Читать книгу Мандариннар / Мандарины - Ландыш Абударова - Страница 3
Биек үкчә астында
Повесть
Шопинг
Оглавление– Кәрим, минем белән шопингка чыгасыңмы?
– Кая?
– Фирма «Мир» га. – «Мир» күңел ачу-сәүдә үзәген элеккедән калган гадәт буенча һаман да фирма дип йөртәләр. Совет чорында анда тегү фабрикасы урнашкан булган, үзгәртеп корулардан соң башкасы калмагач, иң соңгы итеп шушы фабриканы күңел ачу һәм сәүдә үзәгенә үзгәртеп корып куйдылар.
– Юк инде, җанкисәккәем, – ди Кәрим, – мин сиңа иптәш кызың түгел, – дигән була.
Ияреп барса, үзем дә шулайрак уйлый башлар идем инде, чыннан да, аңа карата ихтирамым бетәр иде. Мин аның моңсу карашын да, аптырабрак калган йөзен дә күрмәмешкә салышам. Дөресрәге, бу минутларда Кәримнең рухи халәте мине әллә ни кызыксындырмый, мин кием шкафы каршына килеп басам да шопингка нәрсә кияргә белми карап торам әле.
– Нәрсә кияргә икән, Кәрим? Тышта җылымы бүген?
– Базарга барыр өчен дә кием сайлама инде, син бигрәк тагын. Джинсы, кроссовкалар, футболкаң юкмыни? – Кәрим, миңа карамый гына пульт төймәләренә баскалап, телевизордан каналлар актара. Хатын-кыз глянец журналга тотынса, ир затының эче пошкан була, үзләре телевизордан бер рәтле программа табып, шуны тыныч кына карап утыра да алмыйлар.
– Вьетнам базарына барабыз димәдем бит, – дип, шкафтан бер күлмәкне алам. Күптән инде «Кира Пластинина» дан алган бу күлмәкне кияргә форсат чыкмый тора иде, ботильоннар белән матур да, уңайлы да булачак.
Мин «көзге каршына утырып» биткә макияж ясыйм. «The Body Shop» тан алган кремны сылыйм, аның өстенә тон бирүче кремны сөртәм. Бит очларын бераз алландырам, күзләргә тимим. Көмеш түгәрәкләргә энҗе бөртеге утыртылган алкаларны тагам. Кәрим карашын бер миңа, бер телевизор экранына күчереп утыра бирә. Тагын бер сәгатьтән әзер булам.
Юл уңаена Кәримне өенә озатып куям. Ул тыйнак кына рәхмәт әйтеп төшеп калганда, берни булмагандай күз кысып, «очрашканга кадәр» дим дә «Мир» га элдерәм. Игътибар итмәгәнгә салышсам да, укымышлы дус әфәндемнең үз-үзеннән канәгатьсезлеге йөзенә чыккан, карашы белән минем карашны эзли, тота алса, тагын әдәп-әхлак, үгет-нәсыйхәт тулы озын-озакка сузылган сүз боткасы башланыр иде. Шуңа да моңа юл куймаска тырышып җилбәзәклек саклавым иде.
Машинаны «Мир» ның парковкасына кертеп куям һәм туп-туры өченче катка килеп керәм. Артта ишекләр ябылуга, тирән итеп сулыш алам. Борынны затлы, яңа әйбернең хуш исе иркәләп үтә. Бу – байлык исе, муллык исе, затлы, гамьсез-ваемсыз тормыш исе. Тышта нинди генә һава торышы булуга карамастан, монда һәрвакыт бертөрле рәхәт җиңел һава. Мондый супермаркетларда куәтле кондиционерлар эшли. Шуңа да совет чоры биналарында була торган тынчулык та, үтәли искән җил дә юк монда.
Килеп керүгә үк шәһәрнең машина тулы урамнары да, Кәримнең иртәдән бирле озатып йөргән моңсу авыр карашы да онытыла. Тагын бер тапкыр тирән итеп сулыш алам да алга – яңа, матур коллекцияләр белән танышырга…
Француз теленнән кергән «бутик» сүзендә әллә ни затлылык юк анысы, әмма безнең яктагы супермаркетларда бер-бер артлы тезелгән бутиклардагы сатучылар аны башкача аңлый булса кирәк. Алар үзләрен югары гильдия сәүдәгәрләре дип белә, ахры.
Бутикларда киемгә карап каршы алалар. Аның үтә күренмәле диварлары арасындагы беленер-беленмәс кенә пыяла ишеген ачып эчкә атлауга, иң беренче итеп сине сатучыларның ялкау карашы сканер аша үткәрә. Әйтерсең лә алар күренми торган күзлек кигәннәр дә шул күзлек синең өстеңдәге киемеңнең кайсы кибеттән ничә сумга алынуы турында төп-төгәл мәгълүмат бирә. Әгәр син шул күзлектән пресс-контрольне үтә алсаң, сатучы сине ялап чыгарырга әзерлеген күрсәтеп елмая һәм «Мин сезгә ничек ярдәм итә алам?» дип, яныңа килеп тә баса. Эчтән «Дура, берничек тә» дисәң дә, тыштан елмаеп кына җавап бирәсең, чөнки монда дорфа кыланырга ярамый. Дорфалык мондагы идиллияне боза. Ә «Мир» да чын мәгънәсендә идиллия хөкем сөрә. Монда күбрәк иртәгәсе көне өчен кайгырмыйча гына яши торган яшьләр йөри. Алар – бүгенге заманның урта сыйныф балалары, үзләрен алтын дип атарлар иде. Кызлар дус кызлары белән йөрүне кулай күрә, егетләр исә еш кына әниләре белән дә килә. Монда үзләрен эстет дип санаучы әтиләр дә килгәли. Андый хәл сирәк була, әлбәттә. Монда кычкырып сөйләшмиләр. Әкрен генә үзара гәпләшеп, яңа кием-салым, вак-төяк карап, үзеңне күрсәтеп, арлы-бирле сәйран кылып йөрү – «Мир» да төп шөгыль шул. Монда ашыкмыйлар. Монда кешеләр бер-берсенә әллә ни игътибар итми. Син алар өчен әллә бар, әллә юк. Маникенга да кызыксыныбрак карыйлар әле. Башкалар да синең өчен шулай – бихисап кешеләр арасында син яңа киемнәр белән япа-ялгызың каласың.
