Читать книгу Карабәк. Каенсар (җыентык) - Вахит Имамов - Страница 5

Карабәк
(Тарихи роман)
4

Оглавление

Мамайның җанында тоташ ут давылы уйный, ике яңак битләрендә ачы яшь эзләре яна. Дошманын кырып, ганимәтне мул төяп кайткан җиңүченең бөрмәсеннән бет эзләргә беркем базмый. Ә җиңелгән, җебегән, булдыксыз дигән мөһер белән каралгансың икән, син сазлыкка кереп баткан яралы фил шикелле, бер дә булмаса, мескен ат хәлендә. Һәрбер йолкыш узгынчы сиңа тамак ярып акыра, күсәк белән ора, чыбыркысын уйната, артыңа тибеп китә, ахыр чиктә таш ыргыта ала. Үз-үзеңне яклап ул хөрәсәннәргә җавап бирү, орышу-типкәләшү өчен синең кул-аягың тышаулы, гайрәтең басылган.

Югыйсә Мамай – җиңелүче түгел. Ир сүзе бер булыр. Мамай Тын елга буендагы Шөлди кырына Тверьдагы Михаил кенәз соравы буенча килеп баскан иде.

– Сарай тәхетенә иңгән Ырыс атлы яңа хуҗабыз олуг кенәз ярлыгын янә Дмитрий кенәзгә биреп кайтарган бит. Мин соң, алдан чамалап, белеп илттеммени? Мәскәү кенәзе Дмитрий Ырыс хан алдына мин китергәннән өч мәртәбә күбрәк бүләк кертеп тезгән. Аннары күлмәк якасын ерта-ерта яшь түккән. «Ясакны Тверьдагы карт ишәккә караганда өч мәртәбә күбрәк китерермен. Владимир илә Серпухов, аларга кушып Ростов белән Галич калаларын гына, берүк, миңа кайтар», янәсе. Ул биргән кадәр бүләкне мин дә таба алам. Әлеге биләмәләргә Дмитрийны кертмә. Әйдә бергәләшеп арт сабагын укытыйк. Гаскәр туплап бар да олуг кенәз ярлыгын миңа кайтар. Мин дә сине Мәскәүгә каршы барлык калаларны күтәреп каршылармын…

Ул чакта икәүләшеп Мәскәү кенәзе туплый алырдай көч-куәтне күз алдыннан кичерделәр.

– Сүздәлдәге Константин аның бабасы бит. Шул ук Константин Нижгарга да хуҗа. Кияү аның алдына барып тезләнмичә калмас. Ул очракта Константин үз киявен якларга барып басар сыман. – Мамай мирзаның баш кашуын шәйләп, Михаил кенәз шундук өстәп куйды: – Мәскәү белән Сүздәл кенәзләрен Рәзәндәге Олег та һич өнәми, һәр икесенә үте кайнап тора. Мин Рәзән кенәзен безнең якка аударуны үз өстемә алам.

Валлаһи менә, ишәк булган шушы кенәз сүзен тыңлап, Мамай гаскәр җыйды. Булгач булсын дия-дия, ул ләһләр[20] таҗдары Ягайло янына да илче куган иде. Җавап бик тиз килде.

– Мин Мәскәү кенәзенә дә, Сүздәлнекенә дә күптәннән теш кайрыйм. Аларны Тын елгадагы Ростов каласыннан да, Стародуб, Воронеж тирәләреннән дә биздерергә кирәк. Ул калалар минем биләмәләрем янәшәсендә, мин аларны икенче мәркәзем булган Киев олысына кушып кую яклы. Син барыбер Тын елга ягыннан һөҗүм итәсең бит. Мин син билгеләгән тәүлектә гаскәрем белән килеп җитәргә әзер.

– Бердәм һөҗүмне кайчанга билгелибез? – дип сорады Мамай, янып.

