Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранное - Мажит Гафури - Страница 6

Проза әсәрләре
Тәрҗемәи хәлем
Чит авылда икенче кыш

Оглавление

Көз җитте. Кошлар җәнүб ягына – җылы якка китә башладылар. Кыр казларының кыйгак-кыйгак кычкырып үтүләре, торналарның ике чатлы булып кычкыра-кычкыра китүләре миңа ничаклы тәэсир иткәнен әле дә оныта алмыйм. Әле дә мин, аларның шулай очуларын күргән вакытта, шул заманнан калган тәэссор аркасында, күземә яшь килгәнен сизми дә калам.

Мин аларның ирекле рәвештә, үзләре теләгән якка очуларын күреп кызыга идем. Аларның бәхетләрен көнли, шулар кебек булуны, шулай чит илләргә китүне тели идем.

Көзнең соңгы көннәре дә җитә башлады. Күк йөзендә салкын болытлар йөзәргә кереште. Ләкин мин һаман китә алмый идем. Былтыргы бишмәт тузган, былтыргы пима тишелгән, оекларның табаны кырылган иде. Алай-болай йөри торгач, бу искеләр ямалды. Абзый, ике тәңкәгә төшереп, җилән тектереп бирде. «Урак урган хакымны бирмәделәр дип рәнҗемә» дип, ул җиләнне эш хакына куйды. Үземнең ике тәңкә акчаның беразына күлмәк алдым. Калганына аяк киеме рәтләдем. Мине үткән елгы кебек хәзерләп озатучы булмаса да, алай-болай хәзерләнеп, авылдан ычкындым.

Бердән, үткән ел бу мәдрәсәдә торып өйрәнгәнгә, икенчедән, өйдә энемнән башка мине сагынып яки мин аларны сагынып торырлык кеше булмаганга, быел мәдрәсә ямьсез күренмәде. Ул, мине кочаклап алган кебек, җылы тоелды. Аның һәрнәрсәсе миңа якын күренде. Мин барганда, кар яумаган, мәдрәсәдә шәкертләр әз иде.

Мин өйдә калган уеннарның казасын монда үти башладым. Шәкертләр рәтләп җыелып бетмәгәнгә, хәзрәт көзге кунакка йөрүдән бушанып өлгермәгәнгә күрә, сабакка төшү дә ике-өч атнага кичекте. Баштарак азыкның әзлеге, акчаның юклыгы күзгә күренмәде.

Алып килгән азык бер атнадан соң бетте. Азык алырга кайтуның мәгънәсе булмаганга, аның артыннан йөрү бушка гомер уздыру булганга күрә, анда да кайтмадым. Шулай да бу атнада бер арыш икмәге белән дүрт-биш кадак тары ярмасы килде. Икенче атнада үзем кайтып, шул микъдарда азык алып килдем. Өченче-дүртенче атналарда, «инде үлдем» дигәндә, берәр икмәк килеп, эчкә җылы кертте.

Барган саен, көннәр салкынайды. Карлар яуды. Коры бишмәт белән генә авылга кайтып килүгә мөмкинлек бетте. Аннан да мине искә төшерүче, азык җибәрүче булмады. Тик онытылганда бер берәр икмәк белән бераз тары ярмасы килә башлады.

Бүген ач кунылды. Икенче көнне шәкертләрнең – танышларның калган ашларын ашап, шуның белән көн үтте.

Мәдрәсәдә торырга бер дә рәт калмагач, азык алып килү теләге белән өйгә кайттым һәм азык алырга кайтуымны сөйләдем. Абзый: «Бер дә рәт юк бит әле. Әллә быел укуыңны ташлап торасыңмы?» – дип, ипле җавап бирсә дә, җиңгәй: «Укып мулла булмассың, чукып карга булмассың. Шул уку җитәр инде. Синең кебек малайлар, байга кереп эш эшләп, акча табалар!» – дип, мәсьәләне ачык куйды. Ләкин абзый: «Хәзергә барсын, укысын әле», – дип әйткәннән соң, миңа ике арыш икмәге, бераз ярма, әз генә чәй белән шикәр биреп озаттылар.

Моннан соң мин дә өйдән тәмам туенып торырлык азык көтеп торуның файдасызлыгын белдем.

Быел без сарыфны Әхмәтгәрәй исемле шәкерт белән (Таеш исемле авылның бер байның баласы иде) бергә шәрик[47] булып укый башласак та, ул миңа иярә алмаганга күрә, хәзрәт аны сарыф укудан туктатты. Мин тагын үзем генә укый башладым. Сарыфны миңа Фазлеттин хәлфә укытса да, атнасына бер-ике рәт хәзрәт үзе дә чакырып алып тыңлата, бигрәк тә бай шәкертләрнең аталары килгәндә, «Мәҗит килеп, сабагын тыңлатсын әле» дип, миннән фарсыча игълалны[48] ятка укыта иде. Мин, хәзрәт каршысына утырып, күзләремне йомып, «зарәбә-язрибә»нең игълалын укырга керешеп китәм. Ятка игълал уку иң азында ярты сәгатьләргә сузылып, мин укыганда, хәзрәт рәхәтләнеп елмаеп утыра, кунаклар хәйран калып торалар. Укып беткәч, хәзрәт:

– Тырышасың икән, рәхмәт! – дип рәхмәт укый.

Кунаклар:

– Ходай бу балага тел ачкычы биргән икән… Бу кем баласы? – диләр.

– Җилем-Каранның Нури мулла угылы, бик тырыш бала. Хәзер ятим… – ди.

Мин, зур Сабан туенда алдан килгән йөгерек кебек шатланып, урыныма китәм. Теге кунакларның кайберәүләре миңа биш-ун тиен сәдака биреп куялар.

Шулай минем уку ягы яхшы, азык мәсьәләсе барган саен авырлашты. Әкренләп эш эзләргә, үзләре буй булып та, тик йөрергә ярата торган шәкертләрнең самавырларын куярга, ашларын пешерергә туры килә башлады. Шулай итеп, аларның калган чәйләрен, калдык ашларын ашап көн күрергә керешелде. Башта бу эшләрне уңае килгәндә генә эшләп килсәм дә, бара-тора рәттән эшләргә, шул хезмәтләрне көнлек хезмәтләр җөмләсеннән лязим бер эш итеп алырга туры килде.

Моның өстенә төрле бәхәсләр дәфтәре «Әмали»[49], «Кафия»[50] кебек нәрсәләр язып бирергә дә заказ кабул итә башладым. Уналты битлек берәр нәрсәне ун тиенгә яки ярты икмәккә, булмаса, өч чынаяк өсте ярма яки берәр чирек чамасындагы май бәрабәренә язып бирә идем. Бу кәсеп шәп булса да, бердән, вакыт табуы кыен булганга, икенчедән, мин хәзер мөстәкыйль урын ишгаль итүдән[51] мәхрүм ителеп (чөнки төрле кешегә хезмәт иткән ярлы шәкертләргә урын бирелми иде), җәмәгать сәкесендә торганлыктан, утырып язарга урын таба алмаганга күрә, бик күп уңайсызлыклар күрергә туры килә иде. Күп вакытта, берәрсенең лампа яктысыннан файдалану уе белән аларның өстәлләренә якынрак барып утырсаң, куып җибәрәләр иде. Бу эшкә намусланырга, кемгәдер ачуланырга теләсәм дә, кулдан килер чара булмагач, тәкрар мич буена – үзебезнең самавыр куеп йөрүче ярлы малайлар янына килеп, шулар белән бергә, түшәмдәге җәмәгать лампасыннан төшкән яктылыктан файдаланырга туры килә иде.

Быел утыз тиен җәмәгать акчасын түләү мәсьәләсе бик авыр булды. Аны түләү өчен, әллә ничаклы нәрсә язарга туры килде.

Тырышып укуның, күп язу өстенә башкаларда эшләп көн күрүнең авырлыгы, бара торгач, файдалы булып чыкты. Беркемнән дә яшерен булмаган минем авыр хәлне һәм тырышып укуымны дикъкать итеп барган Сафа хәлфә мине үз янына алды. Аның урыны иркен булганлыктан, минем өчен бик яхшы булды. Аның өстенә монда эш тә әз иде. Ул, шушы Үтәш авылыннан булганга, ашны өйгә кайтып ашый. Мин аңа көненә ике-өч рәт самавыр гына куя идем. Ул мине чәй эчәргә дә үзе белән бергә утырта иде. Бу кешенең миңа булган яхшылыгын мин әле дә тәкъдир итәм, һич оныта алмыйм.

Быел көз минем бәләкәй абзый солдат хезмәтенә алынды. Аны озатып калу өчен, мине махсус килеп алдылар. Быел безнең авылдан бер дистәдән артык егет солдатка алынган иде. Алар, бер ай буенча авылда йөреп, китәр көннәрне бигрәк тә кызыклы вакыт үткәрделәр. Берсеннән-берсе таза булган бу егетләр билләренә кызыл билбаулар буып, бүрекләрен кырын салып, урам буйлап җырлап һәм гармун уйнап йөргәндә, картлардан башка кешеләрнең исләре китә, аларның йөрүләренә хәйран кала торганнар иде. Китә торган көнне пар-пар атлар җигеп, һәрбер чанага өчәр-дүртәр кеше утырып, туган һәм танышларына барып күрешеп йөрүләре, бер җирдән икенче җиргә барганда җырлап гармун уйнаулары бигрәк тә күңелле, шуның белән бергә бик моңлы булып күренде. Алар авылдан чыгып киткән сәгатьләрдә бөтен авылда җанлылык кайнап торды. Аларның якыннары, аларның сөйгән кызлары – һәммәсе-һәммәсе башка вакытларда булмаган рәвештә озату хәзерлеге күрделәр. Бүген әллә ничаклы аналарның күз яше түгелде. Әллә нинди сүзләр, вәгъдәләр бирелде. Аларның шул рәвешле тантана белән китүләрен күрү алар кебек булырга кызыктыра, күңел шулар белән китүне тели иде. Болар, авылдан киткәндә, берничә пар белән берьюлы чыгып киттеләр. Аларның җыр һәм гармун тавышлары беразга чаклы ишетелеп торды. Алар авылдан чыгып киткәч, авылда ямь һәм матурлык бөтенләй беткән кебек булып күренде. Һәркемнең, бигрәк тә аларның якын туган һәм сөйгәннәренең йөзләрендә кайгы әсәре чыкты. Авылда тынлык һәм борынгы моңлы хәят башланды. Шушы хәлне күргәч, мин дә тизрәк Үтәшкә барып, борынгыча торуны уйлап, мәдрәсәгә киттем.

Ул абзый да киткәч, миңа өйдән азык-фәлән килү тагын да сирәкләнде. Онытылганда бер әз-мәз нәрсә килсә дә, алар да рәтле булмыйлар иде.

Укуым борынгыча, шул заманга караганда шәп барды. Быел язга чаклы сарыфны укып чыктым. Яз якынлашып, кар эри башлау белән, мәдрәсәдәге шәкертләр таралып беттеләр. Мин, өйгә кайтуны уйламый, һаман шул Сафа хәлфәгә самавыр куеп тордым. Мәдрәсәдә шәкертләр таралып беткәннән соң, берәр ай торгач, Сафа хәлфә дә үз эше белән өенә кайтты. Мәдрәсәдә ялгыз яту мөмкин булмаганга күрә, мин авылыма кайтып киттем.

1895 елның җәй көннәре авылда эшләү белән үтте. Тик кайбер көннәрдә генә Идел[52] яки Җилем суы буена кармак салырга барып, андагы матурлык эчендә үткәрә идек.

Көз булгач, тагын да шул Үтәш мәдрәсәсенә барырга, тагын да шул ук бертөрле тормыш белән торырга, шул ук рәвештә тамак туйдыру ягын карарга туры килде. Быел нәхүдән «Кавагыйдел-игъраб» ны укып чыктым, 96 нчы елның башындарак «Тәркиб» кә[53] төшеп, май башларында авылга кайттым.

Хәзер мин бераз үсә дә төшкәнгә, икенче яктан караганда, шул караңгы вакытның үзенә күрә ару гына укып йөри торган шәкертләре җөмләсенә кергәнгә күрә, борынгы артык кысынкылыктан бераз ычкынып, үзем мөстәкыйль йөри башлау дәверенә кердем. Шуның белән бергә безнең өй эчендә миңа урын, җылы почмак юк кебек тоела иде. Үзебезнең көнкүреш эшләре бик түбән булып, аны эшләү бик тиз беткәнгә күрә, быел да башка кешеләргә ялланып урак урырга керештек. Шундый эшләр белән йөри торгач, җәйнең үткәне сизелми дә калды.

Мин, буш вакытта булсын, эш белән булсын, кырда, урманнарда йөрүне ярата торган идем. Форсат булганда, Җилем буена, Кызыл Яр асты дигән урыннарга кармак салырга китә идем. Андагы матур яр башларында йөрүләр, агач асларында утырып хәл җыюлар, андагы төрле кошларның сайрауларын тыңлаулар җанга – шатлык, тәнгә рәхәтлек бирә торган иде.

Безнең тирәдә урман шәп булганга күрә, урманда йөрергә өйрәнгән идем. Быел җәй авыл хуҗалыгы эшләрен эшләү өстенә абзый һәм башка берничә кеше белән Инҗәр буена, ниндидер бер рус баеның җиренә салабаш төшерергә[54] бардык.

Озыннар исемендәге авылдан 15–20 чакрым җирдә булган, чиге күренмәгән, шәм кебек булып үскән матур юкә урманы сокланып карап торырлык иде. Абзыйлар шул озын һәм юан юкә агачларын бер дә кызганмый кисеп аударалар һәм, тагын да уртага кисеп, кабыкларын төшерәләр иде.

Мин алар төшергән зур юкә кабыкларын, ике тәртәдән гыйбарәт агач өстенә салып, су буена китерә идем.

Абзыйның агач кисә торган иптәше кыска гына гәүдәле Миһран исемендәге кеше булып, бу минем өчен бик начар булып чыкты, һәрвакыт мине «булдыксызлык» һәм эштә йомшаклык белән гаепләп, абзыйны котырта, алар икәүләп миңа ачуланалар иде. Һәрбер юлсыз куе агачлык арасыннан шундый авыр кабыкларны китерү бик авыр була, төрле борылмада агачларга эләгеп, кабыклар тәртәдән ычкыналар, мин, боларны күтәреп сала алмаганга күрә, аларны чакырырга мәҗбүр булам. Бер яктан, кигәвен һәм черкиләр чиксез күп булганга, атны тыеп булмый, йөзәрләгән кигәвеннең берьюлы талауларына чыдый алмый, ат тыпырчына, качарга уйлый. Менә шул авырлыклар мине тиргәтергә сәбәп булалар.

Без, бу газаплы эшне өч атна чамасы эшләп, авылга кайттык. Күпме акча алганнардыр, ул як миңа караңгы калды.

96 нчы елның көзе җитте. Мәдрәсәгә барыр вакытлар якынлашты. Миндә бу җәйнең башыннан ук читкә китеп уку, Үтәштә ятып гомер әрәм итәргә ярамау фикере башта йөри иде. Мин инде Кыешкы дигән авылда бик мәшһүр мәдрәсә барлыгын, Уфада икенче төрле – яңа укытулар белән укыта башлаганлыкларын ишетеп белгән идем. Шул фикерләр буенча ничек кенә булса да шул мәдрәсәләрнең берсенә барырга карар бирдем. Ләкин минем алдымда ике эш бик зур манигъ[55] булып күренәләр иде: берсе – кулда бер тиен дә акча һәм өстемдә рәтле кием булмау; икенчесе – хәзергә чаклы үзеңне укыткан хәзрәтнең рөхсәтен алу. Ул вакытта үзеңне укыткан остазның рөхсәтеннән, аның фатихасыннан башка икенче мәдрәсәгә китү хәрам иде, ярамый иде. Бигрәк тә мин әтинең укырга җибәргән вакытта әйткән сүзләреннән, аның «Хатыйп хәзрәттә укып кеше булып чык, аның рөхсәтеннән башка бер карыш та читкә чыкма!» дигән васыятеннән чыгарга курка идем. Хәзрәттән рөхсәт сорап мәшәкатьләнүнең бушка китүен мин бик яхшы белә идем. Ул гаять кызу кеше булып, безнең тирәдә үз сүзен закон итеп йөрткәнгә күрә, аның алдында рөхсәт сорарга җәсарәт[56] итү дә мөхальнең[57] берсе иде. Ләкин минем күңелемдә урынлашкан читкә китү уе бу манигъларның һәммәсен дә җиңәргә тиеш булып күренә, шуңа карап, мин мотлак китәргә тиеш дип уйлый идем.

Бу хакта күп уйладым. Бүрегем белән күп киңәш иттем. Ниһаять, ни булса да булыр дип, хәзрәтнең рөхсәтеннән башка китәргә, кием һәм акча юклыкка карап тормаска карар бирдем. Читкә китүемне абзыйга да әйтмәскә уйладым. Чөнки аның да бу эшкә каршы төшүе, минем чит җиргә китүемә манигъ булуы мәгълүм иде. Мин хәзер мөстәкыйль рәвештә хәрәкәт итәргә, үз иркем белән йөрергә тиеш идем. Шул карарны биргәннән соң, китәргә күңел беркетеп, форсат көтә башладым.

1896 елның сентябрь башлары иде. Мин, югарыдагы карарым буенча, аяз һәм матур беркөнне кулъязма «Тәркип» белән дәфтәрләремне, тагын бер-ике китабымны яшереп кенә капчыкка тутырдым. Кулда булган унбиш тиен акчаның биш тиененә бик шәп, өр-яңа чабата алып кидем. Иске җиләнемне киеп, кызыл башлы тастымал белән билне бәйләдем. Чабатадан калган «ун тиен көмеш» акчаны капчык төбенә җибәрдем. Юлда эчеп барырга чәй-шикәр, ашарга икмәк эләктереп булмады. Ул нәрсәләрнең минем өчен артык кирәге дә юк иде. Чөнки мин бүген 12 чакрым җирдә булган авылдагы апа тиешле кешегә барып кунарга, аннан соң, икенче көнне, 25 чакрым жирдәге Олы Күл авылындагы бертуган апама барып кунарга туры килгәнлектән, миңа икмәк һәм чәйнең тиз генә кирәге юк иде. Аннан ары тагын юнен күрермен, дидем.

Хәзерлек тәмам булганнан соң, капчыкны култык астына кыстырып, беркемгә дә белдерми, ындыр артына чыктым. Аннан урап, авылның икенче башында тора торган, әти белән бертуган Кәримә исемле апама кердем. Мин аны никтер якын күрә идем. Ул миңа һәрвакытта җылы йөз күрсәтә, күңелендә булган апалык мәхәббәтен изһар итә[58], минем янган күңелемне үзенә җәлеп кыла торган иде.

Ул мине капчык тоткан, билләр буып юлга хәзерләнгән бер хәлдә икәнемне күрү белән аптырап китте булса кирәк:

– Балам, кая китәргә хәзерләндең? – диде.

Мин үземнең, качып, читкә, Уфага яки Кыешкыга мәдрәсәгә баруымны сөйләдем. Ул, әлбәттә, каршы төшмәде. Тиз генә урыныннан торып, ярты икмәк белән бераз гына чәй-шикәр китереп, минем капчыкка салды.

Мин, анда озак утырмый, апам белән исәнләшеп чыгып китү юлын карадым. Ул мине кочаклап үпте дә, күзләрендә яшь булганы хәлдә:

– Хәерле булсын, балам, – дип күрешеп, озатып калды.

Апалар янындагы тыкрыктан тагын да ындырлар артына чыгып, Уфа ягына китә торган олы юлга барып төштем. Үзебезнең авылның кырларын, әрәмәлекләрен үтеп китү, алардан аерылу бик кыен төсле булды. Мин бит бу кыр, бу басуда сабан сөргән, тырма тырмалаган, утаулар утап, ураклар урган идем. Мондагы җир өсләре, алар арасыннан үткән вак-вак юллар, тар сукмакларның һәрберсе миңа таныш иде. Бу әрәмәлекләрнең һәрбер өемендә дип әйтерлек йөргән, аларның җимешләрен җыйган, алар арасында хәл җыеп утырган идем. Ат белән куна барган вакытларымда, бу тирәләрдә кунып, малайлар белән җырлашкан яки үзем генә калып, ялгыз җырлаган чакларым күп булды. Бу агачлыкларның һәммәсе дә миңа якыннар, кечкенә вакытымда ук миңа танышлар иде. Әнә теге зур ялбыр каенның астында бервакытта җырлап утырган идем, әнә теге әрәмәнең уртасында утырган зур юкә агачына без үткән ел умарта күтәргән идек. Әнә теге имәннең астында мин күңелсезләнеп утыра-утыра елаган идем. Анда әти белән әни үлгән елның җәй көнендә күп вакытлар була торган идем. Әнә теге бик ерактан күренеп утыра торган зур тирәкне без бөтен тирә-якның иң зур агачы дип мактый идек. Мин аның шулчаклы юан, шулчаклы озын, мәһабәт булуына кызыга идем. Менә бу кечкенә күлне без төпсез дип атый, аның янына барудан саклана идек. Әнә теге «Акчарлак буе» дигән озын сазлыкларның озын камышлары арасында аждаһа еланнары бар дип йөргәнгә, ялгыз-ярым түгел, бер өер булсак та, аның янына барудан саклана идек. Шуларның яннарыннан үткәндә, күңелем нечкәрә бара, мин аларга моңланып караган саен, алар миңа каршы әллә ниләр сөйләгән кебек була иде. Мин боларга бер генә түгел, кат-кат карыйм, караган саен, башка төрле бернәрсә укыйм, мин аларны кызгансам, алар мине кызганган кебек булып күренәләр иде.

