Читать книгу Мандариннар / Мандарины - Ландыш Абударова - Страница 6
Биек үкчә астында
Повесть
Айдар
ОглавлениеКак же странно иногда бывает в жизни. Ты живёшь, живёшь какой-то обычной жизнью, и вдруг в ней появляется человек. Мужчина. Точнее, сначала ты появилась в его жизни. И вот ты смотришь на этого мужчину, и думаешь – нет, это совсем не то, что тебе нужно. Но этот мужчина делает так много усилий, чтобы стать ближе к тебе, он так настойчиво пытается ворваться в твою жизнь, его становится так много. Он везде. Он встречает тебя после работы, поджидает где-нибудь, провожает, постоянно звонит, что-то говорит или молчит в трубку, и ты понимаешь, что это он. Но однажды, сидя с друзьями в кафе, ты вдруг подумаешь: вот интересно, а где сейчас этот человек, и почему он сегодня ни разу не позвонил? А потом подумаешь – ой, а почему я об этом подумала? И как только ты об этом подумала, через некоторое время ты понимаешь, что ты вообще ни о чём другом думать не можешь. И весь твой мир, в котором было так много друзей, всяких интересов, сужается до этого человека. И всё! Тебе остаётся только сделать шаг навстречу этому человеку, и ты делаешь этот шаг… И становишься такой счастливой.
Е. Гришковец.
«Планета»
Кичкә таба Кәримнән смс килә: «Бу атнада Айдар Уфада була». Сизгән икән, каһәр суккыры. Минем Айдарга битараф түгеллегемне сизгән. Айдарның да миңа карата кызыксынуы барлыгын күрми калмагандыр. Шулай да мин, сер бирмәскә тырышып, «Шуннан ни?» дип җавап язам. Кәрим җавап язып тормый, шалтырата. Тавышыма мөмкин кадәр битарафлык төсмерләре чыгарырга тырышып, «Алло!» дигән булам.
– Иртәгә Айдар Уфага килә, командировка. «Лидо на Пушкина» да безнекеләр җыела. Киләсеңме?
– «Безнекеләр» кемнәр ул?
– Ну, без инде, татар лидерлары.
– О, юк, миңа концерт та бик җиткән!
– Ярар, карышма әле. Айдарның аларны да күрәсе, танышасы килә.
– Ә мин нигә кирәк соң анда?
– Ну… – Кәрим тотлыга язып дәвам иттерә: – Айдар синең турыда да сорады. Шуңа гына чакыруым.
Ике арада пауза урнаша. Кәримнең шушы мизгелләрдә ниләр кичергәнен аңласам да, үземне ничек тотарга белми аптырыйм. Тиз генә җавап та табып булмый бит әле. Айдарның мине сораштыруына шатланам, ләкин «тәм вә ләззәт милләткә хезмәт итмәктә» дип яшәгән, әмма шул ук вакытта милләтнең түгел, үзләренең дә киләчәкләрен күрергә ашыкмаган псевдолидерлар белән буш лыгырдавык сүзләр тыңлап утырасы килми.
Кәрим өстәп куя:
– Әмма син дәшмәскә тырышыбрак утырырсың инде.
– Нигә?
– Беләм мин синең позицияне.
– Сезнең нечкә милли күңелегез күтәрерлек түгел, дисең инде.
– Менә-менә, башларга гына торасың син. Зинһар өчен…
– Миңа соңрак килерсез кунакка, «Лидо» дан соң.
– Алай да була, ләкин син барыбер кил әле, яме.
– Ярар соң инде…
– Сөйләштек, алай булгач, пока.
– Хуш.
…Эш сәгате бетәргә унбиш минут кала мин компьютерны сүндерәм дә киенә башлыйм. Бүген фитнесс-клубка бара торган көнем дә бит әле. Еллык абонемент әрәм булып калмасын.
«Планета фитнес» та кеше күп түгел. Мин бер сәгатьләп вакытны анда үткәрәм. Инструктор белән бер-ике кәлимә сүз әйтешүдән кала берәү белән дә сөйләшмим. Бөтен күнегүләрне җиңел, һичбер авырлыксыз үтәвемнән канәгать калып душка кереп китәм.
Иркенләп, тәмен белеп юынам. Сөртенгәндә, көзгедән озаклап сул иңемә төшерелгән татуировкамны карап торам. Анда гарәп хәрефләре белән матур итеп Тукай сүзләрен яздырган идем: «Гөл яшәрмәс…» Узган җәйдә Казанда «Шагыйрь мәхәббәте» операсын тыңлап рухлангач төшерткән идем.
«Лидо на Пушкина» га соңга калып, шулай да ашыгып килеп кергәндә, Кәрим һәм аның милли лидерлары җыелган иде инде. Түрдәге чаршаулар белән әйләндереп алынган аулаграк урынны сайлаганнар. Заказлары килгән, ләкин ашый башламаганнар әле. Сөйләшәләр. Канәгать чырайларына караганда, бу әңгәмә аларга ошый. Галәмәт тә ошый булса кирәк. Бу аларның һәркайсының утырып торышларына ук язып куелган. Әгәр дә берәр милли матбугатның фотохәбәрчесен чакырып төшерттереп калсаң, киләчәк буыннар кулдан-кулга йөртеп караячак, һәр тарихи датага багышлап чыгарылган китапта урын алачак сурәт буласы. Үзенә бер «Кәрим и Ко».
