Читать книгу Йолдыз яктысы - Габдулхай Сабитов - Страница 7

Сопкаларда шәфәкъ шәүләсе
(Чирәм җирләр хикәясе)
Якташ

Оглавление

«Себер» дигән сүз ни өчендер минем күз алдына җан өшеткеч шомлы җилләр генә улап торган шәрә бушлыкны китереп бастыра иде. Үзем килеп күргәч, бу якларның матурлыгына, табигатьнең байлыгына исем китте. Аулыйм дисәң, кыргый җәнлеге, тотыйм дисәң, елгасында балыгы күп. Каен аралаш тәбәнәк куаклыкта кура җиләге пешә. Тау битендәге аланнарда бил тиңентен зәңгәр чәчәкле сусыл үлән үсә. Печән чапканда, бөрлегән суыннан чалгы кызара. Ә сопка түбәсенә менеп карасаң, алдыңда күз күреме җитмәслек киңлек ачыла. Ирексездән: «Ай-һай! Кайда икән бу яшел диңгезнең ярлары?!» – дип куясың. Кай ягына карасаң да – дулкын, дулкын, дулкын!.. Ничек кенә сөреп, ничек кенә чәчеп бетергәннәр ул бодайны! Киң булып, иркен булып дулкынлана… Бодай басуы гына түгел, күңел дә дулкынлана, шулай иркен булып, рәхәт итеп дулкынлана. Болытлардан төшкән сыек күләгәләр сопка итәгенә ятып шуышалар. Әллә кайда биектә бөркет очып йөри. Кызыл түшле миләш чыпчыгы, куркыныч барлыгын сизеп, яфрак астына поса…

Мин, дала сулышына колак салып, бу матур күренешкә сокланып, тау түбәсендә бик озак басып торганнан соң, каенлы җалпыдан[1] төшеп, киң юлга чыктым. Озак та үтмәде, юл борылышында йөк машинасы күренде. Минем янга килеп җитәрәк, шофёр кабинадан башын тыгып кычкырды:

– Центральныйгамы?

Болай гына, буш вакытымда тирә-якларны күреп кайтыйм дип кенә чыккан идем. Машина килеп туктагач, бер дә икеләнеп тормадым, шофёр янына кабинага кереп утырдым.

Шофёр җирәнрәк чәчле, ач яңаклы, юкарак кына егет иде. Сөйләшеп бара торгач:

– Кайсы якныкы? – дип сорады ул миннән.

– Татарстаннан, Минзәлә районыннан.

Егетнең йөзе балкып китте. Әллә нинди шатлыклы хәбәр ишеткәндәй кычкырып ук җибәрде:

– Кит аннан! Якташлар бит без, алайса! Ә мин – Алексеев Николай… Коля.

Без танышып киттек. Машинаны такыр юлга чыгаргач, Коля мине сораулар белән күмеп ташлады. Тик иркенләп сөйләшергә вакыт булмады, машина совхоз конторасы алдына килеп туктады. Кабинадан төшкәч, Николай мине беләгемнән алды да җилтерәтеп урам уртасына чыгарды.

– Минем өйне табу кыен түгел. Әнә күрәсеңме? Ике катлы таш йорт яныннан… Түгел, түгел. Анысы мәктәп аның. Син сулгарак кара. Яңа салына торган водокачка… Аннан уңга борыласың. Бер тыкрык үтәсең дә аннан сулга, чәйханәне үткәч, тагын уңга…


Бу хисапсыз «уңга-сулга» лар Николайның үзенә дә кызык тоелды, күрәсең. Ул, минем җилкәгә сугып, рәхәтләнеп көлеп җибәрде.

– Күренеп үк тора, – дип дәвам итте ул аннан соң. – Әнә чүлмәк түбәле яңа йорт.

Мин ул күрсәткән якта чүлмәк түбәле бик күп яңа йортлар күрдем. Шактый озак аңлаткач кына, бераз төшенгәндәй булдым.

Ләкин кичен ул йортны табу бик җиңел булмады. Һәркайда яңа йортлар, кибетләр, чәйханәләр… Өч ел элек бу урында тавык алачыгы кадәр биш-алты гына йорт булган дип кем әйтер!

