Читать книгу Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар - Зариф Башири - Страница 4
I
Замандашларым белән очрашулар
Беренче бүлек
Оглавление1
(Буа мәдрәсәсе)
Элекке Сембер губернасына караган Буа кечкенә генә вак сәүдәгәрләр, мещаннар шәһәре иде, аңа су юлы да, тимер юл да бармый, хәтта якын-тирәсендә таш юллар да юк. Шунлыктан аңа бара торган юлларда гына түгел, аның урамнарында да көз, яз көннәрендә арба ерып чыга алмаслык балчык була.
Менә шул шәһәрчектә озак еллардан бирле дин башлыклары әзерли торган зур гына бер мәдрәсә яшәп килә. Анда укыр өчен Казан, Сембер, Саратов губерналарыннан, хәтта Әстерхан якларыннан да күп кенә шәкертләр җыела иде.
Без дә абыем белән шунда укып ятабыз. Кечкенә генә бер бүлмәдә дүртәү торабыз: абыем Габдрахман, Багыш авылыннан Гыймран хәзрәт улы – әниемнең туган энесе Сәлахетдин, Төке авылыннан Әхмәтҗан һәм мин фәкыйрегез.
Минем бу мәдрәсәдәге беренче төп бурычым шуннан гыйбарәт иде: кышкы чатнама суыкларда һәр көнне иртән иртүк торам да, агач башмакны өстерәп, ишегалдына су нәүбәтенә чыгам. Анда иң кимендә бер сәгатьләп көтеп торырга туры килә, чөнки безнең шикеллеләрне иң азаккы чиратка куялар. (Мәдрәсәнең үзендә дә, аңа якын-тирәдә дә кое булмаганлыктан, суны читтән китертәләр иде.)
Су нәүбәтеннән кергәч, олы агайларга юыну өчен аларның комганнарына су салам да, чыра әзерләп, самавыр куярга чыгып китәм. Мәдрәсәдә җылы ашханә, кухня кебек нәрсә булмаганлыктан, чәйне дә тышта кайната, ашны да тышта аш самавырына күмер ягып пешерә торган идек.
Агайларны чәй эчереп, бүлмәне җыештырганнан соң, башка зур шәкертләрнең һәм хәлфәләрнең йомышларына – базарга, кибетләргә йөгерәм. Андый йомышлар шактый күп була. Син тыңларга, сүзсез баш иеп чабарга тиеш.
Синең шушы бурычларны үтәвең уку эшенә зарар итмәгән шикелле, уку эше дә шул бурычларны үтәүгә комачаулык ясамый. Чөнки кәгазьгә язылмаган, ләкин гадәткә нык кереп киткән «программа» да болай куелган: һәрбер шәкерт иң кечкенәсеннән башлап иң зурысына чаклы ел буена тик бер китап укый. Шуны укып чыккан шәкерт «уку программа» сын үтәгән була. Шуның өчен укучыдан «син ничәнче сыйныфта укыйсың?» дип сорау урынына «нинди китап укыйсың?» дип кенә сорыйлар. Сыйныф бүлмәсе дигән нәрсә юк. Ә инде ул китапта теге дөньяда янып торган җәһәннәм өстендәге кылдан нечкә, кылычтан үткен сират күперен үтү өчен бу дөньяда нишләргә кирәклегенә чаклы язылган була.
Уку вакытлары да сәгатьләп-нитеп билгеләнмәгән. Сине укытучы хәлфәнең кәефенә карап йөри. Хәлфәнең кәефенә туры килсә, ул көн саен бер тапкыр үзе теләгән вакытта чакырып алып сиңа сабак бирә. Кәефенә туры килмәсә, ике көнгә, өч көнгә бер чакыра. Шунлыктан уку эшләре алай күп вакыт алмый.
Мондагы шәкертләр уку дәрәҗәсе ягыннан өч төрлегә бүленә.
Беренчесе – мантыйк (логика) фәненең башлангыч китабы «Исагуҗи» га төшкәнгә кадәр укучылар – безнең шикелле сикытлар[1]. Бу дәрәҗәне алу өчен иң кимендә җиде-сигез ел укып, гарәп теленең грамматикасын үтәргә кирәк.
Икенчесе – гарәп теле грамматикасын үтеп, «Исагуҗи» га төшеп, ханлык[2] дәрәҗәсенә күчү. Ул чагында инде андый шәкертне, укый торган китабының исеменә бәйләп «исагуҗихан», «шәмсияхан» дип йөртәләр. Бу дәрәҗәне үтү өчен алты елда алты китап укырга кирәк.
Әнә шул алты елда алты китапны укып үткәч, шәкерт укуның иң соңгы китабы булган «Мулла Җәлал» дигән китапка төшә һәм «пишкадәм» дигән исемне ала. Бу исемне алган шәкерт, гәрчә аның белеме ике бозауга кибәк аерырга ярарлык булмаса да, галимлекнең иң соңгы дәрәҗәсенә җиткән санала, безнең ишеләрне теләгән йомышына кушарга, теләгәнчә суктырырга хаклы.
Безнең авыл шактый зур. Аның чаклы башка татар авылларында өч-дүрт мәчет, һәрбер мәчеттә ике мулла, бер мәзин булса, безнең авылда бар булганы ике мәчет, мәчет саен бер генә мулла, чөнки авылны үз кулында тоткан Шәкүр карак белән шәкүрчеләр яңа мәчет салуга да, мулла куюга да рөхсәт итмиләр. Авылда мәчет салу, мәктәп ачу мулла-мәзин кую, староста сайлау, җир бүлү, йорт урыннарын билгеләү кебек җәмәгать эшләренең һәммәсе дә алар теләгән тәртип буенча йөртелә. Минем әтинең атасы Таҗи бабай белән Шәкүр каракның анасы бертуган булганлыктан, искә алынган мәсьәләләрдә алар бергәләп план төзи. Әнә шул план буенча, озакламый минем агам Габдрахман әти янына мулла булырга һәм, әти үлгәч, бөтенләй хуҗа булып калырга тиеш. Шәкүрнең миннән бер яшькә кече кызы бар. Ул үсеп, мин пишкадәмлек дәрәҗәсенә ирешкәч, авылга өченче мәчет салынып, мин шунда мулла һәм Шәкүргә кияү булачакмын икән.
Моны бөтен авыл халкы да белә. Шуның өчен картлар белән карчыклар урамда очрап калганда, абзыйның аркасыннан сөеп:
– Алла боерса, әтиең урынына мулла булырсың, – диләр, ә миңа:
– Гыйсмиләр мулласы булырсың! – диләр. Ягъни безнең балалар өчен салынасы мәчет мулласы дигән сүз була инде бу.
Һәрбер атна-җомга көндә зур әнкәйнең китап сөйләгәнен тыңлар өчен безнең өйгә илле-алтмышлап хатын-кыз җыела. Зуррак бәйрәмнәр алдыннан аларның саннары йөздән дә ашып китә торган иде. Һәммәсе дә сәдака китерә, кайсы бер савыт он, кайсы ярма, күбрәге пешкән икмәк алып килә иде.
Әти безне Буага укырга җибәргән чагында, зур арбага турпыша җәя дә шунда түбәләмә иттереп әлеге сәдакага җыелган икмәкләрне төйи, һәм без шуларны алып китәбез. Аларны мәдрәсәнең салкын базындагы такта сандыкка төяп куябыз да, кирәк саен алып менеп, мич куышында җылытып ашыйбыз. Менә бу инде мәдрәсәдә ашала торган төп азык!
Әмма күпләр үзләре теләгәнчә туйганчы ашый алмый, чөнки андый икмәкләр аз килә, шунлыктан ярым ач хәлдә яшәүчеләр байтак була торган иде.
Безнең әти кирәк-яраклар, чәй-шикәр алу өчен акча җибәрүдә дә алай бик үк саран түгел. Ай саен бер сум килеп кенә тора. Шуңа күрә дә безнең шикәрсез чәй эчкән чаклар бик сирәк була иде. Шулай да иске ак чәйнек капкачының төймәсен һәрвакыт өстәл тартмасында саклыйбыз; шикәр булмаган чакларда, читтән караган шәкертләр шикәрсез чәй эчәләр икән дип әйтмәсен өчен, әлеге чәйнек капкачының төймәсен тешкә кагып алабыз.
Атнага бер тапкыр шулпалы аш пешереп ашаган шәкерт бай шәкертләрдән санала. Ул яктан без дә артта бармый идек. Хәтта атнасына икешәр тапкыр пешергән чаклар да булды.
Аш пешерүне шулай оештырасың: өч кеше өчәр тиеннән акча салыша да, шуның биш тиененә ит, өч тиененә он, бер тиененә борыч, суган, тоз, бәрәңге ала. Мәдрәсәгә каршы гына әнә шуларны бер ашлык итеп әзерләп, кәгазь капчыкка салып куйган аерым бер кибет тә бар иде. Шунда барып, әлеге тугыз тиенне кибет хуҗасы алдына куясың да:
– Бер ашлык, – дисең.
Ул кәгазь капчыкны алып кына бирә.
Чәйне дә күмер белән кайнатып, ашны да күмер ягып пешергәнлектән, мәдрәсәдә күмер иң кыйммәтле нәрсәдән санала иде. Һәр бүлмәдә торган шәкертләр, атна саен (җомга – базар көне) үзара салышып, алты йә сигез тиенлек күмер алып куялар. Мәдрәсәнең идәне ике катлы булганлыктан, ул күмерләр ике идән арасына яшерелә. Ләкин күп кенә шәкертләрнең алган күмере атна буена җитми. Шунлыктан атнаның соңгы көннәрендә бер-береңнең күмерен чәлдерү ул артык гаепле бер эштән саналмый, тик аны осталык белән, сиздерми генә эшли белергә кирәк!
Менә бу эштә мин уңмаганрак, шунлыктан күп вакыт агаларымнан шелтә ала идем. Күмер чәлдерү эше дә, билгеле, башка йомышлар кебек үк, безнең шикелле сикытларга йөкләтелә. Шунлыктан мин, шәкертләр ятып йоклагач, ике идән астына төшәм дә, күкрәгем белән шуышып, башкаларның күмерләрен капшап йөрим. Менә шулай йөргәндә, маңгайны кабарткан чаклар да аз булмый. Ләкин андый минем кебек үк «караклар» белән сөзешеп маңгай кабарту тик шома эшли алмау ягыннан гаеп һәм көлке генә санала иде.
Шәкертләр синең кабарынган маңгаеңа карый да:
– Сак йөриләр аны, пешкән шалкан! – дип көләләр.
Берәү дә сине карак дип мыскылламый да, оялтмый да.
Менә шуның өчен дә бер Буа шәһәрендә генә түгел, шундый мәдрәсәләр тоткан Казан шикелле башка шәһәрләрдә дә чухурлар (мещаннар) шәкертләрне «күмер карагы» дип кенә йөртә, кайчакларны «әш-шифырты вәл-күмер» дип тә җибәрә торганнар иде. Монысы инде «шәкерт белән күмер бер-берсенә тиң, бәяләре, кадерләре бер» дигән мәгънәдә әйтелә.
Безнең ише шәкертләр әнә шундый бурычларын үтәгәннән калган вакытларын күбрәк җәмәгать сәкесендә үткәрә.
Нәрсә соң ул җәмәгать сәкесе?
Мәдрәсәнең тышкы ишегеннән кергәч тә, иң элек идәне түбәнрәк булган иркен генә бер урынга-җиргә туктыйсың да, аяк киемеңне – күбесенчә агач башмакны – шунда салып, аны кулыңа тоткан килеш үзең торган бүлмәгә алып китәсең. Әнә шул ел буенча бервакытта юылмый, кырылмый торган, кул яссысыдай балчык каткан урынны мәдрәсә телендә «әчелек» дип йөртәләр. Аннан соң инде идәне калкурак булган әлеге җәмәгать сәкесенә аяк басасың. Җәмәгать сәкесе дип һәрьяктан вак бүлмәләр әйләндереп алган урталыкка әйтелә. Бу бүлмәләрнең бик азы гына такта белән, калганнары чаршау белән бүленгән була. Аларда ханнар белән пишкадәмнәр, шулай ук аларга туган, кардәш булган безнең шикелле кайбер сикытлар да тора. Зурлар белән бәйләнеше булмаган сикытларның күбесе (әгәр дә ул бай баласы булмаса) шул җәмәгать сәкесендә яши. Мәдрәсәдә торып укымаган шәһәр балалары да һәр көнне иртә белән килеп, әнә шунда хәлфәләре дәрескә-сабакка чакырганны көтеп утыра. Безнең шикелле бүлмәләрдә яшәүчеләр дә, бурычларын үтәгәннән соң, шунда ук чыгып утыра, шәһәрдән килгән шәкертләр белән сабак өйрәнә, әкиятләр сөйли, табышмаклар әйтешә, китаплар укый, зурларга сиздермәслек рәвештә генә шаярып та ала.
Мин шушы мәдрәсәдә дүрт ел яшәп тә, үземнең генә түгел, башка шәкертләрнең дә, ел әйләнәсенә бер тапкыр булсын, мунчага барып юынганнарын белмим. Әмма әле дә булса шунысына гаҗәпләнәм: шулай булуына да карамастан, анда бет дигән нәрсәнең заты да булмый торган иде. Ә кандала дигәне инде шәкертләргә күмер шикелле үк тиңдәш иде. Менә шуңа күрәдер, ахрысы, әнием, мәдрәсәгә киткән чакта, безгә калын кара киндер яисә алачадан тегелгән күлмәк кидереп җибәрә. Бу күлмәк исә – кандалага каршы көрәшнең иң көчле һәм бердәнбер коралы. Мин, кандала чеметә башлау белән, күлмәкнең ике җиңе очыннан тотам да, басып кына, тәнне ышкып алам: кандалалар четер-четер килә…
Менә шул рәвешчә татар халкы өчен «мәдәният җитәкчеләре» әзерли торган шундый мәдрәсәдә дүрт ел яшәдем мин. Мин – сикыт, мин – сәхрә, мин – бернәрсә дә аңламый торган «маңка савыты», мин – кулыннан берни килми торган күмер карагы – «шифырт»!
Әйләнә-тирә, ата-ана, гаилә тәрбиясе минем үземә дә шундый караш, шундый ышанычны биргән:
– Язмыш, Алла тәкъдире мине шулай булырга, һәммәсенә дә баш ияргә, барысына да чыдарга, күнегергә кушкан!
Ләкин шул ук вакытта бу кимсетелү, кыерсытылулар һәм эт урынына йомышка чабулар, азлап-азлап кына булса да синең яшь йөрәгеңә шушы тормыштан тую, кемгәдер нәрсә өчендер нәфрәт тойгыларын кузгата, кемнәндер, нәрсә өчендер үч алу кирәклеген сизү орлыкларын салалар.
Шуның өстенә безнең гаилә тормышы да искиткеч күңелсез, эчпошыргыч бер хәлдә иде. Кайткан чагында туктаусыз дәвам иткән җәнҗал, талаш, кычкырыштан башканы күрмисең.
Әтинең ике хатыны, ике хатынга ике оя баласы бар. Ул оялар да, юри шулай эшләнгән шикелле, бер-берсенә капма-каршы: зур әнкәйнең балалары һәммәсе дә кызлар. Ә минем әнинең зур балалары һәммәсе дә малайлар. Йорт эчендәге бөтен талаш-кычкырышның да төп сәбәбе әнә шунда.
Карт әни яки зур әнкәй минем әнинең ир балаларыннан көнләшә, аларның әтидән соң михрап иясе булып калуларын теләми. Шуның өчен дә аларны ничек кенә булса да читләтү, рәтсез бер хәлгә кую хәйләсен, юлын эзли. Аларны үзара һәм алар белән ата арасын бозыштырырга тырыша.
Минем әнием исә үзен әнә шул михрап иясе булачак ир балаларның анасы санап кукраерга тели, һәрбер эштә үз балаларын өстен куярга маташа.
Әти – чиксез коры табигатьле, үзсүзле, үз-үзенә исе китүчән, йортта ирке чикләнмәгән хуҗа булганлыгын нык күрсәтүчән бер кеше. Аныңча, йортта бер генә кеше дә аның бер генә теләгенә дә, бер генә сүзенә дә каршы килергә тиеш түгел!.. Аңа ошамаган кечкенә генә сүз дә аны тәмам җенләндерә, серкәсе су күтәрми.
Әнә шуны бик яхшы аңлаган зур әнкәй искитмәле осталык, хәйлә һәм астыртынлык белән хәрәкәт итә, ялагайлана белүе аркасында, үз гаебен дә сылап-сыйпап, яшереп калдыра ала.
