Читать книгу Бизнес авылча. Рус-татарча - - Страница 4
Чаманы бел!
ОглавлениеИртән үк язасың килсә,
Сикереп тор, ручка тот.
Ашап вакыт уздырмыйча,
Яз да куй шигырь «бер пот!»
Күп мени ул «бер пот» шигырь?
Бик тиз язылып бетә.
Сәгать бер.
Арган кул гына
Язганнан соң ял көтә…
Төш турында язам дисәң,
Ашап торма обедны:
Ашаганда онтып куйсаң
Шигыреңне – обидно!
Күп мени, калдырып торсаң,
Бер очтан, кичке ашны?
Бер поэма язып куйсаң,
Шәп була ул, канишны!
Кичке аш үтеп киткәндә
Сәгатькә карап торма:
Синең бит инде киштәңдә —
Бер пот шигырь, поэма!
…Көне буе ашалмаган,
Арып, йоклап утырам.
Төшемдә шигырь, поэма
«Тозлап» ашап утырам!