдин әмир белән Харәземдәге Сөләйман суфи да безнең Урдага кушылу ягында. Аркадашлар, ярдәмчеләр миңа Җучи олысын тулаем җыйнап бетерү өчен кирәк.

Карабәккә җиде кат болытлар өстенә менеп киткән ханны итәгеннән сөйрәп төшерергә туры килде:

– Тыңлап утырам, син дә, Үзбәк хан шикелле, һаман шәрык ягын, шәрык олысларын кайгыртасың. Ул да менә Сарай мәркәзендә яки Кырым илә Болгарның кайсындадыр мәрмәр мәчетләр дә, затлы пулатлар да калкытмаган. Аның каравы бер Үргәнеч каласында гына өч-дүрт төрбә-пулат күтәргән, хәтта Мисырдан кәрван-кәрван ташылган мәрмәр ташлардан Ак Кала да төзеттереп куйган. Югыйсә, бизмәннәргә салсаң, Җучи олысын иң беренче чиратта Кырым белән Болгар олыслары туендырып яши. Син кереп утырган алтын нәкышле сарай да Болгар осталарының кулы белән җирдән күтәрелгән. Алардан тыш тагын әле Таш Билбауны тирәләп алган, Ак Идел, Чулман, Әтил, Нократ дәрьялары буйлап сузылган күпме олыслар бар. Ахыр чиктә син урыс кенәзлекләрен дә күз уңыннан чыгарып ташларга бик ашыкма әле. Алар Алтын Сарайга ясак озатуны бөтенләй оныттылар. Әнә Мамай мирзаны Шөлди кырыннан куып җибәрүгә, хәзер ярлык сорап Сарайга килүче кенәзләр дә бетте.

– Юк, аларның борын чөеп яшәвенә ирек куясым юк! – дип, шашып кычкыра-кычкыра элеп алды Туктамыш. – Алтын Урда каһаны барлыгын санга сукмыйча, үзбаш булып, баш бирмичә яшәргә ымсынып карасыннар! Мин аларны борыннары белән үзләренең нәҗесенә тыгып куям әле!

Карабәк туктамады.

– Бер олыс бәгенә йомшаклык күрсәттеңме, ул иртәгә үк сине корт күче шикелле сырып ала һәм иң котырган кигәвен, зәһәр шөпшә сыман талый башлый. Яман шешне ул борын күрсәтүгә үк яндырып йә көйдереп юк итәргә кирәк. Син беләсең булыр, вак чуанны вакытында сытып бетермәсәң, ул аннары тәнне эт эчәгесе сыман сырып ала. Соңыннан ул җәфадан төбе-тамыры белән йолкып котылалар. Бату бабабыз аларның олыс-калаларын буйсындырганнан бирле узган йөз илле елдан соң урыслар беренче мәртәбә Урда гаскәренә азау теш күрсәтте. Гап-гади бер ялгыз мирза чирүен кире борганнармы, әллә Урда ханына каршы чыкканнармы – кара гавам өчен дә, аларның поплары өчен дә аерма юк. Иң мөһиме, нибары сыңар Кырым олысыннан гына Мамай мирзаның япа-ялгыз көе җыйган чирүен куып җибәрүне дә алар бөтен Урда гаскәрен пыран-заран китерү һәм тарихта күрелмәгән олуг җиңү кебек бүрттереп, буыннан-буынга тапшырып шапырыначак. Угыллары, оныклары үзләрен хәтта Урда ханнарыннан азат кавем дип тә саный башлавы бар.

Карабәк сүзләре үтенә тиде, ахры, Туктамыш учактагы казан шикелле кайнап чыкты.

– Юк, дидем мин сиңа, олыс бәкләренә, нәкъ хатыннар белән эш иткәндәге шикелле, уч төбен күрсәтергә һич ярамый! Мөгезе чыкмаган бозау кебек торсаң, шул хатыннар төсле үк, алар әүвәл итәгеңә, аннан муеныңа үрмәли башлаячак. Ярар, минем сүзне үтәп, Митрәй кенәз, гаскәр җыеп, Мамай мирзага каршы чыкты. Үзен хан итеп саный башлаган Мамай мордарны чәнчелдереп төшерү өчен шулай кирәк иде. Ул мордардан котылмыйча торып, бердәм Урда төзү турында хыяллану да тәмле төш кенә иде. Аны чәнчелдердек. Хәзер инде Митрәй Урда карамагыннан чыккан еландай баш калкытты. Чиратта ошбу еланның да башын өзү тора. Һәр түрәне, абзардагы мал шикелле, үзенең аранына, үз кетәклегенә бикли белү кирәк. Шуңа мин, иң беренче гамәлем итеп, Мәскәү өстенә яу белән барачакмын, монысы һич бәхәссез!