Минем әнием, саф-пакь йөрәкле, артык дәрәҗәдә садә күңелле булуы аркасында, андый сылау-сыйпау, хәйлә, ялагайлану дигән нәрсәне белми. Үзе дөрес дип тапкан фикерен, сүзен ачыктан-ачык шап иттереп әйтә дә сала. Менә шуның өчен дә талаш вакытларында тукмак күбрәк аңа төшә. Әнигә төшкән бу тукмаклар аны нык яраткан, хөрмәт иткән миңа шулкадәр каты тәэсир итә, шул чагында мин, әгәр кулымнан килсә, бөтен дөньясына ут төртеп, әкиятләрдә сөйләнә торган Каф тавы артына китәрдәй була идем.
Менә шундый күңелсез, эчпошыргыч, ачу-нәфрәт тудыручы тормыш өстенә минем эшкә җигелүем дә, мәдрәсәдә булган газаплардан артык булмаса, бер дә ким түгел.
Минем агам – әнинең зур улы Габдрахман – тиз генә пишкадәмлеккә аяк басып, авыл мулласы, әни әйтмешли, «алтын багана» лык урынын аласы булганлыктан, ул ел буена диярлек мәдрәсәдә кала, авылга кайтмый. Кыр эшләре кызган чакларда гына кайтып, берәр ай эшләштереп китә. Әнинең миннән соңгы балалары һәммәсе дә ваклар. Зур әнкәйнең кызлары буй җиткән булса да, җитмәсә, тагын мулла кызлары, затлы сөякләр. Алар күбесенчә өй эчендә киндер, сөлге, җәймә сугып, күлмәк тегеп, түбәтәй сырып, барасы кияүгә придан әзерләргә тиешләр. Шулай булгач, аларны вак-төяк эшләргә, йомышка йөртеп тә, ыржыктай ялчы-хезмәтче белән кыр, урман эшләренә дә җибәреп булмый!..
Шуңа күрә дә, яз җитеп, май ае кергәч тә, мине өйгә – эшкә кайтаралар. Язгы сабан сөрү, бәрәңге утырту, каты сука, печән җыю, урак уру, иген сугу, урман кисеп утын ташу кебек эшләрнең һәммәсендә дә мин хезмәтче белән тиң. Шуның өстенә мин терлекләрне көтүгә йөртәм, каз, үрдәк, тавыкларны карыйм, аларга болыннан әрекмән яфраклары, кузгалаклар алып кайтып, тапап ашатам, әнинең бәбиләрен карыйм, каршыбыздагы Тутый кош елгасына төшеп, аларның пычрак чүпрәкләрен юам. Апаларым киндер, сөлге, җәймә кебек нәрсәләр тукыган чакларда, иртә таңнан торып, аларга шүре ясыйм, җеп катам, уратнадан[3] җеп чорныйм. Шулай да мин апаларыма бик үк рәнҗүле түгелмен. Алар минем бу хезмәтләремне бөтенләй үк җилгә чыгарып ташламый: Сабан туйларында, суган кабыгы белән кайнатып, бер-икене генә булса да йомырка кызартып бирәләр; бәйрәм көннәрендә көнбагыш, прәннек кебек нәрсәләр алу өчен ике-өч тиен генә булса да, алардан акча да эләгә. Миңа дип, бәйрәм көннәрендә генә кияр өчен ак ситсыдан күлмәк теккән чакта да аның якасын бормалап-бормалап, кызыл, яшел җепләр белән кайыйлар. Мин шулар белән юанып, бигрәк тә кечкенә апамны яратуыма бирелеп, күп вакытларны өйдәге күңелсезлекләрне, авырлыкларны да онытып йөрим…
Бервакытны мин, болай өй эчендәге күңелсезлекләр хакында сөйләргә батырчылык итә алмасам да, әтиемә мәдрәсәдәге хәлләр турында нык кына зарландым. Ләкин ул бер дә әсәрләнмәгән һәм исе китмәгән рәвештә генә:
– Алаймы, – диде, – авырлык белән алган белем кадерлерәк була ул! Яшь чагында күргән авырлыклар киләчәккә юл ача…
Шуннан соң ул үзенең яшь чаклары һәм нинди авырлык белән укуы турында кыска-кыска гына итеп сөйләп бирде.
Минем әти урта хәлле игенче Таҗи гаиләсендә туа. Мин Таҗи бабайны яхшы хәтерлим. Аның уртача гына зурлыктагы такта түбәле бер өе, бер келәте, ике буй лапасы бар иде. Терлек-туары да бер ат, бер сыер да биш-алты сарыктан тора. Ләкин ул авылның башка кешеләреннән аерыла: бары тик аның гына яшелчә һәм җиләк-җимеш бакчасы бар иде. Дүрт йөз йортлы авылда бүтән берәү дә бу эш белән маташмый. Җәй көннәре Таҗи бабай иртәдән кичкә кадәр шул бакчасында эшли, алма, чия, кура җиләге мул булып өлгерә, яшелчә түтәлләрендә кишер, кыяр, шалкан өлгерә. Бабай үзенең төпчек улы – озын буйлы, таза бәдәнле Садри әбзәй белән яши. Аны авылда Садри солдат дип кенә йөртәләр иде. Мин һәр көнне аның Хәйретдин исемле улы янына уйнарга барам. Яшелчә өлгергән чак булса, бабай безне кыяр, шалкан ише нәрсәләр белән сыйлый, алма, чияләрдән дә коры калдырмый иде.
Уртача хәлле булса да, Таҗи бабай бик горур, үзен дөнья кендеге санамаса да, авылның «алтын тамыр» ы саный. Уен түгел, аның турыдан-туры ерак бабасы авылга нигез салган бит! Шәҗәрә болай: Таҗетдин – Бәшир – Сираҗетдин – Җомагыл – Чурагол – Аккөбәк – Чүти. Безнең авыл шул Чүти исемен йөртә дә инде. Мин инде үзем бу «алтын тамыр» га болай барып тоташам: Зарифулла – Шәрәфетдин – Таҗетдин.
Мин әтинең анасы Кабас әбине белмим. Ул мин бишектә чакта ук үлгән. Зур әнкәйнең сөйләвенә караганда, аның исеме Хәбибҗамал булса да, безнең яктагы гадәт белән аны Кабас әби дип кенә йөрткәннәр.
Әти мулла булганнан соң, Коръәнне тулаем ятлау эшенә керешә. Коръәнне яттан-күңелдән белгән кешене «хафизы Каләмулла» дип атыйлар. Баласын «хафизы Каләмулла» итәргә теләгән кеше, гадәттә, аны җиде-сигез яшеннән шул эшкә багышлый. Кимендә моңа ун елдан артык вакыт китә. Ятлау белән генә шөгыльләнгәнгә, күп хафизлар бүтән мәсьәләдә шыр надан була иде. Безнең әти Коръәнне дүрт елда ятлап ала. Зур әнкәй:
– Аның Коръән ятлаган чакларда ничек интеккәнен мин генә беләм, – дия торган иде. – Кан төкереп ятлады ул аны.
– Саулыгыңны бетереп азапланма, – дип, әти-әнисе дә әйтеп карый.
Тик әтинең яраткан сүзе бар иде:
– Башлаган эшне ярты юлда калдыру – иң булдыксыз кешенең эше ул!
Коръәнне яттан өйрәнгәннән соң, әти үзлегеннән урысча укырга керешә. Авылда бер генә дә урысча укый-яза белгән кеше юк. Берәр адрес-фәлән яздырырга кирәк икән, һәркем күрше урыс авылларына йөгерә.
– Мин урысчаны бер тиенлек бакыр акчадан башладым, – ди әти. – Бер тиенлек бакыр акча өстенә «один копик» дип язылган. Шулай булгач, урыслар «бер тиен» дигән сүзне «один копик» диләр икән. Димәк, бу сүзнең башында «к» хәрефе була инде. Димәк, урысларда «к» хәрефе әнә шулай языла!
Шулай башлап китә дә, өйрәнә торгач, өч-дүрт ел эчендә урыс теленең бөтен грамматикасын үтә, мөкәммәл сөйләшергә өйрәнә, хатасыз яза алырлык хәлгә килә.
Аның урысча мавыгып укый торган нәрсәләре хокук һәм авыл хуҗалыгы турында китаплар була иде. Шуңа да аны бер яктан «хафизы Каләмулла» дип атасалар, икенче яктан «закончы мулла» дип йөртәләр.
Бервакытны ул шушындый сүзләрне ычкындырып куйды:
– Диндә кырык фарыз булса, безнең илдә аның кырык беренчесе – урыс телен өйрәнү.
Аның шушы сүзләреннән файдаланып, мин:
– Алай булгач, әти, син безне дә урысча укыт инде! – дидем.
Моңа каршы ул башта:
– Бик әйбәт булыр иде дә, аңа минем байлыгым җитми шул, – диде. Аннары тагын да үзенең тырышлыгын китереп кыстырды: – Ә менә мин үз тырышлыгым белән өйрәнгәнмен ич, сез дә шулай итегез!..
Ул безне мәдрәсәгә укырга җибәрә, өйгә кайткан чакларда ачык йөз белән каршы ала. Ләкин киткән чакта безгә, шуны укыгыз, моны өйрәнегез, шулай-болай булыгыз дип, бер генә сүз дә әйтмәгәне шикелле, укып кайтканнан соң да ни эшләдегез, нәрсә укыдыгыз, нәрсә белдегез дип тә сорашмый, тикшерми, сынап карамый. Кайчагында шуңа эче пошып, әни:
– Бу нинди ата бу? – дип куя. – Балаларының ничек укуларын сынау, тикшерү, алардан таләп итү дигән нәрсә юк!..
Әти моңа каршы да тыныч кына җавап кайтара:
– Баланың башына йодрык белән төеп тору аркасында гына укуыннан бер файда да юк! Алар үз теләкләре, үз дәртләре белән укырга тиеш. Менә шул чагында гына чын кеше була алырлар, файдалы белемгә ия булырлар!
Бервакытны ул, кайдан исенә төшеп, нәрсәне үрнәк итептер, бәет, шигырь язу эше белән дә мавыгып алды. Ул аларны язгач берәүгә дә менә бер нәрсә яздым әле, дип әйтми дә, күрсәтми дә. Тик аларны матур иттереп бер кәгазьгә яза да өстәл өстенә куеп китә. Аны һәрберебез үзе югында укыйбыз. Соңыннан мин аларны алам да үземнең кечкенә кара сандыгыма салып куям. Бераз вакыттан соң әти сорый:
– Кайсыгыз алды аны? – ди.
– Әти, миндә ул! – дим мин, үзем мине шелтәләр микән инде дип куркып-каушап торам.
Ләкин ул мыек астыннан гына бераз елмая да:
– Алай икән, ярый, югалтма син аларны, – ди. Башка бер сүз дә әйтми.
Мин соңыннан аңлый башладым: мондый нәрсәләр белән кем кызыксына дип сыный икән ул.
Кайчагында үзебезгә якынрак кешеләр аңардан:
– Мулла абзый, син шундый нәрсәләр язгансың икән… Укып карарга мөмкин булырмы икән? – диләр.
Ул, күңелле кыяфәттә елмаеп, миңа карый:
– Андый нәрсәләр Зарифта инде ул, андыйларны ул җыя! – ди.
* * *
Шулай авылым белән Буа мәдрәсәсе арасында нишләргә дә белми аптырап йөргән чагымда, мин үзем шикелле шәкертләрдән әлеге җәмәгать сәкесендә яшәүче Рәүф дигән берәү белән дуслашып алдым. Ул Буа шәһәренә якын гына булган Бәке Йомарасы дигән авылның мулласы Самад ахунның улы иде. Соңыннан Рәүф Казанда чыга торган газеталарга «Ахундзадә Габдерәүф Шәһидуллин», «Агыш» имзалары белән хәбәрләр язып торды. Аннары хәзерге Үзбәкстандагы Нәманган шәһәренә барып, матбага ширкәте оештырды һәм үзбәкләр тормышыннан берничә сәхнә әсәре дә язып бастырды. Гражданнар сугышында Колчак гаскәре белән Себергә китә, анда корпус мулласы була. Колчак җиңелгәч, Ташкентка килеп чыккан иде. Анда да совет властен үзләштерә алмыйча каядыр китеп югалды. Үз вакытында «Урман әүлиясы», «Ачлык кушты» кебек әсәрләр язган Ярулла Вәли дә шушы авылдан. Мин Оренбургта эшләгән чагында «Вакыт» газетасында хисапчы булып эшли иде. Соңрак Закир Рәмиевнең тол калган кызына өйләнгәч, ул нәшер итә торган бөтен матбугат эшен үз кулына алды. Утызынчы еллар уртасында Уфада Диния нәзарәтендә хисапчы булып эшли иде. Соңгы язмышын белмим.
Самад ахун ничектер төрле төбәкләрдә яңа мәктәпләр ачкан Әхмәт бай Хөсәенов белән танышып, аның ышанычын казана. Бераздан Әхмәт бай аның авылына да зур гына бер мәктәп салдыра. Аңа укытучылар һәм күп кенә китаплар җибәреп тора. Рәүф, авылына кайткан саен, әдәбият китапларын алып килә. Без аның белән икәүләп, буш вакыт булды исә, әлеге җәмәгать сәкесендә мич арасына кереп утырабыз да шуларны укыйбыз.
Әдәбият китапларыннан Каюм Насыйриның «Әбүгалисина» сы белән Фатих Халидинең испан гарәпләре тормышыннан алынып язылган сәхнә әсәрләре безгә чиксез зур тәэсир ясады. Бигрәк тә Әбүгалисина шикелле булу турында байтаккача хыялланып йөрдек.
Шундый китапларны укыганнан соң, үзара сөйләшәбез:
– Әйдә без дә шундый бер әкият китабы языйк!
– Нәрсә турында язарга соң?!
Киңәшәбез, темалар эзлибез.
Рәүф әйтә:
– Мәзин Сәлахының кибәк башы белән дамелланың дәрескә әфиүн салып килүе турында язсак ничек булыр икән? – ди.
Анысына мин дә риза булам, язып та карыйбыз, әмма бер дә күңелгә ошарлык булып чыкмый шул! Шулай булса да, мин маташа торгач, «Карун белән Һарун» дигән хикәя сымак бер нәрсә яздым. Моңа пишкадәм һәм ханнар «сафсата белән шөгыльләнәсез!» дип кенә караса да, ул җәмәгать сәкесендә шактый популярлашып китте, аны кулдан-кулга йөртеп укый башладылар, мине тагын да шундый нәрсәләр язарга котырттылар. Пишкадәмнәрдән бары тик бер кеше – Гарифҗан Вәлиди мактап җибәргәч, минем күңел тагын да күтәрелде. Әлеге Рәүф тә:
– Пишкадәмнәр сүзенә төкер син! – ди. – Алар үзләре кеше төсле хат та яза белмәгәч көнләшәләр…
Гарифҗан абый Буа шәһәренеке, атасыннан яшьли ятим калган. Авырлыклар күреп булса да, тол анасы аны пишкадәм булганчы укыта. Ул пишкадәмнәрнең иң яше, аңа әле егерме ике яшьләр тирәсе генә. Мәдрәсәдә муллалыкка урын чыкканны көтеп яткан кырык-илле яшьлек пишкадәмнәр дә бар иде. Әнинең бертуган энесе Сәлах әбзәй дә (аны монда Хомса Сәлах дип йөртәләр) шактый картаеп бара иде инде. Ә урын юк та юк! Габдрахман абыйга пишкадәмлеккә ике ел калган иде әле. Гарифҗан Вәлидигә дамелла берничә җирдән урын тәкъдим итсә дә, ул ничектер мулла булмады. Соңрак ул шулай ук газеталарга шигырьләр, мәкаләләр язды. «Казан мөхбире» ндә чыккан «Мәйханә» шигыре әле дә хәтеремдә. 1926 елда мин аны Казанда күреп калдым, «кечкенә генә бер мастерскоем бар, шунда эшлим» диде.
Әлеге Гарифҗан Вәлиди еш кына безнең бүлмәдә минем агаларым белән сөйләшеп утыра. Азәрбайҗанда, Төркиядә чыга торган төрле газета-журналлар белән әдәбият китаплары алып керә. Алар шуларны бергәләп укый да әллә нинди әлегә чаклы мин ишетмәгән яңа сүзләр сөйлиләр. Мин бер читтә генә тыңлап утырам.
Шунда «әфәнде» дигән сүз колакка чалынды. Моңарчы бер дә ишеткән сүз түгел. Бүтән кешегә эндәшкәндә «әфәнде», «әфәндем» дисәң, зыялылык, тәрбиялелек билгесе икән. Безнең якта кара халык бер-берсенә «ами», «байткә», «амутька» дип эндәшә. Укыганрак кешеләр «мулла кем» диләр. Тагын да хөрмәтләбрәк әйтергә теләсәләр инде, «тәбәррек» дип зурлыйлар.
Шуннан соң без Рәүф белән бер-беребезгә гел «әфәндем» дип эндәшә башладык. «Әфәнде» сүзе инде барлык мәдрәсәләрдә модага кереп бара иде. Тик мәзин Сәлахына мода ни аңа, чурт ни, надан бит ул, бер тапкыр «әфәндем абый» дип эндәшкән идем, яңагыма шундый чабып җибәрде, күземнән утлар күренде!
