Читать книгу Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки - Ризаэтдин Фахрутдин - Страница 8

Беренче бүлек. Халкыбыз тарихыннан. Тарихи язмалар вә сәяхәтнамәләр
Болгар вә Казан төрекләре
Болгарларның мәдәниятләре. Кәсеп вә һөнәрләре

Оглавление

Гарәп язучылары болгар төрекләре хакында: «Мәдәни вә көчле бер милләт булып, күбесенчә шәһәрләрдә вә авылларда яшиләр, иген эшләре белән дә шөгыльләнәләр, сату-алу белән кәсеп итәләр», – диләр. Болгарларның биналарын тасвирлаганда, бер язучы: «Бүрәнә өстенә бүрәнә салу юлы белән төзиләр вә бүрәнәләрне агач кадаклар белән бер-беренә беркетеп баралар», – ди[18].

Дөрес, болгар төрекләре иген эшләре белән шөгыльләнәләр, бодай, арпа кебек орлыклар чәчеп, азык хәзерлиләр һәм озын кышларны рәхәтлектә уздыралар иде. Шулай булса да артык дәрәҗәдә күңел куйган эшләре сәүдәгәрлек иде.

Греклар белән кайчакта сугыш һәм кайчакта солых хәлендә яшәгән иранлылар яу вакытларында да, тыныч вакытларында да болгарларга күрше урыннардан, күбесенчә алар аша йөргәнлектән һәм дә Европа белән булган сәүдәләре бөтенләй болгарлар аша үткәнлектән, болгар төрекләре мәдәният юлына иртә кергәннәр, хәтта Иран белән Греция мәмләкәтләреннән соң өченче булып саналырга лаеклы булып кәсеп иткәннәр.

Болгар төрекләре, иранлылар белән европалыларның сәүдәләренә арадаш булыр өчен, сәүдә эшләрен иртә өйрәнгәннәр, хәтта ике милләт сәүдәсенең үзәге булу өчен, Болгар шәһәрен төзеп, сәүдә үзәге ясаганнар. Европа, Греция, Иран һәм Төркестан, Кытай һәм Һиндстан кәрваннары Болгарга килеп актарылалар һәм шунда дөньяның һәр тарафына мал төяп китәләр. Бу эшләр бигрәк тә моннан тугыз-ун гасырлар элек аз һөнәр булып саналмаса кирәк.

Бу тарафтагы халыклар тирмәләр белән күчеп һәм мал көтеп йөргән булсалар, икенче якларындагы күршеләре, урманнарда куышлар ясап һәм базлар казып, шуларда гомер сөргән булсалар, болгар төрекләре исә, бүрәнәләрдән бурап, өйләр салалар, кирпечләрдән морҗа чыгаралар, тәрәзә куялар һәм кышкы салкында рәхәт гомер сөрәләр.

Болгарлар, читтән килгән нәрсәләрне алып һәм озатып торуга канәгать булмыйча, сәүдә белән үзләре йөри башлыйлар, Иран, Кытай һәм башка мәмләкәтләр сәүдәсе белән ярышу юлына басалар. Болар сәүдә белән ерак өлкәләргә баралар. Идел, Ока, Чулман[19], Вятка елгалары боларның сату белән йөри торган юллары була. Харәзем, Кытай һәм Хорасан, Иран һәм Һиндстан кебек ерак өлкәләргә сату кәрваннары йөреп тора.

Болгарлардан читкә китә торган маллардан күбрәк шушы нәрсәләр буладыр иде: кеш, тиен, сусар, төлке, кама, куян мехлары, кәҗә күне, балавыз, ук, эре балык, балык җилеме, балык теше (мамонт яки морж теше), гәрәбә, чикләвек, кылыч, калкан, каен агачы, ислам әсирләре[20], сарык, куй һәм мөгезле хайваннар.

Бу малларның күбесе болгарларның үзләренеке булып, кайберләре руслар, пирманнар[21], вотяклар тарафыннан Болгарга китерелгән буладыр.

Сәүдәдә үзләре үрнәк булып тору, сәүдә галәмендә хөкем сөрү теләге белән чит мәмләкәтләрнең сәүдәгәрләрен үзләре аша уздырмау өчен, һәртөрле чараларны күрәләр һәм куркыныч хәбәрләр сөйләп өркетәләр. Шул рәвештәге хәйләләр һәм уйдырма хәбәрләр болгарлар хакында гарәп галимнәре тарафыннан кайбер ялгыш хәбәрләр таратуга сәбәп булды, диләр.

Болгар төрекләренең башкалардан өстен яклары күн эшләү турысында иде. Болгарлар тарафыннан эшләнә торган «болгар күне» шәрык тарафында да, гареб тарафында да яхшы кабул ителә иде. Моннан башка бакырчылык һәм тимер сугу һөнәрләрен яхшы белгәнлекләре, бакырдан һәртөрле савытлар һәм казаннар, агачтан бадьян һәм кәндиләр ясаулары мәгълүм. Тимер эретү учакларының эзләре хәтта бу көнебезгә кадәр калганлыгы риваять ителәдер.

Һәрхәлдә, болгар төрекләре мәдәниятле һәм гыйлемле булып, араларында хәтта тарихчылар булганлыгы да риваять ителәдер. Болгар шәһәрендәге казыйлардан берсе «Болгар тарихы» н язган булган. Ләкин бу әсәр бу көндә дә табылмый. Алла белә, татарларның һөҗүме вакытында гыйльми әсәрләр һәлак булып беткәндә, бу әсәр дә юкка чыккандыр. «Нәсыйхәтес-салихин», «Башлагали», «Нәһҗел-фәрадис», «Бәдавам» кебек әсәрләрне дә шушы болгарларга нисбәт итәләр[22].

18

Мөгъҗәмел-бөлдан (Илләр сүзлеге), 1 кис., 272 б.

19

Чулман – Кама.

20

Болгар шәһәрендә әсирләр сатыла торган бер базар булып, руслар үзләренең әсирләрен шунда китереп сатканнар. Шул әсирләрнең Иран, Гыйрак, Төркестан һәм Һиндстан, хәтта Әндәлес (Испания) өлкәләренә кадәр таралганлыгы риваять ителә. Славян кавеменнән булган бу әсирләр Болгардан таралу мөнәсәбәте белән чит мәмләкәтләрдә күбесенчә «Болгар әсирләре» һәм «Болгар кызлары» исемнәрендә йөртеләләр. Гарәп һәм фарсы шагыйрьләре тарафыннан шигырьләрдә мактаныла торган Болгар кызлары һәм Болгар мөслимәләре (мөселман кызлары) чынбарлыкта руслар тарафыннан Болгарга китерелеп сатылган славян кызлары була.

21

Пирманнар – Пермь өлкәсендә торучы кавем (пермяклар).

22

Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар…, 1 кис., 15 б. «Нәһҗелфәрадис» иясе Мөхәммәд шәех Ясир 761 һиҗри елда вафат булган иде. Бу китап Истанбулда «Яңа җамигъ (мәчет) китапханәсе» ндә, 879 санда саклана.

Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки

Подняться наверх