Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранное - Мажит Гафури - Страница 3

Проза әсәрләре
Тәрҗемәи хәлем

Оглавление

Изге күңлем кәгъбәсеннән көн дә бер таш жимрелә,

Ахры, бик күп калмагандыр инде актык гомремә.

Яндырып күңлем шәмен, эзләп маташтым изге юл,

Каршыдан искән каты җилдәй, вакытсыз сүнде ул.


Гомеремнең кырык ике басмасын үтеп, кырык өченче басмасына күтәрелгән вакытымда, хәятнең артта калдырып киткән эзләрен әрчеп, анда утыртылып киткән маякларны яңартып, хәтер дәфтәрендә сызылып килгән тәэссоратларны[3] бер урынга теркәп, пракәндә[4] яткан кәгазьләрне бер җиргә җыйнап куярга уйладым. Монда язылган нәрсәләр хыял һәм фаразлардан[5] ерак булып, баштан үткән вакыйгаларның, күңел көзгесендә калган сурәтләрнең нәкъ үзләреннән гыйбарәт икәнен әйтеп китүне артык булмас дип уйлыйм.

Әйтергә яраса, бу сәхифәләр минем тәрҗемәи хәлемнән гыйбарәт булып, мин монда баштан үткән эшләрнең җанга тәэсир иткәннәрен, вакыйгаларның мөһим булганнарын яздым. Боларны тәрсим иткән[6] вакытта ифрат һәм тәфриттән[7] бик вә бик нык сакландым. Мохитнең тәэсире белән күңелемә нәрсә сызылып калган булса, шуны шул көенчә тасвир итүне беренче максат итеп тоттым.

Төрле вакытта язылып ташланган хатирәләрне теркәгән вакытта, аларны сайлау, мөһим булганнарын алу юлында да шул әйткән туры юлдан аерылмаска тырыштым. Кыскасы, мин монда язган нәрсәләремнең үземнең үткән гомремнең көзгесе булуына, ул көзгедә ярты гасырга якын хәятемнең тулы һәм, ничек үткән булса, шул көенчә күренүенә бик нык дикъкать иттем. Бергә теркәлгән хатирә дәфтәрләреннән гыйбарәт булган, шул рәвешле бер тәрҗемәи хәл сыйфатына кергән бу әсәрнең кайбер танышларым белән кайбер дус-ишләремнән башкалар өчен, ихтимал, әһәмияте булмас. Шуны уйлап, мин бу әсәрне югарыда әйткән кешеләргә һәм эшче-крестьяннарга бүләк, бер истәлек итеп язам. Саф күңелле, риясыз дуслар, күз яшьләрен күргәндә хәсрәтләнеп, шатлыкларын күргәндә күңелләрен үстергән балалар һәм минем әсәрләремне укып аз гына булса да тәсәллә[8] тапкан эшче-крестьян бу бүләкне кабул итәрләр дип уйлыйм.

3

Тәэссоратларны – тәэсирләрне.

4

Пракәндә – чәчелеп.

5

Фаразлардан – уйланганнардан.

6

Тәрсим иткән – сурәтләп биргән.

7

Ифрат һәм тәфриттән – арттырып җибәрү һәм чиктән тыш киметүдән.

8

Тәсәллә – юаныч.

Сайланма әсәрләр / Избранное

Подняться наверх