Читать книгу Бөртектән – көшел / Из колосьев сноп - Ильдар Низамов - Страница 12
Парчалар көшеленнән кыйсса
Җыруларым
ОглавлениеКеше китә, җыры кала, диләр,
Бер җыр калсын әле бездән дә.
Хәйдәр Бигичев,
Илсур Хөснетдинев,
Фәнис Яруллин
Беренче җыр
Кем үзенең гомерендә беренче җырлаган җырын хәтерли икән? Гадәттә, шундый сорауны атаклы җырчылардан сорыйлар. Алар хәтерләргә азаплана яисә төгәл генә җавап бирә. Карале, мин дә җавап бирә алам икән бит. «Колаксыз Зариф» җыры ул!
Алтынчы класста укыганда шикелле, түгәрәк кенә йөзле җете күзле классташыма игътибар итә башладым, күрәсе генә килеп, сөйләшәсе генә килеп тора. Тик үзенә якын килергә тарсынам, малай, кызлар әллә нәрсәләр күпертер кебек.
Ул арада каникул да башланды. Колхоз эшенә җигелдек. Ә кыз күз алдыннан китми. Ат белән Шура буена төшеп, орлык киптергечкә ягарга юан-юан зирекләр кисәм. Балта белән. Маңгайдан тир ага. «Бирешмә, дим үз-үземә, кызым күрсә, хәле беткән дисә, нишләрсең». Булды бит менә, олауга җитәрлек зирек киселде; кигәвеннән тибенә-тибенә азапланган атны көчкә тыеп, куладакка агачны төйим, бәйләп, кузгалып та китәм.
Өйгә таба ат теләп элдертә, куладак үргә дә келтердәп кенә тәгәри. Мин хәтта олау өстенә, салкынча зирекләргә менеп атланам. Кояш җылыта, рәхә-ә-әт. Тәндә кан уйнаудан туктамый. Хәрәкәтләнәсе килә. Яшүсмердә беренче тапкыр хис сутлары тарала башлаган мәл булмады микән ул? Мәхәббәт дигән серле бер дөнья шуннан башланмый микән? Монда инде янәшәңдә тагын берәүнең булуы кирәк. Хыялда гына булса да. Ә минеке бит хыялда гына түгел, теге «кызым» күз алдына килеп баса. Ул миңа шундый да якын, кадерле. Янымда булса, мин аңа әллә нинди «тәмле» сүзләр әйтер идем, битләреннән, кулларыннан сыйпар идем.
Янымда үзе булмагач, әлеге әйтәсе сүзләр сәер хәрәкәтләр булып, сәер тавышлар булып дөньяга чыгарга тели. Ул хис җыр булып чыга башлый. Мин олауга торып басам, ташыган җырым миннән тирә-якка очып китә, тарала башлый – бөтен басуга, бөтен юлга берүзем, миңа берәүдән дә ояласы, тарсынасы түгел. Җырлыйм! Тургайлар ишетә, кояш, игеннәр, чәчәкләр ишетә. Җырлыйм! Ишетсеннәр, миңа оят түгел.
Бәлки әле, җырым «аңарга» да барып җитәр! Җырлыйм!
Урманда… Илһам Шакиров
Машинада урманга кузгалдым. Кичә Казаннан Илһам Шакиров дискын алып кайткан идем – шуны кабыздым. Инде урманга да ерак калмаган иде. Илһам җырлап та җибәрде… «Кара ла гына урман…» – музыкасыз-нисез. Нәкъ урман эченә кереп барган сыман…
Кул үзеннән-үзе җырны өзде, аяк газга көчлерәк басты – тизрәк урманга, куе, караңгы урман эченә алып кереп, Илһамны шунда бөтен көченә җырлатып җибәрергә! Яңгырасын әле мәһабәт татар җыры кара урманның нәкъ үзендә.
«Кара ла гына урман…»
Куен дәфтәреннән
*
Илгиз Кадыйров: «Милләтне саклаучы ул тел генә түгел, килешмим, ул – музыка».
*
Композитор: «Моң, көй шигырьнең үзендә була, композитор шуны табып алырга тиеш».
*
Кадыйр Сибгатуллин: «Бу тормышта каласы килә бер җыр булып».
*
Рәдиф Гаташ: «Җыр – шагыйрьнең бөтен иҗаты, ул – аның халәтен, халкының уен, хисен әйткән сүзләре».
*
Гөлзадә: «Җырда яхшылыкны гына күрик: алар күп; зарланмыйк».
