Читать книгу Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар - Зариф Башири - Страница 5
I
Замандашларым белән очрашулар
Икенче бүлек
Оглавление1
(Ырымбурда)
Оренбургта минем кулыма «Гыйрфан улы Болгар» имзасы белән басылган «Аурупа философы Декарт һәм аның нотыгы» дигән бер китап килеп кергән иде. Соңыннан Галимҗан Ибраһимовның төрекчәдән бер тәрҗемәсе икәнлеген белдем. Әлеге китапны укыган чагында мин «Кәримов, Хөсәенов вә шөракасы» матбагасында баш редактор һәм «Чүкеч» журналында мөдир-мөхәррир булып эшли идем.
Шул елның – хәтерем алдамаса, август аенда иде шикелле – әлеге матбаганың директоры Тимерша Соловьёв минем яныма төсе белән дә, өс-башлары белән дә Көнчыгыш халыкларына охшаган бер кешене алып керде. Аның кулында газетага төрелгән зур гына бер төргәк тә бар иде. Элек ул мине кунак кеше белән таныштырды:
– Төркстан шәһәре сартларыннан[15] сәүдәгәр Сәет-Насыйр әфәнде Мирҗәлилов. – Аннан соң кулындагы төргәкне минем алдыма куйды. – Бу әфәнде безнең матбагада бастыру өчен зур гына бер китап алып килгән икән, син шуны яхшылап карап бастыр инде…
Теге кеше миңа:
– Мөмкин булса, эштән бушагач, кичкә без төшкән гостиницага барсагыз иде, – дигән тәклифне ясады.
– Ярый! – дидем дә аның адресын алып калдым.
Алар чыгып киткәч тә, мин әлеге төргәкне актарып карадым: «Борынгы ислам мәдәнияте». Галимҗан Ибраһимов әсәре.
Шул сүзләрне укыгач та, иң элек минем күз алдымда «Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы» дигән хикәя язылган төрле кәгазьләр җанланды. Аның бу әсәре исә тигез бер үлчәүдә киселгән шома ак кәгазьләргә язылган иде. Миндә тирән гаҗәпләнү дә, белергә теләү дә уянды.
Дөресен әйтергә кирәк: ул чакларда безнең күпләребез Урта Азия халыкларына, бигрәк тә үзбәкләргә кимсетеп карый һәм шул карашларга ышана торган идек. Имештер, алар культурада, белемдә шулчаклы артта калган, хәтта үзләренең артта калганлыкларын да белмәслек дәрәҗәдә наданнар!..
Имештер, аларда матбугат, әдәбият дигән нәрсә дә юк кына түгел, хәтта алар арасында боларның нәрсә икәнлеген дә белгән кеше юк!
Имештер, аларда тик шул гына бар: әтәч, бүдәнә сугыштыру, нәша тарту, әфьюн салу!..
Менә мин бүген үзебез әнә шулай караган бер халыкның вәкилен күрәм. Ә бу кешенең өсте-башы, мөгамәләсе, үзен тота белүе – һәммәсе дә аның шактый тәрбияле, культуралы бер кеше булганлыгын күрсәтә. Шуның өстенә тагын ул Галимҗан шикелле әдәбият мәйданына килгән өметле берәүнең китабын да бастыра…
Миндә шундый фикерләр туу өстенә әлеге кешенең Галимҗан белән ничек бәйләнеш тотуын белү теләге дә кузгалды. Эштән тукталгач та гостиницага киттем.
Сәет-Насыйр әфәнде берүзе генә түгел, аның янында шундый ук сөйкемле, ыспай торышлы тагын бер кеше бар иде. Ул да шул ук Төркстан шәһәреннән бер үзбәк икән. Ләкин Сәет-Насыйр әфәнде мине аның белән таныштырса да, аның исем-фамилиясе минем хәтеремдә калмаган, бер колагымнан керде, икенчесеннән чыгып та китте, чөнки минем бөтен уем, дикъкатем башка мәсьәләләр белән мәшгуль иде. Сәет-Насыйр әфәнде сүзнең кайда тартканлыгын аз гына бер ишарәдән дә аңлап ала торган шактый зирәк бер кеше иде, ахрысы, иң элек шуларны әйтеп алды:
– Безнең сартия халкында шактый уяну, алга, яңалыкка омтылу бара бит хәзерендә! – диде. – Ысулы җәдид мәктәпләре ачабыз, аларга татарлардан мөгаллимнәр китерәбез. Казан, Оренбург, Уфа шикелле шәһәрләрдәге мәдрәсәләргә укучылар җибәрәбез, татар матбугатын, татар әдәбиятын укыйбыз…
Шуннан соң ул бераз гына уйланып, көлемсерәп торды да:
– Тарих шулай икән ул! – диде. – Бервакытны татарлар Бохарага килеп гыйлем алган. Инде хәзер без алардан шуның бурычын түләтергә тырышабыз. Алардан белем алырга, алар аркылы Аурупа мәдәниятенә якынлашырга телибез!
Сөйли торгач, ул үзләрендә татарларга карата үпкә барлыгын да әйтеп куйды:
– Без татар кардәшләр белән мәдәни нигездә нык аралашырга телибез. Безгә хәтта кыз алып, кыз биреп тә яшәргә кирәк. Тик татар кардәшләр безгә түбән күз беләнрәк карый, тиңгә санамыйсыз…
– Наданнар кайда да бар, – дигән булдым мин. – Мәдәниятебезнең борынгы тамырлары Төркстанда икәнлеген без беләбез.
Аннары ул үзенең Галимҗан белән танышу мәсьәләсенә күчеп, аның да үзләрендә яңалыкка омтылу уңае белән килеп чыкканлыгын әйтте. Ул менә болай була.
Әлеге Сәет-Насыйр Мирҗәлиловлар Төркстанның бер шәһәрендә утыз биш-кырык балалык бер ысулы җәдид мәктәбе (яңа методлы мәктәп) оештыралар. Аңа Уфадан бер укытучы китертәләр. Ул укытучы Галимҗан Ибраһимовның туган агасы Шакирҗан икән. Ул мәктәпне яхшы юлга куюы, укытуы белән Төркстан шәһәре халкын канәгатьләндереп, мәхәббәтләрен казана. Үзбәкләрнең алдынгырак яшьләре, буш вакыт таптылар исә, аның янына киләләр, фикер алышалар, матбугат, әдәбият укыйлар, дөнья хәлләре белән танышалар икән. Менә шундый утырышларның берсендә Галимҗанның кайбер нәрсәләре укыла һәм Шакирҗан Ибраһимов аның үз энесе икәнлеген дә әйтеп куя.
Бу хәл коры сүз белән генә калмый, шул ук җәйне Галимҗанны Төркстан шәһәренә кунакка да чакырып китерәләр.
Шуларны сөйләгәннән соң, Сәет-Насыйр әфәнде:
– Галимҗан безгә бер генә түгел, берничә тапкыр килде, – диде. – Ләкин ул кеше башта без уйлаганча булып чыкмады.
Мин аптыраулы караш ташладым. Сәет-Насыйр әфәнде минем карашымны кире каккандай итеп көлде:
– Юк, алай түгел!
Алар Галимҗанны яхшылап кунак итәргә, сыйларга тырышалар. Шул уңайда үзләре дә аның белән бергә утырып, күбрәк аны сөйләтеп, аңардан күп кенә нәрсәләр алырга телиләр. Аның бик үк яхшы матди тәрбиядә тормавын да искә алып, яхшы ашасын, ял итсен, хәл җыйсын, диләр. Ләкин Галимҗан, аш-су табыны әзерләнде исә, бердән юкка чыга. Алар белән аш-чәй янында бик сирәк була. Булган чагында да бик аз сөйли, бирелгән сорауларга кыска гына җавап кайтара да күбрәк тегеләрнең үзләрен сөйләтергә тырыша. Урта Азия халыкларының тормышлары, гадәтләре турында бертуктаусыз сораулар биреп йөдәтә.
Аш-чәй әзерләнде исә, Галимҗанны эзләп китәләр. Аны кайдан табалар соң? Ул яисә ишегалдында эшләүче казакъ янында, яисә берәр йомышчы тирәсендә, яисә даладан шәһәргә базарга килгән казакъ белән мавыгып сөйләшеп утыра торган була.
Әйтергә кирәк: ул чагында үзбәкләр Төркстанның шәһәрләрендә генә күпчелек тәшкил итәләр иде. Төркстан шәһәре тирәсендә үзбәк кышлаклары-авыллары бик аз, анда күчмә казакълар яши. Шулай ук шәһәр халкының йомышчы, ялчылары да бөтенләе белән диярлек әнә шул казакъ ярлыларыннан тора иде. Шунлыктан Галимҗан күбрәк әнә шулар белән аралашкан, алар тормышын өйрәнергә тырышкан.
Алар яныннан кайткан чагында Галимҗанның кулында карандаш-каләм белән арлы-бирле язылган, озынлы-кыскалы, киң, тар кәгазь кисәкләре була икән. Ул боларны үзенең фанердан ясалган юл сандыгына салып бара. Аңардан:
– Галимҗан әфәнде, ул кәгазьләргә нәрсә язасың соң, алар нәрсәгә кирәк? – дип сорыйлар.
Галимҗан көлеп кенә җавап бирә:
– Хәерче капчыгы өчен күзгә күренгән һәрбер нәрсә – калакмы, шырпы тартмасымы, калай кисәкләреме, каткан икмәк-шикәрме – һәммәсе дә зур байлык булган шикелле, әдип өчен дә әнә шундый кәгазьләр кыйммәтле җәүһәрләр!
Шәһәрдә бераз яшәгәннән соң, Галимҗан далага – берәр хәллерәк казакъка илтеп куюларын сорый. «Килгән-килгән, саф, иркен һавалы далада бераз кымыз эчеп, кузы ите ашап киткәндә дә зарар булмас иде», – ди.
Сәет-Насыйр әфәнде аны үзенең яхшы гына тормышлы таныш-дус казакъларыннан берсенә илтеп куя:
– Кәттә мулдәкә булады бу[16]! – ди.
Соңыңнан әлеге казакъ та Сәет-Насыйр әфәндегә зарлана:
– Мулдакә дигәнең ау исәр булды гуй![17] – ди. – Кузы[18] гуште, кымыз дигәнең аның өчен анчиси бер тамак гуй![19] – ди. – Киленчәкләр белән бүз балалык кылып йөрүдән башкага төк карамайды.
