Читать книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1 - Ахат Гаффар - Страница 17
ХИКӘЯЛӘР
ТЕГЕРМӘН
ОглавлениеАвыллары яңа урынга күченгәч, Бәхтизар карт оныгы Каюмны үргә алып менде.
– Күреп кал, – диде ул.
– Ник? – диде Каюм.
– Онытмаска.
Аларның авылы элек шушы үр итәгендә утыра иде. Ә хәзер ул анда түгел инде. Әйтерсең лә аны, ничә гасырлык нигезеннән тоташлый кубарып, «шайтан туе» бөтереп алып киткән. Бөтен җирне, киноларда күргән снаряд чокырларына охшап, идән асларының һәм җимерек базларның кара күзләре шадралап тора. Корым һәм сөремгә буялган берничә җимерек мич агарып күренә – алары көтүдән аерылып, ялан басуда төн кунарга калган хәлсез кыр казларын хәтерләтә төсле. Күзне иркәләрдәй бер генә агач әсәре дә юк: утынга ярардайларының барчасын да кисеп аударып, кешеләр үзләре белән алып киткәннәр, ә һәммә куакларны бульдозерлар белән өйдереп якканнар.
Инешнең аръягындагы җил тегермәне белән янәшәдә, кызгылт авызын тешсез әбиләр сыман ачып, зәңгәр күк чоңгылы астында курган ята. Ул урта бер җирдән актарылып беткән. Үзен өйгән борынгы кешеләрнең «Нигә безне болай сансызладылар икән?» дигән зарларын галәмгә кычкырып торалармыни! Бульдозерлар белән ямь-яшел битен ертып, археологлар аның эчендә ике мең елдан артык сакланган җиз хәзинәләрен музейга алып киттеләр. Инешнең яшел ярлары, текә борылышларындагы сары һәм соры комлыклары кара-кучкыл тамгалар белән чуарланган: таллыклар белән әрәмәлекләрне дә кырдырып яктылар. Чөнки бу инеш, бу кырлар һәм бу үзәннәр су астында калачак: азат Каманы кешеләр тагын бер җирдән буып куйды, һәм тиздән яңа электр станциясенең суы Каюм белән аның бабасы басып торган үр итәгенә кадәр күтәреләчәк тә, кәз астыннан чыгачак ташларга ышкылып, чал сыртларын үткерли башлаячак.
– Ул агачларны ник өеп яктылар? – дип сорады Каюм.
– Станцага барып тыгылмасын өчен, – диде бабасы. – Кешеләр шулай ут ягарга ярата инде ул.
– Инеш бетәмени инде?
– Бетми. Агуыннан гына туктый.
Хәзер авыл – үрнең көнчыгыш ягында, һәммә өй өр-яңа. Байтагы таш. Ике катлылары да бар. Ә күбесе әүвәлгечә үк агачтан салынган. Нарат бүрәнәләренең ботак эзләреннән әчкелтем исле чәер тамып-тамып тора. Каюмга алар әнкәсенең алка гәрәбәләре булып та тоелгалый.
– Инде иртәрәк ятарбыз, – диде бабасы.
– Ник?
– Кояш алданрак батар – хәзер без көн чыгышы ягында ич.
– Аның каруы иртәрәк уянырбыз, – диде Каюм.
– Син зиһенле бала. – Бабасы дәү, кытыршы учы белән аның чәчен сыйпап алды. – Иртә уянган халык озаграк яши.
– Кешеләр – халык дигән сүзме?
– Кешеләр йокласа да ярый. Ә халык… халык ул көне-тө- не уяу торырга тиеш. Бер йокыга китсә, бүтән күзен ачмый ул.
– Чү! Төн җиткәч, бөтен кеше йокларга ята ич! Бөтен кеше йоклагач, халык та йоклый булмыймыни?
– Үзебез йокласак та, безнең зиһен белән хәтер йокламый, улым, – диде Каюмның бабасы.
– Хәтер ул – төшмени? – диде малай, әзрәк уйланып утыргач.
– Ник? – дип сорады бу юлы бабасы.
– Үзем йокласам да, минем төшем йокламый. Кино шикелле, ут кабынгач, кояш чыккач кына сүнә.
Бабасы кеткелдәп көлеп җибәрде. Аннары зур учы белән битендәге елмаюны сыпырып алды да моңсу күзе белән генә түбәндәге авылларына, дөресрәге, инде авыл булудан туктаган җиргә ишарәләп күрсәтте:
– Хәтер әнә шул инде ул.
– Буш җирме?
– Бу җирләрнең борын-борыннан буш торганы юк.
– Чү! – диде оныгы, гаҗәпсенеп. Исе киткәнне ул, бабасыннан отып, «чү!» дип белдерә.
– Уйла әле, уйла.