*
Җырчы, педагог Фатыйма Имашева: «Балалар җыр аша күп сүз өйрәнәләр».
Үзәге бармы?
Җыр – үзенә бер әсәр: эчтәлеге белән дә, төзелеше белән дә бербөтен. Бөтенлеге белән камил.
Иң башта аның үзәге булу зарур. Җелеге дип тә атыйм. Шунсыз җыр була алмый. Әлбәттә, мәгънә үзәге: «әни турында», «мәхәббәт турында», «авылым турында»… Тик бу әле бик гомуми, томанлы. Үзәк ул күз алдына сурәт булып килеп басарга тиеш. Манзара булып… «Бер кыр казы калды аерылып / Үзе очып барган төркемнән»; «Мин борылып карадым: ул борылып карамады микән дип»; «Иңнәренә көянтәләр элеп / Ак каеннар юлга тезелгән (А. Фәйзрахманов җырлый); «Елмаеп чыгасың тирмәңнән / Чәчеңне җилләргә таратып үтәсең»; «Елама, елама, елама, / Тикмәгә түгелдер кар ява; Тәрәзә янында кыз бала». Яисә бик тәэсирле сурәт парча булып: «Кошлар кайта безгә, син һаман юк»; «Нигә, нигә синең шаян күзләр күзләремә болай багалар»; яки фәлсәфи бер уйлану мизгеле булып: «Һәр көнне төшемә керәсең»; «Елга ярын сагынып елый / Диңгезнең дулкыннары»; «Үтте дә китте яшьлегем»; «Кайгыларым алып китим / Бүтәннәргә калмасын» (М. Шәмсетдинева, Х. Әюпов, А. Фәйзрахманов); бала җырлый: «Илләр турында уйлыйм мин / Нәни димәгез миңа!»; яисә үзенә бер тасвирый яисә хикәяти (вакыйгасы, сюжеты булган) әсәр сыйфатында: «Казаннарга барасым бар әле» (Р. Ханнанов сүзләре); «Утыр әле яннарыма»; «Мин сине яратам, барыбер үземә каратам…»; З. Хәким җырларын радио тыңлаучы «мини-спектакль» ди.
Зилә Сөнгатуллина җырлаганда, җырны әсәр итеп тоясың – аның техникасы сизелә, хәтта күренә дә кебек: ритм, төгәллек, рифма, авазларның, тын-сулышның төгәл бирелеше, аларның дөрес бәйләнешен тоя, шуны тоюдан, шуны тыңлаучыга да җиткерә алудан ләззәт, тәм табуы аңа да барып җитә, аңлашыла, ләззәтләндерә. Моңа, чыннан да, үзенә бер көч кирәктер!
Тел һәм җыр
Тел булмаса, җыр булмас иде; моң, көй әле ул җыр түгел, көйне, тавышны авыз эченнән көйләп була, сызгырып була, ниндидер коралда уйнап та була, тик җырлап булмый. Әнвәр Шаһиморатов, җырда беренчел ул – сүз, ди.
Җырга сүзне сайлап алу – үзе зур талант, осталык, халыкчанлык чагылышы ул. Телеңне тоемлаганда гына, җанга үтемле җыр чыгара, җырлый аласың. Шундый җыр чыгара алганда гына, телне дә баетып була. Киресенчә, телгә надан «шагыйрьләр», җырчылар тел бозуга шактый өлеш кертә.
Иң хәвефлесе – мәгънә төгәлсезлеге. «Ак чәчәкләрдән илһам эзләшик». Нигә ак чәчәкләрдән? Илһам нәрсә ул? Аны нигә эзләргә? Эзләшү бит татарча кемгәдер эзләргә булышу мәгънәсендә, кемгә эзләшәләр? Җырның шуннан соңгы ук юлы: «Былбыллар кебек гөр-гөр гөрләшик». Янә йөз сорау: былбыл гөрләми бит. Бу хакта заманында Мөхәммәт Мәһдиев бик тә гарьләнеп, үпкәләп язып чыккан иде. Чыннан да, рифма артыннан куу әллә нинди мәгънәсезлекләр тудыра. «Күгәрченнәр» иҗек санына туры килми. Бәлки, чәүкә, чыпчыктыр? Ә-ә-ә, мәгънәсезлек килеп чыгамы, ә былбыл гөрләү мәгънәлеме?
