Читать книгу Бөртектән – көшел / Из колосьев сноп - Ильдар Низамов - Страница 9
Парчалар көшеленнән кыйсса
Оя күрке – бала
ОглавлениеТөн дә килде менә җир йөзенә,
Йоклый улым, кочып мендәрен.
Син сөйләгән әкиятне, әнием,
Үз улыма бүген сөйләдем.
Әхмәт Гадел
Кеше
Ирек бүген дә автобуста кайтты. Көне буе аягүрә торып кирпеч салган дип кем әйтер, күңеле көр, хәрәкәтләре җиңел. Унҗиде яшь шул: беләкләрендә – көч, йөрәгендә дәрт кайнап торган чагы. Менә шундый көч-дәртен яраткан шөгыленә биргәнгә күрә дә, үзен бәхетле хис итәдер ул, көне буе эшләп талчыккан тәненең авыр сулкылдавына да кәефе кырылмыйча кайтып киләдер. Баласын күтәреп кергән яшь хатынга да, ялт кына торып, урынын бирде, йоклап яткан баланың нәрсәдер тәмләгән кебек авызын чупылдатып алуы кызык тоелды, ахрысы, елмаеп куйды.
Тукталыш. Шуны гына көткән кебек, бала уянып китте һәм тынычсызланып кыймылдый башлады. Автобус кузгалгач кына тынды.
Икенчесендә инде сабый авызын зур ачып елап ук җибәрде. Әнисенең иелә-бөгелә әлли-бәлли юатуы да ярдәм итмәде. Кузгалып китмичә тынмады.
Менә хикмәт! Һәр тукталуга бала ризасызлык белдерде, шофёрны ашыктырган кебек, көчле тавышы белән автобусны яңгыратты. Кайберәүләр йөзләрен чытты. Шофёр агай да, башын борып, тавыш ягына карый да тизрәк кузгалырга ашыга.
Ә Ирек баланың мондый кыланышына һич тә ризасызлык күрсәтмәде, киресенчә, ошый иде аңа бәләкәй генә кешенең дәү шофёрны шушылай куалавы.
– Кара син аны, нәкъ кеше кебек, йөргәнне, хәрәкәтләнгәнне ярата, ә, – дип куйды ул үзалдына бертөрле канәгатьлек белән.
Яшь ана ялт кына егеткә борылды. Күзләренә ят очкыннар бәреп чыккан иде.
– Ничек инде «кеше кебек»? Ә кем соң ул?
Ирекнең елмаюы өреп очыргандай юк булды. Йөзе дә кызарып китте. Бертын ни әйтергә белми торганнан соң гына, ул теленә килде. Анда да кешеләргә карамыйча, үз-үзенә сукрангандай кебек кенә итеп әйтеп куйды:
– Вәт шайтан, минем бит: «Безгә – эшче кешеләргә охшаган икән, безнең кебек үк ул да тик торырга яратмый икән», – диясе килгән иде.
Әни кешегә тынычланырга шунысы да җитте тагы.
– Ә-ә-ә, эшче кебек дисәгез инде, – диде дә, сез ни әйтерсез тагы дигәндәй, күршеләренә күз салды.
Янәшәдә басып торган егетләр дә, алгы утыргычтагы апалар да Ирек белән теләктәшлек белдергәндәй елмаеп куйдылар.
Ә бала, яңа тукталышны көтеп, шыпырт кына ята иде.
Суга баралар
Яшь ана кызчыгы белән суга бара. Кызының да кулында чиләк. Чәчәкле, матур уенчык чиләк. Үзенә дә күп булса яшь ярымдыр. Атлавы да әле алпан-тилпән, тип-тигез җирдә дә сөрлегеп-сөртенеп куя. Әмма тырышып атлый. Ул бит суга бара! Әнигә иярәм дип түгел, ә суга барам дип ул шулай тырыша.