Үз авылыбыз җиренең чиге булган «Күк ял» дигән җиргә җиттем. Монда безнең үзем белгәннән бирле чабып килгән чабынлыгыбыз бар иде. Монда быел гына бик зур итеп кибән куйган идек. Монда җиткәч, шушы кибән янында хәл җыярга утырдым. Бу җирдән безнең авылның мәчет манаралары гына күренә иде. Без бу җирдә, әти бар вакытта да, печән җыеп, кибәннәр куя торган идек. Шуларның барысы да күз алдына килде. Үткән вакытлар, андагы хәрәкәтләр, эшләгән эшләр – һәммәсе гәүдәләнде. Күңел нечкәрде. Япа-ялгыз китеп баруымны уйладым. Мине озатып калучыларның юклыгы, алга алган юлымда ялгыз баруым күз алдыма килде. Бу юл авыр да, җиңел дә кебек булып тоелды. Мин, бу җирдән торып китә алмый, соңгы мәртәбә исәнләшү сүзләрен әйтергә батырчылык итә алмый, байтак утырдым. Кояш та яхшы үк түбән төшкәнен, алда бик зур кара урманны чыгарга кирәк икәнен, бүген барып куна торган авылга сигез чакрымнар чамасы җир барлыгын, Идел аркылы чыгып китәргә тиешлеген уйлап, урынымнан тордым да, артыма бик сокланып бер карап алганнан соң, алга таба атлап киттем.

Алдымда «Мәндем урманы» дигән урман тора иде. Бу урманда караклар тора, имеш, алар ялгыз-ярым йөргән кешеләрне, үзләре янына алып, караклыкка өйрәтәләр, имеш, дигән сүзләр бик күптән башка сеңдерелгәнгә күрә, мин бу урманны исән-сау үтүдән өмет өзеп киттем. Өч-дүрт чакрымга сузылган бу урманны чыккан вакытта, бөтен көч белән алга киттем, һәр минут саен артка, уң һәм сулга карый идем. Куе агачлар арасында кемнәрдер күренеп калган кебек була, алда кеше көтеп торган кебек булып тоела иде. Күпер тирәләре бигрәк тә хәвефле булып, аннан үтү бигрәк тә куркыныч иде.

Төрле уйлар белән янып-пешеп йөгерә-атлый торгач, Идел буена якын зур, бик зур болынга барып чыктым. Үлемнән котылган кеше кебек, иркен тын алып, хәл җыярга утырдым.

Их, матур соң бу болыннар, киң тугайлар!.. Монда нинди тынлык, нинди матурлык!..

Мин, бу киң тугайда тирә-яклардагы төрле агачларга, алар өстенә төшкән көзге кояшның яктысына карап утыра торгач, үземнең иркенлеккә чыгуымны, теге үзем кызыгып кала торган кыр казлары, торналар кебек читкә китүемне уйлап шатланып киттем.

Шул уйлар белән гайрәткә килеп, урынымнан тордым да тагын алга атладым. Әз генә баргач та, артымнан арба тавышы ишетелде. Гади арбага пар ат җиккән бер кеше бик шәп итеп артымнан килеп тә җитте. Аңа юл биреп калыр өчен, юлдан читкә чыктым. Ул, минем турыга килеп җитү белән, атларын туктатып:

– Әй, егет кеше, кая барасың? – дигән сөальне бирде.

Мин үземнең укыр өчен Уфага баруымны сөйләп бирдем. Ул, бер дә икеләнеп тормый:

– Әйдә, утыр менә монда, мин дә Уфага барам. Булмаса, үзеңне пар ат белән алып барып ташлыйм, – диде.

Мин, бер сүз дә әйтми, шунда ук сикереп, арбага менеп утырдым. Калага баргач атларга ашатырга дип алган печән өстенә утыргач селкенеп куйдым. Ул мине сораша башлады. Минем әтине белә икән, бер яктан безгә кода булып чыкты. Бу безгә 12 чакрым җирдәге Бурлы авылының байларга йөк ташый торган бер кешесе икән. Үзе бик егет сымак күренә. Мине утырткач, атларына чыбыркысын селтәү белән, атлар шәбәеп киттеләр. Ике туры ат җилдерәләр генә!..

Шунда ук Иделгә җиттек. Иделне паром белән чыктык та тагын киттек. Юлда үземнең бертуган апам торган Олы Күл авылына да туктамый үтеп киттек. Кайсыдыр бер авылда кунып, иртәнгесен төш уртасында Уфага да барып кердек…

«Уфа каласы» дип, авыз сулары корып сөйләгән Уфалары шушы икән!.. Чынлап та, искитәрлек зур. Мин монда кереп, урам буйлап бара башлагач, өйләрнең зурлыкларына, матурлыкларына, урамнарда йөргән кешеләрнең күп һәм һәммәсе дә яхшы киемнәр киенгән булуларына аптырап киттем. Юлда килгән чакта, бу агайның атлары да лачын кебек киләләр иде. Монда килгәч, безнең атлар кеп-кечкенә төсле күренделәр, хәлсезләнгән сымак булып калдылар. Шәп атлар безне уңнан да, сулдан да узалар да китәләр. Без әкренләп кенә бер урам белән һаман югары менүдә дәвам итәбез. Ничаклы барсак та, урамның башына чыгып булмый. Мин матур йортларга, урамның ике ягыннан сузылган исәпсез күп тимерчыбыкларга карап барам, йортларның тәрәзәләрен, чыбыкларның ничә рәт икәнлекләрен саныйм.

Бик күп барганнан соң, сул якка борылып, бер катлы йортның ишегалдына барып кердек, теге кеше атларны тугарып бәйләде дә, мине чәй эчәргә алып кереп, ак калач белән бик шәпләп сыйлады. Чәй эчеп бетү белән, бу кеше үзенең эшләре артыннан базарга чыгып китте. Мин, аның белән күрешеп, рәхмәт әйткәннән соң, «Госмания» мәдрәсәсен эзләп чыгып киттем.

Әй барам, әй барам, кая барганымны, кайсы урам белән барырга тиеш икәнен үзем дә белмим. Урамдагы кешеләр руслар да рус хатыннары кебек булганга күрә, сорар кеше дә тапмыйм. Бара торгач, шәһәрнең бер ачык мәйданына (хәзерге көнне 2 нче кызлар гимназиясе булып, соңгы вакытларда рабфак булган урын; ул вакытта бу бина бөтенләй юк иде әле) барып чыктым. Шушы җирдә бер мөселман агайны очратып, мәдрәсәи «Госмания» не сораштым. Мин бөтенләй кире якка киткәнмен икән. «Госмания» артта калган икән. Бу кеше миңа юл өйрәтте. Аның күрсәткән урамы белән тагын да түбән таба карап төшеп киттем.

Әй барам, әй барам!.. Бара торгач, бик зур бер бакчага барып чыктым. Бу бакчага, рәттән тезелеп, эре каеннар һәм юкә агачлары утыртылган иде. Бакчага керергә курыктым да бакча буйлап тагын түбән төшеп киттем. Бераз баргач, уртасына агачлар тезелеп, бакча утыртылган урамга барып кердем. Бакчаның уң ягына төшеп, таш җәйгән канау буеннан бара идем.

Эш харап!..

Нәкъ миңа каршы яктан Хатыйп хәзрәт килә!.. Ул мине күрә калса, ай-ваема куймый алып кайтуында һичбер шик вә шөбһә юк. Калтырап төштем, артка йөгерергә уйладым, күреп калуыннан курыктым. Каршы барып булмый. Инде нишләргә кирәк?.. Ара бик якынлашып килә. Алай-болай карандым да, алдымда торган канау аркылы салынган күпернең астына кердем дә киттем. Минем бәхеткә каршы, бу канау тирән, күпер асты киң һәм коры иде. Күргән кешеләр нәрсә уйлаганнардыр, анысы миңа мәгълүм түгел; әмма үземнең башка мондый зур гакыл килеп төшүенә һәм теге хәзрәтнең каты кулыннан котылуыма бик шатландым.

Хәзрәтнең үтеп китүенә канәгать хасил итәрлек вакыт күпер астында ятканнан соң гына, канаудан баш калкытып карадым. Ул инде, мине узып, байтак җир киткән иде. (Бу күпер Духовное собраниедин, дине Мөхәммәдия тәдбирендә булган казыйханәнең капка күпере була.) Мин, шатлыгымнан нишләргә белми, тиз генә торып, мәчет капкасы турысына килеп җиттем. Анда ахшам намазыннан чыгучылардан мәдрәсәне сорап, шул ук минутта мәдрәсәгә барып кердем.

Сентябрь числосы булып, гадәттә, татар шәкертләре җыелырга иртә булуга карамастан, мәдрәсәдә шәкертләр байтак күренә иде. Мин, әллә ничә мәдрәсәнең кайсысына керергә белми, бераз аптырап тордым да, арурак күренгән биналарга керергә кыймый, бер читтәрәк торган һәм бинасы искерәк булган бер мәдрәсәгә кердем[59]. Монда ахшам намазыннан кайткан шәкертләр тәбәнәк өстәлләр тирәсенә җыелып, төркем-төркем чәй эчеп утыралар иде. Мин, ярты көн буенча күтәреп йөргән капчыгымны ишек төбенә куеп, шул җиргә хәл җыярга утырдым. Башта миңа илтифат итүче булмады. Тик бераз торганнан соң гына, шунда чәй эчеп утыручы шәкертләр, минем кем һәм кайдан килгәнемне сораша башлап, мине үзләре янына чәй эчәргә утырттылар. Алай-болай сорашканнан соң, сүз нәрсә укыганыма күчте. Сарыф бәхәсләре белән сүз көрәштерә башладык. Болар бик тирән бара алмадылар. Боларның чамаларын сизеп алгач та, иркенләп киттем. Эчемнән генә боларның уку дәрәҗәләрен, Уфада торсалар да, «нечкә» бәхәсләргә көчләре җитмәүләрен уйлап алдым. Шуңа карамастан кайберәүләре бик эре кыланалар иде. Боларның киемнәре яхшы булып та, уку эшенә килгәндә әҗвәф[60] булуларын күреп, боларга каршы күңелемдә «Эш кием белән генә булмый шул…» дигән уй туды.

Әйберләремне шушы чәй эчкән якташлар янында калдырып, башка мәдрәсәләрне карап йөрдем. Минем кебек, авылдан яңа килгән бер малай өчен, әлбәттә, шәһәрнең мәдрәсәләре, хәлфәләре һәм шәкертләре дә бик мәһабәт, бик югары булып күренә иде.

Ястү җиткәч, мәчеткә намазга бардым. Мәчетләре, чынлап та, бик шәп икән! Кешеләр дә бик мәһабәт булып күренделәр.

Ястүдән соң дәресханәләренә кереп, хәзрәтнең дәрес биргәнен карап утырдым. Хәйрулла хәзрәт Госманов гакаид[61] дәресен бирә иде. Дәрес бик мәһабәт һәм шәп күренде.

Аның дәрес биргәнен көтеп утырып, дәресен тәмам иткәннән соң күрешергә теләсәм дә, ул артык илтифат күрсәтмәде. Тик кулын биреп, күзе белән карамый, әллә кем белән сөйләшкәне хәлдә үтеп китте. Аның бу эрелеге, үзенең мәдрәсәсенә укырга килеп тә, сүз дә кушмый үтеп китүе күңелемдә рәнҗү катыш ачу тудырды. Ләкин андый зур һәм галим кешегә каршы ачулану һичбер яраган эш булмаганга күрә, мин аңа каршы туган үземдәге ачуга үзем дә аптырап киттем. Шулай да ул кеше минем күңелемдә каты бәгырьле, тәкәббер бер кеше булып гәүдәләнеп калды.

Ул чыгып киткәннән соң, кемдер, шунда диварга эленгән зәңгәрле-яшелле, төрле буяуларга буялган, аркылы-торкылы сызыклар сызылган ашъяулык зурлыгындагы кәгазьгә карап, бик матур киенгән дүрт-биш балага әллә нәрсәләр өйрәтергә кереште. Мин, бу шәкертләрдән бигрәк тә, үз гомеремдә күрмәгән һәм ишетмәгән бернәрсәгә карап «сабак» укуларына һәм диварга эленгән кәгазьгә кызыктым, бик сокланып читтән карап тордым. Ләкин бераз торганнан соң, укытучы кеше мине күрде дә: «Монда нишләп торасың? Бар, чыгып кит!» – дип чыгарып җибәрде.

«Бу нәрсәне, күрәсең, күп акча бирә ала торган бай балалары гына укый торганнардыр», – дип уйладым да ишегалдына чыктым. Ләкин чабатамның үзем куйган урында булмавы мине аптырашта калдырды. Әллә берәрсе минем чабатамны алып киткән, әллә мондагы ару урында чабатаның ятуына ачуланып, чыгарып ыргытканнар. Мәгълүм түгел. Ишегалларын, киштәләрне, болдырларны карап беткәннән соң, йорт алдына чыктым. Берәрсе алып ыргыткандыр уе белән шул тирәне карарга керештем. Ишегалды уртасында янып торган фонарьның аз-маз гына төшкән яктысы чабатаны эзләргә ярдәм итә иде. Минем бәхеткә каршы, чабаталар табылды. Бер-берсеннән берәр сажень чамасында аерылып, киндерәләрен сузып, берсе – йөзтүбән, берсе чалкан ята иде.

Күрәсең, ямьсезләп торган чабатаны берәрсе чыгарып ташлагандыр дип уйладым да тиз генә утырып киенеп алдым.

Теге үземнең капчыгым калган мәдрәсәгә кереп, ишек төбенә утырып, чабаталарны чишендем дә аларны бик нык урынга, кеше күрмәслек җиргә яшереп куйдым. Үзем ишек төбенәрәк утырып, мәдрәсә гражданнарының йөреш-торышларын карый башладым. Шәкертләрнең кайберсе чәй эчә, кайберәүләре сөйләшеп утыралар, кайберәүләре үзләренең сабакларын укыйлар иде. Монда минем күңелемне җәлеп итәрлек бернәрсә дә күренмәде. (Бу вакытта Хәйрулла хәзрәт Госмановның ысулы җәдитнең ибтидаи дәрәҗәсен гамәлгә куеп маташуы, бу ысулны ибтидаи шәкертләрдә тәдбикъ итеп[62], зур шәкертләрне һаман иске юл белән гакаиде мантыйк[63], хикмәт[64], «Фикъһе» укыткан вакытлары булган икән.)

Мин бу шәкертләр белән бераз сөйләштем, һәр сүздә, һәрбер эштә акчасыз яки азыксыз торуның мөмкин түгеллеге күренә иде.

Шулай ишек төбендәрәк утырганда, бик мәһабәт бер хәлфә кереп, шәкертләр белән бераз сөйләшкәннән соң, миңа күзен салды. Ул үземнән түгел, бәлки башкалардан: «Бу нинди малай, нишләп йөри?» – дип сорады. Аларның җавапларын көтеп тормый, үзем сүз башлап, кайдан һәм ни өчен килгәнемне сөйләдем.

Кәкре зур борынлы, үткер күзле, зур тупас гәүдәле бу кеше, бераз тыңлап торганнан соң, минем акчам юклыкны һәм азык җибәрә торган кешеләрем булмауны белгәч: «Алай булгач, сиңа монда тору авыр булыр», – диде. Килгәннән бирле җилнең һаман каршы яктан исүе минем күңелемдә бу мәдрәсәдә торуның мөмкин түгеллеген тудыра башлады.

Иң яхшысы – Кыешкы авылына барып, авыл мәдрәсәсендә эшләп тамак туйдыру, шул рәвешле укуны дәвам иттерү икән дигән бер фикергә килә башладым.

Шәкертләр ята башладылар. Мин дә, утырган урынымда чишенеп, баш астына бүрегемне салып, өстемә җиләнемне ябынып, как идәнгә ятып, тирән уйга баттым… Бик озак ятканнан соң гына йокыга киткәнмен…

Иртә белән башка шәкертләрдән иртәрәк уяндым да, тиз генә киенеп, чабаталарны карарга чыктым. Алар үзем куйган урында тыныч кына торалар иде әле. Күп уйлап тормый, капчыкны чишеп, туйганчы икмәк ашадым да үзем утырып килгән теге күрше авыл кешесен эзләп чыгып киттем. Уфага килүем муаффәккыятьле[65] чыкмады, бу җир мин үсә торган җир булып күренмәде.

Минем бәхеткә каршы, теге кеше китмәгән икән әле. Мин аңа үземне кире Кыешкыга (Уфадан егерме чакрымда) кайтырга теләвемне, монда акчасыз торуның мөмкин түгеллеген сөйләп, үземне Кыешкыга чаклы бергә алып кайтуын үтендем. Яхшы кеше икән, берсүзсез утыртып алып кайтырга вәгъдә бирде һәм, атларны карап торырга кушып, үзе базарга чыгып китте.

Кесәмдәге ун тиен акча төгәл көенчә тора иде әле. Шәһәргә килгәч, берәр тәмле нәрсә алып ашамый китүне күңел күтәрә алмады. Урам кибетенә барып кердем. Төрле ашамлыклар күзне кызыктырып, тамак төбен кытыклап торалар иде. Күп уйлап тормый, ике тиенлек чия, өч тиенлек калач алып кердем дә арба өстенә кырын ятып ашап алдым. Күңел ачылып китте.


Озак тормый, теге кеше дә кайтты. Ул тагын чәй һәм ак калач белән сыйлап җибәрде.

Чәйдән соң, атларны җигеп, Уфадан чыгып киттек. Өч-дүрт сәгать эчендә Кыешкы авылына барып та кердек. Кыешкы авылы Уфа һәм безнең тирәдә үзенең данлыклы мәдрәсәләре, Кышкар мәдрәсәсенең Уфа вилаятендәге бер шәгъбәсе[66] кебек, мантыйк һәм гыйльмекәлам[67] фәннәрен шәп укытуы белән мәшһүр. Монда укып чыгып мулла булган кешеләрне йөзәрләп саныйлар. Шулар җөмләсеннән минем борынгы укытучым Хатыйп хәзрәт тә шушы Кыешкы мәдрәсәсендә укып, зур «галим» булып чыккан. Әлхасыйль, минем монда килүем бик үк урынсыз эш түгел.

Зур гына мәйдан тирәсенә дүрт-биш агач мәдрәсә салынган. Кыш көннәрендә боларның һәрберсендә шәкертләр шыгрым тулы булалар. Мәчет турысына җиткәч, мин теге кешенең арбасыннан төшеп калдым. Мәдрәсәнең мөдәррисе булган Мирсәяф хәзрәт ахшам намазында икәнен белеп, аның намаздан чыкканын көтәр өчен, мәчет алдындагы бүрәнәләр өстенә утырдым.

Иң элек – шәкертләр, аннан соң хәлфәләр чыгып, мәдрәсәгә юнәлделәр. Алар чыгып, берәр ун минут торгач, Мирсәяф хәзрәт чыкты. Мин аны үзебезнең авылга кунакка барган вакытында күргән идем. Шуның белән бергә, аның әтиемне белгәнен дә белә идем. Мин дә бик тиктәс кешенең баласы түгел, үзем дә бераз укыган шәкерт дигән уй белән, хәзрәткә каршы барып, тәгъзим кылып[68] сәлам бирдем.

Ул, тукталып, кайдан килгәнемне, кем улы икәнемне сорашканнан соң, мәдрәсәгә барырга кушты. Шуннан үтеп баручы бер шәкертне чакырып, үзебезнең авылдашлар янына алып барырга әмер итте. Мәдрәсә һәм андагы шәкертләрнең бик күбесе миңа бик мәһабәт булып күренделәр.

Авылдашлар, якты чырай белән каршы алып, шунда ук чәй янында чәйгә утырттылар. Бу авылдашлар элек үзебезнең авыл мәктәбендә минем белән бергә укыганнар иде. Шуның өстенә без яшькә дә бер чама булып, байлык ягыннан аерма булмаса, башка яктан аерма юк, бәлки минем укуым боларга караганда алдарак икәнен белә идем. Шуның өчен мин боларны күреп, бергә чәй эчәргә утыргач, үземне үзебезнең авылдагы мәктәптә кебек хис иттем. Соңра монда, безнең Үтәш мәдрәсәсендәге кебек, простойлык бар иде. Минем өчен бу ягы бигрәк шәп булып төште.