Тверь кенәзеннән «беренче сентябрь» дигән җавап алгач, Ягайло тарафына тагын бер мәртәбә чапкын җибәрергә туры килде. Ходайга мең шөкер, ләһ хакиме үз сүзендә таш кыялар сыман мәгърур торды.

– Ким дигәндә өч төмән алпар белән Тын елга ярына килеп басмый калмам!..

Тверьдагы Михаил да, Рәзәндәге Олегныкын кушкач, иң аз дигәндә дә өч төмән сугышчы белән килергә ышандыра. Кәффа белән Солхаттагы җәнәвиз байларына Мамай күптән инде бер ат арбасы алтын-көмеш биреп куйды. Алар бер төмән алпар юлларга вәгъдә итә. Терек, Кура, Сунҗа елгалары буена сыенган кыпчак белән бәҗәнәк, алан һәм кумык бәкләре дә ике төмән җайдак җыймый калмас. Мамай аларга да бүләкне мул юллады. Ә Идел белән Чулман арасына җәелгән Болгар олысы бәкләре бүләксез дә киләчәк. Өч ел элек кенә андагы Кашан белән Болгар, Җүкәтау һәм Казан калаларын урыс кенәзләренең берләштерелгән гаскәре талап кайтты. Җүнкаладагы икейөзле Константин ул чакта бу сәфәргә үзенең зур дружинасы белән бертуган энекәше Борисны юллаган иде. Волын каласыннан Витаутас куып җибәргән кенәз Боброк Мәскәүдәге Дмитрий канаты астында сыену тапкан булган. Дмитрий, бу качак әрәмтамак булып ятмасын әле дип, аңа камыт кидергәндер. Боброк урыс гаскәренең баш сәрдәре сыйфатында юлга чыккан булган. Ахыр чиктә ышанычын аклаган бит, каһәр. Казан белән Болгарны яртылаш яндырып, Мәхмүт солтан белән әмир Хәсәннән күп салым түләтеп, гаскәрен кырдырмыйча кире кайткан. Качак Боброк хәзер дә Мәскәүдә воевода булып йөри, диләр. Димәк, Болгар олысындагы татарлар, ул качактан үч алу өчен оран салып тормасаң да, шундук килеп җитәчәк. Аларның юл өстендә олысларын шул ук урыс кенәзләре талап киткән мукшылар, арлар, чирмешләр бар. Бөтенесе җыйнаулашып килсә, аларның да ике-өч төмән чамасы булулары мөмкин. Ул чагында… ул чагында Мамайның үзенә өч төмәннән артык гаскәр сөйрәп интекмәсә дә була.

Җаек аръягыннан Алтын Урда җиренә Сыгнакта үзен хан дип игълан иткән Туктамыш аяк баскан. Мәскәү кенәзен тезгә чүктергәннән соң, Мамайның әле Туктамыш атлы бушбугазның да тузанын кагасы бар. Гаскәр туздырып йөрү саваплы эш түгел. Гаскәрнең иң зурысы Туктамышка каршы яуда чүлдәге сәйяхка бер йотым су шикелле кирәк булачак бит…

Печән өсте, челлә вакыт дип тормыйча, Мамай төмәннәре җиде йөз дә сиксәненче елның[21] җәй уртасында Борын-Инеш[22] елгасына җиткән иде инде. Җәнәвизләр, Каф таудан ук төшкән әрмәннәр, Көбә үзән[23] аръягыннан килгән кыпчаклар, аланнар, кумыклар – һәммәсе дә монда. Казан ягыннан Идел яры буйлап юыртучы татар-болгарлар, чирмеш-мукшылар Җүнкаладан соң башланган сазлыкларны, карурманнарны үтә алмый җәфалана икән, Мамай, аерым ыстаннар корып, аларны да көтәргә мәҗбүр булды.