2
(Акъегет мәдрәсәсе)
Елдагы гадәт буенча, быел да май башларында авылга кайттым. Хәзер миңа ундүрт яшь… Шул гомернең дүрт елы мәдрәсәдә үтте.
Мин авылга кайтып өч-дүрт көн үткәч, Акъегет авылындагы Заһидулла бай Шәфигуллиннан әтиемә бер хат килде. Ул әтине үз мәктәбендә булачак тантаналы имтиханга чакыра икән. Әтинең сүзенә караганда, бу имтиханга Казаннан һәм башка өязләрдән дә күп кенә кешеләр киләчәк.
Әнә шул юл белән халык арасына яңа тәртипле мәктәпләрнең файдалы булуы турында фикер таратыла, чөнки бөтен тау ягында (Буа, Тәтеш, Зөя, Цивил өязләрендә) беренче тапкыр ачылган бу яңа мәктәпкә каршы надан, кара муллаларның һәм аларның таянычлары булган байгураларның әшәке лыгырдаулары әледән-әле ишетелеп тора иде.
Саф, чын мөселманлык үрнәге саналган Бохара галимнәре – дин башлыклары да: «Анда укыган кешеләрнең һәммәсе дә динсез кяферләр!» – дип фәтва чыгарган икән. Имештер, кайчандыр, кайдадыр, кемнедер көпә-көндез, рамазан шәрифтә, болытсыз-яңгырсыз бер вакытта яшен атып үтергән дә, аның мәетен ниндидер бер марҗа гына күргән. Ул марҗа кемгәдер: «Ул кеше дуңгыз сурәтенә кергән иде!» – дигән икән. Соңыннан тикшереп карасалар, яшен суккан кеше ысулы җәдид мәктәбендә укучы кеше булып чыккан!
Берәүләр әнә шундый сүзләрне авызларыннан төкерек чәчә-чәчә сөйләсәләр, икенчеләре баш чайкап: «Ходайның кодрәте, ә! – дип куя. – Аллаһы Тәгалә диннең дошманын җәзалыйм дисә, болытсыз-яңгырсыз көндә дә яшен җибәрә икән, ә!» Ул эшне башкару өчен Җәбраил фәрештәне кушкандыр инде ул, Аллаһы тәбарәкә вә тәгалә хәзрәтләре!»
Минем әти исә нинди генә җирдә, нинди генә мәҗлестә булмасын, яңача укуга каршы сүзләр кузгалган чакларда, аларны ялганга чыгарып, мондый укуны дәртләнеп мактый иде.
Быел ул мине дә шундый ният белән Акъегет мәдрәсәсенә имтиханга алып барды.
– Әйдә әле, улым, син дә барып күр әле, ошармы икән ул сиңа, – диде.
Бакча эченә салынган ике катлы зур мәктәп. Аның түбәнге катындагы җыйнак бүлмәләрендә читтән килеп укучылар тора. Югарыгы катында уку – класс бүлмәләре. Пакь, таза, бөтен җирләре балавыздай итеп юылган һәм кара парталар тезелеп киткән бу бүлмәләргә кергәч тә мин үземне яңа дөньяга чыккандай хис иттем, һәм күз алдыма Буа мәдрәсәсе ыржаеп килеп баскандай булды.
– Тагын да шул дуңгыз абзарына барырмын микәнни?
Аңа булган нәфрәтем кабат көчәйде. Акъегеткә юл буенча куркып-каушап бардым:
– Андагы шәкертләр миннән әллә нинди җавап бирә алмаслык сүзләр сорап йөдәтмәсәләр ярар иде, – дим.
Ул заманда нинди генә бер мәктәп яки мәдрәсәгә башка бер шәкерт килмәсен, аны дәррәү ун-унбиш шәкерт сырып алалар да төрле яктан йолыккалыйлар, көләләр, мыскыллыйлар, аңарга тузга язылмаган нәрсәләр турында сорау бирәләр иде:
– Сәлсәбила, җәлҗәбиланың мәгънәсе ничек?
– Мөселман пәриләр, җеннәр кайда күбрәк булалар? Менә шуннан соң сүз көрәштерү, талаш-тартыш китә.
Азагы агач башмаклар белән сугышып беткән чаклар да еш була иде.
Ләкин минем юлдагы уйларым да, куркуларым да бушка чыкты, чөнки мондагы шәкертләр мине бөтенләй башкача каршыладылар:
– И-и, син Буа шәкертемени?.. Алай булгач, син безнең өчен кадерле кунак икән!
Алар мине ачык йөз белән, дусларча култыклап алдылар да мәктәп тормышы белән таныштыра башладылар.
Мәктәп ишегалдында мунча: шәкертләр атна саен шунда кереп юыналар. Зур ашханә. Анда һәрвакыт куб кайнап тора, теләгән чагыңда чәйне эчә бир. Аның янында киң чуен плита, кастрюлеңне куй да аш пешер. Ашханә янында якты, җылы юыну бүлмәсе. Болар беренче күрүдә мине бик тә гаҗәпләндерде, әлбәттә.
Мондагы укучылар арасында дәрәҗәләр дә юк, тик бер нәрсә бар:
– Кайсы сыйныф шәкерте?
Класслар арасында бер-берсенә кимсетеп, түбәнсетеп карау булмаган шикелле, зуррак класста укучылар да борыннарын һавага чөеп йөрмиләр. Һәрбер класста ничә төрле фән укыла.
Тантаналы имтиханда миңа бик нык тәэсир иткәне география һәм уку дәресләре булды. Имтиханга кергән унбер-унике яшьлек бала уку китабындагы хикәяләрне укып чыга да аннары, китапны ябып куеп, аңлатырлык итеп сөйләп бирә…
Шундый ук балалар географиядән сөйләгән чагында, барлык җир йөзе синең күз алдында уч өстенә төшерелгәндәй җанлана. Алар сине әле Пекинга, әле Парижга, әле Истанбулга илтеп кертәләр… Ә мин сигез ел укып, үзебезнең Цивил шәһәре кайсы якта икәнлеген дә белмим.
Имтиханнар бетеп, кайтырга чыккач, әти миннән сорый:
– Ничек, улым, мондагы тәртип һәм укулар сиңа ошадымы? – ди.
– Ошамаган кайда инде ул! – дим мин. – Буа әчелеге түгел инде бу!..
Әти дә көлеп җибәрә, аннары кайтарып сорый:
– Алай, шәт, син дә шунда килеп укыр идең?
– Бик килер идем дә, сез рөхсәт итсәгез…
Мин әтинең мондый сүзләрне, әгәр кәефенә туры килә калса, хуплаганлыгын бик яхшы беләм. Шуңа күрә мин «сез рөхсәт итсәгез» дигән сүзләрне өстәп куям. Шуңадыр инде ул, ризалык күрсәтеп:
– Мин үзем дә шулай уйлыйм шул, – ди.
Дөрестән дә, ул үз сүзендә торды: көз җиткәч тә Акъегеткә укырга китерде.
Мин бу мәктәптә дә дүрт ел укыдым. Әмма һич шикләнми шуны әйтә алам: бу мәктәп минем аңымны, дөньяга, тормышка булган карашымны киңәйтте, мине, начармы-яхшымы, әдәбият мәйданына кертеп, матбугат хезмәтчесе ясады!
Гариф хәлфә мин барганның икенче елында мәктәптә тәрәккый мәҗлесе[4] дигән бер нәрсә оештырып җибәрде. Менә шул мәҗлес, утырышлар аша мин беренче мәртәбә Мәҗит Гафури иҗатына килеп чыктым.
Һәрбер кече атна көндә кич белән үткәрелә торган бу тәрәккый мәҗлесенә, шушы мәктәпнең олырак шәкертләреннән тыш, шактый зур булган Акъегет авылының аңлырак картлары, яшьләре белән тирә-як авыллардан да күп кенә кешеләр килә торган иде.
Мәҗлес дүрт бүлектән тора. Беренчесе: иң элек зуррак шәкертләр берәр мәсьәлә турында үзләренең электән хәзерләп килгән фикерләрен сөйлиләр. Бу нотык (речь) дип атала иде. Шуның өчен дә аны сөйләүче мөмкин чаклы тыңлаучыларны кызыксындырырлык, аларның тойгыларын уятырлык итеп сөйләргә тырыша. Нотыкларның төп эчтәлекләре – татар милләтенең артта калуы, аның сәбәпләре, шуңа каршы көрәш, уку эшләрен яхшырту, мәктәпләргә фән кертү, гүзәл әхлак, тырышлык, эшчәнлек, пакьлек, тазалык һәм башка шундыйлар.
Мин, чынлап торып әйткәндә, милләтнең нәрсә икәнлеген бөтенләе белән дини караш нигезендә генә яклый идем. Бала беренче тапкыр укырга башлагач та, хәлфә аның кулына кечкенә генә «Иман шарты» дигән бер китапны тоттыра. Анда шулай язылган: «Сән кем колый сән?» – дип сорасалар, «Алла колый мән!» – дигәй сән! «Канкый милләтдин?» – дип сорсалар, «Ибраһим галәйһиссәлам милләтидән!» – дигәй сән!»
Ибраһим кем соң, үзе нинди милләттән?
Синең бу турыда сорарга да, аңа җавап эзләргә дә, тикшерергә дә хакың юк!.. Коръәндә «Сезнең ата-бабаларыгыз Ибраһим милләтеннән» – дип язылган икән, син татар да, ислам динендә булганлыктан, үзеңне Ибраһим милләтеннән сана, шулай дип ышан! Ә Ибраһим яһүди ич, син дә шул милләттән буласың түгелме соң? Гариф хәлфә мәҗлес саен аңлатма бирә:
– Ибраһим яһүди бит ул, ә без яһүди түгел, без татар, – ди.
Шулай итеп, минем «Иман шарты» ннан алган «милли тойгым» төтен булып оча да китә.
Икенчесе – газеталар, әдәбият китапларын кычкырып уку. Безнең мәктәпкә Кырымдагы Бакчасарай шәһәрендә Исмәгыйль Гаспринский чыгарган «Тәрҗеман» газетасы белән Тифлис шәһәрендә Мөхәммәт Шаһтахтинский тарафыннан чыгарыла торган «Шәркый урыс» газетасы килә торган иде. Әлеге мәҗлестә берәү шуларны кычкырып укый да, аннары аларда куелган мәсьәләләр турында фикер алышулар китә. Мәсәлән, «Шәркый урыс» газетасы һәрбер номер саен диярлек «Безгә гарәп хәрефен ташлап, үзебезнең бөтен төрек халыклары өчен бер нигездә милли хәреф тәшкил итәргә кирәк!» дип язып чыга иде. Гариф хәлфә шул карашка төбендә кушыла да:
– «Шәркый урыс» тәкъдим иткән хәрефләрне кабул итәргәме-юкмы – анысы башка, әмма гарәп хәрефен ташларга кирәк! – ди.
Бу мине шулай ук гаҗәпкә калдыра иде.
Өченче бүлек – элекке җыелышта бирелгән темалар буенча, һәркемнең үзе язып килгән нәрсәсен уку.
Дүртенче бүлек – төрле фәнни сораулар һәм шуларга тапкыр җаваплар бирү. Дөрес җавап бирүчеләргә каләм, карандаш, китап, дәфтәр кебек нәрсәләр бүләк ителә.
Шушы кышны мин дә шундый сорауларга дөрес җавап бирүем өчен өч тапкыр бүләк алдым. Ул бүләкләр арасында кыска гына кызыл шарф, Баһау Максудовның (татар матбагасы эшлеклесе, бар гомерен Уфа шәһәрендә үткәреп, 1958 елда 96 яшендә вафат булды) матур язарга өйрәткән «Хөснелхат» рисаләсе һәм Мәҗит Гафуриның «Фәкыйрьлек белән үткән тереклек» хикәясе дә бар иде.
Гариф хәлфә шушы соңгы бүләкне биргән чагында, аны башкаларга һәм элекке бүләкләрне биргәндәгегә караганда ничектер тантаналырак итеп минем кулыма тоттырды
– Бүләкләрнең дә иң шәбе һәм иң кадерлесе эләкте сиңа! – диде. – Нык сакла, яхшылап, аңлап укы, белемеңне киңәйтүдә үзеңә дәстөр[5] ит!..
Җыелышның шактый соңга калып таралуына да карамастан, мин бу хикәяне шушы төндә үк бер кабат укып та чыктым. Укый башлагач та, ярлыларның хикмәтләреннән эчем катып көлгән идем. Ләкин, хикәяне укып бетергәннән соң, андагы күренешләрнең минем йөрәгемдә сыкранулы, әрнүле, тынычсыз тойгылар кузгатканлыгын сизә башладым. Шунлыктан мин аны тагын да берничә кабат укып чыктым. Укыган саен ул мине уйландыра иде. Гафури хикәясендә сурәтләнгән вакыйга һәм кешеләргә охшашлык үз тирә-юнемдә дә барлыгы күз алдыма килә. Аның тере шаһитлары берәм-берәм калкып чыгалар шикелле.
Берәүләр байлык аркасында бал-май өстендә йөзә, йомшак түшәкләрдә ауный, рәхәт көн күрә. Аларның тормышы да тәртипле, һәрнәрсәсе дә үз җирендә, алардан берәү дә көлми дә, мыскылламый да, алар нәрсә әйтсәләр дә, аларныкы дөрес! Ә берәүләр, әнә шул хикәядә күрсәтелгәнчә, фәкыйрьлек аркасында хурлыклы, мәсхәрәле тормышта яши. Алар, зур көч түгеп маңгай тире белән тапкан юклы-барлы ризыкларын да тыныч кына ашый алмый. Көннәре гел кайгыда үтә. Нигә бу болай, аның сәбәбе нәрсәдә? Нигә теге ярлы да бу бай?
Әнә шуларны уйлаган чагымда минем күз алдымда әтинең сеңлесе Шәрифҗамал абыстайның ире Садыйк хаҗи белән аларга якын гына торган Камали карт җанлана. Алтмыш биш яшьлек Камали карт әле дә булса дыңгычтай тап-таза ир, эшләгәндә актарып ташлый, сөйләгәндә ярып сала. Урлашмый, эчми, тартмый, сүгенми, караңгыдан караңгыга кадәр тир түгә – арткан төше юк! Ә Садыйк хаҗи мәҗлестән мәҗлескә йөри. Эшләгәнен күргәнем юк. Бик мул яши. Ник болай?
Әллә соң чыннан да Садыйк хаҗиның «Алла бирмәсә, эшләсәм дә байый алмыйм!» дигән сүзләре дөресме? Ә нигә Алла хезмәт кешесенә мул тормыш бирергә теләми? Юк, мин нидер аңламыйм. Дөресен әйткәндә, Мәҗит Гафуриның хикәясен дә аңлап бетермим әле мин.
Мәҗит Гафуриның бу хикәясен мин әлеге тәрәккый мәҗлесендә дә укыдым. Бераз укыган саен, күз кыры белән генә тыңлаучыларны сөзеп алам. Башта берникадәр көлгән булдылар да аннары тирән тынлыкка чумдылар. Кем белә, бәлки, алар да шулай: «Ул нигә болай соң?» дигән сорауга җавап эзли торганнардыр.
Бер генә җирдә дә, бер генә җыелышта да авыз ачып сөйләми торган үтә ярлы Истәй карт, хикәяне укып бетергәннән соң, кинәт кенә урыныннан торды да әлеге сорауны бирде һәм, шуңа җавап көтеп, бер миңа, бер башкаларга карап алды. Ә башкалар, Истәй картның да теле ачылуга гаҗәпләнеп булса кирәк, бер-берсенә караштылар. Сүзне Заһидулла бай алды:
– Әйе, шулай ул, – диде бай. – Ярлылык начар нәрсә, ә ярлылык ялкаулыктан, тапкан малны тота белмәүдән килә. Шуның өчен дә авылда пыскып ятмаска, читкә китәргә, сәүдә итәргә, мал табарга, тапкан малны саклап җыярга кирәк!..
Гариф хәлфә дә өстәп куйды:
– Укырга, һөнәрле булырга кирәк!
Гаҗәп бер кыюлык белән Истәй карт үзе җавап бирергә тотынды:
– Уку, һөнәрле булу кирәк, әлбиттә, – диде ул, аннары Заһидулла байга карады: – Сәүдә мәсьәләсенә килгәндә, хаҗи әфәнде, мин сезнең фикерегезгә кушыла алмыйм. Элеккеләрдән калган бер сүз бар: син дә мулла, мин дә мулла, атка печән кем сала? Шуның шикелле, син дә, мин дә, Мөхәммәтәмин дә сәүдәгәр булгач, аларның алучылары кем булыр?
Җыелыштагыларның күбесе тагын да гаҗәпсенеп бер-берсенә карашып алдылар. Бу гаҗәпсенүнең чын сере шунда иде: бу нинди хәл бу? Үз гомерендә беренче тапкыр Истәй карт та байлар алдында авыз ача. Җитмәсә тагын, алар сүзенә каршы!
