Читать книгу Еракка китеп кара = Взгляни издалека - Мөдәррис Әгъләмов - Страница 111
II
Кырыкмыш
ОглавлениеЮкка йөрми кеше җир буйлап,
Атлый һаман яңа сер уйлап,
Сернең чиге әле ерактыр,
Үзгәрер бу дөнья мең тапкыр.
Чыккан күк замана каршына,
Кырыкмыш юл аша кузгала –
Кычкыртып туктала машина,
Туктала. Шофёр да сүгенми.
Кырыкмыш белә үз бәясен –
Машинаң ни аңа, чорың ни!
Бөтенләй үзгәрде бу чорлар,
Атлар да баралар онтылып,
Баштарак онытылды күчерләр…
Барыбер онтылмый үткәннәр,
Кешеләр иминлек көткәндә,
Атлар да зарыгып көткәннәр.
Карт шофёр төшенә, сүгенми,
Картларга кычкыру килешмәс –
Машинаң ни аңа, чорың ни.
Юлларда машина, машина…
Чапсаң да иң соңгы тизлектә,
Үткәннәр чыгарлар каршыңа.