Беренче төндә үк үз ыстаныннан ялгыз җайдак чыгып югалуын шәйләмәде дә Мамай. Ә чаптар иясе нәкъ менә Борын-Инеш белән Тын елгалары боргаланып, бер-берсенә кушыла язган дугалыктагы җәйләүләргә җәелгән нәни олыс хуҗасы Хазбулат бәк иде. Челләдәй җәй уртасында бу якларда төн дигәнең бер саплам җеп шикелле гаҗәеп тә кыска. Качак чапкынга, каршысында очраган агач ботакларына йөзен сыдыргалап, бик озак чабарга туры килмәде. Дала учагы шикелле ялтырап, шәрык якта кояш кабына башлады, сукмакларны абайлау җиңеләйде. Коломна юлына баскач, артына һәм як-ягына каранып баруны бөтенләй ташлады ул. Бу якларга татарларның теше үтми, аларның күчмә торгакларыннан шөлләү артык иде.

– Дошман! Дошман! Татар ертаулы! – дип сөрән сала-сала, кечерәк бер елга аша салынган күпер астыннан аның каршына әзмәвердәй гәүдәле бер ир йөгереп чыкты. Кулларында – ике тәртә озынлыгы киртә. Китереп орырга өлгерсә, сөяк-санагыңны җыеп алуың бик икеле.

– Дошман түгел, сезнең хезмәтчегез Хазбулат мин! Хопрадагы Демьян атлы кенәзегез янына илтеп җиткерегез тизрәк. Мин Тын елга дугасы янында ул яллап калдырган шымчы булам, – дип кычкыра-кычкыра, ияреннән сикереп, җир өстендә тиендәй бөтерелә башлаган чапкынны күргәч, каравылчы әзмәвер дә киртәсен ташларга мәҗбүр булды.

Әтәчлеген басу өчен генә бер-ике мәртәбә муен тамырына кундырып алганнан соң, барыбер дә, ике кулын артка каерган килеш, чапкынны елга аръягындагы торгаклар ыстанына алып киттеләр. Куе чытырманлыкка яшеренгән бер чатыр эченнән, ниһаять, яка һәм җиң очлары көмеш җепләр белән каймалы җиләнгә төренгән түрә килеп чыкты.

– Анаңны фәлән итим, Пулат пәк бит бу, безнең әшнә Пулат! – дип, ике кулы белән сакал-мыегына ябышкан токмач кисәкләрен сыпыра-сыпыра күз акайтып килгән торгакбаш, күрәсең, Демьян кенәз үзе иде.

Кулларына ябышкан торгакларны, җиң очларын тигәнәк-сырганактан чистарткандай читкә этә-төртә, канатланган Хазбулат тезеп китте:

– Мамай мирза Борын-Инеш елгасына килеп җитте инде. Карасу[24] каласыннан йөз чакрым арада тукталып, ыстан корды. Аның әләме артыннан ияргән җайдаклар тулы тугыз төмән. Әле Мамайга тагын Тверь кенәзе Михаил белән Кияү каласындагы[25] Ягайло да килеп кушылачак, ди. Мәскәүдәге олуг кенәземезгә барча урыс олысларын күтәрмичә булмас.

– Мамай төп һөҗүмен кайсы якка юнәлтергә ниятли? Безне кайчан туздыра башлаячак? Әйт дим тизрәк, әйт, анаңны сатыйм! – дип, кенәз аламасы хәзер инде үзе Хазбулатны якасыннан алып җилтерәтергә тотынды. Сатлык чапкын тамагыннан өзек-өзек җавап гыжлап чыкты:

– Төгәл кайсы якка… төбәләсен… Мамай үзе дә белми… Теге… ике аркадашы белән кушылгач… ачыкларга ният тоталардыр… Ә Ягайло хозурына… чапкын куган чакта нык кистереп әйтте. Алма чуагы беткәч. Сентябрьнең берендә!

Берникадәр вакыт баш чүмечен кашып торгач, кенәз Демьян, торгакларга таба борылып, ямьсез җикеренде.

