Читать книгу Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки - Ризаэтдин Фахрутдин - Страница 4

Беренче бүлек. Халкыбыз тарихыннан. Тарихи язмалар вә сәяхәтнамәләр
Болгар вә Казан төрекләре

Оглавление

Дөньяда гарәп һәм фарсы, һинд һәм әфган, кытай һәм япон, француз һәм инглиз, итальян һәм рус исемнәрендә милләтләр булган кебек, төрек[2] исемендә дә олуг бер милләт бар. Төрек милләте – безнең үз милләтебез, без төрек милләтеннәнбез.

Башка милләтләрнең искедән килгән тарихлары һәм мәшһүр көннәре, аерым гореф-гадәтләре һәм ганганәләре[3] булса, без олуг болгар һәм төрек кавеменең дә тарихы һәм мәшһүр көннәре, гореф-гадәтләре, тел-лөгатьләре һәм дә ганганәләре бар.

Чит милләтләрдә булган кебек, без олуг болгар һәм төрек милләтенең дә үзебезнең ислам динебезгә һәм ыругыбыз балаларына, ватаныбызга гакыллары һәм гыйлемнәре, мал һәм әйберләре, дәүләтләре, матди һәм мәгънәви көчләре белән азмы-күпме хезмәт итеп килгән һәм барлык халык мәнфәгате хакында фикер йөрткән, милләтне кайгырткан хөрмәтле һәм фидакяр адәмнәребез бар.

Русларның идарә итү ысуллары, кул асларындагы вак һәм зәгыйфь милләтләр белән булган мөгамәләләре дөньяга мәгълүм булды. Моны озын сөйләүнең кирәге юк. Дүрт йөз еллар кадәр шушындый кавем идарәсендә торып та, икенче бер сурәткә кермәгән, телләрен һәм гадәтләрен, диннәрен һәм үзенчәлекләрен саклап калган бер милләтнең тырышлыгы, чыдамлылыгы, түземлелеге башка кавемнәр тарафыннан да танылса кирәк.


Бу көндә үзләрен мәдәни санаган һәм ирекле рәвештә гомер сөргән милләтләр үз араларында барлыкка килгән уйлап табучы һәм башлап нигез салучы, ачыш ясаучы, бигрәк тә сугыш коралын дөньяга чыгаручы адәмнәр белән мактансалар, безнең дә, изүче бер хөкүмәт кул астында көн уздырганнары хәлдә, шушы кадәр заманнарда милләтне тәрбияләп килгән, яхшы гореф-гадәт һәм гүзәл әхлакларның сәламәт саклануына сәбәп булган, динебез һәм милләтебезгә хезмәт итүне үзенең вазифасы санаган адәмнәр белән мактанырга хакыбыз бар.

Шуңа күрә без әсәребез булган «Асар» да[4] шул мәшһүр адәмнәребездән үзебезгә мәгълүм булганнарын яздык. Үзебез белгән кадәр тәрҗемәи хәлләрен һәм гомер сөрү рәвешләрен сөйләп үттек. Шуларга ияртеп, шушы өлкәбезгә чит мәмләкәтләрдән килеп йөргән һәм бабаларыбыз белән аралашкан, тыгыз мөнәсәбәттә торган адәмнәрдән дә хәбәр бирдек. Хәтта, гыйбрәт булсын дип, үзләренең булдыклылыкларын һәм сәләтләрен явыз ният белән кулланган (дингә һәм милләткә, гомумән, кешелеккә файда китерерлек көчләрен урынсызга әрәм-шәрәм иткән) кайсыбер кешеләрне дә арага кыстырдык.

Тәрҗемәи хәлләр язылудан максат эш юклыктан эш ясау булмаган кебек, аларны укудан максат та вакыт уздыру булмый. Бәлки, азмы-күпме гыйбрәт алу һәм берәр төрле караш тудыру мөнәсәбәтендә үрнәк табу һәм файдаланудыр. Шәмсетдин суфиның: «Кабил гыйрфан ирсәң, остазың улыр зәррә»[5], – дигәненчә, зирәклеге бар кеше яхшыдан да, яманнан да һәм һәрнәрсәдән өлеш алыр. Файдалана белү сыйфатына ия булган кешегә урам буйлап очып йөргән яфраклар һәм тузаннар да мөгаллимлек хезмәтен күрсәтәләр.

«Асар» ның кереш өлешендә сөйләнергә тиешле сүзләрне бу әсәр керешендә яздык. Моннан зарар юк. Әмма бу эштә милләтебезнең үткән көннәре һәм барлык үткән хәлләребез хакында үз тарафымнан язылган һәм таралып яткан кәгазь битләрен җыячакмын һәм дә Нәзарәт архивында булган рәсми кәгазьләрдән кайбер файдалы җөмләләрне сайлап алып язачакмын, Алла теләсә.

Болгар һәм Казан төрекләренең дөньяда гомер сөрүләре түбәндәге дәверләргә бүленәдер: 1) мөстәкыйль хәлләрендә гомер сөрүләре; 2) татарларга тоткын булып, аларның хакимлекләре астында калулары; 3) руслар тарафыннан басып алынып, рус җәбере һәм золымы астында яшәүләре; 4) миссионерларның хакимлекләренә дучар булулары һәм һәртөрле чирканыч чаралар белән чукындырылулары; 5) коммунистлар кул астында юкка чыгулары[6].

2

Р. Фәхретдин «төрки» сүзе урынына «төрек» сүзен куллана.

3

Ганганә – сүзнең кешедән кешегә күчүе, сөйләм традициясе.

4

Асар – әсәрләр, ядкярләр.

5

Белемгә сәләтле булсаң, остазың кырмыска булыр.

6

Биредә Р. Фәхретдин шәхес культы елларын күздә тота.

Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки

Подняться наверх