Каюм бермәл уйланып утырды. Берүзе утырып калган җил тегермәненең мүкләнеп яшелләнгән такта түбәсенә ике кеше менеп басканы күренде. Малай аларны әрекмән яфрагында үрмәләп йөрүче кырмыскаларга охшатып куйды. Алардан өркеп, тегермәннең текә стенасындагы, кәрниз астындагы бихисап тишек һәм ярыклардан әллә нихәтле күгәрчен, чәүкә тузгып чыкты. Ә тегермән үзе, салам кибәненә кунаклаган җиреннән очып китәргә җыенган карт тилгәнне төсмерләтеп, инеш аръягындагы түбәнкерәк үр башында утыра иде. Кайсыбер такталары какшаган, асылынып-асылынып тора – шул тилгәннең җил тузгыткан йоннары төсле. Дүрт канатының икесе генә калган инде; тегермән, яралы кош сыман, талгын җилдә канатлары белән кисәк-кисәк талпынгалап куя һәм аның бөтен тәне шыңгырдау белән тула.
Түбәдәге кешеләр купкан берничә тактаны аска төртеп төшерделәр.
– Сүтәргә тотындылар, – диде Каюм.
– Тотындылар, – дип килеште бабасы. – Карт-карчыкларга утын итеп өләшергәдер.
– Матур тегермән.
– Матур. Аны минем бабайлар бурап салган иде.
– У-у! – Малай дәшми торды. – Тик анда күселәр күп, – диде ул беравыктан.
– Күп.
– Утрауда калгач, ул явызлар ачлыктан кырылачак!
– Күселәр һичкайчан ачтан үлми, улым. Алар кайда да җайлаша! Үтә сизгер җанвар ул күсе: хәвеф килсә, – син күр дә мин күр.
– Сүтеләсен сизенеп, тегермәннән дә качканнардыр ин- де.
– Юк әле, шунда әле алар. Менә сүтсеннәр дә кирәкләрен бирербез. Югыйсә өерләре белән яңа авылга таралышырлар. – Бабасы изүенең иң өске ялтыравык сәдәбен ычкындырып җибәрде. – Аларда минем үз үчем бар, – диде ул.
– Нинди үч?
– Сугыштан кайтып, тегермәнче булып торганда күрсәтте алар миңа күрмешне. Күпме ашлык, күпме он исраф иттеләр. Һич җиңәрлек булмады.
– Сүтсеннәр әле, сабакларыгызны укытырбыз! – Каюм тегермән тарафына бәләкәй йодрыгын күрсәтеп куйды. Йодрыклары бәләкәй булсалар да – каты, сөякчел; бер генә малайга да аларны каерып ачарга ирек биргәне юк иде әле аның. – Ә су тегермәнгә шайлы җитми ди, – диде ул. – Геодезист абыйлар әйтте.
– Ул биек урында – бөтен җилләргә каршы.
– Утрауда калса, шу-ундый матур торыр иде, әйеме, бабай?
– Торыр иде.
– Алайса, ник бетерәләр?
– Бетми ул.
– Сүткәч тәме?
– Үлгәч, кеше кала ич әле.
– Кала?
– Әйе. Әнә шул тегермәнне салган бабай минем хәтердә тере күк тора әле.
Малай көлеп җибәрде.
– Нидән көләсең?
– Уйлап таптым бит, бабай! Бу җирләрнең нигә буш түгеллеген.
– Соң?
– Кырлар белән, күл, инеш, урманнар белән тулы бит бу җирләр, бабай! Инде менә зур су белән тула.
– Әйе, – диде Каюмның бабасы. – Тагын беләсеңме ни белән? – Үзе үк җавап та бирде: – Тарих белән, улым. Безнең ата-бабалар тарихы белән.
«Бу тирәнең тарихы унөченче гасырдан башлана. Моңа шул заманнардан калган кабер ташлары, тау башындагы шәһәрчек эзләре шаһит. Ихтимал, алданрактыр да: кемнәрдер курган өйгән ич. Анысы инде борынгыдан да борынгы… Ә безнең кан бабаларыбыз – болгарлар монда монголлардан качып чыгып утырган. Инешнең Кама белән кушылган култыгына. Бер яктан Чулманга таянганнар, арт яктан шушы тауларга, үзәннәргә ышыкланганнар да иген иккәннәр, балык тотканнар. Җайлы, уңдырышлы җирләреннән аларны уналтынчы гасырда куып җибәргәннәр. Аларга инеш үзәне буенча югартын күчеп утырудан гайре әмәл калмаган. Инде менә яңа күчеш. «Хәерлегә булсын. Урыны гына оттырышлырак – күз алдында су тормавы күңел нурын сүрәнәйтә. Хәер, Кама күтәрелгәч, бар тарафтан урап күренәчәк, имеш», – дип, Каюмның бабасы хәтер төенчеген тагын бер кат барлап куйды. Уйлаганын оныгына да сөйләп бирде.