Шул ук вакытта кайберәүләр аның сүзләрен хуплап та куйдылар. Бу хәл Истәй картка батыраеп сөйләргә көч бирде бугай:
– Ярлылык ул тик ялкаулыктан дип әйтәсең дә бит син, хаҗи әфәнде, – диде, – ай-һай, бу сүз дөрес булыр микән?.. Әнә бит сездә хезмәт итүче Чүти авылының Талип Тимершасы һәр көнне иртә таңнан тора да сезнең өчен утын кисә, ишегалларын тазалый, терлек-туарны карый, су китерә, аның хатыны, сезнең балаларыгыз йокыдан торганда өй җылы булсын өчен, мичләргә яга, чәй кайната, тәмле коймаклар пешерә. Шулай булгач, шундый кешеләр ялкау булалармы икән?
Заһидулла бай кайтарып һичбер сүз эндәшмәде. Бик авыр һәм каты басып, җыелыштан ук чыгып китте.
Гариф хәлфә тонык тавыш белән генә:
– Һиммәтле[6] бер байның хәтерен калдыру ярап беткән эш түгел инде, – дип куйды. Ләкин ул да, башкалар да Истәй картка каршы чыгып сөйләмәделәр.
Җыелыштан чыкканда, шул авылда Казан артыннан килеп яшәүче Шакир тегүче, үз-үзенә әйткәндәй итеп:
– Гаҗәп хәл булды бит әле бу, – диде. – Бүген укылган хикәя Истәй картның да телләрен ачты, төеннәрен чиште.
Ярлы игенче аксак Мөхетдин дә:
– Син, энекәш, күбрәк шундый хикәяләрне укы безгә! – диде.
Икенче көнне Гариф хәлфә мине үз бүлмәсенә чакырып алды да:
– Кичәге мәҗлес көтелмәгәнчә җанлы үтте бит әле. Киләсесендә менә шул китапны укы, – диде.
Ул миңа Галиәсгар Камалның «Бәхетсез егет» дигән әсәрен бирде.
Бүлмә ишегеннән чыгып барганда, ул мине кабат чакырып алды да:
– Тагын әйтәм: бу китапны да шулай җанлы итеп укы! Заһидулла шикелле байлар бала тәрбиясенең нәрсә икәнлеген аңласыннар! – диде шатлыклы бер кыяфәт белән.
Нәкъ шушы вакытта Гариф хәлфәнең күңеле күтәренке чакларда көйли торган бер җыры исемә төшеп китте:
Әй бай улы, бай улы, якаларың каюлы,
Ятсаң – урының җәюле, чыксаң – атың җигүле.
Заһидулла байның яшькә бездән олырак булган, ләкин безнең белән бер сыйныфта укучы Хәйрулла исемле улы бар иде. Кием шәп, ашау-эчү дигәнең аннан битәр! Аның кесәсендә һәрвакытта кәнфит тә шоколад, ул дәрес вакытында да шуларны суырып утыра. Укуга һич игътибары юк, тәртибе дә әллә кем түгел. Милләт өчен күп эш башкарса да, Заһидулла байның үз улына вакыты җитми иде, күрәсең. Гадәттә шулай була бит.
Мин электән ук Шакир тегүчегә барып-килеп йөри торган идем. Белмим, әллә ул миңа охшаган, әллә мин аңарга, безнең серләр бик килешә иде.
Мин килеп керүгә, ул хатынына эндәшә:
– Яле, Таифә, табаңны берсәк чыжылдатып ал әле! Мәхдүм үзе килгән!
Таифә әптәй дә тиз генә самавырын кайнатып, коймак яисә бәрәңге кыстыбые кебек нәрсәне өстәлгә китереп тә куя.
Заһидулла бай, һәр шәкерт казаки киеп йөрергә тиеш, дигәч тә, мин, әлбәттә, туп-туры Шакир әбзәй янына киттем.
Бу юлы мин барганда Шакир кием тектерергә килгән кешеләр белән сөйләшеп утыра иде. Мин кергәч тә, ул:
– Менә үзе дә килеп чыкты әле! – диде.
– Нәрсә бар, Шакир агай?
– Менә бу агай-энеләргә әлеге син укыган китап турында сөйләп утыра идем. Мин әйтәм, шуны язган Мәҗиттән сорыйсы иде дим, ул әнә, безнең шикелле, авырлык белән көн итүчеләр турында да шундый бер китап язсын иде дим.
Менә шул рәвешчә, Мәҗит Гафуриның «Фәкыйрьлек белән үткән тереклек» дигән хикәясе Акъегет авылында кулдан-кулга, өйдән-өйгә йөреп китте. Аулак өйләрдә кич утырган буй кызлар да, җылы мунчаларда җыелып уйнаган буйдак егетләр дә шуны укыйлар, шул турыда сүз алып баралар. Авылга килгән кырыктартмачы, тубалчыларга да беренче сорау шул була:
– «Фәкыйрьлек белән үткән тереклек» дигән китап бармы?.. Яисә шундый башка бер хикәя?..
3
(Камил Мотыйгый)
Мин инде унҗиде яшьлек бер үсмер. Гәрчә беркадәр әйләнгечрәк булса да, Акъегет[7] авылына барганда Кече Кайбыч аркылы кайтам һәм Сөнгатулла муллада кич кунып яисә ашап-эчеп, кунак булып, хәл җыеп китә идем. Чөнки Сөнгатулла агай белән минем әтием арасында нинди сәбәпләр аркасындадыр шактый якын дуслык бар, алар бер-берсенә барышып-килешеп йөриләр иде. Искитмәле егет табигатьле, шактый хөр, ачык фикерле һәм бик күп төрле гыйбрәтле мәзәкләр сөйләргә оста, һәвәс булган бу кеше белән сөйләшеп утыру миңа ләззәтле тәэсир итә торган иде.
Ул, сүз ара сүз чыккан саен, шушы авылдан китеп, Уральскида мулла булган һәм әтисе белән бертуган Мотыйгулла турында сөйләргә ярата. Ул шактый аңлы, шактый зур белем иясе, бигрәк тә гарәп, фарсы әдәбиятларын нык тикшергән. Көнчыгыш шигырьләренең төзелеш законнарын, кагыйдәләрен нык белә торган бер кеше икән.
Аннары сүз Мотыйгулла мулланың улы Камилгә күчә.
– Искиткеч кабилиятле, дәртле егет, шактый зур эшчән кеше чыгар аңардан, – ди Сөнгатулла мулла.
«Тәрҗеман» һәм «Шәркый урыс» газеталарын укып барган Мотыйгулла мулла да, Фатих Кәрими атасы Гыйльман ахун шикелле, татар халкына матбугат һәм әдәбият кирәк, ди, шуны булдыру турында хыяллана. Үзенең улы Камилдән шул юлда хезмәт итүче бер кеше чыгуын көтә.
Камил Мотыйгый башта әтисенең мәдрәсәсендә укый. Аннары аны әтисе урта дәрәҗә юридик мәктәпкә (хәзерге техникум дәрәҗәсендә) бирә. Аны бетереп чыккач, Мисырга – аның үзәк шәһәре Каһирәгә җибәрә.
– Әйдә ике яклы галим булсын, – ди ул. – Шәрекъ дөньясын да, гареп дөньясын да үз күзе белән күреп, кирәк белемне алсын.
Менә шул рәвешчә, читтән торып, мин Камил Мотыйгыйның әтисе белән дә, үзе белән дә таныштым.
1905 елның язында Акъегет авылыннан үз авылыбыз Чүтигә кайтканда, мин тагын да әнә шул Кече Кайбыч авылы аркылы үтеп, әлеге Сөнгатуллаларга туктадым. Капкадан кергәч тә, шатланган кыяфәттә елмаеп, хуҗа миңа сөенче биргән тон белән:
– Әйдә, хуш килдең, – диде, – әле миндә тагын бер кадерле кунак бар!
– Кем ул?
– Уральскидагы Мотыйгулла абзыйның улы Камил!
Озын буйлы, таза гәүдәле, мәһабәт кыяфәтле һәм көр тавышлы Камил белән танышу һәм сөйләшүләр миндә аңа карата бик тиз арада симпатия кузгаттылар.
Акъегет мәдрәсәсендәге баш мөгаллим Гариф Хәйруллин тарафыннан атнакич саен үткәрелә торган әдәби кичә сымак утырышларда укылган «Тәрҗеман» белән «Шәркый урыс» газеталары һәм татар дөньясында күренгән аз гына санлы әдәбият китаплары тәэсирендә мин матбугат, әдәбият белән шактый кызыксынсам да, боларны тирән, төпле итеп аңлаудан шактый ерак идем әле. Менә шунлыктан мин Камил Мотыйгыйның матбугат, әдәбият турындагы сүзләрен зур кызыксыну белән бирелеп тыңладым, аңламаганнарымны аңларга тырыштым. Ул Россиядә тиздән ихтилал – революция булачагы турында сөйли иде.
– Шуннан соң, – диде ул, – татар телендә дә газета-журналлар чыгачак, бер-бер артлы матур әдәбият китаплары туып торачак. Бөтен мәдрәсәләребездә яңа тәртип белән укытылачак. Татар мөгаллимнәренә дә, хәтта муллаларга да хөкүмәт тарафыннан вазифа тәгаен ителәчәк (жалование биреләчәк).
Шунда ук ул гарәп, фарсы, төрек телләрендәге шигырьләрне зур дәрт белән укып-көйләп җибәрде дә:
– Озакламый бездә дә шундый шигырьләр була башлар! – диде.
– Ә бездә шигырьләрне язарлык кешеләр бармы соң?
– Нигә булмасын, бар, әлбәттә, гаҗәп талантлы яшьләр бар. Алар тик хөррият булмаганлыктан, үз телебездә матбугат юклыктан гына дөньяга чыга алмый ята. – Шуннан соң ул үз әтисенең мәдрәсәсендә укып ятучы Габдулла исемле бер шәкертне дә телгә алып үтте: – Гаҗәп дәрәҗәдә сәләтле егет. Әти әйтә: «Моңардан зур бер шагыйрь чыгар!» – ди. Шуның өчен дә әти аны гел үз тирәсендә тота, гарәп-фарсы шигырьләре, аларны төзү кагыйдәләре белән таныштыра. Ул егет урыс әдәбияты белән дә таныш. Аның өстәл өсләре дә төрле телдәге әдәбият китаплары белән тулган. Шуның өчен әти аны «замана Җаһизы» дип йөртә. Җаһизны беләсеңдер, элекке гарәп галиме. Аны «китап гашыйгы» дип тә йөрткәннәр. Әти миңа әйтә: «Син бу егетне кулдан ычкындырма, киләчәктә күркәм тарихка ия буласы егет бу!» – ди. Тик егет бик үзсүзле… – Шуннан соң ул әлеге Габдулла турында шуны да әйтеп үтте: – Бала чагыннан ук ятимлектә, какты-сукты астында үскән, хәзерендә дә матди хәле әйбәт түгел. Әти аңа ул яктан да хәлдән килгәнчә ярдәм итә. – Аннары Камил кыркылдап бер көлде дә: – Безнең әтинең кызык бер табигате бар аның, – диде. – Матбугат вә әдәбият белән кызыксынучы яисә шул юлда өметле бер кеше булдымы, ул аны үз тирәсенә тарта. Габделвәли исемле бер төрек егете солтан Габделхәмиткә каршы чыгуда гаепләнеп, кулга алынып, җәзалану куркынычы астында калгач, Урысиягә качып чыга. Әти, кайдандыр табып алып, аны үз мәдрәсәсенә урнаштырган. Әлеге Габдулла янында, аның белән бер бүлмәдә торсын дигән! Габдуллага әйткән: «Бу кеше әдәбият белән шактый таныш булганы шикелле, кабилият ягыннан да буш булмаска охшый. Син аннан файдаланырга тырыш!» – дигән.
Мин, Сөнгәтулла мулланың сүзләрен искә алып:
– Ничек соң, Камил агай, син үзең аны-моны ябалап, әдип булу юлына керешмисеңме? – дип сорадым.
– Маташмыйммы соң, – диде ул. – Каләм тотып төннәр буе утырган вакытларым булды. Кайчакларны берәр мәүзугъ[8] өстендә уйланып йөрим, хыялланып ятам, әллә нинди матур фикерләр, гөлле-чәчәкле сүзләр искә төшә. Ләкин, каләм тотып язарга башладыммы, шуларның һәммәсе дә кинәттән таралып китә. Барып чыкмый бит…
Шулай сөйләшеп утыра торгач, Камил бервакытны дәртләнеп китеп, бөтен өй эчен яңгыратып, көр тавыш белән җырлап та җибәрде. Өй хуҗасы, пошынган рәвештә әле бер тәрәзә, әле икенче тәрәзә алдына барып, урам якка каранып йөри башлады һәм тәрәзәләрнең пәрдәләрен төшереп куйды. Күрәсең, Камилнең көчле тавышы аны өркетте булса кирәк. Тик ул моны кадерле кунакка ачык әйтергә кыймый иде, ахры. Камил аның пошынуын сизеп алды бугай:
– Нәрсә син, агай, – диде, аңа гаҗәпләнеп караган рәвештә, – әллә минем җырлавымны яратмыйсыңмы?
– Юк, энем, алай түгел, – диде Сөнгатулла. – Син матур да, тәэсирле итеп тә җырлыйсың, һәм мин татар көйләрен үзем дә яратам. Ләкин мин бит шундый бер мохиткә карап көн күрә торган кеше. Ничә әйтсәң дә мулла. Ә бит безнең надан халык каршында җыр, музыка дигән нәрсәләр шайтан фигыле, имансызлар гадәте итеп санала. Әгәр дә мәчет картлары синең минем өемдә җырлавыңны ишетсәләр, иртәгә үк мине мәчеткә чакырып: «Мулла башың белән өеңдә әллә нинди килмешәкләрне җырлатып ятасың!» – дип, утка бастырачаклар.
Шушы чорларда мин әтидән яшереп бер гармун алган идем. Без дустым Зиннәт белән аны төннәрдә генә аларның мунчаларында уйнап маташабыз, өйрәнергә тырышабыз. Ә көндезен аны арт бакчабыздагы агач умарта оясы эченә яшереп куям. Ничектер беркөнне әти шул гармунны табып алган. Иң элек ул мине яңакларым шешеп чыкканчы чәпәде дә, аннары гармунны таптап, изеп ташлады.
– Җитмәсә тагын, келәттән ашлык урлап сатып алгансыңдыр әле бу шайтан коралын! – дип җикеренде һәм кычкырынды.
Камил Мотыйгый, тиздән булачак революция турында сөйләгәч, шушы вакыйга исемә килеп төште дә:
– Революция булгач, яшермичә гармун уйнарга да, җырларга да мөмкин булачакмы? – дип сорадым.
– Билгеле, – диде ул, – мәктәпләргә хәтта җыр, музыка дәресләре дә кертеләчәк!
Тагын бер нәрсә минем күңелне борчый иде.
Безнең авылда Гөбенә суына салынган дүрт ташлы тегермәнне Василий дигән бер урыс биләп тора. Василийның дүрт кызы бар. Безнең авылда туып, татар кызлары белән бергә уйнап үскәнлектән, алар, татар телен ана теле шикелле белү белән бергә, безнең авылга шулчаклы ияләшкәннәр:
– Шушы авылдан бер генә дә китәсе түгел, татар егетенә генә иргә чыгасы иде! – диләр иде.
Иң азагында аның кече кызы бер татар егетенә (Шәкүр каракның улы Сабир турында сүз бара. – Р. З.) ябышып та чыкты. Ләкин бу вакыйга зур җәнҗаллар тудырды. Икенче көнне үк авылга урядник белән күрше урыс авылының побы килеп җитте. Алар авыл мулласына боерык бирделәр:
– Аларга ислам шәригате буенча никах укыйсы булма. Шулай итәсең икән, муллалыгыңнан төшерелеп, төрмәгә озатылырсың!
Әлеге поп аларны христиан законы буенча кушарга тели:
– Чөнки закон шулай: урыс кызы татарга чыкса, аларның икесе дә һәм балалары да христиан саналырга тиешле! – ди.
Ләкин егет тә, аның ата-аналары да моңа риза түгелләр. Менә шунлыктан алар байтак вакыткача законлаштырылмаган хәлдә яшәделәр. Ә халык аларга «никахсызлар» дип кырын карап көлде.
Безнең авылда кырык йортлап керәшен саналган татарлар бар иде.
