Читать книгу Бизнес авылча. Рус-татарча - - Страница 8
Хәзерге балалар
Оглавление«Институт бетереп туа
Хәзерге балалар!» – дип,
Сөйләнеп йөрделәр зурлар,
Без әле яшь идек бик!
Хәзер чират җитте бугай
Безгә, ачыклык кертеп,
Инде сөйләшергә болай:
«Балалар туа, тотып
Кулларына телефоннар,
Институт бетерелгән! —
Кызыл диплом туу белән
Автоматом бирелгән!»