Галимҗан монда да шулай була: кайда падачы (куй багучы – көтүче), кайда куй савучы хатын-кыз, кайда яшьләр уены, ул гел шулар тирәсендә, шулар белән мәш килә. Аннан соң казакъларның асау атлары[20], айгырлары белән кызыксына. Бәла бит ул далада туып үсеп, кулга ияләшмәгән казакъ айгырлары белән эш итү!.. Иң элек аны тота алмый теңкәң корый, эштән чыгасың. Ул сине янына да җибәрми яисә арт аяклары белән тибеп очыра, яки берәр җиреңнән тешләп эләктереп ала да бер читкә селтәп ташлый. Ниһаять, колакларын торгыза да киң дала буйлап оча; аның артыннан ни яхшы чаптар атларга атланган дүрт-биш кеше башларына элмәк арканнар тагылган озын кура агачларын күтәреп куып йөриләр. Аның муенына элмәкле җеп ташлап эләктерергә азапланалар, ә ул якын да җибәрми сине!..
Әле аны тотып, эләктереп алганда да аңа атланалмый яисә аңа атлангач та шома гына йөреп китә алмый йөдисең. Мең бәла белән атланып та өлгермисең, ул алгы аякларын югары күтәреп, арт аяклары белән баса да, кинәт кенә мәтәлчек атып, сине бер кырый ыргытып җибәрә. Галимҗан, кайчакларны бөтен дөньясын, ашау-эчүен онытып, көне буе әнә шундый асау айгырлар янында була. Казакълар исләре китеп сөйлиләр:
– Киленчәкләр белән ат җене сугылган, күрәсең, аңарга, – диләр. – Нигә кирәк иде инде ул мулдәкә кешегә… Әнә бит башка мулдәкәләр карт-корыларга «Ясин», «Тәбарәк»[21] өйрәтүдән башканы белмиләр.
Аннары тагын да шунысына исләре китә.
Галимҗан аз гына вакыт эчендә әнә шундый кыргый айгырларны тоту, аларга тиз генә атланып алып, шома гына җилдереп китү эшендә дә башка бүз балаларны оятка калдыра башлый. Атлап киткәнче үк атка менгән күчмә казакълар да тиз генә кулга ияләштерә алмаган атлар да Галимҗан кулында игә килә икән! Ат җене бардыр моңарда, дип, күчмәннәр дә шаккаткан. Ул айгырның тезгененнән тартып башын артка каера да ялт итеп өстенә менеп атлана һәм, ике аягы белән аның янбашларыннан кысып, ныгып утыра. Айгыр, ал аякларын күтәреп, аны артка атып ташларга да итә, алга чөеп ташларга да азаплана, төрлечә тыпырчынып та карый, юк, булмый. Галимҗан һаман да аның өстендә утырыпмы-утыра. Иң азагында, бу мулдәкә нугайны[22] болай гына җиңеп булмады, ахрысы, дигәндәй, айгыр киң дала буйлап җан-фәрманга чабарга тотына. Айгыр чапкан саен, Галимҗан итегенең каты үкчәләре белән аның янбашларына кадап, аны кыздыра гына. Айгыр ап-ак күбеккә төшкәнче чаба-чаба да, сиңа буйсынмый булмады инде дигәндәй, башын аска бөгеп, шып итеп туктый.
Ә Галимҗан, атның ял асларыннан, борын өсләреннән сыйпап, аны иркәли. Айгыр күңелләнеп, пошкырып куя. Шуннан соң ул үзенең бөтен иркен Галимҗанга тапшыра. Егет тезгенне кайсы якка тартса, айгыр шул якка карап, шома гына кузгалып юргалап китә. Картлар:
– Атның телен беләме икән әллә бу мулдәкә? – диләр.
– Мулдәкә буйсындыруның догасын белә торгандыр!
Чытлы, шаян кызлар белән үртәнчек киленчәкләр бүз балалардан көләләр:
– Ат белән бергә туып, ат белән бер далада үскән азаматларны нугай мулдәкә ат тотарга өйрәтә диген, ә!.. Егет булып йөрүегезне әйтер идем!..
Сәет-Насыйр әфәнде тагын шундый бер вакыйганы да сөйләгән иде.
Казакълар арасында шактый зур абруйлы, нык тормышлы, шуның белән бергә «байгуралык» чире белән нык авырган бер манап[23] була. Аныңча, һәммә эштә дә, һәрбер җирдә дә ул өстен булсын, гел аңа шаккатып торсыннар! Көннәрнең берсендә әнә шул манап Галимҗанны кунакка чакырып, аның алдына үзендә булган бөтен сый-хөрмәтне куя. Аннан соң:
– Байлык дигәнең әнә күз алдында, – ди. – Куй, кузы дигәнеңнең исәбе-саны юк, көн дә берсен суй да аша!.. Кымыз дисәң, унлаган бияне тот та бәйлә!.. Айгыр дигәнең тагын да шулай ук – теләгәнеңне тот та, мен дә атлан!.. – Әлеге манап, Галимҗанны шулар белән алдарга теләгәннән соң, аның алдына тагын да кызыклырак бер нәрсәне китереп куя: – Шулар өстенә хур кызыдай кызым бар! Син шуңа кияү бул да тик минем бер теләгемне генә үтә…
– Теләгегез нинди?
– Менә минем унөч-ундүрт яшьлек бер улым бар, син шуны укытып, үзең шикелле белемле яса да, ул да шулай синең кебек һәрбер җирдә дамеллаларның авызларына кургашын коя торган булсын!..
Галимҗанның «Казакъ кызы» романын язу өчен материал җыя башлавы әнә шуннан башлана. Әнә шул рәвешчә атаклы әсәр барлыкка килә.
2
(Галиәсгар Камал)
1909 елның җәендә, Оренбургта эшләгән чагымда, һичбер көтелмәгән, уйланмаган җирдән минем бүлмәгә Галиәсгар абзый Камал килеп керде. Ул җиңелчә генә киенгән, кулында бик үк зур булмаган юл чемоданы.
Мин, аптырап, урынымнан сикереп тордым.
– Кайдан җил ташлады сине, Галиәсгар абзый?!
– Җил ташламады, – диде ул, матур гына елмаеп. – Сезгә килдем – матбагада эшләргә!
Аның безнең матбагага эшкә киләчәге турында бер генә сүз дә ишеткәнем юк иде. Шунлыктан тагын да гаҗәпләнеп сорадым:
– Ничек инде ул алай капыл-кара гына? Алдан хәбәр биргән булсагыз, каршы төшеп алган булыр идек!
Галиәсгар абзый сәер генә җавап бирде:
– Алай алдан хәбәр итәрлек үк күңелләнеп килмәдем мин!
1905 ел революциясе булгач та чыга башлаган «Йолдыз» газетасында беренче саныннан башлап шушы көйгә чаклы эшләп килгән Галиәсгар абзый нәрсә өчендер аның редакторы Һади Максуди белән үпкәләшә дә Казанны ташлап чыгып китә. Һәм тиз генә Тимерша Соловьёв белән хәбәрләшеп, Оренбургка эшкә килә.
Мин дә бердән аңлап алдым: аның Оренбургка «сәяхәте» уйланган бер план белән, җиң сызганып, бил бәйләп эшләү өчен түгел, ә тик Һади Максудига булган үпкәдән һәм ачудан гына килеп чыккан икән.
Галиәсгар абзыйны мин шул дәвернең танылган, көчле бер язучысы һәм журналисты итеп кенә түгел, үземә карата булган күп кенә сәбәпләр аркылы да якын күрә һәм хөрмәт итә идем. Минем Оренбургка шушы матбагага эшкә килүем дә Галиәсгар Камал белән Борһан Шәрәфнең димләве аркасында булды. Алар мине барырга кызыктырды. Тимерша Соловьёвка тәкъдим иттеләр. Гәрчә мин күп кенә мәсьәләләрдә Тимерша Соловьёвлар белән килешеп бетә алмасам да, Оренбургка килүемнән шактый канәгать идем. Мин монда яхшы гына журналистлык тәҗрибәсен алдым, матбагачылык эшенә өйрәндем. Бер-ике җәен Тимерша Соловьёвның Мәкәрҗә ярминкәсендәге «Двухсветная» гостиницасына барып, аның кухнясында эшләдем, аш-су әзерләү һөнәрен үзләштердем. Соңгысы хәзер, картлык көнемдә ялгызым калгач, бик кирәк булды, ашханәгә йөрергә сәмән юк, ачлыктан гына егылып үләсе… Шунда яшьлегем искә төште – мин бит суга балта салып та аш пешерергә өйрәнгән кеше! Рәхмәт инде Тимерша агайга…
Минем Галиәсгар Камалга булган онытылмас хөрмәтемнең икенче сәбәбе менә бу иде: Галиәсгар абзый – без укыган Галимҗан хәзрәт мәдрәсәсе шәкерте. Гәрчә бу мәдрәсәдә күп кимчелекләр булса да, һәм ул безне канәгатьләндермәсә дә, Галиәсгар абзый үзенең шушы мәдрәсә шәкерте булуы белән шактый горурлана иде. Сүз уңае чыккан саен, ул:
– Татар матбугат вә әдәбиятына Мәҗит Гафури, Фатих Әмирхан, Кәрим Тинчурин, Миргазиз Укмасый, Хәбиб Исхакый кебек әдип-шагыйрьләрне чыгарган мәдрәсә җимеше бит без! – дип масаеп та куя иде.
Менә шуның өчен дә без язган нәрсәләребезне алып барсак, ул безне үз итеп каршы ала, өйрәтә, юл күрсәтә, киңәшләр бирә торган иде. Янәсе, мәдрәсәи «Мөхәммәдия» шәкерте ярты юлда калмаска тиеш!
Менә шуның өчен дә аның бүген капыл гына килеп керүе, аны хөрмәтләп каршы алмавыбыз миңа әллә ничек авыр тоелды. Шуның белән бергә үк миндә зур шатлану тойгысы да кузгалды: «Эчкә җыелган серләрне сөйләп, һич булмаганда, күңел юатырга бер кеше булды, ичмасам», – дидем мин эчемнән генә.
Борһан Шәрәфнең дә Оренбургка килеп, «Вакыт» газетасында эшли башлавына бер елга якын иде. Дөрес, үз дәрәҗәсендә мин аны да хөрмәт итәм, аның да яхшылыкларын оныта алмыйм. Казан татар матбугат тарихында беренче тапкыр барлыкка килгән «Казан мөхбире» белән аннан соң чыккан «Әхбар» газеталарын башлап оештыручы һәм аларның бөтен җаваплы эшләрен берүзе алып баручы кеше әнә шул Борһан Шәрәф иде. «Казан мөхбире» Сәетгәрәй Алкин акчасына чыгып, аның рәсми мөхәррире (редакторы) шул ук Сәетгәрәй Алкин булса да, ләкин ул газетага бер юл булсын нәрсә язмау гына түгел, бер тапкыр булсын аның редакциясенә дә килеп карамаганлыгын белә идек. Аның редакторлык эшен дә, секретарьлыгын да Борһан алып барды. Ул да шулай ук, Галиәсгар абзый шикелле, безнең ише яшь каләм ияләренә матди яктан да, мәгънәви яктан да ярдәм итә иде. Бигрәк тә Мәҗит Гафури, Нәҗип Думави, Миргазиз Укмасыйларның башлап матбугат һәм әдәбият дөньясына чыгуларына, күтәрелүләренә аның да ярдәме тиде.
