Читать книгу Кадерле мирас - Фарида Гайфуллина - Страница 3

ТАРИХЛАРДАН КИЛГӘН ХАКЫЙКАТЬ

Оглавление

Документаль нигезгә корылган язмалар

Тарих! Биш кенә хәрефле сүз булса да, ул үз эченә меңнәрчә, миллионнарча елларны, күп гасырларны сыйдырган. Гомер итү башланганнан бүгенге көнгә кадәр күпме сулар аккан, күпме буыннар алышынган! Галимнәр һаман да тарихыбызны тикшереп торалар, әмма ил тарихындагы байтак вакыйгалар безнең өчен әлегә сер булып кала бирә. Олуг тарихыбыздан килгән хакыйкатьне, чынбарлыкны белү өчен, күп эзләнергә, өйрәнергә кирәк. Татар әдипләренең язмалары, публицистик мәкаләләре белән танышу гына да күп нәрсә бирә. Алар белән таныша барган саен, еллар артында күмелеп калган кырыс вакыйгалар җанлана. Татар иҗтимагый тормышы һәм аның мәдәнияте хакында никадәр мәгълүмат аласың, тарихында зур роль уйнаган шәхесләр белән очрашасың. Алар исә халкыбызның үткәнен күзалларга ярдәм итә. Кыйммәтле мәгълүмат туплау өчен генә түгел, яшьләргә үзләренең тормыш позицияләрен билгеләү өчен дә, тарихи шәхесләр тормышын өйрәнү кирәк.

М. Мәһдиевнең шәхес һәм халык язмышын үзәккә алган, зур социаль-фәлсәфи проблемалар күтәргән, гомумкешелек кыйммәтләренә йөз тоткан тарихи язмалары бик күп. Әлеге язмаларның күбесе архив материалларына таянып язылган. Язмалар нигезендә хакыйкать ята.

XVIII йөз ахыры – XIX йөз башында татар җәмгыятендә тамырдан үзгәрешләр башлана. Әлеге үзгәрешләр рухи-сәяси өлкәне дә читләтеп үтми. Әмма бу өлкәдәге яңарышлар социаль-икътисади факторлар белән генә бәйләнмәгән. Россиядә халык массаларының киң масштаблы чыгышлары, изелеп яшәүче халыкларның милли-азатлык хәрәкәтенә күтәрелүе күзәтелә. Алар яшәп килгән стройны үзгәртүне таләп итәләр. Бу чыгышларда татарлар да актив катнаша. Алар икътисади мәсьәләләрне генә күтәреп калмыйлар, милли проблемаларны хәл итүне дә таләп итәләр.

Күпсанлы халык кузгалышлары басымы астында патша хакимияте үз милли сәясәтенә беркадәр үзгәрешләр кертергә, кайбер ташламаларга барырга мәҗбүр була. Россия мөселманнарының Диния нәзарәте төзелә, шуның белән илдә мөселман общинасының булуы рәсми төстә таныла. Мөселманнарга мәчетләр төзергә рөхсәт итәләр, алар, бу мөмкинлектән файдаланып, мәктәп һәм мәдрәсәләр ачалар. Татарлар үзләренең бәйсез халык мәгарифе системасын булдыралар. Җәмгыятьтә акрынлап зыялылар барлыкка килә. М. Мәһдиев культурабыз тарихында бик аз өйрәнелгән менә шул тармакларга мөрәҗәгать итә. Шуларның беренчесе – мәдрәсәләр тарихы. Язучы, архивларда утырып, элекке мәдрәсәләрнең тарихын, алардагы уку-укыту программаларын җентекләп өйрәнә, мәдрәсәдә белем алып чыккан шәкертләрнең тормыш юлларын барлый һәм шулар турында «Буби мәдрәсәсе» (Казан утлары. – 1969. – № 12) дигән күләмле мәкаләсен яза.

Әгерҗе төбәгендәге Буби мәдрәсәсе патша реакциясенә, кадимчелеккә каршы көрәштә зур роль уйнаган белем учакларының берсе була. XX гасыр башында әлеге мәдрәсә белән бертуган Габдулла һәм Гобәйдулла Бубилар җитәкчелек итә. Алар Төркиядә, Гарәбстанда укып кайтканнар, чит ил мәктәпләре белән танышып, алардагы уку-укыту эшләрен өйрәнгәннәр. Дөнья күреп кайткан мөгаллимнәр әтиләре Габделгалләмнән калган мәдрәсәне үзгәртеп кору эшенә керешәләр. Мәдрәсәдә дини сабаклар белән янәшә шактый киң программа нигезендә дөньяви фәннәр укытыла, телләр өйрәнелә. Тәрбия алымнарының куелышы ягыннан да мәдрәсә алгы сафта тора, һәм ул Россия, Төркестан, Кыргызстан өлкәләреннән укуга, мәдәнияткә, яңалыкка сусаган күп кенә кешеләрне үзенә җыя.

