Читать книгу Бөртектән – көшел (җыентык) - Ильдар Низамов - Страница 6
Парчалар көшеленнән кыйсса
Ил. Җир. Икмәк
ОглавлениеНәкъ Казан артында бардыр
Ашыт белән Шура арасы…
Язлар җитсә, күңел алгысына —
Кайтасы иде, тизрәк кайтасы…
……………………………………..
Ашыт белән Шура арасы —
Артта Дөбъяз, Бәрәзә, Әтнәләр каласы.
Юл читендә сары чәчәк —
Беренче сәламләүчем.
Зират өстендә ләкләк талпына —
Кайтучылар без генә түгел.
Сагындыра туган як, сагындыра.
«Шагыйрь булмасак та»
Без – җир балалары
«Нива» да иртәнге балыктан авылга элдертәм. Әбиләрне урманга җиләккә алып төшәрмен дигән идем – вәгъдәдә торырга кирәк. Ашыгам. Җае чыккан саен борылышларны кыскартам, тизлекне басмаска тырышам.
Менә янә бер әмәл – узган көз бу басу кысыр калып, берничә тапкыр аның аша турыдан гына элдерткән идем; быелгы кыргый үлән шактый күтәрелсә дә, узган елгы эз шәйләнә. Бөтенләй дә сука тимәгән коп-коры басу.
Чү, бас тормозга: басуның чите төп юлдан унбиш-егерме метр гына булса да сөрелгән бит, чәчелгән дә түгелме әле – сыек кына яшькелт эз сузылган. Һич кенә дә күңел тартмаса да, бернишләр хәл юк, газга басып, сөрелгән басуны үтәргә мәҗбүр булдым. Үттем үтүен, әмма йөрәкне тырнап алудан ким булмады, күз алларым караңгыланып барды. Җитмәсә, каршыга машина килә. «Нива». Якынаюга ук, юлга аркылы туктады! Төптәй нык, уртача буйлы, түгәрәк йөзле ир уртасы, җәһәт атлап, каршыга чыгып басты: изүе ачык курткадан, ялан-
баш, куе чәче әллә җилдән, әллә хуҗасының кызу каныннан очына-чайкала. Усал караш. Кулын кырт кистереп, төшәргә кушты. Нишләмәк кирәк…
– Ник басуны таптыйсың?!
– «Таптыйсың» дип, узган елгы эздән чыгылды инде…
– Сөрелгән басуда нинди юл булсын! Әйдә, карыйк, күзең чыкмагандыр бит!
Ул атылып каршыма килеп басты, якадан эләктереп алмакчы булып ыргылды, тайпылып калдым.
– Әйдә, дим, үзең бармасаң, өстерәп алып барам, карыйбыз ничек таптаганыңны. Сөрелгән басу бит ул, ничек шуны күрәләтә изәргә була? Яшең дә шактый күренә, сиксәнгә җиткәнсең кебек.
Чыннан да сөйрәп китмәсен тагы дип, машинада утырган кияү, оныгымнан да уңайсызланып, әкрен генә артка чиктем, күкрәкне кысып алган гарьлек ялкынын сыкранып булса да баса төштем. Җитмеш бишне генә тутырып килсәм дә:
– Шул чама, менә бит яшь барса да, акыл җитеп бетмәгән, бер карыш сөрелгән җирдән үтелде шул, гафу…
– Башта ук шулай диләр аны, юл белән басуны аермыйлар да…
Машинасыннан атылып килеп төшкән кебек атылып менеп тә утырды, ялт кына борылып, килгән юлыннан китеп тә барды.
Мин әле, тын ала алмыйча, бераз басып тордым. «Җиңел котылу» дан иркен сулыш алсам да, әллә никадәр сорау астында кысылган-җәнчелгән халәттә идем: кем булды ул?! (хуҗалыкка яңа яшь җитәкче куелган дигәннәр иде); басу таптаган машинаны ничек күреп алган? (җәрәхәтләнгән җирнең әрнүен җаны белән тоярга сәләтлеме әллә?); ни арада килеп тә җиткән? Тәмам каткан бәгыре ничек бер мизгелдә йомшап та төште? (Кыйнап ташларга яисә судка кадәр җиткереп тинтерәтергә дә кулыннан килгән булыр иде югыйсә.)
