Читать книгу Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки - Ризаэтдин Фахрутдин - Страница 7

Беренче бүлек. Халкыбыз тарихыннан. Тарихи язмалар вә сәяхәтнамәләр
Болгар вә Казан төрекләре
Болгарларның нәселләре вә телләре

Оглавление

Болгар кавеменең, «төрек» нәселеннән булып, төркичә сөйләшүләрендә шөбһә юк. Боларның мәдәниятләре югары дәрәҗәдә булган чакларында, араларында катнашып йөргән гарәпләр боларның төрек кавеменнән булуларын һәм төркичә сөйләшүләрен (телләре төркичә булуны) бәян кылалар.

«Болгар дигән кавем нинди халык буладыр?» – дип сорауга каршы һиҗри белән 433 елда Багдад шәһәрендә булган Болгар хаҗиларының берсе: «Төрек белән сәкълаблар (яки саклаблар) катнашыннан һәм аралашуыннан хасил булган кавем», – дип җавап бирде[14]. Бу – дәгъваны исбат итәдер. Чөнки сәкълаб чынбарлыкта үзе дә төрек иде[15].

Төрек кавеменнән булган болгарларның сүзләре төркичә булачагы үзеннән-үзе билгеле. Дөрес, кайбер иске кабер ташларындагы язуларның безнең бу көндәге телебезгә нисбәт белән чуваш теленә (җирле сөйләменә) якын булганлыгы инкяр ителми. Ләкин моннан болгарларның телләре төркичә булмавы түгел, бәлки кайбер мөселманнарның чуваш телен кулланган булулары гына аңлашыладыр. Чуваш теле үзе дә төрки телләрнең бер тармагы гына булса кирәк. Һәрхәлдә, әлеге кабер ташларындагы язулардан мөселман чувашлар булганлыгы һәм кабер ташлары да үз җирле сөйләм телендә язылганлыгы аңлашыла. Болгарлар арасында чуваш һәм мордва мөселманнары булуы ихтимал[16].

Дунай буена урнашкан болгарлар, җан хисабы белән үзләреннән күп булган славян кавемнәре белән аралашулары аркасында, үз тарихларын һәм милләтләрен онытып, славян булып киттеләр. Бары ыругларының исеме булган «болгар» сүзен генә үзләренә исем итеп саклап калдылар. Юкса алар Казан һәм Урал буйларындагы мөселманнар рәвешендә чын болгарлар һәм чын төрекләр бит. Телне тикшерүче белгечләр, «болгар» сүзе төркичә булган кебек, үзләренең сүзләрендә төркичәдән үзгәргән яки сәламәт хәлендә төркичә сүзләр күп, дип риваять итәләр[17].

14

Тарихел-кямил, 9 кис., 173 б. Әлеге сүзнең мәгънәсе: «Шәрык тарафыннан килүче төрекләр (һуннар) белән җирле төрекләр катнашкан кавемнәр болгар дип аталдылар», – диюдер.

15

ХVIII гасыр урталарында «Ибне Фазлан болгарларны славян кавеменнән дип хәбәр бирә, шуның өчен болгарлар славян кавемнәре булыр» дигән бер фикер таралган иде. Соңгы вакытларда шушы фикернең ялгыш икәнлеге ачык мәгълүм булды. Ялгышуның сәбәбе: әлеге кешеләрнең Ибне Фазлан гыйбарәсендәге «сәкълаб» сүзен «славян» дип тәрҗемә итүләредер. Бу кешеләр бу көннәрдәге Мисыр һәм Сүрия гарәп язучылары телендә «сәкълаб» сүзе «сәклау» сүзеннән гарәпчәләштерелгән дип фикерләгәннәр һәм «сәклау» белән «сәкълаб» бер нәрсә, шуңа күрә болгарларның славян булулары бар дип хөкем йөрткәннәр. Әмма чынлыкта Ибне Фазланның «сәкълаб» дип сөйләгән кавеме – славян түгел, бәлки финдыр. Бу югарыда да сөйләнде.

16

Болгарларның төрки нәселдән булулары һәм төркичә сөйләшүләре – соңгы галимнәр тарафыннан кабул ителгән бер хакыйкатьтер. Шуңа күрә бу турыда сүз озайтуга ихтыяҗ юк.

17

«Камусел-әгълам» да («Галәм сүзлеге») «Болгар» бүлегендә Дунай болгарлары хакында беркадәр җентекле аңлатулар бар.

Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки

Подняться наверх