Ул чагында бик күп яшь язучылар үзләренең язган нәрсәләрен бастырып дөньяга чыгарырга урын таба алмый, басылган әсәр өчен бөтенләй гонорар юк иде. Алган тәкъдирдә дә бер китап өчен, күп булса, җиде-сигез сумнан артмый иде. Мәсәлән, Г. Тукай үзенең беренче тапкыр басылган ике җыентыгына егерме биш сум гонорар алды. Бу инде бик шәп алудан санала иде. Менә шул чагында Мәҗит Гафуриның «Әхбар» газетасында басылган «Үги балалар» хикәясенә Борһан Шәрәф егерме биш сум түләде. Бу хәл күпләр телендә озак вакыткача гаҗәпләнү белән сөйләнде: «Череп баеган икән Мәҗит Гафури!» – диделәр.
1905 ел революциясеннән соң Казан шәһәрендә оештырылган «Борадәран Шәрәфләр» матбагасының төп хуҗалары Шиһап, Борһан, Шәһәр, Гыйльметдин, Галимҗан исемле биш агай-эне Шәрәфләрдән һәм дә аларның аталары Шәрәфи дигән авыл баеннан тора иде. Шәрәфи байның энесе Галәветдиннең дә моңа бераз кысылышы бар иде. Ләкин аның рәсми директоры булган Гыйльметдин Шәрәфтән башка боларның берсе дә әлеге матбаганың эшенә катнашмыйлар, тыгылмыйлар. Шәрәфи бай белән аның зур улы Шиһап хәзерге Татарстандагы Кишер Аксуы[24] дип йөртелгән авылда сәүдә итәләр; Шәһәр Шәрәф «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укыта һәм ислам тарихын тикшереп, аның турында китаплар язу белән шөгыльләнә. Галимҗаннары исә укый иде. Борһан Шәрәф журналистлык эшендә. Матбага һәм нәшрият эшен алып барган Гыйльметдин Шәрәф, оста хәйләкәр, саран бер сәүдәгәр булып, нинди генә оятсыз юллар белән булса да, баю, мал җыюга омтыла иде. (Соңыннан, матбагалары ябылгач, ул Казанда ширкәт акчасына зур бер җимеш магазины ачты.) Аның язучылар, шагыйрьләр белән булган мөгамәләсе бик тә хәйләле, ничек кенә булса да, алар көченнән бушкарак файдалану юлы белән бара иде. Кайвакытларны аның артыгракка китүенә эче пошып, Борһанның туганы алдында язучыларны яклаган чаклары да булды. Мондый хәлне мин үзем дә күрдем. «Казан мөхбире» газетасында бухгалтер булып эшләп Гыйльметдин Шәрәф берничә тапкыр минем гонорарны басып калырга маташты. Менә шул чакларда Борһан ике арага төшеп эшне минем файдага җайлады.
Гыйльметдин Шәрәфнең күпчелек кыланышлары «Бу эш минем үз максатларыма, үз файдама зарар китермиме?.. Аның аркасында үземә дә берәр файдасы килүе мөмкинме?» дигән сораулар белән үлчәнә иде.
1908 елның көзендә, укулар башлангач, Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсендәге шәкертләр, берничә мәсьәләдә реформа таләп итеп, баш күтәрде.
– Яки безнең таләпләр сүзсез кабул ителсен, яки без мәдрәсәне ташлап чыгып китик, икенең берсе! – диделәр алар.
Эш шактый зурга китте. Шәкертләр, барлы-юклы нәрсәләрен җыеп, төенләп, мәдрәсәнең ишегалдына чыгарып тезде.
– Таләпләр кабул ителә икән – алар яңадан мәдрәсәгә, кабул ителми икән – станциягә!
Мәдрәсә идарәсе белән мөтәвәллиләр (Әхмәт бай тарафыннан билгеләнеп калдырылган попечительләр) киңәш башлады. Җыелышка Риза Казый, Фатих Кәрими, Тимерша Соловьёв, Борһан Шәрәф шикелле шәһәрнең алдынгы җәмәгагь эшлеклеләре дә чакырылган иде. Уң яктан карап та, сул яктан карап та бу мәсьәлә белән кызыксынган һәркем мәдрәсәгә, аның тирәсенә җыелды:
– Эшне ни белән бетерерләр икән?..
Җыелган халык арасында үзара сүз көрәштерү бара. Берәүләр: «Мәдрәсәдән куу белән генә калмый, төрмәгә дә тыгып төяргә иде ул динсез башбаштакларны!» дисәләр, икенче берәүләре исә шәкертләрнең таләпләре хаклы булганлыкны исбат итәргә тырыша: Фатих Кәрими, Борһан Шәрәф кебекләр, шәкертләрнең хаклы булуларын мөтәвәллиләргә аңлатыр дип өметләнәләр. Баштарак шәкертләр дә аларга шундый өмет баглаган иде.
Халык кайный, сүз көрәштерә; урамда полиция күзәтеп йөри: андый-мондый берәр хәл булса, мөтәвәллиләр идарәсе белән эш итәргә әзер тора иде.
Җыелышта һәммәсе дә зур байлардан гыйбарәт әлеге мөтәвәллиләр, өстәл сугып:
– Һәммәсен куарга да чыгарырга ул бунтовщикларны! – дип кычкырына.
Ә «алдынгы җәмәгать хадимнәре» авыз ачып бер сүз булсын әйтми, тик анда-санда гына «әйе, әйе!» дип, тегеләрнең сүзләрен җөпләштереп куялар иде. Бераздан соң Фатих Кәрими һәм Борһан Шәрәфләрне шәкерт халкын тәртипкә өндәү өчен сайлап чыгардылар. Алар «Шәкертләрнең таләпләре төбендә хаклы, урынлы булса да, аны болай забастовка рәвешендә куярга ярамый. Безнең милләт әле ул дәрәҗәгә барып җитмәгән. Милләт байларының бу һиммәтләренә дә шөкер итәргә, кадерен белергә кирәк» дигән рухта сүз башладылар, шәкертләрне яңадан мәктәпкә кайтару нияте белән байтак кына үгетләделәр. Ләкин шәкертләр тыныч кына җавап бирде: «Рәхмәт инде, Борһан агай!.. Сез мондый вәгазьләрегезне Вәли мулла мәчетенә барып толчок әһелләренә сөйләсәгез, бәлки, үтемлерәк булыр иде» кебек мәсхәрәле сүзләрне дә ычкындыралар иде.
Ниһаять, җыелыш шуның белән нәтиҗәләнде:
– Баш күтәргән шәкертләрнең таләпләрен кабул итмәскә!
Шәкертләр исә моны зур тынычлык, салкын канлылык белән генә каршы алып, төенчекләрен күтәрделәр. Күпләр шәкертләр ихтилал, гыйсъян җырлары, «Марсельеза» лар җырлап кузгалыр дип көткән һәм шуңа каршы полиция дә әзерләнгән иде. Ләкин алай булмады. Тик шәкертләрнең кайберләре, мәдрәсә баскычы өстенә басып, салкын кан белән генә үзләренең нәфрәтләрен белдерде. Шуннан башка кызган бер хәрәкәт күрсәтмәделәр. Алар исеменнән миңа да бераз сөйләргә туры килде. Шул ук мәдрәсәдә урысча укытучы Хаҗиәхмәт Байтирәков белән без шәкертләрне озата киттек.
Байтирәков бер көлде дә:
– Күпләргә шунысы күңелсез булды, – диде, – шәкертләрнең тәртипсезлек күрсәтмәүләре һәрнәрсәгә әзер торган полицияне байлар алдында «егетлек» күрсәтүдән мәхрүм итте…
Мин, азмы-күпме үземә төшкән бурычны үтәвемә шатланып, риза булган хәлдә, матбагага кайтып кердем. Ләкин мине анда ачулы, күгәргән йөз белән каршы алдылар.
– Әһ-һә, социалист кайтып килә!
Минем өстемә барыннан да бигрәк Борһан Шәрәф белән Мәхмүт Мәрҗани (М. Галәү) ташландылар.
– Син бит әле яңа гына йомырка кабыгы эченнән чыгып киләсең!.. Мондый кыланышың белән син үзеңнең киләчәгеңне җуясың! – диде алар.
Тормыш шуны күрсәтте: алар безнең шикелле «юньсез» булып калмады. Бик тиз «зур уңышларга ирештеләр»: Борһан Шәрәф Фатих Кәриминең сеңлесенә өйләнеп, Рәмиев һәм Хөсәеновлар тирәсендә ныгып урнашып калды. Әйе, мал дигән нәрсә күп кешене үзгәртә.
Иран шаһы Мөхәммәтгали тәхеттән куылгач, «Вакыт» газетасының баш редакторы Фатих Кәрими аны Иранга «хәбәрче» итеп җибәрде. Ләкин ул аннан бер генә рәтле нәрсә язмаса да, үзләренең Казандагы җимеш сәүдәләрен үстерү юлында шактый зур эшләрне башкарып кайтты.
Оренбургка кырык ямаулы чалбар белән килгән Мәхмүт Мәрҗани дә озакламый, шактый зур байларга кияү булып, азагында бер китап магазины ачып, нәшрият эшенә кереште.
Галиәсгар абзый да, Казан байларыннан берсенең кияве булып, күп кенә придан алган иде. Әмма ул шул акчага «Мәгариф» көтепханәсен ачып, татар дөньясында башлап яңа әдәбият бастыра башлады. Башка көтепханәләр, «Бәдәвам», «Тәкыйгаҗәп» һ. б. шуның шикелле тиз сатыла торган нәрсәләрне бастырып, меңнәрчә байлык җыйган чагында, Галиәсгар Камал табыш алу урынына зарар китереп, яңа әдәбият һәм дәреслекләр бастыру эшен юлга куйды. Азәрбайҗанда чыга торган «Мулла Насретдин», «Фәюзат» кебек үз дәверендә шактый сул булган журналларны башлап «Мәгариф» көтепханәсендә күрдек.
Табыш артыннан кумаган Галиәсгар абзый, әлбәттә, артык ерак бара алмады. Аның китап сәүдәсе шартлады. Иң азагында ул бу көтепханәсен калдык-постыклары белән Шәрәфләргә тапшырды да үзенең тормышын бөтенләе белән журналистлыкка бәйләде. Күпләр аңардан көлделәр:
– Җөнтәй! – диделәр. – Татар шәкерте сәүдә итә беләмени соң ул!