– Ике ат әзерләгез, Митрәй кенәз янына шәхсән үзем барам! – Аннары, мескен теләнчегә хәер ыргыткандай, татар бәге тарафына сүз ташлады: – Митрәйгә җиткерермен, синең өлкән угылыңны үзенең сараена өлкән сакчы итеп алмый калмас. Вәгъдә – иман!..

Сатлык Хазбулат икенче төндә әйләнеп кайткан чакта Мамай урыныннан купмаган иде әле, утары кул сузымында гына яткан бәкнең югалып торуын төпченердәй түрә табылмады…

Ике күзне акайтып кына һичбер юлбарыс белән арысланнарны өннәренә кире кертеп булмый. Мамай, Борын-Инеш ярыннан купмыйча ике атна буе бик тилмереп көтсә дә, ул вәгъдәләшкән Тверь белән Кияү кала тарафыннан сыңар җайдак та күренмәде. Мирза урыс олыслары эченә бер ертаул да куып вакланмаган иде, барыбер дә уяу колаклар аша көтелмәгән шөбһә-хәбәр килеп иреште.

– Унсигезенче августта Митрәй кенәз Коломна дигән калага килеп җиткән. Үзе белән алтмыш меңле гаскәр алып килсә, Коломна янында аның кул астына тагын илле меңгә якын ир өстәлгән икән!

Бушка узган һәр көн – дошман тегермәненә яңа бер инеш ул. Өстәвенә яу булачак кырны дошман карамагына тапшыру да куркыныч. Юньле сәрдәр иң беренче нәүбәттә отышлырак ялан-кырны үзе сайлый, алда көтелгән һәрбер адымы өчен ятьмә-тозак үрә, дошманны, өненә ябылган аю-төлке урынына шунда куып керткәч, аранга бикләнгән җанвар хәленә китереп тукмый. Юк, яу кырын сайлап алырга ирек куеп, Дмитрий сыман йолкышларны сөендереп булмас!

– Алга кузгалабыз! Тын елга ярына! Ягайло белән Михаил чирүләре безне шунда көтә! – дип, үтә дә һаваланып, үзенең әмерен игълан итте Мамай бер иртәдә.

Төмәннәр бер-бер артлы, буар елан сыман сузылып, Тын елгага таба төбәлүгә, урыс олыслары ягыннан яңа хәбәр килде:

– Митрәй Ука елгасын кичеп чыкты инде. Аңа Сүздәл, Җүнкала, Рәзән кенәзләренең берсе дә яугир җибәрмәгән. Шуңа карамастан Митрәй канаты астына җыелган сугышчылар саны йөз илле мең чамасы чутлана инде…

– Ялган, ялган! – дип, акылдан шашкандай шаркылдады Мамай. – Бу хәбәрне китергән бушкуыкны дарга озатыгыз! Урыс кенәзләренең һичбер вакытта да йөз илле меңлек гаскәр җыйганы юк![26]


Барыбер дә Мамай төмәннәренә адымны кызулатырга туры килде. Тын елга ярына килеп төртелүгә, тораташтай калып шаккаттылар. Тын елга белән кечерәк кенә инеш кушылган киң кыр уртасында, канатларын ике якка җәеп, бөркет сыман гаскәр басып тора. Биек кенә калкулык өстенә корылган чатыр түбәсендәге әләмнең кан шикелле кызгылт төсенә карап чамалау кыен түгел, Митрәй гаскәре бу, дошман-мәскәүлеләр чирүе…

Ике көнгә якын вакыт әзерлектә үтте. Билгеле ки, Мамай мирза өчен дә чатыр корырдай тау бар иде анысы. Мамай шуннан тын да алмый күзәтүне белде, аның әмере буенча, меңбашлар да төрле якка чабып кына йөрде. Алардан тыш, Мамай Ука елгасы тарафына да, Тын елга буйлап та дистәләгән чапкын куган иде. Гел бертөрле, өметсез җавап кайтты.

