Читать книгу Бизнес авылча. Рус-татарча - - Страница 6
Менә нинди хайван ул
ОглавлениеТүзеп буламы авылда
Чебен быз-зылдавына!
Мин түзә алмыйм, эч поша,
Аның «сыз-зылдавына».
Тидереп тә булмый, кусаң
Артыннан: «Сытам!» – диеп.
Яннарыңнан очып китә,
Суккычым калмый тиеп.
Бөтен бүлмәне әйләнеп,
Чебен куам: «Кая ул?»
Тавышы бар, ә үзе юк,
Менә нинди «хайван» ул!