Галиәсгар абзый Оренбургка килгән чагында, мин аннан бөтенләйгә китәргә уйлап йөри идем. Мине Каракул шәһәренә укытучылыкка чакыралар иде. Бу турыда мин башта Борһан Шәрәф белән киңәштем. Ул барырга киңәш бирде:
– Ул якка киткәннәрнең күбесе, мәсәлән, Фатих Садыйков, Тәхәви Туйбактин, Фәйзерахман Җиһандаров кебек укытучылар, зур бай кызларына өйләнеп, сәүдә эшләренә керештеләр, хәзер дә алар шактый зур байлар катарында йөри! – диде. – Андагы дала халкы да бик садә әле, алар арасында сәүдә итеп бик тиз баеп була!
Галиәсгар абзый белән дә киңәштем. Ул да шулай ук барырга киңәш итте.
– Анда гаҗәп дәрәҗәдә бай, матур табигать! – диде ул. – Биек таулар, тау араларындагы яшел, тигез далалар, салкын күлләр, аккан сулар!.. Әнә шул инде ул – матур шигырьләр язу өчен илһам бирә торган җир! Шулай кызыктыру өстенә монысын да өстәп куйды: – Син менә чуашлар турында кызыклы гына нәрсәләр язасың. Мондый эшкә яхшы гына талант, дәртең дә бар. Шулай булгач, әнә шул якташ кыргыз, казакъ, уйгур-таранчы, үзбәк халыкларының тормыш вә гадәтләре, тел вә халык әдәбиятлары белән танышып, алар турында файдалы нәрсәләр язарга мөмкин!
Шундый кеше иде ул Галиәсгар абзый. Остаз иде, иптәш иде.
3
(Нәҗип Думави)
Мин эшләп утыра торган бүлмәгә озын буйлы, таза гәүдәле бер кеше килеп керде. Аның аягында шактый иске, таушалган, тупас күннән тегелгән итек, өстендә соры төстә, кыскарак кына җәйге пальто, башында кызыл фәс иде. Ул, минем белән танышып-исәнләшеп тә тормастан, үткен зур күзләре белән миңа төбәп карады да:
– Монда Тимерша Соловьёвны кайда күрергә мөмкин? – диде.
Мин аңа Тимершаның эш бүлмәсен күрсәттем.
Ул шунда кереп киткәч, аеруча аның күзләре миңа ничектер таныш булып күренде.
– Кайчандыр кайдадыр күргән идем шикелле мин бу кешене?..
Ләкин мин аны кайда күргәнлегемне хәтерләргә дә өлгерә алмадым, Тимерша Соловьёв килеп чыкты.
– Менә нәрсә, – диде Тимерша, әкрен генә минем яныма килеп, – безнең өчен үтә кирәк бер кеше килеп калды. Аны чәйгә алып керергә иде. Өйдә Кәшифә генә. Син, безгә кереп, аңардан чәй әзерләт әле!
Тимершаның биш-алты бүлмәле квартирасы да шул ук матбага йортында иде… Кәшифә – аларның асравы. Ул тиз генә самавыр куеп җибәрде. Чәй әзерләнде.
Бераздан, ашыгып, Тимерша үзе дә килеп керде. Кайдандыр ачкыч алып шкафны ачты, чәйнеккә берничә чеметем чәй салды, өстенә бер шешәдән аз гына кызгылт- көрән куе сыекча агызды.
– Монысы нәрсә инде, Тимерша агай?
Ул күзен кысып елмайды:
– Чәйне куерта торган дару!
Озакламый Риза Казыйның зур улы Габдрахман Фәхретдинов белән әлеге кунак та рәхим иттеләр.
Тимерша белән кунак кеше арасында сүз дәреслекләр турында башланды.
– Хәзер мәктәпләр күбрәк матур исем астында ишетелгән дин дәреслекләрен сорыйлар… Тарих, җәгьрәфиядән дә берничә башлангыч нәрсә язарга була, – дип сөйләп китте Тимерша.
Теге кеше җавапсыз гына, салкын кан белән тыңлап утыра һәм ара-тирә:
– Алай, алай, – дип кенә куя иде.
Габдрахман Фәхретдинов, нәрсәдер әйтергә теләп, «Бәшири» дип миңа эндәшеп куйды. Шуннан соң кунак кеше дә, кинәт кенә миңа таба карап:
– Сез Зариф Бәшири буласызмыни? – дип сүз катты.
Ул, шушы сүзләрен әйтә-әйтә, миңа таба кулын сузды. Мин дә, кулымны сузып:
– Әйе! – дидем. – Ә сез кем буласыз соң?
– Нәҗип Думави!
Кинәт хәтеремә төште: 1905 елның көзендә минем мәдрәсәи «Мөхәммәдия» гә яңа гына килгән чагым иде. Беркөнне кич белән Шәһәр Шәрәф шушы кешене ияртеп бүлмәдән бүлмәгә йөргән иде:
– Танышыгыз: милли шагыйрьләребездән Нәҗип Думави.
Мин Нәҗип Думавиның «Казан мөхбире» газетасында басылган шигырьләрен зур мавыгу белән яратып, бирелеп укучыларның берсе булсам да, ул чагында, әллә ничек, иптәшләрем арасыннан чыгып, аның алдында «Танышыйк әле!» дияргә батырчылык итә алмаган идем.
Шуларны сөйләп биргәч, Нәҗип Думави, көлемсерәп:
– Алай булгач, – диде, – ул чагында таныша алмауның үчен менә хәзер чыгарырбыз инде. – Һәм ул мине кичкә үзе төшкән номерга чакырды.
Тимерша Соловьёв, дәреслекләр мәсьәләсе белән артык мавыгып киткәнлектән, безне таныштыруны исенә китерә дә алмаган. Үзенең бу эше килешсез чыкканлыгын аңлап булса кирәк, ул, аптырап, бер Нәҗипкә, бер миңа таба карады да:
– Сез әлегә кадәр таныш түгел идегезмени? Бер мәдрәсәдә укымадыгызмыни? – диде.
– Юк, – диде Думави, елмаеп, – әдипләр белән шагыйрьләрнең һәммәсе дә мәдрәсәи «Мөхәммәдия» дән генә чыгарга тиеш дип тәкъдир тактасына язылмагандыр бит?
Барыбыз да бердәм көлеп җибәрдек.
– Ә син кайда укыдың?
– Казанның Габдулла Апанаев мәдрәсәсендә.
Коры-сары капкалап шактый гына утыргач, Тимершаның хатыны Гасимә ханым да кайтып керде.
– И-и, кунаклар бар икән. Ә мин аны-моны белмәстән өйне ташлап йөри бирәм.
Ул өстәл өстенә карап алды да шкафтан чикләвекләр салынган тәлинкә чыгарып куйды.
– Ир кеше, ни, кунак сыйлый беләме соң ул…
– Зарар юк, – диде Тимерша. – Эш тәгамдә түгел, хөрмәттә!
Нәҗип тә аның сүзен җөпләде:
– Ачык чырай, такта чәй.
Гасимә хәйләле елмаеп Тимершага карады:
– Мин күрми дә торам, Бәшири дә монда икән. – Аннары Думавига борылды: – «Зариф» ди дә исе китә инде Тимер абзагызның. Берәр затлырак кешене чәйгә чакырса, аны калдырмый.
Мин мондый сүзләрне моңарчы берничә тапкыр ишеткән идем инде. Гасимә ханымны яхшы белгәнгә, күпсенү итеп кабул итмәдем. Менә Тимерша сине шулкадәр үз итә дип әйтергә тели иде Гасимә ханым, син дә аның кадерен бел, аның уңаена гына йөр!
Нәҗип Думавины озаткач, Тимерша минем колакка пышылдады:
– Кичен аңа барсаң, әлеге дәреслекләр мәсьәләсендә ширкәт файдасын онытма…
Нәҗип белән без дусларча озак кына сөйләшеп утырдык. Ул чәй китертте.
– Мин алай кешедәге кебек «ачык чырай, такта чәй» дип тормыйм, «хәлдән килгәнчә» дим. Хәзер кайнар пәрәмәч китерерләр.
Тимершаларда булган сүзләргә дә кагылып алдык. Нәҗип тә андагы кыланышларның серенә, сәясәтенә тәмам төшенеп утырган икән.
– Саранлыклары бер якта торсын әле аның! – диде ул. – Алар шулай безне ялланып эшләүче итәргә азаплана.
Нәҗип үзенең авыр хәлдә яшәве турында сөйләде:
– Гаиләм шактый ишле. Шәһәрдә яшәп язу эше белән генә тормыш кичерүе авыр. Хәтта мөмкин дә түгел!.. Аена ике йөз-өч йөз юл шигырь язасың икән, аңа, күп булса, дүрт-биш сум акча аласың. Әгәр дә берәр хикәя-фәлән язсаң, алты-җиде сум. Шунлыктан семьям авылда тора. Үзем кышкы көннәрдә берәр авылда укытучылык итәм. Аннан алган эш хакы да алай аякны бик үк иркенләп сузарлык түгел. Кышына йөз утыз-йөз кырык сум аласың икән, ашау-эчү, юл чыгымнары да шуның өстеннән. Шунлыктан яз көне авылга, балалар янына кайткан чагында, кесәңдә, күп булса, утыз-кырык сум акчаң була. – Нәҗип зарларының төп эчтәлеге шушындыйрак рухта иде.
Хатыны да укытучы булган кешеләр бераз яхшырак хәлдә булсалар да, Нәҗипнең хатыны исә гади генә бер авыл кызы. Шуның өстенә алар арасында татулык та чамалы икән. Дөрес, Нәҗип хатынын әхлак ноктасыннан да, тормышка сәләтле булу ягыннан да кимсетеп сөйләми. Ләкин хатынының кыз чагында булган гаебе күңелен гел тырнап тора. «Балдызым, йолдызым» дигәләп, җизнәсе кызның башын әйләндереп, үз дигәненә ирешкән булган. Бу хәлләрне белмичә кызга өйләнгән Нәҗип, әлбәттә, кәләшен кызганган, «җизни көчләде» дигән сүзгә дә ышанган. Әмма хәзер ул хатынына, гаиләсенә еш кына илтифатсызлык күрсәтә, үз-үзенең җанын талкый иде. Бу хакта ул «Кем гаепле?» дигән хикәя дә язды.
Ничек кенә булмасын, мин бу беренче танышып утырышуда аның турында шул фикергә килдем: Нәҗип Думави – гаҗәп дәрәҗәдә салкын канлы, сабыр табигатьле бер кеше. Ул үзенең тормышыннан зарланганда да, аны үз хәленнән зарлану итеп түгел, ә татар язучылары һәм культура эшчеләренең хәлләре шулай авыр булганлыкка бер мисал иттереп кенә сөйли иде.
– Мәдәният, мәгариф вә матбугат эшчеләренең язмышлары әнә шундый Тимершалар кулында булгач, шулай булмый хәле юк! – дип куйды ул соңыннан үзе дә.
Аннары ул үзенең мәгариф эшенә нык бирелүен, үзе укыткан мәктәпләрдә балаларга мөмкин чаклы фән белемен бирергә, аларны тормышка яраклы кешеләр итеп тәрбияләргә тырышуын сөйләде.