Мәгънәсез гыйбарәләр: «Матурым син, гөлем син…»; «Сөям сине, сөям, бел»; «Бергә булыйк, безгә кил».
Эчтәлек мәгънәсезлеге мәгънәсе ягыннан урынсыз сүздән башлана: «Калырга дип әллә сезнең белән /Йөрәккәем шашып тибенә».
Юк икән, җырларда мәгънәсезлек иҗекләрдән үк башлана икән: «Кызлар каз юарга киткәннәр»; «Без ике сандугачлар». Татарда җөмләдә күплекне белдергән башка сүз булса, хәбәр күплектә килми.
Юк икән, җырда мәгънәсезлек авазлардан, хәрефләрдән үк башлана икән. Бала җырлый: «Элли-бэлли бэү; Эчеп кайтам» («Очып кайтам» икән). Өлкәннәр дә калышмый: «Нәрсәгә соң ул мәхәббәт, / сөю утында янсак» җырында артист «нәстәгә» ди. «Икән» урынына «микән», «кайда» урынына «кая» җыр саен димәсәң.
Җыр тыңлаганда аеруча еш ризасызлык тудыра торган кимчелек ул – кабатлау. Аерым сүзләр генә түгел, бөтен бер тезмәләр, куплетлар кабатлана. Бөтен композициясе кабатлауга корылган җырлар бар: «Елмай, елмай, елмай…» (ун тапкырдан да күбрәк әйтелә); «Тормыш бит ул, тормыш бит ул, тормыш бит ул үзгәрә / Тормышның рәхәт көннәре килер әле безгә дә»; «Ак каеннар безне көтә-көтә, / Көтә безне, көтә якташлар»; «Картайгачтын соң була, / Картайгачтын соң була, / Картайгачтын соң була…» (Әллә бер егерме тапкыр кабатлый инде!) Элекке заманда иске патефонның тәлинкәсе әйләнгәндә төртелеп кала да бертуктаусыз шулай кабатлап тора иде…
Ярый әле андый вакытта чын җырчыларның чын җырлары искә төшеп, җанны тынычландыра. Хәйдәр Бигичев Муса Җәлилнең «Җырларым»ын башкара (Салих Сәйдәшев көе). Җыр язмышы, автор-кеше-тоткын язмышы, ачы язмыш бер хәсрәт төере булып тамакка төелә бара, шул ук вакытта ул өмет суты белән дә сугарылган, йотыла… Ник бер сүзе кабатлансын! Хәтта иң хисле фикер хәтергә уйдырылып калыр өчен кабатлансын иде дип куясың, юк, кабатланмый, җырны күңелгә сеңдерер өчен вакыт әрәм итми…
Кабатлау ул – табигать күренеше, яшәеш ихтыяҗы диярсез. Килешәм, әйтик, биегәндә, көе дә, хәрәкәте дә, хәтта сүзләре дә кабатланмый мөмкин түгел. Әгәр такмаза (аны җыр дию дөрес булмас) көне-төне туктаусыз калтырап, дерелдәп, селкенеп, сикергәләп, тыпырдап торган дискотека өчен, сәхнәдән боргаланып-сыргаланып үзеңне яки кемнедер бүтәнне булган бөтен нәрсәңне күрсәтү максатында язылган икән, анда мәгънәсен уйламыйча тавыш чыгару өчен генә кабатлау зарури гына түгел, мәҗбүри дә шарт, ничек инде сәгатьләр буена тибенергә мәгънәле сүз табып бетертәсең.
Тик такмазаны чын җыр белән бутамаска иде…
Җыр турында уйларым
*
Телнең теләсә нинди байлыгы, нечкәлеге җырда да чагыла ала: «Шул атларга утырып еракларга килә китәсе».
*
Җырларга бирелә торган бәяләр: уңай тәэсир иткән җырга, гадәттә, «матур җыр» диләр. Уйлабрак әйткәндә, «моңлы», «халыкчан», «татарча», «борынгы» кебек бәяләр бирелә. Тискәре тәэсирле яисә битарафларга бәяләр: «башваткыч җырлар», «кабатланган»; Илһам Шакиров Мидхәт Миншин белән әңгәмәдә «килде-китте җырлар» диде; «очраклы җыр» дип «Жигули»ны теркәп куйганмын.
*
Җыр сәнгатендә сан хупланмый, сыйфат кына. Илсур Хөснетдинев ике елда 200 ләп җыр, 400 ләп шигырь язган, ди (Азатлык радиосы, 1995, 22 октябрь). Сыйфат дигәндә: тешкә тия, төче сүзлелек; сүз кадерен бетерүче урынсыз эпитетлар: йолдызлар, сандугачлар, атаклы, бөек, искиткеч һ. б.
