Читать книгу Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке) - Ахмет Файзи - Страница 4
Тукай
(Роман)
I өлеш. Яңа бистә
Беренче бүлек
2
Оглавление«Тәмле» турында бер истәлек булса, «ачы» турында әллә ничә истәлек Габдулланың кечкенә йөрәгенә киселеп калды.
Кушлавычта, туган авылында, Шәрифә исемле бер ярлы карчыкта торуын әллә кайчан күргән иләмсез төш шикелле өзек-өзек кенә хәтерләсә дә, ул аны һаман оныта алмый. Үз әтисе Мөхәммәтгариф үпкә авыруыннан үлеп (Габдулла ул вакытта биш кенә айлык иде әле) бераз торгач, әнисе Мәмдүдә Кушлавычтан алтмыш чакрым Сасна починкасының мулласына кияүгә китеп барды, ә улын вакытлы рәвештә шушы карчыкта калдырды.
Шәрифә карчык күптән ире үлгән һәм ир баласыз көе ике кызы белән торып калган бик ярлы бер карчык иде. Карчыкның да, кызларының да закон буенча җир биләү хокуклары булмау аркасында, алар мәрхүм семья башлыгыннан калган дүрт таяк җирне атсыз-нисез коры кул белән диярлек эшкәртеп, шуннан кысыр гына иген алып көн иттеләр. Тормышлары болай да авыр бу семья өчен Габдулла артык тамак иде, әлбәттә. Шуңа күрә карчык аны алырга риза булмады. Ләкин беркөнне аның янына Мөхәммәтгарифның кече абзасы староста белән килеп керде.
– Менә без үзара сөйләштек тә, сиңа бер яхшы киңәш белән килдек, Шәрифә, – дип сүз башлады староста. – Киләсе елга җир бүлү була бит. Кызлар җиткерәсең, гомер буена дүрт таяк җир белән яши алмассың… Ал син бу ятимне! Үзе – мәхзүм[1], үзе – ир бала. Җирле булырсың. Дөньялык өчен ул сиңа дәүләт китерер, ахирәтең өчен бер догачың булыр…
Ниһаять, карчыкны күндерделәр. Әмма шуннан соң Габдулланың тормышы, унике елга бер генә тапкыр бүленә торган җирнең жирәбәсенә эләккәнче, ничек тә тәнендәге җанын чыгармый саклау белән билгеләнде.
Аягына басып йөри башлау белән үк, Габдулланың бөтен тормышы үзенә тапшырылды. Ул биргәндә ашады, бирмәгәндә, үзе үрелеп алды. «Сөмсез!» дип, кашык белән аның кулына суктылар, өстәл яныннан кудылар. Ул, аралыкка кереп, мәче балалары белән бер савыттан ашады. Кышның суыгында да, буранында да өйдән чыгарга туры килгәндә, ишекне үзе ачып чыкты, үзе ачып керде. Суыктан бозланып каткан ишекне тыштан ача алмыйча, ыштансыз һәм яланаяк көе калтыранып торулар аның өчен тормышның котылгысыз күренешләре булып китте. Аның тыштан:
– Әби-и-и! А-а-ч! – дип әрнеп кычкыруын ишеткән чакта да, карчык:
– Ярар, дөмекмәссең әле, килмешәк! – дип, аңа ишек ачарга ашыкмады.
Шәрифә карчык, нигездә, усаллыкка беткән «убыр карчыгы» түгел иде. Габдулланы бик нык орышып, җилтерәтеп ташлаганнан соң, шәфкате килеп, ул, «йә, җылама, менә мә!» дип, аңа икмәк катысы тоттыра, йомшак булырга тырыша иде. Ләкин үзен китереп буган ярлылык аңа шәфкатьлелек белән артык мавыгырга юл куймый иде. Тормышка протест йөзеннән ул, кемгә ачуланырга белми, Габдулланы каргый, язмышка каршы селтәнгән кул Габдуллага килеп тия иде.
Көн үзенең бөтен иләмсезлеге, ачлыгы, талаш-сугышлары белән Габдулланы ашыкмый гына үтерә торган зур аждаһага әверелде. Төн аңа ял һәм тынычлык алып килмәде.
Кышның зәһәр суыклары һәм бураннары үтте. Көн язга авыша башлады.
Ябалак кар яуган җылы гына бер көн иде, тирән чанага утырып, ниндидер озын гына кеше белән бергә Габдулланың әнисе килеп төште. Габдулла исенә-аңына килгәнче, әнисе аны юрганга төреп, башына үзенең шәлен урап, тирән чанага чыгарып салды да, әлеге озын кеше белән икесенең уртасына утыртып, Саснага алып китте.
1
Мәхзүм (мәхдүм) – дин башлыкларының ир баласына бирелгән исем; монда: мулла улы.