Читать книгу Кадерле мирас - Фарида Гайфуллина - Страница 1

ВАКЫТЛЫ ҺӘМ УРЫНЛЫ ЯЗЫЛГАН ХЕЗМӘТ

Оглавление

Халык язучысы, әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче Мөхәммәт Мәһдиевнең иҗатын, аның дөньяга карашын, шәхес буларак үзенчәлекләрен өйрәнү – әдәбият галимнәрен генә түгел, һәркемне кызыксындыра һәм мавыктыра торган шөгыль. Әлеге хезмәтнең авторы да, эшкә керешкәндә, М. Мәһдиев иҗатының бу ягын, тармагын белгәнлеген күрсәтүне максат итеп куймаган. Үзе әйтүенчә, язучының публицистик мәкаләләрен укый башлагач мавыгып киткән һәм әле тулысынча үзләштереп бетерелмәгән иҗат төре, стиле барлыгын күргән.

М. Мәһдиевнең публицистик рухтагы мәкаләләре турында әйтелгән фикерләр, аларга бирелгән бәяләр аз түгел. Фәридә Гайфуллина алар белән яхшы таныш икәнлеген гадел рәвештә күрсәтеп барган. Әлеге хезмәтнең уңышлы ягы, кыйммәте – язучының күрсәтелгән еллар арасында төрле газета-журналларда басылып чыккан мәкаләләрен бергә туплап, аларны бер системага, эзлекле тәртипкә салып анализлавында.

Иң беренче фикер дә шул тәртип, ягъни хезмәттә анализ юнәлешләре турында. Ф. Гайфуллина тематик бүленеш принцибын сайламаган, мәкаләләр арасындагы фикер, хис һәм мөнәсәбәтләр бәйләнешен, иҗади уртаклыкларны эзләгән, ачыклаган. Хезмәтнең структурасы да шул принципка корылган. Бүлекләрнең күләме дә, табигый буларак, төрле, һәм бу аклана да.

Фәридә Гайфуллина татар әдәбиятының чын мәгънәсендә халык язучысы булган һәм әдәбият үсешенең төп традицион агымы уртасында торган, шул ук вакытта бер язучыга да охшамаган стиле – сурәтләү объекты, геройлары һәм үзенең аларга мөнәсәбәте, аеруча кабатланмас сурәтле теле, сөйләме белән аерылып торган Мөхәммәт Мәһдиевне нинди итеп күрә, бәяли соң?

Беренчедән, татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак (күп еллар Г. Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә укыта), ул әдипнең әсәрләрен, иҗатын яхшы белә, алар турында укучыларына җиткерә. Әдәбият галиме буларак та (филология фәннәре кандидаты), әсәрләренең сәнгатьчә кыйммәтен һәм мәкаләләрдәге төп мәсьәлә-проблемаларны фәнни төгәллек, сизгерлек белән бәяли ала. Өстәвенә М. Мәһдиевнең якташы, укучысы, аның белән очрашып яшәгән, фикердәш кеше буларак та, язучының тормышка карашы аңа якын, кадерле икәнлеге хезмәттә ачык сизелә.

Икенчедән, бу хезмәттә М. Мәһдиевнең галим һәм язучы буларак талант сыйфатлары, иҗади фикерләү берлеге ассызыклана. Язучыны якыннан белгән, иҗатын яраткан кешеләр, укучылар да бу фикер белән килешми калмас: Мөхәммәт Мәһдиевнең бик күп белүе, талантлы булуы аның публицистик мәкаләләренә шундый ышандыру куәте биргән дә. Әле дә яхшы хәтерлим: катлаулы проблемалар алдында калганда, галимнәр дә, гади кешеләр дә: «Бу турыда Мәһдиев ни әйтә, ни уйлый?» – дип кызыксына килде. Аның мәкаләләрен эзләп таба, әдәби әсәрләрен кабат алып укый иде.

