Читать книгу Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке) - Ахмет Файзи - Страница 31
Тукай
(Роман)
I өлеш. Яңа бистә
Бишенче бүлек
2
ОглавлениеШуннан соң Габдулла өчен бер дә көтелмәгән хәлләр бер-бер артлы тезелеп киттеләр.
Иң элек зиратчы бабайның үлгән хәбәре чыкты. Кайсылары, вабадан, кайсылары, ачлыктан, шешенеп үлгән икән, дип сөйләделәр. Аннан соң Нигъмәтҗан абзый больницадан телсез һәм чукрак булып кайтты. Ул хәзер беркайда да эшләми, йортка чыгып көнозын бүрәнә өстендә кояшка кызынып утыра… Сирәк-сирәк Сәхип солдат кайтып, аның янына тәмәке тартырга барып утыра да Нигъмәтнең колагына кычкырып сөйли:
– Юләр син. Хуҗаң Садыйкка бар, урыныңны сорап ал, якасына тотын! Ярдәм итәргә тиеш ул сиңа. Иртәгә кер әле минем янга. Без Гөргери белән сиңа прошение язып бирербез. Әт-дөнья куласа… Кем белә, бәлкем, барып та чыгар…
Ишетепме, ишетмиме, Нигъмәтҗан зәңгәр күккә караган да елмаеп утыра. Ул берни дәшми… Иртәгә нәрсә булыр, анда аның эше юк, дөресрәге, аның уйлыйсы килми. Бүгенгесе рәхәт: менә яз, менә кояш! Җылынып, рәхәтләнеп калырга кирәк!..
Степан бабай да йончыган, бөкрәйгән һәм йөргән чакта һәрвакыт, урыныннан чыгып китмәгәе дигән төсле, кулы белән билен һәм ян сөякләрен тотып йөри. Ул инде күптән юл эшләре подрядчигы түгел, элекке һөнәренә – иконалар буяп көн итүгә кайткан…
Брахмистр Шиап та, Папах Хисами да элеккегә караганда картрак, җитдирәк булып киткәннәр…
Йорт артындагы күлгә карап торган иске мунчаның сыңар тәрәзәсе пыялаланган, яңа ишек ясатылган, һәм хәзер анда Григорий яши. Дөресрәге, ул, көнозын кайдадыр йөреп, мунчага кунарга гына кайта. Аның калын кәгазь пәрдә белән томаланган тәрәзәсеннән күп вакыт төне буе диярлек ут яктысы сызылып тора. Ни эшли ул анда төннәр буе ут яндырып, Алла белсен. Кайберәүләр аны шыпырт кына: «Акча ясый, имеш», – дип сөйлиләр. Сәхип морза шундый сүзләрне куертучыларга каршы:
– Йә, сөйләп йөрмәгез, пажалста, җыен тузга язмаган әкият. Ул бит чертёжник булып эшли. Беләсезме нәрсә ул чертёжник? Белмисез шул… Яңа машиналар уйлап чыгара ул чертёжник.
Әмма артык дәрәҗәдә кызыксынучы үсмерләрдән берсе төнлә тәрәзә ярыгыннан барып караган, имеш тә, Григорийның зур бер сурәт төшереп утырганын күргән, имеш. Сурәте бик матур бер кыз, имеш: күзләре ут кебек янып тора, чәчләре кара болыт кебек актарылып, ташу дулкыннары кебек дулкынланып торалар, имеш…
Сөйли инде кеше – тел сөяксез бит…