Карабәк күзәтеп утырды, комарга бер керсә, Туктамышны бәйдән ычкынган эттәй тотып тыешлы түгел, бу теләсә кайсы киртәләрне дә сикереп чыгачак икән. Мәмләкәт чаклы мәмләкәткә йөгән кидергән таҗдар салкын канлы, аек зиһенле булса отышлырак та бит, мәгәр олы юл башында канат җилпеп гайрәт күрсәтү дә бик кирәкле шәйдер.

– Иллә мәгәр һәрбер дәүләт, тылы белән генә түгел, чик буйларын йозакка бикли белүе белән дә көчле булырга тиеш. Иң тәүге нәүбәттә безгә нәкъ менә шул урыс кенәзлекләре чиген таш кирмәннәр белән ныгытып кую хәер. Шушы нияттән мин сине Болгар олысына әмир итеп озатырга дигән ныклы карарга килдем, Габдулла хан.

Туктамышның үзенә төбәлеп утыруын шәйләп, Карабәк йөзен югарырак күтәреп бакты.

– Болгар – минем туган йортым Актүбәдән кул сузымында гына, якын олыс, таныш җир анысы. Әмма Кырымдагы халыкның да яртысы – гәрәйлеләр. Әгәр чынлап та мине бер олыс әмире итеп күтәрергә ниятләгәнсең икән, шәхсән үземә Кырым җире якынрак. Монда минем туганнарым, яуларда сыналган җайдакларым. Ә син мине бөтенләй икенче тарафка, шимальдәге Болгар олысына ук күчереп куярга ният иткәнсең. Бу һаман мине Мамай мөриде, Мамай чирен эләктергән гыйсъянчы дип уйлаудан түгелдер бит? Яисә әмирләрне үзенең туганнарыннан ерактагы чит олыска утыртып, үзеңчә, Урданы фетнә-түнтәрешләрдән азат итәм дигән ышанычмы соң бу?

– Асылда, Габдулла, миңа аркама пычак кадамый торган тугры җаннар, теләктәшләр кирәк. Заманында Мамай моны ике мәртәбә тәхеткә күтәргән дип кенә, Чыңгыз канын йөрткән, синең кебек абруйлы әмирләрне табын түреннән куып, ат карарга озату йә гади нәүкәр итеп орышларга кертү – ул өстеңдәге затлы җиләнеңне салып ташлап, хәерченекедәй кылка-сәләмәгә төренү шикелле үк тилелектер. Ата-бабалардан калган бер гыйбрәтле әйтемне ишеткәнең бармы? «Әтәч булып кычкырырга маташып көчәнә торгач, карга шартлап ярылган». Тач шуның шикелле, нинди генә булдыклы хан да ышанычлы әмирләрдән, сәүдәгәрләрдән, мигъмарлардан[29], ахыр чиктә кятибләрдән башка да берни кыра алмый. Шуңа күрә әйдә Болгар олысын ал син үз кулыңа. Таянырдай, ышанырдай көчле әмирем бул. Болгар – урыс олысларына иң якын җир. Аны ушкуйларның[30] да, кенәзләрнең дә әтәч сыман бертуктаусыз чукып-талап торуларын беләм. Син анда ашыгыч рәвештә кирмәннәр кор, сәүдә эшен җайла, гаскәр тупла. Болгар олысы Мәскәү белән ике арада кыя кебек калкып басмаса, Урдага да кәфенлекләр әзерлисе була. Шуңа да кичекмәстән мәскәүлеләр өчен шәрык ягына бара торган юлларны биклә.

Карабәкнең һаман бер җавапсыз утыруын күргәч, риясыз елмая-елмая өстәп куйды:

– Мин сиңа җаның теләгән кадәр гәрәйлеләрне дә, кыпчак яки бәҗәнәкләрне дә үзең белән Болгарга алып китәргә рөхсәт итәм. Тик ул олысны ашыгыч рәвештә кыя-кирмәннәргә әйләндер син…

29

Мигъмар – төзүче оста, архитектор.

30

Ушкуй – елга баркасы. Шуларга төялеп, Болгар яки Алтын Урда калаларын таларга килүче урыс юлбасарларын элек шулай атаганнар.

Карабәк. Каенсар (җыентык)

Подняться наверх