Читать книгу Итил суы ака торур / Итиль река течет - Фаттах Нурихан - Страница 23
Беренче баб
XXI
ОглавлениеАна кеше үзен шулай юатса да, качаклар икенче көнне дә, өченче көнне дә кайтмадылар. Ул арада Тотышның югалуы, кунак кызын алып качуы турында бөтен тирә-як белеп өлгерде. Төрле имеш-мимеш китте. Кайберәүләр ачыктан-ачык ачу белдерде: Тотышның мондый кыланышларына түзеп торырга ярамый, диделәр, бер-бер эш кылмыйча, без аннан котыла алмабыз, диделәр. Утташ кам инде сөенеп бетә алмады. Ул тагын да, бер дә курыкмыйча, ыру башына аның качак углына каршы яман сүзләр сөйли башлады.
Кеше арасындагы мондый имеш-мимешләр бинең үзенә дә, аның өендәге башкаларга да ишетелде. Яшьләр югалуга дүртенче көн булды дигәндә, караңгы төшкәч, борчылып, Күрән би үз янына Акбога белән Котанны чакыртып алды.
– Эзләргә кирәк булыр, – диде ул угылларына. – Бүген үк чыгып китегез. Берегез түбән төшәр, икенчегез югары менәр. Үзегез качыргансыз – үзегез табыгыз!
– Аның башбаштак булуында безнең эшебез юк, – диде Котан, йөзен чытып.
Төсе-бите белән дә, холкы белән дә Котан нишләптер Утташ кам ягына тарткан иде. Ул, туган атасының сүзен тыңлауга караганда, аңа каршы кешеләрнең сүзенә күбрәк колак сала иде, ахрысы. Тотышны исә ул барысыннан да ныграк яратмый иде.
Ата кеше кызмады, кырыс, усал йөзе белән Котанга бер генә күтәрелеп карады – углан шундук шып булды.
– Кем генә булмасын, ул сезнең туганыгыз, – диде би. – Табыгыз, кайтарыгыз. Тотыш – минем ышанычым, Тотыш – Акбүренең ышанычы. Күңелем шулай сизенә, балалар. Өйләнгәч, эшкә җигелгәч басылыр.
– Боерыгың үтәлер, атай, – диде тиз килешүчән Акбога, атасы алдында баш иеп. – Мин түбән китәрмен. Каекчылар аны, агым уңаена китте, диделәр. Балыкчылардан сорашырбыз, яр буендагы авылларда туктарбыз. Ике ишкәк белән әллә кая китә алмаслар.
– Энә түгелләр – табарбыз, атай, – диде Котан да, кирелеген җиңеп.
– Табыгыз, угылларым, – диде ата кеше, күз яшьләрен күрсәтмәскә тырышып. – Тәңренең каргышы болар барысы да. Минем инде күп яшисем калмагандыр… күңелем шулай сизенә, балалар. Бер генә углымның да мин юлдан язуын теләмим. Үзем исән чакта мин аны ипкә кертергә тиешмен. Унар каекка унар кеше алыгыз да көн-төн юлда булыгыз. Кайтканда якты күздә кайтмагыз катауга, кеше шаулаша, ул-бу була күрмәсен.
Ыру башының сүзләре чынга чыкты. Икенче көнне үк урда капкасы алдына шаулашып кешеләр җыела башлады. Алар эчкә, би янына керергә теләделәр, янадылар, кычкырдылар. Сакчылар, билгеле, беркемне дә кертмәделәр – тимер күгәнле имән капкаларны шундук эчтән бикләп куйдылар.
Атлылар, җәяүлеләр капка алдына килә тордылар. Шау-шу көчәйгәннән-көчәя барды. Акколакка атланып, Күрән би капка янына килде. Шаулашкан кешеләр арасында ул ерактан ук Утташ камны күреп алды. «Үләксә козгыны! Кан исен әллә каян сизгән», – дип уйлады ул кам турында.
– Сөекле туганым, бабам, син тагын коткы таратасыңмыни? – дип кычкырды би капка аша Утташ камга. – Ни булды, сөйлә.
– Монда чык, монда, кияү! – дип кычкырды Утташ кам, чәрелдәп, кулын бутап.