Нәҗип Думавиның бу юлы Оренбургка килүенең төбе дә ике төрле ният белән булган икән.
– Тормыш та шәптән булмагач, күңел дә тынычсыз булгач, саулык та начарлана төште, – диде ул. – Шунлыктан, берәр казакъ авылына барып, анда мулдәкәлек итеп, балалар укытып булса да, бераз кымыз эчеп, куй ите ашап, саф һавалы иркен далада ял итәргә уйлаган идем.
Бу вакытта Думави мәктәпләр өчен берничә китап та бастырган иде. Аның балалар өчен язган шигырьләре дә байтак кына булды. Менә шуларны искә алып булса кирәк, Тимерша Соловьёвлар, аңа хат язып, үзләре өчен дәреслекләр язарга димлиләр.
– Мин алар белән дә шул турыда сөйләшергә уйладым, – диде Нәҗип.
– Соң сөйләшүнең нәтиҗәсе ничек булып чыкты яисә ничек булып чыгар төсле?
– Әлегә бертөрле дә нәтиҗәгә килгәнебез юк, шулай ук килеп тә булмастыр, ахрысы…
– Ни өчен?
– Беренче сүз башлаудан ук мин аңладым: алар мине дә «Гыйльмехәл» ләр язучы Якуб Хәлили итәргә телиләр. Ә мин аны булдыра алмыйм! – Шуннан соң ул дәреслекләр белән «мөхәррирләр» нең күбәюеннән зарланды да: – Эт дип типсәк, аягың шуларга бәрелә!.. Мин шул мәсьәләне күтәреп матбугатка чыгарга да маташып карадым, ләкин юл бирмиләр, бастырмыйлар. Чөнки газета-журналларның башында утыручыларның бөтенесе диярлек үзләре шундый «мөхәррирләр», шул исем белән яшеренеп байлык җыючылар. «Йолдыз» газетасы «Дурысы шифаһия», «Мөгаллим сани» кебек нәрсәләр язып баеган шундый мөхәррир Һади Максуди кулында. «Вакыт» газетасы тирәсендә дә бар андыйлар, – дип өстәде.
Ике көннән соң Нәҗип Думави, Тимерша Соловьёвлар белән кайтадан сөйләшеп тә тормастан, бер казакъ бае белән табышып, далага чыгып китте.
Тимерша Соловьёвның кулын селтәп:
– Йөриләр шунда җил куып! Күктән төшкән нигъмәтне ашый белмәстән! – дип мыгырданганы колакка бәрелде.
Нәҗип Думави белән дә эш чыкмагач, безнең хуҗалар бер дә баш ватмый гына мәсьәләне бик җиңел хәл итте: тоттылар да Галимҗан Баруди нәрсәләрен, бер генә хәрефен дә үзгәртмәстән, ун меңнәрчә данә бастырып чыгардылар.
Мин менә шуларның һәммәсен дә Галиәсгар абзыйга сөйләп бирдем. Ул, гаҗәпләнеп, башын чайкап торды да:
– Барысыннан да бигрәк башкаларның китапларын үзләреннән сорамый гына әнә шул рәвешчә бастыру артык оятсызлык бит инде ул! – диде. – Һич булмаганда, әдәбият вә матбугат дөньясында шактый күренекле бер урын тоткан Фатих әфәнде Кәримигә бераз оялырга, моңа юл куймаска кирәк иде…
Акча исе керсә, намуслы дигән кешеләрдә дә оят беразга онытылып тора шул, каһәрең…
Галиәсгар абзый жалованиесен уз вакытында ала алдымы-юкмы, мин анысын белмим. Тик шунысы мәгълүм: Галиәсгар абзый килгәннән бирле билгеле бер урынга утырып эшләми иде. Аның нинди эштә, күпме жалование алуы да безгә билгесез. Аның фатиры да юк, ул Тимерша йортындагы кечкенә генә бер бүлмәдә тора. Аның үзенә бер фатир алып, семьясын китертү теләге дә күренмәде. Беркөнне, сүз уңае туры килеп сорагач, кулын гына селекте дә:
– Барыбер мин монда озак тора алмам! – диде.
Тимерша Соловьёв – бөтен ширкәтнең баш директоры; матбага, литография, китап төпләү, нәшрият эшләре бүлеге, китап магазины – һәммәсе дә аңа карый иде. Шәриф Саттаров исә Соловьёв матбагасының эчке эшләрен караучы, аның урынбасары иде.
Эш хакын алганнан соң ике-өч көн генә үткән иде. Шәриф Саттаров белән генә эш бүлмәсендә чәй эчеп утырабыз. Матбагада, конторада бер генә кеше дә юк, эшчеләрнең һәммәсе дә төшке ашка таралган. Утыз яшьләр чамасында булыр, киң күкрәкле, таза бәдәнле литографист урыс кинәт кенә без утырган бүлмәнең ишеген ачты да:
– Тимерша кайда? – диде тупас кына.
– Монда күренми ул.
Шушы җавапны алгач та, ул безнең янга атылып керде дә шап иттереп ишекне япты. Аның күзләрен кан баскан, куллары калтырый иде.
– Алаймыни, ул юкмыни?! – Акаеп, Шәриф Саттаровка карады: – Син бит аның урынбасары!
Шәриф Саттаров тыныч кына җавап кайтарды:
– Шулай икәнен үзең дә беләсең ич!.. Аны нигә сорап торасың?
Литографист тәмам аның алдына ук килеп басты:
– Шулай булгач, бир минем өч айлык жалованиене!
– Мин Тимершадан башка булдыра алмыйм!
– Алаймыни?! Эш хакына килгәч, Тимершадан башка булдыра алмыйсың!.. Ә безне эт урынына эшкә җиккәндә – син хуҗа, аны булдыра аласың!
Ул кинәт Шәриф Саттаровка ташланды һәм, якасыннан эләктереп алып, аны өстәл артыннан өстерәп чыгарды да, идән уртасына сузып салды да таза йодрыклары белән бит-башларына тондыра башлады. Шәриф Саттаров кычкырырга итә, ләкин теге аңа ирек бирми, авызына чәпелдәтә:
– Тик тор, тавышыңны чыгарасы булма! – ди. – Югыйсә тагын да яманрак булыр!
Мин ике арага төшеп туктатырга теләдем. Ләкин ул мине этеп кенә җибәрде, мин стенага килеп сыландым. Безнең ише шәкерткә инде күпме кирәк…
– Тик тор, тавышыңны чыгарма!.. Җиттеме инде, туйдыңмы?.. Сез акчага саран булсагыз да, без кул көченә юмарт!.. Кирәк булса, Тимершага да җитәрлек калды әле! – дип сөйләнә-сөйләнә, литографист Саттаровны дөмбәсләвен дәвам итә иде.
Ул кыйнавыннан тукталгач, үз-үзеннән риза булган рәвештә, искиткеч тынычлык белән минем алдыма килеп басты да:
– Гафу ит мине, берәр җиреңне авырттырмадыммы? – дигән булды һәм шунда ук әкрен генә атлап үзенең эш бүлмәсенә кереп югалды.
Шәриф Саттаров көч-хәл белән генә урыныннан торган чагында, аның бит-башлары тубалдай шешенгән иде.
Контора һәм матбага эшчеләре килә башлады. Ләкин шунысы гаҗәп: эшчеләрнең күбесе Шәриф Саттаровның коточкыч төсенә карыйлар да исләре китмәстән:
– Кыйнаганнармыни? – диләр дә үз эшләренә китәләр.
Тик Мәхмүт Мәрҗани шикелле контора эшчеләре генә бераз ярсып, әтәчләнеп алды:
– Бу нинди эш бу? Полиция чакырырга кирәк!
– Кайда Тимерша абзый, тизрәк чарасын күрсен иде.
– Врач чакырырга кирәк!..
Ахырында Шәриф Саттаровны бер бүлмәгә кертеп салдылар. Ләкин ул көнне Тимерша күренмәде.
Сәбәбе нәрсәдә булгандыр, Тимерша Соловьёв бу эшне зурга җибәрмәде. Шул көенчә тыныч кына үтте дә китте. Хәтта әлеге литографистны эштән дә чыгармадылар. Тик Шәриф Саттаров кына:
– Минем таныш хулиганнарым бар әле, шулардан мин аны бер издерәм, – дип сөйләнеп йөрде. Ләкин бу да шулай сөйләнү булып кына калды шикелле.
Галиәсгар абзый соңыннан миңа болай диде:
– Бу эш шундагы барлык эшчеләрнең киңәшләре белән булган икән. Шуны аңлагач, Тимерша, үзенә тагын да ныграк эләгүдән шүрләп, эндәшми калу юлын сайлаган.
4
(Дәрдемәнд)
Фатих Кәрими Истанбул шәһәреннән дарелфөнүн (университет) бетереп кайтканда, Россиядә иң әшәке реакция хөкем сөргән чак була. Шунлыктан ул, атасының васыяте буенча, татар телендә бер газета чыгару турында күпме генә хәрәкәт итсә дә, аны булдыра алмый, аңа рөхсәт бирелми. Шуннан соң ул, язу эшенә керешеп, шушы кечкенә генә матбагада үзе язган нәрсәләрне бастыра башлый. Мин үзем унике-унөч яшьлек бала чагымда аның «Шәкерт белән студент», «Салих бабайның өйләнүе» дигән әдәби китапларын һәм «Нәшрият Кәрими» исеме астында «Финнар», «Кореялылар», «Французлар» шикелле серияләп чыгарылган фәнни әсәрләрен зур дәрт һәм кызыксыну белән укыган чакларымны әле дә беләм. Шул ук вакытта ул Оренбург Каргалысында яңа ысул белән укытучылар әзерләү өчен бер курс та ача. Мин укыган иске Буа мәдрәсәсеннән әнә шул курска барып кайткан карт шәкертләрнең курсны полиция килеп басуы, үзләренең тәрәзәдән чыгып качулары турында сөйләүләрен әле дә булса хәтерлим.
1905 ел революциясеннән соң Фатих Кәрими мәктәп-мәдрәсәләр салдыруы белән дан тоткан Әхмәт бай Хөсәеновның энесе Гани бай Хөсәеновка татар телендә берәр газета чыгару турында киңәш сала. Гани бай аның бу киңәшен мәслихәт күрү белән генә калмый, оештыру эшенә дә керешә. Ул туганы Мәхмүт байны, Закир һәм Шакир Рәмиевләрне дә шул эшкә тартып, күндереп, «Гыйльман ахун Кәримов матбагасы» н берләштергән хәлдә, «Кәримов, Хөсәенов вә шөрәкасы» дигән зур бер матбагачылык ширкәтен барлыкка китерә.
Фатих Кәриминең теләве буенча, аның кияве Тимерша Соловьёв директор итеп билгеләнә.
