Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранное - Мажит Гафури - Страница 7

Проза әсәрләре
Кара йөзләр
(Иске тормышның миллион корбаннарыннан берсе)
I

Оглавление

Бу эш моннан утыз еллар элек иде.

Без, яшь шәкертләр, ястү намазыннан алдарак чыгып, мәдрәсәгә кайттык. Ястүдән соң хәзрәт дәрескә керәчәк булганга күрә, без тора торган мәдрәсә җыештырылган, иң түрдәге тәрәзә янындагы тәбәнәк өстәлгә шакмаклы ашъяулык ябылып, өстәлнең уң ягына берничә мендәр өелеп куелган иде.

Без кайтып, бераз гына утыргач та, Гали хәлфә кайтып, хәзрәтнең килеп җитүен белдерер өчен безгә ишарә кылу белән, без һәммәбез дә утырып, тып-тын калдык. Без, гүяки бик тырышып укыган кебек, китапларыбызга күзләребезне салып, эчтән генә укырга керешкән булдык.

Шул арада ишек ачылды. Сафи хәзрәт бик акрын гына керә башлады. Без шунда ук һәммәбез дә, аягүрә басып, кулларыбызны күкрәкләребезгә куеп, баскан урыннарыбызда таш багана кебек катып калдык. Һичберебезнең бер генә дә гаебе булмауга карамастан, безнең йөрәкләребез дөп-дөп тибә башлады.

Хәзрәт, керү белән, упшый бер сәлам бирде. Гади шәкертләр бер вершок та узмаска тиешле булган идәндәге аркылы агачтан бер аршындай узып туктау белән, куштан шәкертләрнең берсе аның озын таягын, кадерләп, кулыннан алып китте. Икенче берсе аның пималарын[97] салдырып, аерым бер урынга куйды. Гали хәлфә хәзрәтнең өстендәге кызыл төлке тамак тунын салдырып, аерым бер хөрмәт белән үзенең бүлмәсенә алып кереп китте.

Шуннан соң хәзрәт, үзенә хәзерләгән мендәрләр өстенә утырып, һичкемгә бер сүз әйтми, кесәсеннән күзлеген алып, лампага каршы куеп караганнан соң, кулъяулыгы белән күзлегенең пыялаларын сөртеп киде дә тирә-яктагы шәкертләргә карап алды. Без, әле һаман бер сүз әйтми, хәзрәтнең сүз әйткәнен көтә идек. Ул, шулай шәкертләргә күз йөртеп алгач, мәдрәсәнең тәртибен карап алган кебек булгач:

– Бүген нинди дәрес? – дип сорады. Аның бу сүзен күптәннән бирле көтеп торган шәкертләрнең берничәсе бердән:

– Бүген, тәкъсир[98], «Гакаид», – диделәр.

Ул арада «Гакаид» укучылар, хәзрәткә каршы, аннан бер сажин чамасы ераграк түгәрәкләнеп, тезелеп утырганнар, һәммәсе дә алларына китапларын салып, дәрес тыңларга хәзерләнгәннәр иде инде. Хәзрәт, шәкертләрнең җавабын алгач, өстәлдәге китапларның берсен алды һәм, бераз көттергәннән соң, бик мәһабәт тавыш белән:

– Һади, син гыйбарә[99] укы!.. – дип әмер бирде.

Хәзрәтнең шул сүзен ишетү белән, теге шәкертләрнең һәммәсе дә, кулларын тезләренә аркылы куеп, башларын түбән иеп, китапларына күз салдылар. Һади без белмәгән зур китаптан бик санап кына нәрсәләрдер укып китте.

Бераз укыгач та, хәзрәт Һадига туктарга кушты. Ул туктады. Хәзрәт үзе дә бераз уйланды да, тамагын кырып, Һадиның иң элек әйткән сүзеннән эләктереп сөйләп китте. Дәрес тыңлаучы шәкертләр һәммәсе дә, шаккатып, хәзрәтнең авызыннан чыккан сүзләрнең берсен дә калдырмый тыңларга керештеләр.

Хәзрәт ачылганнан-ачылды, кызганнан-кызды. Зуррак хәлфәләрдән дә һәм аның алдындагы дәресен алып утыручылардан да сүзгә катнашучылар чыкты.

Без, вак шәкертләр, хәзрәт чаклы хәзрәт алдында сүз сөйләргә, бәхәс кылырга батырчылык иткән хәлфәләргә һәм аның алдындагы теге шәкертләргә хәйран калып, шаккатып утыра идек. Бигрәк тә Күгәрчен Сәлим дигән, болай карап торуга кечкенәрәк булган шәкертнең кыюлыгына һәм сүзгә бирешмәвенә соклана идек.

Мәдрәсә эчендә хәзрәт һәм үзара бәхәсләшкән шәкертләрнең тавышларыннан башка бер тавыш та юк иде. Без, утырган урыннарыбыздан да кузгалырга куркып, соң дәрәҗәдә тынычлык саклый һәм аларның бәхәсләшүләрен тыңлый идек.

97

Пималарын – киез итекләрен.

98

Тәкъсир – остаз яки мөдәррискә олылап эндәшү сүзе.

99

Гыйбарә – өзек.

Сайланма әсәрләр / Избранное

Подняться наверх