Әбиләрне урманга алып төшәсе истән чыкмаса да, шактый айныган идем бугай, машинамның йөгәнен кыса төштем; аның каруы башта уй чабышы көчәя генә бара – әлеге сорауларны үзем белән бәхәсләшә-бәхәсләшә ачыклау кирәк ләбаса. Гаепне танысам да акланасы да килә бугай. Җир җанлы булган булып, шулкадәр кабынып кыланмаса; бөтен басуы диярлек сөрелмәгән килеш, бер карыш кына сөрелгәне өчен шулчаклы тузынмаса! Узган ел чәчелгәнен дә чүп баскан иде, ызан аша гына Мари Эл җирләре, басу-басулары белән сөрелмәгән килеш ята – шуларын күрсен иде, шулар өчен җан атсын иде, чын хуҗа булса. Олы кеше каршында алай ук кәпрәймәсә дә ярар иде. Хәзерге яшьләрнең чын йөзе шушы түгелме икән: бер тиен мал өчен бөтен кешелек сыйфатларын таптарга әзер түгелме болар? Кеп-кечкенә хуҗалык башлыгы шулай әтәчләнергә җөрьәт иткәч, югарыракларыннан нәрсә көтмәссең…
Менә шушылай ике башлы таякның әле бер ягына, әле икенчесенә тотынып, берүзем ике кешегә әйләнеп, үзем белән үзем талашып кайттым. Әлбәттә, аны гаепләп, үземне аклауга тәмам авышып бетеп, эчке бәхәскә нокта куярга да тынычланырга теләк көчле иде югыйсә. Юк икән шул, чынлап торып икегә аерылганмын, иң гадел карарга килмичә, үземне гаепле дип танымыйча торып, тынгылык күрә алмаячакмын икән. Үземне чукый бирәм: ә нигә әле аны уйламыйм? Ул нинди хисләр белән кайтып килә икән? Җирне рәнҗетүчеләргә беркайчан мәрхәмәт булмас дип, барысын да тыңлата алучы хуҗа булыпмы? Әллә бер карыш җир өчен рәнҗүдән әле һаман борчылыпмы?
Белмәссең бу дөньяны, белмәссең бу кешеләрне. Ярый әле, ничек кенә булмасын, икебезнең дә бу мәлдә туган җиребез турында уйлавыбыз, аның өчен борчылуыбыз күңелне җылытып куя…
Халык ни дигән
(Мәкальләр)
Ил җирсез булмас.
Җир кадерен белмәгән ашын югалтыр.
Илнең көне җир белән.
Оясыз сандугач сайрамый.
Җиргә тамган тир – җәүһәр.
Җире барның җиме бар.
Икмәк Коръәннән өстенрәк.
Икмәктән олы нәрсә юк.
Калач өсте җир кебек җыерчыклы.
* * *
Космонавтлар, безнең планета Кояш системасында иң чибәр бер энҗе, диләр. Бүтән андый планета юк, диләр.
Шул бердәнбер, кабатланмас гүзәл энҗе бөртеге – безнең туган йортыбыз лабаса.
Әй адәмнәр – җирдәшләр, аны без сакламый кем сакласын!
* * *
Агроном бүлмәсендә чыпчык очып йөри. Башка бүлмәләрдә дә форточка ачык югыйсә. Өмет бар бу яшь агрономда.
* * *
Студент ашханәсендә булачак икътисадчы кыз белән сөйләшә-сөйләшә капкалап алдык. Торыр алдыннан ул ипи валчыгын өстәлдән җыеп алып учында йөрткәләде дә авызына салды. Чыга бу авыл кызыннан чын экономист.