Патша хөкүмәте татарларга бары дини өлкәдәге мәктәп-мәдрәсәләр генә ачарга рөхсәт итә. Бубилар да, билгеле, мәдрәсәләрен татар голәмасы һәм хөкүмәт каршында дини уку йорты итеп күрсәтәләр. Шулай да Буби мәдрәсәсенең дөньяви юл белән алга атлавы патша хөкүмәтенә ошамый. Татар авылларында мөгаллимнәр белән муллалар арасында ике катлау барлыкка килә. Аларның берише патшага каршы була, икенчеләре ныклап патша хөкүмәтенә хезмәткә күчә. Мондый каршылыклы фикернең Буби мәдрәсәсеннән таралганлыгы күзәтелә, шуңа да жандармерия мәдрәсәгә игътибарын юнәлтә. «Буби мәдрәсәсендә Россиягә, рус милләтенә каршы эш алып барыла, панисламизм идеясе таратыла» дип, матбугатта шау-шу күтәрелә. Шулай ук «Бубилар Төркия флотына иганә җыялар, мәктәптә шәкертләрне хөкүмәткә каршы котырталар, Россия мөселманнарын берләштереп, Төркия химаясе астында татар хөкүмәте ясарга телиләр» дигән эчтәлектә патша жандармериясенә ялган донослар языла. Искелек тарафдарлары бу эштә рус миссионерларына, патша жандармериясенә бик теләп ярдәм итәләр.

Тентү башлана. Һәр мөгаллимне сак астына алалар. Буби мөгаллимнәрен Сарапул төрмәсенә озаталар. Буби мәдрәсәсен тәмамлап чыккан шәкертләр исемлеге булдырыла, Россиянең төрле почмакларында алар да тикшерелә. Тентү вакытында бик күп кыйммәтле кулъязмалар юкка чыгарыла. Бигрәк тә Риза Фәхретдиннең Россия татарлары тарихына, мәгърифәткә һәм галимнәр эшенә кагылышлы язмалары – язучы тарафыннан күп еллар буе зур тырышлык белән җыелган документлар югала.

Белем учагы тар-мар ителә, тикшерү эшләре башлана. Бубилар эше буенча ун кеше төрмәгә утыртыла. Болар – Габдулла Буби, Гобәйдулла Буби, Котдус Габдрахманов, Мирзамөнәвар һәм Миргаяз Алеевлар, Харис Сайманов, Әхмәтшәриф Габделсаттаров, Нәҗип Туктамышев (Думави), Габделхак Саматов һәм Габдрәхим Сәлимовлар. Әлеге кешеләр патша хөкүмәтенә каршы пропаганда алып барган дип санала. Патша жандармериясе Казан, Нократ якларында киң күләмдә тикшерү эшләре алып бара. Казан, Сарапул шәһәрләрендә, Әгерҗе, Иж-Бубый авылларында күп кешеләрдән сорау алына. Гаепләү ягындагы шаһитлар – карагруһ кадимчеләр – Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Камал тарафыннан сатира уты астына алынган Ишми ишан, Мөхәммәтҗан хафиз кебекләр. Алар Бубиларны дөньяви фәннәр укытуда гаеплиләр, әмма суд тикшерүчеләре кызыксынган төп сорауларга төгәл җавап бирә алмыйлар. Шаһитлардан – иң кабахәт төстә яла ягучы кешеләр – Буби мәдрәсәсенең үз мөгаллимнәре Әхмәтфәез Даутов белән Мирсәет Юнысов булалар.

Ә. Даутов Буби мәдрәсәсендә гарәп теле укыта. Бу кеше Буби мөдәррисләренең авторитетына кызыгып, көнләшеп яши, мәдрәсәдә гектограф булганлыгын һәм погром ясаласы төндә бик күп кәгазь яндырылганын да тикшерүчеләргә ул әйтә. «Бубилар – провокатор, Россия кул астындагы һәммә мөселманнарны Төркия химаясе астына кертеп, бер ислам дәүләте кору фикерендәләр», – ди. Сатлык җанның мондый күрсәтмәсе Бубиларның язмышын нык катлауландыра.

Буби мөдәррисләрен яклаган шаһитларның күпчелеге – Иж-Бубый авылы крестьяннары. Утыз ике ша- һит арасында руслар да шактый була. Мәсәлән, Сара- пул шәһәренең нотариусы, элеккеге земский управа председателе М. С. Тюнин, Сарапул купецы, училище советы члены Ф. Н. Смагин, шәһәр училищелары инспекторы В. Ананьин Буби мәдрәсәсендәге яңа тәртипләрне мак- тап килгәннәр һәм земстводан бу мәдрәсәгә акча бүлдертүгә дә ирешкәннәр. Буби мөдәррисләрен якларга адвокатлар яллана. Шуларның өчесе, рус җәмәгатьчелегенең алдынгы карашлы кешеләре – Мәскәүдән В. А. Маклаков, Казаннан А. Г. Бать, Сарапулдан Егоров – бертавыштан Буби мөдәррисләрен яклап чыгалар. Алар бу процессның уйдырма икәнлеген аңлыйлар, патша хөкүмәтен мондый акылсыз адымнардан туктатырга телиләр.

Мәдрәсә тәмамлаган шәкертләр арасында исемнәре тарихка кереп калган, төрки дөньяга билгеле булган мәгърифәтчеләр, галимнәр, дин әһелләре, шагыйрьләр, язучылар, дәүләт эшлеклеләре, хәрбиләр, хәтта социал-революционерлар да бар. 1960 еллар азагында болар турында язып чыгу кыюлык, тәвәккәллек таләп итә. 1969 елның азагында мәкалә «Казан утлары» журналында басылып чыга. Әмма язучы өчен иң рәхимсез җәза бирелә – язганнарын нәшер итү хокукыннан мәхрүм ителә. «Мөхәммәт Мәһдиев ни күрсә күрде, әмма коточкыч 37 нче еллардан соң беренчеләрдән булып дини мәдрәсәләрне аклап, аларны яклап чыкты, илдәге мөселман, шул җөмләдән татар җәмәгатьчелеге алдында аларның абруен күтәрде. Һәм, моны үзе телиме-теләмиме, ул соңгы елларда татар илендә бик күркәм башланып киткән рухи яңарышның чишмә башында торган шәхес булды…»3 – дип яза әдипнең якын дусты Тәбриз Мөбарәков.

