Читать книгу Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке) - Ахмет Файзи - Страница 39

Тукай
(Роман)
I өлеш. Яңа бистә
Алтынчы бүлек
4

Оглавление

Ул арада капка чылбыры шылтырап китте, эт буыла-буыла өрергә тотынды. Ибраһим урыныннан кузгалды.

– Әнә Шаһбаз морза килде… Әйдүк, болай таба, Шаһбаз морза, бакчага рәхим ит!.. Ибраһимның сезгә дигән пылавы суынмас, курыкма. Ай-һай, пылау ашарга ашыга-ашыга кереп бара. Син менә монда кер әле, менә монда! Монда пылаудан тәмлерәк әңгәмәләр бара, йөземе дә бар, борычы да бар. Хо, хо, хо!

Бакчаның йорттан керә торган кечкенә капкасыннан хәтфә якалы кара сюртуктан, цилиндрдан, чал кереп килә торган сакалын ике якка тарап җибәргән Шаһбаз морза һәм тагын ике кеше килеп керделәр.

Шаһбаз морза, цилиндрын салып, бакчадагылар белән күрешә-күрешә, гадәтенчә күтәренке тавыш белән сөйләп алып китте:

– Сезнең мәзәкчән кеше икәнне аңламаган берәү булса, әлбәттә, бик нык амбициягә бирелер иде, Ибраһим әфәнде! Сез мине беләсез бит инде. Мин именно сезнең менә бу бакчагызны яратып киләм бирегә. Казанның тузан сахралары уртасына утырган оазис бу минем өчен. Мин монда чын мәгънәсе белән истирахәт итәм. Мин монда шәһәребезнең атаклы кешеләрен очратам. Милли вә дини мәсьәләләр буенча кыйммәтле фикерләр ишетәм, үземнең гаҗиз тавышымны ишеттерәм. Күрәсез, безгә шундый общество җыела торган урын, милли клуб җитми. Без таркау яшибез, Ибраһим әфәнде. Ә безнең прогресс өчен нинди кирәк мондый җыелулар! Шулай түгелме, господа?

«Гөмбә» Шаһбаз морза сүзенә ялагайланып хихылдый башлаган иде. Сәгыйтьҗанга күзе төшеп, туктап калды. Сәгыйтьҗанның чырае тәмам бозылган иде.

Шаһбаз морза белән ияреп килгәннәрнең берсе сүзгә кушылды:

– Әгәр бу бакча булмаса, аны уйлап чыгарырга, юктан бар итәргә кирәк иде, дип әйтергә тели Шаһбаз морза!

Бу хәтфә якалы яшел казакидан, кара кырпу бүректән, купшы гына кара мыеклы, иреннәре ниндидер сүз әйтергә теләп елмаерга торган утыз биш-утыз алты яшьләр чамасындагы кеше иде.

– Менә өстенә басты безнең яшь галимебез Габдерахман әфәнде Ильясов, – диде Шаһбаз морза. – Гафу итегез, мин сезгә представить итәргә үк онытканмын… Бу – Казан университеты янындагы Тарих-этнография җәмгыятенең действительный члены…

Сәгыйтьҗан фикерен яңа гына җыеп өлгерде, ахры, ул Шаһбаз морзаның сөйләп беткәнен дә көтмәде:

– Могтәбәр мөселманнар белән күрешәсегез килсә, мәчеткә, җомгага йөрергә кирәк, Шаһбазгәрәй морза, – дип ярып салды.

Ибраһим бай, бәхәс башлануга тәмам кинәнеп:

– Менә, менә, менә! Җыелу белән генә бетми, Шаһбаз морза, җыелып, менә шулай фикер сөзештерергә кирәк. Әйе, торасың да бакча дисең. Акчаң булса бер букча, синең дә булыр бакча. Йә, йә, Нәни абыйның сүзенә менә чыгарып сал инде үз тәңкәңне!

– Чтож!.. Мин Сәгыйтьҗан әфәнденең фикере белән бик, бик килешәм…

– Синең килешүең безгә кызык түгел, Шаһбаз морза, менә сез сөзешегез!.. Сөзешегез!.. Ә? Нигә мәчеткә йөрмисең? Тәһарәт ала белми торгандыр ул!

– Юк, мин Сәгыйтьҗан әфәндегә кушылам, господа! Әйе, дөрес, бәлкем, мине мәчеттә сирәк күрә торганнардыр мөселманнар. Әмма мин мөселманлыкны югары мәгънәсендә аңлыйм. Минем мөселманнарны прогрессның югары баскычына күтәрәсем килә.

