Читать книгу Йолдыз яктысы - Габдулхай Сабитов - Страница 11

Еллар узгач

Оглавление

Гадәттә, мин кулъязмаларымны сакламыйм, басылып, беренче нөсхәсе кулга керү белән ерткалап ташлыйм. Болай да кысынкы өйдә чүп-чар җыеп яту кемгә хаҗәт?! Аннары икенче бер ягы да башка шөбһә сала: әгәренки кайчан да булса, ягъни үзем теге… төп йортка кайтып киткәннән соң, балалар, кардәшләр актарып караса, Ходай сакласын, һич тә үрнәк булырлык түгел ләбаса. Берәүләр әнә бер тын белән кирпечтәй роман язып ташлый, ә мин кечкенә генә хикәяләр белән дә күпме җәфа чиккәнмен. Сүзнең төгәл мәгънәсен таба алмыйча, биш-алты сүз алмаштырып язганмын да сызганмын. Кайчак бер өем кәгазь исраф итеп, шуннан күңелгә ятышлы, төгәл фикерле нибары ике-өч җөмлә калган…

Әйе, кызганычка каршы, сакларлыгым юк. Ә менә шушы истәлекләремнең кулъязмасы, иске китаплар арасына кысылып, ничектер сакланып калган. Ничә еллар!.. Утыз… утыз ике… Уйлап баксаң, бер кеше гомере.

Саргаеп беткән кәгазьләрне кулыма алам, сак кына актара башлыйм. Урта бер җирдән шулай ук таушалып саргайган фото килеп төшә… Хакасия даласы, ерак сопкалар. Япа-ялан дала уртасында – без, безнең төркем. Үзәктә җитәкчебез Михаил Александрович, аның янәшәсендәге Панкратов белән Харабаров, килбәтсез мамык сырма, сырган чалбар, кирза итекләр киеп, дус кызлары белән кочаклашып баскан Белла. Юра машина әрҗәсенә үк менеп кунаклаган, аның янында генерал малае Витя Парфентьев. Иң алда, аякларын үзбәкчә чалыштырып, чиккән түбәтәйле Әзиз утыра…

Ничектер күңелем җирседе, яшьлектәге яшел дулкын булып сәхифәләр, хатирәләр яңарды… Кай якларда йөрисез икән?..

Михаил Александрович турында хәбәр-хәтер ишеткәнем булмады. Ул чакта ук өлкән кеше иде, күптән дөнья куйгандыр инде… Мин үзем дә бит, сакал сәлперәйтеп, алтмышым тулганны көтеп утырам. Ә менә Харабаров, сәләтле шагыйрь булып өлгереп җиткәндә генә, бик иртә вафат булган дип ишеттем. Дөнья бу! Панкратовның, Виктор Парфентьевның матур-матур шигырьләре үзәк матбугат битләрендә еш кына күренә. Әзиз белән хат алышканым да булды. Ул инде егерме өч җыентык бастырган икән, Үзбәкстанда шактый танылган шагыйрь. «Килеп чык, шашлык белән сыйлармын», – дип язган. Әйе, оста иде Әзиз шашлык кыздырырга.

Кулъязманы укып карагач, үзем дә сәерсенеп куям. Далада булган иң кызыклы вакыйгаларның күбесен ни сәбәпледер язмый калдырганмын. Әдәбиятта ул заманнарда булган тынчу кысанлык комачаулагандыр, күрәсең. Еллар узгач, торып-торып искә төшә дә, тиле кеше кебек, берүзем көлеп утырам.


…Эш төгәлләп, китәргә җыенып яткан көнне йөк машинасында совхоз директоры Беленков килеп төште.

– Шәп эшләдегез бит, егетләр, көтмәгән идек, – ди бу. – Сезгә әнә совхоз идарәсе исеменнән бүләк китердем.

Карасак, машина әрҗәсендә ике тере сарык. Аптырап киттек: кая куярбыз, ничек бүләрбез мондый бүләкне?