Татар җыры дип тәкъдим ителә, ә эчтәлеге дә, формасы да урысчадан калька. Мәсәлән, И. Хөснетдиневнең «Әйдәгез биергә» дигән такмагы. Монда инде «чабата», «тула оек» кына коткара алмый.
*
Күңелгә якын җырчының осталыгын бәяләү җиңел – аларның «үз» җырлары була. Мәсәлән, Зөһрә Сәхәбиева башкаруында «Үтте дә китте яшьлегем». Аны башка кеше җырласа (мәсәлән, Салават), мин радионы сүндерәм, телевизордан читкә китәм, ким дигәндә колакны томалыйм.
Бераз гына нәзария
Психологлар әйтүенчә, кеше туганнан бирле нинди сүз ишетсә, күреп укыса, барысы да аның баш мие күзәнәкләренә теркәлә бара икән; кирәге чыкканда, аны зиһеннән эзләп табу әллә ни кыен түгел икән.
Ә менә җырларны без еш кына сүзләреннән түгел, көеннән искә төшерәбез. Тавышлар, моң, музыка да күзәнәкләргә язылып барыла микәнни? Ай-һай, булмас – дөньяда бит тавыш төсмерләре исәпсез-чутсыз, ә сүзләр, ни әйтсәң дә, исәпле.
Аннары, сүз бит мәгънәле, ул акыл белән, зиһен белән бәйле, моң, көй исә ул хис белән янәшә. Ә җанда, күңелдә аларны терки торган күзәнәкләр барлыгы мәгълүм түгел.
Алай да моң мәгънәле түгел дип кистереп әйткән кеше дә юк бит. Сандугачның чут-чут дип куюы нинди генә мәгънәле хатирәләр уятмый да, әллә кайчан вафат булган әниеңнең тавыш төсмере колагыңа чалынса, зиһенең әллә нишләп китмиме?!
Димәк ки, моң, көйнең дә мәгънәле төсмерләре күзәнәкләргә теркәлә бара, дөньяны баскан мәгънәсез тавышларның күпчелеге, җилгәргәндә очып киткән кибәк кебек, бер колактан кереп, икенчесеннән чыгып юк та була. Ә мәгънәле моң төсмере барыбер сакланадыр. Һәм нәкъ кирәк мизгелдә, үзең дә көтмәгәндә… Менә бүген, гадәти бер иртәдә, һич уйламаганда күңелгә сәер бер сагыш сарка башлады да, мин аның бөтен барлыгыма Рөстәм Яхинның «Моң»ы булып тарала баруын тойдым. Нишләп, ни өчен менә нәкъ шушы моң? Белмим, белмим…
Шулай да мондый сәер билгесезлек мине артык борчымады, киресенчә, сөендерде генә бугай әле: күрче, гомеремдә ишеткән бик тә якын, кадерле, истәлекле авазлар, моң, көй, тавышлар: туганнарымның, иң яраткан кешеләремнең тавыш-сөйләшләре, җырлар, музыка, авылыбызның чишмәләре челтерәве, мал-туар, кош-корт тавышлары, бал кортлары безелдәве, капкабызның шыгырдавы… – барысы да, барысы да минем күзәнәкләремдә саклана икән ләбаса. Һәм мин аларны хәтердә яңарта алам икән. Сөбханалла, нинди рухи байлыгым бар икән!
Бәрәңге
Авылдан яңа бәрәңге алып килделәр. Ай-яй тәмле, чыннан да яңа, саф, башка ризыклар бер читтә торсын! Тәме телдән төшми тора.
Нәкъ «Бәрәңге» җыруындагыча!
Бакый
Юбилейларда күп булынган. Һәркайсыннан үзенә бер кызык, истәлекле вакыйга йә мизгел кала. Әйтик, Бакый Урманче турында берәр сүз чыкса яисә аның берәр сурәтенә, үзе ясаган берәр әсәренә юлыксам, келт итеп аның туксан яше бәйрәмендә зур, дәрәҗәле театрның шыгрым тулы халык алдында олы мөнбәрдән ихластан җырлавы хәтергә төшә. Көчле, дәртле тавыш; үзен иркен тота, җырлавыннан үзенә дә, башкаларга да ләззәт бирелүен тоеп, шуннан илһам алып, ихласи җырлый…
Ә бит хикмәт вакыйганың үзеннән бигрәк шул уелып калган мизгелләрнең торып-торып янә хәтергә төшеп, үзенә күрә яңа бер ачыш булып, күңелдә яңа хатирәләр уятып, ләззәт, рухи бер ачыш биреп куюында. Бакый абыйның йөз еллыгын билгеләгән көннәр: радио, телевизор сөйли, газетлар яза, һәйкәл ачып җибәрделәр, залларда әсәрләрен күрсәтәләр.