– Хәтер менә шушы була инде ул, олан, – диде.
Икесе дә тын калып, үзләре яныннан төшеп киткән һәм, инде инешне кичеп, тегермәнгә таба күтәрелә башлаган йөк машинасын карап калдылар.
– Синең бабайларыңнан әнә ниләр калган! – диде малай. – Ә менә сездән монда берни калмый – су баса… Җил тегермәнен дә сүтәләр.
– Сүтәләр, – дип килеште бабасы һәм тирән итеп уфтанып куйды. Оныгыннан яшереп кенә бармак бите белән күз төпләренә кагылып алды, тик малай анда ялтырашкан ике бөртек күз яшен барыбер күреп калырга өлгерде. Картайды инде Каюмның бабасы: бөтен җире агарды; бер кулы юк, бер аягы йөрми; тәнендә кылыч эзеннән калган җөй ярылып ята, ярчык эзләре дә тамаша күп.
Үр сыртына бөркәүле машина сикереп менде.
– Әти машинасы, – диде Каюм, танып. Тик нигәдер гадәттәгечә аның каршысына йөгереп китәсе килмәде. – Әти булсам, мин ул тегермәнне сүттермәс идем, – диде.
– Рәхмәт, улым, – диде бабасы. – Мин дә.
Берарадан алар янына бөркәүле җиңел машина килеп туктады.
– Нишләп утырасыз монда? – дип сорады Каюмның атасы.
– Тегермәнне сүтүләрен көтәбез, – диде Каюм, аңа карамыйча гына.
Атасы, машинадан төшеп, аның чәчен сыйпап куйды:
– Кызык булыр дисеңмени?
– Без андагы күселәр чыкканын көтеп торабыз, – диде Каюм. – Алар хәтле әшәке-е!.. Үтерергә кирәк аларны.
– Ничек итеп? – Каюмның атасы үз атасына карап алды. Бу аның «Нигә минем улымның башын юк-бар белән катырасың?» диюе иде. Каюм шулай аңлады.
Күселәрне ни рәвешле тотарга икәнен Каюм белми иде әле. Җавапны бабасының күзеннән эзләп бакты, ә таба алмагач:
– Аларны яңа авылга кертмәскә кирәк, – диде.
– Зиһенле малай син, – диде атасы.
– Ә син хәтерсез, – диде аңа малае. Ул, булдыра алганча, кашын җыерырга тырышты. – Бабайның бабасы салган ич аны. Ә син сүттерәсең.
– Сүттермим, – диде атасы, елмаеп. Аннары, җитди итеп: – Сүтмибез, – дип өстәде.
– Түбәдәге кешеләрне күрмисең мәллә? Агачларын төяргә машина да китте.
– Сүтмибез, – диде атасы тагын бер тапкыр. – Түбәсен яңадан ябабыз без аның, калай белән. Такталарын да яңартабыз.
Бәхтизар карт улы белән оныгының сөйләшүен тын гына тыңлап утырды.
– Ник? – дип сорады малай атасыннан.
– Минем әтинең бабасы салган тегермәнне синең улыңның улы да күрсен дип.
– Шәп хәтер бу, әйеме, бабай! – Каюм үз башы турысында атасы белән бабасының куллары очрашуын сизеп алды: аларның икесе дә аның чәчен сыйпарга дип үрелгән иде.
– Күселәрне нишләтәбез? – дип сорады малай, җиңел машинада әүвәл тауга түбән төшеп, аннары җил тегермәне үренә күтәрелгән чакта.
– Капкыннар куярбыз, – диде бабасы.
– Бәлки, «җен үләне» таратып чыгарсыз? – диде атасы. – Шундый хикмәтле үлән бар бит: исеннән күседер, тычкандыр уттан качкан шикелле кача.
– Кирәкмәс. Хикмәт аларны куып таратудамыни? Хикмәт – аларны бөтенләй юк итүдә, – диде бабасы.
– Мин көчлерәк ирләргә кушармын, – диде атасы. Аннары: – Син авырыйсың, әти, – дип өстәде. – Мәшәкатьләнеп йөрмә, өшәнерсең.
– Җиңеп үлсәм, миңа шул җитә, – диде Каюмның бабасы.
Каюм аның соңгы сүзләрен аңлап өлгермәде – тегермәнгә килеп җиттеләр. Аннары сорар да аңлар әле.
Җил тегермәненең череп тузган такталарын кубаралар, машинадан ялтырап торган ак калай бушатып яталар. Тавыш – гүя тегермән бөтен тәне белән көлеп тора иде.
– Бөтен җилләргә каршы берүзе калды, – диде Каюмның бабасы һәм тегермәннең канатын борып җибәрде. Яралы кошны юатуы, терелтергә тырышуымыни!
– Берүзе. – Каюм машина көзгесендә атасының үзенә елмаеп карап торган шат чагылышына күз кысып куйды.
1979