Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранное - Мажит Гафури - Страница 2

Халык күңелен, милләт хәлен аңлап язган әдип

Оглавление

Мәҗит Гафури (Габделмәҗит Нургани улы Гафуров) 1880 елның 1 августында (иске стиль белән 20 июль) Эстәрлетамак өязе Җилем-Каран авылында (хәзерге Башкортстан Республикасының Гафури районы), кышларын балалар укытып, калган вакытын гади крестьян хезмәтенә багышлаган Нургани хәлфә гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә. Ата-анасы йортында ике абыйсы, ике апасы һәм бер энесе янәшәсендә үткәргән сабыйлык һәм үсмер еллары әдипнең күңеленә тормышының иң бәхетле чоры булып сеңеп кала. Тәүге сабакны әтисеннән алганмы, әнисеннәнме – монысын ул үзе дә ачык кына хәтерләми, әмма әтисе укыткан авыл мәдрәсәсенә барганчы ук укырга өйрәнүен, җиде-сигез яшьләрендә авыл мәктәбендә бик теләп укуын гына белә[1].

1893 елның кышында әтисе укырга омтылышы зур булган зирәк улын үзләреннән ерак булмаган Үтәш авылы мәдрәсәсенә бирә. Бәхетсезлеккә каршы, Мәҗитнең бу мәдрәсәдә укуының беренче елында ук кыш көне – әтисе, март айларында әнисе Марзия дә үлеп китә. Унөч яшеннән тулы ятим булып калган балага тормыш итү һәм белем алу бик авырга туры килә.

Белем алуга булган эчке ихтыяҗ һәм үзендәге табигый мөмкинлекләрне тоемлау аркасында, малай бернинди каршылыклар алдында да туктап калмый. Җәй айларында авыр хезмәт белән акча табып, өс-башын карый, мәдрәсәдә акчалырак шәкертләргә аш-су әзерләп, китап күчереп язып тамагын туйдыра. Белемнең күңеленә хуш килгәнен эзләп, ул төрле мәдрәсәләрдә була.

Ике кыш Үтәш мәдрәсәсендә укыганнан соң, 1896 елда Уфага «Госмания» мәдрәсәсенә килә. Әлбәттә, ярлы егеткә биредә уку бәхете тими, ул Уфадан ерак булмаган Кыешкы (хәзерге Кырмыскалы районы Иске Кыешкы авылы) мәдрәсәсенә туктала һәм декабрь аена кадәр шунда укый. Аннан, туган авылына кайтып, ике кыш Уфадан килгән Җамалетдин исемле яшь мулладан дәресләр ала һәм үзе дә аңа балалар укытуда булыша.

1898 елның җәендә 450 чакрым чамасы араның күбрәген җәяүләп үтеп, Рәсәйнең мәшһүр мәдрәсәләренең берсе – Троицкидагы «Рәсүлия» гә килә. М. Гафури, анда укыганда, олы хезмәт мәктәбен уза: җәйләрен, казах-кыргыз даласына чыгып, балалар укыта, Рәмиевләрнең – алтын, Яушевларның торф приискаларына сезонлы хезмәткә яллана.

«Рәсүлия» мәдрәсәсендә укыган елларда иҗат эшенә тартылып китә. «Фәкыйрьлек берлә үткән тереклек» хикәясе (1902) һәм «Себер тимер юлы, яки Әхвәле милләт» (1902), «Вә иннә мин әш-шигъри ли хикмәтин» (1903), «Яшь гомерем» (1903) кебек күләмле шигъри әсәрләре мәдрәсәдә укыган, казах даласында мөгаллимлек иткән елларда языла.

Иҗатының тәүге адымнарыннан ук шагыйрь гаделлек булмаган, бөтен нәрсә акчага корылган тормыштан ризасызлык белдерә, мәдәни яңарыш, милли-мәдәни тәрәккыят тарафдары буларак чыгыш ясый, мәгърифәтчеләрдән килгән акыл культын олылауның чикләрен киңәйтеп, техник прогресска дан җырлый. М. Гафури, шигъриятендәге кебек үк, «Фәкыйрьлек берлә үткән тереклек», «Ярлылар, яки Өйдәш хатын» әсәрләрендә дә «Иҗтиһад юк, әдәп юк, бу – фәкыйрьлеккә китерә, һәр фаҗиганең башы – шунда» дип, асылда, мәгърифәтчелек карашларын алга сөрә.