Монда тормыш бик кызык күренде. Зур сакаллы, картаеп беткән шәкертләр белән яшь кенә шәкертләр бер үк урында торалар, шунда мыж киләләр иде.

Мондагы укуның тәртибе дә миңа бик мәгълүм булганга күрә, ул якларын уйлап баш ватасы юк иде.

Ястүдән соң Мирсәяф хәзрәт шушы мин кергән мәдрәсәгә дәрескә керде. Ул кергән вакыттагы тынлык, аңа булган хөрмәт, аны тәгъзим белән каршы алу, ул утыра торган урынга өелгән мендәрләр искиткеч иде. Ул бик мәһабәт кереп, үзенә хәзерләнгән урынга аякларын бөкләп утырды. Соңра, һичкемгә карамастан, кесәсеннән күзлеген алып, ап-ак яулык белән сөртеп, ике кулы белән күзлекнең ике канатыннан тотып киеп алды. Ул шул эшләр белән мәшгуль булганда, төрле мәдрәсәләрдән зур-зур сакаллы шәкертләр, кулларына зур-зур китаплар тотып, хәзрәткә каршы ярты хыйлка – түгәрәк булып тубыкланып утырдылар да, китапларын ачып куйганнан соң, хәзрәтнең әйтәчәк сүзләренә монтазир булган[69] кебек, аңа таба карадылар.

Хәзрәт, күзлеген киеп, тагын да бер рәт кузгалып, рәтләп утырганнан соң: «Мулла кем, гыйбарә[70] укы!» – дип, берәүгә карап ияк какты да башын түбән салды.

«Мулла кем», әгузе бисмилла укыганнан соң, ниндидер бер кечкенәрәк китаптан өч-дүрт кенә җөмлә укыды да, туктап, башын күтәреп, хәзрәткә карады. Хәзрәт, тагын да бераз тын торганнан соң, ниндидер мин белмәгән сүзләрне сөйләп китте. Аның гаҗәп оста сөйләвенә сокланып, искиткеч галим икән дип шаккатып утырам. Шул өч-дүрт җөмлә хакында әллә, шәт, ике сәгать сөйләгәндер.

Сирәк-сирәк кенә зур хәлфәләр дә сүзгә катышып куялар… Аңа каршы яктан бер зур мыеклы мәһабәт хәлфә: «Ля нөсәллим![71]..» – дип кычкырып, моңа каршы төшеп китә. Бу вакытта хәзрәт елмаеп карап утыра да, аларның сүзләре беткән кебек булгач, үзе сүз башлап, тәкърир[72] һәм изахәт[73] биреп алып китә. Мин аның «Галламәи Тәфтазани», «Мирсәет Шәриф», «Ибне Сина»[74] дигән сүзләрен ишетеп, аңлаган кебек булып калам. Хәзрәтнең бу чаклы шәп сүзләрене һич туктап тормый сөйләвенә аптырыйм.

Ике-өч сәгатьтән соң дәрес бетте. Зур шәкертләрнең кайберәүләре китапларын култык асларына кыстырып чыгып китә башладылар.

Мин монда бигрәк тә бер арыграк, озынча буйлы, ачрак яңаклы, үзе яшьрәк кенә хәлфәгә исем китте. Ул бик күп катышуы өстенә хәзрәт тә бик күп сүзләрне аңа карап сөйли иде.

– Их, шуның кебек шәп булсаң иде… – дим эчтән генә.

Хәзрәт, шул ук мин сокланган хәлфәгә карап:

– Мулла Мотаһһар, син бу шәкертне дә укыт инде, ул, безнең мулла Хатыйпта сарыф укып, нәхүгә төшкән икән, – дип, мине күрсәтте һәм, сүзендә дәвам итеп, миңа таба карап: – Синең исемең ничек, «тәркип» не күп укыдыңмы? – дип сорашты.

Мин башта калтырап киттем. Бөтен шәкертләр миңа таба карадылар.

– Исемем – Мәҗит. «Әлхәмде» нең тәркибен укып беттем, – дидем.

– Алай булса, менә шушы хәлфәдән укырсың. Бик нык тырыш. Без дәресенә тырышкан, иҗтиһадлы[75] шәкертләрне яратабыз, – диде. Мин аның сүзләрен, башымны кагып, тасдыйк итеп[76] кенә утырам, эчемнән шатланам, «эш пеште, юлым уңды» дип уйлыйм. Тик аның «Сине тәрбия итүче, азык җибәреп торучы бармы соң?» дип соравы миңа җавап бирүе авыр булган бер сөаль булып төште.

Мин, әлбәттә, дөресен әйттем:

– Тәрбия итүчем юк. Шулай да өйдәге агам әз-мәз булса да азык җибәреп торса кирәк, – дидем.

– Алай икән… Тәрбия итүчең булмагач, кыенрак булыр бит.

– Ярый, торып кара. Сабагыңны яхшы укы! Алла ризык бирер…

Мин, кая барсаң да эшнең азыкка килеп терәлгәнен уйлап, уңайсызланып калдым.

Шуннан соң хәзрәт сүзне башка мәсьәләгә борды. Көлке сүзләр сөйләп куйды. Ниһаять, бер хәлфә, кереп:

– Хәзрәт, безнең бүлмәгә чәйгә рәхим итсәгез иде, – дип үтенгәч, күзлеген салып, урыныннан торды. Аның торуына бөтен шәкертләр урыннарыннан торып, тезелешеп, юл биреп тордылар.

Ул чыгып киткәч, мәдрәсәдә тавыш купты. Анда чәй урыны әзерләп җибәрделәр, монда икмәк ашарга, тегендә укырга керештеләр.

Бер-икесе, безнең янга килеп, минем укуымны сораша башладылар. Шулай итеп, ятар вакыт җитте. Мин, авылдашлар янында ятып, бик тирән, тыныч йокыга киттем…

Иртән чак «Хәзрәт килә, торыгыз!» дигән тавышка уянып киттем… Бу тавыш бөтен мәдрәсә шәкертләренә яшен кебек тәэсир итте; бер-ике минут эчендә һәммә шәкертләр урыннарыннан торып, лампаларын яндырып, киенеп өлгерделәр. Хәзрәткә урын әзерләп, биш-алты минут эчендә кайдадыр барып, юынып та керделәр.

Хәзрәт иртә намазыннан элек килеп, җиңел генә дәрес биреп китә икән. Бүген дә, кичәге кебек тезелеп утырып, дәрес алдылар.

Башкалар рәтеннән мин дә намазга бардым. Мин дә шулар кебек, кайткач, чәй эчеп, капчыкны чишеп, китапларны алып, былтыр укыган сабакларны күздән үткәрә, күңел байлыгын барлый башладым. Күп тә тормый, берәү, килеп:

– Сине Мотаһһар хәлфә чакыра, – диде.

Шул шәкерткә ияреп, икенче мәдрәсәгә, хәлфә торган җиргә бардым. Утырырга кушты, утырдым. Укуларымны сорашты, сөйләп бирдем. Бер-ике сөаль бирде, аңа җавап кайтардым.

«Әлхәмде» нең тәркибен өр-яңадан башлап тагын да өйрәтте. Шул сүзгә кушып, «Лилләһи раббилгаләмин» нең тәркибен бирде һәм шуларны белеп, ятлап килергә кушты.

Хәлфә күңелгә ошады. Биргән сабагы һәм өйрәткән нәрсәләре бик мөһим булып күренде. Күңелемнән тырышырга, тизрәк «шәп» кеше булырга тиеш икәнен уйлап куйдым. Теге биш тиен көмешне хәлфәнең алдына куеп, кире урыныма утырдым. Хәлфә дога кылды, тәкрар тәүфыйк һәм гыйльме нафегъ теләде. Шуннан мин дә чыгып, үземнең теге урынга кайттым.

Өч-дүрт көндә мәдрәсәнең тәртип һәм низамнарына төшенеп алдым. Бирелгән сабакларны ятлап өлгерә бардым. Ул яклар яхшы барды.

Әмма дүрт-биш көннән соң азык мәсьәләсендә көймә тагын комга терәлде. Теге икмәк күптән бетте. Авылдашлар ике-өч көн кунак итсәләр дә, хәзер алар да чәй янына чакырмый, аш ашаган вакытта эндәшми башладылар. Кешеләр шаулашып, тәмләп ашаган вакытта карап утыру бик авыр күренгәнгә күрә, мин мәдрәсәдән чыгып, алар ашап-эчеп беткәнче, ишегалдында йөреп гомер үткәрә башладым.

Азык ягының начар, эшнең һәрьягы күңелсез булуының каруын сабактан ала идем. Бик тырыша, хәлфә биргән дәресләрне су кебек эчкәнче ятлый, шулай итеп күңелне юата идем.

Бара торгач, шундагы иркен тормышлы шәкертләргә самавыр куярга, аш пешереп торырга кердем. Мин, аларның эшләрен эшләү өстенә сабакларымны да укып өлгертә, алар укыган «Төхфә» кебек нәрсәләрне дә өйрәтә идем. Шулай итеп, азык мәсьәләсе тагын бераз юлга куелды, эш эшләп ашауга юл ачылды һәм бу эшләргә күнегелде.

Монда укучыларның саны күп булса да, күбесенең укулары түбән иде. Аларның күбесе «Тәгълим әс-салат», «Төхфәтел-мөлүк» кебек мин әллә кайчан укып үткән китапларны укыйлар һәм шулар белән баш ваталар иде. Берничә ел укып та, рәтләп татарча укый һәм бер сүз дә яза белмәгәннәре бик күп иде.

Мәдрәсәнең эчке «тәртибе» һәм андагы тормыш бик түбән булып, моның да иң авыр ягы, безнең кебек, самавыр куеп, башкаларга аш пешереп йөрүче ярлы шәкертләр өстенә төшә иде.

Менә сиңа бик зур ашханә. Аның түшәме астына бик юан ике өрлек куелып, рәттән җепкә тагылган ыргаклар тезелгән. Шунда казаныңны асып, һәркем үз казаны астына ут ягып җибәрә. Кайвакытта бу ыргаклар, утын һәм күмер өчен сугыш та чыгып китә. Эш бик зурга китсә, казыйга хөкемгә барырга туры килә. Гаеп сиңа ауса, җәзаңны күрәсең: син ул көнне һәммә кеше ашын пешереп беткәнне көтәргә, шуңарчы аш пешерми торырга мәҗбүрсең. Адәм күренмәслек төтен эчендә тончыгып, мең бәла белән пешергән ашның, җеп өзелеп, җиргә авып киткән вакытлары да була… Бу эш бигрәк авыр, бу вакытта аш көтеп утырган хуҗаларга җавап бирергә кирәк.

Чәй эчкәндә самавыр кайнату мәсьәләсе дә бик җиңел түгел. Монда боз өстендәге самавыр авып китә. Анда самавырның борынын кемдер борып киткән дә, суы агып беткән, бөтен тирә-як су белән күл булган, самавыр эри башлаган. Аңа шунда ук салырга су юк. Шул ук вакытта күмер өчен сугыш, низаг чыгып китә. Кыямәт, мәхшәр!..

Мәдрәсә эчендә бер үк вакытта теләсә кем, теләсә нәрсә эшли, теләгән нәрсәсен укый яки бер дә укымыйча тик йөри.

Монда тырышып укыганда да әллә кая бара алмыйсың: атнасына ике-өч рәт сабак алырга, атна буенча шуны ятлап, тик йөрергә туры килә.

Бу мәдрәсәдә 96 нчы елның декабренә чаклы тордым. Шул вакыт эчендә бары җиде-сигез бит тәркип укыдым.

Ашау-эчү мәсьәләсен тәэмин итәр өчен, һаман самавыр куеп, аш пешереп йөрсәм дә, бервакытта теге шәкертләр, үзләре эшли башлап, мине урыннан мәхрүм иттеләр. Мин тагын да һичбер нәрсәсез калдым.

Шушы мөнәсәбәт белән үзебезнең Җилем-Каранга кайтып, эшләрне рәтләп килергә уйладым да, Уфадан кайтучы авылдашларны очратып, Хаҗигали исемле авылдашның йөз җирдән ямаган, ямала торгач, бик калын һәм авырга әйләнгән бишмәтен киеп, авылдашларның утын чаналарына утырып, авылга кайтып киттем. Кыешкы артта, буран эчендә торып калды…

Өч-дүрт ай читтә тору белән, авыл сагындырган иде. Читтә йөреп, шәкерт булып укып кайтканга күрә, өйдә дә ачык йөз белән каршы алдылар, бер-ике көнгә чаклы кунак кебек итеп тоттылар.

Кыешкыга китү чараларын эзләп карасам да мөмкин булмады, бер яктан, өскә киеп барырга – кием, икенче яктан, алып китәргә акча, азык юк иде.

Мин Үтәшкә укырга киткән елны авылның берничә байлары, элекке муллага үч итеп, Уфадан Җамалетдин исемле берәүне яшь мулла итеп китергәннәр иде. Шушы яшь мулла, үзенә аерым мәктәп салып, Хәйрулла Госманов кебек, яңачарак укыта башлаган иде. Шушы мулла, мин Кыешкыдан кайткач, өенә чакырып, мине үзенең мәдрәсәсенә укырга, үзе мине укыту белән бергә, мине үзенең яшь шәкертләрен укытуда ярдәм итәргә чакырды.

Мин, аның димләве буенча, шуның мәктәбенә кереп, бер яктан, үзем укырга, икенче яктан, вак балаларны укытуда бу муллага ярдәм итәргә, ягъни мөгаллимлек кылырга керештем.

Монда тору минем тормыш ягын бик күп җиңеләйтте. Ашау-эчүнең артыннан йөрү, кайгыру бетте. Авыл халкы да, «Мәҗит хәлфә» дип, минем исемгә койрык тагып йөртә башладылар. Балаларның ата-аналары кунакка чакырырга, хөрмәт итәргә керештеләр. Мәдрәсәдә миннән дә шәп, миннән дә күп укыган кеше булмаганга күрә, хәзрәт булмаганда, бөтен балаларның өстеннән карау, кайбер эшләрдә юл күрсәтү, аларны мәктәп тәртипләрен ригая итәргә мәҗбүр итү минем кулда иде. Бу эш мине үсендереп җибәрде булса кирәк, мин үземне эрерәк тота башладым, бала-чагалар белән «ваксынмаска» тырыштым. Минем атналык доход бер сум тирәсенә җитә башлады. Чабатаны ташлап, матур гына галош алдым. Өскә кия торган җилән дә тектереп алдым. Эшләр шәбәйде. Шулай итеп, язның җиткәнен, шәкертләрнең тарала торган заманы килгәнен белми дә калдым.

Апрельдә укучылар таралып беттеләр. Мәдрәсәдә бер сукыр суфи белән икәү генә калырга туры килде. Ашау-эчү мәсьәләсе тагын да такырлана төште…

Җәй көнен кайда һәм ничек, нинди эш белән үткәрү мәсьәләсе алга килеп басты. Авыл тар төсле, монда тору авыр булыр кебек күренде. Матур язның матур көннәре, чит илләрдән килеп, төрле тавышлары белән тирә-якны яңгыратып торган кошлар, күңелне җилкендереп, әллә кая, читкә китәргә кызыктыра башладылар.

Май ае кереп, авыл тирәсендәге чирәмлекләр яшәреп, матурлану белән, кызлар-егетләр уйнарга чыга башладылар. Боларның уеннарында, биюләрендә, кызларның түгәрәк булып, кулга-кул тотынышып уйнауларында шигърият, матурлык бар иде. Менә монда үзләренең яңа бишмәтләрен киеп, җәй көне булуга карамастан, билләрен кызыл, ал билбаулар белән буган егетләр бергә җыелып гармун уйныйлар, бииләр, үзләренең йөрәкләрендәге дәртләрен кая куярга белми шаяралар. Әнә шулардан утыз-кырык сажин чамасы җирдә – хатын-кызлар төркеме. Төрле төстәге күлмәкләр кигән, башларына ал, кызыл, зәңгәр, яшел, ак төсләр белән бизәкләнгән төрле төстәге шәлләр ябынган бу төркем читтән караганда төрле төстәге чәчәкләрдән ясаган бик зур букет кебек булып күренә. Боларның берсе бик моңлы иттереп курай уйный, бер-икесе бии, кулга-кул тотышып, култык асларыннан чыгып уйныйлар. Кызлар белән егетләр төркеме арасында һәрвакыт малайлар аркылы мөнәсәбәт ясалып тора. Бара торгач, гармунчы егет, кызлар арасына килеп, гармун уйнап, аларны биетә башлый. Уен кызганнан-кыза. Бара-бара кызлар, егетләр аралашып китәләр. Менә шул җиргә җиткәч, авылның динче картлары белән куштаннары уенны килеп туздыралар. Кызлар төркеме тарала. Егетләр качалар… Шуның белән уен бетә. Мин боларның уеннарына кызыксам да, алар белән бергә йөрүне яратсам да, хәзер мин үземнең урыным, тоткан юлым белән алардан аерылган идем. Мин, болардан бөтенләй аерылып, боларның күзләрен кыздырып, чит җиргә китүне арзу итә[77] идем.

Бу вакытта читтән килеп, безнең ил аркылы үтеп киткән кошлар мине кызыктыралар, күңел шулар кебек һавада очарга, чит илләргә китәргә тели иде. Ләкин кая барырга, кайсы җиргә китәргә, нәрсә эшләргә дигән уйларга җавап табып булмый иде.

Көннәр тагын да матурлана төште. Күңел тагын да талпына башлады. Тормыш авырлыгы да килеп кушылды. Шулай торганда, Урал таулары эчендә, кайдадыр бер җирдә, яңа бер урынга чуен заводы салына башлап, безнең авылның Габдулла, Фазлулла дигән кешеләре, шул заводка кирпеч сугарга подряд алып, авылдан үзләренә муафикъ кешеләр алырга кайттылар. Болар белән мин дә сөйләшеп, ат белән балчык ташырга, айга дүрт сумга ялландым. Ашау-эчүнең һәммәсе дә алардан иде.

Урал таулары арасына эшкә китү минем өчен бер дә көтелмәгән зур шатлык булды. Бу эш, бердән, минем моннан соң үз көнемне үзем күрә ала торган ирекле булуымны күрсәтә, икенчедән, матур таулар арасына, әллә кая, ерак җирләргә барырга, күрергә юл ача. Эшнең авыр булачагын бераз күз алдыма китерсәм дә, башкалар чыдаган эшкә мин ник чыдамаска дигән уйга киләм.

Китәргә килешкән көннең иртәгесен Урал таулары эченә карап чыгып киттем. Менә безнең авылдан күренеп торган Урал тавының тармаклары! Менә мин күптән бирле башларына чыгуны уйлап йөргән биек-биек таулар!

«Биек үр», «Таш тавы», «Бужан», «Такаты» дигән тауларны абзыйлар сөйләп, мине кызыктыра торганнар иде. Мин бит бүген шуларның башына менәм. Аюлар улап, боланнар торган урыннарның уртасыннан үтәм! Күккә чыгып торган тауларның башына менеп, тирә-ягыма карап торам! Бу уйлар мине барган саен исертә, рәхәтләндерә, яшьлек шатлыгы белән шатландыра иде.

Авылдан егерме биш чакрым киткәч тә, таулар арасына киттек: мин беренче күрүдә үк тауларның матурлыгына, мәһабәтлегенә, урманнарның тирән тынлыкта утыруларына карап исердем. Менә уң якта биек тау: аның башындагы агачлар үзләренең югарыда утырулары белән мактанган кебек утыралар. Сул якта ниһаять тирән чокырлар. Алардан аккан сулар таштан ташка бәрелеп, төрле тавышлар чыгарып, шаулап аксалар да, куе агачлар арасыннан яшеренеп акканга күрә, үзләре күренмиләр. Бара торгач, атлар пошкырып куялар. Ахры, якын-тирәдә аю бардыр да, болар шуның исен сизә торганнардыр дип уйлап куясың. Куе агачлар арасында кошлар сайрап тора. Их, шул кошлар кебек һәрвакытта шушы җирләрдә торсаң иде. Юл, барган саен, куркыныч җирләрдән үтә. Аста – тирән чокырлар, икенче якта – өскә аварга торган кыялар, ташлар… Каршыда – күккә чыгып торган тау. Бу тау һәммә таулардан да биек булып, горурланып торган кебек утыра. Ул ни исемле тау икән соң? Бужан тавы, диделәр. Чынлап та биек икән. Их, шуның башына менсәң иде.

– Юк шул, безнең юл аның бер як кабыргасыннан урап китә, – диләр.