Әзиз исә ялт кына машина әрҗәсенә сикереп менде дә, сөйләнә-сөйләнә, сарыкларны сыртыннан сыйпарга кереште:

– Ай-вай, шашлык! Хороший шашлык, жирный шашлык! – ди.

Аннары машинадан сикереп төште дә туп-туры кашаяк чатырына пычак кайрарга йөгерде. «Бисмиллаһи-аллаһы-әкбәр», – дип, үзе чалды сарыкларны, үзе тунады. Янына ярдәмгә беркемне дә якын җибәрми, тик мине әйди:

– Әйдә, читтә торма, булыш, син мөселман, мин мөселман, кяфер суйганны ашау хәрам безгә, – ди.

Моңарчы теләсә нинди дуңгыз калҗасын борын җыермыйча суктыра торган Әзизебез, шулай итеп, чат мөселманга әйләнде дә куйды. Шашлык кыздырганда да, мине гел яныннан җибәрмәде. Ике сарыкны эш итеп, сөякләрен зур казанга салып, шулпа кайнатырга салгач, көне буе дала кояшы астында кайнар учак янында, фанер кисәге селтәп, күмер көйрәтеп тордым. Менә шул булды мөселманлыкның файдасы!

Беленков безгә күчтәнәчкә, озату мәҗлесенә дип, бер тартма ак, бер тартма кызыл шәраб төяп килгән икән. Кичен, шашлык кызып, майлы шулпа пешеп алга килгәч, китек-чатык касәләр мөлдерәмә тулгач, Әзиз мөселман икәнлегебезне искә төшермәде тагын.

– Кара әле, Әзиз, – дим мин аңа. – Әле генә, мин мөселман, дигән идең. Үзең дуңгызын да читкә куймыйсың, бу явызны да…

Күзен дә йоммый:

– Мин монда мосафир. «Мосафирга ярый» диелгән Коръәндә…

Белмим, Коръәндә ничек язылгандыр, әмма Әзиз кимен куймады, оңкыт[2]!

Һәй, төнге даладагы ул кич, ул кичә!.. Әйтеп-сөйләп аңлатырлык кына түгел, ни генә булмады! Уен-көлке, такмаклар, биюләр, шунда, өстәл артында ук туган шаян җырлар… Еллар узгач, инде хәтеремдә калмаган, тик үземә атап кайсыдыр явызы чыгарган бер такмакны дөнья кубарып җырлаганнары гына хәтеремдә. Аның да бер юлы гына:

Мы везём Сабитова-битова-битова-битова…

Белла турында аерым тукталмый булмый. Истәлекләремдә «Белла» дип, исеме белән генә телгә алган кызыбыз хәзер илгә генә түгел, дөньяга мәшһүр шагыйрә. Белла Ахмадулина. Институт коридорларында ул безгә борылып та карамый иде. Аристократ, аксөяк! Өстендә ниндидер асыл җәнлек тиресеннән тегелгән затлы тун, тунның изүе, төймәләре ни сәбәпледер алгы якта түгел, артта, нәкъ сырт сөяге турында. Өстен салган чакта, аның янында төймә ычкындырырга кемдер берәү булу зарури. Үзе мәче баласы шәйле генә йөнтәс эт җитәкләгән булыр. Тамаша инде, билләһи! Безгә, авыл малайларына, көлке дә, сәер дә.

Әлеге фотога карыйм да шаккатам. Үзгәрсә дә үзгәрә икән кеше. Кирза итек, шөкәтсез сырма, сырган чалбар… Илтеп кертәсе иде шул кыяфәтендә институт коридорына. Чыгарып җибәрәсе иде Мәскәүнең Горький урамына!

Тышкы кыяфәте генә түгел, бер атна эчендә асылы да үзгәрде кызыйның. Килә-килешкә ул безнең пешекчебез булып китте. Совхоз биргән көрпәле оннан да ашап туя алмаслык белен пешерә, сеңерле сарык итеннән дә телеңне йотарлык котлет әзерли. Һәрберебез белән ягымлы елмаеп, үз итеп сөйләшә.