1905 ел ахырларында М. Гафури «Буби» мәдрәсәсенә юл тота, тик бу уку йорты да аның күңеленә хуш килеп бетми, һәм ул Казанга юнәлә. Аның биредәге «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укыган вакытлары Рәсәйдә инкыйлаби тартышларның киң җәелгән һәм көчәйгән көннәренә туры килә. Татар халкының милли азатлык хәрәкәте җанлана. Болар барысы да яшь егеткә көчле тәэсир ясый. Күңелендәге хисләр өермәсе тышка бәреп чыга, ул илдә, шулай ук Казанның үзендә дә барган олы вакыйгалар, иҗтимагый-сәяси үзгәрешләр нәтиҗәсендә туган хис-кичерешләрен, өмет-ышанычларын милләттәшләре белән уртаклашырга, бу көрәштә үз авазын ишеттерергә омтыла. «Яшь гомерем» исемле шигырь мәҗмугасын тәмамлап нәшриятка бирә (Казан: Шәрәфләр матбагасы, 1906)[2]. Моннан тыш, яңа гына чыга башлаган «Казан мөхбире», «Йолдыз» кебек газеталарда шигырьләр, мәкаләләр белән чыгыш ясый. Шул чорның күтәренке сулышы белән күңелендә туган тәэсирләр йогынтысында язылган «Милләтемә шатлык шигыре» ндә (1905) ул халкыбызның киләчәген тоташ нурга манып сурәтли, «Өндәү», «Вакыт җитте кузгалырга!..» кебек тезмәләрендә татарларга мөрәҗәгать итеп, аларны кузгалырга чакыра, «мәгариф шәмгыданын кулга алырга» өнди.

1906 елда Уфаның «Галия» мәдрәсәсе ачыла, һәм М. Гафури инде Казанга килеп тормый, әлеге мәдрәсәгә урнаша, монда бер ел рәсми рәвештә, ике ел ирекле тыңлаучы буларак белем ала. Биредә ул «Милли шигырьләр» циклына кергән әсәрләрен иҗат итә. «Мәктәпләрдә шәкертләр укырлык төрле шигырьләргә бик зур ихтыяҗ күренә, һәм күргән бер мөгаллим мәктәп балалары өчен махсус шигырьләр язылуын миннән сорыйлар. Шул тәэсирләр аркасында «Милли шигырьләр» исемендәге шигырьләрне яздым», – дип искә ала ул үзе бу хакта.

1907–1909 елларда М. Гафури аеруча актив иҗат итә. Аның Казан, Оренбург, Уфа нәшриятларында дистәгә якын шигырьләр җыентыгы, тугыз хикәя китабы басыла, газета-журналларда исә байтак кына публицистик мәкаләләре дөнья күрә. Әдип 1909 елдан бары иҗат эше белән генә шөгыльләнә башлый. Шул елның августында ул үзе кебек үк ятимлек аркасында тормыш авырлыкларын шактый күп күреп үскән Зөһрә (1891–1938) исемле кыз белән гаилә кора, бераздан уллары Әнвәр (1910–1977) һәм Халит (1919–1935) туа. Шәхси тормышы беркадәр көйләнгән, иҗаты да танылып килгән бер мәлдә – 1911 елда – шагыйрьнең Казанда ике мәртәбә басылган (1907, 1911) «Милләт мәхәббәте» исемле китабы патша цензурасына эләгә. «1906 елдан 1907 елга васыять», «Җиденче елның җавабы» дип аталган ике шигыре цензура хезмәткәрләрендә аеруча ризасызлык тудыра. Ә 1911 елның 11 февралендә Уфадагы «Шәрык» матбагасында уздырылган жандармерия тентүендәМ. Гафуриның «Үги балалар» һәм «Яшь гомерем» җыентыклары «аеруча хәтәр китаплар» исемлегенә кертелеп конфискацияләнә. Бу вакыйгалар, билгеле ки, шагыйрь күңелендә авыр тойгылар тудыра. Кешенең намусы тапталуын, рухи изелүен күреп сызланулар да шигырьләрендә шактый зур урын ала. «Шөбһә», «Мәкъсуд», «Безнең хәл», «Өметсезлектә» (1907), «Кайгы», «Юк», «Таләп» (1909) кебек әсәрләр янына «Кызганыч», «Татар хатыны», «Яшь кыз» (1910), «Ялчы бабай», «Ярлы» (1911) кебек, үз чорының реаль сурәтен тудырган, тирә-яктагы рәхимсезлек күренешләрен, җәмгыятьтәге гаделсезлекләрне фаш итүгә юнәлтелгән, заманының иҗтимагый-сәяси вакыйгаларын шактый төгәл бәяләгән шигырьләре өстәлә.