– Ягайло төмәннәренә чаклы бер йөз чакрым ара. Синең ашыгырга чакыруны тыңлап торган ул, соңга калуына бик үкенгән дә сыман. Мәгәр төмәннәре ташбакалар төсле акрын кыймылдый шул. Бер аягын атлаганчы, икенчесен эт ашый, дип, нәкъ менә Ягайлоныкылар турында әйтәләрдер…

Ә Ука ягыннан бөтенләй кара җавап.

– Митрәй кенәз Михаил хозурына бер меңбашын куган. «Үз туганнарыңны кыру өчен монда килеп җитсәң, яудан соң барча гаскәр белән Тверь өстенә барып, синең кенәзлегеңнән кара күмер генә калдырып чыгачакбыз» дип, бик нык кисәткән, ди…

Җиденче сентябрь киченә сугыш кыры әзер булып бетте, Мамай аны үзенчә шактый төгәл күзаллады сыман.

Ике канатта – ике олы гаскәр, аларның һәркайсында икешәр йә өчәр төмән бар да бар инде. Үзәктәге чирү ике катлы. Иң төп полк Дмитрий чатырын юан дага сыман уратып алган. Ләкин, аңа җиткәнче, алгы полк дигәнен дә кырып-сытып узасы бар әле. Кенәз чатыры артында да бер чирү шәйләнә, «куендагы полк» дигәннәре, мөгаен дә, шулдыр. Бу үзәктәгеләрен дә кушып исәпләсәң, валлаһи, Дмитрийның гаскәре йөз илле меңнән артмый. Саны байтак, тән чымырдатырлык, иллә мәгәр кораллары, килеш-килбәтләре бигрәк кылка инде. Тимер-бакыр көбәгә төренгән сугышчылар саны өч-дүрт төмән чамасы да юктыр. Җайдаклар да биш төмәннән артмас. Калганнары – бары да җәяүлеләр. Һәрберсендә диярлек кылычлар, озын сапка утыртылган балталар бар барын. Әмма сөңгеләр урынына меңәрләгән сәнәк, чалгы, ыргак, ахыр чиктә күсәк күтәргәннәр. Бу мескеннәр Мамай мирзаның Каф тауларында, Җаек аръягында яуда йөреп чыныккан арысланнарына, юлбарысларына каршы тора аламы инде?! Болар җәнәвизләр, алан вә кыпчаклар яудырган уклар яңгыры вакытында кырау суккан үлән урынына кырылып бетәчәк бит!..

– Бүтәнчә көтеп булмый, – дип нәтиҗә ясады сәрдәр-мирза төнге зур җыенда. – Ягайло таҗдар утыз гына чакрымда, орыш башлануга килеп җитәчәк ул. Тверь кенәзе Михаил да юлда, безне һич ташламас. Таң атуга, арысланнар, юлбарыслар төсле, ярсып-кайнап, дошман өстенә ташланырга кирәк. Яусыз үткән һәрбер сәгать – дошман файдасына. Алар – үз җирендә, аларга өстәмә көчләр тамчылап булса да гел өстәлеп тора. Урыс гаскәренең үгез урынына көрәюен, көч җыюын көтеп торып булмас. Кояш калкуга ук яуга ташланабыз. Яуга, яуга!..

Яр буенда томан таралуга, иң беренче итеп ялгыз батырларны алга чыгардылар. Чилу бәк – Мамай мирза белән дистәләгән яуны бергә үткән яугир, үзен бүгенге орышта да кыр хуҗасы сыман иркен тотты. Атлар өстендә беренче мәртәбә күзгә-күз карашып узгач та, боҗра читенә чыгып, корыч калканын җиргә атып бәрде.

– Бу монахның өстендә көбәсе юк, ә батырлар көрәше гаделлекне сорый, – дип, ике як гаскәр дә ишетерлек итеп оран салды. – Көчләр ике якта да тигез калсын өчен, мин калканны ташлыйм.

