Читать книгу Бизнес авылча. Рус-татарча - - Страница 2
Бизнес татарча
ОглавлениеШигырь язам иртән торгач:
Бизнес ясарга кирәк!
Башка эш таба алмагач,
Булыйм, дим, шагыйрь тизрәк.
Йөгерек-йөгерек уйлар килә:
«Мине яз, – да, – мине!» – дип.
Шигырь чыга ала-тилә…
Укыйлар: «Пешмәгән!» – дип.
Пешмәсә дә укыйлар ич:
Бастырыла hәр шигырь.
…Моңарчы авыр эш эшләп
Узган, әй, ярты гомер!
Казыдым, утадым, җыйдым…
Билем калды бөгелеп.
Физик көчләремне җуйдым,
Аттай эшкә җигелеп!
Укыдым, укыттым. Йөрдем
Төзәтәм, дип, дөньяны!
Аңлатты «төзәтмәүчелэр»:
«Көлдермәле! Син аны
Яза белсәң, – шигырь яз да,
Акча эшлә күп итеп,
Укырлык булса шигырең —
Безне яз, матур итеп!»
Күзем ачылгандай булды:
Җиңел, рәхәт эш таптым!
Күңелгә шигырьләр тулды,
Шуларны сезгә… саттым!