Фатих Кәриминең сөйләвенә караганда, Гани бай Хөсәенов та матбугат һәм матбагачылык эшен нык ярата торган булган, бу юлда ярдәмне кызганмаган. Ләкин аның зур улы Вәли мулла, аерата иске фикерле, реакцион бер кеше булганлыктан, атасының бу эшенә үч итеп, карагруһ дин башлыклары органын – «Дин вә мәгыйшәт» журналын җитәкли.
«Кәримов, Хөсәенов вә шөрәкасы» матбагасы төзелгәннән соң, Шакир һәм Закир Рәмиевләр Фатих Кәрими редакциясендә «Вакыт» газетасын, аннан соң Риза Казый (Фәхретдинов) редакциясендә «Шура» журналын чыгара башлыйлар. Тимерша Соловьёв «Чүкеч» журналын нигезли. Алар «Кәримов, Хөсәенов вә шөрәкасы» матбагасында басыла.
Ләкин күпләрнең зур өмет белән шактый суммалар салып төзегән бу ширкәтләре үсә дә, уңыш та күрә алмады. Төп сәбәбе башында Тимерша Соловьёвның утыруында, аның чиксез вакчыл булуында, үзенә байлык тупларга омтылуында иде. Ул үзенчә бик хәйләкәр һәм артык дәрәҗәдә экономлы булырга тырыша, шул юл белән ширкәтне дә, үземне дә баетам дип уйлый иде.
Ләкин аның бу экономлыгы һәрвакытта «биш тиенлек куян, ун тиенлек зыян» булып бетә иде.
Мин шушы ширкәткә эшкә барган чагында, матбага менә шундый бер хәлдә иде: машиналар һәм хәрефләр тәмам искергән, күбесе сынып, кителеп беткән. Матур клишеләр юк. Арзанлы тонык буяу, кәгазьләр чүбекләнеп, сәлперәп тора. Тимерша, экономия ясыйм дип, яңа машиналар, хәрефләр, яхшы буяулар, кәгазьләр алдырмый. Әнә шул чүп-чарлар белән эш итә, газета, журнал һәм китаплар бастыра. Басылган нәрсәләр тонык булып чыга, бик күп хәрефләр бөтенләйгә танылмый. Эшчеләрне аларның белемнәренә, тәҗрибәләренә карап түгел, ә аз хакка да риза булуларына, үзенә ялагайлануларына карап ала. Төрле юллар белән эшчеләрнең эш хакларын басып калырга тырыша. Менә шуның өчен дә яхшы матбага эшчесе килми, килгәне дә күңел биреп эшләми иде.
«Вакыт» газетасы белән «Шура» журналын шул матбагада бастыручы Рамиевләр, бигрәк тә Закиры, матбугат һәм әдәбиятка зур мәхәббәт белән караганлыктан, бу эшкә сәүдә-табыш ягыннан килмәделәр. Матбугатның эчтәлеге белән дә, күләме, тышкы күренеше һәм техникасы ягыннан да нәфис, матур, күркәм булуын телиләр иде. Менә шуның өчен алар үзләре дә пайчы булган ширкәт матбагасының техника ягыннан түбән булуына, бигрәк тә «Вакыт» белән «Шура» ның кеше күзенә күрсәтергә оят дәрәҗәдә пычранып чыгуына рәнҗеп, сыкранып карыйлар, ләкин, Фатих Кәриминең кияве булганлыктан, аның хәтерен саклап, Тимерша Соловьёвның юньсезлекләренә каршы чара күрмиләр иде.
Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: Рәмиевләр, бу ширкәтнең аңа шактый зур сумма керткән члены булуларына да карамастан, ширкәтнең исемендә үз фамилияләрен күрсәтүдән баш тарттылар, хәтта үзләренең шушы ширкәттә булганлыкларын да белдермәскә тырышалар иде.
1909 елның башларында Закир Рәмиев үзенең акчасына үз ишегалдындагы бер өйдә, «Вакыт» газетасы белән «Шура» журналларын бастыру өчен, «Вакыт» матбагасы ачты; моңа чаклы атнасына өч тапкыр чыгып килгән газета көндәлеккә әйләндерелде.
Закир Рәмиев газета белән журналның техника ягыннан матур булып чыгуына шулкадәр нык әһәмият бирә иде, хәтта машинадан өч тапкыр үткән хәрефләрне яңадан керттерми, алар белән әйбер бастырмый иде. Ул шытырдап, ялтырап торган нык кәгазьләр, чем-кара буяулар китертте.
Үзләренә аерым матбага оештыруга кадәр «Вакыт» газетасының исеме дә үтмәс балта белән юнып ясалгандай тупас, ыржайган рәвештә күзгә ташлана иде. Закир Рәмиев аны да алып ташлатып, гарәп хәрефе кулланыла торган барлык илләрдә иң югары урын тоткан нәсех[25] язуы белән клише ясатты.
Аерым матбага оештыруга хәтле «Вакыт» газетасы редакциясендә бар булганы ике кеше – Фатих Кәрими белән Габдрахман Фәхретдинов кына эшли иде. Аерым матбага оештырылганнан соң, аның редакция составы да киңәйтелә башлады. Казаннан һәм башка шәһәрләрдән тәҗрибәле журналистлар белән язучылар чакыртылды. (Борһан Шәрәф, Габделбарый Баттал, Рәкыйб Рәкыйби, Заһит Шәркый, Шәриф Камал һ. б.) Тик «Шура» журналында гына Риза Казый берүзе торып калды. Ул үзе редактор, үзе сәркатип, үзе әдәби хезмәткәр, хәтта редакциягә килгән хат һәм материалларны да күчереп чыгучы иде. Тик соңга таба гына ул әдәби нәрсәләрне миңа тапшыра торган булды.
Үз вакытында «Сәлимә» шикелле шактый матур әдәби нәрсәләр язган Риза Казый нәрсә өчендер:
– Мин әдәби нәрсәләрне матур иттереп эшли дә, төзәтә дә алмыйм, әдәбияттан, бигрәк тә шигырьдән хәбәрем дә аз! – дип, әдәби нәрсәләргә кул салмый иде.
Закир Рәмиев матбугат хезмәтчеләренә ул чорда татарлар арасында һичбер җирдә күрелмәгәнчә зур жалование бирә иде. Мисал өчен шуны гына искә алып үтү дә җитсә кирәк: ул чагында, татар дөньясында түгел, хәтта Мәскәү, Петербург шәһәрләрендә чыга торган иң зур, популяр урыс газеталарының редакторлары да аена җитмеш-сиксән сумнан артык алмаганда, «Вакыт» газетасы редакторы Фатих Кәрими белән «Шура» журналы редакторы Риза Казый аена йөз утыз сум алдылар. Моны күпләр: «Министрлар жалованиесе!» – дип йөртә торганнар иде.
Шуның өстенә Риза Казый Закир Рәмиевнең үз ишегалдындагы зур гына бер өендә түләүсез тора, аның яктырту, ягу расходлары да Закир Рәмиев өстендә иде.
1909 ел башларында, «Вакыт» газетасының чыга башлавына өч ел тулу уңае белән кечкенә генә бер җыелыш үткәрелде. Шунда Закир Рәмиев – Дәрдемәнд – мондыйрак мәгънәдә сөйләгән иде:
– Үткән елларда «Вакыт» белән «Шура» һәр елны алтын хисабы белән ун мең сумга якын зарар күреп килделәр. Бу зарар укучыларның, алдыручыларының аз булуыннан килгән хәл түгел. Безнең укучылар шактый зур табыш күргән башка газеталарныкына караганда ике өлеш диярлек күп. Бу зарар безнең газета белән журналны эчтәлеге ягыннан да, техникасы ягыннан да матур иттереп чыгару өчен акчаны кызганмавыбыздан килә. Аннары ул тантаналы рәвештә: – Моннан соң без бу мәртәбәле юлда ел саен унбиш мең сумга кадәр зарар күрергә әзер! – дип белдерде.
Закир Рәмиевнең чын мәгънәсе белән аристократ бер шагыйрь, әдәбиятка «сәнгать сәнгать өчен» ноктасыннан караучылардан булганлыгы билгеле инде. Һәрхәлдә, шулай язалар хәзер. Шулай булуына да карамастан, ул башка язучыларның әсәрләрен үз органнарында бастыруга бер ноктадан гына килми, сүз иркен тыймый, авторларга гонорарны да яхшы түли торган иде. Мәсәлән, ул Тукай шигырьләренә юлына илле тиенгә чаклы гонорар бирү шарты белән аны үзләренә эшкә чакыра! (Бу чагында бер генә җирдә дә шигырьнең юлына биш тиеннән артык гонорар түләнми иде.)
Ул талантлы язучыларны тиз күреп ала да үзенә тартырга тырыша. Беренче хикәяләрен ошатып, Шәриф Камалга зур бәя бирүче дә Закир агай булды. Ул яшь язучыны үзләренә эшкә чакырды, язганнарын иң тәүдә үзе карап бастырып чыгара иде. Шәриф Камал һичбер җирдә булмаганча гонорар алды. Мәшһүр «Акчарлаклар» ны нәшер иткәндә Закир Рәмиев аңа болай ди:
– Бу хикәядә бер генә дә затлы, назик персонаж юк, ләкин гаҗәеп дәрәҗәдә сәнгатьле язылганга күрә мин аны бастырам, – ди.
Закир Рәмиевнең үзе чыгара торган газета-журнал редакцияләренә килеп-кереп йөргән чагын мин бик аз беләм. Мин шул тирәдә ике елга якын эшләп йөреп тә, аның «Вакыт» редакциясенә килгәнлеген бары тик бер тапкыр гына күрдем. Шул ике ел эчендә аны күрүем бар булганы өч тапкыр булды. «Вакыт» газетасы чыга башлаган көннән бирле шунда хисапчы булып эшләүче Сабир Шәриповка бу турыда әйткән идем, ул көлде: «Мин ешрак күргәнмен икән, өч елга биш тапкыр күрдем!» – диде.
Закир Рәмиев редакцияләрдә генә түгел, башка җирләрдә дә бик сирәк күренә, үз өеннән рәтләп чыгып йөрми, кеше белән аралашмый торган иде. Әлеге без эшли торган ширкәт членнары еш кына үзара киңәшләр үткәрә, ә ул аларга бервакытта да килми, тик аның агасы Шакир Рәмиев кенә килә иде.
Мин Фатих Кәрими һәм Риза Казыйлардан берничә тапкыр аның турында шундый сүзләрне ишеткәнем бар:
– Ул – яшьтән үк чиксез дәрәҗәдә өметсезлеккә бирелгән кеше. Шуның өчен дә аның барлык юанычы – үзенең көтепхәнәсендә матур әдәбият укып, язып көнен үткәрүдән тора…
Мин аның белән тик бер тапкыр гына редакциядә очрашып, ун минутлап сөйләшеп утырдым. Ул әкрен, салмак тавыш белән бик аз сөйли, әйтергә теләгән фикерен кыска гына итеп, ике-өч сүз белән генә әйтеп, аңлатып куя торган иде.