1912 елда М. Гафури Кәримовларның Уфадагы «Шәрык» матбагасына корректор булып урнаша, анда 1917 елның октябренә кадәр эшли. Бу чорда да ул иҗат эше белән актив шөгыльләнә. Илдәге иҗтимагый-сәяси вакыйгаларны, 1914 елда кабынып киткән Бөтендөнья сугышы вакытында кешеләр күңелендә ризасызлыкның артканнан-арта баруын, иҗтимагый киеренкелек атмосферасын реалистик буяулар белән гәүдәләндергән «Ирек өчен көрәш», «Үзем һәм халкым» (1912), «Фитрәт заманы», «Кыямәт» (1914), «Юктырсың ла, Алла», «Язмыш» (1915) шигырьләре, изгелек белән явызлык, гаделлек белән ялган һәм тормыштагы күп кенә башка каршылыкларны хөкем итүгә юнәлдерелгән күпсанлы мәсәлләре, сугышның авыл халкы өчен тудырган фаҗигаләрен гәүдәләндергән «Солдат хатыны Хәмидә» повесте (1915) һәм тарихи үткәнебезгә, яшәеш фәлсәфәсенә мөрәҗәгать рәвешендәге, романтик рухтагы «Тәэссорат», «Бу кемнең кабере?» (1913), «Хан кызы Алтынчәч» (1914), төрекчәдән ирекле тәрҗемә булган «Бер чәчәкнең наләсе» (1911) кебек, укучы күңелен кузгатырлык нәсерләре һәм хикәяләре языла.

М. Гафури әсәрләре идея-тематик яктан шактый киң колачлы. Ул гадәти көндәлек тормыш вакыйгаларыннан алып әдәбиятның мәңгелек темасы булган фәлсәфи, әхлакый темаларны да, сәясәт, туган җир, ил, Ватан мәсьәләләрен дә яратып, теләп яктырта. Әмма шулар арасында гади халыкка, үз милләтенең язмышына аерым игътибар бирүе сизелеп тора. Әдәбият мәйданына ныклы адымнар белән аяк басуга ук:

Бер адым алга басам да

Әйләнәмен артыма,

Кайда басканнар икән дип,

Күз саламын халкыма,  –


дип язган шагыйрь бөтен иҗаты дәвамында шул шигаренә тугрылык саклый. Кайсы жанрда гына иҗат итсә дә, күңел түренә кереп урнашкан гади халык, милләт язмышы аның каләменә күчә, әдипнең йөрәген халыкныкына бәйли.

Шунысын да әйтергә кирәктер: М. Гафури иҗатында милли хис-тойгылар гәүдәләнешендә бер нәрсә ачык чагылыш таба: бу – әсәрләрдә авторның һәрвакыт татар милләтен, татар телен күздә тотуы, үзен шушы халыкның бер вәкиле итеп күрүе. «Шигырь язды Габделмәҗид – ибне татар» («Алмашыну», 1905), «Русияле бер татардыр – асыл затым, Габдулла ибне татар – мәшһүр атым» («Яшь гомерем», 1906), – ди ул.

Гомумән, М. Гафури иҗтимагый вакыйгаларның эчтәлеген, юнәлешле хәрәкәтен турыдан-туры милли азатлык тойгылары белән, милли тәрәккыят өчен көрәш мотивлары белән бәйли, татарларның Рәсәй дәүләтендәге хәлен яхшы күзаллап: «Безнең татар, үгәй бала булган өчен, хөррияткә башкалардан мохтаҗрак», – дип искәртә. «Мал өчен», «Фидаи мәхбүс агызыннан», «Балыкчылар» (1906), «Безнең хәл», «Гафури, сән онытма милләтеңне…», «Милләткә хадим булган яхшыларга…», «Икенче сада», «Мәмләкәтнең барчасы әгъдәя мөлкәт улмасын…», «Сөембикә манарасы» (1907) шигырьләре «асыл ватан» да татар халкының хокукларын даулап язылган күпсанлы әсәрләренең бер өлешен тәшкил итәләр. 1911–1915 еллар шигъриятендә ул милли тойгыларны гәүдәләндерүне үзенчәлеклерәк төсмерләр белән баета. Шагыйрь дини мифологиягә, тарихка мөрәҗәгать итә, милләт һәм кешенең асылын саклауда диннең ролен югары куя. «Тәңрене искә төшерү» (1913), «Алладан сорау», «Җомга көн», «Бәйрәм көн», «Ишет, Тәңрем» (1914) шигырьләрендә лирик герой язмышын Аллаһы кодрәте белән бәйләгән, шуннан рухи тынычлык тапкан шәхес буларак гәүдәләнеш ала. Дини мифологиягә нигезләнеп язылган «Адәм вә Иблис» (1910), «Рисаләт» (1916) поэмалары да шушы елларда иҗат ителә.