Шул күргәзмәләрнең берсен карап йөрим. Иң зур залларның берсендә аның иң күрекле сурәт-картиналары – милләтебезнең атаклы ханымнары. Һәр сурәте еллар буе ясаган сәнгать әсәренә тиң, күпме көч, илһам сарыф ителгән.
Чү, тукта, болар бит барысы да бер елда – 1987 елда иҗат ителгән. Аларны кайтып-кайтып карыйм. Ялгышмыйм – моннан нәкъ ун ел элек ясалганнар. Бүген аңарга йөз, ә ул елны туксан яшь булган. Мөнбәрдән дәртләнеп, илһамланып җырлаган туксан яше елында.
Сөбханалла, сөбханалла! Туксан яшьтә илһамлы, канатлы, очкынлы иҗатка шундый сәләт, шундый дәрт-көч, гайрәт! Туксан яшьтә! Башында хисле уйлар ташкыны, кулда кыюлык, ышаныч, тәвәккәллек, һәр хәрәкәт-сызык гаҗәеп нечкә тоемлап салынган, «без мәңгелек!» дигән ышаныч белән төшерелгән.
Бирсә дә бирер икән табигать адәм баласына да шундый могҗизаи сәләт һәм шуңа тиң кодрәт, көч!
Башкортча, имеш
Җырның көендә үзгә бер моңы, сүзләрендә башкалардан аерым яңа мәгънәсе булмаса, аны җырларга нинди генә талантлы артист алынмасын, ул аңа барыбер яңа җан өрә алмый. Ә менә җырчының яхшы гына җырны да бозып, кешеләрне аңардан биздерүе ихтимал. Җыр өч үзәкле: моң, сүз, тавыш. Өчесе бергә тыгыз, тигез үрелгән чылбыр булырга тиеш. Ике җәбе тыгыз, тигез үрелеп, өченчесе тырпаеп йә бушап китсә, җырның күңелгә шома гына үтеп кермәячәге ап-ачык.
Көе нечкә-нәфис, сүзләре сурәтле бер җырыбызны Уфадан бас тавышлы артист җырлый. «…Буең нечкә тал кебек» дигән гыйбарә бар. «Кебек», әлбәттә, татарча нечкә әйтелергә тиеш. Тик артист аны башкортча «куык» ди. Калын әйтә, җитмәсә әле, калын тавышы белән шул сүзне басым белән дә әйтә.
Күз алдына мугыл-мугыл бүлтәеп беткән карт бөкре тал кәүсәсе килеп баса. Менә сиңа җырның үзәге булырга тиешле «зифа буй»…
«Минем» бәя нинди?
Радиодан аңарга кадәр дә концерт башында миңа ошаган берничә җырчы җырлады. Күңелгә ятышлы җырлар. Концерт шулай корылган иде: җырның исемен дә, авторларын да кем җырласын да әйтмиләр, шигырь укыла да, шуның эчтәлегенә бәйләп, моң, җыр агылып китә.
Тик мине барыбер нидер борчый. Ә-ә-ә, күңелгә җырның ошавы гына җитми, аның бу ләззәтне кемнең бирүен дә беләсе килә. Тыңлаучы өчен хуҗасыз моң, җыр була алмый. Адәм баласы табигатьтән иңгән көй-моңга да гамьле булып тәрбияләнгән: сандугач сайравы, карлыгачныкы дип ачыкларга тырыша, шуны ачыклагач, тәмен сеңдереп тыңлый башлый…
Мин уйланган арада яңа җыр башланды. Таныш, күңелгә ятыш көй. Җырлаучысы да беренче тапкыр түгел. Тик менә аның исеме тел очында гына тора. Сизәм: кем икәнен тәгаен ачыкламый торып, җырдан чын ләззәт килмәячәк, күңел тырналып торачак.
Әһә, җыр сүзләренең эчтәлеге искә төшкәч, зиһен ачылыбрак китте: Зөлфия Шакирова бит. Картлач, шуны да оныт инде!
