Читать книгу Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар - Зариф Башири - Страница 3

Сакла телеңне!

Оглавление

Әй татар! Бу көнгә чаклы саклады, бел, ни сине?

Каршыңа килгән һәлакәттән ни соң йолды сине?


Асрады ни-нәрсә күкрәгеңдә хәят ләмнәрен,

«Мәңге бетмәклек» сазыннан ни суырып алды сине?


Корытмады яшәү тамырындагы бер дым белән,

Яфрагы бар, чәчкәсе юк, корымаган гөлдәй сине?


Шөбһәсездер, саклаган шәй – тик мөкатдәс тел сине,

Җуймады «татар» намыңны, һәр татар кыйлды сине.


Бир тавыш «Мин бар!» дигән,

моннан болай калма гаҗиз!

Тел булып та дәшми торганлык шулай телде сине.


Аркаланма башкаларга, көтмә һич ярдәмчеләр,

Кем озатмас мәңгелек юлга, җаным, көлми сине!


Бар булырсың һәм яшәрсең дөньяда рәхәт, тыныч,

Һич изә алмаслар – әгәр булсаң ана телле – сине!

Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар

Подняться наверх