Һаман алга барабыз. Менә инде биек тауга карап менә башладык. Атлар үзләре ихтыярлары белән баралар, без һәммәбез дә җәяү барабыз. Юл, борылып-борылып, югары менә бара. Бераз баргач, атларның хәлләре бетеп тукталалар, шунда ук, арба артка китмәсен өчен, арткы тәгәрмәченең астына зур таш кыстыралар, атлар бераз хәл җыйгач, тагын да алга китәбез. Тауның башы ерак, диләр, әле. Ләкин барган саен кызык, барган саен югары менәсе килә. Шушы тауларның тирәсендәге чиксез урманнарны тауның башына менеп карап торасы килә.

– Уф, чак менеп җиттек!..

Тауның башы ялангач икән. Гадәттә, бик биек тауларның башларында агач үсми. Моннан тирә-яклар әллә кайларга чаклы күренеп, аяк астында торган кебек торалар. Утыз-кырык чакрымдагы безнең авыллар, аның тирәсендәге кырлар күренеп торалар.

«Таш тавы» дигән бу тауның башына менеп җиткәч, атларны туктатып хәл җыярга, тирә-якны тамаша кылырга туктадык. Түбәндә, агач арасында, бер дә җил юк иде, бөркү иде. Монда тәнгә рәхәтлек бирә торган хуш җил исә. Тауның башында эре ташлар аунап яталар. Шул ташлардан бу тирәдәге башкортлар, төрле зурлыктагы тегермән ташлары ясап, үзләрендә генә булган осталык, батырлык белән ул тегермән ташларын кыш көнендә, аерым ясалган ныклы чаналарга салып, сигезәр ат җигеп, шул коточкыч юллардан бирегә – Идел буена ташыйлар. Яз көнендә бу ташларны, Иделдәге баржаларга төяп, читкә озаталар. Агыйделгә тимер юл күпере салганда, аның баганалары өчен кирәк булган ташларны да шушы Таш тавыннан ташытканнар.

Мин, теге үзем кызыгып кала торган кыр казлары кебек, чит илләргә, матур урыннарга баруымны уйлап шатландым, күзем туйганчы, тирә-якны карап тордым.

Тауны төшү хәзерлеге башланды. Атлар чабып, арбаларны ватып, җәһәннәм кебек чокырларга төшеп китмәсеннәр өчен, арба тәгәрмәчләрен үрәчәләргә ныгытып бәйләделәр, атларны авызлыклап, аркалык белән бавыргалыкларны яңадан ныгыттылар. Арбага утырырга курыккан хатын-кызлар (хуҗаларның гаиләләре) җәяү төшмәкче булдылар. Без, арбаларга утырып, әкренләп таудан төшә башладык. Тәгәрмәчләр беркетелүгә, атларның авызларын тартып торуга карамастан, арбалар алга китәргә омтылып торган кебек булалар. Таудан төшү артык кыен булмады, озакка сузылмады. Без төшеп бераз торганнан соң, җәяү килгән кешеләр дә килеп җиттеләр. Көн яхшы ук иртә булуга карамастан, кояш, таулар артына төшеп, күздән югалды. Тау, урман арасына җиңелчә салкынлык төште.

Тагын бераз баргач, шаулап ага торган елга буена килеп җиттек.

– Шунда кунарга кирәк, югыйсә Биек үрне үтеп Куйлыга җиткәнче төн уртасы булыр, аю-фәләннән дә куркыныч, – дип, елга буена туктадылар.

Атларны тугарып бәйләдек. Мин һәм минем белән бергә эшкә ялланган бер малай хәзер инде үзебезне «бай кешесе» дигән уйга кереп өлгергән идек. Безнең хуҗалар да, аларның хатыннары да хәзер безгә шулай карыйлар һәм төрле йомыш кушалар иде. Атларны тугарып, суытырга бәйләп кую белән, мин, утын китереп, ут ягарга керештем. Хатыннар су китерделәр. Зурлар чәйнек элеп чәй кайната торган казыклар кактылар. Без күптән бирле күләгәдә. Кояш безнең артта калган тауга яшеренгән. Безгә каршы яктагы биек тау башы кояш нуры белән балкып тора. Безнең яныбыздан ага торган елга шаулап ята. Ямь-яшел яфракларга төрелгән төрле агачлар арасында урман кошлары сайрыйлар, кычкыралар. Шул матурлыкларга карап тора-тора, чәйнең кайнавы сизелми дә калды. Чәй урынын хәзерләп, иң элек хуҗа һәм аларның хатыннары һәм зур кешеләр чәйгә утырдылар. Без теге малай белән, алар чәй эчеп бетергәнче, читтәрәк тордык. Тик аларның кайберәүләре, чәйгә туеп, урыннарыннан киткәннән соң, безне чәйгә чакырдылар. Хуҗа хатыны безгә дә әзрәк ит бирде, алдыбызга икмәк куйды.

Их, нинди тәмле бу чәй белән икмәк…

Чәйләр эчелде. Ул арада кич тә булды. Төн буенча ягып чыгар өчен, эре-эре утыннар әзерли башладылар.

– Атларны арба тирәсендә генә ашатырга кирәк, югыйсә аю һөҗүм итәр, – дип, атларны арканлап, аның өстенә тышаулап куйдылар. Бик шәп гүләтеп ут (костёр) ягылды. Тирә-якта тагын тынлана төште. Көндезге кошлар кычкыруларыннан, сайрауларыннан туктадылар. Алар урынына безнең янда гына сандугачлар сайрап җибәрде. Безнең каршыдагы биек тау янында сак-сок[78] кычкыра башлады. Төн караңгысы тирә-якны тәмам баскач, куркыныч каплаган кебек булып китте.

Кайдадыр урман арасында шытырдаган тавышлар ишетелә башлады. Атлар колакларын шомартып, утка якынлашып, пошкырып ашауларыннан туктадылар.

– Бу инде якын-тирәдә аю булуның билгесе! (Шундагы зурлар шулай диделәр.)

Шушы вакытта костёрның өстенә тагын да зур-зур утыннар салынды. Агайларның кайберәүләре, сөрәннәр кычкырып, аю качырырга тотындылар, кайберәүләре утлы агачларны алып, чаткыларын чәчеп селкә башладылар.

Шушы рәвешчә аюдан саклану таң атканчы дәвам итте бугай. Мин төрле тавышларны тыңлап ята торгач йокыга киткәнмен…

Без уянганда, кояш чыгып, безнең артта калган тауның башын алтынлаган иде инде. Бүген көн бигрәк матур иде. Иртәнге матурлык белән бизәлгән таулар, агачлар, текә ташларны күреп туймаслык иде. Чәй эчеп беткәч, атларны җигеп, юлыбызда дәвам иттек. Таулар берсеннән-берсе биекләнгән кебек булса, барган саен, табигать үзгәрә, каршыда шәм кебек тезелгән нарат урманнары була башлый.

Шул көнне кичкә каршы «Зигәзе» заводына җиттек. Кара урман, биек тау, шалтырап аккан суның янына салынган бу заводның корымланган озын морҗалары, аның тирәсенә эскертләп өелгән чуеннар, болар арасында йөргән эшчеләр мине хәйранга калдырды.

Үзем кебек бер малай һәм бер зур кеше белән чуен эреткән урынны карарга бардык. Чуен, су кебек эреп, калыпларга тула, анда туңган чуеннарны тирләп-пешеп беткән эшчеләр икенче яктан алып, сындырып чыгара баралар иде.

«Их, шулар кебек, шунда үзләшеп эшләп йөрсәң иде!» – дигән уйга килдем. Алар минем күземә көчле, гайрәтле булып күренделәр.

Без бераз карап йөргәч кайтып киттек.

Иртә белән тагын да юлыбызда дәвам иттек. Беренче мәртәбә күргән, шаулап торган бу заводны калдырып китү күңелсез сымак булды.

Шул көнне кичкә каршы юлыбызның чиге булган «Лапашты» га килеп җиттек.

Яңа салынырга уйланган бу завод «Лапашты» дигән кечкенәрәк бер елганың буена эшләнә башлаган икән. Әле монда эш башындагы кешеләр торыр өчен берничә матур өйләр салынган. Эшчеләрнең күбесе казармаларда яки бик ашыгыч ясалган кечкенә-кечкенә куышларда торалар. Бу йортлар шундагы агачлардан гына ясалып, тирә-яктагы урманнарга балта кермәгән.

Безнең хуҗалар үзләренең кирпеч сарайлары янына салынган кечкенә йортларына барып туктадылар.

Без, эшкә ялланып килгән берничә кеше, кыш көнендә кирпеч киптереп, җәй көнендә казармалык хезмәтен үтәгән зур һәм озын амбар кебек йортның бер башына урнаштык.

Электән эшләп килгән берничә буйдак эшче дә шунда торалар иде. Шуларның берничәсе үзебезнең авылдаш яки якташ булганга күрә, шунда ук сөйләшеп киттек. Алар авыл хәлләрен, андагы тормышны сораштылар. Без мондагы тормышны сораштык.

Без торачак бу урын бик күңелсез һәм тузан оясы булса да, без анда кичен генә кереп ятачак булганга күрә, аның ямьсезлеге безнең өчен нык тәэсир итмәде.

Иртәнгесен кояш чыгар-чыкмас уяттылар. Электән эшләп килүчеләр эшләренә киттеләр. Безгә дә хуҗалар шунда ук эш билгеләделәр. Миңа балчык ташый торган бер арба, бөтен сбруйлары белән бер ат биреп, мәсьүлиятен[79] үземә тапшырдылар. Мин шул ат белән бер чакрымлык җирдән кирпеч суга торган сарайлар янына балчык һәм ком ташырга тиешле идем.

Шул тапшырылган вазифаны үтәү өчен, башкалар белән эшкә киттем. Шул минуттан башлап кечкенә бер хезмәтче яки эшчеләр дөньясының кечкенә бер әгъзалары булдым.

Ике-өч көнгә чаклы эшнең тәртибенә, гомумән, иртәдән алып кичкә чаклы эшләүгә төшенеп китү авыр булса да, соңыннан бу эшләргә күнегеп кителде.

Башка кешеләр кебек, куллар ярылды. Өс-баш сап-сары тузанга манчылды. Ыштанның – тезләре, бишмәтнең терсәкләре тишелеп ямалдылар. Иртәдән кичкә чаклы эшләргә, сәгать тугыздагы иртәнге чәй белән көндезге аш вакытында атларны ашатырга тукталган вакытлардан башка сәгатьләрне, һичбер нәрсәгә карамый, балчык ташырга тәмам өйрәнелде. Көн буе эшләү җитмәгән кебек, кич белән атларны, куна алып барып, төнне урман арасындагы аланнарда ашатып, иртән кояш чыкканда, кире кайту эшләре дә безнең өскә йөкләнгән иде. Безнең һәм без йөрткән атларның өстеннән хуҗаның энесе карый. Ул бик мыжык кеше. Ул һәммә нәрсәне җентекләп кенә тора. Атларны җигеп, эшкә китәргә әзерләнеп беткәч, килә дә тикшерә башлый. Иң элек дуганы селкетеп карый. Аркалык белән бавыргалыкны, аннан соң тәҗләрне тикшерә. Әгәр дә камыт бавы йомшак тартылып селкенә торган булса яки аркалык түбән яки югарырак бәйләнсә, тәҗләр бушрак тартылган булсалар, арба рәтләп майланмаса пыр туза: «Болай булса, атны харап итәсез!» – дип, шунда ук тугартып, кире җиктерә. Тәгәрмәчләргә баткак ябышып калмасын. Аларны кырып торырга кирәк. Эштән кайткач та, атларның ял асларын, муеннарын тотып карый. Әгәр дә гадәттән тыш тирләгән яки камыт тию билгесе була калса, ул атны йөртүчегә яхшы сүз юк.

Кунарга китә башласаң, атларның тышауларына чаклы карый һәм:

– Үләннең яхшы җирендә куныгыз. Атларыгызның тышавы агач төбенә эләгеп, егылып ятмасыннар. Кояш чыгуга кайтып җитегез!.. – дип, әллә ничаклы сүз сөйләп җибәрә.

Атны кыйнаган, бигрәк тә аның башына суккан кешене күреп калса, әрләү белән генә тукталып калмый. Ул кешене шунда ук эштән туктата да атны икенче кешегә бирә. Аның шушы сыйфатын мин бик ярата идем. Чынлап та, ат кыйнаган кешедән начар кеше буламы?

Якшәмбе бәйрәм була. Эшчеләр ял итәләр. Ләкин күп вакытта якшәмбе көн минем кебек берничә малай өчен иң авыр көннәрнең берсе була. Ул көнне хуҗа безне кирпеч яндыра торган мичләрне тазартырга куша. Һәркайсыбыз икешәр мич тазартырга мәҗбүрбез. Биеклекләре бер аршын булып, сигезәр аршын озынлыгы булган көл, кирпеч ватыгы, өстән төшкән тузаннарны көрәп чыгарырга кирәк. Шуның өчен мичнең авызыннан башлап тазарта-тазарта, эчкә керә барасың. Чиксез тузан тончыктыра, тын алу авырлана, хәл бетә. Кирпеч яндырган вакыттагы кызулыктан эреп, чөй кебек торган һәм пыяла кебек каткан нәрсәләргә баш бәрелеп, башны җәрәхәтли. Төптәге көлләрне алга этеп, үзең эчкә калгач, рәтләп һава да керми башлый. Шундый авырлык белән мичләрне тазартып чыгабыз. Аннан чыккан вакытта күзебез белән тешләребез генә елтырап күренәләр. Баш, бит, муен, җилкәләр тирләп, тузан каткан була. Шул чакта ютәлләтә башлый. Авызларыбыздан төкерек урынына тузан гына какырабыз. Танауларыбызны сеңгерсәң, кызыл тузан белән көл катыш нәрсә чыга. Бераз утырып, елга буена барып юынганнан соң, бераз хәл керә башлый. Төш вакытына чаклы сузылган шушы авыр эштән соң гына безгә бераз ял итәргә мөмкинлек туа.

Ике ай чамасы эшләгәннән соң, мин, ат куып, балчык ташуның эш түгеллеген, эшләгәч-эшләгәч, башкалар кебек, кирпеч сарайлары тирәсендә эшләргә кирәк икәнен уйлый башладым. Һәм бу фикеремне Габдулла абзыйга сөйләдем. Башта ул минем бу теләгемә каршы торды. «Син яшь, синнән ул эш булмас», – диде… Шулай да, бара торгач, мин үз теләгемә ирештем: ат белән балчык ташып йөрүдән тукталып, кирпеч сарайларында эшләргә эшкә калдырылдым. Мондагы эшләр бик төрлечә иде: сугылган кирпечләрне әйләндерү, кипкәннәрне бер җиргә өю, аларны кирпеч яндыра торган базга ташып тору, янып кирпеч хәленә килгән кирпечләрне чыгарып өю кебек эшләр һәммәсе дә безнең җилкәдә иде. Монда, әлбәттә, эш байтак авырлашты. Шуның белән бергә жалованье да дүрт сумнан җиде сумга күтәрелде. Югарыда саналган эшләр булмаганда, мин кирпеч сугарга да өйрәнеп киттем. Баштарак бу эш кыен кебек булса да, бара торгач җиңелләшеп китте.

Эшнең күңелсез яклары булган кебек, күңелле яклары да була иде: мондагы урман арасында, таулар уртасында, табигатьнең матур җирләрендә йөрү күңелгә рәхәтлек бирә иде. Моның өстенә эшчеләрнең эштән бушаган вакытларында тау буена җыелып уйнаулары, гармун тартып биюләре дә күңелләндерә торган иде. Төрле урыннардан җыелган, гомерләре буенча завод һәм приискаларда йөргән бу халыкларның арасында төрле тип, төрле сыйфатлылары булулары, үзләренең башларыннан үткән вакыйгаларын сөйләүләре – һәммәсе дә төрле уйларга төшерә, тормышның төрле тармакларын күз алдына китерә иде.

Бу эшчеләр арасында гомерләре буена эшләп йөреп тә, ялгыз торганнары булган кебек, берничә балалылары, тормышның бөтен авырлыкларын күрүчеләре дә күп иде.

Мин боларның кайберәүләре белән үзләшеп киттем. Болар үзләре дә мине якын күрәләр, «уңган шәкерт» дип, ригая күрсәткән булалар иде.

Шулай итеп, матур җәй үтте. Тау арасында көннәр салкыная башлады. Борынгы гадәт буенча, уку мәсьәләсе тагын да алга килеп басты. Җылы мәктәп, китап, уку күз алдыннан китми башлады. Ниһаять, мин, үземә тиешле акчаларны алай-болай алып, авылга кайтып киттем. (Мин башта ук көзгә каршы авылга кайтуны шарт иткән идем.)

Быел мин читкә китәргә уйлый идем. Ләкин бу эш булмады. Үткән елгы кебек, үзебезнең авыл мәктәбендә, бер яктан, балалар укыткан, бер яктан, үзем укыган булып, шунда калырга булдым. Тормышта артык үзгәреш булмый, озын кыш үтеп китте. (1897 елның көзе һәм 98 нче елның язы.)

Тагын да матур яз көннәре килеп җитте. Мәктәптәге шәкертләр таралдылар. Мин тагын да шунда ялгызлык газабын күрә башладым, эш юк. «Рабгузи» тарихын, «Алты бармак», «Сәет Баттал» кебек китапларны укып чыктым. Шуларны укудан башка җан азыгы бирерлек нәрсәләр дә юк иде.

Мин Үтәш мәдрәсәсеннән киткәнгә ике ел булса да, Хатыйп хәзрәткә бер генә мәртәбә дә күренгәнем юк. Ул безнең авылга бик еш килә. Авылның байлары зур кунак мәҗлесе ясаганда аны һичбер калдырмыйлар. Ул мәҗлеснең түрендә була. Шуның өстенә ул безнең авылда һәр атна саен була торган базарга да килә. Шуның өчен мин аны бик еш күрәм. Ләкин, ул күренү белән, әллә кайдан ук качам. Аңа очрау минем өчен арыслан яки аюга очрау белән бер. Әгәр аңа очрый калсам, аның мине кыйнау ихтималы бар. Кыйнамаса да, бик нык тиргәвеннән шөбһә юк.

Бер базар көнне мин базарга чыгып бара идем… Урам почмагыннан базарга карап борылган чакта гына Хатыйп мулла алдыма килеп чыкмасынмы?.. Мин куркуымнан шаккаттым да калдым. Ул ачулы тавыш белән:

– Син, качак, нишләп йөрисең? Миннән рөхсәт сорамый, фатиха алмый киттең.

– Укып…

– Җилем-Каранның надан мулласыннан укып, кеше булырмын дип уйлыйсыңмы? Ахмак… Сине миңа атаң мәрхүм тапшырып киткән иде. Син аның васыятен тотмадың… – Ул никтер йомшады. – Син бу авылда ятып әрәм буласың. Син монда да торма, миңа да барма, Троицкига, Зәйнулла ишан мәдрәсәсенә кит. Миннән сиңа фатиха, – дип, дога кыла башлады.

Мин аның бу сүзләреннән соң шатланып киттем. Аның белән бергә, кул күтәреп, дога кылуымны сизми дә калдым.

Ул бик якын кеше кебек, баягы сүзләрне кабатлап, минем белән күрешә:

– Ишет, бүгеннән Троицкига кит! – дип, үз юлына китте…

Читкә китү минем күптән бирле теләгән теләгем иде. Шуның өстенә аның бу сүзләре миңа бик нык тәэсир итте. Авылда караңгылык эчендә яту үзе дә туйдырган иде.

Хәзрәт белән шушы очрашудан соң озак тормый сәфәр хәзерлеген күрә башладым. Волостьтан паспорт алып кайтып куйдым. Китап-фәләннәрне капчыкка тутырдым. Шулар белән хәзерлек эше бетте дә.

Троицкига Уфа һәм Чиләбе аша поезд белән баруның җиңел икәнен белсәм дә, минем юллык акчам юклыктан, бу эш мөмкин түгел иде. Шуның өчен дүрт йөз илле чакрымлык мәсафәне[80], Урал таулары аркылы үтеп, җәяү барырга тиешле идем.

Минем бәхеткә каршы, үзебезнең авылдан мәгълүм «Лапашты» заводына чаклы ат белән баручы кеше чыкты. Бу кеше мине шунда чаклы буш алып барырга вәгъдә итте.

Шушы вәгъдәнең өченче көнендә без Урал тауларына карап чыгып киттек. Янымда китап һәм вак-төяк нәрсәләрдән башка җитмеш биш тиен көмеш акчам да бар иде.

Йөз егерме чакрымда булган «Лапашты» заводына бару башта җиңел булса да, бара торгач, бик шәп яңгыр булып киткәнлектән, юллар авырлашты. Арбаны тарттырып бару мөмкин булмый башлады. «Зигәзе» белән «Лапашты» заводлары арасындагы урманнар уртасыннан барган тар гына юл арба белән йөрерлек хәлдән чыккан иде. Үзебез җәяү барсак та, ат коры арбаны да тартып бара алмый башлады, бара торгач, бөтенләй арыды һәм алга барудан бөтенләй баш тартып тукталды. Без көч-хәл белән Әхмәр авылына җитеп, хәл җыйганнан соң, шул авылда, ниһаять, арбаны калдырып, икәү бер атка атланып китәргә мәҗбүр булдык. Шулай итеп, мең бәла белән «Лапашты» заводына барып җиттек.