Кем икәнен ачыклап, үзенә бер канәгатьләнү алгач, хәзер инде аның җырының, моңының ни өчен күңелгә якын булуын, ни өчен кадерле булуын да уйларга ярый.
Әлбәттә, тавышы. Иң әүвәл җырчының шул үзенчәлеге булырга тиештер. Тагын нәрсәсе аерылсын инде аның бүтән җырчыдан! Алай димә, кайвакыт җырчыны икенчесеннән үз-үзен тотышы, тәрҗемәи хәлендәге кызыклы ягы, кыяфәте, чәче, күлмәге, исем-фамилиясенең үзгә булуы, мәгълүм бер композитор, шагыйрь белән генә бәйләнеше һ. б.
Азапланып эзләмә, тавышы, иң әүвәле тавышы аера Зөлфияне башкалардан! Шулай да ачыклап бетер: үзенә генә хас тавышы нинди соң аның? Музыка, тавыш белгечләре моны беләдер, ә гади тыңлаучы аңлата аламы? Гадәттәгечә, берни белдерми торган «матур» дип кенә тынычланабызмы?
«Тавышы йомшак» диләр, «күкрәк тавышы» дию дә бар. Тыныч кына ага, тегендә-монда сикерми, тиктомалга, көтмәгәндә үзгәрми, йомшак кына тибрәлә.
Болай тасвирлау да әле «матур»дан әллә ни аерылмый, нәкъ үзенең хасиятен ачыкламый бугай. Андый тавышны тагын «бәрхет» тә диләр шикелле. Бу бит тавышның йомшак булуы өстенә берникадәр елтыравыклы, бәйрәмчә-тантаналырак булуына да ишарә сыман. Шул ук вакытта әлеге сыйфат кычкырып та тормый, Зөлфиянеке йомшаграк, өйдәгечә гадирәк димме. Гомәр абый Бәширов телгә карата әйткән «мамыклы» диюен җырга карата да әйтеп булмый микән?
И-и-их, җырга карата да шундыйрак, үземчәрәк билге табасы иде дә бит. Ә бәлки, тавышының үзенчәлеген билгели алмыйча ләззәтле азап, эзләү илһамы кичерткән җырчы бәхетледер?!
Көйме, сүзме – мәгънәле?
Нигә мин бик күп җырның сүзләрен белмим? Бу зур кимчелек түгелме – әллә нинди озын поэмаларны хәтерләүчеләр бар, ә син монда өч куплетлы бер җырны хәтерләмисең!
Ә бит көе хәтердә – башыннан азагынача мөгрәп чыга аласың. Бөтен борылыш, тукталыш, паузаларына кадәр, сүз белән бәйләмичә, эзмә-эз кабатларга булдырасың.
Нинди нәтиҗәме? Инде әйтелгәнчә, мәгънәле көй генә, мәгънәле моң гына, нәкъ менә мәгънәле сүз кебек, акыл һәм хис күзәнәкләренә теркәлә бара дибез икән, димәк, бу җырның сүзләре көенә караганда мәгънәсезрәк булып чыга…
Чү, ашыкма! Бәлки, беренче тапкыр ишеткәндә, ул җырның сүзләре ап-ачык әйтелмәгәндер, җырчы авыз эчендә ботка пешереп җырлагандыр.
Бүген менә, тик кенә торганда, тәмле бер көй хәтергә килеп төште. Исеме ничек соң, исеме? Әһә, «Туктале, җил, исмәле, җил…» Бу, бәлки, җырның исеме дә түгелдер, ә менә җырның асылын тәгаенләрлек сүзләре барыбер аныкы, җырның үзәген шулар хасил итә дә. Шулар зиһенгә уелып куелган да. Димәк, җырның болардан да мәгънәлерәк сүзләре булмаган…
Һәр тыңлаган җырдан менә шундый мәгънәле, рухи дөньяңны баета торган гыйбарәләр зиһенгә уела барсын иде: «Йә кайтырбыз, йә кайтмабыз, / Сау булыгыз, туганнар!»; «Уйнагыз, гармуннар!», «Иртә торып, шәл ябынып, юлга карыйм»…
Нигә нәкъ менә шушы сүз, шушы гыйбарә зиһенгә уелып кала? Анысы инде серле бер күренештер…
Үз җырың
Җырның күз яше кебек яисә чык тамчысы кебек бербөтен булырга тиешлеге табигыйдер бит! Аны бер ана үз карынында йөртеп, үзе табып, үзе үк бүтәннәргә тәкъдим итүе табигыйдер бит! Нигә аны өч кешенең тудыруы мәҗбүри икән?
