Читать книгу Кадерле мирас - Фарида Гайфуллина - Страница 4

ФӘЛСӘФИ УЙЛАНУЛАР…

Оглавление

М. Мәһдиевнең күп кенә публицистик язмаларында күпкырлы тормыш, анда барган катлаулы вакыйгалар чагылдырыла. Тарихның бер өлеше – әдипнең дә үткән тормышы. Аның да үз чорына, аның кануннарына, сәяси мәсләгенә, аерым шәхесләренә үз мөнәсәбәте бар. Алар барысы да истә, хәтердә… Әдип шулар турында тирән уйлана.

Совет кешеләрен озак еллар: «Чын бәхет бары җәмгыять хакына үз тормышыңны корбан итеп, үзеңне тулысынча шул максатка буйсындырып яшәгәндә генә килә», – дип тәрбияләделәр. «Социалистик җәмгыять бары тик шундый кешеләрдән генә торырга тиеш», – дип әйтә килделәр. Социализм идеяләренең хаклыгына язучыларыбыз үзләре дә нык ышандылар һәм армый-талмый хезмәт иттеләр, гәрчә күңелләрендә шик булса да.

М. Мәһдиевнең «Әхлаклы яңа мәгыйшәт кирәк…» (Татарстан яшьләре. – 1992. – 7 март) дигән иҗтимагый-сәяси мәкаләсе тарихтагы шул ялгышлар турында.

«Октябрь инкыйлабы, Сталин чоры, ил белән Хрущёв, Брежнев, Горбачёв идарә иткән еллар… Без бу елларны онытырга тиеш түгел, – ди автор. – Без бит – «Гражданнар сугышы» дигән иң әхлаксыз бер «ит турагычы»на җитмеш ел мәдхия җырлаган халык… Без нишләдек? Без һәлакәткә таба бардык. Чөнки властебыз намуссыз рәвештә алынган иде. 1917 елда властьны Ленин, Троцкийларга халык бирмәде. 1923 елда властьны Сталинга халык бирмәде. 1953 елда – Н. С. Хрущёвка да, 1964 елның көзендә Л. И. Брежневка да властьны халык бирмәде. Властьны бездә алалар һәм шуның һәрбер очрагын безнең исемнән эшлиләр. Менә без нишләдек! Без әлегә гел Гитлерны, фашизмны сүгәбез, ләкин корбаннар саны буенча Германия фашизмы бездән бик күпкә калыша икән бит! Без беренче урында икәнбез бит! Ә бездә дөресен сөйләү булмады», – дип ачынып яза М. Мәһдиев илдәге гаделсезлекләр, башбаштаклыклар турында. «Телибезме-теләмибезме, безнең дөньяга карашыбызга ревизия уздырмыйча булмый. Искечә догматик караш белән яшәргә безгә ярамый. Яңа, яшь буын безгә моны гафу итмәс, безне кыйнарлар, җир өстеннән себереп түгәрләр. Иң яхшысы – айныйк!» – дип, кыю рәвештә мөрәҗәгать итә.

Кадерле мирас

Подняться наверх