Читать книгу Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке) - Ахмет Файзи - Страница 18
Тукай
(Роман)
I өлеш. Яңа бистә
Өченче бүлек
6
ОглавлениеГабдулла, әлбәттә, бу йортка тагын һәм тагын чыкты.
Бер үк йортта бик күп кешенең бергә яшәве башта бик сәер кебек тоелса да, Габдулла моңа тиз ияләште.
Яңа бистәдә «Чтапан йорты» дип танылган бу йортта һөнәрләре, кыяфәтләре һәм табигатьләре белән төрле-төрле шактый кеше яши иде. Аларның һәркайсы Габдулла алдында үзенең ниндидер бер кызык ягы белән аерыла. Йорт хуҗасы Степан – билен бөргән кара бишмәт, зур кара картуз киеп йөри торган таза гына карт – һәр җомганы йорттагы малайларга өр-яңа икешәр тиенлекләр өләшә. Ул акчаларны кул сыртына, бармак төпләренә тезеп чыга да, балалар, орлык чүпләгән кошлар кебек, аларны чүпләп алып бетерәләр. Кайчагында Степан карт, баскычына чыгып утырган хәлдә, нәкъ шулай каз бәбкәләрен һәм тавык чебиләрен туйдыра. «Дөньяда иң бай кеше шушыдыр инде», – дип уйлый Габдулла. Аннан соң ул Габдулланы ни өчендер «кияү» дип атый һәм, кызының кызы Аннушкага өйләндерәм дип, аны оялтырга ярата. Бәлки, шуның аркасындадыр Габдулла Аннушкадан ятсына һәм уйнаганда Әптелбәргә сыена төшә.
Кечкенә Фатиханың атасы Сәхибулла солдат, үзенең калын кара мыекларын бөтерә-бөтерә һәрвакыт:
– Әт-дөнья куласа: әйләнә дә бер баса, – дип сөйләнергә ярата. Солдаттан русча укый-яза белеп кайтканга һәм кем булыптыр больницада хезмәт иткәнгә, аны Сәхип морза дип тә атыйлар.
Вәли абзыйлар белән янәшә ян бүлмәдә Шиһап дигән озын гына буйлы, какча кызыл чырайлы пожарный яши, аны «брахмистр Шиап» дип йөртәләр. Тик ул үзенең самавыр төсле ялтырап торган җиз бүреген кигән чакта гына мәһабәт була, башка вакытта берни белән дә бүтәннәрдән аерылмый. Аның җирән чәчле ун яшьлек улы Мостафа да Габдулла күңелендә артык зур урын били алмады.
Әптелбәр белән исә Габдулла чынлап дуслашып китте.
* * *
Әптелбәр йорт-каралтыны күрсәтеп чыгу белән генә чикләнеп калмады. Ул Габдуллага Яңа бистәнең үзен аркылыга-буйга күрсәтеп чыкты.
Бистә Габдулла күргән әлеге «кала» га бөтенләй охшамаган. Ул зур авыл шикелле. Бер катлы өйләре дә нәкъ авылдагы кебек чүңкәешеп утыралар. Ләкин бу авыл да түгел. Ник дисәң, монда авылның әвен исе белән кушылган ерак урман һәм болын исе дә, аның яшәртә торган һавасы да юк. Монда сазлыктан күтәрелә торган дымлы томаннар йөзә. Бу һава яшәртми, киресенчә, баса, яшәү хисләрен томалый, картлыкны ашыктыра… Ләкин кешеләрнең сулыш юллары тора-бара шуны һава дип кабул итәргә тәмам күнегә, кешеләр моңа әһәмият бирми, сулый, яши һәм картая бирәләр.
Габдулла бу һавага башта өйрәнә алмый укшып йөрде. Кайдандыр төнлекне ачып куярга кирәк шикелле тоелды аңа. Аннан ул да ияләшеп китте.
Бүген алар Әптелбәр белән Бакалтай ягына, аннан, урап, зиратка бардылар.
Зиратчы карт аларга кошлар турында сөйләп, сыерчык булып сайрап күрсәтте:
– Чиер, чиер, чиерчык, маңгаенда җыерчык, дип үрти ул безнең кебек карт-корыны, – диде.
Габдуллага бу бик кызык тоелды. Карт, гомумән, сүз арасына шундый такмазалар кыстырып сөйләргә ярата икән. Бакалтайдан балык тотып, аларны кояшта елкылдатып менеп килүче малайларга карап, ул:
– Нихәл син, балык бистәсе, ун тиен дистәсе? Әтиең олаудан кайттымы әле? – дип дәште.