Читать книгу Итил суы ака торур / Итиль река течет - Фаттах Нурихан - Страница 29
Икенче баб
V
ОглавлениеТотышка киенергә атасы булышты. Ул аңа үзенең авыр күбәсен, нык, авыр калканын бирергә теләде. Тотыш атасының бернәрсәсен дә алмады. Ул җиңелчә генә киенергә булды. Өстенә ул иң элек юка, җиңел күлмәк, аның өстеннән кыска тунын киде. Муенына нечкә каешка тагылган кечкенә бүре башы – ыру бөтиен такты. Кыска тунның күкрәк турысына юка тимер кисәкләре тегелгән иде. Аның өс киемендәге тимер бары шул гына иде. Аннары баш киеме – алпагы тимердән иде. Алпак башыннан төшеп китмәсен өчен, ул ияк астыннан сакалдырыгын бәйләп куйды да, кысып билен буды да, кылычын такты. Шуннан соң ул бер кулына калкан, икенче кулына сөңгесен алды.
Атка атланыр алдыннан ул йөгереп койма өстенә менде, беренче тапкыр күргәндәй, як-ягына каранды; еракта көмештәй җемелдәп яткан Чулманга, татлы исләр аңкытып, ап-ак чәчәккә күмелеп утырган шомыртларга, чокырлар артындагы зәңгәрсу калкулыкларга, урманнарга күз йөртеп чыкты. Күңеленнән ул үзенең туган җире белән, үзенең барлык ыруы белән – атасы-анасы, туганнары белән саубуллашты. Ул үзенең үткән балачагы белән, көн дә күреп өйрәнгән агач өйләр, тар урамнар, җилдә-яңгырда караеп беткән коймалар, капкалар белән, кырыс ирләр белән, зәңгәр төтеннәр белән саубуллашты.
Көн кояшлы иде, җылы иде. Кайдадыр якында гына чыр-чыр килеп кошлар очып йөри, баш өстендә, көмеш шөлдер булып, тургай чыңлый иде. Тиздән менә орыш буласына, кемнәрнеңдер озакламый шушы җылыдан, киңлек, иркенлектән аерылачагына әз генә дә ышанасы килми иде. Әле кичә генә бала-чага уйнап йөргән болында, яшел бодай уҗымы җәелеп яткан киң яланда күңелләрне тетрәндереп шаулашкан ят, чит, ягы кешеләр барлыгына бөтенләй ышанасы килми иде.
Тотыш юри ул якка карамаска тырышты. Туган җирен күздән кичергәч, ул койма өстенә тезләнде дә ак болытлар күпереп йөзгән биек, зәңгәр күккә карады.
– Тәңрем! Мин, Акбүренең Тотыш атлы угланы, алыплар орышына чыгам. Миңа көч бир, кыюлык, җиңеллек бир, Тәңрем! – диде ул, ялварып.
Шуннан соң ул атасын, анасын кочты, туганнарын кочты. Алыплар орышына бар нәрсә җитеш икәнлекне белдереп, катау ягында быргы уйнадылар. Болгарлар да шуны ук аңлатып җавап бирделәр. Шуннан соң ике якта да, йөрәкләрне җилкендереп, берьюлы унлап-унбишләп дөңгер кагарга тотындылар.
Менә ашыкмыйча гына ур өстенә күпер төшә башлады, капкалар ачылды, тешкә тиеп чыгырлар шыгырдады, тимер күгәннәр ыңгырашты. Тотыш Ташбәкәлнең тезгенен бушайтып җибәрде, күләгәле капка авызына чабып керде дә кояшлы ачык җиргә – яланга ыргылды.
Ул туп-туры хан чатырына таба карап чапты. Иң элек ул үзе белән орышачак алыпны күрмәкче булды, тик каршыда урмандай калкып торган ир-атлардан башка, аллы-зәңгәрле-сарылы ефәк чатырдан башка бүтән берни күрмәде. Бер җиргә тупланган шултикле күп кешеләрнең тере, усал, кызыксынучан күз карашларын тою аны чак-чак кына каушаткандай булды.
Шул чакта ул сөңгеләр, алпаклар, калканнар урманыннан аерылып, үзенә таба якынлашып килгән болгар алыбын күреп алды. Болгарларның бу иң атаклы батырлары Чәкән алпагыт54 иде.
Чәкән алпагыт богадай таза, арысландай көчле иде. Баштанаяк ул тимергә төренгән, шуңа күрә аның сөңге, кылыч үтәрдәй бер генә йомшак җире дә юктыр кебек иде. Үзенең таза, көр кола атында ул таштан уеп ясалган баганадай нык утыра иде. Ул киң битле, зур башлы иде. Күп орышларда бите-башы яраланып, ямьсезләнеп беткән бу усал, кансыз, коточкыч алпагыт турында, кылыч белән бер сукса, тимер киемле кешене урталай ярып төшерә, дип сөйлиләр иде. Аның белән орышкан бер генә батырның да әле исән калганы юк, дигән сүзләр дә йөри иде.
Чәкән алпагыт янында Тотыш углан бала-чага кебек кенә күренә иде. Буйга да ул аннан кайтышрак, киеме дә, кораллары да батырларныкына охшамаган кебек иде. Болгарлар аның йөзендәге кырыслыгын да, күзләрендәге очкынлы ярсуын да, киеме аша бүртеп торган беләк тычканнарын да күрә алмадылар. Алар бары аның яшь, җиңел… өтәләнгән булуын гына күрделәр. Алар аннан эчләрен тотып көләргә тотындылар. Чәкән алпагыт гыжылдавык бер ямьсез тавыш белән:
– Әй син, Камыр батыр! Бар, кайтып кит. Синнән өлкәнрәге килсен! – дип кычкырды.
Тотыш эндәшмәде. Аның бары иреннәре генә ныграк кысылды да куллары гына чытырдатып коралларын тотты. Күк күкрәгәндәй булып яңгыраган көлү тавышларын, йөзенә бәреп әйтелгән мыскыл сүзләрен ул әйтерсең ишетмәде дә. Чиксез ачу, үч тойгысы аңа көч бирде, корычтай ныклык бирде.
«Анаңның туган ыруын туздыручыдан, атаңның туган җирен басучыдан канлы үч ал, углым! Теләгем шул: куркуыңны салып тапта!» – диде Койтым бикә аның колак төбендә, пышылдап, изге орышка өндәп.
54
Алпагыт – батыр, алып, көрәшче.