Әлбәттә, баланың кулына печенье йә берәр ялтыравык-шылтыравык тоттырып та суга барып була. Ләкин ул вакытта инде бала үзен ияреп йөрүче дип хис итәр иде, суга баручы дип түгел.
Ә боларның аермасы адәм баласы өчен бик зур, һай, бик зур!
Өмет – балаларда
Трамвайга базар тукталышында халык күп керде. Чегәннәр икән. Үзләренчә киенгәннәр. Үзләренчә сөйләшәләр. Үз хәрәкәтләре, холык-гадәтләре күзгә бәрелеп тора.
Мөстәкыйль милләт дип йөртмиләр шикелле аларны. Әмма алар бүтән бер милләт белән дә буталмый. Алар үзенә бер халык. Заманалар ничек кенә какмасын, яшиләр, үрчиләр.
Уйланырлык. Шулай да аларның яшәүчәнлегенең сәбәбен бер дә әллә кайдан эзлисе юк. Халык яши, чөнки ул балалар ярата, ул бала җанлы, ул яшәвенең мәгънәсен балалар үрчетеп, нәселен калдыруда күрә.
Трамвайга кереп тулган «халык»та нибары ике гаилә икән. Анда япь-яшь ике хатын, калганнары – шуларның балалары. Зурысы бар, уртанчысы, кечкенәләре – ниндиләре генә юк. Бар да чуар киемле, елтыр күзле, сау-сәламәтләр, шуклар, бик игътибарлылар. Бер-берсен карыйлар, хәстәрлеләр, бала җанлылар.
Бу халык әле шулай ишле булып, мөстәкыйль булып бик озак яшәр.
Аңлады
Ниһаять, бүген ул баланың һәр таләбен канәгатьләндерә килүнең нәрсәгә китереп терәгәнен аңлады.
Бала башта компот сорады. Бирде. Бала эчмәде, кесәл таләп итте. Бирде. Бала кабып кына карады да чәйгә үрелде. Анысын да бирде.
– Нишләп сөтсез, сөт сал! – дип акырды бала.
Ясап бирде. Шунда бала, аяк тибеп:
– Сөтен ал! – дип кычкырып җибәрде.
Яшь ана аңарга текәлеп шаккатты да калды.
Бер талон хакы
– Талоннарыгызны әзерләгез! – диде ишек төбенә килеп баскан контролёр.
Трамвай тәрәзәсеннән карап барган ханым да билетын барларга тотынды: кесәләренә кереп чыкты, бияләйләрен какты. «Сиңа бирдемме әллә, Тәнзилә?» – дип, алдында утырган баласыннан сорады. Тегесе: «Юк», – дигәч, аны итәгеннән төшереп, үзен дә, аны да каккалады, икәүләшеп идәннән дә караштырдылар.
– Әллә тиштермәгән идеңме? – диде янәшә утырган юан түтәй.
– Үзегез тиштереп бирдегез бит, апа, – диде аның сүзләреннән тагын да аптырап калган хатын.
– Әй, шулай иде бугай шул. Ә соң шулай булгач, борчылма ул кадәр. Бәйләнә калса, әйтерсең, кызыма биргән ием дә, ул, аңгыра баш, әллә кая куйган, диярсең.
Алар сүзенә колак салып утырган Тәнзилә сагаеп калды. Ни уйлаганы шунда ук зур кара күзләренә чыкты. «Әнисе чыннан да шулай алдашырмы икән? Шулай дисә, аңа нишләргә? Нишләсен инде, башын ияр дә идәнгә текәлер. Сорасалар, югалттым, дияр. Югыйсә әнисенә начар булуы бар…»
Мондый уйдан баланың карашы сүрәнләнде, йөзен күләгә сара барды. Шулай да күңелендә өмет дигән нәрсә тәмам сүнеп бетмәгән иде, ахрысы, ул әнисенә карады. Ә ханым ул арада яңа талон алып, түтәйгә сузды.
– Компостерга җибәрегезче, үзем югалткач, балага сылтап булмас аны, – диде.