Кәрим мине күрү белән торып басты. Каршы алды, кулдан үбеп күреште. Тунымны салдырып, элгечкә элеп куйды. Җиде буын бабасы аристократ булган диярсең, аның бу хәрәкәтләрендә ник бер ясалмалылык сизелсен! Мин аның, бу кадәр итагатьле кылануына аптырап, күзләренә карыйм. Кәрим кыюланган, карашында үз-үзенә ышанганлык билгеләре хәтта тантана итә. Кыскасы, ул үзенең стихиясендә, икенче төрле әйткәндә, үз тәлинкәсендә. Кәрим миңа урынны Айдар белән икесе арасына калдырган. Утырышуга, ул таныштырып чыкты: «Ильмир, аның иптәш кызы Лилия, Айгөл, Денис, Илшат», – диде ул, сәгать теле уңаена санап. Лилия исемлесе – яулыклы кыз. Калганнарының исемнәре минем хәтердә калмады да диярлек. Үз чиратымда этикет кушканча елмаеп, «Зөлфия» дип баш кактым. Шушы урында Кәрим: «Менә шушы чибәр туташка милләт җене йоктыру эше белән ничә ел чиләнәм инде», – дип шаяртмакчы булды. «Бик шат, бик шат» диештеләр, әллә минем белән танышуларына, әллә Кәримнең тырышлыкларына. Айдар, минем колакка ук иелеп: «Туташ, чок гүзәлсез!» – диде нигәдер төрекчәләп. Оялган булып аска карыйм. Сагынганмын икән…
Кәримнең «лидерлар» дигән яшьләре безнең өчебездән – миннән, Кәримнән һәм Айдардан – кечерәк яшьтә, хәтта студентлардыр да. Боларның күзләрендә үз хакыйкатенә нык ышанганлык ярылып ята. Яшьлекләре белән бу хакыйкатьне алар калган бөтен нәрсәне инкяр итү аша расларга тырыша торганнардан. Яулыклы кыз килеп утыруга ук үтә дә җитди һәм тыныч караш белән мине җентекләп өйрәнде дә үзенә бер нәтиҗә ясап куйды. Мондыйрак бәһа булды, ахрысы: башта ул хөрмәт иткән Кәрим абыйсының миңа шулкадәр игътибар күрсәтүенә ачуланды, аннан соң «кяфер» булуым өчен үзенә үзе уйлап чыгарган гадәте буенча кызганды һәм гафу итте.
Аның янындагы кыз кызыкты һәм сокланды. Ә янәшәсендәге егет ни өчендер мине күрмәде дә диярлек. Ул Айдарга мөкиббән киткән иде, бу танышу процедураларының тизрәк тәмамлануын теләп кыбырсып ук куйды.
– Шуннан, шуннан, безнең заманда Рәмиевләргә ихтыяҗ юк, дисез инде, Айдар әфәнде? – дип, әңгәмәне өзелгән урыннан ялгап җибәрмәкче булды.
– Әйе, юктыр, мөгаен. – Айдарның җавабыннан көләсе килә. «Әйеме, юкмы, мөгаенме? Син өч вариантның өчесен дә әйттең» дим, шаярып. Бу сүзләр аның фикерен чуалта, ул бу шаярудан канәгать калып елмая, ләкин тамак кырып куя да сүзен дәвам иттерә: – Беренчедән, безнең халыкның Дәрдемәндләр бирә алган бөтен нәрсәсе дә бар. Икенчедән, бу халыкка күпме бирсәң дә аз. Бу халык андый шәхесләргә лаек түгел әле.
– ХХ гасыр башында лаек булганмы? – Теге егет чын-чынлап милләт дулкынында йөзмәктә.
– Бәлки. – Айдар бер мизгел уйланып ала. – Ул вакытта Рәмиев кебек кешеләргә ихтыяҗ булган. Бүген ул юк. Ул вакытта милләт формалашу чорында гына әле. Шуңа да рухи лидерларга да, матди лидерларга да ихтыяҗ җитәрлек дәрәҗәдә булган. Бүген исә милләт үсешенең башка бер баскычына күчә…
Һәм шушындый эчтәлекле әңгәмә белән өч сәгать вакыт үтә. Миңа күңелсез. Түземсезләнеп, кул сәгатендә минутлар саныйм. Һәм, ниһаять, ресторан бикләнер алдыннан гына таралышабыз.
Мин Кәрим белән Айдарны кунакханәгә илтеп куям.
Икенче көнне без Айдар белән генә очрашабыз. Академия театрында спектакль карыйбыз, кичке ашны «Дуслык» ресторанында ашыйбыз. Айдар – Мәскәүдән килгән продюсер, Кәримнең икетуган абыйсы. Безнең сөйләшер сүз дә, уртак тема да күп. Ул, Кәримнән аермалы буларак, милләт тирәсендә генә «биеми», аның кызыксыну даирәсе күпкә киң. Ә иң мөһиме, ул хатын-кыз белән аралаша белә. Аның белән ярты сәгать аралашканнан соң, теләсә кайсы хатын-кыз үзен эталон итеп хис итә башлый. Айдарның нәкъ шушы сыйфаты аркасында мин хисләр өермәсенә кереп бөтереләм…
Атна ахырында мин Айдарны аэропорттан озатып калам. Елый-елый. Сагына-сагына.