Бу хакта М. Мәһдиевнең замандашы, халык язучысы Гариф Ахуновның да фикере бар. «Мөхәммәтнең Иж-Буби мәдрәсәсен өйрәнүе юкка гына түгел. Аның әтисен – Сөнгатулла хәзрәтне – 30 нчы еллар репрессиясендә кулга алып, төрмәгә япканнар, ничәмә-ничә еллар – Сталин культы фаш ителгәнче – М. Мәһдиев «халык дошманы» баласы исәбендә йөргән иде. Ә тоталитар система, шул исәптән безнең республиканың да кайбер түрәләре мәдрәсәләргә, дингә теше-тырнагы белән каршы иде»4, – дип, әдипнең уңышсызлыкка очравын ассызыклап үтә.

Бу хакта әдип соңрак, аерым тукталып, «Каһәрләнгән хәрәкәт, каһәрләнгән тема…» (Казан утлары. – 1993. – № 2) дигән мәкаләсендә яза. Иж-Буби мәдрәсәсе тарихын өйрәнүгә очраклы кереп китүен, әмма Казан университетының гыйльми китапханәсенә кергәч, аннан чыга алмавын, «Буби процессы» дигән гаҗәеп бер теманы ачуын күрсәтә. Тема гаять катлаулы, шунлыктан ул тирәнтен эзләнүне, тарихи документларны җентекләп тикшерүне таләп итә. «Аларны җыяр, туплар өчен, гомер, энергия, үҗәтлек кирәк. Ул елларда боларның барысы да миндә исәпсез иде…» – ди автор (Казан утлары. – 1993. – № 2. – 144 б.).

Әдип Иж-Буби мәдрәсәсен бик ныклап өйрәнә. Буби процессында рус адвокатларының да катнашканын белгәч, Россия юриспруденциясе буенча күп хезмәтләр укый. М. Гернетның «Россия төрмәсе тарихы»н, адвокат Н. Маклаков, А. Бать һ. б. юристларның китапларын, нотыкларын өйрәнә. Мәшһүр адвокат Ф. Плевако хезмәтләре белән таныша. Җамал Вәлиди, Галимҗан Ибраһимов, Гасыйм Мансуров һ. б. шәхесләрнең Буби мәдрәсәсе турындагы мәкаләләрен ныклап өйрәнә. Совет матбугатыннан да байтак мәгълүмат ала. Шулай итеп, «Буби мәдрәсәсе» дигән мәкаләсе языла. М. Мәһдиев аны «Казан утлары» журналына бирә. Редакция бу мәкаләне СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалындагы Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, тарих институтына җибәрә, галимнәрдән рецензияләр яздырыла. Мәкалә институтның тарих секциясендә тикшерелә. Тикшерү озак һәм бәхәсле була. Күпләр мәкаләнең бастырылуына каршы чыга. Бары сектор мөдире Җәмил Гыйльманов кына мәкаләне яклап сөйли: «Мондый мәкаләне дә басмасак, без кая барабыз инде?» – ди ул һәм «мәкаләне матбугатта бастырырга» дигән карар чыгаруга ирешә. Мәкалә 1969 елда «Казан утлары» журналының 12 нче санында басылып чыга. Әмма бастырылгач, тагын каршылыкка очрый: М. Мәһдиев язганнарын нәшер итү хокукыннан мәхрүм ителә. Әдип Бубилар тарихын язуны «каһәрле хезмәт» дип атый, әмма бу эш белән шөгыльләнүенә бер дә үкенми.

Әлеге теманы яктырткан «Татар провокаторлары» (Идел. – 1999. – № 4) дигән аналитик мәкалә М. Мәһдиевнең вафатыннан соң бастырыла.

Патша хөкүмәтенең татар демократик культура учакларына, әдәбиятына каршы юнәлдерелгән реакцион политикасы XX гасыр башы татар әдәбиятында зур чагылыш таба: әдәбиятка өр-яңа тискәре образ килеп керә. Ул образ инде моңарчы әдәбиятта тәнкыйть ителгән иске тип сәүдәгәр дә, кадимче дә, надан авыл мулласы да, мәгърифәтсез-әхлаксыз кыз яки егет кенә дә түгел. Ул – доносчы, провокатор образы. Доносчылыкка, провокаторлыкка каршы көрәш, аларны тәнкыйть уты астына алу демократик әдәбиятның төп бурычларыннан берсе булып алга килеп баса.

Татар әдәбиятында бу көрәш ике төрле юл белән бара. Беренчесе – әдәбият дошманы булган доносчыны, провокаторны, конкрет исеме белән атап, фельетонда, пародиядә, мәкаләдә, карикатурада тәнкыйть итү. Икенчесе – зуррак күләмле әдәби әсәрдә доносчыны яки провокаторны әдәби образ буларак сурәтләү.

