Читать книгу Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке) - Ахмет Файзи - Страница 23
Тукай
(Роман)
I өлеш. Яңа бистә
Дүртенче бүлек
1
Оглавление4 сентябрь көнне Казанда иртәдән бирле бертуктаусыз чиркәү кактылар… Талгын гына сугылган калын чаңнарның тавышы ике бистә арасындагы сазлык томаны аша чайкалып, дулкын-дулкын булып килгән шикелле тоела һәм бик сагышлы булып ишетелә иде. Башта моңа әһәмият бирмәгән Яңа бистә халкы тора-бара, сәерсенеп, Казан ягына караштыра башлады:
– Нәрсә бу, бер-бер хәл булдымы әллә?
– Әллә тагын төрек белән сугыш башландымы, Ходаем?
– Авызыңнан җил алсын, Камәрбану, улларыбызны үстереп җиткердек дигәндә генә, Алла сакласын!..
– Үткән сугышның кайгысы әле баштан чыгып беткәне юк… Шул каһәр суккан сугыш аркасында тол калып, менә ундүрт ел инде җәфа чигәм… Юк, болай булыр идеммени мин?.. Ап-ак чәчле карчыкка әйләндем ләбаса…
– Ул кемнең исендә түгел?.. Ирләребезне, улларыбызны озаттык… Сугыш хаҗәтләренә дип күпме акча җыеп бирдек. Бәхетле кешеләрнең якыннары кайтып килде, безгә бары кара хәсрәт кенә кайтты…
– Безнеке бит шуннан агач аяк белән калды. Башта, ичмасам, аз булса да пенсиясе бар иде, аны да томаладылар…
Бистәнең шәһәргә чыга торган Кече Сембер урамы буйлап тезелеп киткән бер катлы агач өйләр чаң тавышына колак салган кебек оеп утыралар… Алар, ниндидер тирән серле әкият тыңлаган төсле, кайбере кыйшая биреп, кайбере алгарак авышып, кайбере артка ташланып утыра… Аларның эчләрендә көндәлек тормыш сорауларыннан туган сагыш сөреме, көн саен бертөсле булып кабатлана торган зарыктыргыч тормыш, һаман бертөрле чүңкәеп утырган комган, әле чыгарып ташланмаган бәрәңге һәм суган кабыклары, чебен, таракан. Менә шунда ят та тор, ят та тор, нужа чик, башыңа ниндидер бер бәла килеп төшәр төсле каранып, сагалап, хафаланып йөр, шулай итеп картай, томса гына үткән яшьлегеңне сагын һәм илле-илле биштән дә артык яши алмый үлеп кит…
– Падиша үлгәндә дә шулай кактылар бит, кем, кодагый! Фәйзерахманны тапкан елым иде… Фәйзерахманга инде хәзер ун яшь тула. Әләксәндер патшаны кемнәрдер аткан хәбәре чыкты… Көн-төн чиркәү суктылар…
Кинәт күңелләрдә ниндидер бер билгесез өмет кабынып куя. Падишага үчлектән түгел, бәлки, ул үлсә, дөньялар алышынмас микән, яхшыга таба бер-бер үзгәреш булмас микән дип өметләнә халык.
Ләкин бу өмет, тиз генә кабынган кебек, шунда ук сүнеп тә куя. Моңа кемнеңдер икеләнеп әйткән сүзе җитә кала:
– Син алай дисең, нәни апа, өченче елмы, кайчан падишаның тимер юл бозылган җирдә исән калуына да чаң суктылар бит.
Әйе, Газизә апа белеп әйтте. Падишалар үлгәндә дә чаң суктылар, үлемнән калганда да чаң суктылар… Тик тормыш үзгәрмәде, һаман үзенең җелекләрне суыра торган бертөрле төссез агымы белән ага бирде…
Габдулла аларны тыңлый, ул күп нәрсәне төшенми, ләкин серле сүзләр аның кечкенә күңеленә нигәдер эрегән кургаш булып тама… Чиркәү чаңы аны бер шомландыра, бер, үзенең дулкыннарына күтәреп, әллә кая алып китә, моңландыра, куркыта…
Шәһәрдән иң элек, кәләвәләрен сатып бетереп, агач аяк Хәйри кайтып керде.
– Нәрсә булган? Нигә чаң сугалар?
– Әй лә, бер бай үлгән шунда… Щитинкинмы, Ушаковмы?..
– Нәрсәдән үлгән?
– Ачлыктан түгел, канишно…
Тыңлаучылар көлешеп куйдылар һәм сугыш чыкмавына иркенләп тын алдылар.
Төгәл һәм җентекле хәбәрне кичкә табарак Сәхип солдат алып кайтты.
Казанның иң зур заводчысы мануфактур-советник Иван Иванович Алафузов быел август аенда Германиянең Ораниенбаум курортында йөрәк авыруыннан үлгән. Шуны Казанга алып кайтканнар. Бүген Елантау монастыренда шуны күмү булган. Кызыгы шунда ки: байның әле тәне суынып җитмәгән, инде мирасын бүлү турында бик зур гауга чыккан. Аның язып калдырган васыятен хатыны бер төрле, доверенные Чесноков икенче төрле укыганнар. Нотариус васыятьнең төп нөсхәсен сораган, тегеләр бирмәгән. Алафузовның васыять даулаучы әллә никадәр кардәш-ыруы килеп чыккан. Эш судка җиткән. Кыскасы, үлгән аюның тиресен бүлешә алмыйлар, кырылыш бара. Ләкин эш анда түгел. Васыятьне, янәсе, тормышка ашыру йөзеннән, беренче сентябрьдә ике йөз эшчене хезмәттән чыгарганнар. Карт мастеровойлар: «Алафузовның васыятендә андый нәрсә юк», – дип тавыш күтәргәннәр. Эштән чыгарылганнар заводның капкасын җимереп, будошникны[11] кыйнап ташлаганнар. Кырыклап кеше кулга алынган. Берничә кеше качып котылган. Хәзерге вакытта аларны эзләү, эзәрлекләү бара…
Бүген Сәхип солдат белән бер ят кеше ияреп кайтканны сиземлерәк кешеләр күреп өлгергән булсалар да, күпчелек белми калды. Кечкенәрәк гәүдәле, кара күзлекле, башына майлана төшкән ак картуз кигән әлеге кеше Сәхипкә керде дә әйтерсең шунда сеңеп калды. Габдулла, аның кара күзлеге белән кызыксынып, Сәхипләр ишеге төбендә «чыгармы?» дип көтте, көтте…
11
Будошник («будочник» сүзеннән) – будка эчендә сакта торучы полицейский.