Бу сүзләр Тәнзиләнең йөзенә, кара күзләренә тылсым булып өрелдемени, ул болыт астыннан чыккан кояш күк балкып китте. Карашында аның әнисе өчен, алдашуга юл куймый торган, үзенең Тәнзиләсен бик ярата, хәтта олыларча хөрмәт итә торган әнисе өчен чиксез сөенеч, горурлык хисе якты очкыннар булып кабынган иде.
Мантыйк
Рөстәм белән поликлиникага бардык. Врачка күренергә көткәндә, стенадагы сурәтләрне карыйбыз. Суга сикерергә торган спортчы сурәтен күреп, Рөстәм:
– Нишләп аны монда элгәннәр? – ди.
– Әлләтагы, – дим. Чөнки уйлап торырга вакыт калмаган, врачка чират җиткән иде.
Кайтканда, Рөстәм:
– Су коенып чирләсәгез, шушы больницага килерсез, дигәннәрдер? – диде.
Менә сиңа мә: биш яшьлек бала тормыштагы һәр күренештә мантыйкый бәйләнеш эзли, сәбәбен табарга, ачыкларга тырыша!
Юк инде, мондый чакта «әлләтагы» дип белмәмешкә сабышу да, уйламыйча-нитмичә баш кагып килешү дә дөрес булмас. Уйламыйча ярамый мондый хәлдә.
– Юктыр, – дим, ниһаять, – врачлар янына килеп йөрмәс өчен менә шушы спортчы кебек су коеныгыз, чыныгыгыз дип элгәннәрдер, – дим.
Ә бит улым килешә. Һәрхәлдә, ул каршы дәшми. Уйлый.
Сабыйның уе – телендә
* * *
Рөстәм (5 яшь):
– Ә мин сугыш нигә беткәнен беләм!
– Нишләп?
– Сугышкан кешеләр әнә шушындый краннарны күргәннәр дә җимерелгән өйләрне төзәтергә таралып беткәннәр…
* * *
Булат (4 яшь) әнисе белән беренче тапкыр шәһәргә килде. Беренче катны узгач, ул:
– Әни, без очырмага менәбезмени инде, – диде.
* * *
– Әти, колонка нигә эшләми?
– Суык бит.
– Кыш эрегәч, эшләр, иеме?
* * *
– Әй улым, бигрәк озак уйныйсың, башкалар әллә кайчан кайтты ич инде.
– Алар кайтса, икенчеләре килде, алары белән дә уйнап каласы килә.
* * *
Гөлназ урамда очраган әйберләрнең исемен алфавит белән тәртипкә салып әйтергә күнегеп килә.
– Әйдә, «А» хәрефенә башлыйбыз: автобус, астановка…
– Чәү, чәү, тукта, остановка «А» түгел, «О»га.
– Бөтен кеше «астановка» ди.
– «Астановка» дип әйтелә генә ул, «остановка» дип языла.
– Мин бит язмыйм, әйтәм генә.
* * *
Без сайлауга барырга җыенгач, Рөстәм:
– Сез анда кемгә кычкырасыз? – дип сорады.
«Тавыш бирү»не үзенчә аңлаган.
* * *
Бәбкәләрдә йонны күреп, бала:
– Әни, карале, бу бәбкә казлана башлаган.
– ?..
* * *
– Әни, син бәбәй таба аласыңмы әле?
– Нигә ул сиңа?
– Кыйнарга! Абый мине кыйный ич.
* * *
Бала, бер һәйкәл яныннан үткәндә:
– Әни, ул үлгән инде иеме?
– Ие, балам.
– Ә ул басып үлгәнме?
* * *
Бер бала яңа гына бала табу йортыннан алып кайткан туганын сөя икән. Битен, кулларын сыйпаган, аннары артын сөйгән:
– Сатып алдык, дигән идегез, болары ун тәңкәдер инде, ә монысы бер тәңкәдер, – дип әйтте ди.