Алар тыштан гына чукынган булып йөри. Балалары тугач, күрше авыл побы аларга урысча исем куша. Ә авыл мулласы мөселманча исем бирә. Шулай итеп, алар рәсми рәвештә «Иван», «Степан» саналалар, халык телендә исә, хәтта тирә-юньдәге урыслар арасында да алар «Әхмәт», «Ихсан» дип йөртелә. Алар гаскәри-солдат хезмәтенә алынганда «христиан» саналып, христиан исәбенә керә, үлгәч мәетләрен дә рәсми рәвештә мөселман татарлар белән бер зиратка күмәргә ярамый, аларның үзләренең мазарлыклары бар иде. Иң начары – мөселманнар белән христиан саналганнарга өйләнешү патша указы буенча тыелган. Бу закон бик күп фаҗигаләргә сәбәп була иде. Әгәр мөселман татар керәшен кызына өйләнә калса, аларның балалары да христиан саналырга тиеш. Шуңа да мөселманнар керәшеннәр белән үзара никахлашудан саклана. Керәшен кызын алып законсыз, әмма никахлы яшәгән кешеләргә дә кырын карыйлар иде. «Кара сарыкның кайчан агарганы бар?» дигән сүзне мин еш ишетеп үстем.
Безгә якын гына торган Фазлый исемле бер татарның кызы бер керәшен егетенә ябышып чыкты. Ләкин Фазлыйныкылар икенче көнне үк бөтен нәсел-нәсәпләре белән җыелып бардылар да әлеге кызны өстерәп алып кайттылар һәм, эштән чыкканчы кыйнап, бер атна буенча төтенле мунчада газаплап тоттылар.
Шуның аркасында җиләктәй матур кыз Фатыйма озак еллар кияүсез яшәде, керәшен калдыгы дип, аны берәү дә алмады.
Миндә чиксез авыр тәэсир калдырган шушы вакыйгалар турында сөйләгәч, Камил Мотыйгый:
– Менә бит ничек ул бездә, – диде. – Ләкин мондый законнар, мондый хәлләр тиздән тарих битләрендә кара тап кына булып калырлар!
Камил мин сөйләгән шушы вакыйгалар турында үзенең хатирә дәфтәренә беркадәр нәрсәләрдер язып алды да:
– Вакыты килер, без мондый вәхшәтләрне матбугат сәхифәләрендә ачарбыз! – диде.
Күрәсең, ул тиздән татар телендә ирекле матбугат барлыкка киләчәген күз алдында тотып шулай сөйләнгәндер.
Акъегет мәдрәсәсендә үткәрелгән кичәләрдәге сүзләр һәм анда укылган газеталар тәэсире аркасында шәкертләрнең бер өлешендә ниндидер уяну булса да, аның төп нигезе ничек барлыкка килүен аңлаудан мин бик ерак тора идем әле. Без тик менә шуны гына беләбез: дөньяда студент һәм социалист дигән бер төркем халык бар, әнә шулар, дау куптарып, революция ясаячаклар икән!
Камил Мотыйгый социалистлар турында да күп кенә сөйләде. Ләкин мин аның мәгънәсен тотып кала алмадым. Мине кызыксындырган нәрсәләр башка иде: татар телендә дә газета-журналлар чыгачак, матур әдәбият китаплары да бер-бер артлы туып торачак, талантлы Габдуллалар мәйданга киләчәк, яңа тәртипле мәктәпләр дә ачылачак, ачыктан-ачык җырларга, гармун уйнарга да ирек булачак, урыс, керәшен һәм татар яшьләренә үзара өйләнешү дә тыелмаячак.
Менә шундый шатлыклы, өметле хәбәрләр сөйләүче Камил Мотыйгый минем күз алдымда гомерем буена югалмаслык бер шәхес булып калды. Озак та үтмәде, ул сөйләгәннәр шул елның көзендә үк беркадәр барлыкка килде.
Барыннан да бигрәк, татар телендә газета-журналлар чыга башлап, матбугат битләрендә Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури, Галиәсгар Камал, Нәҗип Думави, Миргазиз Укмасый, Фатих Әмирхан шикелле талантлы шагыйрь һәм язучылар күренде.
Мин беренче тапкыр Тукай шигырьләре белән әлеге Сөнгатулла муллаларда Камил Мотыйгый тарафыннан чыгарыла торган «Әлгасрел җәдит» журналы аша таныштым. Сөнгатулла мулла Тукай шигырьләре басылган бу басманы минем кулга тоттырган чакта:
– Менә укы инде теге вакытта Камил зур өмет баглаган Габдулла шигырьләрен! – диде.
Аның бу сүзләрне әйткән чагындагы мөлаем кыяфәтендә бер яктан Тукай шигырьләрен чиксез ярату сизелеп торса, икенче яктан Тукайның үз туганнары тирәсеннән күтәрелүенә мактану төсмерләре дә күренә иде.
4
(Шигырь җене)
Без укый торган Акъегет авылы мәктәбенә 1905 елгы революция нәтиҗәсендә татарлар арасында беренче тапкыр чыга башлаган «Казан мөхбире», «Йолдыз», «Азат», «Бәянелхак», «Өлфәт» һәм «Фикер» кебек газеталар да килә башлады. Алар безнең тәрәккый мәҗлесен тагын да җанландырып, кыздырып җибәрделәр. Бу газеталарны укыгач, фикер алышулар тагын да киңәя барды.
Акъегет мәдрәсәсендә дә, зуррак сыйныфларга үрләгән саен, фән уку артта кала, бөтенләе белән диярлек, башка дини мәдрәсәләрдәге шикелле, мәгънәсез иске мантыйк (логика) дәресләренә күчелә иде. Шунлыктан алар безне шактый туйдырды. Матбугат килә башлагач, без инде укуга бөтенләй түбән, әһәмиятсез дип карый идек. Газета уку белән артык дәрәҗәдә мавыгып киттек. Бигрәк тә «Казан мөхбире» н дүрт күз белән көтеп ала торган идек. Чөнки аңарда бер-бер артлы Мәҗит Гафури, Нәҗип Думави, Миргазиз Укмасыйларның шигырьләре чыгып тора. Газеталарны алгач та без зур дәрт белән күз йөртә башлыйбыз: кемнәрнең нинди шигырьләре бар?..
Ә минем беренче сүзем:
– Мәҗит Гафури шигырьләре бармы?
Бишенче ел инкыйлабыннан элек мин шул елларда мәйданга килгән Фатих Халиди, Фатих Әмирхан, Фатих Кәрими, Галиәсгар Камал, Риза Казый, Закир Һади кебек язучыларның әсәрләрен зур ләззәт белән укып килгән булсам да, шулай ук Нәҗип Думави, Миргазиз Укмасый шигырьләре дә миңа нык тәэсир итсә дә, әллә инде «Фәкыйрьлек белән үткән тереклек» дигән хикәя шулкадәр тетрәндергән, байтак вакытка чаклы миндә татар дөньясында Мәҗит Гафуридан да югары торган бер әдип юктыр дигән караш дәвам итеп килде. Мин әлеге газеталарны кулга алгач та аулак бер җирне табып утырам да зур бер дәрт, ләззәт белән Гафури шигырьләрен укырга керешәм. Кат-кат укыйм, аларның мәгънәләрен аңларга тырышам. Укыган саен алар мине тагын да ныграк җәлеп итәләр, тирән уйга салалар. Шушы чорларда мин авыл тормышыннан байтак кына җырлар, бәетләр язган идем. Боларны авыл егетләре гармун көенә җырлап та йөрделәр. Алар миннән шушындый җыр һәм бәетләрне авыл кызларының кайберсен мактап, кайберсен хурлап язуны сорыйлар, мине җылы мунчаларга алып барып конфет, прәннек, чикләвек кебек нәрсәләр белән дә сыйлыйлар иде. Макталган кызлардан – мактавым өчен әле макталмаганнардан – мактап язачагым өчен, байтак кына чиккән кулъяулыклары да, ак пирчәткәләр дә алган идем инде. Әнә шуларны мин Мәҗит Гафури шигырьләре белән чагыштырып карыйм да ертып, ботарлап ташлардай булам, чөнки аларда Гафури җырлаган әһәмиятле фикерләр юк.
Ә минем язганнарым ни турында? Кыз урларга йөреп тә булдыра алмаган Манир Җамали малае Галәвидән көләм. Шайтан Хисами кызы Мәрхабәнең матурлыгын мактыйм. Камарай кызы Фатыйманы уңмаган дип хурлыйм. Хәсән кызы Камилә егетләрдән чәч тәңкәсен алдырган! Кәтәмән карт ялкау, ындырдагы арыш кибәннәре унар ел сугылмый ята!
Ә ул халыкның артта калуын, ачлык, ялангачлыкта яшәвен сөйли, шундый бәхетсезлек белән көрәшкә чакыра. «Тама-тама су савыты тулган вакыт», – ди.
Шуннан соң мин «Яшә, хөррият, яшә!» дигән бер шигырь яздым да аны «Казан мөхбире» нә җибәрдем. Аннары «Кем икән без татарны уятучы?» дигәнне язып, шул ук Казанда чыга торган «Йолдыз» газетасына салдым. Ләкин аларны язганлыгымны, җибәргәнлегемне берәүгә дә белдермим әле мин.
– Әгәр дә басылмый калсалар, – дим, – шәрикләрем күз ачарга да ирек бирмәсләр, көләрләр. «Ат дагалаганда, бака ботын кыстыра» диярләр.
Тагын бертөрле курку да башланды: «Идарәдән җаваплар» дигән бүлектә «Зариф әфәнде Бәшири, җибәргән нәрсәгез яраксыз табылды, басылмады» дип тә язып чыгарсалар, хурлыгыннан асылын да үл инде!.. Үзе кеше төсле хат кисәге яза белмәсә дә, кешедән көлгәндә, күкрәген киереп, борынын чөяргә ярата торган Лотфулла хәлфә күз ачарга да бирмәс! Тегеләй дә, газета белән артык мавыгып китеп, безнең укуга салкын каравыбыз өчен тиресенә сыеша алмый йөргән бу адәм очынып китәр дә туктаусыз «Нихәл, шагыйрь?» дип мыскыллар да торыр.
Газеталары да тагын, үч иткәндәй, нәрсәсенә кирәктер инде ул. Һәр номеры саен «Җибәргән нәрсәгез яраксыз табылды, басылмый» шикелле сүзләрне бастыралар гына. Нигә кирәк иде инде кешене шулай оялтырга? Җибәрелгән әйбереңне басмау хурлыгы гына җитмәгән иде ди, тагын аны газетага язып та бөтен дөньяга фаш ит, имеш!
Шунлыктан мин, әлеге газеталар килгәч тә, иң элек әнә шул «Идарәдән җаваплар» дигән бүлекне карыйм: минем исем дә эләкмәгән микән шул хурлык тактасына?
Шушы атна-ун көн эчендә шулай тынгысыз уйлар белән йөреп тәмам эштән чыктым бит: ашым – аш, йокым йокы түгел!
Шундый көннәрнең берсендә әлеге Лотфулла Булатов дигән хәлфәдән дәрес алып утыра идек. Баш мөгаллим Гариф хәлфә, авызы колак артына җитеп шатланган кыяфәттә, кулына берничә газета тотып, безнең янга килеп керде:
– Бераз гына туктап торыгыз әле!.. – Ул Лотфулла хәлфәгә шуны әйтте дә бер газетаны ачып укый башлады: – «Яшә, хөррият, яшә!»
Дошманымны җиңгәндәй булып, әллә ничек кинәт җиңеләеп киттем, Гариф хәлфә дә, Лотфулла хәлфәгә карап:
– Шаулама әле, яхшылап укырга ирек бир! – диде.
Аның бу сүзләре минем шәрикләрне дә очындырып җибәрде бугай, алар дәррәү сикерешеп тордылар да хәлфә абыйны сырып алдылар.
– Яңадан укы әле, хәлфә абый?..
– Чынлап та Зарифныкымы?
Лотфулла хәлфә, ачуыннан булса кирәк, алдындагы зур, катыргы тышлы «Һидайя»[9] китабын ачкан көйгә калдырып, бүлмәдән чыгып китте. Усал Бәрлебаш Хәлиме аның артыннан кычкырып калды:
– Әй, Лотфулла абый, китабыңны ачык калдырдың бит – шайтан укыр!
Маҗгар Вәли көлеп җибәрде:
– Шайтан укырга гына ярарлык та инде ул!..
Шактый коры табигатьле, тәртип саклауны яратучан Гариф хәлфә бу юлы безгә бер сүз дә әйтмәде. Ул шигырьне укып бетерде дә:
– Мин боларны хәзердән үк хаҗи әфәндегә алып барып укыйм әле, – диде. – Үз мәктәбеннән әдипләр чыгу аны да шатландырсын!..
Гариф хәлфә, чыгып китәргә җыенгач:
– Ә, монысы да бар икән әле! – диде дә, әлеге минем шигырь басылган «Йолдыз» газетасын кабат ачып, аның баш мәкаләсен укырга кереште.
Кыска гына әйткәндә, анда шулай язылган иде: «Халкыбыз арасында әлегә кадәр мәйданга чыга алмый яткан талантлар шактый күп икән. Идарәбезгә менә шундый талантларның язган нәрсәләре бер-бер артлы килеп тора…»
Бу сүзләр миңа «Шул талантларның берсе шушы газетада шигыре басылган Зариф әл-Бәшири» дип әйткәндәй тоелды.
Гариф хәлфәнең, Заһидулла байлардан әйләнеп, әлеге газеталарны алып кайтуын көтү миңа чиксез авыр булды. Мин сабырсызлык белән әле бер тәрәзәгә карыйм, әле икенчесенә, әле бер бүлмәгә барып керәм, әле икенчесенә. Кайсы гына бүлмәгә барып керсәм дә, һәммәсендә дә шул турыда сүз бара, шәкертләр мине сырып алалар:
– Кайчан яздың аларны, ничек яздың, нигә безгә күрсәтмәдең? Җыелышта укыйсы калган иде аны!..
Соңыннан уйлыйм: «Мәҗит Гафурилар, Нәҗип Думавилар да, шулай беренче шигырьләре басылып чыккач, минем шикелле шатланудан җенләнеп йөрделәр микән?» – дим. Шул ук вакытта минем Мәҗит Гафурига булган хөрмәт, мәхәббәтем тагын да көчәйде. Әйтерсең лә мин бу нәрсәләрне үзем генә язмаганмын, аларны язуда Гафуриларның да зур катнашы, булышлыгы булган!..
Шундый көннәрнең берсендә түбәндәге хәл булып алды: кичкә таба мәдрәсәгә күп кенә газеталар килде. Ә без аларны бүлешеп алдык та торган бүлмәләребезгә кайтып укый башладык. Озакламый кичке караңгы төшеп, лампаларга ут алынды. Шул чагында Лотфулла хәлфә, бүлмәдән бүлмәгә йөреп, безне эзли иде:
– Әйдәгез дәрескә! – ди. – Һидайя дәресенә бит, беләсезме?
Усал Хәлим аңа:
– Куй әле шул «Һидайя»ңне, – ди. – Күрәсең ич, без яңа газеталар укыйбыз. Аларда Гафури һәм Думавиларның да яңа шигырьләре бар!
Лотфулла хәлфә ачуланып кычкыра:
– Сафсата! – ди. – Кышкы имтихан якынлашып бара, ә сез «гәҗит тә Мәҗит» дисез, гәҗит белән имтихан тотарсыз менә!
Хәлим ашыкмый гына кулындагы газетаны җайлап бөкләде дә күкрәгенә кысты һәм Лотфулла хәлфәгә ярсулы карашын ташлады:
– Нәрсә ул сафсата, газеталармы?! Мәҗит Гафурилар, Нәҗип Думавиларның шигырьләреме?! Юк, алар сафсата түгел, сезнең «Һидайя» ләрегез сафсата! – Ул, шушы сүзләрне әйткәннән соң, идән буйлап атлап йөри-йөри, «Тама-тама су савыты тулган вакыт!» дип сөйләнә иде.
Лотфулла хәлфә аңа таба аптырап карап торды да:
– Йә, тагын да нәрсә әйтергә телисең? – диде. – «Су савыты тулган!» дип, дәрестән качарга уйлыйсыңмы? – Ул бармак янап чыгып китте.
Хәлим аның артыннан шап иттереп ишекне ябып калды:
– Су да бер тулгач таша башлый, чуен да бер тишелә!..
Шул тавышка коридорга җыелган шәкертләр бердәм шаулап кычкырдылар:
– Дөрес, Хәлим, дөрес!..
Эш шактый зурга китте.
Ул көнне безнең шәрикләрнең берсе дә дәрескә чыкмады. Бер атна чамасы төрле җыелышлар барды, мәдрәсә башлыклары шәкертләрне мәдрәсәдән куу белән янадылар, шәкертләр, реформа таләп итеп, мәдрәсәне ташлап чыгу мәсьәләсен куйдылар.
Заһидулла байның хат язуы аркасында әлеге Хәлимне Акъегет авылыннан егерме чакрым чамасындагы Бәрлебаш авылына атасы Гатаулла мулла, ат җибәртеп, үз янына алдырды.
Хәлим өч-дүрт көннән соң яңадан әйләнеп килде дә безгә кыскача гына итеп атасының ничек әрләүләрен, куркытуларын сөйләп бирде.