Ике кыя, ике тау шикелле кузгалып, алга ыргылдылар. Аралары күз ачып йомганчы якынайды. Икесенең билендә дә озын кылыч, кулларында тәртә буе сөңге. Бер-берсен иярдән сугып төшерергә ният иткәннәр иде дә, икесенең дә үткен сөңгеләре күкрәкләрен ярып-сытып керде. Ике батыр да чаптарлары белән бергә җир өстенә ауды. Монах җиләненә төренгән орышчының чып-чын яугир булганлыгы шундук ачыкланды – ертык җилән астында өзелгән тимер көбә боҗралары тирә-якта чәчелеп ята иде.

– Чилу бәк җиңә алмады, начар фал бу, – дип, сәрдәр-мирза чатыры алдына тезелешеп баскан тәнсакчылар усал сүгенеп куйдылар. – Аның каравы урыс батыры да үз үлемен тапты. Ике якта да өмет тигез әле…

Сафлар тын калуга, Мамай мирза җәнәвизләр төмәнен яуга ташлатты. Алар – җәяүлеләр, әмма һәммәсе дә меңәр тәңкәле корыч көбәләрдән. Очлымнары чүлмәк сыман тоташ, күз ерымнары гына чекерәешеп тора. Калканнарын бергә тезделәрме – дивар хасил була. Беренче рәттәгеләрдә – кылыч белән ыргаклы җиңел сөңге. Боҗра эчендә калганнар дошман өстенә туктаусыз ук яудыра.

Җәнәвизләр урысның алдынгы полкын, сарык көтүенә ташланган бүре өере сыман, сытып кына барды. Ике төмән сугышчыны кырып бетерүгә, алар дошманның Дмитрий кенәз кул астындагы үзәк алаена[27] барып төртелделәр.

Мамай янына Болгар олысыннан тупланган аерым төмән башлыгы Бигеш килеп җитте.

– Митрәй әле өч ел элек кенә безнең Болгар тирәсен дә, Җүкәтау илә Казан тарафын да тулаем талап китте. Мәхмүт илә Хәсән бәкләребез йолым салымы чыгарып түләгәннән соң гына кире борылдылар. Безнең үчебез чиксез. Болардан кан костырырга безгә рөхсәтең бир!

Мамай алга таба кулын изәүгә үк, болгарлар яуның үзәгенә бәреп керде. Болар – мәркәзләрен Дмитрийдан саклаган чакта ук туплары һәм тимер җәяләре белән урысларның котын алган кавем. Бу юлы да тимер җәя мәргәннәре кыл уртада икән. Аларның Борһан атлысы колаклары уч төбе кадәрле, озынлыгы сөңге буе булган иң тәүге укны зеңләтеп очыруга, кызгылт әләм астына ялтыравык киемнәргә төренеп баскан кенәзләре әйләнде дә төште.

«Кенәз, кенәз, олуг кенәз вафат!» дигән зур хәвефне иң беренче булып кайсы як кычкыргандыр, икенче мизгелдә үк аны меңәрләгән яугир кабатлады.

– Олуг кенәз, Митрәй кенәз үлде!

Ул арада мәргән Борһан икенче угын да корып өлгергән бит. Ул тәте җебен ычкындыруга, кенәз чатыры түбәсендә торган кызгылт әләм чәчрәп читкә очты. Урыс гаскәрен ике кулсыз да калдыргач, Мамай яклыларга гайрәт иңде. Алар:

– Җиңү, җиңү! Урыс башсыз калды! Әләмнәре ауды! Җиңү безнең якта! – дип илерә-илерә бердәм үкерделәр.