Халык җилкәсенә төшкән авырлыктан сызлану бигрәк тә Идел буен тетрәндергән зур фаҗига – ачлык афәтенә мөнәсәбәтле шигырьләрендә ачык чагылыш таба. 1921–1922 елларда иҗат ителгән «Ач», «Сулган гөлләр», «Соңгы минутта», «Җылыйлар», «Сүнделәр», «Алтын тәре, бәрхет палас» кебек шигырьләрендә һәм «Кеше ашаучылар» поэмасында җан өшеткеч вакыйгалар, яшәүгә өметен югалткан, чарасыз, аяныч хәлдәге кешенең соңгы сулышы гәүдәләнә, биологик зат буларак, аның табигый халәте тетрәндергеч натуралистик картиналар аша сурәтләнә.

Шагыйрь поэзиясен тагын бер мөһим нәрсә үзенчәлекле итә. 1910–1913 елларда аның сирәк әдипләрдә күзәтелә торган сәләте ачыла: ул Эзоп, Лафонтен, Крыловлардан килә торган жанрга – мәсәлгә мөрәҗәгать итә һәм егермеләп мәсәл язып бастыра. (Күбесе – ирекле тәрҗемә.) Алар 1913 елда махсус җыентык рәвешендә «Әмсаль» исеме белән укучыга барып ирешә.

М. Гафури, заманының әһәмиятле темаларын яктыртып, чор сулышын тоеп, халык, милләт җанын аңлап иҗат итүче шагыйрь-гражданин булу белән бергә, хыял канатларында илаһи биеклекләргә күтәрелгән романтик һәм кеше күңеленең тирән төпкелләрен ача алган лирик шагыйрь буларак та танылды.

М. Гафури шигъриятендә мәхәббәткә багышланган әсәрләр хакында, образлы итеп, чәчәкле болынның кыңгырау гөлләре кебек диясе килә. Иҗтимагый, фәлсәфи һәм башка темаларга язылган шигырьләре арасында очрый торган мәхәббәт шигырьләре укучыны, бу гамьле дөньядан аерып, татлы ләззәттән торган, бераз гына күңел сызланулары белән үрелгән матур, бәхетле дөньяга алып керәләр. Аларда, традицион Шәрык шигъриятендәгечә, мәхәббәтне, сөйгәнеңне илаһи югарылыкка күтәреп мактау да, мәхәббәтнең татлы газапларыннан сызлану да бар. Шагыйрь гашыйк геройның халәтен тасвирлауда гаҗәеп матур һәм гадәти чагыштырулар белән янәшә суфичыл әдәбияттан ук килә торган традицион чараларны, әдәбиятка Коръән аша кергән образ-сурәтләрне иркен куллана.

Туган җир табигатенә бәйле лирик мотивлар да М. Гафури иҗатында чагылыш таба. Бу уңайдан аның ел фасылларына багышланган, аерым күзәтүләр рәвешендә язылган шигырьләр төркемен искә алып китү дә җитәдер. Зарын, шатлыгын уртаклашкан, күз яшьләрен үзенә сеңдергән, «күңел шәмнәрен яндырган» Туган җир образы М. Гафури иҗатында да газизләрдән газиз, изгедән изге.

М. Гафури проза жанрында да иҗат итә. Революциягә кадәрге Рәсәй мөселманнарының яшәешен сурәтләү, милли кысрыклаулар, социаль тигезсезлек хөкем сөргән җәмгыятьтә кешенең асылын, шәхес һәм җәмгыять арасындагы мөнәсәбәтләрнең үзенчәлеген ачуга юнәлтелгән, гади халык тормышының авырлыкларын гәүдәләндергән «Ачлык, яки Сатлык кыз» (1907), «Ярлылар, яки Өйдәш хатын» (1907), «Үги балалар» (1908), «Онытылган җинаять, яки Үткәнне искә төшерү» (1909), «Исәпсез байлык» (1912) әсәрләре, «Кара йөзләр» (1926), автобиографик мотивларны эченә алган «Тормыш баскычлары» (1927), «Шагыйрьнең алтын приискасында» (1931), «Тәрҗемәи хәлем» (1923), «Баштан үткәннәр» (1923), «Серле бер мәхәббәтнең тарихы» кебек повестьлары шул хакта сөйли.

