Читать книгу Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке) - Ахмет Файзи - Страница 37
Тукай
(Роман)
I өлеш. Яңа бистә
Алтынчы бүлек
1
ОглавлениеГабдулла аны Өчиледә адаштырып, Казанга качып килгән иде. Ә ул «Кайда булды минем кечкенә корбаным?» дигән сыман, авылдан авылга күчеп, чакрымнар артыннан чакрымнар үтеп, Казанга, аннан соң Яңа бистәгә килде һәм мыштым гына Вәли абзый өенә керде:
– Ә, менә кайда икән ул?
Ачлык кечкенә Апушны, ниһаять, эзләп тапты.
Иң элек Газизә апаның кәләпүш эше тукталды. Аның товар (хәтфә, кәлинкүр, җеп) бирә торган бае вывескасын «компания» гә алыштырды да мәскәүлеләргә булган бурычыннан сумына егерме дүрт тиен түләп котылды. Шуннан соң ул сабын сәүдәсенә күчте.
Газизә апа, баеның кибетенә килеп:
– Ибраһим абзый, алайса, мин башка берәү белән киңәшеп карыйм әле, – диде.
Ибраһимның яхшы кәләпүшчене җибәрәсе килмәве булырга кирәк:
– Ай, оныта ук язганмын, бикәң сине «кереп чыксын әле» дигән иде бит, йомышы бар шикелле, – диде.
Шул көннән алып Газизә апа байбикәнең өендә аның тегү-чигү эшләрен, туры килгәндә, беррәттән өй эшләрен дә башкарып йөрде. Моның өчен байбикә аңа әчмухалап чәй биреп җибәрә иде:
– Үзебез өчен генә тота торган сәйлүн чәе, йөз дә биш номерлы, эчеп карагыз әле, бик йөрәккә ята торган, бик нәгыз, бик…
Вәли абзыйның да кәсепләре кирегә китте.
Беркөн ул базарга алып чыккан читек-кәвешләрен кире алып кайтты да сәкегә күтәреп бәрде:
– Кадалып бетсен базары, асты өскә килеп бетсен Гайнетдин компанияләре-ниләре белән! Әйе, ыммым… Атна буе бөкрәеп, күкрәк черетеп утыр-утыр да, биргән бәяләре синең товар хакыңны да капларлык булмасын. Кәсепмени бу, мат якасына! Әйе, ээ… Ым-мыммм!..
Ул көнне кич утыру булмады. «Бик нәгыз» 105 номерлы сәйлүн чәен каты-коты белән сүзсез генә эчтеләр дә тавыш-тынсыз гына йокларга яттылар.
Икенче көнне Газизә апа Ибраһим байларга Габдулланы да ияртеп алып китте.
– Бүген байларда бик зур аш-су буласы, әзерләшергә чакырдылар. Габдулланың да бераз тамагы туеп кайтыр, бәлкем, – диде ул.
Газизә апа белән Габдулла, Иске бистәгә чыгып, Захарьевский белән уңга борылдылар да ике катлы зур таш йортның капкасы алдында тукталдылар. Капкага якынаю берьюлы мөмкин булмады: аның тирәсен әллә никадәр теләнче сырып алган, ерып үтәр хәл юк! Җитмәсә, Газизә апа белән Габдулланы күреп шаулаша башладылар:
– Карале, кара, әле генә килеп, сәдакага бездән элек үрелмәкче була!..
– Байның каенигәчедер ул. Күрмисезмени, ак шәл астыннан яңа кәшемир яулык бәйләп җибәргән…
– Улының аягындагы читеге кай таба!.. Савырлап каеган өр-яңа читек, ә?
– Шул көе сәдака сорарга килгән. Кеше дигәнең!
– Оялмый да… Чисти оятсыз икән!..
– Тирес бит икән!..
Капка эчтән бикле, шакысаң да ачучы булмас: монда кем шакыганны кем белсен? Газизә апа, үзенә каратылган иләмсез сүзләргә әһәмият бирмәскә тырышып, иреннәрен кысты һәм, эчтән берәрсе чыкканны көтеп, читкәрәк барып басарга мәҗбүр булды. Шулвакыт Габдулла кинәт:
– Әптелбәр! – дип кычкырып җибәрде.
– Кайда?
– Менә әле генә шунда иде!.. Әллә кая китте!..
Габдулла әнисенең кулыннан тартылды.
– Тик тор! Үзенең күренәсе килмидер.
– Нигә күренәсе килми? – дип гаҗәпләнде Габдулла. Аның дусты Әптелбәрне күрәсе һәм яңалыклар белән бүлешәсе килде.
Капка тоткасы эчтән шалтырап китте. Теләнчеләр капкага ташландылар. Капка ачылмады.
– Йоклый торгандыр әле, байны әйтәм, тормагандыр әле… – диде арадан бер картрагы.
– Дәүләтле кешегә иртүк торып янчык табасы юк шул, – диде башына мескен бүрек кигән карчык.
– Аның алтыны янчыкта түгел, капчыкта шул, беләсегез килсә.
– Алла дәүләтен мул кылсын, берүк! Бик юмарт, бик шәфкатьчел кеше бу Ибраһим бай.
– Мәкәрҗәгә китсә дә, Эрбеттән кайтса да, авырып терелсә дә, безне онытмый…
– Безне онытмаганга, Хак Тәгалә аның дәүләтенә бәрәкәт бирә…
– Үткән атнаны җигеп чыга торган атының аягына су төшкәч, терелсә дип, нәзерен әйткән, диләр. Шуның сәдакасын өләшә микән?
– Компания булып ачкан сәүдәсеннән табыш ясаган, ди, белмисез икән әле.
– Кеше сөйләгәннең барысына да ышана китсәң, әнә Мәскәү байларын бик нык утырткан, имеш, дип тә сөйлиләр…
– Ээ… шуның сәдакасы инде бу, алайса…
– Нигә, аның өчен дә баш кирәк…
– Хәләл белән баеп булмый инде, нәрсә әйтсәң дә…
– Безнең авыздан чыккан сүз булмасын. Үзенең компаньоны, теге Орынбурның Әхмәт бай белән уртак болын алып, шуның печәнен саткан, имеш, бу. Табыш бүлгәндә, теге риза булмый, судка биргән, имеш… Дөрес түгелдер, дошман сүзедер… Юк, юк…
Ул арада капкадан, биш гөрәнкә сыешлы кечкенә ак капчык күтәреп, түгәрәк кара сакаллы ыспай приказчик чыкты. Аны чак кына төртеп екмадылар.
– Утырыгыз тезелеп, барыгызга да җитәр, – дип боерык бирде приказчик.
Этешү-төртешү китте, һәрберсенең алгарак чыгып утырасы килде. Приказчик хәйләкәр кеше икән, ул сәдаканы капка яныннан түгел, артка ук чыгып өләшә башлады. Бар да тынды. Приказчик кулын капчыкка тыккан саен, өр-яңа бер тиенлекләр «гөж» килеп шаулап алды. Приказчик аларны бер уч тартып чыгарды да сузылган кулларга берәм-берәм тамызып чыкты. Бер тиенне алып икенче кулын сузган үсмерләрнең кулына «чалт» итеп сугып алырга да өлгерде. Акча шылтырау тавышына рәхмәтләр, озак гомер теләүләр ялганып китте.