Әмма Мамай урыс кенәзенең нинди мәкерле көчне поскында тотуын алдан күрә белмәгән шул. Көтмәгәндә җиз сорнай тавышы яңгырады да, Тын елга буендагы бер тау ышыгыннан, саранчалар күчен хәтерләтеп, чирү ташкыны килеп чыкты. Ара ерак түгел, Мамай барысын да төгәл күреп торды. Дошманның сул канат ясап якынлашкан төмәнен Серпухов кенәзе Андрей әйдәп килә, уң яктагы төмәннәрне Боброк җитәкләгән. Мамай аларның икесен дә яхшы белә, йөз кат күргәне бар. Андрей атлысы үз каласында хакимлек итү өчен дә, якын кардәше булган Дмитрийны Мәскәүдәге олуг кенәз кәнәфиендә калдыру өчен дә, йөз суларын түгеп һәм бихисап бүләкләр төяп, Сарай тупсасына унбиш ел чамасы туктаусыз килеп йөрде. Ә Боброгы әле биш еллар чамасы элек кенә Волын каласында кенәз булып утырды, аннан аны латышлар кенәзе Витаутас гаскәре себеркеләп куды. Шуннан соң ул Мәскәүдәге Дмитрий кенәз сараенда куыш тапкан булды. Әмма кайсы гына хуҗа үз утарында өрми йә таламый торган әрәмтамак эт асрасын инде?! Митрәйгә ярыйм дип, качак Боброк Тверьдагы Михаил өстенә дә, хәтта караучысыз калган Болгар олысына да яулар белән йөрде. Дөрес, өч ел элеккеге явында Болгарга да, Казанга да бәреп керә алмады, ләкин барган яллык барыбер дә олау-олау күн итекләр, кенәз хатыннары өчен читекләр төяп китте. Менә шушы качак Боброк хәзер мәскәүлеләр ягында олуг сәрдәр, чынлыкта исә яллап китерелгән бер ау эте инде.

Шул чагында Мамай чатыры янына икеме-өчме төмәнбашы берьюлы чабып килде. Йөзләрендә аптыраш вә хәвеф.

– Митрәй кенәз исән! Әнә Боброк әләме янындагы бер җайдакны кара. Иярендә исерек кеше шикелле ава-түнә генә утырса да, Сарайга ярлык өчен мүкәләп килеп йөргән Митрәй кенәз бит ул. Без аларның үзәк алаенда, сәрдәр шушы дип алданып, Мәскәүнең Михаил Бренко атлы бер боярын атып үтергәнбез. Митрәй кенәз – җебегән, куркак мөртәт – үзенең киемнәрен шушы Бренкога салып биргән булган. Мондый җебегән кенәзгә каршы орышка чыгып йөрү үзе үк хурлык!..

Мамай хәзер үзе дә чамалады. Олуг кенәзнең исән калуы гади сугышчыларга да куәт-дәрт өстәде, аларның хәтта яу кырында яраланып-миңгерәп ауганнары да, кабат кубып, Кырым гаскәренә ташланды. Боброк җитәкләгән поскын гаскәргә дә төмән артыннан төмән өстәлеп тора, алар Мамай чакырып китергән алан, кумык, кыпчак, бәҗәнәк чирүләрен арба тәгәрмәче астында калган камыл урынына сыта башлады. Мамайның бәбәкләренә кан йөгерде, ул келәмгә ауды. Берникадәр арадан соң шашкан кешедәй сикереп торды да ияренә менде. Бераздан яраннары теш арасыннан сытып чыгарган әмерен ишеттеләр:

– Яуга кергән кыпчак-чиркәс алайларын киредән чакырмагыз, алар безне каплар өчен калсын. Ә татар төмәннәренә фәрман таратыгыз, без китәбез!..

Килгән сукмакка аяк баскач та басылмады Мамай, артта калган Мәскәү кенәзенә янап, йодрыкларын болгый-болгый, зәһәр сүгенде ул:

– Митрәй кенәз, ул тәхеттә калсын дип, юкка гына Туктамышның арт санын тугры эттәй ялый. Ул Туктамыш, вакыты җиткәч, Митрәй кенәзне табан астына салып биетәчәк әле!..