* * *
– Ике икең ничә була?
– Әй апа, каян барысын да хәтерлисең, беренче классны бетергәнгә дә җиде ел булды бит инде, – дип әйтте ди җиденче класс укучысы.
* * *
– Гоголь нинди әсәрләр язган?
– Тарас белән Бульба.
– Укыдыңмы?
– Как же.
– Ничек бетә?
– Тарас Бульбага өйләнә…
* * *
Бер малай директор бүлмәсенә башын тыга.
– Апа, директор абый сез буласызмы? – ди яңа гына билгеләнгән мәктәп директорына.
Нәни һәм әти
Бер яңа йорт янында иптәшемне көтеп тора идем, туптай тәгәрәп, дүрт-биш яшьлек кызчык килеп җитте. Бит очлары – алмадай, күзләре – чыкта җемелдәгән ике шомырт бөртеге. Аларда әйтеп бетергесез шатлык һәм өстәвенә хәйләкәр генә эчкерсез елмаю балкый.
– Минем гөлләрем бар, әйдә, карыйбыз, – диде ул, кулымнан кыю гына тотып.
Киттек. «Гөл» дигәне йорт стенасы белән асфальт тротуар арасында калкып чыккан чирәм кыягы икән. Тирә-якта әле кар ятканда кояшта елмаеп утырган бу беренче яшеллек, чыннан да, бала күңелен чиксез сөендерерлек иде шул. Аңа карый-карый сөйләшеп тә киттек.
– Исемең ничек әле синең?
– Фәридә ич! – Шунда ул үзе белән сөйләшергә теләвемне сизеп алды бугай. – Әни дә өйдә бүген, пилмән пешерә әле, – дип тезде.
– Ял көне шул. Әтиең дә өйдәдер әле?
Бу сорауны нигә биргәнемә мин әле дә үкенеп бетә алмыйм. Баланың башы кинәт иелде, әмма карашы аның бу юлы яшел кыякларга түгел, ә буш асфальтка текәлде.
– Әти юк минем, – диде ул акрын гына, – бүтән апа белән киткән.
Ни дип әйтергә дә белмичә аптырап калдым. Әмма, бәхетемә, Фәридә миннән кыюрак булып чыкты.
– Ә сезнең кызыгыз бармы?
– Кызым юк шул, улым гына.
– Ә улыгызның әнисе бармы?
– Бар, әлбәттә.
Кызчыкның башы тагын иелде.
И-и-и, сабый! Үзе дә белмәстән, ул минем башкачарак җавап бирүемне көткән, күрәсең. Тәнемә салкын йөгерде, тамакка авыр төер утырды. «Әй сез, таш йөрәкле әтиләр, кайда йөрисез!»
– Ә аның каруы минем әбием бар, магазинга гына китте әле, – дип, Фәридә мине яңадан авыр хәлдән коткарды.
Улымның берүзенә ике әбисе булса да, бу юлы мин алдашмый булдыра алмадым.
– Минем улымның әбисе юк шул, – дидем.
Фәридә, тынычланып, кабат «гөле» янына чүгәләде. Мөлдерәмә «шомырт бөртекләре»ндә яңадан очкыннар уйный башлады.
Фикер офыгы
Бакча өенең өске катына менә торган баскыч ясыйм.
Басма араларын күпмерәк калдырырга соң? Алай үлчим, болай чамалыйм – үз адымыма көйлим, хатынныкын, балаларныкын да онытмыйм; гаиләдә кем бар, барысының да менәсен-төшәсен күз алдына китерергә тырышам. Уйламадым түгел, кыскасы.
Күрше дә бакчасына килгән икән. Кыш буе күргән юк иде, хәлен белергә булдым. Ул инде өенең өске катын өлгерткән дә икән. Баскычына игътибар иттем. Аралары бигрәк якын, тезеп-тезеп куйган.
– Нигә болай куе? – дим.
