Читать книгу Еракка китеп кара = Взгляни издалека - Мөдәррис Әгъләмов - Страница 109
II
«Без дигәнчә генә барса икән…»
ОглавлениеБез дигәнчә генә барса икән,
Булса икән без дигәнчә генә,
Тимерченең чүкечедәй сиңа
Килеп төшә тормыш, яньчә генә –
Барса икән без дигәнчә генә.
Шагыйрь шигырь язып йөрмәс иде,
Зур хирург, табиб булыр иде,
Яруын да ярыр, ә кем тегәр?
Яручыны табып булыр иде –
Һәркем шулай табиб булыр иде.
Әгәр шулай хөкем итә калсаң,
Юләргә дә мөмкин әйләнергә,
«Ник бу агач кире үсә?» – диеп,
Табигатькә мөмкин бәйләнергә –
Даһига да мөмкин әйләнергә.
Бәлки, әллә кемнәр чит ноктада
Гомерләрен юкка үткәрәдер,
Кычкырырга кирәк, бәлки, аның
Чикләвеге чынлап юкәдәдер –
Ә ул читтән эзләп үткәрәдер.
…Сез дигәнчә генә булса икән,
Барса икән сез дигәнчә генә…
Тимерченең чүкечедәй, беркөн
Килеп төшә Вакыт, яньчә генә –
Барысы да була ул дигәнчә генә.