Әйе, Мамай өчен менә шул рәвешчә тәмамланды ул Шөлди явы. Өч-дүрт атнадан соң төрле хәбәр кайтты:

– Митрәй «Без Мамайны җиңдек, куркак мирза яуны ташлап качты» дип, Туктамышка аерым чапкын куган.

– Шөлди кырын мәетләрдән чистарта башлаганнар. Урыслар ягыннан йөз мең чамасы җәсәд санаганнар, ди. Кырымлылар арасыннан кырык меңнән артык яугир корбан булган…

Менә шулай, Шөлди кырында Мамай җиңмәде дә, тар-мар да ителмәде. Аның хакында җиңелгән дип сафсата сатсалар да, Мамай мирзаның гомерендә дә үз кул астындагы гаскәрне хурлыкка калдырган башка бер генә орышы да булмады бит. Урданың үз эчендә әмирләр вә бәкләр, угры кәҗә тәкәләре шикелле, бер-берсенең олысларын, калаларын таларга күп йөрде анысы. Иллә мәгәр Мамай Урда җирләренә бер генә чит-ят дошман гаскәрен керттермәде, мәмләкәтне таркатмый-талатмыйча саклый-яклый белде.

Әлбәттә, ул фәрештә түгел. Сарай тәхетенә утырткан ханнарны байтак еллар буе үзенең кубызына биетеп кенә тотты. Әллә ни хата юк бит. Тәхет тирәсе – әтәчләр йә сыртланнар сугышы кебек үк яу кыры инде ул. Йә син дилбегәне үз кулыңда тотасың, йә дошманнар талый. Алары да аз булмады. Чыңгыз туруннары гына түгел, Болгар, Хаҗитархан, Мукшы, Сарайчык шикелле олыс әмирләре булган Хәсән, Хуҗа Чиркәс, Гарәбшаһ, Айбәк бәкләр дә Урда тәхетен эләктерергә тырышып карады бит. Әйе, Мамай аларны, себеркеләп, һау-һаулатып куды. Чөнки илне җыен вак-төяк һәм хуҗасыз этләрдән талатканчы, бәйгә куйган һәм симертеп тоткан үз этләре аның өчен кулайрак иде. Хәзер кай тарафтан, нинди көчек кенә капка асларыннан тавыш чыгармасын, юк, йөгәндә таркатмыйча тотты Мамай мирза бөек Җучи йортын. Җил кай якка иссә, шунда ава торган, үз куышын йөз кат алыштыра торган Туктамыш исә газиз йортны Мамай шикелле үк какшатмый-аудармыйча тота алмаячак. Юк, ирек бирәчәк түгел аңа Мамай! Бүген аны куып җибәрдек, моннан котылдык дип юкка сөенәләр. Кәффага кереп бикләним, беркадәр тын алыйм, ә аннары утлы күмер өстенә мендереп биетәм әле мин сезне, җыен соран[28], җыен сатлык җаннар! Кайнар таба өстендә биергә әзерләнә тор, әрсез Туктамыш хан!

20

* Ләһ – поляк халкының элеккеге исеме-атамасы.

21

Милади белән 1380 ел.

22

Борын-Инеш – Воронеж елгасы.

23

Көбә үзән – Кубань.

24

Карасу – Елец каласы.

25

Кияү кала – Киев.

26

Рус елъязмачыларына нисбәт ителгән «Задонщина» һәм «Сказание о Мамаевом побоище» дигән хикәятләрдә Куликово кырында руслар ягыннан 303 мең сугышчы яуга кергән, шуларның 259 меңе һәлак булган дип тасвирлана. Әлбәттә, бу саннар хакыйкатьтән гаять ерак.

27

Алай – полк.

28

Соран – хамелеон.

Карабәк. Каенсар (җыентык)

Подняться наверх