Өченчедән, Фәридә Гайфуллина язучының публицистик мәкаләләре иҗатының һәм яшәү-фикерләвенең аерылгысыз бер җебе, тармагы икәнлеген бик анык исбатлап бара. Бу фикер М. Мәһдиевнең тарихчы галим буларак эшчәнлеген анализлаган бүлекләрдә аеруча ачык чагыла. Язучының тарихны архивлардан эзләп, документлар, кулъязмаларда яңа исемнәр, тарихи фактлар табуы үзмаксат түгел икәнлеге дә хаклы рәвештә искәртеп барыла.

Язучы үзенең язмышы, гомер юлы белән дә тарихның җанлы бер шаһиты икәнлеген аңлап, тоеп яшәде. Бу хезмәттә дөньяга караш, тарихи хәрәкәтнең перспективасын күрә белү сәләтенә аеруча игътибар бирелә. М. Мәһдиев мәкаләләрендә кабатланып, аларны үзара ялгап торган фикер җебе – тарихтан бүгенгә килеп җиткән, нәтиҗә булып формалашкан сәбәпләрне, хакыйкатьне эзләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнеше. Нәкъ шушы мәгънәдә язучы, тарихчы, галим бер шәхес булып гәүдәләнә дә. Хәер, галим дигәндә, М. Мәһдиев тарихчы һәм әдәбиятчы синтезы да иде. Үз иҗат тәҗрибәсе, татар әдәбиятының тарихын, язучылар биографиясен, әсәрләр язмышын реаль белүе аны аерылгысыз рәвештә әдәбиятчы итеп формалаштырды. Хезмәттә бу хакыйкать тә раслана.

Гомуми иҗат процессын бербөтен итеп күзалласак, М. Мәһдиевнең публицистикасы аның матур әдәби әсәрләреннән, төп иҗатыннан аерылгысыз кебек. Хәер, төп эшчәнлеге язучылыкмы, укытучылык идеме икәнлеген аерып та булмый, чөнки укыту эшендә дә (мәктәптәме, вуздамы) ул чын иҗатчы иде.

Шулай да публицистикасы турында аерып алып сөйләшү, махсус хезмәт язу гаять урынлы, зарури гамәл: беренчедән, әдәби әсәр стилендә «рөхсәт ителмәгән» кискенлек, үткенлек һәм фикерне өздереп әйтү – публицистиканың төп сыйфаты, бурычы. М. Мәһдиев һәр мәкаләсендә йә фактик, йә тарихи ачыш ясый, яисә конкрет проблема куя һәм үз фикерен шактый кискен итеп әйтә. Бу – шәхес буларак аның хокукы. Хәлбуки кайбер очракта (мәсәлән, интеллигенция турында) бәхәсләшәсе дә килә, үзе исән булса, бәхәсләшер, аңлашыр да идек, әлбәттә.

Икенчедән, М. Мәһдиев әдәби әсәрләрендә генә түгел, шәхес буларак, зур мәгънәдә милләтче буларак, Габдулла Тукай, Фатих Әмирханнар традициясен дәвам итте. Аның публицистик мәкаләләре шуны раслап тора.

Йомгаклап, шуны әйтәсе килә:

– М. Мәһдиев гап-гади Гөберчәк авылын һәр татар укучысының җанына якын, таныш туган ягына әйләндергән шәхес булды;

– үзе укыткан укучы-шәкертләренең сөекле остазы иде, аның күңел җылысы мәктәп укытучыларына, укучыларына күчә бара;

– үз чорында зур галимнәр, каләмдәшләре тарафыннан ихтирам казанды, әдәбият мәйданында гаделсез киртәләрне җимереп танылды.

М. Мәһдиев иҗатын фәнни юнәлештә анализлап, публицистикасының иҗтимагый, тарихи һәм сәнгатьчә әһәмиятен бәяләп язылган хезмәт аеруча вакытлы, урынлы дип кабул ителә.

Флёра Ганиева,

филология фәннәре докторы

Кадерле мирас

Подняться наверх