Мин монда бер кич кундым. Троицк ягына китә торган берәр иптәш эзләдем, ләкин иптәш туры китерә алмадым. Иптәш таба алмый аптырагач, юлны өйрәнеп, капчыкны аркама асып, Биләрәт заводына таба карап, ялгызым чыгып киттем.

Юл тар, борылмалы, ике як – кара урман. Ялгыз бару бик куркыныч. Аюның нәкъ өстенә барып чыкмас өчен, һәрвакыт кычкырып, сөрәнләп барырга кушканнар иде. Мин аларның сүзләре буенча минут саен кычкырып барам. Юлда бер кеше дә очрамый. Урман эченнән лап-лоп басып аю килеп чыгар төсле тоела. Шулай уйлап та бетмисең, урман эчендә әллә нәрсә шытырдаган, агач ботакларын сындырып, алга таба килгән кебек булып китә. Аю гына түгел, шүрәлеләр, урман качкыннары чыгып, арттан килеп тотарлар кебек тоела. Утырып хәл җыюы да куркыныч. Шуңа күрә йөгерә-йөгерә алга барырга ашыгасың. Барган саен, урман тыгызлана, караңгылана. Ул гына җитмәсә, әллә кайсы якта күк күкрәгән тавышлар ишетелә.

Ашыгып бара-бара хәлем беткән, тыным кысылган кебек була башлады. Ниһаять, нәрсә булса да булыр дип, бер таш өстенә утырып хәл җыярга керештем. Моң-зар эчкә сыймый җырлап җибәрәм. Бу җыр минем эчемдә кайнашкан ялгызлык кайгыларын юып төшерде. Мин хәзерге минутта бөтен куркыныч һәм эч пошулардан азат булдым. Миңа алга барырлык көч керде. Шул көч белән мин тагын да алга киттем. Кара урман хәвефсезгә әйләнде. Аю-фәлән чыкса да, бернәрсә дә булмас дигән уй башка килеп утырды. Шулай бара торгач, урманны чыгып, бик биек булмаган таудан төшеп, бер авылга барып җиткәнемне сизми дә калдым.

Бу авыл Кәртәле исемендә кечкенә генә катай авылы иде. Авылдан кергәч тә, су буендагы бер йортка барып, хәл җыеп, кунып китәргә рөхсәт сорадым. «Рәхим ит» диделәр.

Кәртәле авылы урман арасында, Инҗәр суына төшкән кечкенә, ләкин ташлар арасыннан шылтырап аккан кечкенә бер елга буенда утыра. Авылның читеннән үк эре карагайлар тезелешеп киткәннәр. Миңа үзенең өенә кереп кунарга рөхсәт иткән кеше бик ачык йөзле. Минем шәкерт икәнемне белгәч, хөрмәтләп, чәй эчерде. Бу авылның бөтен кәсебе урман кисү икән. Җәйгә чыгу белән, агач кисеп, күмер яндырырга (әлбәттә, завод өчен) китәләр, имеш. Мине чәй эчергәч, өй хуҗасы урманга китте. Алар анда кунып эшлиләр булса кирәк. Үзе белән байтак кына азык та алды. (Хәзерге көндәге яшь шагыйрьләрдән М. Таҗи шушы Кәртәле авылыныкы.)

Шушы авылда кунганнан соң, моннан егерме биш чакрым җирдә, олы юл өстендә булган Ак Көчек-Сәрмән авылына таба карап, тагын да ялгыз чыгып киттем. Бу ике арада бер генә дә авыл булмау өстенә юл һаман шул кара урман һәм тау арасыннан бара иде.

Башта яхшы гына шәп барсам да, бара торгач, аяклар тала башлады. Ташлы юлдан бару аякларны кабартты. Унбиш чакрымнар чамасы баргач, су буена утырып, хәл җыеп, тамак туйдырып алдым да тагын алга киттем. Кичкә каршы Ак Көчек авылына җитеп, шунда ил мулласы булып, балалар укытып торган бер татар мулласына кердем. Ак Көчек-Сәрмән – Агыйдел буена утырган бик зур авыл. Бу авылда торган көннәремнең һәрберсендә мин Идел буена барып, бик озак йөреп, су кереп кайта торган идем. Агыйдел бу тирәдә бәләкәй генә. Ләкин чиксез матур. Ул миңа бик якын күренә. «Безнең авыл яныннан үтә торган Агыйдел бит бу!» – дип, мин аңа бик озак карап утырам. Мин аны бала вакытымнан бирле белгәч, ул да мине белгән кебек булып китә. Мин төшкән кеше үзе дә, хатыны да бик ачык йөз белән каршы алдылар. Һәм өч көннән соң Мышый авылының Минһаҗ дигән бер мулланың Троицкига барачагын, аның мине алып баруында шөбһә юклыгын сөйләделәр. Икенче көнне Минһаҗ мулла үзе шушы авылга килде.

Бу кеше ап-ак сакаллы, киң күңелле, ачык йөзле бер кеше булып чыкты. Мин аңа, күрешеп, үземнең Троицкига, Зәйнулла хәзрәт мәдрәсәсенә укырга баруымны әйтү белән, берсүзсез алып китәргә вәгъдә бирде һәм иртәгә шушы авыл аркылы үтәчәген белдерде. Бу мулла шуннан ерак түгел Күнтәк яки Күнтәй авылының бер суфи белән Зәйнулла хәзрәткә кул биреп кайтырга баралар икән.

Троицкига хәтле ат белән бару бәхетенә ирешү мине чиксез шатландырды. Вәгъдәнең икенче көнендә, пар ат җиккән тарантаска утырып, мин бу ике суфига кучер булып, Троицкига чыгып киттек.

Безнең тирәдә Биләрәт заводының исеме «Иделбашы» заводы дип мәшһүр. Җәйгә чыккач, безнең яктан монда эшкә китүчеләр күп. Бу заводны гаҗәп иттереп сөйлиләр. «Идел чаклы Иделне буганнар!..» – дип хәйран калалар иде. Хәзер мин шуны күреп үтү шатлыгы белән барам.

Атлар көр. Олы юл белән җилдереп алга баралар. Менә заводның һавага төтен чыгарып утырган морҗалары, әнә йортлар…

Барып җиттек. Чынлап, Агыйдел буылган. Тик мәгълүм бер җирдән генә шаулап су ага. Буаның югары ягы чиксез күл булып ята. Заводтан төрле тавышлар чыга. Заводка кереп-чыгып йөрүче эшчеләр күренә.

Завод тышыннан караганда да искиткеч. Аның эче гаҗәптер инде дигән уй башка төшә. Әлбәттә, аның эченә керү, күрү минем ихтыярда түгел.

Без, бер фатирга кереп, атларны ашатып, чәй эчтек тә юлыбызда дәвам иттек. Бераз барганнан соң, Урал тавының үзәге булган:

Ураллардан биек, ай, тау булмас,

Ураллардан үткән су булмас,

Ир башкайларына эшләр төшсә,

Ни авыру булмас, ни сау булмас… –


дип җырланган Уралга менә башладык. Урал чынлап та биек икән. Аның башыннан күп җирләр күренә. Аны үткәндә, күңелгә әллә нәрсәләр төшә. Менә аның нәкъ башы. Бу инде Европа белән Азиянең аерылган җире. Хәзер без Азиягә чыгып китәбез…

Минһаҗ мулла – күңелле кеше: ул – күпне күргән карт, кайвакытта күңелле вакыйгалар сөйләп ташлый, кайвакытта «Мөхәммәдия» көйләре белән мөнәҗәтләр әйтеп җибәрә. Үзе артык вакчыл түгел, егет сымак кеше. Уку ягы бик сай булса да, төрле сүзләр кушып сөйләгәнгә күрә, белемле генә булып күренә. Ләкин бу ике зат күп вакыт күзләрен йомып, тәсбих тартып баралар. Берсе көненә утыз биш мең, икенчесе егерме биш мең зекер әйтә. Ишан биргән сабакларын, шулай итеп, һәр көн җиренә җиткереп баралар. Арба өстендә зекер әйтеп барган чакларында, бөтен дөньядан ваз кичкән кебек күренәләр, һичбер сүз әйтмиләр, башларын югары күтәреп карамыйлар. Намаз вакыты җитү белән, кайда туры килде, шунда намаз укып китәләр.

Мулланың иптәше – бернәрсә дә белми торган бер башкорт. Ул яшьрәк вакытында тәүфыйксызрак булган да соңра, тәүбә итеп, Зәйнулла ишанга мөрит булып, сабак алган. Хәзер сабагын яңартырга бара. Минһаҗ муллага бу тирәдәге авылларның муллалары бик таныш булсалар кирәк, без ат ашатканда да, кунган вакытта да берәр муллага яки мөәззингә төшәбез. Алар, муллалар рәтеннән, мине дә ашка, чәйгә бергә утырталар. Күп җирдә атларны да үзләренең кешеләреннән каратып, мине кунак кебек итеп сыйлыйлар.

Безнең юл күңелле булды. Пар ат, шуның белән бергә, атлар таза булганга күрә, дүрт көн тулып бишенче көндә Троицкига барып та кердек. Авылдан чыгып китүемнең унөченче көнендә Троицк шәһәрендә булдым. Дүрт йөз илле чакрым бер араны бу чаклы аз вакыт эчендә бару – бик зур бәхет…

Бөтен тирә-якка шөһрәте таралган Зәйнулла ишанның мәдрәсәсе Троицк шәһәренең бер як чигендә, «Мәгъмурия» дигән өлешендә икән. Без, шәһәрне чыгып, хәзрәтнең мосафирларга хаслап салдырган мосафирханәсенә барып төштек.

Мосафирханә зур-зур бүлмәләрдән гыйбарәт булган бер йорт булып, һәрбер бүлмәсендә лык тулган мосафирлар. Монда татар, башкорт, кыргыз, казах һәм башкалардан һәртөрле халыклар бар. Кайбер бүлмәләрдә хатыннар белән ирләр аралаш. Бу мосафирларның бик күбесе мөрит булып сабак алырга килгән. Арада авырулар да бик күп. Болары ишан хәзрәттән, өшкертеп, дару алырга килгәннәр.

Мондагы тормышны беренче мәртәбә күргәндә хәйран каласың. Шул ук бүлмәнең бер почмагында берәү косык даруы эчеп косып ята. Икенче берәүләр шуның янында ук рәхәтләнеп чәй эчеп, ашап утыралар. Кайбер кеше кыйблага каршы утырып зекер әйтә, ягъни тәсбих тарта, капыл гына «Һу, шәйхем, мәдәт…», «Һу, һу, һу, Алла!» дип кычкырып җибәрә. Икенче бер бүлмәдә көйләп мөнәҗәт укыйлар, кайберәүләре ишан хәзрәтнең яхшы сыйфатларын сөйлиләр. Кайберәүләр Коръән укыйлар. Мулла кебек күренгәннәре нәрсә турындадыр бәхәсләшәләр.

Без барып чәй-мәй эчкәнче, икенде намазы җитте. Монда мәчеткә бармый калу һичбер ярамый. Без дә намазга киттек. Монда эшләр тагын да кызык, һәркем, алдына гына карап, кулындагы тәсбихен тартып утыра. Шым гына торганда, тегендә дә, монда да «Алла…», «шәйхем…» дип кычкырып җибәрәләр. Арадан берәү, «Һу, һу, һу, Алла!..» дип, туктаусыз «һу» лый башлый. Урынында гына торып чыдый алмый, дуларга, тыпырчынырга керешә. Авызыннан күбек ага башлый. Ниһаять, хәлдән таеп егыла. Үзе җан тиргә бата… Ләкин мондагы кешеләрнең бу эшкә карап исләре китми. Бернәрсә дә булмаган кебек утыралар. Минем кебек беренче күрүчегә бу эшләр куркыныч…

Менә ишан хәзрәт килде. Аның тирә-ягын төрле яшьтәге, һәммәсе дә чалмалы булган мөритләр чолгап алганнар. Ул бик әкрен һәм бик вәкарьле рәвештә, һичкемгә карамый, ике якка тезелгән кешеләр уртасыннан үтеп, михрабка каршы барып утырды. Ул үзе гәүдәгә мәһабәт булмаса да, карап торуга тәэсир итә. Ул килеп утыргач, кычкырып җибәрүчеләрнең саннары тагын да күбәйде. Хәтта намаз укый башлагач та, капыл гына «Алла» дип кычкырып җибәрүчеләр булды.

Бүген миңа мондагы ахирәт тормышы кебек тормыш бик кызык тәэсир итте. Мондагы эшләргә, серләргә төшенү авыр кебек булып тоелды. Мин шундый уйлар белән баш ватып йокыга киткәнмен.

Иртәнчәк төрле шау-шуга уянып киттем. Иртән торып намазга барып кайтканнан соң, чәй эчеп, тәһарәт алып, бик нык әзерләнгәннән соң, ишанның өенә, аның мәҗлесенә баралар икән. Минһаҗ мулла белән иптәше дә, тәһарәт алып, тәмам хәзерләнеп, мине үзләренә ияртеп, ишан йортына алып киттеләр.

Ишанның капка төбеннән башлап кеше тулган. Ярлы һәм хәерчеләр тышта нәрсәдер көтеп торалар, хәзрәткә килгән мосафирлардан сәдака сорап калалар. Эчкә кергән саен, тыгызлык арта. Муллалар, яхшы киемле кешеләрне каршы алып, залның түренә таба озатып торучы махсус кешеләр бар. Болар үзләре дә чапан-чалма киеп, күзләренә сөрмә тартып, кулларына тәсбих тотып алганнар.

Минһаҗ мулла белән суфи алга үтеп киттеләр. Мин ишек төбендә карап калдым. Ләкин тартыша-тартыша торгач, ишанның кабул итү бүлмәсенең ишеге төбенә җитәргә мөвәффәкъ булдым. Менә сиңа зур зал, идәнгә әйбәт паласлар түшәлгән. Бик яхшылап чәй мәҗлесе хәзерләнгән. Тирә-ягына чапан-чалма һәм яхшы киемнәр киенгән кешеләр аяк бөкләп утырганнар. Ишек төбендәрәк гади һәм ишан өчен файдасызрак сыйныф – авырулар тезелгәннәр. Боларның кайберсе утырган, кайберсе аяк өстендә тора. Ишан үзе бик шәп тышлы, кыска җиңле, мех эчле камзул сымак нәрсә, аягына яшел читек, башына чалма кигән хәлдә, иң түрдә китап тотып, борынгы әүлияларның һәм сәләфе салихиннарның[81] кәрамәтләрен сөйләп утыра. Сәхабәләргә дә барып җитә. Сүзен аңлавы бик читен. Бер мәүзугъдан[82] икенче мәүзугъка бик тиз күчә. Күзләре соң дәрәҗәдә үткер, туры караган вакытта зәгыйфьрәк кешеләрнең башлары иелми калмый. Тирә-ягында ярдәмче хәлфәләре, суфилары бик күп. Боларның кайберсе кунакларга чәй ясый, кайберәүләре, шундагы халыкны утыртып, тәртип саклап йөри.

Беренче күргәндә, мәҗлес артык мәһабәт. Соң дәрәҗәдә изгеләр мәҗлесе булып күренә. Мондагы күренешкә хәйран калмаслык түгел. Миңа мондагы хәлфәләр бик галимнәр, гыйлем диңгезендә йөзә торган кешеләр төсле булып күренделәр.

Чәй янына кайнар пирожки килеп тора. Самавырлар берсе артыннан берсе китерелә. Өстәл өстендә, токмачка дип басып куйган камыр кебек, кызыл бер нәрсә тора.

Моны «мәгъҗүн» диләр. (Әфьюн һәм башка дарулар катнаштырып ясалган, борчак кадәресен генә капсаң да, җанга рух биреп, кәефләндереп җибәрә торган бер нәрсә. Моның артыннан сөтсез чәй эчәләр. Чәй эчкән саен, кеше кәефләнә бара.) Шушы «мәгъҗүн» нән һәркемгә берәр борчак кадәре генә биреп торалар. Чәй һәм хәзрәтнең шунда килгән муллалар белән сөйләве озакка сузылды. Мин, басып тора-тора арып беткәч, ишек төбендә кысылып утырдым. Ишан белән күрешүне көтәм. Тәртип буенча шулай кирәк дигәннәр иде.

Бервакыт ишан хәзрәт, урыныннан торып, ишек төбенә килә башлады, һәрьяктан шалтыр-шолтыр алтын, көмеш яварга кереште, һәркем аның кулын үбеп күрешә дә соңра алып килгән сәдакасын бирә. Бик илтифатсыз гына бер кулын биреп, икенче кулы белән акчаны ала. Әллә ничә кеше биргән сәдакага бер генә мәртәбә битен сыйпап куя. Ул әкренләп ишек төбенә – безнең тирәгә дә килеп җитте. Өшкертергә килгән авырулар – казах хатын-кызлары – алдагы бүлмәдә утыралар иде, алар янына да килеп, өс-башларына карап, бер-ике өреп, ниндидер сүзләр әйтеп үтте. Тик бер бик матур җиткән казах кызы янында озаграк тукталып, аның маңгаен һәм күкрәген тотып карады. Теге авыру чынлап та бик матур иде!..

Шулай итеп, бөтен зал һәм алдагы бүлмәне урап чыкканнан соң, өстәл янына утырды. Төрле яктан вак капчыклар белән тозлар суза башладылар. Өстәл өсте тоз белән тулды. Ишан боларның өстенә бер генә мәртәбә өрде дә, шуның белән эшләре бетте, һәркем үзенең тозын яңадан алды. Аннан соң авыруларга төрле дарулар өләшергә кереште. Мин әле аларның нинди дарулар икәнен бер дә белмим. Тик ишан хәзрәт биргән дару булгач, ул даруларның шифалы булуларына да шөбһә итмим.

Кешеләр күрешкән рәттән мин дә күрештем. Башта бер сүз дә әйтми: «Нигә килдең?» – дип сорамый үтеп китте. Соңра Минһаҗ мулла сүз башлап, минем укырга килгәнемне сөйләде. Шуннан соң ишан, миңа карап, «Кайда укыдың, нәрсә укыдың, паспортың бармы?» дигән сөальләрне бирде.

Мин, югарыдагы ике сөальгә тиешле җавап биргәннән соң, паспортның юклыгын, тәәссефкә каршы[83], өйдә онытылып калганын сөйләдем.

– Юк, балам, юк. Паспортсыз мәдрәсәгә керергә рөхсәт юк. Ярамый! – дип, сүзне бик кыска бетерде.

Мин нәрсәдер әйтергә теләгән идем, ишан, тыңлап та тормый, икенче кешеләр белән мәшгуль булып китте. Димәк, минем монда эш бетте. Йә кайтып паспортны алып килергә кирәк, яки башка бер чара эзләргә тиеш булам.

Мәҗлестәге кешеләрнең элек килгәннәре чыга башладылар. Минһаҗ мулла белән суфи да чыкты. Мин алар белән бергә мосафирханәгә кайттым. Минһаҗ мулла: «Паспорт булмагач ярамас шул, ишан белми әйтмәс. Әллә нинди бәлагә очрарсың. Иң яхшысы, син безнең белән кире кайт. Көзгә каршы кабат килерсең», – диде. Ишанның сүзе алар өчен катгый икән… Ул «ярамый» дигән эшләрнең һәрберсен эшләргә ярамый. Эшләргә кушкан эшләрен, нинди генә булса да, эшләргә кирәк. Әгәр дә каршы килсәң, берәр уңайсызлыкка очравыңда һичбер шөбһә юк. Мин боларның киңәшләренә риза булдым. Болар белән кире кайтып, паспорт алып килергә карар бирдем. Болар өч көннән соң кире кайтачаклар иде. Шуларны көтеп, өч көн буенча мәдрәсә тирәсендә йөрдем.

Мәдрәсә шәкертләре кыргыз арасына таралып беткәннәр, монда тик бер-ике дистә чамасы гына кеше калган иде. Боларның һәммәсе дип әйтерлек тәсбихле шәкертләр булып, үзләренчә бүгеннән җәннәт ачкычын кулларына тоткан, ишан фатихасы аркасында гыйлем дәрьясына кергән кебек йөриләр иде. Минем кебек чабаталы кешегә илтифат итүче булмады. Шулай да, боларның бик күбесе «Шәрхе мулла» тирәсендә генә йөзгәнгә күрә, боларның коры кабык икәнлекләрен төшенеп була иде.

