Читать книгу Итил суы ака торур / Итиль река течет - Фаттах Нурихан - Страница 24

Беренче баб
XXII

Оглавление

Көн артыннан көн үтте, төн артыннан төн үтте – качакларны эзләргә киткән Котан белән Акбогадан бернинди яңалык ишетелмәде. Ул арада сабанга төшәр көн дә килеп җитте. Билгеләнгән көнне, кояш чыгу белән, игенчеләр үгезләрен, атларын җиктеләр, арбаларга сабан-тырмаларын, орлыкларын төяделәр дә Басу-капка аша яланга агыла башладылар.

Язгы сабанда бөтен ыру, бөтен катау катнашты. Койма, капка сакчыларыннан кала барлык ирләр, хатын-кызлар, бала-чагалар кырга чыктылар. Берәүләр сөрде, икенчеләре арттан тырмалап барды. Өченче берәүләр, иңбашларына тубаллар асып, шунда ук чәчә бардылар. Басу белән катау арасында – зур юлда, сөрелгән җир буйларында, әрәмә башларында, яшел чирәмле уйдыкларда – ыгы-зыгы, уен-көлке әз генә дә тукталып тормады. Әле анда, әле монда күккә зәңгәр төтеннәр күтәрелде – пешекчеләр сабанчыларга ашарга пешерделәр, бала-чагалар иске салам, чүп-чар яктылар. Ераграк басулардан кешеләр кунарга өйләренә кайтмадылар – киез өйләр корып, төнә-куна шунда яттылар. Каралар гына түгел, би дә бөтен өй эче белән, туганнары, кунаклары белән бөтен көнен кырда-басуда үткәрде. Иген игү иң изге эшләрдән санала иде, шуңа күрә үз аягы белән йөри алган барлык кеше ничек тә язгы сабанда катнашырга тиеш иде. Үз аяклары белән йөри алмаганнар исә, борынгы ышану буенча, иске җирнең җыртылуын, яңа җиргә орлык төшүен булса да үз күзләре белән күреп калырга тырышалар иде. Шунлыктан бу көннәрдә басуда бөкшәеп беткән карт-корыларны да, моңарчы түшәгеннән башын калкыта алмаган каты авыруларны да күрергә була иде.

Шундый көннәрнең берсендә, кич караңгы төшкәч, Кызыл Яр катау турысына, ташлы ярга бер көймә килеп туктады. Көймәдән ике карачкы төште. Тавыш-тынсыз гына алар көймәләрен яр читенә тартып чыгардылар да, вак чуерташларга сак кына басып, текә баскычка таба атладылар. Сабан көннәре булганга, яр буенда балыкчылар да, сакчылар да юк иде. Баскычның аскы башында да шулай ук бернинди сак күренми иде.

Көймәдән төшкән кешеләр, бер-берсенә тотынышып, текә баскыч буенча әкрен генә югары үрмәләделәр. Тиздән алар баскычның югары басмасына менеп җиттеләр, биек баганалар өстенә салынган, берни белән тоташмаган озынча күпер кырыенда туктап калдылар. Аларның артында, аста, бик тирәндә, төн карасында тагын да куркынычрак булып тоелган яр кырыенда, беленер-беленмәс кенә кара су елкылдап ята иде. Аларның каршысында, очлы манараларын күккә сузып, биек, кара койма калкып утыра иде. Аларның аяк астында, күпер янында, тирән бушлык барлыгы сизелә иде. Бар яктан да аларны төпсез упкын чолгап алган иде.

– Кайтып җитүен җиттек – өйгә ничек керергә? – диде Тотыш, күпер кырыеннан артка чигенеп.

– Төнне шушында гына уздырыйк. Иртәгә ни булса да булыр, – диде Тәңкә.

– Ни булса да булыр дип көтеп ятсаң, булыр! – диде Тотыш.

