Читать книгу Итил суы ака торур / Итиль река течет - Фаттах Нурихан - Страница 30
Икенче баб
VI
ОглавлениеАлар шулай икесе дә бер-берсенә капма-каршы чабып килделәр. Атлар, арт аякларына басып, усал итеп кешнәп җибәрделәр. Чәкән алпагыт, сары тешләрен ыржайтып, җиңел генә, шаярткан кебек кенә сөңгесе белән төртеп алды. Сөңге башы шыгырдатып Тотышның тимер калканын тишеп чыкты. Егет агарынып китте. Тиз генә ул калканын тартып алды. Ташбәкәлнең корсагына төртте дә читкә ташланды. Чәкән алпагытның артына чыгып, ул аны узып китте. Шуннан соң кырт кына кире борылды, сөңге ыргытмакчы булды, тик каршыда гына болгар алыбының ямьсез, коточкыч йөзен күреп, каушап калды.
Ике батыр тагын да беравык бер-берсенә карашып торгандай иттеләр. Чәкән алпагыт, «сәләмә» батырны бер селтәнүдә сөңге очына элә алмавына ачуы килеп, күрәсең, монысында чынлабрак орды. Ул бик тиз, бик туры төбәде. Ул бик каты бәрде. Яшь җегет шулай да аның сөңгесеннән өлгеррәк булып чыкты. Күкрәгенә очлы тимер килеп керде дигәндә генә ул, ияреннән шуышып, уңга ташланды. Башы белән аяк астына егылып төшмәс өчен, кулындагы сөңге сабын җиргә төртеп алды да, җилдәй выжлап, тагын алпагытны узып китте. Бераз җир чабып баргач, ул җиңел генә ияренә утырды, өзәңгеләргә ныгытып басты, борылды да аткан уктай Чәкән алпагытка таба томырылды.
Аның бу күз иярмәс җитезлеген ике якта да күреп алдылар. Акбүреләр куанып гүелдәргә тотынды.
Икенче тапкыр оятка калу Чәкән алпагытны чын-чынлап котыртып җибәрде. Ияреннән калка төшеп, атының башы өстеннән үрелеп, ул, кыя таудан ычкынып киткән иләмсез зур таш кисәге сыман, Тотыш өстенә килә башлады. Күзен кан баскан усал үгез кебек дулап, үкереп килде. Монысында ул Тотышның үзен генә түгел, әйтерсең аты-ние белән бергә күтәреп ормакчы булды.
Шулай да ора алмады… Тотыш углан үзенә төбәлгән сөңгене калканы белән читкә тайпылдырып җибәрде. Карап торучылар таң калып, тагын гөрләп алдылар. Болгарлар ягында инде җиңелчә генә киенгән яшь җегеттән көләргә беркем батырчылык итмәде. Киресенчә, аның менә шулай җиңелчә киемле булуы, яшьлеге, өлгерлеге аларның күңелендә чын-чынлап соклану тойгысы тудырды.
Өченче кат буш сөңге тотып калган Чәкән алпагыт, ачуына булашып, күрәсең, онытылыбрак китте. Кирәк чакта ул атын борып өлгермәде – аты аны ераккарак алып чапты. Ике яктагы кешеләр әле генә булган очрашу күренешеннән айный алмыйча торганда, Тотыш углан беркемнең башына килмәгән, көтелмәгән бер җегетлек эшләде. Үзенә төбәлгән сөңге башын читкә тайпылдырып, Чәкән алпагытны узып киткәч, ул атын борып тормады: сикереп кинәт ияргә басты, артына борылды… борылды да, күз ачып йомган арада, сөңгесен ераклаша барган җайдакка тондырды. Туры ыргытылган саллы сөңге, тимер киемне, тимер-сөякләрне җимереп, киң арканы үтә-сүтә тишеп керде.
Үз көченә, үзенең үлемсезлегенә нык ышанган Чәкән алпагыт сөрлегеп китте, тезгенен тартып, атын кире борды. Күкрәген тишеп чыккан очлы тимерне кысып тоткан килеш, ул көчәнеп беравык ияр өстендә утыргандай итте дә, барлык авыр киемнәре, кораллары белән гөрселдәп, ишелеп җиргә төште. Аты туктады, куркынган зур күзләрен уйнатып, кызганыч тавыш белән кешнәп җибәрде. Җайдакның калканы доңгырдап читкә тәгәрәде, алпагы яртылаш туфракка буялды.
Акбүреләр ду килеп шауларга тотындылар.
Ул арада Тотыш углан, сөенеченнән очынып, катау ягына чабып килде. Тузан туздырып, баш очында сөңгесен уйнатып, яңадан хан чатырына якынлашты.
– Әй, хан, чыгар икенче батырыңны! – дип кычкырды ул.
Яңа орыш башланганлыгын белдереп, тагын быргылар кычкырды, тагын дөңгерләр дөпелдәде. Киң чатыр артыннан яланга Будрач сукман55 килеп чыкты.