– Шулайрак булды бугай шул, – ди. – Үзебезгә, бәлки, бик кулай да түгелдер, бала-чага менеп йөри башласа инде?..
Менә ничек! Аның да малае бар. Өйләнмәгән әле өйләнүен. Әмма ул аның өйләнәсен, оныклары буласын, шушы баскыч буйлап мүкәләп-мүкәләп менеп китәселәрен күз алдына китергән.
Минем дә малай, кызлар бар да бит…
Әтисез уйнап үстек
Карале, мин бит бала белән сөйләшә, уйный белмим икән.
Ир кеше, берәр нәрсәне хәл итә алмыйча килеп төртелсә, әти ничек итә иде дип хәтерли башлый.
Мин дә әтине искә төшерергә тотындым. Әмма булмады – мин уйный торган вакытта әти безнең белән түгел иде шул.
Әти сугышта иде.
Сыйпыйк, әтиләр, малайларның башыннан
Мин үземнең тәбәнәк булуымның сәбәбен эзлим дә, кечкенә вакытта әти баштан сыйпамагангадыр, дим. Нәкъ ай үсәсен көн үскән чагымда әти сугышта иде.
Мин белгән карсак малайларның әтиләре йә юк, йә алар – малай яратмый торган, аларны шешәгә алыштырган төксе кешеләр.
Сыйпагыз, әтиләр, малайларыгызның башыннан. Яратып, өметләнеп, өметләндереп сыйпагыз. Үссен малайларыгыз. Акылга да, буйга да.
Алыш-биреш
Ике хатын гәпләшеп утыра. Берсе зарлана:
– Балалар безне яратмый, хөрмәт итмиләр.
Шулкадәр әрнеп, гаҗизләнеп әйтә, уйлый калсаң аптырарлык: нигә шулкадәр әрнергә соң, нигә башны ташка бәрергә. Табигать кануны буенча, без аларны яратырга тиеш, киресенчә түгел.
Безне бит әти-әниләр, әби-бабайлар яраткан. Кадер-хөрмәтне, мәхәббәтне алардан алып калганбыз. Балалардан да таләп итү артык комсызлык булыр иде. Минем әни әйтмешли, тәмле әйбер күп булмый.
Хәзер инде үзебез мәхәббәтне, яратуны балаларга бирик. Әмма шундый итеп бирик, алар аны бурыч дип кабул итсен. Үз балалары алдында, әти-әниләре, әби-бабайлары алдында бурыч дип кабул итсеннәр, кемдер әйткәнгә, кемдер төртеп күрсәткәнгә түгел, ә үзләре аңлап, үзләре белеп, балаларын да, безне дә яратсыннар.
Димәк, балаларыбызның безне яратуы, безнең оныкларыбызның яратуы үзебезнең кулда.
Килен нигә әйбәт?
Киленнәр турында сүз чыккач, бер апа:
– Минем килен әйбәт анысы, – диде. Шуннан келт кенә нидер исенә төшеп: – Улым әйбәт минем, киленем шуңа күрә әйбәттер, – диде.
Ике апа, бер-берсен аңлап, келт-келт көлешеп алдылар.
Бабай дәресе
Сәгать телен күчерә башлаган идем, кечкенә Гөлназ килеп җитте.
– Кирегә таба бора күрмә, – ди.
– Нишләп?
– Бабай кушмый. «Менә син урамнан атлап барганда, аягыңнан кирегә тартсалар нишләрсең? Егылып, гарип булырсың. Сәгать тә ватыла», – ди.
Ачы гыйбрәт
Санаторийда бер агай ачылып китеп, өзгәләнеп сөйләде: «Хатының никадәрле генә аңгыра, ялкау, булдыксыз булмасын, аны балалар алдында сүкмә, тел тидермә икән. Дүрт бала тәрбияләдем, хәзер мине берсе-бер хөрмәт итми, кешегә дә санамый. Бары әниләрен яхшылык теләп сүккән, өйрәткән өчен генә».