Шуның өстенә монда кая карасаң, анда мөрит, суфилар тулган булып, бөтен эшләре намазга барып, тәсбих тартып кайтудан гыйбарәт иде. Монда тагын бик мәһабәт йөргән пишкадәм хәлфәләр дә күп. Боларга якын барып сүз кушу, мөнәсәбәт ясау вак шәкертләргә мөмкин түгел кебек күренә. Шуның өчен, мин боларга хөсне зан[84] белән карап, «болар бик галим кешеләрдер инде…» дигән фикерне башка утыртып куйдым, һәм моңарчы үзем укып йөргән мәктәп, мәдрәсәләргә караганда ишан хәзрәт мәдрәсәсенең артык һәм күп нәрсәләр укыла торган булуына бер дә шигем калмады. Шуның өчен көз көнендә тәкрар килү уе белән кире кайтып китәргә уйладым.

Өч көннән соң Минһаҗ мулла белән теге суфи эшләрен бетерделәр. Мин дә, ничек килдем, шулай аларның кучерларына утырып, кире юлга чыктым.

Эшнең болай булып чыгуы, укырга дип китеп тә кире кайту күңелгә начар тәэсир итсә дә, җәй көнендә берәр урында эшләп, бераз акча әзерләп килүне уйлап, күңелемне юата идем.

Биш көн эчендә Ак Көчек авылына кайтып та җиттек. Мин тагын да мәгълүм ил мулласының өенә төштем. Ләкин болар минем Троицкида тора алмавымны белгәч, күңелсезрәк каршы алдылар. Ничек тә шунда бер кич кунганнан соң, тагын юлга ялгызым чыгып киттем. Борынгы өйрәнгән юл буенча сәфәрне дәвам иттердем.

Берничә чакрымнар барганнан соң, хәл җыярга утырган идем, артымнан җәяүле ике кеше килеп җиттеләр. Боларның өс-башларына караганда, эш эзләп йөрүчеләр яки берәр заводта эшләп тә инде шуннан кайтып баручылар икәнлекләре күренеп тора иде. Шуның белән бергә боларның бик үткер күзле һәм сүзләрне киная беләнрәк сөйләүләрендә күңелгә курку төшмәслек тә түгел иде. Болар, бер дә әйтми-нитми, минем янга утырып, тәмәке ясап тартырга, шуннан соң гына минем белән сөйләшергә керештеләр.

Сүзне, әлбәттә, «Йә, егет, кайдан киләсең?»нән башладылар. Мин кая барып, каян кайтып килгәнемне сөйләдем. Сүз байтакка тартылды. Боларның, берничә заводта эш таба алмый, хәзер «Лапашты» заводына барулары мәгълүм булды һәм, юл бер якка карап киткәнгә күрә, бергә бармакчы булдык. Болар бик таза булып, шәп йөргәнгә күрә, боларга ияреп бару бик кыен булса да, ялгыз курка-курка баруга караганда, бердән, күңелле, икенчедән, куркынычсыз булганга күрә, болардан калышмаска тырыштым. Болар да, минем аруымны сизгән булсалар кирәк, бераз барган саен хәлемне сорыйлар һәм туктап тәмәке тарталар иде. Бара-бара болар белән килешеп киттек. Кичкә таба Кәртәле авылына барып җиттек. Ләкин авылда фатир табу бик мөшкел булды. Чөнки бу ике егетнең тышкы күренешләре һәркемне шикләндерерлек булганга күрәме, нәрсәгәдер фатир бирергә шөбһәләнәләр иде. Ниһаять, боларның берсе бик шәп һәм урынлы итеп сүгенде: «Безгә кайда да бер кояш, әйдә шунда агач арасында кунабыз, безнең бәхет үзебез белән», – дип, безне ияртеп, авылның чигендәге агачлар янына китерде.

«Монда чынлап та бик матур бит, иптәш!» – дип, шунда ук чәйнекләрен кайнатырга керештеләр. Матур суның яр башында үскән ямьле агачның төбендә шәпләп, тәмләп чәй эчеп алдык, бик шәпләп хәл җыйдык.

– Ну, нишлибез, иптәшләр, әле кояш баерга ике сәгать вакыт бар, «Лапашты» моннан унике чакрым. Без анда караңгы төшүгә иркен җитәбез, кузгалабызмы? – диде берсе.

Икенчесе дә, аңа кушылып:

– Давай китәбез, безгә бу башкорт авылын каравыллап ятудан файда булмас, – дип, иптәшенең фикеренә кушылды.

Бу эш минем өчен яхшы ук авыр булса да, мин болардан калуны мәслихәт күрмәдем. Шунда ук капчыкларны аркага асып, тау буйлап, урман арасына кереп тә киттек.

Башта бару бик артык күңелсез булмады. Ләкин бик күп баргач кына, юлны адашып, урман юлы белән китүебезне сизә башладык. Барган саен, юл начарлана, бетәргә якынлаша иде. Ул арада, кояш баеганлыгы мәгълүм булып, эре агачлар арасы караңгыланды. Безнең бара торган юлыбыз да төрле якка таралып, эш бөтенләй чуалды. Мин генә түгел, егетләр дә шөбһәләнделәр, аю-фәләнгә очрау ихтималын сөйли башладылар. Әле һаман сукмак кебек тар гына бер эздән барсак та, бу эзгә аркылы-торкылы агачлар авып, йөрергә соң дәрәҗәдә уңайсыз итәләр иде. Тик болар, бу сукмакның берәр күмер яндыра торган җиргә барып чыгуын ихтимал тотып, күңелне юаталар һәм еш-еш кына кычкыралар иде.

Караңгы төште. Без бөтенләй үлән каплаган эздә, урман уртасында торып калдык.

– Чү, тукта!.. Кыңгырау шалтырый түгелме? – диде берсе.

Аның сүзе буенча өчәвебез дә туктап, дикъкать белән кыңгырау тавышын тыңлый башладык. Чынлап та, колакка кыңгырау тавышы ишетелә иде.

Бу инде якын-тирәдә күмер яндыра торган урын барлыгын, бу тавыш шуларның атлары муенына тагылган кыңгырау тавышы икәнен белдерә иде. Тагын да бераз тыңлагач, тавыш ишетелгән якка киттек. Барган саен, кыңгырау тавышы якынлаша бара иде. Менә бервакыт урман арасыннан эт тавышы да ишетелә башлады. Хәзер монда торган кешеләрнең барлыгы ачык мәгълүм булды. Без зур өмид белән эт тавышы ишетелгән якка киттек. Ут күренде. Менә ут тирәсендә йөргән кешеләрнең шәүләләре, бара торгач, аларның безгә таба караган ялтыравыклы күзләре күренде.

Без алар янына барып җиттек. Табигый, башта алар безне бик нык шикләнеп, саклык белән каршы алдылар. Хәтта берсе үзенең җиргә ташлаган тимер көрәген кулына тотты. Ләкин без адашуыбызны сөйләгәч басылдылар һәм «Лапашты» ның өч чакрым сулда калганын, болар яныннан «Лапашты» га туп-туры юл киткәнен сөйләделәр. Болар, һәрхәлдә, монда кунуыбызга авырсыналар кебек күренәләр иде. Ләкин без китмәскә карар бирдек, шунда кунып калдык. Иртән тору белән китеп, «Лапашты» га барып кердек.

Мин мондагы авылдашлар янына төштем. Теге иптәшләр, казармага төшеп, шул көндә үк эшкә ялландылар.

Монда бераз эш эзләп карасам да, үземә муафыйк булган эш табылыр төсле күренмәде, һәм нигәдер минем монда торасым килми, икенче җиргә китәсем килә иде. Мин монда бер-ике көн тордым. Үзем кебек эш эзләүче бик таза бер егеткә очрадым. Бу егет миңа моннан кырык чакрымнарда «Калма-елга – Инҗәр» дигән заводта эш барлыгын сөйләп, мине үзе белән шунда алып китәргә кызыктырды. Кайсы юл белән кайтсам да, мәсафә бер микъдарда булганга күрә, мин сүзсез риза булып чыгып киттек. «Калма-елга» заводы моннан кырык чакрым ераклыкта булганга күрә, бер көн эчендә барып җитә алуыбыз мөмкин түгел иде. Шуның өчен юлда күмер яндыручылар янында кунып, икенче көнне төштән соң барып кердек. Ләкин безнең эштән бәхет булмады. Бер-ике көн эш эзләп казармада ятсак та, эш таба алмадык.

Безгә монда тагын шушы җирдән кырык биш чакрым чамасында яңа завод салына башлаганын, анда эшчеләргә ихтыяҗ зур икәнен сөйләделәр. Без икәү анда китәргә риза булып юлын өйрәндек тә төштән соң чыгып та киттек.

Көннәр матур, таулар арасында нур уйнап тора иде. Шуңа күрә сәфәрнең муаффәкыятьсезлеге, юл йөрүнең кыенлыгы бөтенләй онытылды.

Без шулай икәүләп бик күңелле барган вакытта, таштан ташка бәрелеп, шаулап агып яткан елгага очрадык. Бу суның Бәләкәй Инҗәр дигән су икәнен башта ук белгән идек. Ун сажиннар чамасы киңлектә булган бу суның тирәнлеге артык мәгълүм булмаса да, аны аркылы үтеп киткән ат аягы эзләре һәм арба тәгәрмәче юллары беленеп ятканлыктан, моннан аркылы кичеп чыгуның мөмкин икәнлеге күренә иде. Без, алай-болай уйлап тормый, аякларыбызны чишенеп, бил тиңенте төрендек тә суга кереп киттек. Су, ниһаять каты акканга күрә, аякны үзе белән алып китәргә көчләп тора иде. Иптәш егет, таза һәм миннән зур да булганга күрә, алдан китте. Ниһаять, ул аръякка барып чыгарга якынлашты, ләкин мин, инде суның уртасына җиттем дигән чакта, су уңаена ага һәм авып китә башладым. Тотынырга һәм ярдәм өмид итәргә һичбер юл калмаганга күрә кычкыра башладым. Суның агымы мине бер минуттан соң үзе белән алып китте, зур ташларга бәрәчәк вакыт җитте. Ләкин шул минутта иптәшем килеп миңа таяк тоттырды, һәм шул ук минутта арттан бер атлы башкорт килеп җитте, миңа үзе менгән атның койрыгына ябышырга кушты. Шулай итеп, алар икәүләп мине үлемнән коткарып, икенче якка алып чыктылар.

Без сәфәрне тагын дәвам иттердек. Икенде җитәр алдында баягы судан да зур булган Олы Инҗәр дигән су безнең юлга аркылы төште. Без моны үтәргә тиеш. Мин яр башында тып туктап уйга калдым һәм, суга агып китүемнән куркып, бер адым да алга бармаска, бәлки шуннан бер чакрым җирдә генә күренеп торган тау буендагы авылга борылып барырга карар бирүемне иптәшемә сөйләдем. Ул мине димләп караса да булдыра алмады, ниһаять, миннән аерылып, су аркылы үзе генә чыгып китте. Мин аның чыгып киткәнен карап тордым да, теге күренеп торган авылга таба киткән юлга төшеп, алга киттем.

Авылга барып кердем. Ләкин авылда һичбер җан әсәре юк. Урамнар алабута, кычыткан һәм башка үләннәр белән тулы, тәрәзәләр ябык, капкалар бикле, әлхасыйль, авыл тәмам ташландык бер хәрабә хәлендә иде.

Бер яктан, авылда кеше булмавы, икенче яктан, кояш батарга якынлашу мине бик зур күңелсезлеккә, төрле шөбһәләргә төшерде. «Калма-елга» моннан җиде-сигез чакрымнар чамасы булганга, аның өстенә моннан ике-өч сәгать кенә элек, мине агызып, үзе белән бергә алып китә язган судан чыгарга тиешле булганга күрә, бүген үзем генә булган хәлдә, ул якка аяк атлавым һичбер вәҗһедән[85] ярамый иде. Ничек тә шушы ташландык авылда берәр җан иясе табу өмиде белән, урам буйлап, югары очка таба карап, алга киттем. Шулай җан иясе эзләп бара торгач, авылның иң яхшы йортларыннан берсенең капка төбендә иярләгән ат торганын күреп, шунда карап юнәлдем. Капка төбенә бару белән, этләр миңа каршы өреп чыктылар. Боларның һөҗүменнән кычкыра башлаган идем, капкадан берәү килеп чыкты һәм миннән нәрсә кирәклеген сорады. Мин кунарга урын эзләгәнемне әйткәч, бу кеше: «Мин хуҗа түгел – хезмәтче, әйдә, үзләреннән кереп сора», – дигәч, шуңа ияреп, ишегалдына кердем. Монда хуҗа булып йөргән кеше Үтәш авылында укып йөргәндә күргән Гомәр исемле егет булып чыкты. Бу кеше, мин Үтәштә укып ятканда, зур шәкертләрдән санала иде. Мин аны күреп шатландым, монда куна алуыма һичбер шөбһә итми, аның «әйдә» дип әйткәнен көттем. Ләкин эш мин уйлаганның киресенчә булып чыкты: бу егет башта мине танымаска салышты, соңра таныса да, ул вакыттагы танышлыкның һичбер әһәмияте юк икәнен күрсәткән рәвештә рәтле сүз дә кушмый, хезмәтчеләренә төрле эш хакында әмерләр бирә башлады. Шулай итеп, үз йомышы белән икенче якка китте.

Мондагы халыкның бик нык хәзерләнеп йөрүеннән, хатын-кызларның бик кызу эшләп йөрүләреннән кунак көтү галәмәтләре күренә иде.

Мин шунда якынрак келәт алдына хәл җыярга утырдым һәм боларның рөхсәтләрен көтә башладым. Кояш байый башлады. Ярты сәгать кадәр утырсам да, һичбер сүз кушучы булмады. Шулай торганда, бик шәп атка атланган өч кеше килеп төштеләр. Бу кешеләрне йорт хуҗаларының соң дәрәҗәдә хөрмәт белән каршы алуларыннан үзләренә бик кадерле кешеләр икәнлеге күренеп тора иде.

Минутлар тагын үтте. Кунаклар өйгә кереп киттеләр. Байтак торгач, бер хатын, минем янга килеп: «Безгә бүген старшиналар килде, кунак бар, сезгә монда кунарга урын юк. Өй хуҗасы чыгып китәргә куша», – диде.

Бу хатынның сүзләре һәм шушы чаклы киң ишегалдында миңа кунарга урын булмавы бик кызык тоелды. Боларның бу мөгамәләләренә нәрсә дип мәгънә бирергә дә белмәдем.

– Миңа өй кирәкми, шушы келәт алдында иртәгә чаклы ятарга рөхсәт бирсеннәр әле, – дидем.

– Юк, ярамый. Әнә теге урамда тагын бер йортта кешеләр тора, шунда бар. Безнең нәрсәләр җәйләүгә китеп беткән, сезгә салып йокларга бер әйбер дә юк, – диде.

Бу хатынның сүзләрен ишеткәч, Хуҗа Насретдиннең «Арканга он тутырып куйган» дигән сүзе искә төшеп, көләргә дә, еларга да белмәдем.

Ул арада хезмәтче егет килеп җитте. Ул да, теге хатынның сүзләрен тәкрар итеп, мәсьәләне бик тиз кисте, хәзер үк чыгып китәргә кушты.

Мин капчыкны аркама асып чыгып киттем. Теге хатын әйткән йортны эзләп, икенче урамга төштем. Чынлап та, монда бик шәп кенә кара-каршы салынган, такта түбә белән ябылган, гадәттә, башкорт авылларында бик сирәк очрый торган бер йортта кешеләр бар икән. Урам як башындагы өйнең тәрәзәләрен ачып, чәй эчеп утыралар. Мин тәрәзә төбенә барып, кунарга рөхсәт сорадым. Озын таза башкорт, миңа бераз шөбһә белән караганнан соң, өй эчендәге икенче берәүгә әйләнеп, «Керсенме?» дип сорады. Аның «Керсен!» дигән тавышын ишеттем. Капкага килеп, аның ачылганын көттем. Хуҗа чыгып ачты да тагын бикләп куйды. Өй эчендә бер ир, бер хатын һәм унике-унөч яшьлек кыздан башка берәү дә юк иде. Чәй эчәргә утырырга куштылар, утырдым. Сораша башладылар. Кыскача гына әхвальне сөйләдем. «Паспорт юк» дигән хәл боларны шөбһәгә төшергән кебек булды, шулай да белдермәделәр.

Теге байларның ни өчен кундырмауларын сорадылар. Мин аларга кунак килгәнен, мине ни өчендер кундырмавын сөйләдем.

Караңгы төште. Чәй урыны җыелды. Үзләре бу өйдән кунак өйләренә ятарга чыкмакчы булдылар һәм аска – киез, баш астына мендәр биреп, сәке өстендә ятарга кушып чыгып киттеләр.

Яттым. Өй эче тәмам караңгыланды. Тыштан күк йөзен каплаган болытлардан вак яңгыр сибәләп ява башлады. Миңа, өй эче бөркү булу өстенә таракан, кандалалар төрле яктан һөҗүм итә башладылар. Өй эчендә ниндидер шомлы ямьсезлек бар. Мин бик нык арыган булсам да, ач кандалаларның йокларга ирек бирү ихтималлары юк. Шуның өчен төнне яисә бөтенләй йокламый үткәрергә яки, моннан чыгып, ике өй арасындагы чоланга ятарга кирәк. Мин, артык күп уйланып тормый, теге биргән киез белән катып беткән мендәрне күтәрдем дә шунда чыктым. Монда һава бөркү түгел. Кандалалар да юк. Мин бик әйбәтләп йокыга киттем дип торганда гына, өй түбәсендә нәрсәдер дөбердәп йөри башлады. Песи-мазардыр дисәң, аның йомшак тәпиләре ничек такта түбәне болай дөбердәтә алсыннар? Өй кыекларына оялаган күгәрченнәрдер дисәң, аңа бик охшамый. Мин, шикләнә төшеп, бу тавыш чыгаручының чолан түбәсендәме, әллә бөтенләй өй башында – тышкы яктамы икәнен аера алмый аптырап, һаман тыңлап ята идем, менә бервакыт хуҗалар яткан өйнең ишеге ачылды. Бер кулына – лампа, бер кулына балта тоткан өй хуҗасы чыкты да, соң дәрәҗәдә ачу белән миңа карап:

– Син, карак малай, төн белән нишләп дөбер-дөбер йөрисең?! Синең ни дә булса усал уең бар икән, мин күптән бирле тыңлап ятам. Син һаман йөрисең, синең иптәшләрең дә булырга кирәк! Ник монда чыгып яттың?! – дип кычкыра башлады.

Мин өйдән чыгуымның сәбәбен һәм өй түбәсендә миннән башка нәрсәнең йөрүен сөйләсәм дә, аны ышандыра алмадым. Ул, һичбер минут та тормый, өйдән бөтенләй чыгып китәргә кушты. Мин бераз ялынып карасам да, ул аның саен шикләнде, аның саен кыза башлады. Балтасын югары күтәрә төште. Ниһаять, мин торып китәргә, капчыкны алып чыгып китәргә мәҗбүр булдым. Башкорт агай мине ишектән чыгару белән бикләп алды.

Тышта төн караңгы булып, вак кына яңгыр сибәләп тора иде. Миңа эт абалап өрә башлады. Келәт алдына ятарга уйласам да, бу этнең ирек бирү ихтималы юк иде. Аптырагач, капка астыннан урамга чыгып китәргә мәҗбүр булдым. Эт минем итәгемә ябыша язып, чын ихлас белән өреп калды.

Урам тын иде. «Кая барырга?» дигән уйга төштем. Авылда буш өйләр булса да, бердән, аларның ишек һәм капкалары ябык, икенчедән, аларга керү куркыныч иде. Теге эт минем капка төбендә торганымны сизеп өрүендә дәвам итә иде. Болай эт өрдереп торсам, өй хуҗасы чыгып, башка берне кундырудан куркып кузгалып киттем. Шунда ерак түгел бер өйнең артына барып, яңгыр төшми торган урынына (барып) утырдым. Монда берничә кәҗә яңгырдан ышыкланып, күшәп яталар иде. Мин баргач, төрлесе төрле якка китсәләр дә, мин әз генә утыргач та, читләтеп кире минем янга килделәр.

Монда яту башта куркыныч кебек тоелды. Ләкин бара торгач, күңел курыкмый башлады, күз караңгылыкка өйрәнеп китте. Шуннан соң капчыкны баш астына салып, коры һәм җылы туфрак өстенә яттым. Кәҗәләр дә миңа бик тиз ияләшеп киттеләр, минем белән беррәттән яттылар. Болар миңа бик якын иптәш кебек күренделәр. Мин башта эш бик күңелсез һәм урамда калу бик куркыныч булыр дип уйлаган идем. Ләкин эш моның киресенчә булып чыкты. Монда яту белән, мин үземнең күңелемдә әйтеп бетерә алмаслык рәхәт бер йомшаклык хис иттем. Куркуның әсәре дә калмады. Мин гомер буена кешеләргә яхшылык итәргә, бу кешеләрнең мөгамәләсенә карап һич рәнҗемәскә, рухны төшермәскә кирәк дигән уйга төштем. Күздәге яшь бөртекләре куылып чыгуның хәсрәтеннән түгел, бәлки изге бер уй, шул караңгылык эчендә килгән матур, йомшак бер хис аркасында чыгалар иде. Чынлап та, монда бик матур тынлык дәвам итә, теге кеше белән эт булмагач, бернәрсә тарафыннан да куркыныч юк иде.

