Читать книгу Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке) - Ахмет Файзи - Страница 22
Тукай
(Роман)
I өлеш. Яңа бистә
Өченче бүлек
10
Оглавление1891 елның 13 августында Казан Суд палатасы отставной рядовой Ибрай солдат Батыршинның эшен карады. Эш Суд палатасы өчен артык дәрәҗәдә вак, шуның белән бергә бик гыйбрәтле иде. Суд белән солдат арасында шундый сөйләшү булып алды:
– Хезмәттән кайчан кайттыгыз?
– Былтыр, ноябрьдә…
– Кая кайттыгыз?
– Өемә. Югары Ашытка. Мәңгәр волосы…
– Шәһәргә ни өчен килдегез?
– Торырга рәт бетте… Шәһәргә килүчеләр бер мин генә түгел… Безнең якта ачлык халыкны волысы-волысы белән кузгатты. Сатарлык әйбере булганнар, бераз акча ясап, ераграк та киттеләр. Кавказга, Донбасска… Ә безнең пашпорт алырлык та акчабыз булмады шул. Кая барасың?
– Шәһәрдә нишләп йөрдегез?
– Эш эзләп… Монда миңа кадәр килеп өлгергән агай-эне күп икән. Эш табып булмады.
– Шуннан урларга карар иттегез?
– Нишлисең? Ачтан үлеп булмый бит…
– Соң, ул баудан алып киткән сәләмә кофтага егерме тиен дә бирмәсләр иде бит.
– Мин аны сатарга дип урламадым…
– Алайса, нигә урладыгыз?
– Төрмәгә утыртмаслармы, дип…
– Нигә алай сезнең төрмәдә утырасыгыз килде?
– Ачтан үлеп булмый бит…
Суд Батыршинны акларга мәҗбүр булды. Батыршин судның карары белән риза булмады.
Мондый хәлләр тора-бара күмәк төс ала башлады. Шәһәр ач һәм ярым ялангач суык аяклар, ятимнәр, саилчеләр, караклар белән тулды. Урамнарда полиция ташландык балалар тапты. Ачларның берсе Печән базарында, тукларга протест йөзеннән, Гобәйдуллиннар кибете алдына өелгән он капчыкларына пычак белән һөҗүм итте һәм, үзен килеп тотканчы бик күп капчыкны кискәләп, урамны он белән тутырды. Аннан юлчыларны талаулар, кибет һәм складларга төшүләр күбәйде. Төрмәләр уголовный җинаятьчеләр белән тулды. Шәһәр идарәсе, җинаятьләр күбәюне фәкать авыллардан эш эзләп агылган крестьяннарга сылтап, су юлы пристаньнарында каты карантин оештырды, пароход һәм көймәләр белән килгән крестьяннарны, пристаньга төшермәстән, кире кайтарып җибәрү чараларын күрде. Крестьяннар исә, шәһәргә үтәр өчен, Казан пристанена кадәр үк туктап, урманнар һәм кырлар аша җәяү килделәр, барыбер шәһәргә үтеп керделәр…
* * *
Тирече Садыйкның складын августның 30 ына каршы – төнлә белән бастылар. Башы авыр тимер белән ярылган Нигъмәтҗанны иртән склад янында һушсыз хәлендә таптылар һәм, арбага салып, шәһәр больницасына озаттылар. Аны анда Сәхип солдат килеп алып китте. Ул, аны арбага күтәреп салганда, һаман сөйләнде:
– Әйттем мин, ябышып ятма шулхәтле Садыйк бай складына, кит көчеңә лаек берәр зуррак хезмәткә. Кадереңне белә төшәрләр. Акчалы да булырсың… Пәһлеван бит, мин сиңайтим, Сәетбаттал Газыйныкы кебек көче бар… циркка кереп көрәшим дисә, билләһи газыйм, теге француз батыры Эмиль Фоссны әйләндереп сала бит. Юк! Әт-дөнья куласа шул…
Склад басучылар, берәүләр әйтүенчә, җиде, икенче сүзләргә караганда, унике кеше булган, кайберәүләр бу санны хәтта кырыкка җиткереп тә сөйлиләр иде, һәрхәлдә, Нигъмәткә бер генә кеше һөҗүм итмәгән. Аңа бергә-бер каршы чыгарга кемнең дә йөрәге җитмәс иде, әлбәттә… Ләкин эшнең кызыгы шунда ки: Нигъмәтҗан егылуын егылган, ә складны талатмаган; кешеләр, уянып, аңа ярдәмгә килеп җиткәнче, ул, хуҗасының малын үз малы кебек саклап, талаучыларга күкрәге белән каршы торган!..