Читать книгу Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки - Ризаэтдин Фахрутдин - Страница 6

Беренче бүлек. Халкыбыз тарихыннан. Тарихи язмалар вә сәяхәтнамәләр
Болгар вә Казан төрекләре
Болгарларның мәмләкәтләре һәм хөкүмәтләре

Оглавление

Болгарлар[8], иранлылар белән нык аралашканлыктан, гыйлем һәм сәнгать, иҗтимагый тормыш ысулларын һәм, гомумән, мәдәниятне иранлылардан алганнар һәм күп эшләрдә, гореф-гадәтләрдә аларга ярашканнар.

Болгарлар, бу көндәге Германия кебек күп җөмһүриятләрдән гыйбарәт бер хөкүмәт булып, бөтенесе бер хан идарәсенә буйсына иде. Спас төбәгендә (Казан губернасы), Иделнең сул ягында кайбер тарихи истәлекләре бу көнгә кадәр сакланган Болгар шәһәре болгарларның ханнары тору өчен махсус башкала иде.

Болгарлар хакында башлап хәбәрләр язып, тарихларга кертүчеләр гарәп тарихчылары булды. «Башкорт» сүзен дә башлап дөньяга чыгаручылар һәм кәгазьләргә төшерүчеләр – шулай ук гарәп язучыларыдыр. Болгарлар (безнең бабаларыбыз) хакында гарәпләр тарафыннан язылган хәбәрләр, бер урынга җыелганда, озын бер чылбыр тәшкил итәчәкләрдер.

Әлеге гарәп галимнәре Урал һәм Идел буйларында йөргәннәр, болгар төрекләре белән аралашканнар, хәлләрен тикшереп мәгълүмат җыйганнар һәм шул мәгълүматларны язганнар. Боларның болгар төрекләре хакында биргән хәбәрләре һиҗри белән 310, милади белән 922 елдан башланып күп елларга кадәр дәвам итәдер. Дөрес, гарәп тарихчыларының болар хакында кайсыбер кешеләрне адаштырырлык рәвештә ялгыш хәбәрләр бирүләре дә бар. Моның сәбәбе – үзләренең адаштырылулары һәм ябыштырылуларыдыр (адаштыру һәм хакыйкатьне яшерү теләге белән сөйләнгән хәбәрләргә ышануларыдыр). Шулай булса да, болгарларның төрек кавеменнән булулары хакында биргән хәбәрләренең дөрес булуында һич шөбһә юк. Ул эш – хакыйкать һәм булган эштер.

Гарәп тарихчылары: «Болгар мәмләкәте бортас җире белән күрше булып, бортаслар болгарлар[9] белән хәзәрләр (түбән болгарлар) җирләренең уртасындалар, слау (славян) җиреннән чыгып, Хәзәр диңгезенә коя торган Идел – Ител елгасы буенда», – диләр. Болар Болгарны «Олуг Болгар» һәм дә «Кара Болгар» исемнәре белән дә йөреттеләр. «Олуг Болгар» диюләре – Дунай елгасы буена күчеп киткән болгарларны, «Кече Болгар» һәм дә «Кара Болгар» диюләре – Идел буе болгарларының, ислам кабул итүләреннән соң, Габбаси хәлифәләргә ярашуларыннан, хөкүмәт билгесе итеп кара төсне ихтыяр итүләреннән иде, диләр.

Гарәпләр Болгар мәмләкәтен Бәрсула, Әсгаль[10], Болгар исемнәрендә бүлемнәргә бүләләр дә боларның бер-беренә күрше булулары турында сөйлиләр. Ләкин бу рәвешле бүленү бер мәмләкәтнең өлкәләргә, төбәкләргә бүленүе кебек кенә булачагы мәгълүм.

Болгарларның бөек хөкүмәтләре (мәркәзләре) һәм мөстәкыйль бер хөкемдарлары булып, шул хөкемдар (хан һәм падишаһ) кул астында вак хөкүмәтләр һәм ханнар булганлыгы югарыда телгә алынды. Мәгәр болар шул заманнарга күрә мәдәниятле һәм дәүләтле булганлыкларыннан, боларның өсләренә кайбер вакытларда, шундагы байлыкны җыеп алу теләге белән, күршеләрендәге вәхши һәм мәдәниятсез, шәригать кушкан юллар белән байлык табуга көче җитми торган халыклар һөҗүм итәләр һәм күп зарарлар күрсәтәләр иде. Шушы сәбәптән Болгар мәмләкәтендә төрле вакытларда зур фетнәләр һәм баш күтәрүләр хөкем сөргәнлеге мәгълүм.

Милади белән 631 елларда бер мең кадәр болгарлар үзләренең хатыннары һәм бала-чагалары белән, шушындый бер фетнәдән котылу теләге белән, мәмләкәтләрен ташлап киттеләр һәм, көнбатыш тарафына сәфәр итеп, Франция өлкәсенә барып керделәр. Шунда җирләшеп, французлар белән аралаштылар һәм французлаштылар.