Әллә кайда, бик еракта, мин тавышын ярата торган сак-сок сирәк кычкыра, шуның белән бергә һәммә бөртекләре энҗе зурлыгында гына булган вак яңгыр сибәләп, өй түбәсендә бертигез генә тавыш чыгара иде. Мин шул ике матур тавыш астында, кәҗәләр янында рәхәтләнеп йоклап киткәнемне сизми калганмын. Бервакыт иртәнге кояшның кызуына уянып киттем. Хәзер болытлар китеп, күк йөзе ачылган, кояш минем өстемә нурларын чәчеп, көлеп караган иде. Ул аның тауларга һәм урманнарга биргән матурлыгы һичбер сөйләп бетерерлек түгел иде. Мин шушы матурлыкның нәкъ уртасында уянып, торып утырдым. Бераз утыргач та, китүне уйлап, урыннан торган вакытта, теге башкорт агай капкасыннан чыгып мине чакырды һәм өенә алып керде.

Ул бүген бик йомшак иде. Хатыны бигрәк йомшак мөгамәлә белән югары утырырга кушты. Чәй кайнап тора, аның янына сары майга гына пешергән коймак таба белән алда утыра.

Мин боларның кичә төн уртасында куып чыгарып та, бүген болай хөрмәт итүләренең мәгънәсенә һич тә төшенмәдем. Ләкин алар бу мәсьәләне үзләре чишеп бирделәр.

Теге мине кундырмаган байлар белән болар авылның иң бай кешеләреннән булып, бер-берсенә соң дәрәҗәдә дошманлыклары бар икән. Мин гүяки шул байларның кушуы буенча боларга килеп, боларга берәр төрле зарар уйлап, явыз ният белән кунмакчы булганмын икән дә төнлә үземнең иптәшләремне кертергә, шул иптәшләрем белән боларны үтерергә яки боларның әйберләрен алып китәргә йөргәнмен икән. Болар шуңар күрә миннән бик зур шөбһәгә төшеп, куып чыгарырга мәҗбүр булганнар икән…

Чәй эчеп утырганда, алар, минем турыдагы шөбһәләрен тәмам бетерергә теләгән рәвештә, Троицк һәм Зәйнулла хәзрәт хакында байтак сораулар бирделәр. Мин, әлбәттә, күргән-белгән кадәре нәрсәләр сөйләдем. Үземнең Минһаҗ муллага кучер булып кайтуымны әйттем. Шуннан соң гына боларның күңелләрендә минем хакта һичбер начар уй калмаганлыгы беленде. Минем укып йөрүче шәкерт, гарип бер мосафир[86] икәнемә тәмам ышандылар. Чәйдән соң миңа теге агай ун тиен көмеш сәдака бирде. Гафу үтенгән рәвештә «Рәнҗеп китмә. Кичә без синең шәкерт икәнеңә төшенеп җитмәдек…» дигән сүзләрне кушты. Минем өчен бик күңелсез булган кичәнең иртәсе бик күңелле булды. Мин әйберләремне күтәреп, болар белән күрешеп, «Калма-елга» заводына карап юлга чыгып киттем. Алар мине озатып калдылар.

Кичә үзем агып китә язган Бәләкәй Инҗәргә җиткәч, үзем генә суга төшәргә куркып, берәр яктан атлы кешеләрнең килгәнен көтә башладым. Берәр сәгать көткәннән соң, өч сыбай кеше килеп, мин аларга хәлне аңлаткач, аларның берсе мине, үзенең атына меңгәштереп, теге якка алып чыкты. Мин, бик зур авырлыктан котылган кебек, шатлык белән Инҗәр заводына барып, казармага кердем. Казарма иркен, берничә, мин кемнәр икәнен белмәгән кешедән башка кеше юк. Монда миңа муафикъ эш юклыгын белгәнгә күрә, авылга кайтуны уйлап, берәр юлдаш эзләргә, сорашырга керештем. Монда иптәш эзләп, өч-дүрт көн торырга туры килде. Ниһаять, бер эшче рус егете очратып, шуның белән икәү юлга чыгып киттек. Тау һәм урманлы җирләрне ике көн йөргәннән соң, өченче көндә яланлы җирләргә килеп чыктык. Юлда борынгы кебек кычкырып килергә, аю очраудан сакланырга туры килде.

Мин, авылдан чыгып китүгә бер ай булды дигәндә, авылга кайтып кердем. Бик күп кеше минем «Троицкига барып кайттым» дигән сүземә ышанмадылар. Ул чаклы ерак җирдән бер ай эчендә җәяү йөреп, урап кайтуыма мөхаль[87] бер эш итеп карадылар. Никтер хәзер миңа авылда торуы авыр һәм күңелсез иде. Шуның өчен бу кайтуда мин авылда дүрт-биш көннән артык тора алмадым. Инҗәр суы буенда быел гына салына башлаган «Француз-Лямязинский» дигән заводка барып, үзебезнең авылның Гани исемле бер итчегә язу-сызу һәм вак-төяк эшләрне эшләргә ялландым.

Монда минем күңелгә иң якын булган нәрсә – бу җирнең матурлыгы булды. Зур таулар арасыннан килеп чыккан зур гына Инҗәр суы, аның тирәсенең матурлыгы әйтеп бетерерлек түгел иде. Шуның өстенә монда эшче халыкның күплеге, аларның күңелле эшләүләре – һәммәсе дә минем рухка якын булып, барган саен бу тормышка үзләшә бара идем.

Монда минем эшем Ганинең атасы Кәрим исемле карт белән ит сату, көтәргә биргәннәрен язып кую, үзебезгә аш пешерү, чәй кайнату кебек эшләрдән гыйбарәт иде. Әлхасыйль, мин сатучы да, конторщик та, аш пешерүче дә бер кеше идем. Кәрим бабай үзе бик күп вакытта исерек булганга күрә, ит сату эшләре дә минем өскә йөкләнгән иде.

Без икәү көн саен дип әйтерлек бер сыер суеп, шуның итләрен сатабыз. Безнең тирәдә хатын-кызлар булмаганга күрә, сыерның эч-карыннары ташланып әрәм була иде. Хәлбуки шул ук җирдә эшкә килеп, эш тапмый яки башка берәр сәбәп белән ач йөргән, ит йөзе күрмәгән әллә ничаклы эшчеләр булып, мин шуны игътибарга алып, ташланып әрәм була торган эч-карыннарны су буенда тазартып алып кайтып, зур казан белән аш пешерергә һәм зур-зур тустак ашны ике-өч тиен көмешкә сатарга керештем. Минем бу эшем ач һәм эш таба алмый торган иптәшләр өчен бик яхшы булды. Алар миңа ияләшеп киттеләр. Акчалары булмаганнарына көтәргә биреп ашата идем. Бөтенләй акча бирми китсәләр дә, монда миңа бер кыенлык та юк иде. Чөнки аш сатудан килгән акчалардан мин хуҗаларга вагы-төягенә чаклы хисап бирергә мәҗбүр түгел идем. Шулай да элек әрәмгә югала торган, һәр көн саен аларга берәр сум чамасы акча җыеп бирүем аларны шатландыра торган булса кирәк, алар минем бу эшемне һәркемгә мактап сөйлиләр иде. Бу эш, бердән, шулай мондагы эшчеләргә файдалы булса, аның өстенә төштән соңгы вакытымны эш белән үткәреп җибәрергә сәбәп була иде.

Шушы эшләр белән җәйнең үтеп киткәнен сизми дә калдым. Тагын көз җитте. Мин, үземә тигән әз-мәз акчаны алып, авылга кайтып киттем.

Бу акчаның беразын абзыйга биреп, калганына өс-баш киеме алдым. Хәзер мин Троицкига китәргә уйласам да, бердән, көзге пычрак булып, юл өзелеп барганга, икенчедән, мондый вакытта җәяү йөрү соң дәрәҗәдә авыр булыр кебек булып күренгәнгә, анда китүне чана юлы төшүгә кичектереп, әлеге үзебезнең авыл мәдрәсәсенә кереп торырга карар биреп, шунда кердем.

Җамалетдин мулла мине ничек тә шунда тотарга тырыша иде. Ләкин ул кешедә минем җанга бер тиенлек тә азык бирерлек куәт булмаганын мин бик яхшы төшенә башлаганга күрә, ничек кенә булса да моннан китү җаен карый идем.

Бу кешенең нәхүнең бик гади урыннарында да хата мәгънә бирүләре, кувәи гыйльмиясенең[88] соң дәрәҗәдә түбәнлеге, шушы мөнәсәбәт белән минем аңа бәйләнүләрем ике араны боза башлады. Барган саен, ара салкынайды. Ара салкынаю минем өчен матлуб[89] булганга күрә, моңа карап шатлана гына идем.

Кар яуды, чана юлы төште. Ниндидер бер эш сәбәпле мулла абзый белән бик каты ачуланышырга туры килде. Мин шушы форсатны ганимәт[90] белеп, мәдрәсәне ташлап чыгып, үзебезнең өйгә кайттым.

Шушы вакыйгадан өч-дүрт көн үтү белән, «Лапашты» заводына йөк төяп баручыларга утырып, кулыма паспорт алып, юлга чыгып киттем. Өстә бик юка булу сәбәпле, юлда бик нык өшергә, күп вакытта җәяүләп йөгереп барырга туры килде, йөк төягән олаучылар бик ашыкмыйлар. Бигрәк тә кар тирән төшкән, әле юл такырланып җитмәгән урыннарда алар туктар-туктамас бер хәлдә баралар. Шуның өчен юл авыр булды. Тик өч-дүрт көннән соң гына «Лапашты» га барып кердек. Инде «Лапашты» заводыннан Троицкига карап ничек һәм кем белән китү мәсьәләсе килеп басты. Табигый, кыш көнендә ялгыз баш китү һичбер мөмкин түгел. Чөнки, бердән, бу тирәләрдә авыл араларының бик ерак булуы, икенчедән, көннәрнең салкынлыгы ялгыз китүгә юл куймый иде. Минем бәхеткә каршы, Верхний Урал өязе Ачулы волосте Исламгул авылының иген сатарга килгән кешеләре очрадылар. Ун-унбиш чанадан гыйбарәт булган бу юлаучылар игеннәрен сатып, буш кайтачак булганга, алар өчен мине утыртып алып кайту бернәрсә дә түгел иде. Шуның өчен бу кешеләр бер әйтү белән мине үзләренә (йөз илле чакрым чамасында) чаклы алып кайтмакчы булдылар. Килгән көнне оннарын сатып, иртәгесен иртүк юлга чыктылар. Мине бодай салып килгән торыпшаларга урап, өстемнән тагын да торыпша ябып бәйләделәр. Мин хәзер алар эчендә рәхәтләнеп ятам. Үзем теләгәндә, торыпшаның бер як читен ачып карыйм. Мин утырган атны да уртадан буш җибәрделәр. Үзләре бераз төшереп алып, атларын куа башладылар.

Мин җылы урында юлның күбесен йоклап үткәрдем. Тик атларны ашатырга туктап, чәй эчәргә кергәндә генә, алар мине чишеп алып керәләр, соңыннан тагын әүвәлге кебек иттереп бәйлиләр иде. Уртада бер кунып, икенче көнне кич белән үзләренең авылларына кайтып керделәр. Йөз илле чакрым җирне ике көндә барып җитү минем өчен бик зур шатлык булды. Хәзер мин Троицкига якынлаша төштем.

Бу авылда бер көн торганнан соң, Ахун авылына баручылар белән киттем. Ахун авылында фәкыйрь генә бер кешегә кереп торырга туры килде. Болар фәкыйрь булсалар да, күңелләре бик бай булганга күрә, үзләрендә озак торуыма уңайсызланганымны сизү белән, мине юата һәм уңайсызланмый, үз йортымда торган кебек торырга кушалар иде. Мин һәр көнне Троицкига баручы юлдаш эзләсәм дә, монда әле рәтләп чана юлы төшеп бетмәгәнлектән, һичбер баручы очрата алмый идем. Мин Ахун авылында берәр атна ятканнан соң гына кар яуды.

Троицкига укырга баручы Мөхәммәтҗан дигән бер шәкертнең агасы, мине үзләре янына утыртып, Троицкига алып китте (1898 ел, ноябрь).

Без Троицкида Зәйнулла ишан мәдрәсәсе янындагы мәгълүм мосафирханәгә төштек. Иптәшем электән монда берничә еллар укып йөргәнгә күрә, үзенең махсус урынына, борынгы иптәшләре янына күчте. Мин мосафирханәдә калдым. Хәзер мәдрәсәләр шәкертләр белән шыгрым тулганнар иде. Беренче күрүдә мондагы шәкертләр һәм аларның тормышлары, байлыклары мине гаҗәпкә калдырды.

Боларның бик күбесе – бай балалары, калганнары казах арасына муллалыкка чыгып, акча җыеп кайткан акчалы шәкертләр булып, һәрберсе бик эре киенеп, төзәнеп йөриләр иде. Биш-алты йөз шәкерт эчендә минем кебек чабаталы шәкертләр биш-алты гына булганга күрә, безнең чабаталар ямьсез дә, мескен дә, кызганыч та күренәләр иде.

Мин бераз вакыт мәдрәсәгә керми, мосафирханәдә ятып, шунда кунып йөрдем. Башта берничә көнгә чаклы көндезләрен төрле мәдрәсәләргә кереп, ишекнең төбеннән генә карап йөри идем. Югары үтәргә мөмкинлек булмаганга күрә, мич буена, шәкертләрнең киез һәм паласлары җәелмәгән җиргә утырып, аларның укулары, дәрес алулары вә башка хәрәкәтләре белән танышып утыра идем.

Троицкида ишан мәдрәсәсеннән башка тагын берничә мәхәлләдә мәдрәсәләр бар. Боларның кайберәүләрен барып карадым. Ләкин боларның һәммәсе дә бертөсле, бер тәртиптә күренәләр иде. Шулай йөри торгач, «Яушевлар җәмгыяте хәйрия мәктәбе ачканнар, имеш… анда бөтенләй яңача укыталар икән…» дигән хәбәр ишеттем һәм икенче көнне шул мәктәпне эзләп таптым.

Мәктәпкә барып керү белән, мине бертөрле гаҗәпсенү алды. Мин, бу мәктәпкә керү белән, аның моңарчы үзем күргән мәктәп-мәдрәсәләргә караганда башка икәнен күрдем.

Ишектән керү белән, берәү мине туктатып, ни өчен килгәнемне сорады. Мин мәктәпне күрер өчен килүемне әйткәч, чабатамны чишенергә кушты. Мин ул кушканча эшләдем. Ул миңа: «Шәкертләр теге бүлмәдә сабак алалар», – дигәч, коридор буйлап шунда киттем. Уңга карасам, андагы бүлмә карават белән тулган, һәммәсенең өстендә ап-ак нәрсә белән ябылган. Бүлмә бик таза һәм матур. Сул яктагы бүлмәдә – озын өстәл, аның тирәсенә урындыклар тезелгән. Өстенә тәлинкә, кашыклар куелган. Хәлфә дәрес биргән бүлмәне акрын гына ачып кердем дә арттагы буш партаның бер як читенә утырдым. Укытучы хәлфә башына бик шәп фәс, өстенә өр-яңа җөббә кигән. Үзе бик мәһабәт, 30–35 яшь чамасындагы бер кеше. Шәкертләр һәммәсе дә бертөсле киенгәннәр. Хәлфә дә, шәкертләр дә миңа күз төшереп алдылар, кайберәүләре елмаеп куйдылар. Стенага ашъяулык зурлыгындагы, теге мин Уфада күргән төсле буяулы кәгазь эленгән. Мин парталарны рус мәктәпләренең тәрәзәләре аркылы гына күргәнем бар иде. Хәлфәнең артында елтырап торган кара буяуга буялган зур кара такта басып тора. Кыскасы, мәктәптә моңарчы мин күрмәгән яңалык һәм башка төрле тәртип күренеп тора. Мин монда укучы шәкертләрнең бәхетләренә кызыктым. Боларның һәммәсе дә шәп, һәммәсе дә мин белмәгән белемнәрне беләләр кебек булып күренделәр. Минем үземнең өстемә кигән җиләнемне, башымдагы мескен бүрекне, билемә бәйләгән кызыл башлы тастымалны боларның киемнәренә чагыштырып, уңайсызланып калдым.

Дәрес гарәпчә нәхүдән бара иде. Ниндидер җөмләдә мин хәлфәгә бәхәс итәргә уйладым һәм, аны-моны карап тормый, бәхәс итеп ташладым. Хәлфә минем сүзне илтифатсыз калдырмады, җавап биреп китте. Минем сүземнән кайбер шәкертләр елмаеп көлделәр. Дәрес ахырында, нинди мөнәсәбәт беләндер, елның кайсы числолары утыздан, кайсылары утыз бердән килү турында сүз чыкты. Хәлфә ике кулының бармакларын йомып, шулар аркылы числоларның ничәдән килүләрен күрсәтергә кереште. Аның өйрәтүе бик-бик авыр һәм чуалчык күренде. Мин чыдый алмадым:

– Хәлфә әфәнде, числоларның ничә көннән килүләрен белер өчен, моннан да җиңел юл бар бит, – дидем.

Бөтен шәкертләр миңа карадылар. Хәлфә, мине бертөрле мыскыл иткән сымаграк елмая төшеп:

– Йә, әйтеп кара әле. Ул нинди юл икән? – диде.

Мин каядыр (Каюм Насыйриның календаренда булса кирәк) числоларның көн саннарын белер өчен, Пётр Великийның «ап, юнь, се, но» дигән сүзләрен укыган идем. Хәлфәнең соравына бер дә аптырап тормый:

– Числоларның көн саннарын белер өчен, «ап, юнь, се, но» сүзләрен генә ятка алырга кирәк. Ап – апрель, юнь – июнь, се – сентябрь, но – ноябрь… дигән сүз була. Шулардан башка айлар утыз бердән киләләр. Тик февраль генә өч ел – егерме сигездән, дүртенче ел егерме тугыздан килә, – дидем.

Хәлфә минем сүзне тәкрарлатты һәм шунда ук:

– Бу юл белән җиңел икән, – дип, «апьюньсено» сүзләрен тәкрарлады.

Шунда ук башка шәкертләр дә авыз эчләреннән шул сүзләрне тәкрарлыйлар иде…

Дәрес беткәч, мин хәлфә белән күрештем. Ул минем каян килүемне, кайда торуымны сорашты да:

– Әгәр телисең икән, безнең җәмгыяте хәйрия мәктәбенә кер. Гәрчә монда алынырга тиеш булган шәкертләрнең саннары тулган булса да, мин сине бүгеннән алам, – диде. Аның бу сүзләреннән соң мин бик шатландым. Үземнең теге бәхетле шәкертләр рәтенә керүемне уйлап, шунда ук:

– Рәхмәт, хәлфә әфәнде. Мин ишан хәзрәттән рөхсәт алыйм да монда килермен, – дидем.

Хәлфә шунда ук мине ияртеп, икенче берәү янына алып барды, һәм, үзара нәрсәдер сөйләшеп, алар икәүләп бүген үк монда килергә мөмкин икәнен әйттеләр.

Мин бу мәктәптән шатлык белән чыгып, иртәгә иртүк ишан хәзрәткә кереп рөхсәт алырмын да монда килермен дип, мосафирханәгә кайттым. Иртәгесен ишан хәзрәткә барып бик озак көткәннән соң, вакытын табып, хәйрия мәктәбенә китәргә рөхсәт сорадым. Хәзрәтнең рөхсәт һәм фатиха бирүенә ышана идем. Ләкин эш алай булып чыкмады.

– Юк, юк. Рөхсәт юк. Ул мәктәп фатихасыз мәктәп ул. Анда укып кеше була алмассың да! – дип кырт кисте һәм: – Бар, кайт, укый башла. Мөхәммәт хәлфәдән укырсың, миннән фатиха, – дип, кул күтәреп дога кылды.