– Хәлфәләренә, байларга каршы тел озайтасы булсаң, бүгеннән укытудан туктатырмын да сука башына тотындырырмын үзеңне! – дигән ул улына. – Тик сукачы мажик булып йөр аннары!
Шуларны сөйләгәннән соң, Хәлим безнең җанга җылы биргән икенче бер хәбәрне дә белдерде:
– Моннан ике-өч көн элек безнең авылдан ике чакрымда гына булган Кече Кайбычта Сөнгатулла муллада булдым. Анда әлегәчә без күрмәгән «Вакыт» һәм «Фикер» дигән яңа газеталар бар икән. Шулай ук безгә килми калган «Казан мөхбире» дә… Аларны Сөнгатулла муллага аның Уральскидагы карендәше Камил җибәреп тора икән.
– Аларда да Мәҗит Гафури шигырьләре бармы?
– Бар, бар! – диде Хәлим. – Шундый әйбәтләр, хәтта алып кайтып укыгач, алар минем әтиемә дә нык тәэсир итте. Шуның аркасында аның миңа булган ачуы да йомшарды.
Шуннан соң ул тагын шуларны да сөйләде:
– Ул газета һәм журналларда Нәҗип Думави белән моңа кадәр безгә билгеле булмаган Габдулла Тукаев дигән яңа бер шагыйрьнең дә искиткеч яхшы шигырьләре бар икән. Хәтта аның шигырьләре Мәҗит Гафуриныкыннан да шәбрәкләр!
Аның бу соңгы сүзләре мине үртәгәндәй, йөрәгемә чирткәндәй булды:
– Кит әле моннан! – дидем мин аңа. – Мәҗиттән дә шәп иттереп кем шигырь яза алсын?!
– Язалар икән шул! Укып күргәч, үзегез дә ышанырсыз әле…
– Укыгач күрерсез, белерсез, имеш! Пешкән шалкан! Без аларны кайдан табып укыйк? Күчереп алып килсәң булмадымы?
Шул минуткача якын дус булып йөргән Хәлим, күчереп алып кайтмаганы өчен, минем каршымда түбән бер кеше кебек булып калды.
Төне буе уйланып, пошынып ятканнан соң чыдый алмадым: иртә таңнан торып, барлы-юклы киемнәремне киендем дә, кулыма бер таяк алып, Кече Кайбыч авылына юл тоттым.
Ачы җил, күз ача алмаслык буран, юлны калын көрт баскан, ләкин аларның берсе дә мине куркыта, юлымнан туктата алмый, чөнки Гафури шигырьләре белән әлегә чаклы үзем күрмәгән Габдулла Тукаев шигырьләрен укырга барам!
«Тукаев шигырьләре Гафури шигырьләреннән дә әйбәтрәк!» Хәлимнең әнә шундый сүзләре дә мине очындыра.
Кичке эңгердә Сөнгатулла муллаларга барып кердем. Ул мине җылы каршылады. Ни өчен килгәнлегемне әйткәч, мине нык кына шелтәләп тә алды:
– Шундый салкында туңып үләргә уйладыңмы әллә? – диде. – Берәр таныш кеше артыннан хатың булса, мин үзем ул газеталарны җибәргән булыр идем!
«Ахмак сүз, – дим мин эчемнән генә. – Таныш кеше кайчан килеп чыга да, ул газеталар миңа кайчан тапшырыла? Шуны көтеп ят, имеш!»
Ул мине җылытырга тырыша, ашарга-эчәргә кыстый, уку хәлләрен сораша, ә мин аларның берсенә дә колак салмыйм, әлеге шигырьләрне укыйм. Соңыннан ул да көлеп җибәрде:
– Аңлыйм, аңлыйм мин сине… Тукаев шигырьләре инде мине дә иләсләндерә башлады.
– Ә Мәҗит шигырьләре?
Сөнгатулла мулланың «Тукаев шигырьләре» дип атап әйтүе аның Мәҗит Гафурины кимсетүе төсле булып тоелды миңа. Шунлыктан мин тагын да шул сорауны кабатладым:
– Синеңчә, Гафури шигырьләре начармыни?
– Юк, алай дигән сүз түгел, – диде ул. – Син Тукай шигырьләрен беренче тапкыр күрәсең, шуңа күрә генә әйтәм.
Ләкин, дөресен генә әйткәндә, Тукай шигырьләре мине беренче тапкыр уку белән үк йотып алсалар да, мин әле Тукаймы, Мәҗитме шәбрәк яза дигән бер фикергә килерлек хәлдә түгел идем. Сукыр тавыкка бар да бодай дигәндәй, аларның һәммәсе дә миңа җан азыгы, һәммәсе дә минем йөрәгемне җылыта!
5
(Күңел Казанга тарта)
Унбер-унике яшьләремдә әти мине Казанга алып барган иде. Ләкин ни өчендер ул баруымда Казан миндә бертөрле дә истәлек итеп күз алдына китерерлек, сагынып сөйләрлек эз калдырмаган. Шунлыктан миндә аның турында күп мактаулы сүзләр, легендалар сөйләнгән Казан каласын барып күрү дәрте торган саен көчәя генә иде. Бигрәк тә Мәҗит Гафуриның шунда булуы – аның мәдрәсәи «Мөхәммәдия» дә укуы турындагы хәбәр миндә бу теләкне тагын да үстереп җибәрде. Кыш буенча шул ният белән тиенләп җыеп килгән бер сум кырык тиен акчамны кесә төбенә салып, мин Акъегет авылыннан унбиш чакрымда булган Козловка пристанена киттем. Аннан, дүртенче класс пароходка утырып, Казан каласына…
Усиягә, Казан пристанена килеп төшкәч, мин шундагы извозчиктан:
– «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен беләсеңме? – дип сорадым. – Шунда барырга иде.
– Печән базарына илтеп төшерермен, – диде бу. – Шул тирәдә бугай ул. Ни йомышың төште?
– Мәҗит Гафурины күрәсе иде. Син аны беләсеңме?
Извозчикның Мәҗит Гафурины белмәвенә чиктән тыш гаҗәпләндем.
Пристаньда халык кайный, трамвайлар йөреп тора, кешеләр шуңа утыралар да китәләр. Ә мин бернәрсә дә аңламыйм, кая барырга да белмим.
Арлы-бирле ялтыранып йөрдем дә, зур арбалы извозчикка утырып, шәһәргә киттем. Шулай итеп мин, авыл егете, җитмәсә тагын, җырлар, бәетләр язып йөргән, шагыйрь булу хыялы белән җенләнгән бер шәкерт, биш тиен урынына кырык тиен акча тотып, Печән базарына барып төшкәч тә, мәдрәсәи «Мөхәммәдия» не сораша башладым. Миңа:
– Тегәрҗеп урамында! – диләр.
– Кайда соң ул урам?
– Казан каласында!
Мәҗит Гафурины сорыйм.
– Казанда Мәҗитләр дә, Гафурилар да күп, – диләр.
Шушымы инде Казан?! Гафурины да белмәгән башлары белән нишләп йөриләр монда? Атаклы мәдрәсәнең дә кайдалыгын белмиләр. Бик надан булып чыкты бит әле Казан халкы.
Тинтерәп йөри торгач, «Мәгариф көтепханәсе» нең алдына барып чыктым. Аның ишеге янындагы пыяла шкафка төрле китаплар тезелеп куелган: «Алданма кызыл алмага», Миргазиз Укмасый шигырьләре. «Себер тимер юлы», Мәҗит Гафури әсәре.
Шул китап күземә чалыну белән, мин кибет эченә ташландым.
– Әнә шул пыяла тартма эчендәге «Себер тимер юлы» дигән китапны алып бирегез әле миңа!
Урта яшьләрдә, ыспай гына киенгән бер кеше миңа карап елмайды да:
– Нигә аны пыяла тартмадан алып торырга, – диде, – ул монда да җитәрлек!
Китапны алып биргәч, ул бераз гына миңа карап торды да:
– Сез саладанмы әллә? – диде.
– Әйе!
– Әйтәм җирле…
Китапны алдым да кош тоткандай булып чыгып киттем. Урамга чыккач, иң элек кесәмдәге акчаларны барлап карадым. Илле бер тиен акча калган!
– Алай-й-й, өч тиенгә күмәч алып ашасам, пароход билетына җитәрлек кала икән әле.
Тоттым да пристаньга җәяүләп киттем.
Шулай булса да, мин бик шат идем. Үземнең Казанга килүемне бушка чыкмаган иттереп тоям, чөнки минем кулымда Мәҗит Гафуриның әлегә чаклы мин күрмәгән бер китабы бар!..
Инде миндә Мәҗит Гафуриның үзен эзләп табу, аның белән күрешү кайгысы да, унар морҗалы өйләре булган Казанны күреп йөрү дәрте дә онытылган иде. Миндә тик бер генә теләк – ничек итеп тизрәк шул китапны укырга!
Шәһәрдән чыккач, чирәмгә утырдым да китапны актарырга керештем. «Себер тимер юлы» – Мәҗит Гафури әсәре! Китап тышындагы шул сүзләргә карыйм да тәмле уйларга чумам. Күз алдына китерәм: «Милләт кайгысы» – Зариф Бәшири әсәре! Шундый яшел тышлы китап пыяла тартма эчендә булыр микән? Эчке түш кесәмнән кәгазь, карандаш алдым да «Себер тимер юлы» китабына охшатып язылачак «Милләт кайгысы» ның тышлыгын ясадым. Тышлык яшел булырга тиеш иде. Тик яшел кәгазем юк бит янымда, каһәр! Китабым басылып чыкканчы әлеге кәгазь эчке түш кесәмдә сакланды.
Бу җәйне мин бөтенләе белән авылда үткәрдем һәм булачак «Милләт кайгысы» дигән җыентыкны оештырдым. Ләкин моны оештыру миңа арзанга төшмәде. Мин һәр көнне өй артындагы бәрәңге бакчасына чыгам да койма буендагы кычытканнар арасына яшеренеп утырып укыйм, язам. Ләкин, эш җайланып кына барган чагында, чәпчеп-чәчәлеп әни килеп чыга:
– Кайда чыгып китте инде бу тагын?! Җенләнде бит шул такмаклары белән!.. Болынга төшәргә, тавыкларга ат кузгалагы җыеп кайтырга иде бит…
Мин тиз генә «Себер тимер юлы» белән үземнең язмаларымны яшерәм.
Башкасы ни булса шул, әнием аларны алып ертып ташлый күрмәсен! дим. Мин, сукрана-сукрана, болынга төшеп китәм. Мәҗитне дә әнисе шулай җәфалый микән?
Шул җәйдә безнең авылга таштан яңа тәртип белән укыту өчен зур гына бер мәктәп салынды. Мин шунда укытучы булырга тиеш идем. Бер ел булса да укытып, үземне мөгаллимлектә сынап карыйсым килә иде. Чүтидә мәктәп салырга кирәк дип, Заһидулла байның колак итен ашаган кеше мин түгелме? Дәрт зур иде. Менә, ниһаять, кызыл кирпечтән мәктәп салынды. Ысулы җәдит өчен! Моңа шактый зур акча тоткан Заһидулла бай: «Үзең артыннан йөртеп салдырдың, инде яңа укуны да үзең башлап җибәр!» – дигәч, мин шатланып риза да булган идем.
Ләкин башта укытучы булу хыялы белән шактый мавыккан булсам да, тора-бара бу дәрт сүнә башлады, чөнки әти мине һәр көнне мәчеткә куа:
– Син булачак укытучы, аннан соң мулла! – ди. – Шулай булгач, халыкка яхшы күренергә, диндар булырга кирәк!.. Югыйсә, тегеләй дә яңа тәртипкә каршы төрлечә котыртулар барган чагында, динсез икән ул дип, күп кеше баласын укырга бирмәс!..
Мин бу сүзләрдә монафикълык күрәм. Мин мәчеткә халык күрсен өчен генә йөрергә тиешмени? Мәчет ул мулла-мунтагай өчен төшемле урын гына түгелме соң? Мөселманнарның иң зур бәйрәме – гает бәйрәмнәрен дә искә төшерәм. Килгән халык гает намазы алдыннан мулла-мәзингә мул итеп сәдака бирә. Ул гына да түгел, муллалар шәкерт улларын да ияртеп баралар. Халык аларга да сәдака бирә. Шундый төшем өчен әти безне дә гаетләрдә үз янына утырта иде. Бала чагында күңелле генә була иде ул! Ләкин тәрәккый мәҗлесләрендә сөйләнгән сүзләрне тыңлаганнан соң, бу гамәлнең түбәнлек икәнен һәм дингә бернинди дә катнашы булмавын аңлагач, сәдака өметләнеп утыруны үзем өчен хурлык дип саный башладым. Авылда калсам, әти белән каршылыкка керергә туры киләчәк иде.
Миңа җәй буе Казанда, Оренбургта һәм Уральскида чыга торган газета-журналлар килеп торды. Шуларны укып юанам, бөтен комачаулыкларга чыдыйм. Тик шунысы күңелсез: аларны уку, аларда язылган мәсьәләләр турында фикер йөртүемне уртаклашучы кешеләр юк.
Менә шулай пошынып йөргән көннәрнең берсендә минем яныма авыл мәдрәсәсендә укып чыккач, берничә ел читтә йөреп кайткан Рәхимҗан белән Хәсән дигән ике егет килде. Алар миңа үзләренең үпкәләрен белдерделәр:
– Үткән елларда син безнең белән аулак өйләргә йөри торган идең, җылы мунчаларда була идең, болын буйларында безгә кызлар турында язган бәетләреңне укый идең. Җәйге кичләрдә койма буйларында төрле әкиятләр сөйли торган идең. Быел нигәдер бик эреләнеп киттең әле син!.. Хәлфә булачак кешегә шулай кирәктер инде!
Шул көннән башлап һәр кичне ләчтит сатып утырган койма буе безнең китап уку урынына әйләнеп китте. Укылган китаплардан яшьләргә генә түгел, хәтта картларга да бик нык тәэсир иткәне Мәҗит Гафуриның «Фәкыйрьлек белән үткән тереклек» һәм «Себер тимер юлы» дигән китаплары иде. Аларны берничә тапкыр укыдык. Авыл халкы бер-берсеннән ишетә дә, кич булды исә, шунда килә.
– Йә әле, безгә дә укы әле шул китапны! – диләр.
Рәхимҗан «Себер тимер юлы» н укыган саен:
– Мин шул юлда Себердә йөрдем бит, – дип, сүз ачмый калмый. – Тимер юлы белән йөрү рәхәт тә, тиз дә! – ди ул. – Мин йөргән җирләргә ат белән барырга туры килсә, анда барып җиткәнче сакалың агарыр!
Ул үзенең тимер юлда тиз йөрүе аркасында күп җирләр күрүен, уе-фикере ачылуын сөйли.
– Иге-чиге юк бит илнең, – дип, янә бер шакката ул. – Һи-и, андагы байлык! Аны бит юлга салырга гына кирәк. Анысы җиңел генә түгел. Белемсез булмый. Мәҗит шуны әйтә ул, шуны аңлата. Уку кирәк, ди ул. Урыстан да узарлык белем кирәк безгә.
Аңа кушылып Песи карт та яшь чагында үзләренең ат белән Мәскәүгә баруларын сөйләп китә:
– Ике ай ярым йөрдек, Манир Җамали юлда салкын тидереп авырды да үлеп калды! – ди. – Ә менә хәзер тимер юл белән Мәскәүдән биш көндә әйләнеп кайтасың!
– Анысы шулай аның, – дип сүзгә кушыла Мингали. – Әнә күпме еллар Донбасста эшләп йөргән Сәйдәш Галләми авылга кайткан иде. Анда, малай, эшчеләр бик усаллана икән. Патшаның үзенә каршы сөйләүчеләр бар, имеш.
– Җае чыкса, һи-и. Без дә тик ятмас идек тә анысы.
– Әнә урыс алпавытының җирләре нинди шәп урында… Ут өстендә биетергә иде шуны.
– Син аны әйтәсең әле. Ә үзебезнекеләр? Низам байны кара син. Хәләл көч белән баеганмы? Садыйк хаҗины кара!
– Кул бер күтәрелсә, алар гына өлешсез калмас иде әле.
Шундый көннәрнең берсендә кемнәрдер Садыйк хаҗиның келәтенә төшеп, күп кенә малларын урлыйлар. Бу хәл авыл сәүдәгәрләре белән кулакларга безгә бәйләнү өчен җитә кала.
– Әнә бит алар көн саен, койма буена җыелып, ниндидер шайтан сабакларын укыйлар да: «Низам байлар белән Садыйк хаҗиларны да тыныч куймабыз!» – диләр.
Әнә шуннан чыккан инде ул келәткә төшү дә!
Минем әтиемә дә килеп җитәләр:
– Синең улың ниндидер бер Мәҗит дигән судинның шайтан сабакларын укып, авыл яшьләрен бозды, аларны караклыкка өйрәтте. Кем белә, келәт басу эшенә үзе дә катнашкандыр әле ул! – диләр.