Һиҗри белән 287, милади белән 907 елларда булган фетнәдә Болгар төрекләреннән олуг бер җәмәгатьнең көнбаеш тарафына китеп, аларның Маҗарстан мәмләкәтенә нигез салулары һәм үзләре белән бергә булган бер шаһзадәне хан итеп куюлары риваять ителә[11]. Болар да, җирле халыкларга аралашулары сәбәбеннән, үзләренең ата-бабаларының (һун һәм болгарларның) телләрен оныттылар, төрле кавемнәргә аралашулары сәбәбеннән, төсләрен һәм кыяфәтләрен үзгәрттеләр, диләр.

Гарәп сәяхәтчеләренең хәбәрләренә караганда, Болгар мәмләкәте сазлык һәм кара урманлык булып, урманнарда чикләвек агачы күп үсәдер, һәм бу агач унар фәрсәх[12] кадәр урыннарны билидер.

Болгар мәмләкәтенең бик зурайган һәм кечерәйгән вакытлары да булды. Күбрәк вакытта үз идарәсендә булган милекләре Урал таулары, Ока һәм Сура сулары, Дон буйларыннан гыйбарәт буладыр иде.

Болгар мәдәниятле һәм үз күршеләренә караганда гыйлемле мәмләкәт иде. Рус кенәзләреннән Владимир беренче тапкыр болгарлар белән сугышырга булганда, гаскәренең башлыгы моңа: «Болгарларның аяклары итекле, без аларны җиңә алмыйбыз, безгә үзебез кебек аяклары чабаталы булган халыклар белән генә сугышырга кирәк», – дип киңәш биргән иде[13]. Моннан максат – «болгарлар гыйлемле һәм мәдәниятле, өс-башлары бөтен һәм әсбаплары камил, әмма без алар дәрәҗәсендә түгелбез» диюдер. Соңгы вакытларда рус падишаһлары, татарларны җиңеп, дәрәҗәләрен бетергәннән соң да, «болгар кенәзе» дигән дәрәҗәле исемнәрен һаман дәвам иттерделәр һәм моның белән бер мәмләкәттә булган бөтен төрек кавеменә һәм ислам милләтенә хаким булуларын мактану урынында кулландылар.

Болгар хөкүмәте үзе акча сугадыр иде. Шуның белән бергә, Болгар мәмләкәтендә гарәп хөкүмәтләре, шулай ук Иран һәм Европа хөкүмәтләре тарафыннан сугылган акчалар да кулланыладыр иде. Ул вакытларда бу гадәт бер Болгарда гына түгел, бәлки бөтен дөньяда гомуми булып, һәр урында һәртөрле алтын, көмеш һәм бакыр акчалар кабул ителәләр һәм кулланылалар иде.

8

«Болгар» сүзе «болгану» исем фигыленнән алынган, төрле кавемнәр һәм кабиләләрнең бергә кушылулары, «болганулары» мәгънәсендә диючеләр бар. Соңыннан шул исемне үзләренең башкалаларына да биргәннәр, диләр. Икенчеләр исә, «болгар» сүзе гарәпчә «кәсирес-сәлҗ» («күп кар») мәгънәсендәге «булкар» сүзеннән алынган булса кирәк, диләр. Кар бик күп булганлыктан, башта өлкәгә исем булган да, соңыннан шунда торучы төрекләргә бирелгән буладыр.

9

«Бортас» исемле кавемнең кемнәр булганлыгы ачык мәгълүм түгел. Боларның бервакыт мөстәкыйль булып торганлыклары, икенче бервакыт болгарларга ияргәнлекләре һәм дә кайбер төркемнәренең ислам кабул иткәнлекләре риваять ителәдер. Боларның мордвалар (мукшылар) булачагын да уйлаучылар бар. Әгәр дә мордвалар булса, болар татарлар һөҗүм иткән вакытларда һәлак булып беткәннәрдер.

10

Казан төбәгендә Сивиль (Чивиль) шәһәренең исеме мондагы «Әсгаль» сүзенең хәрефләре үзгәртелеп ясалган яки «Әсгаль» сүзе «Сивиль» дән гарәпчәләштерелгән булырга мөмкин. Һәрхәлдә, «әсгаль» исемендәге болгар төрекләре бу көндәге Сивиль шәһәре тирәсендәге мөселманнарның бабалары дип уйланыладыр.

11

Мәмләкәтебездәге мишәр белән маҗар кавемнәре арасында мөнәсәбәт бар. Шуңардан һәм дә башка дәлилләрдән нәтиҗә чыгарып, бу ике төркемнең бер нигездән таралганлыгын уйлаучы галимнәр бар. Маҗарлар иске бер кавем булган кебек, мишәрләр дә – иске бер кавем. Татарлар килмәстән элек бу өлкәдә михар исемле кавем булганлыгы мәгълүм (Карамзин тарихы, 1 кис., 39 б.). Ибне Баттута Болгар өлкәсенә булган сәфәрендә Маҗар исемендә бер шәһәр дә булганын сөйли. Әлеге шәһәр хакында: «Төрекләрнең иң гүзәл һәм дә олуг шәһәрләреннән булып, бакчалары, җимешләре күп», – ди. Соңыннан бу шәһәрне Аксак Тимер харап итте. Маҗарстан белән Маҗар шәһәре исемнәрендә мөнәсәбәт барлыгы мәгълүм.

12

Фәрсәх – ераклык үлчәве (6–7 километр чамасында).

13

Карамзин тарихы, 1 кис., 18 б.

Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки

Подняться наверх