Демократик әдәбият дошманнары үзләре берничә төркемгә бүленәләр. Беренчеләре – яңа әдәбиятка, демократик культурага каршы ачыктан-ачык көрәшүчеләр. Болар патша администрациясе белән ачык бәйләнештә торалар, үзләре дә китаплар, җыентыклар чыгаралар, демократик карашлы кешеләр белән судлашалар, «Дин вә мәгыйшәт» журналында актив язышалар, гауга чыгаралар. Ишми ишан, Мөхәммәтҗан хафиз кебекләр әнә шул төркемгә керәләр. Икенче төркемдә – муллалар, карагруһчы сәүдәгәр-кадимчеләр, иске тип хәлфәләр. Болар китап, мәкалә, әдәби әсәрләр язмыйлар, ләкин аерым әдәби әсәрләрнең, аерым язучыларның шәкертләргә, халыкка йогынтысы турында хөкүмәт органнарына мәгълүмат биреп торалар. Яңа әдәбиятка симпатияләре югын кешедән яшермәсәләр дә, кирәкле мәгълүматны яшерен бирәләр һәм үзләрен фаш итмәүне шарт итеп куялар. Мондый тип доносчылар 1917 елда патша бәреп төшерелгәч фаш ителәләр. Әлеге ике төркемгә кергән карагруһчылар, фельетоннарда, мәкаләләрдә яңалыкка дошман кешеләр буларак, тәнкыйть уты астына алыналар.

Өченче төркем – провокаторлар. Болары Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Коләхмәтов, Г. Ибраһимов кебек әдипләр һәм яшьләрнең идеологлары булган башка кешеләр арасына үтеп керәләр, самодержавиегә каршы сүз сөйлиләр, чын йөзләрен яшереп, бу әдипләр белән дуслык мөнәсәбәтләре урнаштыралар һәм көнлек мәгълүматны жандармериягә җиткереп торалар. Мондый шымчылардан аеруча Г. Ибраһимов, Г. Тукай, Г. Камал, Ф. Әмирхан, Г. Коләхмәтов, Ф. Агиев, Г. Газиз, Ш. Әхмәдиевләр җәфа чиккәннәр. Провокаторларның берише Октябрь революциясеннән соң фаш ителә. Кайбер язучылар исә, боларның чын йөзе ачылганчы, аларны танымаган килеш дөньядан китәләр. Г. Тукай, мәсәлән, үз тирәсендә шымчы-провокаторларның барлыгын сизгән, ләкин кем икәнлекләрен белмәгән.

Дүртенче төркем – аноним хат авторлары. Болары – язган доносларына караганда, шәхси үч алучылар. Алар кайбер әдәби әсәрләрдә үзләрен таныганнар һәм, язучы өстеннән донос язып, ачу кайтарганнар. Мондый анонимкалар Г. Камал өстеннән күп язылган.

1910 еллардагы әдәбиятта сатлык җаннар, монафикълар, шымчылар тәнкыйть объектына әйләнгәннәр. Аларны «кара йөзләр» дип йөрткәннәр. «Кара йөзләр»дән беренче чиратта явызлык символы булган Ишми ишанга сатирик әдәбиятта шактый күп юллар багышлана. Ишми турында татар һәм рус вакытлы матбугатында да байтак языла. Бу чорда иҗат иткән татар әдипләренең һәркайсы диярлек аны тәнкыйть утына ала. Мәкаләдә автор алар белән эзлекле таныштырып бара.

Нинди генә каршылыклар күрсәтелсә дә, ул елларда әдәбият мескенләнеп калмаган. Киресенчә, каршылык булу, көрәшү зарурлыгы әдәбиятның эмоциональ тирәнәюенә, активлашуына, публицистиканың сугышчанлыгына китергән.

XX йөз башында әдипләр генә түгел, шәкертләр дә активлаша. Бигрәк тә 1905 ел вакыйгалары уңаеннан мәдрәсәләрдә шәкертләр кузгала. Яңача укытуны таләп иткән яшьләр митинглар оештыралар, уку йортларын ташлап чыгалар. Менә шул атмосферада шәкертләрнең үз гимннары барлыкка килә. «Саданың авторы кем?» (Идел. – 1997. – № 8) язмасында М. Мәһдиев шул хакта яза.

Гимн текстының төрле-төрле вариантлары бар, аның исеме дә берничә: «Шәкертләр садасы», «Уян, шәкерт!» һ. б. Төп текстның авторы – мөгаллим Ягъкуб Мамишев. «Ягъкуб Мамышев 1675–1766 елларда яшә- гән генерал-майор Котлыгъ-Мөхәммәт Мәмеш улы Тәүкилде нәселеннән булырга тиеш», – ди М. Мәһдиев.

Ягъкуб Мамишев уртакул шигырьләр язган. Татар поэзиясе антологиясенең 1992 елда чыккан беренче томына аның ике шигыре кертелгән: «Кайгырам» һәм «Кыш». «Иң популяр әсәре – «Уян, шәкерт!» шигыре – ни өчендер кертелмәгән. Әлбәттә, беренче чиратта шуны урнаштырырга кирәк иде», – ди автор.

Шигырь Тукайга ияреп язылган, «Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр?» әсәренең интонациясенә корылган. Әдәбият тарихында әлеге шигырьнең абруйлы урыны бар: ул – шәкертләр гимны. Аңа көй дә язылган. Казан жандармериясе, яшьләр хәрәкәтеннән куркып, әлеге текстны кат-кат тикшерә. Бигрәк тә аларга «Кирәк безгә яңа канун, / корал кулда, телдә һаман» дигән юллар тынгылык бирми. Бу хакта М. Мәһдиев: «Империя үз кулы астындагы яшьләр хәрәкәтеннән әнә шулай курыккан. Яулап алучыларның гел шулай: яулап алалар да, җиңелгән милләтнең һәр хәрәкәтеннән куркып, дер калтырап яшиләр», – дип яза.