– Анда чыксам, мин синең тиле башыңны чабып кулыңа тоттырырмын! – диде Күрән би. – Синең коткы таратып йөрүеңне бөтен ыру белә – тагын ни уйлап таптың?
– Угры углың кая? Күрсәт углыңны! – дип кычкырды Утташ кам капка аша.
– Таралыгыз тизрәк! Күземә күренмәгез! – дип кычкырды би, ярсып.
Ул шундый каты кычкырды, – шаулашкан кешеләр чыннан да тынып калдылар, шүрли төштеләр. Бары Утташ кам гына, үз иярченнәрен өстереп, туктаусыз чәрелдәвендә булды.
– Синең белексез Тотышың аркасында илдән тынычлык китте, җирдә чир-чор күбәйде, явыз ияләр азынды. Кичәгенәк балтачы Кылтимернең кызыл сыеры ярдан таеп аягын имгәткән; күнче Туктамышның хатыны икенче көн инде бала табалмый интегә; бүген таңда Котлыгыш аксакал үпкә чиреннән үлде; үзән төбендә эреп бетмәгән кар ята; әле булса яңгыр яумый… саный китсәң, тәлим яман эшләр тулып ята. Барысы да синең Тотышың аркасында!
– Барысы да синең коткың аркасында, Утташ кам! – дип кычкырды Күрән би, Утташ камның үзеннән дә яманрак итеп. – Килешәм: минем Тотыш углым усал, кыю… башсызлыгы да бар. Аның кебек чакта кем генә шулай булмаган! Күпме генә тинтәк, башсыз булмасын, шулай да балтачы Кылтимернең сыерын ярдан ул төртеп төшермәгәндер, күнче Туктамыш хатынының баласын да, тума дип, ул котыртмыйдыр…
Төркем арасында, җылы җил булып, тыелып кына көлешү ишетелеп китте. Күрән бинең тавышы ышанычлырак яңгырый башлады.
–…Котлыгыш аксакалның үпкә чире белән чирләвен кем белми! – диде ул, өзелгән сүзен ялгап. – Үлгән икән – урыны оҗмахта булсын! Яхшы, тыйнак кеше иде. Син, Утташ кам, аны да минем углым Тотыш үтергән димәкче буласыңмы?
– Мин алай дип әйтмәдем! – дип кычкырды Утташ кам.
– Әнә сүзеңнән тана да башладың! – диде Күрән би җиңүче төс белән. – Җирдә чыннан да яман эшләр тулып ята. Изге келәүдә буласы урында, изге эшләр белән мавыгасы урында, син, Утташ кам, юк-барны чокчып, ыру котыртып йөрисең. Чир-чорны бетерү, албасты-өрәкләрне качыру синең эш. Җирдә явызлык күп икән, димәк, син келәмисең, үз эшеңне тиешенчә башкармыйсың. Бер-ике көннән сабанга төшәргә кирәк, орлыкларны, коралны барларга кирәк – чураларны47 син эшләреннән аерасың, кешеләрнең тынычлыгын бозасың. Син языклы барысына да, Утташ кам!
– Чын шул!
– Би белеп сөйли! – диештеләр төркемдәгеләр, ачулы мыгырданып.
Кайберәүләр, исән-имин чакта китеп котылырга кирәк дигән сыман, шундук тәртәләрен кире бордылар. Утташ кам, бирешәсе килмичә, төкерекләрен чәчте, кулларын бутады. Шулай да инде төркемдәгеләр аның сүзенә колак салмадылар. Тотышның кыланышларын да, Утташ камның ни өчен бигә ачулы икәнлеген дә алар чыннан да яхшы беләләр иде. Шуңа күрә Утташ кам инде аларны тиешенчә кыздыра, ярсыта алмады. Әллә урлаган Тотыш кунак кызын, әллә урламаган – кем белә аны!..
Тора-бара кешеләр монда ни өчен килүләрен дә аңламый башладылар. Тотышны да исләреннән чыгардылар. Бөтен кызык би белән Утташ камның әйтешүенә кайтып калды. Үз тирәсендә кешеләр сирәгәйгәч, Утташ кам да тизрәк сыпыруны яхшы тапты. Би кешеләре аның артыннан көлеп, таш, балчык бәреп калдылар.
47
Чура – игенче, бигә буйсынган кеше.