Тагын бер һөнәре бар икән әле: төзелештә кулга таш төшсә, әз генә тән тырналса, шунда ук, аптечкасын тотып, Белла йөгереп килә. Бу җәһәттән миңа аның зур ярдәме тиде.

Далага килеп төшкән көнне палаткабыз артына егетләр юыну өчен кечкенә лапас кебек нәрсә корып куйганнар иде. Юынгыч эләр, сабын куяр урыны да бар. Иртән торып чыктым да, ашыга-ашыга, сабынлап юына башладым. Шунда кинәт кулым сыздырып, зәһәр әрнеп куйды. Карасам, уч төбемнән югарырак, буын өстендә, тәнемне кисеп кергән юка лезвие зырылдап тора. Яртысына диярлек кергән. Тартып алдым. Кан сиптерә башлады. Юньсезләр! Кемдер берәү кырынган да лезвиесен сабын янында калдырган. Ә ул, сабынга ябышып, менә ни китереп чыгарды!

Белла беләгемне кысып буды, ниндидер даруларын сөртеп, ниндидер үлән яфрагы ябып, марля белән бәйләп куйды. Кан туктады, яраның әрнүе басылды. Әмма ип- тәшләр белән бергәләп эшкә тотынуым булды, үзем дә күрмәгәнмен, ап-ак марляга кан саркып, кып-кызыл төскә кергән. Дәррәү кубып, төзелештән куып җибәрде иптәшләр.

Нишлим? Шыксыз палаткада берьялгызым каңгырып утырам. Биредә, дала уртасында, газета-журналлар да юк, юлга алган китаплар да кат-кат укылган.

Шунда, кирза итекләре белән лас-лос басып, палаткага Белла килеп керде.

– Әйдә, Абдул, көндезге ашка егетләргә сюрприз ясыйбыз, – ди.

Икебез ике чиләк алып, сопка итәгендәге каен урманына юнәлдек.

Урманга керү белән – гөмбә, хәйран тамаша! Чалгы белән чабып алырлык. Иң яшьләрен, иң матурларын гына сайлап җыя-җыя урман эченә керә барабыз. Ярты сәгать дигәндә, чиләкләребез тула язды. Ял итәргә утырдык. Белла сигарет кабызып җибәрде.

Дөресен әйтим, өнәмим мин тәмәке тарткан кыз-хатыннарны. Үзем тартучы булсам да, кызыл ирененә тәмәке кыстырган хатыннарны күрсәм, ни сәбәпледер күңелем болгана.

– Абдул, научи меня по-татарски говорить, – дип чытлыклана Белла.

– Татар кызлары тәмәке тартмый, ташла башта тәмәкеңне, – дим, шаяруын-чынын бергә кушып.

– Фигурам бозыла, симерәм, – дип аклана теге.

– Белла, синең фамилияң татарныкы. Татарлыгың ни чама соң синең? – дип сорыйм.

– Әнием итальянка, әтием татар булган, тик мин аны бик аз хәтерлим, аерылганнар алар, – ди.

…Уч төбемнән югарырак, буын өстендә, яра эзе калган. Дала истәлеге, яшьлек истәлеге.

Еллар узу белән саргаеп беткән әлеге кулъязмамны тагын бер кат укып чыгам.

Ничек? Китапка кертеп укучыга тәкъдим итәрлеге бармы?

Бу язмаларымда гаҗәпкә каршы сыздым-боздымнар артык күп түгел. Бертыннан язып ташлаганмын, ахрысы. Шуңадыр, тәгаен, кытыршы урыннары да шактый, тәҗрибәсез яшь каләм таеп-таеп та киткәләгән. Ләкин анда, үземә генә шулай тоеламы, ниндидер балаларча беркатлылык, самимилек сизелеп тора. Дала исе, каен урманнары исе киләдер кебек. Яшьлек дәрте, шул заманнар романтикасы бар кебек. Керсен әйдә китапка, укучым үзе хөкем итәр.

Хәерле булсын!

1991

2

Оңкыт (диал.) – чамасыз күп ашаучы кеше.

Йолдыз яктысы

Подняться наверх