Читать книгу Еракка китеп кара = Взгляни издалека - Мөдәррис Әгъләмов - Страница 110
II
Таулар
ОглавлениеИр – егет ир булса әгәр,
Яуда торыр тау булып;
Агар каны, китәр җаны,
Калыр даны сау булып.
Ишелеп яңгырлар койганда
Тыңланып йөрдем мин Уралда…
Тауларның сүзләрен ишеттем,
Сөйләшә иделәр үзара:
«Уйнаса, давыллар уйнасын,
Кагылса, яңгырлар кагылсын.
Иңнәрдән йөгерә өермә,
Иңнәрдән йөгерә агымсу.
Иңнәрдән йөгерә яшеннәр,
Тик бездән түбәнгә төшмиләр.
Күтәреп торабыз яшенне:
Түбәндә – авыллар, кешеләр».
Имәннәр ваклана чырага,
Кыялар бары тик чылана…
Тауларның һәм батыр ирләрнең
Урыны тарихта бер чама.