Хәзер бу совхозда электростанция, урта мәктәп, зур больница… Бер сүз белән әйткәндә, Енисей буенда яңа шәһәр туып килә…

Мин килеп кергәндә, өйдә Николай үзе генә утыра иде. Каршы ук йөгереп килде. Без утырып, иркенләп сөйләшеп киттек.

– Чаллыда да, Минзәләдә дә булганым бар, – диде Николай. – Мин үзем Алабугадан бит. Анда булганың бармы? Матур бит безнең яклар!

Николай үзенең бала чакларын, ыштаны белән вак балык сөзеп йөргәннәрен сөйләп китте. Сөйләгәндә йә көлеп җибәрә, йә моңсуланып кала. Күзләре үк әйтеп тора: сагынган егет, бик сагынган туган якларын…

– Кунакка кайтырга исәбең юкмы? – дип сорыйм.

– Кайтам. Урып-җыюны бетерү белән кайтам. Бик озак бит инде. 1950 елда армиягә киттем. Аннан соң Сталинск шәһәрендә авыл хуҗалыгын механикалаштыру мәктәбендә укыдым. 1955 елда бирегә килеп эшли башладым. Комбайнчы идем. Шофёрлар җитмәгәч, машинага күчтем. Өйләндем. Надя шушы крайныкы. Комсомол путёвкасы белән килде. Малай үстереп ятабыз.

Мин өй эченә күз йөртеп чыгам. Кечерәк кенә бүлмә. Ике карават, көзге, гардероб… Зур-зур ике тәрәзәгә челтәр пәрдәләр эленгән. Җиһаз бик гади булса да, бүлмәдәге җыйнаклык, чисталык хезмәт сөючән хатын-кыз кулы турында сөйли.

– Тора-бара хуҗалык сыман нәрсә дә булдырдык, – дип дәвам итә якташ. – Ике баш дуңгыз бар. Кош-корт байтак. Узган ел сыер алдык…

– Хезмәт авыр түгелме соң?

– Бер авырлыгы да булмаса, хезмәт буламыни ул! – ди Николай. – Билгеле, хәзер җиңелрәк. Килгән елларда бик кыен булды. Беренче кышны палаткада уздырдык. Суыгы дисәң, монда ул илле градуска җитә. Менә бит ничек… Кайберәүләр түзмәде, тәртәне кире бордылар…

Без шактый озак сөйләштек. Сүз артыннан сүз чыга торды. Ләкин миңа китәргә вакыт иде.

Инде чыгарга җыенып урыннан кузгалгач, улы Витяны күтәреп, Николайның хатыны кайтып керде. Николай мине Надя белән таныштырды да, улын үзенә алып, минем янга килде.

– Күр әле, брат! Менә нинди батыр бүләк итте миңа әнисе, – диде ул, елмаеп.

Николай мине озата чыкты.

– Кара әле, якташ, – диде ул, мине баскычта туктатып. – Алабуга якларына барып чыксаң, безгә керергә тырыш әле. Әни бар, туганнар бар минем анда. Улыгызны күрдем, диген. Әйбәт яши, диген. Сөйлә минем тормышны. Кунакка кайта, диген…

Тергешка кайткач, мин бик озак йоклый алмыйча уйланып яттым…

Кеше иксез-чиксез Ватанны тоташтан күз алдына китерә алмый. Аның күңелендә үзе туып үскән бер тирәлек, ул тирәлекнең дә аерым бер урманы, яланы, чишмәсе, йә булмаса, тар гына бер авыл инеше яши. Кеше, кайларда гына йөрсә дә, шул кечкенә инешне оныта алмый, аны өзелеп сагына, аны яклап утка да, суга да керергә әзер тора.

Алабуга егетенең дә үз инеше бар. Озын поход юллары үткәндә дә, кулына корал тотып сакта торганда да онытмаган ул бу инешне. Салкын Енисей кышында палаткада төн уздырганда, күңел җылысы итеп саклаган ул аны. Һәм Николай авырлыклардан качып китмәгән… Ул орден да алмаган, аның исеме газета битләрен дә бизәмәгән. Ләкин ул бирегә дан эзләп тә, җиңел тормыш эзләп тә килмәгән бит…

1

Җалпы (диал.) – түбән җир, иңкү җир. (Астөшермәдәге сүзләр мөхәррир тарафыннан куелды.)

Йолдыз яктысы

Подняться наверх