1910 еллар тирәсендә патша хөкүмәтенең милли политикасы тагын да реакционлаша. Хөкүмәт органнарының актив эшчәнлеге нигезендә яңа революцион күтәрелештән куркып калу, милләтләр арасында, бигрәк тә рус һәм рус булмаган милләтләр арасында каршылык тудырырга омтылалар. Тарих зур хата ясау алдына килеп баса: реакцион милли политика рус халкы белән татар халкы арасында дошманлык тудырырга мөмкин. Татар вакытлы матбугаты, әнә шул тарихи хәвефтән халыкны саклап калу өчен, әһәмиятле эш башлый: газета-журналлар рус милләтенең татарларга хәерхаһ булган катлавын аерып күрсәтә. Вакытлы матбугат бу максатка рус ориенталистларының (Көнчыгыш илләр тарихы, телләре һәм культурасы белгечләренең) эшчәнлеген объект итеп ала, русларның менә шундый катлавы бар, алар безгә бертигез дәрәҗәдә кеше итеп карыйлар, болар безнең ватандашларыбыз, дип күрсәтә.

1910 еллардагы ориенталистлар әле сыйнфый мәсьәләләргә кагылмый, культура, мәгърифәт, фән мәсьәләләрен генә күтәрәләр. Татар матбугатының аеруча зур әһәмият биргән шәхесләре В. В. Бартольд, В. В. Радлов, Н. Ф. Ка- танов һ. б. эшчәнлеге – патша режимы шартларында милләтләрнең үзара культура арадашлыгына омтылуы билгесе. Әлеге арадашлык фикерләрен либераль матбугат та уздыра. Ләкин матбугатта мәктәп, театр, концерт, гыйльми җәмгыятьләр, фән, әдәбият мәсьәләләрен күтәреп тә, бу мәсьәләләрне яшәп килүче самодержавие режимының асылына тимичә генә хәл итәргә омтылалар. Татар вакытлы матбугаты, бигрәк тә ул елларда даими чыгып килгән «Йолдыз», «Вакыт», «Шура», «Кояш» кебек газета-журналлар әнә шуңа күрә дә үз карашлары белән ориенталистлар карашы арасында уртаклык күрәләр һәм, шул караштан чыгып, рус ориенталистика мәктәбен ике милләт арасындагы дуслыкны ныгытучы күпер буларак пропагандалыйлар. М. Мәһдиев «Рус ориенталистларының эшчәнлеге һәм татар вакытлы матбугаты» (Казан утлары. – 1980. – № 3) дигән язмасында әлеге газета-журналларга күзәтү ясый.

Татар матбугаты иң зур игътибарны В. В. Бартольд, В. В. Радлов һәм Н. Ф. Катанов эшчәнлегенә бирә.

В. В. Радловның эшчәнлеге аеруча «Вакыт» һәм «Йолдыз» газеталары тарафыннан игътибар үзәгенә алына. Татар матбугаты бөек галимнең кайсы якларына игътибар итә соң? «Йолдыз» һәм «Вакыт» газеталары язуынча, татарның әдәбияты, фикере уянуга К. Насыйри белән Ш. Мәрҗани никадәр зур тәэсир ясаган булсалар, төрки теленә һәм тарихына Радловның куйган хезмәте, тәэсире дә шул дәрәҗәдәдер. Шуның өстенә Радлов татар теленең иҗади мөмкинлекләрен ачып бирүе белән дә татар интеллигенциясенең ихтирамын казана. Журналистлар белән булган шәхси әңгәмәләрендә дә ул татар теленең бик бай, сыгылмалы гыйбарәләре булуын, аның мөмкинлекләре зурлыгын күрсәтә.

В. В. Радловның юбилейлары уңаеннан да татар газеталарында махсус сәхифәләр чыгарыла. Аларда галимне котлаулар бастырыла. Юбилейларда татарларның да катнашуы, чыгышлар ясавы күрсәтелә. Радловның шәркый телләрне өйрәнүгә саф гыйлем ноктасыннан каравы искәртелә.

Матбугатта академик В. В. Бартольдка да зур урын бирелә. Ул мөселман халыклары тарихын өйрәнә, аларга ихтирам белән карый. Татар матбугатындагы демократик агым бөек галимнең беренче чиратта әнә шул симпатиясен сизеп ала һәм аның хезмәтен, эшен пропагандалый башлый.

В. В. Бартольд – гомере буе татар матбугатын, фәнни хезмәтләрне күзәтеп барган кеше. Татар матбугатыннан ул «Вакыт» белән «Шура»ны яратып укыган, әлеге матбугат басмаларында мәкаләләрен бастырган. Татарлар арасында да үзенең хезмәтләрен белүчеләр булуына чын күңелдән шатланган. Матбугатта күрсәтелгәнчә, хакыйкатьпәрвәр булган.

Ориенталист Н. Ф. Катановның татар культурасы өлкәсендәге роле матбугатта галимнең Петербургка күчеп китүе алдыннан чагылдырыла. Галим үзенең китапханәсен Казанда сатып калдыру турында хәбәр бирә. Китапханә, нигездә, төрки китаплардан, букинист, антикварлардан җыйган китаплардан тора. Анда кулъязмалар күп. Бөтендөнья ориенталистларының иң сирәк китаплары, атласлар, рәсемнәр бар. Барлыгы ун том чамасы. «Вакыт» газетасы моны сатып алырга Уфа, Оренбург байларын өндәп карый. Әмма сатып алучы табылмый. Китапларны Төркиягә алып китәләр.

Катанов китапханәсе уңае белән татар матбугаты татарлар арасындагы фикер торгынлыгын, схоластик тәртипләрне тәнкыйть итә, гыйлем юлында руслардан өйрәнергә чакыра.

Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә була: татар вакытлы матбугаты 1910 елларда патша хөкүмәтенең реакцион милли политикасына җавап йөзеннән рус культурасы, прогрессив карашлы рус галимнәренә ихтирам тәрбияләгән. Максатка ирешүдә ул төп объект итеп ориенталистика мәсьәләләрен алган. Бу иң уңай өлкә булган. Татар матбугатында ориенталистика мәсьәләләре һәрвакытта да ике халыкның мәдәни арадашлыгын ныгыту максатында каралган, шул уңай белән татарлардагы фикри торгынлык, гыйлем өлкәсендәге артталык тәнкыйть ителгән.

«XX йөз башы татар публицистикасында рәсем сәнгате мәсьәләләре» (Казан утлары. – 1975. – № 10) язмасы аеруча әһәмияткә ия. М. Мәһдиев шул чор вакытлы матбугатына күзәтү ясый һәм рәсем сәнгатенә булган мөнәсәбәтне ачыклый.

Мәгълүм булганча, 1905 ел революциясе халыкның самодержавие шартларында кысылып яткан иҗат көчләренә юл ача: матбугат, театр яулап алына. Шушы ук елларда демократик матбугатта рәсем, музыка сәнгате өлкәсендә хөкем сөргән бушлыкны бетерү, алар алдында торган киртәләрне алып ташлау өчен көрәш башлана. Татар демократик язучылары рәсем сәнгатен үстерүне революциядән соң зур һәм мөһим мәсьәлә итеп күтәреп чы- галар.

Бу өлкәдә иң кыю адымны «Аң» журналы ясый. Аның беренче санында ук француз рәссамы Леконт де Нойның «Шәрык йокысы» дигән картинасыннан репродукция бирелә, һәм моңа карата Ф. Әмирханның «Шәрык йоклый» дигән нәсере басыла. Журналның моннан соңгы саннарында да Париж салоныннан репродукция бирелә. Алар белән аралаштырып, рус художниклары И. К. Айвазовский, А. К. Саврасов, К. Е. Маковский, И. И. Шишкин һ. б. әсәрләреннән үрнәкләр бастырыла.

«Аң» журналы чыга башлау «Дин вә мәгыйшәт»челәрне зур хафага сала. Моңа кадәр дә татар газета-журналларының күбесе белән сугышып яткан «Дин вә мәгыйшәт» яңа журналга каршы көрәш башлый. Ул «Аң» журналындагы рәсемнәргә протест белдерә, бу рәсемнәрне «әхлак бозу» дип атый.

«Халкым мескен булмаган» (Социалистик Татарстан. – 1991. – 11 гыйнвар), «Татарлар һәм гыйлем» (Татарстан яшьләре. – 1992. – 16 май) язмаларында Октябрь борылышына кадәр татарларда уку-укытуның торышы турында сүз бара. Автор татарларның аң-белемгә бик хирыслыгын, шулай ук мөселман уку йортларының да чагыштырмача күп булуын искәртә. Әмма документлардан күренгәнчә, авыл мәдрәсәләрендәге укыту эшләре бик түбән булган. Хәлле татарлар үз балаларын мөмкин кадәр ераккарак җибәреп укытырга тырышканнар. Еракка җибәреп укытуда өч тенденция сизелә: берәүләр балаларын, зур гыйлемле дин әһелләре итеп әзерләү өчен, Истанбул, Каһирә, Бәйрут, Бохара, Сәмәркандка озатканнар; икенче берәүләр коммерция белән кызыксынганнар һәм, белем җитмәгәнлектән, сәүдә конвейерында газап чиккән татар сәүдәгәре балаларын Мәскәүнең коммерция институтына урнаштырырга тырышканнар; тау эшләре буенча укыту өчен, яшьләрне Европа илләренә җибәргәннәр; гуманитар, хокукый белемне исә Париждан, Истанбулдан, Петербургтан эзләгәннәр.

Автор: «Хәзерге заманда да татар яшьләре чит илләрдә белем алырга тиеш, – ди. – Мөстәкыйльлек үз эчеңә йомылганлык аша түгел, киң дөньяга чыгу аша яуланырга тиеш. Гыйлем аша, телләр белү, грамоталы сәүдә аша… Татар халкының гыйлемгә мөнәсәбәттә булган тарихи тәҗрибәсе безне шуңа өнди», – ди ул.

Татар милләтен аң-белемле итүдә татар байларының да өлеше зур булган. «Татар бае хаҗга киткән…» (Идел. – 1995. – № 4) дигән мәкаләсендә М. Мәһдиев шул турыда сөйли. «XX йөз башы вакытлы татар матбугатында, Казан губернасының жандармерия идарәсе кәгазьләрендә еш кына Галикәевләр фамилиясе очрый. Кемнәр алар, тарихыбызга ни белән кереп калганнар? Татар халкына файда китергәнме алар, зарармы?» – дип башлап китә ул мәкаләсен.

Иж-Буби мәдрәсәсе тарихын язганда, әдип әлеге фамилиягә юлыккан була. Буби мөгаллимнәрен төрмәгә утырткач, аларга адвокат булуны сорап, Петербургка, мәшһүр юрист В. А. Маклаков янына Казан сәүдәгәре Мөхәммәтсафа Галикәев барганын белә, шуннан соң аның белән кызыксына башлый.

1873 елда Казанда купеческий банк ачыла. Аның капиталы 1 миллион булып, еллык әйләнеше 211 миллионга җитә. Әнә шул банк советында татар байлары Сөләйман Аитов һәм Мөхәммәтсафа Галикәев әгъза булып торганнар. Мөхәммәтсафа Галикәевнең Казанда зур йорты, үз кибете була. Сәүдә артыннан, акча артыннан куса да, мәчеткә йөри, биш вакыт намазын калдырмый, ел саен корбан чала, мәчетләр салырга акча бирә, елга ике тапкыр хаҗга бара.