Нишләргә дә белмичә, ул Тәңкә белән кочаклашып күпер кырыенда шактый озак басып торды. Ничек керергә катауга, ничек анасы, атасы янына барып җитәргә? – аның күңелен менә шундый сорау тынычсызлый иде. Кайтканда бу турыда ул артык борчылмады, кайтып җитсәм, ничек тә җаен табармын әле, диде. Күпер баганасы буенча шуышып аска төшәргә, аннары шома яр читеннән үрмәләп өскә менәргә булыр иде – кызгылт ком-ташларда аның үзенә генә билгеле булган ярыклар, чокырчыклар бар иде. Тик аннан коймага ничек үрмәләп менәргә дә сакчыларга күренмичә генә ничек теге якка чыгарга? Үзе генә булса, ул, билгеле, аптырап тормас иде. Икәү булгач, үзен ул тышауланган кебек тойды.

Алар шулай аптырабрак торганда, капка турысында чыгырлар шыгырдаган тавыш ишетелде. Шул ук мәлдә караңгы коймадан, тере булып, киң кара нәрсә аерылды. Күпер төшерәләр түгелме соң?! Каян сизгәннәр? Күреп торалар микәнни?

Тотыш Тәңкәне кысып тотты да артка чигенде, баскыч буенча ашыгып аска төшә башлады. Тик ике-өч басма төшкәч тә, ул туктап калды. Ник кача соң әле ул? Кая кача? Өенә кайтып җиткән икән, ни булса да барыбер керергә кирәк түгелмени?

Асылмалы күпер, көчсез генә дөпелдәгән тавыш чыгарып, баганалар өстенә төште. Качаклар яңадан өскә менделәр, куркып-калтыранып, күпергә керделәр, бер-берсенә нык тотынып, упкын аша караңгы капкага таба атладылар.

Ярым ачык капка төбендә аларны сакчы туктатты.

– Тотыш, сезме? – диде ул әкрен генә, эчке бер сагаю белән.

– Мамыш! – диде качак егет, куанып. – Син күзәтеп тордыңмыни? Бай бул, Мамыш! Изгелегеңне мәңге онытмам!

– Мин генә түгел, бөтен Яр-капка сезне күзәтеп торды, – диде Мамыш. – Бинең боерыгы шундый.

– Ачулымы миңа атай? – диде Тотыш.

– Юк, – диде Мамыш.

Тотышның кинәт өстеннән тау-таш ишелеп төшкәндәй булды. Күңелендә калыккан куаныч тойгысыннан, атасын-анасын кызгану тойгысыннан аның аяк буыннары йомшарып калды. Ах, күпме кайгы-борчу салды ул аларга! Моннан соң инде беркайчан да ул аларның сүзеннән чыкмас, моннан соң инде ул аларның иң күндәм, иң игелекле угыллары булыр! Тик… тик аны бары кичерсеннәр генә дә, Тәңкәне алуына каршы гына килмәсеннәр.

– Бар, тизрәк йөгер, сөенче алырсың! – диде ул Мамышка.

– Сөенче уртак! – диде шунда аларны тыңлап торган икенче сакчы.

Алар ашыгыбрак алдан киттеләр, Тәңкә белән җитәкләшеп, Тотыш алар артыннан атлады.

Басудан арып-алҗып кайткан би каты йокыга талган иде. Аны уятып урыныннан торгыздылар. Шулай ук Койтым бикә белән Ямгырчы бине дә йокыларыннан уяттылар.

– Үзләре кайтыр дип әйттемме? – диде Койтым бикә, куанычыннан нишләргә белмичә.

– Мин дә кайтмаслар димәдем, – диде Ямгырчы би коры гына.

Әйе, кайттылар. Үзләре кайттылар. Әнә икәүләшеп аталары алдында тезләнеп торалар. Бераз гына ябыгып калганнар, бераз гына үсеп киткәндәй, үзгәргәндәй булганнар. Тотышның иңбашлары, кыска тунына сыймыйча, төртелеп тора сыман. Муены нечкәргәндәй булган, чәчләре үскән – күзенә, маңгаена төшеп тора. Тәңкә тартылган, сулыккан; күз төпләре зураеп калган.