Монда яңа нәрсәгә карап «Ай, кыйммәт бит!» дияргә ярамый. Монда әйберләр кыйммәт түгел, бары тик синең акчаң гына аз була ала. Югыйсә теге «югары гильдия сәүдәгәрләре» сине тәкәббер карашлары белән бутиктан «сөреп» чыгарачак. Әйе, әйе, аларда шундый телепатлык сәләте дә бар.
Монда егетләр-кызлар үзара танышмый диярлек. Чөнки монда киләчәкләрен ата-аналары билгеләп куйган яшьләр йөри. Ә алар – кичәге совет кешеләре, бүген инде аристократлыкка дәгъва итүче акчалы катлау теләсә кем белән танышуга каршы. Аларның бер генә дә кичәге совет тигезлегенә кайтасы килми. Шуңа да балаларның дуслары туганчы ук сайланган, мәхәббәт критерийлары билгеләнгән була. Ә инде ул балалар арасыннан берәрсе җилбәзәклек кылып, ата-ана сүзеннән чыкса, ул инде дөнья әдәбиятының классикасына әйләнәчәк. Әнә алар, гамьсез генә атлап, бүгенге көннең рәхәтенә ләззәтләнеп, «Мир» да йөриләр. Алар – бүгенге көннең яшь аллалары һәм алиһәләре. «Мир» – аларның Олимпы.
…Шушы Олимпның бер ресторанына кереп тамак ялгап алмакчы булам. Җайлап кына «Планета суши» ның почмактагы буш урынына кереп утырам. Шундук официант килеп җитә һәм меню китабын калдыра. Мин китапны ачканчы күрше өстәлләрне күзәтәм. Каршыдагы өстәл артында бер ир-егет утыра. Чибәр, яшь. Аполлонга охшаган. Егерме беренче гасыр Аполлоны, әлбәттә, бөдрә чәчле, шәрә тәнле түгел инде. Ике бортлы костюм кигән, галстуклы, аякларында – очлы башлы чем-кара замш туфлиләр. Чәче а-ля Джастин Тимберлейк итеп алдырылган. Ул да мине шушы рәвешле күзәтә. Мине Афродитага тиңләмидер, шулай да берәр Голливуд йолдызына охшатырга тырышадыр. Хәер, Голливуд та бөтендөнья халкы өчен шул ук Олимп. Анда да шундый ук аллалар, алиһәләр. Аларга табынабыз, аларга охшарга тырышабыз.
Шулай дип уйлыйм да бу фикергә үртәлеп куям. Бу дөньяда без ни өчендер бертөрлелеккә омтылабыз, һәрнәрсәдән үзебезгә таныш булган әйберләрне эзлибез. Һәрвакыт кемнедер кабатлыйбыз, әйтерсең лә башкача яши белмәс идек. Ә үзебез дәррәү кубып социалистик тигезлектән баш тарттык, аны инкяр иткән булдык. Минем бу күңелсез фәлсәфи уйларымны бүлеп официант килеп җитә. Меню китабын актарып тормыйча гына заказ бирәм: «Мне роллы, «Филадельфия» и «Пу эр» с земляникой». Официант: «Андый чәй бетте», – ди. Мин үртәлеп кенә «Эрл грей» сорыйм.
Аполлон һаман мине күзәтә. Мин игътибар бирмәгәнгә сабышам. Бел, җаным, мин ресторанда утырсам да, үземнең «Мир» да икәнемне онытмадым, ә монда танышмыйлар… Бу язылмаган кагыйдәне ул да белә иде булса кирәк, килеп сүз башламады. Без шулай карашлар белән генә аралаштык та аерылыштык. Якшәмбе кичендә хәзерге заманның офис кортларына телепатларча аралашу да бик җитә, күрәсең. Һәрхәлдә, бу кызыксынулы карашлар, ирен читендәге каһкаһәле елмаюлар, күз сирпүләрдән мин канәгать калган идем.
Кайтышлый «Матрица» супермаркетына кереп атналык азык-төлек алып чыгам. Брокколи кәбестәсен таба алмыйм. Шулай да минем арба шактый авырая, аны иренеп кенә тәгәрәтеп кассага киләм. Монда унбишләп касса бар, әмма кибеттә кеше күп булуга карамастан, аларның биш-алтысы гына эшли. Совет чоры халык күңелендә озын чиратлар һәм дорфа сатучылар белән истә калса, ул чиратлар безнең «берьяклы» капитализмга да мирас булып күчкән, ахрысы. Совет кешеләре соңгы яңалыкларны шул чиратларда белгән булса, хәзерге заман чиратларында сөйләшмиләр.
Әйберләрне төяп чыгып киткәндә, күзгә теге Аполлон чалынып кала. Безнең карашлар тагын очраша. Мин аңа «сау бул» дигәнне аңлатып елмаям да тизрәк ишеккә юнәләм. Ул елмаеп җавап бирә һәм баш иеп саубуллаша.
Бүгенге шопингтан соң миңа ир-ат игътибары әллә ни кирәкми дә инде…