Беренче күрешкәндә, ул миңа шундый сорау бирде:
– Ничек соң, язган нәрсәләрең өчен яхшы түлиләрме? Гонорар белән тормышны тәэмин итеп буламы?
– Анысы инде аның, Закир абзый… – дип кызарындым мин. Сүземне әйтеп бетерә алмадым, ул нәрсә әйтеремне бердән аңлап алды булса кирәк, бүлдерде:
– Алай ярамый ул! Язучы, шагыйрьнең тормышы тәэмин ителми икән, аның иҗаты да тәэмин ителми!
Аның бу сүзләре белән кайсы гына язучы килешми икән?! Мин дә, билгеле, нәширне хуплап башны селеккәләдем.
– Мин сезнең «Шура» журналында басылган нәрсәләрегезне укып барам, – диде ул. – Сез шагыйранә шактый гына үсеп киләсез. Кайбер әсәрләрегездә минем мәктәпкә иярү дә сизелә.
Мондый иярүне ул хуплыймы, әллә ризасызлык белдерәме, мин төшенә алмадым.
Аның сүзләреннән мине беркадәр аптырауда калдырганы: «Шура» журналында басылган шигырьләреңне укып барам» дигәне булды. Чөнки мин ул чыгара торган журналда эшләгәч һәм шулай ук үзе шагыйрь дә булгач, анда басыла торган шигырьләрне ул үзе карап, үз күзеннән үткәреп бастыра торгандыр дип уйлый идем. Шунлыктан мин аңа түбәндәге сорауны бирергә ашыктым:
– Соң, Закир абзый, сез аларны журналга кермәс борын укымыйсызмыни?
Ул миңа болай дип җавап бирде:
– Журналның җаваплы кешесе бар бит аның! Аңа мин нишләп кысылыйм! Мин дә шулай, башкалар шикелле, аны басылып чыккач кына укыйм…
Ул «Шура» журналының редакцион эшләренә һичбер тыгылмау гына түгел, хәтта үз нәрсәләрен дә Риза Казыйга: «Ярарлык итеп тапсагыз, журналга кертерсез», – дип кенә бирә икән.
Шул чорларда «Шура» үзенең укучыларына түбәндәге мөрәҗәгатьне бастырып чыгарган иде:
– Сезнеңчә, иң алдынгы шагыйрьләр кемнәр? Шулардан ике шагыйрьне күрсәтеп язуыгызны үтенәбез.
Моңа каршы Габдрахман Сәгъди: – Габдулла Тукаев белән Зариф Бәшири, дип яза.
Закир Рәмиев шул турыда миңа сорау бирде:
– Моңа сез ничек карыйсыз? – диде.
Ләкин мин аның бу соравын аңлап җиткерә алмадым: «Г. Сәгъдинең җавабына кичек карыйсыз?» әллә: «Үзегез кемнәрне алдынгы шагыйрьләрдән саныйсыз?» диюе идеме?
Шунлыктан мин, тисә тиенгә, тимәсә ботакка дигәндәй, боларның икесенә да җавап була алырдайрак иттереп:
– Мин булсам, Тукай белән Дәрдемәнд дип җавап бирер идем, – дидем.
Ул бераз гына сүзсез торды да:
– Минемчә, Сәгыйть Рәмиев булса кирәк! – диде.
Ул Сәгыйть Рәмиевне Тукай урынына куеп әйтәме, әллә үз урынына, ягъни Дәрдемәнд урынына куеп әйтәме? Мин төшенә алмадым. Ләкин, һәрхәлдә, шунысы ачык: ул Сәгыйть Рәмиевкә зур бәя бирә иде.
Закир Рәмиев белән сөйләшеп утырудан соң берничә көн үткәч, Риза Казый мине үз өенә чакырды. («Шура» журналының аерым редакциясе юк, аның бөтен эшләрен Риза Казый үзенең өендә алып бара торган иде.)
Ул миңа болай диде:
– Редакциядә бик күп шигырьләр җыелды. Аларның барысын да журналга кертеп бетереп булмый, әлбәттә. Шуның өчен дә, без Закир әфәнде белән сөйләштек тә, аларның яхшыракларын сайлап, аерым җыентык чыгарырга булдык. Син, менә шуларның барын да карап чыгып, журнал өчен муафыйк булганнарын сайлап ал әле.
Шуннан мин аңа да Закир Рәмиевкә биргән сорауны бирдем:
– Нигә, Закир абзый үзе карап сайлап алмыймыни? – дидем. – Ул сайласа, белебрәк тә сайлар иде, шуның белән бергә журналның хуҗасы да бит ул!
Риза Казый үзе дә, уңайсызланган рәвештәрәк итеп:
– Закир әфәнденең гадәте дә, карашы да кызык аның, – дип куйды. – Закир әфәнде болай ди ул: һәрбер әдипнең, һәрбер шагыйрьнең үзенә бер өслүбе, тоткан юлы була. Ә мин, аларның шигырьләрен төзәтәм дип, үземә таба борып җибәрермен дә аларда икеләнү тудырырмын, ди. Менә шуның өчен дә ул кеше иҗатына тыгылмауны артыграк күрә. – Аннан соң Риза Казый үзеннән өстәп шуны да әйтеп куйды: – Ул үз өслүбенә, үз мәсләгенә артык бирелгән мөтәгассыйб[26] булса да, башкаларга аны йөкләү ягында түгел, һәрбер шагыйрь, һәрбер әдип бу мәсьәләдә ирекле булырга тиеш! – дип саный ул.
Менә шушы көннән башлап «Шура» ның адәби бүлеген мин алып бара торган булдым.
* * *
Галиәсгар абзый белән шушы турыда байтак кына сөйләшеп утырганнан соң, ул Тукайның Оренбургка килүдән баш тартуына үзенең бик үк риза булып бетмәгәнлеген әйтеп куйды.
– Минемчә, Тукай бу мәсьәләдә ялгышты, – диде ул. – Бәлки, ул мәсләк фикер ягыннан Закир Рәмиев белән килешә алмам, дип уйлыйдыр. Үзең дә күрәсең, Рәмиев һәркемнең бәйсезлеген хөрмәт итә. Хикмәт анда түгел. Хикмәт шунда: Тукай өчен Казанның мохите шәптән түгел. Иптәшләре аңа начар тәэсир ясый. Тынгылык юк Тукайга… Көн димиләр, төн димиләр, сырадыр-нидер күтәреп килеп керәләр икән. Тукайның ишеге һәркемгә ачык бит. Куып чыгарырга яхшысынмый. Шулар аркасында Тукай ярым ач хәлдә яши, көннән-көн сәламәтлеген югалта, өметсезлеккә бирелә. Монда килсә, эшләргә мәйдан киңлеге аркасында, тормыш ягыннан да тәэмин ителер иде, Казанның әлеге мохитеннән дә котылыр иде. Әйтәм ич, Закир Рәмиевнең синең мәсләгеңдә эше юк. Аңа әсәрең нәфис булсын!
– Хикмәт тә, бәлки, шундадыр: – әйтер сүзе булганда, Тукай кеше хәтере саклап тормый бит. Дәрдемәнд белән алар икесе ике төрле, сыеша алырлар идеме икән?
– Тукай артык үзсүзле шул, – дип көрсенде Галиәсгар абзый. – Аңа аңлатуы кыен.
Шушы чорларда мин Рәмиевләр белән Фатих Кәриминең тагын бер әдәби журнал чыгару фикерендә булуларын да аңлаган идем. Бу турыда Галиәсгар абзыйдай сорагач, ул:
– Минем белүемә караганда, шулайрак аңлашыла, ләкин аңа муафыйк кешесен таба алмыйлар икән. Шәриф Камал белән Галимҗан Ибраһимовны чакырырга уйлыйлар, имеш, – диде.
Бу чагында мин Галимҗанга чын ихлас өмет белән карау дәрәҗәсенә килгән булсам да, Шәриф Камалның «Шура» журналында чыккан һәм миңа бик ошаган «Уяну» дигән хикәясеннән башка нәрсәсен күрмәгәнлегемнән, аның турында бертөрле дә төпле карашка ия түгел идем.
– Нинди кеше соң ул Шәриф Камал? Шундый олуг журналны алып барырлык өмет күрсәткәне юк ич әле аның, – дидем.
Башта Галиәсгар абзый, шаяруга тартып:
– Кем булсын, Пенза мишәрләреннән берәү, – диде. Аннан соң, җитди бер төс алып: – Мишәрен мишәр дә бит, – диде, – ул кеше шул беренче хикәясе белән үк үзенең буш бер мишәр булмаганлыгын күрсәтә. Аның «Вакыт» ка һәм «Шура» га тагын да берничә нәрсәсе килгән. Шуларны укыгач, Закир Рәмиев тә аңа зур өмет баглаган. Үз тирәбезгә тартырга, үстерергә кирәк егетне, дигән. Аның бер кулъязмасын мин дә укып чыктым…
Шул соңгы сүзләрне әйткәндә, Галиәсгар абзый канәгатьләнгән төстә башын да чайкап куйды.
5
(Юлий Мессарош)
Мин Оренбургтан бөтенләйгә китү турында бер фикергә килдем. Ләкин кая китәргә?
Эстәрлетамак шәһәрендә кечкенә генә яңа бер матбага ачылган икән. Мине анда да чакыралар. Анда китәргәме, әллә Урта Азиягә – әлеге Каракул шәһәренә укытучы булып барыргамы?
Галиәсгар абзый:
– Боларның кайсына китсәң дә ярый, ләкин моннан тай! Матбагадан ала алмый йөргән жалованиеңне дә алдың инде, анысы бик әйбәт булды, – ди.
– Анысын, – мин әйтәм, – алдым алуын да, «Чүкеч» тә эшләгәнем өчен алынмаган ике йөз сумдай акча бар бит әле. Тимершадан анысын ничек алырга?
Галиәсгар абзый шөбһәле бер караш ташлый да:
– Ала алмасаң төкер үзенә! – дип куя.
Мин менә шулай икеләнеп йөргән арада, Оренбург шәһәренә Венгриядән атаклы шәрекъчы Юлий Мессарош килеп калды.
Мессарош ике елдан бирле Россиядә, татар, башкорт һәм чуашлар арасында, аларның тел-әдәбият, тормыш, тарих, гадәтләрен тикшереп, өйрәнеп йөри икән. Фатих Кәрими, Борһан Шәрәфләр аны зур хөрмәт белән каршы алдылар.
Ул венгр (маҗар) халкының төркиләр нәселеннән булуын исбат итү юлында йөри икән. Шуны исбат итәрлек күп кенә материаллар да җыйган, имеш.