Әгәр көе үзенең күңелендә ихластан туып, үзе үк шуны сүзләр белән үреп, тыелгысыз бер сулышта җырлап та җибәрсә. (Бар бит, бар бит бездә дә шундый «чык тамчылары»: Илһам Шакиров, Зөлфәт Хәким, Зөфәр Хәйретдиневнекеләр…)
Моңа бит мин генә борчылмыйм икән. Җырчы Эдита Пьеханың бер әңгәмәсе истә: шундый җыр туганы бар – сүзләрен дә үзең чыгарасың, тик тәкъдим итә башласаң, җырчыга сүз язарга рөхсәт юк, закон кушмый, диләр; җырга «хуҗа» эзләргә туры килгәне булды, шуңа риза «алкашлар» табыла иде әле ярый.
Хөр җырның сулышын буарга гына торган нинди «тәртипләр» бар иде бит. Хәер, алар әле дә баштин ашкан. Җыр әле һаман акча корбаны булудан туктамаган. Үз җырыңны үзең язып, үзең җырлау бәхетен күбрәк татысыннар иде.
Үлемсезлек
Адәм баласының бер дә үләсе, якты дөньядан юк буласы килми. Ул гомеренең теге дөньяда да дәвам итәчәгенә ышана. Шулай да җанның дөньяга кире кайтып яши бирүе турында хыялланып, әкиятләр уйлап чыгара. Кабер өстендәге үлән, чәчәкләр, агачлар, алардагы җимешләр, шулар буйлап хәрәкәтләнгән бөҗәк, күбәләкләр кемнәрнеңдер җаны дип ышаныла. Мәңге яшисе килә!
Тик болар үзләре дә бик вакытлы, кыска гомерле бит, күбәләкнең гомере көннәр белән генә санала, ә кеше җаны, кеше рухы алай кыска булмаска тиеш кебек.
Адәм баласы бу юлы да өметен өзми, ул – чиксез хыялчы. Шагыйрьләр бигрәк тә. Кадыйр Сибгатуллин кеше гомерен җыр итеп күз алдына китерә. Аныңча, җыр ул мәңгелек.
И-и-и, бөек хыялчы! «Бу тормышта каласы килә бер җыр булып» дигән мәшһүр юлларын язганда, шагыйребез күбәләк гомерле кыска җырлар да булырын башына да китермәгән ләбаса.
Сер
Зөлфия белән Җәвит Шакировлар җырлый: «Көн дә төшләремә керәсең…» Беренче тапкыр тыңлаганда ук күңелгә якын, ягымлы тәэсир иткән иде кебек. Менә әле дә «колак торды». Аерыласы килми. Нигә шулай икән? Сәбәбен дә уйлый башлыйсың.
Ихластан әйткәндә сизәм: сәбәбен эзләргә ашыкмаска кирәктер – моны күңелнең төбеннән теләмисең дә: җанга ятышлы җырның тәэсир тылсымын алай тиз генә төшенәсе дә килми, хәтта төшенүдән үзеңне тыеп та торасың кебек.
Аптырарсың: күңелгә ошап бетмәгән яңа җырны тыңлаганда, «Ни өчен ошап бетмәде, нәрсәсе җитми?» дигән сорауга тизрәк җавап эзлисең; бу шулай дөрестер дә, сәбәбе дәлилле, нигезле булса, радиодан еш бирә башласалар, аңа вакыт исраф итмәс, сыйфаты өчен борчылып кәефне кырмас өчен, аны тыңламау җаен табасың.
Ә уңай тәэсирле җырның нигә якынлыгының серен тиз генә ачасы килмәве табигыйдер, сере ачылыр да әлеге тартымы, якынлыгы сүрелер дип шикләндерә.