Шуннан соң әти мине йөрүдән, яшьләр арасында китап укудан тыйды. Ләкин «Фәкыйрьлек белән үткән тереклек» тә, «Себер тимер юлы» да кулдан-кулга, өйдән-өйгә сәяхәт итүдән туктамады.
Үз гомерен авыл байларына эшләп үткәргән Хамаҗан Кәримәсе:
– Әйтәсе иде шул Мәҗит дигән кешегә – байларның менә шушы этлекләрен дә язсын иде ул! – ди.
* * *
1907 елның көзендә, басу эшләре бетеп, урманнан әтиләргә кыш буена җитәрлек утын ташыгач, мин Казанга укырга киттем.
– Болай булмас ул! – дим, мин әйтәм. – Мәҗит Гафуриныкы төсле китап бастырып чыгару өчен, әлбәттә, Казанга мәдрәсәи «Мөхәммәдия» гә укырга барырга кирәк. Чөнки Мәҗит Гафури да шунда укый ич… Китап бастыручы «Мәгариф көтепханәсе» дә шунда!
Казанга барып төшкән көннән үк, мин үз дәверендә матур гына шигырьләр язган, бер-ике җыентыгы да басылып чыккан Хәбиб Исхакый белән бер чәйханәдә танышып алдым. Ул да мәдрәсәи «Мөхәммәдия» дә укый икән. Ләкин танышкач та ул бер күңелсез хәбәрне әйтте:
– Үткән кыш Мәҗит Гафури безнең белән бергә укыды. Ул быел юк инде, Уфага кайтып китте, – диде.
– Инде миңа нишләргә? Ул булмагач, китапны да бастырып булмас инде… Уфага «Галия» мәдрәсәсенә барсам ничек булыр икән?..
Хәбиб Исхакый белән киңәшләшкәннән соң, мин, тәвәккәлләп, Казанда калырга булдым.
Хәбиб Исхакый белән без бер сыйныфта – шәрик булып укыйбыз, бер бүлмәдә торабыз, шәһәргә йөрергә чыкканда да гел бергә булабыз. Мин туктаусыз аңардан Мәҗит Гафури турында сорашам:
– Төсе, буе, кыяфәте, килбәте? Кием-салымы, тормышы? Шәптер, ә?! Фаэтонда гына йөридер?
– Син аны губернатор дип белдеңме әллә?
Хәбиб Исхакый аның шактый ярлы хәлдә яшәвен сөйләде дә:
– Ул үзен садә тота һәм түбәнчелекле, ләкин бик сак кеше. Урынлы-урынсыз сөйләүдән, күп катнашулардан тартына, – диде.
Мин үземнең моңа бөтенләй кире уйларымны әйткәч, Хәбиб Исхакый көлеп җибәрде:
– Алай булгач, китабың басылып чыккач, син үзеңне бик эре тотарга уйлыйсыңдыр инде?..
– Юк, нишләп алай булсын? – дим мин.
Хәбиб Исхакый да, минем шикелле үк, Мәҗит Гафурига көчле мәхәббәт саклый икән. Бигрәк тә ул аның шигырьләрен мактый:
– Аның шигырьләрендә өмет хисләре көчле, – ди.
– Алай булгач, син үзең нигә соң шулчаклы өметсез?
– Тормыш шулай итте мине, – диде Хәбиб, авыр гына көрсенеп.
Әхмәтҗан Мостафин кебек иске фикерле хәлфәләргә, иске тәртипләргә каршы көрәш алып барган Хәбиб Исхакый, һәрвакыт мәдрәсә идарәсе һәм Галимҗан хәзрәтләр тарафыннан читләтелүе аркасында, торган саен өметсезлеккә бирелгән иде. Аның саулыгы да шулчаклы начар: кан әсәре булмаган төсенә караганда, очы күгәргән озынча борыны гына синең күзеңә чалына, хәтта төштә күргән бер шәүлә кебек кенә иде. Шул өметсезлек аркасында, ул 1912 елда үзен үзе һәлак итә.
Хәбиб Исхакыйның сөйләвенә караганда, Мәҗит Гафури Троицк шәһәреннән Казанга килеп, мәдрәсәи «Мөхәммәдия» гә укырга кергәч тә үзенең тырышлыгы, үзен тота белүе аркасында, укучылар арасында гына түгел, хәтта мәдрәсә идарәсе һәм Галимҗан хәзрәт алдында да бик тиз ригая, хөрмәт казана. Галимҗан хәзрәт үзенә бик якын торган Фатих хәлфәгә:
– Син Мәҗитне күбрәк үз тирәңдә тот, аңа яхшы, җайлы урын бир. Аңа һәрвакытта да булышлык ит, тәрбия итә белгәндә, аннан зур кеше чыгар, – ди икән.
Хәбиб Исхакый әйтә:
– Күрәсең, Галимҗан хәзрәт Мәҗитне дә Фатих хәлфәнең копиясе итәргә теләгәндер, – ди.
Әлеге хәлфә искитмәле аумакай, куркак, ялагай бәндә иде. Нигәдер аны мәдрәсә эчендә дә, Казан халкы арасында да «Урыс Фатих» дип йөртәләр иде. Бу миңа бигрәк тә сәер тоела, безнең якта, киресенчә, сүзен бирмәүче, турыдан бәрдерүче, шуның белән тупасрак та булган кешегә «урыс токымыдыр ул» ди торганнар иде. Урысның илдә үзен хуҗа итеп тоюыннан килеп чыккан сүз булгандыр инде. Яуларда кырылып исән калган татар исә аңа гел ярарга, яраклашырга тырышкан.
Әле дә булса хәтеремдә: яз башында, Гөбенә суы ташкан чакта, без малайлар белән көймәдә йөрергә булдык. Көн җилле булганлыктан, көчле каты дулкын арасында безнең көймә чайкала да чайкала, шактый озак җәфалангач, без батудан куркып кире әйләнеп кайттык. Шунда безне әти күреп алды.
– Әй җебегән нәрсәләр! – дип кычкырды. – Шулай куркак булырга ярамый инде. Андый чакта урыслар бер генә дога әйтә.
– Нинди дога соң ул?
– Андый чакта урыслар «ничауа!» диләр дә ишкәкләрен суга батырып йөзеп тә китәләр. Батмыйлар да, калыкмыйлар да!
Ул чагында «Мөхәммәдия» дәге алдынгы, зуррак шәкертләрдән саналган Закир Шакиров (күп еллардан соң аның улы Мидхәт Шакиров, башкорт булып, озак вакытлар Башкортстанны җитәкләде. – Р. З.) урысчаны яхшы белүе белән башкалардан аерыла иде.
– Урысча укырга кирәк, чын белемне урыс матбугатыннан гына алырга мөмкин! – ди ул.
Менә шуңа күрә дә Мәҗит Гафури күбрәк шул Закир тирәсендә була. Аның белән дуслаша, аның аркылы урыс әдәбиятын, урысча өйрәнергә тырыша.
Казанга килүе аркасында, ул бу яктан зур уңышка ирешә. Гарәп әдәбияты белән дә шактый нык таныша.
Таһир Ильяси дигән бер укытучы бар иде. Ул Гарәбстанда озак яшәгән, шунда укыган. Аны гарәп телен китаплардан гына түгел, авылларга, күчмә ком гарәпләре арасына барып өйрәнгән дип сөйлиләр иде. Гарәп телен без ул язган дәреслек буенча укый идек. Таһир Ильяси бәдәвиләрнең (Хиҗаз, хәзерге Сөгуд Гарәбстанында ком сахраларындагы ваххаларда (оазисларда) яшәүче күчмә гарәпләр) авыз иҗатын өйрәнә, тикшерә. Казанга кайткач, ул гарәп мәкальләреннән, табышмакларыннан, әкиятләреннән гыйбарәт булган «Ифадә» исемле саллы бер китап язып нәшер итте.
Менә шул кеше «Мөхәммәдия» дә гарәп телен һәм әдәбиятын укыта, Мәҗит Гафури да шуннан укый.
Таһир хәлфә төрле мәсәлләрдән, хикәятләрдән торган «Кәлилә вә Димнә» китабын яратып укыта иде. Биш мең еллар элгәре Һиндстанда санскрит телендә иҗат ителгән әлеге китап соңрак гарәп теленә тәрҗемә ителгән. Гарәп телен яхшы үзләштерер өчен татар мәдрәсәләрендә без шул китапны укый идек. Ул бик мавыктыргыч, бер кереп китсәң чыга алмыйсың. Хәзер кайберәүләр (мәсәлән, Афзал Кудашев) Гафуриның күп мәсәлләре Крылов тәэсирендә, аңардан файдаланып язылган дип тәкрарлыйлар. Ләкин мин ачыктан-ачык һәм өзеп әйтәм: Мәҗит үзенең мәсәлләрен күбрәк әнә шул «Кәлилә вә Димнә»дән файдаланып язды. Ул заманнарда без шәрекъ мәдәнияте белән турыдан-туры багланышта идек. Мин шуны гына өстәр идем: Крыловның үз мәсәлләре дә греклар аша килеп җиткән «Кәлилә вә Димнә»дәге хикәятләрдән алынган.
1905 ел революциясеннән соң Мәҗит Гафуриның халык арасында популярлашып киткән шигырьләре китап бастыручы байлар игътибарыннан да читтә калмый. Шагыйрь тирәсендә әйләнә башлыйлар. Бигрәк тә шушы чорларда гына оештырылган «Борадәран Шәрәфләр матбагасы ширкәте» нең мөдире Гыйльметдин Шәрәф туктаусыз ялагайлана:
– Без синең китапларыңны, шөһрәтеңне үстерерлек итеп, матурлап бастырырбыз, – ди. – Барыбыз да бер мәдрәсәнең җимешләре ич, бер-береңне шулай култыкларга кирәк, синең шөһрәтең безнең дә шөһрәт, – дигән була, ә үзе Мәҗитнең китапларына шалкан бәясен тәкъдим итә. Хәбиб Исхакый белән мин дә Шәрәфләргә үзебезнең беренче җыентыгыбызны сатып карадык. Гыйльметдин Шәрәф безне ачык чырай белән каршы алды. Сүз иярә сүз чыгып, урыслар әйтмешли, ни с того, ни с чего, ул:
– Сезнеңчә ничек: Мәҗитме, Тукаймы шәп шагыйрь? – дип куйды. Безнең җавапны көтеп тә тормастан, Мәҗит турында: – Тупас тел, тупас тасвирлар аңарда, – дип нәтиҗә ясады.
Мин:
– Безнеңчә, аларның икесе дә бик шәп шикелле! – дидем дә сүзне кисәргә уйладым.
Ләкин Хәбиб Исхакый:
– Мәсьәләне алай куеп булмый бит! – дип, сүзне озайтып җибәрде: – Мәҗит үз урынында өлкән, Тукай үз урынында… Кем кемнәр өчен яза бит!..
– Ничек инде ул «кем кемнәр өчен»?
– Халык өченме, әллә нәширләр өченме?
– Әлбәттә, сезнең шикелле мужиклар өчен, – диде Гыйльметдин.
– Без дә шулай уйлыйбыз шул! – дип кисте Хәбиб Исхакый.
Аның шушы сүзләреннән соң Гыйльметдин Шәрәф безнең китапларны кире алдыбызга куйды да:
– Без боларны бастыра алмабыз, гафу итегез! – дип, кырын борылгандай булды.
Шуннан соң без аларны «Милләт көтепханәсе» нә биреп бастырдык. Зарары шул булды: Шәрәфләргә унөч сумнан саткан идек. «Милләт көтепханәсе» ун сумнан түләде. Ләкин минем шатлыгым башкада иде. Китап басылып чыккач та:
– Әһ-һа, Мәҗит, – дидем, – син милләтне сөйсәң, мин аны кайгыртам!
Бу сүзләр Мәҗит Гафуриның «Милләт мәхәббәте» дигән шигырьләр җыентыгы чыгу уңае белән әйтелде, әлбәттә.
1905 ел революциясеннән соң Россиядә булган бөтен татар мәдрәсәләрендә бердәм дулкынлану, чуалышлар башланды.
Егерме-егерме биш ел буенча укып та, алган белемнәре мулла булудан башкага ярамаганлыктан, бик күп шәкертләр, сакаллары агарганчы, муллалыкка урын чыкканны көтеп, шул мәдрәсәләрдә мүкләнеп яталар иде.
Менә бу хәл икенче төрле караш-аң тудырды:
– Мәдрәсәләргә ислах, реформа булсын, фән, урыс теле укытылсын!..
Казандагы Галимҗан хәзрәт Баруди карамагында булган мәдрәсәи «Мөхәммәдия» 1905 ел революциясеннән элек үк беркадәр ислах ителгән – реформалаштырылган иде. Менә шушындый мәдрәсәләрдә укучы шәкертләр, мәдрәсәләргә ислах кертү таләпләре белән генә калмыйча, Казан шәһәрендәге эшчеләр, төрле политик оешмалар белән бәйләнеш тотып, революция хәрәкәтендә дә аралашып киттеләр. Казанда булган бәрелешләр чорында эшчеләр белән бер сафта кулларына корал алып сугыштылар, прокламацияләр басу, аларны тарату, урамнарда тәртип саклау, оешмалар арасында хәбәр йөртү кебек эшләрне башкардылар.
Галимҗан хәзрәт мәдрәсәсе шәкертләрендә булган бу хәрәкәт Казандагы башка мәдрәсә шәкертләренә дә йогынты ясамый калмады. Минем агам укый торган Закир хәзрәт мәдрәсәсендәге (аны «Зәңгәр мәчет мәдрәсәсе» дип тә йөртәләр иде) шәкертләрнең Алафузов заводындагы эшчеләр белән бәйләнештә булуларын да мин бик яхшы беләм. Бигрәк тә шул завод эшчеләреннән «социалист Сафи» дип танылган берәүнең әнә шул мәдрәсәгә килеп яшерен җыелышлар үткәрүе миндә нык тәэсир калдырган иде.
Казан чухурлары[10] белән берлектә, Николай патша рәсемен күтәреп, «Яшәсен падишаһы әгъзам[11] хәзрәтләре» дип, Казан урамнарында демонстрация ясап йөргән Галимҗан хәзрәт әлеге революция хәрәкәтенә катнашкан шәкертләргә каршы кискен чаралар күрә башлады. Мәсәлән, кичке сәгать уннан соң шәкертләр мәдрәсәдән шәһәр урамнарына чыгып йөрүдән тыелдылар. Сәгать уннан соң урамга чыгып калган шәкертләр яңадан кайтып мәдрәсәгә керә алмасыннар өчен мәдрәсәләрнең капкаларына зур, авыр йозаклар салынды, таш коймалар өстенә чәнечкеле тимерчыбыклар тартылды. Шәкертләрнең урындык куеп утыра торган биек өстәлләрен ваттырып, аларны мичкә яга башладылар.
Әмма бу чаралар шәкертләр арасында тагын да ризасызлык китереп чыгарды.
Шул ук чорларда бер газетада «Низамлы мәдрәсә» дигән кискен мәкалә басыла. «Мөхәммәдия» шәкертләре, шуңардан сәхнә әсәрләре төзеп, мәдрәсәләрдә уйныйлар, җилем басмада «Изгеч» һәм «Телчән» дигән газеталар чыгаралар.
Менә шушындый хәлләр шактый көчәеп, политик төс ала башлагач, мәдрәсә идарәсе хәрәкәт башында йөргән дүрт шәкертне куарга карар бирә. Сиксән ике шәкерт, шуңа протест йөзеннән 1905 ел азагында мәдрәсәне ташлап, «Марсельеза» һәм башка революцион җырлар җырлап, урамга чыгалар. Мәдрәсәгә алтмыш кешелек кораллы полиция чакыртыла. Берничә шәкертне кулга да алалар.
Шәкертләр арасында, үзләренең таләпләре кабул ителмәү аркасында, мәдрәсәне ташлап чыгучылар башка шәһәрләрдә дә булды. Мәсәлән, Оренбургтагы «Хөсәения» шәкертләре ике тапкыр ташлап чыктылар. Хәтта Оренбургта карагруһчылар органы булган «Дин вә мәгыйшәт» журналын чыгаручы Вәли мулла[12] мәдрәсәсендә дә шундый хәлләр булып үтте. Галимҗан Ибраһимов белән аның шәриге һәм дусты Шәһит Әхмәдиев тә әнә шул мәдрәсәне ташлап чыгучылардан иде.
Шулай ук М. Гафури, Н. Думави, М. Укмасый, Ф. Әмирхан, К. Тинчурин һәм Г. Камал кебек күренекле язучыларыбызның да тормыш юлы шәкертләр хәрәкәте белән бәйле икәнлеге мәгълүм.