Мин, әлбәттә, үземнең белемем сай, андый тирән мәсьәләләргә кысылырлык көчем юклыкны бик яхшы аңлыйм. Шунлыктан миндә Мессарош шикелле бер галим белән танышу, күрешә алу дигән өмет бөтенләйгә юк иде. Ләкин көтелмәгән бер вакытта миңа Борһан Шәрәф килде дә:
– Мессарош әфәнде синең белән танышырга тели, – диде. – Син бүген кичке сәгать сигезгә аңа бар әле!..
Мессарош мине:
– Авани, лайыхи, аван пурнзи[27], – дип, чуашча саф халык теле белән исәнләшеп каршы алды.
Сакал-мыексыз, чандыррак ак йөзле, утыз-утыз ике яшьләр чамасында булган бу галим башта ук миндә җылы тәэсир тудырды. Ул татар, башкорт телләрендә бөтенләе белән шул халыкларның үзләренчә төгәл сөйләшә. Мин башта ул бу телләрне берәр югары мәктәптә укып өйрәнгәндер дип уйладым. Ләкин ул минем соравыма каршы:
– Юк, укып түгел, – диде, – әнә шул халыклар арасында ике ел йөреп өйрәндем.
Ул татар, башкорт халык әдәбиятын шулчаклы күп белә икән, нинди генә мәсьәлә хакында сүз кузгалмасын, ул шул халыкларның мәкаль һәм табышмакларыннан берничәсен әйтеп куя да бер нәтиҗә ясый. Ул төрки телдәге бөтен иске әдәбиятны укыган, тикшергән һәм хәзерге матбугат, әдәбиятны да укып, тикшереп бара.
Ул миңа башта болай диде:
– Мин сезнең «Шура» да чуашлар турындагы нәрсәләрегезне дә, 1906 елгы «Казан мөхбире» ндәге очеркларыгызны да зур дикъкать белән укып чыктым. Сезнең бу хезмәтләрегез минем өчен бик кызыклы. Сез татар матбугатында моны беренче тапкыр күтәрәсез.
Шуннан соң ул үзе аңлап җиткерә алмаган кайбер сүзләре турында сорашты…
Без шундый рухта байтак сүз алып бардык. Ул мин сөйләгән сүзләрнең һәммәсен дә татарча, урысча һәм венгрча язып утырды. Аннан соң сүзне мишәрләргә күчерде.
– Минем ишетүемчә, – диде ул, – сез мишәр таифәсеннән[28] шикелле?
– Әйе, – дидем мин, – ләкин бездәге мишәрләрнең телләре Пенза мишәрләренекенә караганда байтак башка!
– Мин мишәрләр арасында аз булдым, тик Казан губернасының Цивил өязендәге чуашлар арасында йөргән чагында гына берничә мишәр авылын очраттым. Шулай ук поездларда Пенза, Тамбов мишәрләре белән очрашып, сөйләшеп барырга туры килде. Шулай да мин алардан кайбер сүзләрне эләктереп алдым. Әйтик, аларда «йовык», «селәпҗә», «тастар», «сөрми» кебек, Идел буе татарларында булмаган, кулланылмаган сүзләр бар. Шул ук сүзләр чуашларда да бар. Алыйк «якын» мәгънәсендә булган «явык» сүзен, бу сүз, һичшиксез, иске төрки телдән калган. Мәсәлән, «Йосыф» китабында «Зөләйха Йосыфка явык килде» (Зөләйха Йосыфка якын килде) диелә. «Тастар» сүзе дә шулай ук иске төрки телдә бар. Мәсәлән, «Бакырган» китабында: «Ләҗәк артык безем дәстарымыздин», – ди. Шулай ук чуаш хатыннары башларына чорный торган тастарны хәзерге көндә кайсыбер җирләрдә, мәсәлән, Пенза, Тамбов губерналарында, мишәр хатыннары да чорный икән. Мин моны Мәскәү – Казан тимер юлы станцияләрендә, мәсәлән, Сасово, Тарбиево станцияләрендә күрдем. «Бакырган» китабындагы сүзләргә караганда, бу тастар үзе дә борынгы төркиләрдән калып, чуаш белән мишәрләргә дә шуннан килгән булса кирәк.
Мин дә аның карашларын җөпләдем:
– Чуаш кызлары кияүгә киткәч тә башларына тастар чорный. Бу – аларда хатын булу билгесе. Ә мишәр хатыннары картая төшкәч чорный. Бу инде аларда картлык ягына авышу билгесе. Ләкин «тастар» сүзе үзе фарсыныкы.
Мессарош боларны да язып алганнан соң:
– Менә болар мишәр теле белән чуаш теле арасында ниндидер бер аерым якынлык барлыгын күрсәтә. Шунлыктан алар түрк-татар, төрки халыкларының тормыш, гадәт, тел һәм әдәбиятларын тикшерүчеләрне кызыксындыра торган нәрсәләр, – диде.
Аның минем туган-үскән якларда йөрүе һәм хәтта әтиемне дә якыннан белүе билгеле булды.
Менә шушы галим белән утырышулар нәтиҗәсендә мин бөтенләй очынып киттем. Минем Эстәрлетамакка бару турындагы уем да, Каракул шәһәренә китү турындагы ниятләрем дә җимерелде.
– Ни булса шул, – дидем мин, – быел кышны берәр мишәр авылында кичерим әле… Кешеләр әнә шулай үсәләр ич, камыт киеп түгел!
Галиәсгар абзый да мине очындырып җибәрде, Риза Казый да шундый киңәш бирде. Ул ничек, ниләр эшләү турында да акыллы, файдалы юллар күрсәтте. Иң азагында ул, үзенең шушы юлда ярдәм итә алмавына борчылып булса кирәк:
– «Шура» да басылган чуашлар турындагы нәрсәләрең өчен гонорар биргәндә, сиңа зур ярдәм булыр иде дә бит, – диде. – Ләкин мин акча мәсьәләсенә катнаша алмыйм шул. Ул мәсьәләне Фатих әфәнде хәл итә.
«Вакыт» белән «Шура» да гонорар мәсьәләсе шулай куелган иде: гонорар редакциянең үзе кушып, сорап яздырган нәрсәләргә генә бирелә. Шулай язылмаганда, нинди генә яхшы, файдалы әсәрләр булса да, гонорар бирелми. Гонорарны кемгә һәм күпме бирү эше Фатих Кәрими карамагында иде. Билгеле, бу «кушып», «әйтеп» яздырулар күбрәк редакция әһелләренең үзләренә яисә аларның туган-тумачаларына, кода-кодагыйларына була. Әйтик, Борһан Шәрәф «Вакыт» сәркатибе булу сыйфаты белән зур гына жалование алу өстенә көн саен диярлек (күбрәк урыс газеталарыннан алып) бер мәкалә яза. Ә алар «кушып яздырылган» нар рәтенә керә. Шуның белән бергә Борһан Шәрәф кебекләрнең Персия шикелле җирләргә «мөһим командировкаларга» йөрүләре да гонорар фондына өстәмә йөк иде. Бу мәсьәләдә Риза Казыйның зур улы Габдрахман Фәхретдин, әрнеп, сыкранып йөрсә дә, ачыктан-ачык чыгыш ясый алмый иде.
Мин чуашлар турындагы нәрсәләремне яздым да яздым. Аннан соң Риза Казыйга тапшырдым. Гонорар турында уйлау кая инде ул; журналда басылып чыкса, шуңа шатлануыңнан, әтисе базардан алма алып кайтып биргән бала шикелле, үрле-кырлы сикерәсең!
Риза Казый да, гонорар турында бернәрсә дә әйтмәстән, «яхшы нәрсә, рәхмәт!» дип бастыра бирде. Әнә шул «рәхмәт» е белән бергә, ул миңа, Оренбургтан киткән чагымда, ике еллык «Шура» журналын бүләк итте һәм өметләндерде:
– Мишәрләр турында язып тор, һичбер тоткарсыз «Шура» журналында бастырырбыз. Бәлки, Фатих әфәнде белән сөйләшеп, гонорар да билгеләрбез.
Мин әллә ни борчылмадым – күптән түгел алган өч айлык жалованиемнең кырык сумлабы кесәдә иде әле. Аннары Г. Ибраһимовның «Борынгы ислам мәдәнияте» дигән китабын нәшер иткән Сәед-Насыйр Мирҗәлилов минем дә чуашлар турындагы әйберләрне китап итеп бастыруга алган өчен егерме биш сум гонорар түләгән иде. Шуның өстенә Тимерша Соловьёвтан «Чүкеч» журналында эшләгәнем өчен ике йөз сум аласым бар, кем белә, ул да биреп куйса…
Китәр алдыннан алачакларым турында Тимерша Соловьёвка сүз каттым. Ул һичбер төрле аптырау, икеләнү һәм оялу төсен чыгармастан, кесәсеннән шыгырдап торган өр-яңа кып-кызыл ун сумлык кәгазь акчаны алды да:
– Хәлдә барынча инде, – диде. – Үзең дә беләсең ич: мин хәзер үземнең дә бөтен маямны, көчне менә шушы татар матбагасы юлында сарыф итәм!
Ярый әле Казан нәшире Мөхәммәтҗан Кәримов шикелле, акча нәрсә ул, шөһрәт мөһим, әфәндем, шөһрәт, димәде. Киресенчә:
– Ала каргадан аласың булсын, – дип өметләндерде.
Шулай итеп, минем «Чүкеч» журналында эшләгән байтак кына эш хакым «ала карга тырнагында» калды.
15
Ул чакларда үзбәкләргәбезнеңхалык телендәдә матбугатта да «сартлар» дип әйтәләр һәм язалар, хәтта үзбәкләр үзләре дә«безнеңсартия халкы» дип сөйли иде. – З. Б.
16
Зур укымышлы кеше бу!
17
Мулла дигәнеңәйле-шәйле бер кеше булып чыкты ич!
18
Кузы – ике-өч айлык куй бәрәне.
19
Гуй – безнеңчә «ич» урынында йөртеләторгая бер кисәкчә: күрдем гуй – күрдем ич, бирдем гуй – бирдем ич. Уйгурлар – «гу», үзбәкләр «ку» диләр.
20
Асау ат – кулга ияләшмәгән кыргый ат.
21
«Ясин», «Тәбарәк» – Коръән сүрәләре.
22
Элек Урта Азия халыклары татарларны «нугай» дип йөртәләр иде. – З. Б.
23
Манап – аксөяк.
24
Бу авыл кешеләре бөтен кырларына диярлек кишер чәчеп, шуныңбелән көн күргәнгә ул авылны Кишер Аксуы дип йөртәләр иде. – З. Б.
25
Гарәп хәрефе үзенең шәкеле – язылу рәвеше белән берничә төргә бүленә – З. Б.
26
Мөтәгассыйб – фанатик.
27
«Исәнмесез, яхшымысыз, исән торасызмы?» мәгънәсендә – З. Б.
28
Таифә – тармак.