Кайттылар… Алар Биар ханына тикле барып җитә алмадылар. Катаудан ике көн ераклыгындагы балыкчы Карынчык өендә тукталып калдылар. Карынчык аларга Биар ханында болгарларга каршы яу чыгу кайгысы юклыгын әйтте. Быел тагын төн ягыннан аларга каеклы юлбасарлар төшкән икән. Көчләре артык күп булмаган, биарлар аларны бик тиз җиңә алганнар. Шулай да юлбасарлар Биар иленә шактый күп талау китергәннәр. Карынчык әйтте, анда йөреп юлыгыз уңмас, диде. Биарның Алмыш ханда эше юк, ул сиңа берни бирмәс, диде. Аннары өстәп куйды: теләгәнчә үземдә кунак булыгыз – би углына кайда да урын табылыр, диде.

Тотыш Карынчыкның сүзен тыңларга булды. Яр буенда, урман эчендә балыкчы аларга киез өй корып бирде, көн дә аларны яңа тотылган балык, яңа суелган ит белән сыйлады. Тотыш Тәңкә белән бергә тора башлагач, үзенең барлык кайгыларын, барлык үпкәләрен онытты. Чынында аның инде үзенең дә беркая яу белән дә чыгасы килмәде, кемнәндер, ни өчендер үч тә аласы килмәде. Тәңкә белән икәүдән-икәү генә ул ялгыз өйдә, изге Чулман буенда мәңге торып калуга да каршы килмәс иде. Тик аларга анда мәңге торып калырга туры килмәде. Аларны эзләп, көтмәгәндә атасыннан кешеләр килеп җитте. Ярый әле балыкчы аларны алдап җибәрде, күрмәдем, белмәдем, монда беркем булмады, диде. Эзләнүчеләр киткәч исә Карынчык качакларга әйтте, без капчыкта ятмый, сезне барыбер табарлар, диде. Болай качып йөрү, качып яшәү би углына килешми. Кайтырга кирәк, ил казанында кайнарга, ил кайгысын кайгыртырга кирәк, диде.

Менә алар кайттылар.

– Атам, анам, мин ир булдым, – диде ул, идәннән күзен алмыйча. – Моңарчы мин бала булганмын. Барысы өчен дә кичерегез мине! Кичер мине, Ямгырчы би! Миңа аерым өй бир, эш бир, атам. Минем дә башкалар кебек яшисем килә.

– Ата-анадан качып китеп ир булмыйлар, – диде Күрән би шактый тынлыктан соң, нык береккән иреннәрен бер-берсеннән көчкә аерып. – Тәңре каршында, түрә каршында син ир түгел, син – угры, син…

Яшь җегет калтыранып китте, иңбашлары салынып төште, күз карашы томанланып калды.

– Угрылык өчен сезнең аяк-кулларыгызны чабып өзәчәкләр…

– Атай! – диде Тотыш, коты алынып. – Языклы мин! Ярлыкагыз мине, атам, анам!

– Чабып өзәчәкләр! – диде ата кеше, кабатлап, караңгы йөз белән. – Сезнең әллә икешәр башыгыз, дүртәр аяк-кулыгыз бармы?

Моңарчы бер сүз әйтми читтә басып торган Ямгырчы би телгә килде.

– Мин кызымның аяк-куллары агач башында асылынып торуын теләмим. Таң атканчы мин кузгалып китәргә тиешмен. Капкаңны ачарга боерык бирүеңне үтенәм, би, – диде ул.

– Мине ирем белән бергә ассыннар! Мин беркая китмим! – диде Тәңкә, Тотышка сыенып.

Ямгырчы би усал гына көлеп куйды.

– Мин үз сүземне әйттем, – диде ул, Акбүре ыруының башына карап. – Үз углыңны син теләсә нишләтә аласың. Кызымны мин калдырмаячакмын.

Тәңкә кинәт чыркылдап җибәрде, тынсыз калган, күңеле сынган иренең авыр башын күкрәгенә кысып, тыела алмыйча кычкырып җыларга тотынды.

– Бирмим! Бирмим! Асыгыз… мине дә асыгыз! Минем дә үләсем килә! – диде ул, такмаклап.

Итил суы ака торур / Итиль река течет

Подняться наверх