Читать книгу Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке) - Ахмет Файзи - Страница 40
Тукай
(Роман)
I өлеш. Яңа бистә
Алтынчы бүлек
5
ОглавлениеӨенә кайтып мендәренә башын кую һәм күзләрен йому белән, Габдулланың күз алдын ал томан каплап алды. Томан җирлегендә нәкъ тавис койрыгындагы төсле аллы-гөлле күзәнәкләр, тамгалар… Алар бер зураялар, бер кечерәяләр, су өстендәге дулкын түгәрәкләре сыман җәелеп китәләр… Аларның уртасыннан кечкенә «бәхет кошлары» килеп чыгалар. Әллә каян Йосыфҗан йөгереп килә һәм Габдуллага бармак яный… Ибраһим бай күзләрен кысып көлә… Аннан кунаклар сөзешә башлыйлар. Аннан соң Әптелбәр килеп чыга һәм, Габдулланы күреп, шундук юк була. Аннушка күренә һәм:
– Әйдәгез әле, безнең теге кыргый тавык нишләп утыра икән? – ди…
Балалар келәт артына китәләр. Кычыткан арасында кыргый тавык утыра… Юк, бу тавык түгел, әлеге «бәхет кошы»… Аның тирәсендәге чебешләре нәкъ үзе төсле аллы-гөлле…
Иртәгесен Газизә апа, 105 номерлы сәйлүн чәе пешереп, өстәлгә байлардан алып кайткан бәлеш катыларын һәм һәркемгә яртышар шакмак шикәр куйды.
Кичәге байлар мәҗлесенең сыек кына шәүләсе булса да, бу бик күңелле бәйрәм чәе төсен алды. Әле эчеп туйгач та, алар бераз урыннарыннан тормый сөйләшеп утырдылар. Газизә апа белән Вәли абзый үзләренең төшләрен сөйләделәр. Габдулла төшен сөйләп тормастан, сорау гына бирде:
– Әти, нигә ул «бәхет кошы» күп итеп йомырка салмый? Тавык сала бит.
– Нинди «бәхет кошы», улым?
– Шул инде… әнә теге, мин бакчада күргән…
– Ибраһим байларның бакчасында күргән тависны әйтә ул, җанкисәгем, – диде Газизә апа. Габдулланың кичә куак төбендә ач көе йоклап утыруы аның күз алдына килеп басты да, кызгану, шәфкать хисләре яңарып китте бугай, ул Габдулланы кысып үбеп алды.
– Аны тавык кебек үрчетеп булмый шул, улым, – диде Вәли абзый. Аннан соң Габдулланың фикеренә капма-каршы рәвештә: – Юк, тависка караганда тавык файдалырак кош, – дип куйды.
* * *
Габдулланың Әптелбәрне бик, бик күрәсе һәм тавис турында сөйләп бирәсе килде. Сөйләп кенә бирәсе түгел, киңәш итәсе килде: ничек итеп Ибраһим бай малае Йосыфҗанны күндерергә дә ул яраткан берәр нәрсәгә тавис кошын алыштырып алырга? Алыштырып алуга килгәндә, аларның тәҗрибәләре дә бар. Беркөн алар Кабан күле буенда тапкан башы тишекле көмеш шарга күрше урамның көмешче Дәүли малаеннан пәке сабы алыштырып алдылар…
Тик менә Йосыфҗан нәрсәгә кызыга икән? Ул көмеш йөгәнле, пыяла күзле ат ярата… Аны аңа әнисе алып бирә инде… Тагын нәрсә ярата икән? Алма бәлешенең камырын ашамый, алмасын гына ялый бит ул. Алма ярата… Менә! Әптелбәр, әллә кем бакчаларына кереп, алма өзәргә оста… Бер капчык алма тутырып илтсәң, Йосыфҗанның кирелеге сына… Ни булса да булсын, Йосыфҗаннан тавис кошын алышып алырга кирәк… Аннан соң Әптелбәрнең әнисе дә терелә, әтисе дә эшкә урнаша. Әптелбәрнең дә Апушныкы кебек савырлы читеге була… Савырлы читеге булмаганга, ул Габдуллага үпкәләп йөри бит! Беренче тапкыр Габдулланың аягында яңа читекне күрү белән, әллә ничек сәерләнеп китте ул. Габдулла аны: «Карале, нинди матур читек!» – дип мактар һәм аның белән бергә куаныр дип уйлаган иде бит. Ул берни дәшмәде, читеккә сәер генә карап торды да әкрен генә китеп барды.
Икенче көнне Габдулла аңа читеген салып бирде:
– Мә, киеп тор, өйгә кергәндә салып бирерсең…
Әптелбәр читекне алмады. Үзенең чебиләп, тиресе кубып тора торган аякларына боек кына карап торды да:
– Миңа болай да әйбәт… Читекне аны кияүләр генә кия… – диде.
Шуннан соң бер тапкыр Габдулла, Әптелбәрнең күңелен сындырмас өчен, йортка яланаяк чыкты һәм, аягындагы ниндидер бетчәгә күрсәтеп, Әптелбәр алдында мактанып куйды:
– Менә минем дә аяк чеби чыгара…
Ләкин бу да Әптелбәрнең күңелен күтәрмәде. Шуннан Әптелбәр белән алар бик озак очрашмадылар. Габдулла берничә тапкыр Әсма апага кереп, Әптелбәрне сорады. Чирләшкә Әсма апа һаман урын өстендә ята, һаман сузынкы, зәгыйфь тавышы белән: «Әптелбәр өйдә юк шул», – дигән сүзләрен кабатлый…
– Әптелбәр өйдә юк шул…
Кайда ул? Нишләп йөри?
Беркөн чәй янында Вәли абзый белән Газизә апа сөйләшеп утырдылар:
– Бибиәсма кан йөткерә башлаган икән, бичара… Нигъмәтҗан һаман эш таба алмый, каңгырып йөри, мәхлук… Балаларын соранырга чыгарып җибәргән, имеш, дөрес микән шул?
– Бик кенә ярдәм итәсе иде дә бит, үз хәлебез хәл, дөньяның асты өскә килгере…
– Нинди тере, тәгәрәп торган адәмнәр иде бит! Ни көнгә калдылар…
Әптелбәрнең соранып йөрүен Габдулла күз алдына китерә алмый. Теләнче булып? Капчык күтәреп? Өйдән өйгә кереп: «Алла хакы өчен, бер генә тиен сәдакадан рәхим итсәгез лә», – дип?
Юк, Габдулланың моңа һич ышанасы килми иде…