Мин, инде шундый зур ишан хәзрәт булгач, белми әйтмәс дип, үзем дә аның белән дога кылдым. Җәмгыяте хәйрия мәктәбенә бармаска карар биреп, кайту белән мосафирханәдәге капчыгымны алып, мәдрәсәгә күчтем. Анда кереп, мич янына урнаштым. Монда миңа илтифат итүче, сүз кушучылар юк иде. Тик шул тормышның авырлыклары эчендә ватылган, башкаларга самавыр куеп йөргән сынык күңелле, ертык киемле, эшкә түземле шәкертләр генә минем янга килеп, кайдан килүемне сорашып утыра торганнар иде. Шулай итеп, мәдрәсәдә үземә муафикъ берничә иптәш ясап алдым һәм дәреснең тәртип, низамнарына өйрәндем…

Бу мәдрәсәләрдә тәрәзә яныннан, стена буеннан урын ишгаль итәр[91] өчен, үзеңне матди җәһәттән[92] тәэмин итәрлек азык һәм акча булу белән бергә әйберләрең булу шарт ителгән кебек булганга күрә, мин тәрәзә янында торудан, урын алудан мәхрүм идем. Мәдрәсәгә кергән вакытта ук минем акча ягы такырайган иде. Кереп берничә көн торгач, бөтенләй акчам бетте. Бер-ике көн ачлы-туклы тордым да, ниһаять, шундагы дүрт-биш шәкерттән гыйбарәт булган бер казандашлар груһына самавыр куеп, аш пешереп торырга кердем. Монда шундый шәкертләрне «малай» дип йөртәләр. Алар тәгъбиренчә әйткәндә, мин шуларга «малай» булдым. «Малай» булган шәкертләргә, кичен башка шәкертләр ятып беткәч кенә, җәмәгать сәкеләрендә, мич буйларында ятып йокларга рөхсәт булса да, көндез, әлбәттә, бу урыннарда утыру, уку бик уңайсыз. Шуның өчен көндезләрен күп вакытта кайда урын булса, шунда утырырга, урын булмаса, аяк өстендә йөрергә туры килгәнгә күрә, мин шулай йөри башладым.


Мин килгән көннәремдә мондагы шәкертләрнең бик күбесен уку мәсьәләсендә бик шәпләрдер дип уйлый идем. Ләкин бик аз вакыт эчендә боларның бик күбесенең кием калыбы икәнлекләре мәгълүм була башлады. Мәсәлән, кайберәүләре, коры «Шәрхе мулла» китабын гына өч-дүрт елдан бирле укып йөрсәләр дә, әле бернәрсә дә аңламыйлар иде. Соңра мондагы шәкертләрнең бөтенесе ишанга мөрит булып, тасаввеф[93] юлына кереп, тәсбих тартып йөриләр, укудан бигрәк, тизрәк ишан булуны күз алдында тоталар, боларның башларыннан – чалма, өсләреннән чапан төшми иде. Мин бер-ике айга кадәр боларның бу эшләренә мәгънә биргән кебек йөрсәм дә, аннан соң боларда фәкать аңсызлык сизә башладым. Монда унбиш яшьлек малайларга чаклы мөрит булып кергәннәр иде. Болар каршында мөрит булмаган, ишаннан күңел сабагы алмаган кешеләр – болар инде бөтен фазыйләттән[94] мәхрүм кешеләр булып тәләккый ителәләр[95] һәм шуны бүтән шәкертләргә тукып кына торалар иде.

Мин, ике ай чамасы шәкертләргә самавыр куеп йөргәннән соң, урыннан чыгарылдым. Шәкертләрнең кайберәүләре кыш уртасыннан башлап кыргыз арасына тарала башлаганга күрә, самавыр куйдыручылар да азая башлады. Шуңа күрә мин урынсыз калдым. Акча бетте. Бүген ашамый торуга чыдадым. Икенче көнне дә ач торырга туры килде. Башка шәкертләр симез куй итләре ашап утырганда яки аларның ак күмәчләр белән тәмләп чәй эчкән чакларында карап утыру уңайсыз булганга күрә, ашау-эчү вакытларында мәчеткә барып, шунда аулакта вакыт үткәрергә туры килә иде. Ак күмәчнең кадагы өч кенә тиен булса да, ул өч тиен акча миндә булмаганлыктан, күмәч алып булмый иде. Өченче көн ашамый, коры су белән тору яхшы ук кыен була башлады. Болай күнегеп кителсә дә, хәл бетә, күз аллары караңгыланган сымак булып китә башлады. Минем кешедән икмәк сорау ихтималым булмаганга, шуның белән бергә минем хәлне беркем дә сизмәгәнгә, мин һаман шулай йөри, бөтен көн буе сабак укып утыра идем.

Икенче бер авыр як – кич яту мәсьәләсе булып, бу эш тагын да хәлне бетерергә сәбәп була иде. Махсус урын юклыктан, җәмәгать сәкесендә ятарга туры килгәнлектән һәм кешеләр ятып беткәнне көтәргә, ятканда баш астына бүрекне салып, өскә җиләнне ябынып, как идәнгә ятарга туры килә иде.

Мәдрәсәдә һичбер укымый, һәрвакыт скандал чыгарып йөрүче, үзенең көче белән бөтен шәкертләрне куркытып, бер каравы белән кешеләргә тәэсир итә торган Михиан дигән бик таза шәкерт бар иде. Бу кеше болай караганда һичкемгә изгелек итү, кешенең әхвале рухиясенә төшенү, башкаларның положениесенә керү ихтималы юк кебек күренә торган иде. Ләкин бу алай булып чыкмады. Ул минем авыр хәлдә булуымны сизде булса кирәк, һичбер сорамый-нитми, мине чәй эчәргә чакырып, туйганчы ашатты. Миңа хәл кертте, мине сорашты. Шуннан соң һәр көн үзләреннән артып калган аш белән ярты кадак чамасы күмәч бирә башлады. Шулай итеп, мине авыр хәлдән коткарды.

Бераздан соң тагын да самавыр куярга кереп, укуымны дәвам иттердем. Хәзер мин мәдрәсәнең бөтен тәртипләренә, андагы хәлләргә төшенеп беткән идем инде. Шуның өчен, килгән вакыттагы кебек, һәркемнән кагылудан, аларга ис китеп караудан чыктым.

Апрель башларында укучылар таралып бетәргә якынлаштылар. Аларның бик күбесе казах арасына укытучы мулла булып таралдылар. Мулла булып китәргә ихтыяҗлары төшмәгән бай малайлары үзләренең илләренә – авылларына кайтып киттеләр.

Мәдрәсәдә укулар тукталды. Без казах арасына да чыкмаган, илебезгә кайтуга да имкян[96] булмаган берничә шәкерт белән берничә сукыр суфи торып калдык. Хәзер безнең уку юк, ашарга да бик такыр. Иртән торгач, төрлебез төрле җиргә эш эзләп чыгабыз. Ләкин һичбер эш табып булмый. Тик берничә көн эзләнгәч кенә, өч иптәш бер тире җыючы байга көнлекләп эшләргә ялланып, меновныйга эшкә йөри башладык. Монда без чи тиреләрне киртәгә элеп киптергәндә киереп куяр өчен чөй очлый идек. Берәр чирек, ярты аршын чамасындагы чөйләрнең ике як башын очлар өчен, мең данәсенә егерме биш тиен түлиләр. Көндезге аш байлар өстендә. Без беренче көндә, бик тырышып эшләгәндә дә, дүрт-бишәр йөз чамасында чөй очлый идек. Бара торгач, бу эшкә бик өйрәнеп киттек. Иртәдән кичкә чаклы сигезәр йөз, хәтта меңәр данә чөй ясый башладык. Бу кәсеп безнең өчен бик шәп булып төште, һәр көн алган егерме-егерме бишәр тиен акчабыз ак күмәч ашаудан да артып кала башлады. Без тәмле тамакланып киттек. Ак калачка гына канәгать итми, хәлвә кебек әйберләр дә ала торган булып киттек. Ләкин безнең өчен бик файдалы булган бу кәсеп унбиш көннән соң тукталды. Тагын эш эзләргә кирәк. Кайберәүләр – мойкага йон юарга, кайберәүләр Яушевларның торф суктыра торган җирләренә киттеләр.

Мин, кулыма шеш чыгу сәбәпле, бу иптәшләр белән эшкә китә алмый, мәдрәсәдә калдым. Көн озын, ашарга аз, иптәшләр юк. Шуның өчен бу көннәрне үткәрү авыр һәм күңелсез иде. Монда миннән башка Якуп карый дигән бер сукыр белән гомеренә шушы мәдрәсәдә яткан Нури карт дигән карт бар иде. Өченче кыш мәдрәсә ишегалдын тазартып, җәй көннәре хәзрәтнең вак-төяк эшләрен эшләүче бик тупас берәү мәдрәсәдә кунып йөри. Дүртенче – мин. Кыш көнендә һичбер мөнәсәбәте булмаган без шушы дүрт кеше дуслашып киттек. Безнең дуслашуны ныгыта торган нәрсә минем аларга хикәяләр укудан башланып китте. Мин боларга иң элек «Мең дә бер кичә» хикәяләрен укыдым. Бик күңелле булган, тыңлаган саен тыңласыны китерә торган бу хикәяләрне укыйм. Алар мине иртән чәй эчерәләр. Аш пешергән көнне көндезге ашны үзләре белән бергә ашаталар. Беренче, икенче томнарны өч төн эчендә укып чыктым. Инде «Мең дә бер кичә»нең ике генә томы калды. «Әгәр дә мин бу ике томны да укып чыксам, бу кешеләрнең миңа ихтыяҗлары калмый, шуннан соң алар мине ашатудан тукталачаклар…» дигән уйга төшеп, мин укуымны әкренләтә төштем. Хикәянең иң кызыклы җиренә җиткәч кенә, юк-бар сылтау белән укудан туктала торган була башладым. Шулай мин назлана төшкәндә, алар миңа: «Укы әле… иң кызыклы җиргә җиткәч туктыйсың», – дип ялыналар. Ләкин мин аларны ялындыруны еш эшләмим. Ике ара бозылып, аларның мине чәй эчерүдән мәхрүм итүләреннән куркам.

Чәй эчкәндә, әле генә укыган хикәядәге каһарманнар, матур кызлар, андагы чиксез матур булган тормышлар хакында сүз китә. Минем тыңлаучыларымның, өчәвесе дә матур кызлар һәм аларның сөйгән егетләре белән очрашып «пуся алышу» ларын сөйләгән чакта, авызларыннан сулар ага. Үзара бәхәсләшеп китәләр. Бигрәк тә сукыр Якуп карый сөйләшә башласа, аның ак салган ике күзе хәрәкәткә килеп, зураеп, тәгәрәп йөргән кебек булып күренәләр. Сүз сөйләргә комачаулык итәр төсле булып күренгән калын һәм салынып торган ирене чәпелди башлый, авызыннан төкерекләре чәчелә. Тумыштан сукыр булган, анасыннан башка хатын-кыз кочагы күрмәгән, гомеренә өйләнү бәхетенә ирешмәгән бу кеше хикәянең хатын-кызларын сөйләгән җирләрендә кулларын уарга керешә. «Шундый матур кызлар белән бер генә атна торсаң иде!» дигән сүзне ычкындыруын сизми дә кала.

– Якуп агай, синең бит күзләрең күрми. Аларның матурлыкларын кайдан беләсең? – дибез.

Ул, мескен, уйлап башын күтәрә. Күгәрчен йомыркасы чаклы булган күз алмалары да түшәмгә күтәрелгән кебек булалар. Шуннан соң ул:

– Их, белмисез! Аларның матурлыклары тавышларыннан ук билгеле бит… Алар яныннан үтеп киткәндә дә хуш исләре бәрелеп китә… Шулай булгач, патша кызларының тагын да башкачарак булулары мәгълүм инде, – ди. Ул үзе дә Нури картка сөаль биреп, өйләнгән вакытларын сораша.

Нури карт, җиңелчә бер көлү белән көлеп, үзенең үткән бәхетләрен сөйләп китә, кияү булып кергән көннәрендәге рәхәтлекләрен сөйли.

Якуп карый һич туктаусыз:

– Йә, шуннан соң? Йә, сөйлә инде, тагын нәрсә булды? – дип сорый. Нури карттан бөтен эшнең вагы-төягенә чаклы сөйләтмәкче була.

Нури бабай:

– Аръягын әйтмә инде… – дип сүзен кисә, шул сүзенә, үзенең хатыны үлгәнен, шуннан соң өйләнергә теләми, монда килеп, ишан хәзрәткә мөрит булуын әйтеп, сүзен бетерә.

Мәдрәсәнең ишегалдын себерүче – әле утыз-утыз биш яшьләрендә. Ул моңарчы өйләнмәгән. Ул озын сөйләп тормый. Боларның сүзләрен тыңлап тора-тора да:

– Билләһи, бераз акча җыям да авылга кайтып өйләнәм. Болай йөреп гомер җилгә генә үтә… – дип куя.

Тегеләр, моның өйләнергә мөмкинлеге барлыгын уйлап, аның бәхетенә кызыгалар.

Шундый тәмле сүзләр, матур хыяллар белән безнең чәй сәгатьләргә сузыла. Самавыр сүнә. Теге дворник самавырны яңартып җибәрә.

Якуп карый – иркен торучы кеше. Ул, куй мае салдырып, йодрык зурлыгында гына вак күмәчләр пешертеп ала да, чәй эчкәндә, шуларны бәләкәй капчык белән алып килеп, үзенең тезе янына куеп, берәмләп алып ашый. Миңа тик берне генә бирә. Бер чирек кадак та булыр-булмас бу күмәчне мин шунда ук ашап бетерәм дә карыйның авызына карап утырам. Күңел кызыга. Алар шулай бик кызулап патша кызлары турында сөйләшкәндә, капчыкның башын әкрен генә үземә таба тартып алып, берәр күмәч алганнан соң, кире урынына куям. Нури карт белән дворник бер-берсенә күз кысалар һәм:

– Ул патша кызлары, Якуп карый кебек, куй маена пешерелгән бодай күмәче генә ашап торганнардыр инде… – дип көләләр.

Якуп карый, аларның сүзләрен чынга алып:

– Әй наданнар?! Әллә сез аларны үзегез кебек кара корсак дип беләсезме! Алар оҗмах җимешләре кебек җимешләр, оҗмах нигъмәтләре кебек нигъмәтләр генә ашап үсәләр… – дип шелтәләп куя.

Минем хәйлә күпкә бармады. Берничә рәт аның күмәчен эләктергәннән соң, тегеләрнең «күмәч» сүзен күп тәкрарлаулары һәм «Мәҗит, синең майга пешкән бодай күмәчен туйганчы ашаганың бармы?» дип сораулары сәбәпле, Якуп карый минем хәйләне сизеп, капчыкның авызын тезе астына кыстырып утыра башлады. Ләкин ул, минем шаянлыкны белгәнгә, күмәчен алганга һич рәнҗеш күрсәтмәү өстенә, кайчакта миңа бирә торган өлешне арттырып бирә башлады.

Мин аларга ай ярым чамасы эчендә «Мең дә бер кичә»дән башка «Сәет Баттал газый», «Тарихы Табари» (6–7 том), «Каһарман Катыйль», «Салсал», «Хәзрәти Гали батыр» вә башка бик күп китаплар укып чыктым. Безнең бу ай ярым гомер, чынлап та, бик күңелле үтте. Гәрчә безнең беребезнең дә ул китапларда язылган бәхетләргә ирешү ихтималларыбыз булмаса да, без бу ай ярым гомерне шул бәхетләргә ирешкән кебек рәхәт үткәрдек.

Ишан хәзрәткә казахлар саба-саба кымыз китерәләр. Ул кымыз ишан өендә генә бетми, артып кала. Шул артык кымызны ул мәдрәсәгә җибәрә. Шунда без кымыз мәҗлесе ясап җибәрәбез. Җәй көне тору өчен генә килгән, икенче мәдрәсәдә ятучылар да кымыз мәҗлесенә киләләр. Монда көйләп мөнәҗәт уку да, «Ашказар», «Тәфтиләү» көйләрен җырлау да ярый. Бу көн безнең тормыш бәйрәмгә әйләнә…

Тамак хакына хикәя укып эш чыкмый. Болай торганда, кышка бер тиен акчасыз, киемсез керергә кирәк… Кайдан эш табарга?

Шулай аптырашта торганда, кемдер миңа: «Бер байның заимкасындагы эшчеләргә аш пешереп тору өчен кашевар кирәк, барасыңмы?» – ди. Мин, күктән көткәнен җирдән тапкан кеше кебек, шунда ук теге байның исемен, кайда торганын сорашып, эзләп киттем. «Шакирҗан Учаров…» Бу исемне бик нык хәтергә алдым. Болар шәһәрнең уртасындарак бер катлы гына йортта торалар икән. Капка төбендә утырып, бик озак көтәргә туры килде. Бик озак көткәннән соң гына, кап-кара мыеклы, кызыл йөзле, уртача буйлы, башына каракүл бүрек кигән һәм яхшы гына арбага уртача гына ат җиккән берәү кайтып, капкадан кереп китте. Мин аның артыннан кердем. Ул, миннән эшли алып-алмавым һәм башкалар турында бик жентекләп сорашканнан соң, печән чабучыларга аш-су пешереп тору өчен, мине айга биш сумга яллады. Мин, байның эшкә алмый, кире кайтарып җибәрүеннән шикләнеп, аның биргән хакына риза булып, иртәгә иртүк килергә вәгъдә биреп кайттым.

Минем китүем Якуп карый өчен бераз күңелсезлек бирсә дә, үзем өчен күңелле иде. Шәһәрдә тору мине ялкыткан, киң яланнар, яшел сахралар бик сагындырган иде.

Иртәгесен байның йортына барып, аның заимкасында башлык булып торучысы белән заимкага киттек.

Заимка Троицкидан кырык-илле чакрымнар чамасында икән. Анда торучы күп түгел. Тик шул мин утырып барган кешенең гаиләсе, аннан башка дүрт буйдак егет һәм бер каравылчы гына. Без барганда, теге егетләр печән чабарга китәр өчен хәзерлек күрәләр иде. Менә мин шул егетләргә аш пешереп, чәй кайнатып торырга тиеш идем.

1922

47

Шәрик – сабакташ.

48

Игълалны – русча әйткәндә, склонение була. – М. Гафури искәр.

49

«Әмали» – китап исеме.

50

«Кафия» – китап исеме.

51

Мөстәкыйль урын ишгаль итүдән – аерым, берүзенә бер урын биләүдән.

52

Идел – Агыйдел.

53

«Кавагыйдел-игъраб», «Тәркиб» – китап исемнәре.

54

Салабаш төшерергә – юкә кабыгын суга салып тотып, мунчала чыгару.

55

Манигъ – киртә, каршылык.

56

Җәсарәт – батырчылык.

57

Мөхальнең – мөмкин булмаган эшнең.

58

Изһар итә – белдерә.

59

Ул вакытта хәзерге көндәге таш мәдрәсә юк иде. Бәлки, аның турында һәм ишегалдында аерым-аерым биш-алты кечкенә агач мәдрәсәләр иде. – М. Гафури искәр.

60

Әҗвәф – куыш эчле (ягъни надан).

61

Гакаид – иман дәреслеге.

62

Тәдбикъ итеп – яраклаштырып.

63

Мантыйк – логика.

64

Хикмәт – философия.

65

Муаффәккыятьле – уңышлы.

66

Шәгъбәсе – бүлеге.

67

Гыйльмекәлам – дин фәлсәфәсе.

68

Тәгъзим кылып – олылап.

69

Монтазир булган – көтеп торган.

70

Гыйбарә – дәреслектәге җөмләләр.

71

Ля нөсәллим – бирелмим, үз сүземдә торам.

72

Тәкърир – сөйләп аңлату.

73

Изахәт – аңлату.

74

Галламәи Тәфтазани, Мирсәет Шәриф, Ибне Сина – борынгы атаклы галимнәр.

75

Иҗтиһадлы – тырыш.

76

Тасдыйк итеп – раслап.

77

Арзу итә – тели.

78

Үзенең тавышы белән исемләнгән, ягъни сак-сок(ның)…, төннәрдә генә кычкыра торган бу кошның тавышын мин Урал таулары арасыннан башка һичбер ишеткәнем юк. Бу кош шулай ике генә сүзле тавыш белән кычкырса да, аның тавышы моңлы була; шуның моңына карап булса кирәк, татарлар арасында «Сак-Сок» бәете чыгарылган. – М. Гафури искәр.

79

Мәсьүлиятен – җаваплылыгын; эш итүне.

80

Мәсафәне – араны, ераклыкны.

81

Сәләфе салихиннарның – элекке изгеләрнең.

82

Мәүзугъдан – темадан.

83

Тәәссефкә каршы – кызганычка каршы.

84

Хөсне зан – яхшы дип уйлап.

85

Һичбер вәҗһедән – һич тә, бер дә.

86

Гарип бер мосафир – ярлы бер юлчы.

87

Мөхаль – мөмкин булмаган.

88

Кувәи гыйльмиясенең – белеме көченең.

89

Матлуб – теләп көтелгән.

90

Ганимәт – файдалану.

91

Ишгаль итәр – булдырыр.

92

Матди җәһәттән – материаль яктан.

93

Тасаввеф – суфилык, суфиларча булу.

94

Фазыйләттән – яхшы сыйфатлардан.

95

Тәләккый ителәләр – табылалар, танылалар.

96

Имкян – мөмкинлек.

Сайланма әсәрләр / Избранное

Подняться наверх