Мөхәммәтсафаның улы Мөхәммәтсадыйк та татар мәгърифәтенә хезмәт итә. Мөхәммәтсадыйк, әтисеннән узып, яңача (ысуле җәдит) мәктәп-мәдрәсәләргә ярдәм күр- сәтә.

Мөхәммәтсадыйк Галикәев – сәүдәгәр генә түгел, зур җәмәгать эшлеклесе дә. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә ул кыйраәт (уку), тәҗвид (Коръәнне дөрес укырга өйрәтү) дәресләре алып бара. Иң якын дуслары – Галимҗан Баруди һәм сәүдәгәр Сөләйман Аитов була. Рус һәм яһүдиләр арасында да адвокатлар, юрисконсультлар кебек ышанычлы дуслары бар. Боларын ул «минем зур урысларым» дип, ихтирам белән атап йөртә. Әнә шундый кеше гомере буе күзәтү астында яши. Казан губерна жандармериясендә аның турында белешмә төзелә. Белешмәдә Мөхәммәтсадыйк Галикәевнең җәмәгать эшчәнлеге 1897 елдан ук башланганы әйтелә.

Мәгълүм булганча, җан исәбен алганда, татар авылларына хәбәр тарала: имеш, рус хөкүмәте татарларны чукындырырга җыена икән. Шул хәбәр татарлар яшәгән берничә төбәктә халык чуалышлары кабынуга сәбәп була. Аңлы татарлар, бу шартларда хөкүмәт ягында торып, халык арасында аңлату эшләре алып баралар. Сөләйман Аитов, Мөхәммәтсадыйк Галикәев, бертуган Кәримовлар – әнә шундыйлардан. Аитов, Галикәев, Кәримовлар русча-татарча мәктәпләр ачу мәсьәләсен күтәреп чыгалар. С. Аитов белән М. Галикәев Мәгариф министрлыгы буйсынуындагы рус-татар мәктәпләренең абруйлы күзәтүчеләре булып саналалар.

1910 елларда панисламизм хәрәкәте башлангач, Сөләйман Аитов белән Мөхәммәтсадыйк Галикәевне панисламизм тарафдарлары итеп күрсәтәләр.

Архив материалларында Галикәевләрнең фидакярлеге ачылса да, матур әдәбиятта бу нәсел гел кара буяулар белән генә бирелә. Каюм Насыйри да аңа нәфрәтен белдерә, Кави Нәҗминең «Язгы җилләр» әсәрендә дә Галикәевләр макталмый. М. Мәһдиев исә моның белән килешергә теләми. «Безгә һич кичекмәстән татар байлары, морзалары тормышын өйрәнә башларга кирәк. Шунсыз тарихыбыз тулы була алмый. Аитовлар, Алкиннар, Апанаевлар, Галикәевләр, Еникиевләр, Хөсәеновлар, Юнысовлар һ. б. Бик күп алар. Мәктәп-мәдрәсә тотканнар, татар халкын Аурупа дәрәҗәсенә җиткерү өчен, көч, акча сарыф иткәннәр. Әлбәттә, фәрештә булмаганнардыр. Әмма алар татар милләтенең икътисади, сәяси, гыйльми, рухи байлыгына нигез салганнар. Тарих йорты исә түбәдән түгел, нигездән башлана», – ди ул.

«Явызлык фәрештәсе җилкәдән төшкәндә…» (Татарстан яшьләре. – 1991. – 16 ноябрь) мәкаләсендә дә вакыйгалар үткән тарихыбызны яктырта. Патша заманы дәфтәрләре күрсәткәнчә, татар зыялыларын һәркайда эзәрлекләгәннәр. Автор моны Фәхрелислам Агиев мисалында күрсәтә. Ф. Агиев – тәрбияле, зыялы кеше. Мәдәни фронтның алгы сызыгында. Казанда үзлегеннән укып, Татар укытучылар мәктәбе курсларын тәмамлый. Татар балалары өчен «Ак юл» дигән гаҗәеп матур журнал чыгара. Г. Тукайның якын дусты була. Ф. Агиевның тормышы фаҗигале тәмамлана. Ул һәрвакыт патша хөкүмәте күзәтүе астында яши. Аның кайда булуын, кайчан кайда нинди сүз әйткәнен агент язып бара һәм жандарм идарәсенә тапшырып тора. Мондый кешеләрдән кергән мәгълүматны туплаган дәфтәр «Агентурная тетрадь» дип атала. Шул эш өчен алар акча алалар. Архивта аларның акча алганлыгына ведомостьлар бар, имзалар юк, ди. Акча «прогонный» дип атала. «Прогонный» акчага агент ресторанга кереп утыра ала, кирәкле кешене тегендә-монда чакыра ала һ. б. Бары информация генә бир.

Патша властена ярамаганнар большевизмга да ярамаган. Ф. Агиев та шәхес культы корбаны була. «Бер властька ошамасаң, көт тә тор, икенчесенә дә ошамаячаксың. Мисаллар: Г. Исхакый, Ф. Кәрими, Һ. Атласи, Й. Акчура, Җ. Вәлиди, Г. Буби, С. Максуди, Г. Ибраһимов… Ярый әле Тукай вакытында үлеп калган. 1918–1920 елларда зур дәрт белән, стенага терәп, большевиклар иң беренче чиратта шул милләт баласын аткан булырлар иде. Без боларны онытырга тиеш түгел», – ди М. Мәһдиев.