Мәдрәсәи «Мөхәммәдия» не ташлап чыккан шәкертләр әнә шул чорларда гына барлыкка килгән «Казан мөхбире» газетасында озын бер декларация сыман нәрсә бастырдылар. Ни өчен мәдрәсәне ташлап чыгулары турында аңлату биргәннән соң, алар үзләренең төрле фәннәр һәм урыс теле укуга теләкләрен белдерәләр. Ләкин моңа ирешү өчен аларда материаль мөмкинлек бөтенләй диярлек юк иде.
Шул ук вакытта Шакир Мөхәммәдьяров дигән студент «Казан мөхбире» газетасына, халыкны ярдәмгә өндәп, бер мәкалә язып чыга. Куылган шәкертләргә ярдәм эшен оештыру өчен «Ислах комитеты» төзелә. Бу комитет Первая гора урамында бер агач өйне арендага алып, әлеге шәкертләрне шунда урнаштыралар. «Казан мөхбире» газетасы аркылы җыелган ярдәм акчага икмәк, он, ярмалар китерәләр. Шунда җыелыш үткәрелеп, мәдрәсәне ташлап чыккан шәкертләр өчен курс ачарга карар кабул ителә. Бу курсның программасында шактый урын урыс телен өйрәнүгә бирелә.
Ләкин бу эш барып чыкмады, чөнки башлап йөрүче берничә эшче һәм студентлар кулга алынды. Һәм мәдрәсәне ташлаган шәкертләргә бер тәүлек эчендә Казаннан чыгып китәргә боерылды.
6
(Фатих Әмирхан)
1908 елның көзендә Фатих Әмирхан инициативасы белән Казан шәһәрендә «Әлислах» исемле газета чыгарыла башлады. Бу газетаның рәсми редакторы Вафа Бәхтияров саналса да, төбендә аның редакторлык эшен дә, секретарьлыгын да Фатих Әмирхан берүзе алып бара иде.
Ул чорларда, реакция хөкем сөргәнлектән, аз гына сулрак агымда барган газетаны да полиция органнары бик нык күзәтәләр, әгәр дә аның редакторы күзгә күренгәнрәк кеше булса, ул газетаны яптыралар иде. Менә шунлыктан андый газеталар полиция каршында шөбһәле булмаган, күзгә күренмәгән кешеләр редакторлыгында чыгарылдылар. В. Бәхтияров шундый редакторларның берсе иде. Татар эсерлары органы булган «Таң йолдызы» газетасының һичбер күзгә күренмәгән Гали Бутиләков редакциясендә чыгуы да менә шуннан иде. Чөнки фактик редактор булган Гаяз Исхакыйга газета чыгарырга рөхсәт юк иде.
«Урал» газетасын чыгару алдыннан Хөсәен Ямашлар үз араларында катнашып йөргән «кып-кызыл сасиалист» Хәмит исемле бер приказщикны рәсми редактор итәргә уйлыйлар. Ләкин Хәмит риза булмый:
– Аңа тыгылып, башымны Себер җибәрер хәлем юк әле, – ди.
– Алай үз шәүләңнән курыккач, өеңдә генә утыр, үзеңне социалист дип атама, – ди аңа Ямаш.
– Ярар, төрмәдә утырганчы өйдә утыру яхшырак, – дип, Хәмит китеп бара.
Мин Оренбургта эшләгән чагында ул байлар тирәсендә ялагайланып, алар җырын җырлап йөри иде. Шулай да кайчакта «Мине Ямаш редактор итмәкче иде!» дип мактанып та ала иде.
Әлеге мәдрәсәи «Мөхәммәдия» не ташлап чыккан шәкертләр бөтенесе диярлек, икенче игъдади[13] сыйныфында укучы шәкертләр булганлыктан, шул мәдрәсәдәге икенче игъдади шәкертләре мәдрәсәне ташлап чыгу вакыйгасын һәрвакытта үзләре өчен тарихи бер горурлык һәм үзләрен шул традицияне ваклаучылар иттереп карыйлар иде.
Әлеге фетнәдә юлбашчылык иткән шәкертләр арасында шигырь язучылар да бар иде. Ләкин алар төрле сәбәпләр аркасында зур әдәбият мәйданына үтә алмады, югалдылар… Шушы истәлекләрдә генә булса да, исемнәре калсын: Хәбиб Исхакый, Касыйм Туйбактин, Хәбиб Хәмзин, Хафиз Кушаев…
«Әлислах» газетасын чыгару, аны яшәтү эшендә дә әлеге икенче игъдади шәкертләре көчләрен аямады. Алар, үзара нәүбәтләшеп, аның редакциясенә йөриләр, «Әлислах» газетасы басылып чыккач та аны бөклиләр, адресларын язалар, почтага илтеп тапшыралар, матбагага материаллар илтәләр, газета тарату эшен алып баралар иде. Хәбиб Исхакый белән мин дә үз нәүбәтебезне шунда бергә үткәрә торган идек.
«Әлислах» редакциясе ул бер газета редакциясе булып кына калмады. Тора-бара ул Казандагы бөтен алдынгы, аек фикерле татар яшьләренең җыелышып, төрле киңәшләр, фикер алышулар урыны булып китте. Анда яшерен киңәшләр үткәрелгән чакларда, әлеге игъдади шәкертләре, полиция килеп басмасын өчен, урамда күзәтчелек эшен алып баралар иде. Һәр көнне дәрестән бушагач та алар шунда китәләр, алдынгы яшьләрнең сүзләрен, фикерләрен, үзара сүз көрәштерүләрен тыңлыйлар, шулай итеп җан азыгы алып кайталар. Бигрәк тә Фатих Әмирхан һәм Габдулла Тукайлар иҗат эшенә омтылган яшьләргә шул юлда ярдәм күрсәтәләр иде.
Көннәрнең берендә Хәбиб Исхакый белән «Әлислах» идарәсенә бардык. Без барган чагында, Фатих Әмирхан ниндидер бер кулъязма укып утыра иде. Башка чакларда Фатих абзый редакциягә килгән кешеләрне, бигрәк тә шәкертләрне, матур гына елмаеп һәм уен-көлкеле сүзләр белән каршы ала торган иде.
Бервакытны мин «Әлислах» газетасына бер шигырь биргән идем. Шул уңай белән газетаның «Идарәдән җаваплар» бүлегендә шундый сүзләр языла: «Шигырегездә күбрәк милләтне кайгыртып җылыйсыз… Әдәби нәрсәләр язарга кирәк!»
Шушы газета чыккан көнне редакциягә баргач, Фатих абзый, гадәттәгечә, елмаю белән каршы алды да:
– Йә, Бәшири, нык ачуландыңмы, кәефең кырылдымы? – диде.
– Нәрсә өчен?!
– Әлеге сүзләр өчен.
Мин ихлас күңел белән аның алдына барып бастым да:
– Фатих абзый, – дидем, – мин кәефсезләнмәдем, киресенчә, безгә игътибар итеп, шундый файдалы киңәш ясавыгыз өчен шатландым!
Фатих абзый миңа кулын сузды.
– Бир бишне! – диде. – Әнә шуларны аңлый белсәң, син үсәрсең!
Фатих Әмирхан Казанның алдынгырак яшьләре, бигрәк тә укучылар арасында булган хәлләрне, вакыйгаларны вак-төягенә чаклы белеп, күзәтеп бара иде. Ләкин ул, гадәттә, чиксез дәрәҗәдә ачы телле, турыдан-туры суктыра торган кискен табигатьле бер кеше булуына да карамастан, беркемнең дә начар, килешсез якларын битенә бәрми, бу эш ярамый дип, үгет-нәсыйхәт тә бирми иде. Ул әнә шундый югарыда әйтелгән сүзләр белән генә синең миеңә чиртә дә куя.
Яшьләрдә яңалыкка, алга омтылу дәрте үсә. Аларда иске тормышның һәрбер күренешенә каршы нәфрәт, җирәнеп карау фикере туа. Ләкин тәҗрибәсезлек, белем азлык аркасында алар күп вакытта һәртөрле модаларга иярәләр. Мондый хәлләр бездә дә күп булды.
– Социалист булырга тырышабыз!..
Шулай булгач, кием-салым, тышкы күренеш ягыннан да үзгәреп, кызыл төймәле, өч билле казакилар, тупчылган, кыек якалы җиләннәр белән башны ялтыратып чәч алуларга каршы көрәшүдә дә башкаларга үрнәк булырга кирәк!
Тукай да: «Татар башы чокыр-чакыр, себермәсәң дә такыр!» – дип көлә ич андый башлардан!
Әнә Сәгыйть Рәмиев, Гыймат Нугайбиков шикелле социалистлар чәчләрен җилкәләренә хәтле төшереп, артка табан каерып ташлыйлар. Яисә аларның чәчләре үрә тора. Өсләрендәге күлмәкләре дә кара яисә көрән төстә булып, билләре каеш белән буылган.
Шул кыяфәттә йөргән кешеләрнең һәммәсе дә социалист!.. Без шулай уйлыйбыз. Уйлыйбыз да шулай булырга тырышабыз. Ләкин кул белән ничаклы сыпырсак та, безнең чәчләр социалистларныкы төсле матур булып артка ятмый. Шунлыктан без иң элек чәчләрне юешлибез дә аннан соң аны берәр тастымал яки чүпрәк белән кысып бәйлибез.
Кайчакларны шулай бәйләгән килеш икешәр тәүлек йөрибез. Бервакытны мин, башым шулай бәйләнгән килеш, аның өстеннән кара кәләпүш киеп, редакциягә дә барганмын. Фатих абзый көлемсерәп карап торды да:
– Нихәл, башың авыртамы әллә? – диде.
Минем оялуым гына җитмәгән иде тагын, теленә шайтан төкергән нәрсә, Фатих абзыйның энесе Ибраһим:
– Социалист булабыз! – дип тә куйды.
Фатих абзый тагын да үртәнеп көлемсерәде:
– Гыймат Нугайбиков төслеме?
Бервакытны Касыйм Туйбактин үзенең юклы-барлы акчасына толчоктан искерәк кенә бер кара күлмәк белән ялтырап торган киң каеш ремень алып кайткан. Ул, шушы күлмәкне киеп, әлеге ремень белән билен буып, редакциягә бара. Фатих абзыйның күзе моңа төшми калмый. Ул аңа карап тора да:
– Ай-яй, Касыйм, – ди, – аркалыкның да кәттәсен табып алгансың икән! Берәр чук та тагып җибәрсәң, май чапканда, янга җигәргә дә ярарлык буласың икән!
Аның Касыйм Туйбактинны күргән саен «Нихәл, социалист булып буламы соң?» диюе дә әнә шуннан иде. Ә инде безгә бу «кызым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла» булып төшә иде.
* * *
Бүген безне Фатих абзый башка көннәрдәге шикелле көлемсерәп, шаян сүзләр белән каршы алмады.
Әллә ул без кергәнне сизмәде, әллә сизеп тә, алдындагы нәрсәсен бик бирелеп укыганлыктан, исәнләшеп тормады. Ләкин, ничек кенә булмасын, без аңа хөрмәт йөзеннән, аның укуына комачаулык итмәс өчен, әкрен генә, аяк очлары белән генә басып, алга уздык та бер кырыйга барып утырдык.
Без иң элек Фатих абзыйның укыган кәгазьләренә күз салдык. Кәгазьләр бик төрле: кайсы озынча, тар күләмдә, кайберләре шактый зур һәм киң, кайсылары кеп-кечкенә, алар арасында ап-ак, яңа кәгазьләр дә бар, ә кайберләре саргаеп беткән, иске, хәтта кибетчеләр әйбер төреп бирә торган сары, чүбекле кәгазьләр дә күренгәли иде. Фатих абзый укыган чагында уң кул бармаклары арасына кысып тоткан кызыл башлы карандашы белән бертуктаусыз шык-шык иттереп өстәлгә сугып тора. Кайчагында кәефләнгән, ризалык күрсәткән рәвештә елмаеп та куя. Укып бетергәч тә ул безгә карап елмайды да:
– Нихәл, егетләр? – диде. Аннан соң сүзне алдындагы кулъязмаларга күчерде. – Әлегә чаклы безнең «Әлислах» газетасында, дөресен генә әйткәндә, хәтта татар матбугат вә әдәбиятында шәкертләрнең ислах хәрәкәтләреннән алып язылган бер генә дә әдәби нәрсә юк иде. Менә бу бурычны Галимҗан Ибраһимов дигән берәү үтәде! – Ул кулъязмаларны безгә табан сузды да: – Мәгез әле, берәрсен кычкырып укыгыз әле! – диде. – Мин тагын да бер кабат тыңлап торыйм! – Укырга башлар алдыннан Фатих абзый әйтеп куйды:
– Каләме үткен күренә бу егетнең…
Бу – Галимҗан Ибраһимовның беренче хикәясе – «Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы» иде.
Укып чыктык.
Фатих абзый шулчаклы бирелеп тыңлады, редакциягә килеп кергән кешеләргә дә ишарә кылып, тыныч кына утыруларын сорый иде.
Укып чыккач, бездән:
– Йә, ничек соң, ошадымы? – дип сорады.
– Фатих абзыйга ошаган нәрсә безгә ошамаска?!
– Алай түгел ул, егетләр… Барыннан да бигрәк аңа сез бәя бирергә тиешле, чөнки ислах өчен көрәш сезнең үз башыгыздан үткән!
– Кем соң ул Галимҗан, нинди кеше?
– Бу хикәяне язган Галимҗан да, – диде Фатих абзый, – Оренбургның иң иске бер мәдрәсәсендә – Вәли мулла мәдрәсәсендә укып, ислах хәрәкәтенә юлбашчылык иткәнлеге өчен аннан куылган шәкерт!
Галимҗан Ибраһимовның исемен мин беренче тапкыр менә шунда ишеттем, аның беренче әсәрен дә әнә шунда күрдем, шунда укыдым. Аның бу әсәре миңа ничаклы көчле тәэсир ясады. Фатих абзыйның да аңа зур өмет баглавы миндә әллә ничек, Галимҗанга карата зур ихтирам тудырды.
– Эх, күрәсе иде аның үзен дә!
– Нинди төстә, нинди кыяфәттә икән ул?
Ул минем күз алдымда башта менә шулай җанлана: гүяки ул да кара күлмәк өстеннән каеш ремень буган, социалист булырга маташадыр. Гүяки ул да шулай, Хәбиб Исхакый шикелле, шәкертләр җыелышында, кулындагы кәгазь төргәкләрен җиргә күтәреп бәрә-бәрә, кызган сүзләр сөйлидер!
Аннан соң ул икенче бер кыяфәттә дә килеп баса: гүяки ул да, шул заманның шактый танылган язучыларыннан булган Галиәсгар Камаллар, Фатих Әмирханнар төсле, өстенә килешле костюм, башына кара кәләпүш яисә каракүл бүрек киеп, биек өстәл янында язып утыра. Костюм эченнән алсу яки сыек зәңгәр сатин күкрәкчәсе дулкынланып, ялтырап күренәдер. (Чөнки мин ул чагында гына түгел, хәтта аннан соң да Фатих абзыйның, Галиәсгар агайның ак яка белән галстук куеп, эшләпә яисә фуражка киеп йөргән чакларын күргәнем юк. Аларның башларында һәрвакытта кара кәләпүш яисә тар кырпулы каракүл бүрек, аерым яка яки күкрәкчә була торган иде.)
– Эх, күрәсе иде аны!
Шул елның язында мин Казаннан Оренбургка – «Кәримов, Хөсәенов вә шөракасы» матбагасына[14] эшкә киттем.
1
Сикыт (гар.) – житлекмәгән бала. Монда «акыл, белем ягыннан җитлекмәгән» мәгънәсендә – З. Б.
2
Хан – фарсы сүзе, «укучы» мәгънәсендә
3
Уратна (уратма) – киләп агачы.
4
Тәрәккый мәҗлесе – «милләтне алга җибәрүтурында утырыш» мәгънәсендә.
5
Дәстөр – «кулланма яисә юнәлеш бирүче» мәгънәсендә.
6
Һиммәтле – яхшылык, ярдәм итүче.
7
Татарстанның хәзерге Яшел Үзән районына керә.
8
Мәүзугъ – тема.
9
Һидайя – шәригать законнарын өйрәтәторган китап.
10
Элек Казан татарлары арасында «мещан» сүзе урынына «чухур» дигән сүз кулланыла иде. – З. Б.
11
Падишаһы әгъзам – бөек патша.
12
Вәлимулла – мәдрәсәи «Хөсәения» не салдырган Әхмәт байның җияне, Гани байның улы. – З. Б.
13
Ул вакытта беркадәр реформалашкан мәдрәсәләрдә класска бүлү тәртибе менә шулай була торган иде: өч класс ибтидан (башлангыч), дүрт класс рөшди (урта), өч класс уртадан югары – игъдади, өч класс гали (югары). – З. Б.
14
Мондагы Кәримовны Казандагы «Борадәран Кәримовлар» белән буташтырырга ярамый. Монда сүз «Вакыт» газетасы редакторы Фатих Кәрими турында бара. – З. Б.