Ибраһим бай, урынында утыра алмый:

– Төтене туры йөри моның, Нәни абый. Исбат лазем… Йә, йә? – дип куйды.

– Ә син шуны әйт, әнә Хаммат мулла малае өендә театр корып ята, ди. Бәлкем, син ислам белән театрны да бергә сыйдырмакчы буласыңдыр, Шаһбазгәрәй морза?.. Сезнеңчә, мәчет салдырганчы, бер зур театр салдырып, биш вакыт намазны шунда гына укырга кирәктер, бәлкем, әлгаязе билла!

Җирән бай үсенеп китте:

– Афәрин, Нәни абый!.. Менә моның белән җәдитләрнең авызын яптың, болай булса!

Кинәт Габдерахман әфәнденең ирен очындагы елмаюы сүрелде, ул түзми, сикереп торды:

– Биш вакыт намазны, әлбәттә, берәү дә театрда укымас, анысы – юк сүз! Вәләкин театр исламның нигезләренә каршы килми. Театрның кирәклеген тормыш үзе таләп итә. Халык гыйбрәт эзли. Карты, яше, хәтта Сәгыйтьҗан әфәнде, сез әйткән мәчет әһелләре часовняга куелган христиан изгесенең тәлинкәгә салынган кисек башын һәм мөселманлыктан йөз чөергән Сәхипгәрәй хәлфәнең тактага ябыштырылган рәсемен карарга толчокка йөриләр. Шөбһәсез, алар гаепле түгел монда. Аларның гыйбрәткә сусаган күңелләрен сугара белмәүчеләр – менә без гаепле бу эштә. Безгә аларны тәрбия итәргә кирәк. Театр аркылы аларга гыйбрәт күрсәтергә кирәк. Шөкерләр булсын, татарлар арасында моны аңлаучылар туып килә. Хәтта без бүгенге көнне үзебезнең беренче әдипләребез бар дип мактана алабыз. Муса Акъегетзадә һәм Заһир Бигиев җәнаплары безгә милли романнарыбызның үрнәкләрен бирделәр. Сез укыгансыздырмы, беренче буларак медицина мәктәбен тәмам кылып диплом алган Разия ханым Котлыярова турында яздылар. Афәрин! Без һәм үз тарафымыздан татарның сәнаигъ нәфисәсен[24] булдыруны максат итеп куйыйк һәм бу өлкәдә күршебез руслардан үрнәк алыйк. Театр – безнең бөек әмәлләребезнең берсе, һәм ул, һичшиксез, гамәлгә ашачак. Бу көн ерак түгел.

Шаһбаз морза кул чабып алды:

– Браво, Габдерахман әфәнде!

Ибраһим бай өчен сөзешү иң югары ноктасына килеп җитмәгән иде әле. Ул моңарчы дәшми утырган Мөхәммәтҗан байны котыртты:

– Дәү абый, карале, син берни дә әйтмәдең бит әле, морзага каршы бер сүз әйт инде, хо, хо, хо!

Мөхәммәтҗан бай урыныннан кузгалды. Аның бәхәскә катышасы килми иде, күрәсең.

– Шут гыйлеме укырга кирәк, яшьләр, шут гыйлеме, – диде ул, төшлектән авыша башлаган кояшка карап, – карале, Ибраһим, мин бүген өйлә намазын үти алмый калдым лабаса, кибеттән туры монда килдем… Өйлә авышмагандыр бит әле, сәгать ничә? Бир әле комганыңны, тәһарәтемне яңартып, берәр бүлмәңдә укып алыйм, казага калмасын…

Моның белән батып баручы хәлфәгә гүя бау ыргыттылар:

– Әйе, минем дә шундый хәл иде…

Ике кунак, комган тотып, бер якка киттеләр, калганнарына Ибраһим бай, пыяла ишекне күрсәтеп:

– Әйдәгез, алайса, мәҗлеснең иң кызыксыз өлешенә күчик, – диде һәм рәшәткә аша йортка кычкырды: – Һәй, малай, капкаларны бикләп куй, берәүгә дә ачма. Соңга калган кунаклар үзләренә үпкәләсеннәр!

Кунаклар кызыл ком сипкән юл белән кире киттеләр…

Газизә апа, чыгып, Габдулланы дәште. Җавап булмагач, ул аны эзли башлады. Ач Габдулла куак төбенә чүгәләгән килеш йоклап утыра, аның тирәсендә «бәхет кошы» әйләнеп йөри иде…

– Улым, бичарам! – дип, Газизә апа Габдуллага ташланды һәм, уятып, аның кулына зур гына бәлеш кисәге тоттырды.

24

Сәнаигъ нәфисә – нәфис сәнгать.

Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)

Подняться наверх