Читать книгу Еракка китеп кара = Взгляни издалека - Мөдәррис Әгъләмов - Страница 112
II
Татарстаным
ОглавлениеШагыйрь дустым сәяхәттән кайткач
Әйткән иде, Татарстаным,
Картадагы синең сурәтеңнең
Чабып барган атка охшавын.
Ничек кенә әле чабасың син,
Томырылып,
Татарстаным,
Ялларыңнан чытырдатып тотып,
Синең белән мин дә очамын.
Синең белән ул – без мәртәбәле,
Синең белән ул – без канатлы.
Бабаларым атларыннан егылып
Ничә тапкыр борын канатты…
Затлы аргамаклар кайсы чорда,
Кайда гына илтеп сукмады?!
Ил бәясе башлар ярылдылар,
Шөкер әле, күзләр чыкмады.
Ярый әле, шундый заманнарда
Югалмаган күрү сәләте,
Егылганда авырткан җир була,
Авырткан җир була, гадәти.
Авырткан җирем син – Татарстан,
Без чабабыз менә әлегә…
Әмма беләм, кайда бәрелсәк тә,
Авырткан җир алдан бәрелә.
Авырткан җирем син – Татарстан,
Син йөрәктер миңа, бәгырьдер…
Кайда гына килеп бәрелсәм дә,
Иң беренче сиңа бәрелер.
…Башка халыклар күк безне дә бит
Революция уяткан,
Без чабабыз,
Еллар очкын булып
Очып кала безнең тояктан.
Без чабабыз
еллар,
чорлар аша,
Яңгыратып бөтен тарафны,
Иле белән кеше мәртәбәле,
Иле белән кеше канатлы.
Бер канатың була туган телең,
Бер канатың була туган җир;
Кошка гына түгел, кешегә дә