Будрач сукман Алмыш ханның Чәкән алпагыттан кала икенче батыры иде. Чәкән алпагыт үзенең коточкыч көче, кансызлыгы белән, ат өстендә яхшы орышуы белән танылган булса, Будрач сукман икенче яктан атаклы иде. Ул чирмеш иде, урман кешесе иде, шуңа аңа беркем каршы тора алмый иде. Тотыш белән Чәкән алпагытның орышын күзәтеп утырган Алмыш хан яшь җегетнең көчле якларын да, йомшак якларын да тиз арада төшенеп алды. Аның иң зур өстенлеге җиңеллек булса, иң йомшак ягы да шул ук җиңеллек иде. «Җәяүлегә каршы торып карасын әле!» – дип уйлады хан, үзалдына көлемсерәп.
– Мин кылыч белән орышам! – диде Будрач сукман.
Тотыш берни әйтмәде, атыннан сикереп төште дә сөңгесен җиргә кадады, кылычын кыныдан алды. Ташбәкәл, иясе өчен пошынган сыман, кыска гына итеп кешнәп куйды, теләр-теләмәс кенә катау ягына юыртты.
Ак чырайлы, саргылт кашлы Будрач сукман буйга калку түгел иде. Ул бик таза, нык, авыр сөякле иде. Чәкән алпагыт кебек ул да баштанаяк тимергә төренгән иде. Аның да кылыч үтәрдәй бер генә йомшак җире дә юк шикелле иде.
Батырлар, бер-берсен сынап, күзгә-күз карашып тордылар да, икесе дә берьюлы кузгалып куйдылар, таптанып алдылар, кылычларын селтәп, ярсып, шундук орышка да ташландылар.
Карар күзгә таш тутырылган капчык сыман авыр күренсә дә, Алмыш хан батыры да бик җитез, өлгер кыланды – андый җитезлекне, өлгерлекне Тотыш аннан бөтенләй көтмәгән иде. Будрач сукманның кулында кылыч уйнап кына торды. Тотыш, кысрыклауга чыдый алмыйча, әкренләп-әкренләп чигенә барды. Будрач исә, яшь җегеткә тын алырга да ирек бирмичә, шулай кысрыклап килде-килде дә, кинәт кылычын ике куллап тотып, бар көченә орды. Шундый иттереп орды – кылыч астында кеше түгел, таш булса, таш та урталай ярылып чыккан булыр иде! Тотыш ярылмады – җиргә егылды. Карап торучылар аһ итеп җибәрделәр. Сөенергәме, сөенмәскәме икәнлеген әлегә беркем белмәде. Нык селтәнгән кылычның яртылаш диярлек җиргә батканлыгын, яшь җегетнең үлемгә кыл арасы гына торып калганлыгын күргәч, акбүреләр дә, болгарлар да күкрәк тутырып тын алдылар.
Тотыш аягына басты, чирмеш алып ташланганчы, тиз арада кылычын, калканын ипләде, артка чигенде. Шул ук мәлдә аның күз алдына Тәңкә күренеп китте. Беренче төнне аның белән куышуы исенә төште. Яшьтәшләре белән куышлы, качышлы уйнаганда әле йөгереп, әле туктап, егылып калу, читкә тайпылу, шулай итеп, куучыны алҗытып бетерү алымын яхшы белсә дә, хәзер аңа бу ниндидер яңалык булып тоелды. Кылычын күтәреп Будрач сукман яңадан өстенә килә башлагач, ул тиз генә читкә сикерде. Ул моны берничә тапкыр кабатлады. Будрач кызып китте. Тотыш угланны ул туктаусыз эзәрлекләвендә булды. Тотыш исә әле башын иеп калды, әле йөгереп китте, йә булмаса, болгар батырының артына чыгарга итеп карады. Уңга-сулга боргалану тимер киемле кешегә шактый авырга туры килде. Яшь җегетнең нишләргә чамалавын ул бик яхшы аңлады, шулай да берни эшли алмады – Тотыш углан тиен кебек җитез, тиен кебек җиңел, тиен кебек тешле, усал иде.
Шулай мачы белән сычкан шикелле куышкан арада, Будрач сукман, Тотыш угланның кая, ничек тайпылачагын алдан ук чамалап, тагын бер тапкыр – монысында инде соңгы тапкыр! – кизәнергә булды. Читкә киткән җегет исенә килеп өлгергәнче, ул аның артыннан килеп тә басты, кылыч сабын тагын ике куллап тоткан килеш, бар көченә селтәнеп тә җибәрде. Монысында ул өстән аска түгел, кыйгачлап, уңнан сулга таба селтәде. Чалгы белән печән чапкандагы кебек, ул Тотышны кай төшеннән генә булса да урталай кыеп төшермәкче булды.
Тик ул Будрач сукман уйлаганча уңга да, сулга да тайпылмады, ул туп-туры аның аяк астына ташланды. Үткер кылыч аның баш өстеннән ыжгырып үтте. Алмыш ханның икенче батыры, кылычы артыннан ияреп, баскан урынында әйләнгәндәй итте. Шул ук мәлдә бөтен яланны тутырып, йөрәк ачысы белән:
– А-а-а-а! – дип кычкырып җибәрде.
Тотыш кулындагы үткер тимер астан, корсак турысыннан сабынача йомшак иткә батып керде, эчәкләрне, бөер-бавырларны кисеп үтеп, күкрәгенә таба шуышты. Сукман кулындагы кылыч, калкан чыңлап җиргә төште. Ак чырайлы, саргылт кашлы чирмеш алып, авызын ачып, ашыгып тын суыра-суыра, баганадай артка ауды.
55
Сукман – батыр сугышчы, алып.