Читать книгу Кадерле мирас - Фарида Гайфуллина - Страница 2

КАБАТЛАНМАС ШӘХЕС

Оглавление

Мөхәммәт Мәһдиев – үзенчәлекле, затлы шәхес. Ул – халкыбызның яраткан язучысы, күренекле галим, кыю публицист, күпләрнең кадерле укытучысы…

Юкка гына М. Мәһдиев лекцияләрен тыңлаган укучылар арасыннан язучылар һәм шагыйрьләр чыкмагандыр. Аның һәр лекциясе көтеп алына, йотлыгып тыңлана иде. Ул лекцияләр бай эчтәлекле һәм кызыклы булды. Безне дөньяны танырга, уйларга, фикерләргә өйрәтте Мөхәммәт ага. Шул юл белән әдәбиятка мәхәббәт уятты, иҗатка рухландырды.

Язучы буларак та беркемне дә кабатламаган, үз йөзе булган, үз фикерен туры итеп әйтә белгән әсәрләр иҗат итте: татар әдәби теленең үрнәге итеп алырлык повесть-романнар калдырып китте. Аларда халыкның җор, үткен телен, тапкыр акылын, холкын, тарихын күрсәтте.

М. Мәһдиев – прозага китаптан түгел, ә тормышның үзеннән, олы юл үтеп, зур тәҗрибә туплап килгән язучы. Шуңа да аның «Без – кырык беренче ел балалары», «Фронтовиклар», «Каз канатлары», «Кеше китә – җыры кала», «Торналар төшкән җирдә», «Ут чәчәге», «Мәңгелек яз», «Ачы тәҗрибә», «Бәхилләшү» кебек әсәрләре әдәбиятыбыз түрендә лаеклы урын тапты.

М. Мәһдиев әсәрләренең тематикасы искиткеч киң. Шулар арасында аерылып торганы – тормышның үзе, кеше язмышлары. Ә тормышы аның авыл белән, авылдашлары белән тыгыз бәйләнгән. Халкыбызның, милләтебезнең терәге булган татар авылының тарихын, язмышын аңардан да яхшы белгән, шулкадәр тирән тасвирлаган язучы юктыр.

Бу серле, талантлы язучының повесть-романнарында укучыны беренче юлларыннан ук үзенә бөтереп алып кереп китә торган сюжет та, тирән һәм катлаулы конфликт та юк кебек. Чынлыкта исә аның әсәрләре күптармаклы, күпсызыклы сюжетка корылган. Әдипнең һәр характеры үзе бер тәмамланган новелла булып тора. Бу әсәрләр ниндидер тылсым белән сине сихерләп ала да, ахырына кадәр җибәрмичә, шундагы вакыйгалар эчендә кайната, шундагы геройлар белән яшәтә. Аның әсәрләрендә, тирән фәлсәфә белән бергә, халкын яратуы, аны сөеп, ачуланып яки аннан оялып милләтебезнең асыл сыйфатларын кайтарырга теләве чагыла. Язучыны олы дөнья проблемалары борчый, Җир шары сулышы аның йөрәге аша уза.

М. Мәһдиев, филология фәннәре кандидаты, галим буларак, «Әдәбият һәм чынбарлык» (1987), «Реализмга таба» (1989), «Социальные корни таланта» (1990) хезмәтләрен бастыра. Ул татар иҗтимагый фикер үсешен, әдәбият һәм әдәби тәнкыйть тарихын, халык авыз иҗатын фәнни өйрәнү мәсьәләләре белән яшьтән үк кызыксына. Галимнең XIX йөз ахыры – XX йөз башы татар мәгърифәтче педагоглары, аннан соңгы күп кенә әдәбият галимнәре һәм тәнкыйтьчеләре турында архив материалларына нигезләнеп язылган мәкаләләре, иҗат портретлары, фольклористика һәм әдәбият фәненең аерым проблемаларын тикшергән бик күп гыйльми-тәнкыйди хезмәтләре бар. Болар – киләчәк буынга үрнәк булырлык ядкярләр.

Тыелган, онытылган әдәби мирасны халыкка кире кайтаруда да М. Мәһдиев әйтеп бетергесез зур эшчәнлек күрсәтә. Аның әдәбият тарихына кагылышлы мәкаләләр саны гына да биш йөздән артык. «Мөхәммәт Мәһдиевнең хәтере ныклыгына, иманының көрлегенә шаккатарлык! Шушы еллар эчендә ул күпме югалган исемнәрне, без белмәгән документаль фактларны, әдәбиятта онытылып торган вакыйгаларны көнгә чыгарды»1, – дип язды халык язучысы Аяз Гыйләҗев.

М. Мәһдиев үзен тәҗрибәле, үткен телле публицист буларак та танытты. Киң катлау укучы аңына йогынты ясау максатын күздә тоткан иҗтимагый-сәяси эчтәлекле бу әдәби төрне бик тиз үз итте, бүгенге көннең иң актуаль проблемаларын яктырткан язмалары белән халыкны сөендереп торды.

Язучының публицистик язмаларын бер сулышта укып чыгасың һәм башкалар белән дә уртаклашырга ашыгасың. Чөнки ул чынбарлыкны ничек бар, шулай сурәтли, дөньякүләм зур проблемаларны гади һәм үтемле итеп аңлата белә. Татар халкының тарихын, тормышын, гореф-гадәтләрен, иманын, күңел серләрен, яшәү рәвешен аның кебек белүче һәм татар күңеленә үтеп керерлек итеп әйтеп-сөйләп бирүче кеше дә – ул. Кайсы гына мәкаләсен кулга алсаң да – кызыклы, уйландыра торган. Никадәр белем, мәгълүмат аласың, рухи яктан да байыйсың.

Газета-журналлар М. Мәһдиев белән һәрдаим бәйләнештә иде. Ул халкыбызның милли аңын, милли горурлыгын уятучы иң актив, абруйлы автор булды. Әдипнең кыю фикерле, яңа карашлы мәкаләләре киң җәмәгатьчелектә кызыксыну уятты. «М. Мәһдиевнең һәрбер язмасын (әдәби әсәрдән өзекме, истәлек-хатирәме, публицистик, фәнни-популяр мәкаләме) укучыларыбыз гына түгел, редакция хезмәткәрләре дә түземсезләнеп көтеп алды, аның һәр язганы газетаның нигезен тәшкил итүче, номерны тотып торучы материал иде»2, – дип язды журналист Рифат Фәттахов.


1

Гыйләҗев А. Сайланып чыккан сүзләр… // М. Мәһдиев. Кеше китә – җыры кала. – Казан : «Татар китабы» нәшр., 1996. – 25 б.

2

Фәттахов Р. Очты дөнья читлегеннән… // Мәгърифәт. – 1995. – 17 июнь.

Кадерле мирас

Подняться наверх