М. Гафури 1917 елгы Февраль революциясен, падишаһның тәхете җимерелүен шатланып каршылый, чын хөррият килүенә сөенечен белдереп, «Хөррият иртәсе», «Азатлык хөрмәтенә», «Ирекле көннәр», «Бетсен империализм сугышы!» кебек күтәренке рухлы шигырьләр бастыра. Совет чорында болардан аеруча берсен – «Кызыл байрак» исемле шигырьне – әдип иҗатының таҗы рәвешендәрәк бәяләп килделәр. Ул 1917 елның 1 Май бәйрәме уңае белән иҗат ителгән. Бу шигырь дә кертелгән «Кызыл байрак» китабының (1917, 1922) Октябрь революциясе көннәрендә басылып чыгу фактына нигезләнеп, Гафури Октябрьне Кызыл байрак белән каршылады, дип яздылар. Хәзер инде мондый юлларны язган әдип канлы революциягә дан җырлаучы сыйфатында күзалланырга мөмкин. Әмма патша заманындагы гаделсезлекләрне, авыр тормыш-көнкүрешне яхшы белгән, шәхсән аны үз җилкәсендә дә татыган Гафури кызыл байраклы көчләргә зур өмет баглаган икән, моның өчен аны яңа хакимияткә бик тиз ярашуда гаепләргә ашыгырга кирәкми.

М. Гафури талантлы шагыйрь һәм прозаик буларак кына түгел, үткен күзле, туры сүзле, җәмгыятьтәге һәр үзгәрешкә үзенең мөнәсәбәтен белдереп барырлык гаять киң фикри даирәсе булган публицист буларак та таныла. Октябрь революциясеннән соң, бигрәк тә «Шәрык ярлылары», «Башкортстан» һәм «Яңавыл» газеталарында эшләгән елларда, аңа халык арасында еш булырга туры килә. Шунлыктан ул, үз чорының көндәлек проблемаларын ачык тоеп, халыкның рухи халәтен, яңа тормыш төзү юлына баскан кешенең психологиясен аңларга омтылып һәм аңа чын күңелдән теләктәшлек белдереп, мәкаләләр, хәбәрләр, очерклар яза; кимчелекләрне фаш итеп, фельетоннар бастыра.

Октябрь революциясеннән соң М. Гафури 1928 елга кадәр Уфада чыккан вакытлы матбугат редакцияләрендә эшли. Соңыннан бары профессиональ язучылык белән генә шөгыльләнә. 1934 елда СССР Язучылар союзына кабул ителә.

Кайда гына эшләсә дә, иҗатында да ул һәрвакыт, милли вазгыятьне тоеп, халыкның ихтыяҗын аңлап, киләчәккә карап, намус белән хезмәт итә.

М. Гафуриның фидакяр хезмәте халкыбыз һәм дәүләт тарафыннан югары бәяләнә. 1923 елда Уфада һәм Казанда әдипнең егерме еллык иҗат бәйрәме үткәрелеп, аңа «Башкортстан АССРның халык шагыйре» дигән мактаулы исем бирелә. Уфа шәһәрендәге бер урам аның исеме белән атала башлый.

Танылган халык шагыйре М. Гафури 1934 елның 28 октябрендә Уфа шәһәрендә туберкулёз авыруыннан үлә. Шагыйрьнең җәсәде шәһәр зиратында җирләнә.

Әдип иҗаты Рәсәй җирлегендә генә түгел, кешелек дөньясында тамырдан борылыш барган чорга туры килүе һәм шул вакыйгаларны милли мәнфәгатьләр яссылыгында гәүдәләндерүе белән үзенчәлекле.

Милләт язмышын кайгыртып, гади кеше хокукларын яклаучы буларак иҗат мәйданына атлаган язучы М. Гафури, давыллы еллар сынавын үтеп, чын мәгънәсендә халык шагыйре булып җитешә һәм әдәбиятыбыз күгендәге иң якты йолдызларның берсенә әверелә. Милләт үзенең моңлы шагыйрен, йөрәк түрендә саклап, гасырлардан-гасырларга илтә.

Д. Абдуллина, З. Рәмиев

1

Гафури М. Әсәрләр: 4 томда. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – 4 т. – 364 б.

2

Җыентыкка рецензия язган Морад (Р. Фәхретдинов) М. Гафури әсәрләрен Акмулла шигырьләреннән өстен куя. «Г. Тукай әфәндене Мәгарригә вә Габделмәҗид әфәндене Туграигә охшатмакдаим», – дип яза ул (Вакыт. – 1906. – 9 декабрь).

Сайланма әсәрләр / Избранное

Подняться наверх