М. Мәһдиевнең архив материалларына таянып язылган тагын бер зур хезмәте – тарих фәннәре докторы Рәмзи Вәлиев белән берлектә эшләнгән «Болганчык еллар авазы» (Казан утлары. – 1992. – № 1) мәкаләсе. Мәкаләдә сүз XX гасырның 30 нчы елларында татар әдәбиятының торышы һәм «Җидегән» оешмасы турында бара.

30 нчы елларда әдәби процесс белән ВКП(б)ның өлкә комитеты командалык итә. Бу елларда ВКП(б)ның Үзәк комитеты «Әдәбиятта, язучы кадрлар арасында эшчеләр катлавын көчәйтергә!» дигән чакыру ташлый. Татарстан өлкә комитеты җитәкчеләре исә бу эшкә җиң сызганып керешәләр. Шул максаттан чыгып, 1930 елда «Атака» журналы чыгарыла башлый. Татар телендә дөнья күргән барлык газета-журналларда матур әдәбиятка һөҗүм көчәйтелә. Бу өлкәдә бигрәк тә «Чаян» журналы активлык күрсәтә. Өлкә комитетының беренче секретаре Михаил Разумов матбугатта, пленум-конференцияләрдә даими рәвештә татар әдәбияты мәсьәләләрен кузгатып тора. Аның чыгышларында төп ике тезис ярылып ята: 1. Үткәндәге әдәби мирасны (Г. Тукай, Дәрдемәнд һ. б.) бастырып чыгарганда, марксистик күзлектән чыгып эш итәргә. 2. Татар язучылары арасында эшче-крестьян катлавыннан чыккан кешеләр санын күбәйтергә.

Әлеге фикерләр гаҗәпләнерлек, ди мәкалә авторлары. Тукай, Дәрдемәнд әсәрләрен бастырганда марксистик күзлектән карау – нәрсә ул? Әдәбиятка эшчеләр, крестьяннар түгел, бары тик иҗат итәргә сәләтле булган талантлы кешеләр генә килергә тиеш бит!

«Әдәбиятка – эшчеләр!» лозунгы матбугат битләрендә үзен тиз таныта. Дәрдемәнд, Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов, Ш. Камал, Ф. Кәрими, Г. Исхакыйлар тудырган нәфис әдәбият урынына тупаслык, гайбәт, сүгенү, аламалык, шапшаклык кереп тула. Шул шартларда татар язучылары арасында идән асты контрреволюцион «Җидегән» оешмасы турында хәбәр тарала, һәм шуннан соң әдәбият бетеп, аның урынын әләкләр, бер-береңне сатып үзең исән калу турында кайгыртулар, җыелышлар, чистартулар башлана. Авторлар өйрәнгән архив материаллары – шуларның ачык мисалы, дәлиле. «Утызынчы еллар татар әдәбияты тарихы бездә өр-яңадан эшләп чыгуны көтеп ята. Монда бернинди «культ»лар ясамыйча, бер талантка да табынмыйча, ничек булган, шуны күрсәтергә кирәк. Л. Гыйльми, М. Давыдов (Даутов), М. Крымов, Г. Теләш, М. Максуд, Ф. Мөбәр, Ф. Мөсәгыйть, Г. Толымбайский, Г. Гали, Ф. Сәйфи-Казанлы, З. Гали, С. Борһан кебек каләм әһелләренең «пролетариат әдәбияты» өчен көрәштә кайсының ялгышып, кайсының аңлы рәвештә корбаннар соравын, кан коярга чакыруын бүгенге буынга җиткерергә кирәк», – ди авторлар.

Күргәнебезчә, М. Мәһдиев бу юнәлештә гаҗәеп зур эш башкара. Яшьтән үк вакытын, җегәрен әлеге хезмәтләрне өйрәнүгә багышлый һәм басма матбугатта аларның һәркайсын яктыртып бара. Милләтебез язмышына кагылышлы мәсьәләләрне күтәреп чыга, шул рәвешле татар халкын дөньяга танытуда үзеннән зур өлеш кертә. Әдәбият галиме Т. Галиуллин да бу турыда: «Солтан Рахманколый, Таип Яхин, атаклы уку йортына нигез салган Гобәйдулла һәм Габдулла Бубилардай татар мәгърифәтчеләре, Габдрахман Сәгъди, Гали Рәхим, Гомәр Гали, Галимҗан Нигъмәти кебек галимнәр, тәнкыйтьчеләр эшчәнлеге турында архив, вакытлы матбугат чыганакларын фәнни әйләнешкә кертеп, катлаулы әдәби-фәлсәфи төшенчәләр турында мәсле, ачык, төгәл тел белән саллы фәнни хезмәтләрне Мәһдиевтән башка берәү дә бәян итә алмас иде шикелле. Дәүләтчелеген югалткан халык өчен мәгърифәтнең өмет уты, милләтне саклау чыганагы икәнлекне аңлап эш итә галим. Мәһдиевнең гыйльми тикшеренүләре ак тапларны бетерү, татар зыялыларының фаҗигасен ачу юлында бәяләп бетергесез терәк була алалар»5, – ди.


3

Мөбарәков Т. Мөхәммәт Мәһдиев турында истәлеклә- рем // Кеше китә – җыры кала… – 94 б.

4

Шунда ук. – 17 б.

5

Галиуллин Т. Кояшлы иҗат // М. Мәһдиев. Язучы турында замандашлары. – Казан : Татар. кит. нәшр., 2004. – 38 б.

Кадерле мирас

Подняться наверх