«Көн дә төшләремә керәсең…» җырының «серен» әллә ничәнче тапкыр тыңлаганда, бераз ача төштем кебек: сүзләренең мәгънә төсмерен моңарчы тирәнтен уйлап җиткермәгәнмен түгелме:
Көн дә төшләремә керәсең…
Тирмәдән чыгасың,
Янымнан үтәсең,
Үләннән чык коелып кала…
Чү, бу бит төшләргә керә торган мәхәббәт турында гына түгел икән бит, монда кеше дөньясы, аның табигатьнең үзе белән якынлыгы сурәтләнгән түгелме? Монда әле ачылып бетмәгән яңа бер сер ята түгелме? Карале, кабат, кабат тыңларга кирәк икән бит әле бу ягымлы җырны…
Илһам чыганагы
Яшьлек турындагы кыйссамны тәмамларга дип, «Переделкино» Иҗат йортына килдем. Языла. Менә әсәрнең иң нечкә, иң хисле ноктасына да җиттем: ярату мизгелләре. Абау, нишләдем – төртелдем дә калдым бит. Каләм чалкан ятты.
Ярый әле андый вакытта фикерләү рәвешен яисә теманы үзгәртә алам, фәнни эшем бар иде – шуңа күчтем.
Язып арыгач, укуга күчәм. Бер мемуар укый башлаган идем, укылды, мавыктыра хәтта, бүген, көчәнмичә, үземне үзем азапламыйча гына шуны дәвам иттердем.
Тик сизәм: аңымның төпкелендә төп «эшем» – теге мәхәббәтем кымырдый. Мемуарның тарту көче сизелеп кимеде, читкә куясы килә башлады. Үзеңне көчләү файдасыз икәнен сизеп, өстәл тартмасына үреләм, анда кечкенәрәк китаплар – Гавриил Державинның, Гомәр Хәйямның шигырь китаплары. Шулардан мәхәббәт турындагы шигырьләрен чүпләп-сайлап укый башладым.
Сизәм: шигырьләр мине илһам чыганагына шактый якынайтты, мин янә каләмгә үрелеп, үз теләгәнемне язарга әзерләнеп беттем кебек. Тик… барыбер нидер җитми әле, шигырьләрне дә менә-менә кире өстәл тартмасына салырга торам.
Ниһаять, гәүдәм турая башлый, күкрәк күтәрелә, күтәрелә, сулыш-тын ачыла бара, ачыла бара, ул көй булып, җыр булып бәреп чыга: «Хафизәләм, иркәм…»
Шундук кулыма каләмемне дә алам, язарга да тотынам… Көтелгән илһам чыганагым моң, җыр булган икән…
Нишләргә белмәгәндә
Санаторийда ял итүчеләрнең үз концерты булды. Яратам шундый тамашаларны. Гадәттә, олылар чыгыш ясый. Яшьтәшләр. Үзләре дә, җырлары да, кичерешләре дә аңлаешлы.
Аерма тагын шунда: чын концертта чын артист үзен алдан әзерләгән була – кайсы җыр белән башларга да кайсы белән төгәлләргә дип, бу җыр кирәкмәс, чөнки аны үткән концертта фәлән артист җырлады инде дигәнрәк сәбәпләр белән «оештырылган» җырлар җырлана, тыңлаучы күңеленә нәкъ менә шушы минутта, нәкъ менә шушы артист җырлавында якынрак кабул итәр дип түгел.
Ә «үзешчән» үзенеке дип санаган, ягъни үзе, туганнары, иптәшләре яраткан, гомер буе күнеккән, үзенә йә җан дустына гына җырлый, ничек тәэсир итәсен уйлап борчылмый, шуңа күрә ул бүтәннәргә ошармы дип курыкмый. Ничек инде гомер буе үз-үзеңә өйдә дә, эштә дә, хәтта урамда да җырла да кеше алдында, сәхнәдә югалып каласың ди. Булмаганны…
Мондый концертларда чын артистларда, гадәттә, очрамый торган, дөресрәге, «юл куелмый» торган сәер, кызыклы хәл, күренешләр дә булгалый. Аларын да көтәсең, табигый дип саныйсың. Бүген дә…
Олы гына бер абзый солдат җырын җырлый башлады. Тавышы көр, ихлас, һәр сүзен күңелгә барып җитәрлек итеп, үткәзеп әйтә.
Шулай да ул дулкынлана иде. Җырга күнеккән булса да, халык алдына чыгып җырлау көн саен булмый бит. Үзенә җырлаганда, әйтик, аккомпаниатор кирәкми яисә ике куплет арасын саклау дигән кагыйдә булмый. Ә монда шул ара мәҗбүри. Һәм җырчы шул арада нишләргә белми югалып кала икән. Кайберәүләр йә түшәмгә текәлеп тора, йә сәер елмаерга мәҗбүр була, йә кулын кулга ышкый, йә баянчысына нидер дәшмәкче була…